ТАТ РУС ENG

Фәизов Радик Мин Тукайны укыйм

Әйе, шулай! Мин Тукай шигырьләрен балачакта ук укый идем. Һәм менә хәзер, инде гомер иткән өлкән агай булгач та укыйм. Үз китапханәмдә шагыйрьнең томлыклары тора. Еллар үтү белән, мин аларны кабат-кабат алып укыйм, һәм, ни гаҗәп, ничә тапкыр алып укысаң да, ул әсәрләр сине туйдырмыйлар, алар һаман кызыклы, яңа яклары, яңа мәгънәләре белән ачылып китәләр. Бик гади генә, мәгънәсен әллә ни тирән яшерми ап-ачык итеп, боргаланмый-сыргаланмый турысын әйтеп язылган, кайберләре бик усал, хәтта, әйтер идем, рәхимсез әсәрләр. Бәгъзеләренең күләмнәре дә бик җыйнак кына. Ә менә укыган саен һаман кызыклы да, мәгънәле дә тоелалар.
Тукай иҗатының әнә шулай күңел түренә үтеп, анда гамь, уйланулар һәм хисләр уята торган, сине үзенә бәйләп куя торган булуының сәбәбе нәрсәдә? Ошбу сорауга анык кына җавапны табып та булмас. Чөнки бу иҗат беренче карашка гына шулай гади, асылда, ул бик серле, бу шагыйрь әйткәнчә итеп беркем дә әйтә алмый. Чагыштырулар ясап, аңлатып бирү дә мөмкин эш түгел. Минемчә, Тукай иҗатының тәэсири кодрәте аның бик тә халыкчан булуында. Шагыйрь лирикага да артык бирелми, төрле гөманнар кылып күрәзәчелек итүгә дә бармый. Аның иҗатында үзе яшәгән чордагы халык тормышы, аның гаме, фаҗигале язмышы, кайгы-хәсрәтлөре, киләчәккә якты хыяллары. Беләсезме, Тукай әсәрләрен укып, шул замандагы халыкның төрле катлаулары ничек яшәгәнне белеп була. Тукай иҗаты — тормыш китабы ул.
Әле менә мин Г. Тукайның Татарстан китап нәшрияты 1996 елда чыгарган сайланма әсәрләр җыентыгын китап шкафымнан, алып укыдым, һәм, беләсезме, шундый нәтиҗәгә килдем: Тукай иҗаты ярлары булмаган иксез-чиксез, төбе булмаган тирән диңгез ул. Аның әсәрләрен ахыры-нача төшенеп тә, бәяләп тә бетерү мөмкин эш түгел. Аны кире кайтып, кабат-кабат укырга кирәк. Тукай ул, гәрчә үткән гасырларда яшәсә дә, әле бүген дә синең бер бик якын дустың, сердәшең, киңәшчең кебек. Аның уйлары, хыяллары синең күңел түрендәге уйларың, хыялларың, кайгы-хәс-рәтләрең белән дә тәңгәл килә:

Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын,
Без үләрбез, билгеле, тик, үкенечтә калмасын.
Киң күңелле бул эчеңнән, мыскыл ишетсәң, «вак» диген.
Таптасыннар, хурласыннар, тик җаның хурланмасын.

Шагыйрь аерым кешегә атап кына түгел, күпчелек очракта киң мәйдан алып, җәмәгатьчелеккә, бөтен халыкка атап та мөрәҗәгать итә һәм аның чакыруы бүген дә бик вакытлы яңгырый. Алыгыз аның «Иттифак хакында» (иттифак — берләшү) әсәрен:

Итик, дуслар, иттифак,
Бетсен, кадалсын нифак.
Тәнемез айрым булса да,
Бер җан булыш, бәдәвам.
Кайчанга чаклы татар
Ушбу уйкуда ятар;
Бер-беренә ук атар,
Иттифаксыз, бәдәвам.
Алыйк иттифакка юл:
Ушбудыр иң тугры юл;
Сыңар җиңнән ике кул
Чыгарыйк без бәдәвам.

