ТАТ РУС ENG

Бәшир Фәрит Халык җанына мәңге береккән


Тукайдан соңгы татар тормышы, мәдәният вә сәнгате зур, катлаулы юл узды. Заманнар үзгәрүгә мөнәсәбәттә күп социаль принциплар, идеологик доктриналар җимерелде, юкка чыкты, трансформацияләнде. Әмма нинди генә этапта да, кайсы гына чорда да татар иҗтимагый-мәдәни тормышында Тукай иҗаты, аның шәхесе һәрдаим игътибар үзәгендә кала килде. Тукай шигърияте заман атмосферасын тою өчен дә, әдәбиятта бара торган процессларны аңлауда да ачкыч хезмәтен үти. Тукай — үзенчәлекле, тылсымлы күпер сыман. Шагыйрь үзенә кадәрге әдәби хәрәкәтне дә аңларга ярдәм итә, бүгенге татар поэзиясенең традициясе дә бер канаты белән аңа килеп тоташа. Тукай иҗаты буыннарны бергә тоташтырып, ялгап торучы изге тәсбих җебедер ул. Тукай халыкның үз улы, аның бәгыреннән өзелеп төшкән парәсе иде:
Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?!
Азрак үстерде сыйпап тик маңлаемнан милләтем.
( «Дошманнар» )
Милләт күгендә кара болытлар таралып торганда, Тукай, дәртләнеп, канатланып җырлады, халык аһ-зар түккәндә, шагыйрь ачы хәсрәт көен көйләде. 1905 елгы революция дулкыннары белән иҗтимагый вә иҗади көрәш мәйданына килгән Тукай халык тормышындагы һәр уңай чара-дәлилне сөенеп каршы алды. Революциянең татарлар өчен беренче чиратта мәгърифәт һәм азатлык хакына көрәш булуын икърар итеп, шагыйрь заман тудырган мөмкинлекләрне иҗатында беркетеп калырга тырышты. 1905 елда ук «Хөррият хакында» исемле шигырендә цензура, ким-хурлык богауларының өзелүенә сөенгән шагыйрь алда да татар театрының сәхнәгә менүенә, татар телендә газета-журналларның дөньяга килүенә шатланып, милли хәрәкәттә бара торган төрле процессларга үз мөнәсәбәтен белдерә һәм игътибарын бирә барды.
Революция чигенгән, реакция котырынган бер чорда исә, Тукай иҗатында төшенкелек, өметсезлек мотивлары көчәя. Илдә урнашкан вазгыятьне җаны аша уздырып, халык тормышында күзәтелгән аянычлы хәлләргә ачынуын белдергән һәм булачак драматик вакыйгаларны иртәрәк тойган шагыйрь иҗатында кара төсләр ургылышы күрелмәгәнчә куәтләнеп китә.
Шагыйрьнең 1908 елда язылган «Шагыйрь» һәм 1909 елда дөнья күргән «Теләү бетте» дигән шигырьләрен генә чагыштырып караганда да контрастлыкны, Тукай җанындагы кискен үзгәрешләрне тоярга була.
Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә,
Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә;
«Без китәрбез, сез каласыз!» — дип җырлармын,
Җәсәдемне туфрак берлә күмгәндә дә.
(«Шагыйрь» )
Өмидсезмен: фәкать актык дәкыйкамне көтәм инде.
Көтәм: кайчан тавыш-тынсыз гына бер көн бетәм инде?
(«Теләү бетте»)
