«Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле».
Бу сүзләрне Габдулла Тукай 1913 елның 14 мартында «Уянгач беренче эшем» мәкаләсендә яза. Әүлиялеге булган инде үзенең — Тукайны укыйлар, Тукайны өйрәнәләр, Тукайны эзлиләр. Шулай да аны өйрәнү иң югары ноктасына җитмәгән әле. Бу нокта — Тукай энциклопедиясе булыр, мөгаен.
Минем кайбер рус язучыларының энциклопедияләрен бер тышлыгыннан икенчесенә кадәр ук укыганым булмаса да, күргәнем, тотып караганым бар. Шушы урында туктап, хыялга бирелеп аласы килә: ә Тукайныкы ниндирәк булыр икән? Зур форматлы, калын, авыр, яхшы кәгазьгә басылган затлы китап — хәзинә итеп күз алдына килә. Ө тиражы? Хыялдагы санмы? Әйтергә дә куркыта, һәрхәлдә соңгы ун-егерме елда татарча китапларның андый тираж күргәне юк әле… һәм ул китап киштәсендәге түрне биләмәстер, киресенчә, еш актарылганга йә эш өстәлендә торыр, йә күзне йомган килеш тә үрелеп алырлык якын урында булыр.
Үзен татар зыялысы дип санаган кеше Тукайга кат-кат кайта, нинди дә булса бер фикер әйтәсе булса, еш кына «тукта, ә Тукай бу турыда нәрсә әйтте икән?» дип, аның әсәрләренә, мәкаләләренә, публицистикасына мөрәҗәгать итә. Шуңа күрә дә Тукай тарих томанында онытылмыйча һаман безнең белән янәшә атлый. Без Тукайны яхшы беләбез кебек, чөнки без аның белән, ул безнең белән бергә үсә. Аның «Шүрәле», «Су анасы», «Кәҗә белән сарык» кебек балалар өчен язылган әсәрләре колактан тартып үстерә дә «Исемдә калганнар» автобиографик бәянына тапшыра. Эстафетаны «И каләм!» кебек мәгърифәтчел рухтагы шигырьләре дәвам иттерә. Аннан соң «Китмибез!», «Өзелгән өмид» шигырьләре…
Тукай һәр татар кешесе белән таныш. Менә генә аның рухы милләттәшләрен туган көнендә Казандагы һәйкәле янына татар шигырен тыңларга җыя. Бу көнне ул горур, мәһабәт, туры, мәшһүр һәм мәгърур була. Шул ук вакытта «Болгар» номерларының язмышы аша үксезлеген дә күрсәтеп ала…
Әгәр «Габдулла Тукай» энциклопедик сузлек-белешмәсе дөнья күрсә, бу — безнең милләтнең өлгергәнлеккә бер билгесе булачак. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология бүлеге мөдире, «Габдулла Тукай» энциклопедик сүзлек-белешмәсенең вакытлы иҗат төркеме җитәкчесе, филология фәннәре докторы Зөфәр Зәйни улы Рәмиев белән сөйләшкәндә, шушы фикер тагын да ныгып куйды.
Шулай итеп, Казан, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты бинасы, 46 нчы бүлмә. Без Зөфәр абый Рәмиев белән энциклопедия турында сөйләшәбез.
— Тукай энциклопедиясе төзү турындагы сүзләр йөри башлаганга өч дистә ел узды инде. Аның төп сәбәбе — узган гасырның 70 нче елларында Украинада ике томда «Тарас Шевченко сүзлеге» басылган иде, ул чынында персональ энциклопедия булып тора. Бу томлыкларны, анда бөек украин шагыйре иҗаты белән татар әдәбияты вәкилләренең дә шактый багланышлы булуларын (тәрҗемәләр, мәкаләләр, шигырьләр) күреп, Әбрар Кәримуллин һәм Нил Юзиев аңа рецензия язып чыктылар, шунда безгә дә Тукай энциклопедиясе кирәклеген әйттеләр. Ялгышмасам, бу 1981 ел иде. Бу мәсьәләне бераз соңрак Флүн М^син да кузгатты. Ул Казахстанга Абай көннәренә баргач, Абай турындагы шундый бер китапны алып кайтты һәм Тукай энциклопедиясе төзү турында мәсьәләне күтәреп язып чыкты. Ләкин озак вакытлар моны гамәлгә ашыру мөмкин булмады, ЗОнче елларда без әле Совет илендә яши идек, безнең институт та СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы составында иде. Ул вакытта Мәскәү түрәләре татарларда энциклопедия кебек фундаменталь хезмәт булдыруга уңай карадылар дип әйтеп булмый. Мәсәлән, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында Галимҗан Ибраһимов әсәрләренең 15 томлыгын әзерлисе урынга без сигез томлык белән генә канәгатьләнергә тиеш булдык.
