Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көнне ел саен җыелып искә алу һәм аны шигырь бәйрәме төсендә уздыру безнең арада күптән инде матур бер традициягә әйләнеп китте. Һәм бу көнне без, коммунистик төзелешнең барлык башка тармакларындагы кебек, әдәбият-сәнгать өлкәсендә дә һаман яңадан-яңа уңышлар белән каршылыйбыз. Соңгы бер ел эчендә бездә дистәләрчә яңа роман һәм повестьлар, дистәләрчә яңа поэма һәм шигырьләр иҗат ителде
Тукай һаман безнең белән бергә бара. Үзенең үлмәс иҗаты белән һаман ул безнең алгы сафыбызда. Шуңа күрә дә без Тукайны оныта алмыйбыз. Шуңа күрә без аның әсәрләрен уку, аларны өйрәнү белән генә канәгатьләнмибез. Безне ул иң яхилы кешелек сыйфатларын үзенә җыйган тарихи шәхес буларак та кызыксындыра. Бездә Тукай турында роман һәм хикәяләр язылуы, поэмалар, шигырьләр, сәхнә әсәрләре, җырлар, сынлы сәнгать әсәрләре иҗат ителүе бик табигый, хәтта зарури бер хәл. Матур әдәбиятта, сәнгатьтә Тукан образын гәүдәләндерү — бервакытта да көн тәртибеннән төшми торган, бервакытта да искерми һәм бетми торган актуаль тема.
Быел без традицион Тукай көнен аеруча куаныч белән каршылыйбыз
Без бүген бирегә, бөек Тукай образын гәүдәләндерүгә багышланган ода бер сәнгать әсәрен халык алдына чыгарып бастыру тантанасына җыелдык.
Ул әсәр — безнең бүгенге көндәге зур рәссамнарыбызның берсе булган һәм, мин әйтер идем, һәйкәлләр остасы булу ягыннан татар сынлы сәнгатенең Тукае дип әйтерлек кадерле кешебез булган Бакый ага Урманчы тарафыннан иҗат ителгән — мәрмәр ташында мәңгеләштерелгән Тукай портреты. Бу һәйкәл-портретта без шагыйрьнең уйчан карашы, моңсу чырае аша аның чиксез бай, тирән мәгънәле эчке дөньясын күрәбез. Бу һәйкәл аша безнең күңелләребездә шагыйрьнең гүзәл шигырьләре тагын да җанлырак булып кабатланыр. Аның аша Тукаебызның кыска гомер эчендә әйтеп өлгермәгән уйларын да тоярбыз. Ул бездә Тукайның изге эшен дәвам иттерәсе килү хисләрен көчәйтер. Язучылар союзының ишеге катына куелган бу һәйкәл һаман шулай, иҗатыбызда халык тормышыннан аерылмаска кирәклекне исебезгә төшереп, безне һаман күбрәк һәм яхшырак итеп, яңадан-яңа әсәрләр язуга рухландырып торыр!
1964, 26 апрель
(Чыганак: Әмир М. Үзебез турында. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. — 200 б.).