Бу рәвешле контрастлык шагыйрьнең тормышка мөнәсәбәтенә, идеологик концепциясенә үтеп керә. Мәгълүм ки, 1905 елгы революция тәэсирендә мәйданга килгән һәм үзләре дә әле яшь булган татар әдипләре милләтнең киләчәге яшьләр кулында икәнлегенә нык ышанып язалар. Алар яшьләрне, яшьтәшләрен алдынгы, хөр фикерле, кыю, иң прогрессив мәмләкәтләр мәдәнияте биеклегенә ирешкән егетләр, кызлар итеп күрергә телиләр. Тукай да «Хиссияте миллия» (1906) дигән мәкаләсендә шул рухта фикер йөртә: «Шәкертләр бу көннән алып үзләренең милләт эчендә иң кадерле, иң дәрәҗәле бер затлар икәнлекләрен аңлап вә аңлатып, үзләренең иң түбән теләнчедән дә түбән бер мискиннәр түгеллекләрен күрсәтәчәкләрдер». Ә инде реакция чорында шагыйрьнең мондый оптимистик рухы төшенкелек, өметсезлек белән алышына. 1910 елда басылган «Яшьләр» шигырендә Тукай түбәндәге юлларны язарга мәҗбүр:
Бара милләт зәгыйфь, абныр-абынмас,
Сүнә яшьләрдә ут кабныр-кабынмас.
Гаять киеренке халәткә дучар ителгән шагыйрь «Читен хәл» шигырендә болай ди:
Каршыма чыкма, кояш, син, канлы тап!
Ак кәфендәй син җәелмә өсткә, таң!
Яңа өметләр, яңа максатлар белән туарга тиешле таңны «ак кәфен», кояшны «канлы тап» итеп хис иткән шагыйрь кичерешләре аша шул чорның мохитен күзалларга мөмкиндер. Моңа якын сурәт-образ гасырның күренекле язучысы М.Шолохов иҗатында да урын алган. «Тын Дон» романының герое Григорий Мелехов сөйгәне Аксинья һәлак булганнан соң, авыр хәсрәт эчендә югарыга күтәрелеп карый да «баш очында кап-кара күк йөзен һәм күзләрне камаштырып янган кап-кара кояшны» күрә. Аңлашыла ки, көчле психологик тетрәнүләр кеше күңелендә бердәй халәт тудырырга, охшаш кичерешләр уятырга мөмкин икән.
Төшенкелеккә бирелү соң дәрәҗәсенә җиткән бер вакытта, шагыйрь иҗатында бу саташкан, буталган дөньядан ваз кичү мотивлары урын ала башлый.
Катле нәфситсәм, Ходайдан куркамын,
Ләкми чир, аурып та булмый, ичмасам!
(«Читен хәл»)
Кая ди ул авырмаган! Бу вакытта инде каты авыру Тукайны ычкындырмас булып әҗәл чиренә әверелгән. Җан сызлавы, күрәсең, шагыйрьне зәһәрле үпкә чирен дә онытып торырга мәҗбүр иткән, аны бик кечкенә мәсьәлә итеп калдырган. Әмма «катле нәфес-итүгә» — үз-үзенә кул салуга шагыйрь бармаячак! Аллаһы Тәгалә әмереннән узып, аның дәргяһенә ашыгып бару — гөнаһе кәбаирләрнең берсе икәнен таный шагыйрь: «Ходайдан куркамын…» «Катиле нәфескә» («Үз-үзен үтерүчегә») исемле икенче шигырендә Тукай шул юл белән дөньядан киткән кешегә карата болай ди:
Газап китми кабердә тән черүдән:
Бүрек ташлап котылмыйлар бүредән!
Бу урында В.Маяковскийның Есенинның фаҗигале үлеменнән соң язган «Сергею Есенину» дигән мәгълүм шигырендәге «В этой жизни помереть не трудно, Сделать жизнь значительно трудней» дигән юллары хәтергә килә.