90 нчы еллар башында Институт яңа төзелгән Татарстан Фәннәр академиясе составына керде, һәм без эшчәнлегебезне шактый дәрәҗәдә мөстәкыйль рәвештә оештыра, планлаштыра башладык. 1995 елларда энциклопедия төзү мәсьләсендә беренче адымнар ясалды, моның башлап йөрүчесе мәрхүм галимебез Нил Юзиев булды. Әмма ул озак эшли алмады, кинәт авырып үлеп китте. Мин аның ярдәмчесе идем, шуннан соң оештыру эшләре минем җаваплылыкка калды.
Татар телендә персональ энциклопедия моңа кадәр бер тапкыр да төзелмәгән иде әле. Аның концепциясе Лермонтовныкыннан алынды. Нил Юзиев бөек Тукаебызга багышланган энциклопедияне «энциклопедик сүзлек-белешмә» дип кенә атап эш башлау ягында торса да, аның нәкъ менә Лермонтов энциклопедиясе тибында эшләнергә тиешлегенә басым ясады. Беренче эш итеп, анда урын алырга тиешле мәкаләләр нинди характердагы мәгълүматларны эченә алачагын билгеләргә кирәк иде, һәм Н.Юзиев эшне сигез юнәлештә (бүлектә) оештырырга булды.
Беренче бүлектә Габдулла Тукай әсәрләре — шигырьләр һәм поэмалары, прозасы, публицистик мәкалә һәм фельетоннары, балалар өчен язылган шигырьләре, чәчмә парчалары -һәрберсе турында аерым-аерым фәнни фикер әйтелә.
Икенче бүлектә Тукай иҗаты татар әдәбият белеме мәсьәләләре белән бәйләнештә өйрәнелә (гаруз, жанрлар, вәзен, Коръән мотивлары, эстетик идеал, сатира, пейзаж, тарихилык, халыкчанлык, романтизм һ.б.)
Өченче бүлектә Тукайның туганнары, дуслары, атаклы замандашлары белән мөнәсәбәтләре турында мәгълүмат бирелә (Зиннәтулла, Газизәләр, Сәгъди, Мотыйгулла хәзрәт, Сәгыйть Рәмиев, Габдулла Кариев Һ.6.).
Дүртенче бүлектә Тукайның аерым татар әдипләренә тәэсире турында сүз бара, шулай ук шагыйрьнең татар вакытлы матбугат органнары, нәшриятлар белән багланышы тикшерелә. Тукай «Яшен»дә, «Ялт-Йолт»та, «Аң» журналында, «Дин вә мәгыйшәт»тә, «Әлислах»та һ.б.
Бишенче бүлек «Тукай һәм татардан тыш дөнья» дип исемләнгән. Бөек шагыйребез иҗаты кайбер төрки халыкларга оригиналда, ә, гомумән алганда, башка милләтләр укучыларына тәрҗемәләрдә барып иреште. Бу изге эшне шагыйрь-тәрҗемәчеләр үти. Энциклопедиядә алар эшчәнлеге дә яктыртылырга тиешле була.
Алтынчы бүлектә Тукай һәм сәнгать. Бу бүлек үзе өч өлештән тора: Тукай һәм театр, телевидение һәм кино, Тукай — рәссамнар иҗатында, сынлы, декоратив сәнгатьтә, Тукай һәм музыка.
Җиденче бүлектәге мәкалә һәм белешмәләрдә Тукайның тормышы һәм иҗаты белән бәйле урыннар турында сөйләнә. Монда Тукай иҗатындагы әдәби топографик материал тәфтишләнәсе, ягъни шагыйрь әсәрләрендә Төркия, Уральск (Җаек), Мәскәү, Болгар, Алабуга, Кушлавыч, Кырлай кебек шәһәр-салалар, илләр, мәмләкәтләр урын алуы күзәтелә.