Әйтерең генә бармы, безнең татар халкы өчен нинди вакытлы, көн кадагына китереп суга торган, нинди ялкынлы чакыру бу?!
Шунысына да гаҗәпләнми мөмкин түгел: шагыйрьнең иҗат офыклары чиксез киң, ул халык тормышының теләсә кайсы тармакларына, яшәешнең теләсә кайсы күренешләренә кагыла. Аның игътибарыннан бернәрсә дә читтә калмый.
Совет чорында, Габдулла Тукай дәһри булган, хәтта үз әсәрләрендә дингә каршы пропаганда алып барган, дигән фикер яшәп килде. Белмәссең, арабызда әле дә шушы фикердә торучылар бардыр. Чынлап та, аның «Мәдрәсәдән чыккан шәкерлөр ни диләр?» һәм тагын бүтән кайбер әсәрләрен укысаң, моңга нигез дә бар кебек. Әмма, беләсезме, пәйгамбәребез: «Диннең афәте-надан имам», — дигән. Алып карасаң, шагыйрьнең бар «дәһрилеге» нәкъ әнә шул надан, искелеккә ябышып яткан муллалардан, мистикага бирелүгә барып җиткән ишаннардан, сүз чынлыгы өчен генә мәчетләргә барып йөргән гавамнан ачы итеп көлүгә кайтып кала кебек. Алыгыз сез аның «Дин вә Гавам» дигән шигырен генә:

Дин хәзер иске – аварга торгучы чергән дивар.
Аз гына, уйнап кына бармак белән төртсәң  — авар.
Билгеле, һәрбер агачлар да корырга башлыйлар,
Былбыл урынына оя тоткач башында каргалар!
Ник агай мәсҗед эчендә юкка иренен селкетә? —
«Пыш-пыш»ыннан күршесе белсә укый дип, шул җитә.
«Кем ятар да, кем торыр?» — дип йөртә ул тонган күзен, —
Бер тыныш та белми бит күңеленнән ул Коръән сүзен!
Син киләсең бит, агай, тик монда килгәнгә атаң?
Ул да син килгәнгә килгән — тышта калдырган катаң!
Пурки! пурки! нәрсәгә мәсҗедтә син тыңкышланып
Сайрыйсың, Коръән ватасың, тук сыер күк мышнанып.

Ну туры Тукай! Моннан да үтемле итеп, ачы сарказм белән әйтеп булыр идеме икән?! һәм бу сүзләр бүгенге дин тотучыларның да кайберлә-ренә барып тимиме?..
Әйе, бөек шагыйрьнең иҗаты Гавамның төрле катламнарына, яшәешнең төрле күренешләренә кагыла һәм әле дә булса көн кадагына китереп суга. Сүзне төгәлләр алдыннан аның «Әхлаксызлык» дигән шигырен генә китерик:

Тик хәзер, йөз сумны урлап килгүче угъры кеби,
Күз салабыз чын сүзне әйтердәй элек як-якка без.
Бер сүз әйтергә саранлансак гакыллы ярлыга,
Гөл кеби сүзләр чәчәбез акчалы ахмакка без.

Менә шулай шул. Без бер тамчы да үзгәрмәгәнбез, әле дә шулай.
Бөек шагыйрь үзе әйткәнчә, әгәренки һич тә күңелегез ачылмаслык булып эчегез пошса, үз-үзегезне күрөлмыйча рухыгыз төшсә, сез кулыгызга аның томнарын алыгыз, аның изге сәхифәләрен актарыгыз. Шунда сезнең җаныгыз рәхәтләнеп китәр, шунда Шагыйрьгә рәхмәт әйтерсез.

 

(Чыганак: Шәһри Казан, 1 март, 2011 ел).



 

Комментарий язарга


*