Тукай исә, язмыш белән үчләшә-үчләшә, әҗәл белән тартыша-көрәшә иҗат үрләренә күтәрелүен дәвам итә. Әле нинди шартларда яза бит шагыйрь! Җәлилнең алтмыш еллык юбилеенда катнашу өчен Германиягә чакырылган Сибгат Хәким, Веймарда Гете музеен карап йөргәндә Тукайны искә төшерә: «Гетеның утыз өч бүлмәдән торган йорты һәм Тукайның җиде квадрат метрлы бүлмәсе! Ул бүлмә дә үзенеке түгел. … Бер иске койка, кечкенә язу өстәле һәм кәгазьләр ташларга кәрзинкә». Әллә ни ерак китми Пушкинның Болдинодагы мәһабәт музей-усадьбасын искә төшерергә дә мөмкин. Тукайның гомере исә «Болгар», «Амур» номерларындагы кысан бүлмәләрдә узган. Татар милләтенең нәфрәт, ышаныч, өмет авазы булып яңгыраган шигырьләре шушында язы-, лалар. Өстәл өстен тутырып торган газета-журналларны, китапларны, ахыргы вакытта һаман күбәя барган дару флаконнарын бер читкәрәк этеп, шагыйрь үлемсез әсәрләрен иҗат итә. Язганда ашыгып яза-яза да туктап кала, күзләрен бер ноктага төбәп уйлана, тын алалмый буыла-буыла йөткерә, тагын ашыгып каләменә тотына.
Тукай соңгы көннәренә кадәр язудан туктамый. Нашир вә педагог Ш.Әхмеров истәлекләреннән: «Ул үләргә ике көн калгач кына үзенең иң куәтле коралы булган каләмен кулыннан ташларга мәҗбүр булды: ул шунда кадәр рухани сугышуында дәвам итте. Җисмани зәгыйфьләнүен игътибарга алмады» («Габдулла әфәнде Тукаевның авыруы»).
Юк, үләсе килми Тукайның. Инде бер тамчы су йотар хәле беткән мизгелдә дә бар ихтыярын җыеп, дару салынган уймак савытның төбенә кадәр эчеп бетерергә үзендә көч таба. Яшь тән, тәмам зәгыйфьләнүенә карамастан, җаннан аерылырга теләми. Шагыйрь гомеренең соңгы сәгатьләре шаһиты булган һәм аның бу халәтен үзе күреп тетрәнгән нашир, «Аң» журналының мөхәррире Ә.Хәсәни «Тукаев үлем көткәндә» дигән хатирәсендә яза: «Габдулла әфәнде үләренә берәр атна гына калганда, үзенең тиздән үләчәгенә ышанып та, сәламәтләнү өмете белән болай дару эчүе, аның һич үләсе килмәгәнен, үлем белән иң актык чиккә кадәр көрәшкәнен, никадәр көрәшсә дә, никадәр дәваланса да, залим әҗәл аны якасыннан тоткан, ул аңар бүген бирелмәсә, иртәгә дигәндәй биреләчәк, җиңеләчәк икәне күренеп торганга күрә, карарга бик аяныч иде…»
Иске стиль белән 2 апрель көнне кич 8 сәгать 15 минутта Тукай дөньядан үтә…
Инде 1909 елны ук шагыйрь үз үлеме хакында уйланып, «Васыятем» шигырен язган һәм, дусларына, кардәшләренә мөрәҗәгать итеп, түбәндәге сүзләрен кабере өстендә укуларын үтенгән була:
«Кайт, и нәфсе мотмәиннәм! бар, юнәл, кит Тәңреңә;
Бирдең аркаңны моңарчы, инде бир бит әмренә.
Тукай кабере өстендә бу юллар янә бер кат яңгырыйлар…
Быел Тукайның дөньяга килүенә 110 ел тулды. Тукайсыз узган еллар саны — 83. Әмма Тукай бүген дә әдәбиятның алгы сафында баруын дәвам итә, бүген дә татар поэзиясенең остазы, юлбашчысы булып кала килә. Заман тудырган һәм милләтне борчыган бик күп сорауларга җавапны Тукай иҗатыннан табарга мөмкин.
Чын шагыйрьләрнең гомере арифметик саннар кысасына сыя алмый. Чын шагыйрьләрнең гомере халык хәтере белән исәпләнә.
Тукай халык җанына мәңгелеккә береккән.
                                                                     

 

1996

(Чыганак: Фәрит Бәшир Сөйлә, каләм! Әдәби уйланулар, тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләр. — Казан: Татар.кит.нәшр., 2001. — 143 б.).



 

Комментарий язарга


*