Сигезенче бүлек. Тукай тормышын һәм иҗатын өйрәнү белеменең йөз еллык тарихы бар. Бу бүлек «тукайчыларга» багышлана. Бик күп татар галимнәре Тукай феноменының асылын ачарга, әсәрләрен интерпретацияләргә омтылдылар, хәзер дә әһәмиятен югалтмаган фикер-бәяләр дә әйтелде, шул ук вакытта сәяси вәзгыять басымы астында кайбер әсәрләр ялгыш та аңлатылдылар.
Шунда ук Тукай псевдонимнары. Ул 7-8 еллык иҗат дәверендә 750 әсәрен 65 ләп ачык һәм яшерен имза (псевдоним) кулланып укучыга җиткергән. Бу мәсьәлә дә игътибардан читтә калмас.
1998 елда без кыскача сүзлек-белешмәсен бастырып чыгардык. Аннан соң инде энциклопедиянең язу эшләрен башлап җибәрдек. Бүгенге көнгә 2800 мәкаләнең 1600е язылган. Алар төрле бүлекләргә карый, шулай да Такайның әсәрләре турындагы бүлек төгәлләнде. Күләме — якынча 100 табак булыр дип көтелә, шуның 85е — Тукай энциклопедиясе, калганында Тукай тормышы һәм иҗатының хроникасы, рифмалар сүзлеге, Тукай кулланган сүзләрнең ешлыгы һ.б.лар урын алачак. Бу эштә Казанның барлык әдәбиятчы галимнәре катнаша, бигрәк тә мин Тәлгать Галиуллин, Хатыйп Миңнегулов, Резеда Ганиева, Таһир Гыйләҗев, Дания Заһидуллина, Нурмөхәммәт Хисамов, Заһир Шәйхелисламов, Зөфәр Мөхәммәтшин, Фоат Галимуллин, Фәрит Яхин, Эльмира Галиеваның хезмәтен аерып бәяләр идем.
Энциклопедия — күп вакыт һәм зур чыгымнар сорый торган хезмәт. Инде дистә еллар вакыт үткәнен белү белән, укучылар «Кайда соң ул хезмәт?» диярләр. Безнең әлегә уңай җавап юк. Бу турыда элегрәк матбугатта да әйтелде, хәтта Татарстан Президентына хат язган идем.
Билгеле, китап Тукайның 125 еллыгына чыга алмады. Әгәр инде тиешле игътибар булса, 130 еллыгына башкарып булыр кебек…
Зөфәр абый Рәмиев шулай дип өметләндерде.
Шулай итеп, энциклопедия тезү вакыты диета елларга сузыла. Аның өчен 1998 елдан алып ел саен Татарстанның «НИОКР» — фәнни тикшеренү һәм тәҗрибә конструкторлык эшләре фондыннан 30-40 меңәр сум бүленгән. Бу акчалар авторлар белән килешүләр төзеп, гонорар итеп бирелгән. Ул фонд хәзер юк, ул таралган елны ук республикада инве-стиция-вунчерлык фонды барлыкка килгән иде. Билгеле, Тукай «әлеге дә баягы, Кәрим байның таягы» дигән кебек җөмһүриятебездәге иң модалы сүз — «инвестицияләр»гә «өмид» итә аламы соң инде? 2009 елда Тукай энциклопедиясенә «Мирас» фонды ярдәм иткән. 2010 ел буш үткән. Быелгы хезмәт өчен каян алып түләрләр — әлегә билгесез, ди. Соң, Печән базарына чыгып, соранып утырып булмый бит инде аны! «Асрамага бала бирәм!»… Шулай да, бәлки, «юбилей мөнәсәбәте илә»…
Әле бит тукайчы әдәбиятчылар да өлкәнәеп бара.
— Тукай иҗатын өйрәнүче яшь галимнәр бик аз булып чыкты. Ул мәсьәләдә беркадәр кыенлык сизәбез. Шулай да соңгы вакытта Диләрия Абдуллина Тукай иҗатында Коръән мотивларын тикшерде. Аны әйтеп була, — диде Зөфәр абый. — Тукай энциклопедиясеннән соң Галимҗан Ибраһимов, Гаяз Исхакый, Фатих Әмирханнарга багышланган персональ энциклопедияләр төзисе бар.
Тик болары хыял гына әле. д без монда милли өлгергәнлек турында сөйләгән булабыз тагын…
(Чыганак: Идел, №4, 2011).