Тик фәкать милләткә хезмәткә мәхәббәт бәндә (Бәндә — миндә.) бар.
Г. Тукай
Габдулла Тукай ятим үскән. Ятимлеге җыеп калдырган хисе аны өзлексез борчып тора:
Ниләр күрсә бөтен үксез — барын күрдем, барын күрдем…
Тукай авырый. Авыруы җыеп торган хисләре еллар үткән саен куера гына баралар:
Ауру җанның бишмәте — тәнне дәваның төрлесе
Берлә һәр көнне ямыйм, иртән тагын ертык күрәм…
Шул сәбәпләр аркасында сарыф ителмичә калган мәхәббәте тынгылык бирми. Әти-әнисен яратыр иде — алар юк, күзе төшкән кызын сөяр иде — үзенең авыр язмышы белән бәйләп бәхетсез итәсен яхшы белә. Онытылмый, тынмый, югалмый торган хисләр. Алар алмаш-тилмәш куәтләнеп китәләр дә шагыйрьнең каләм очына кунарга ашыгалар. Шул чакны кәгазьгә:
Күз яшең дә кипмичә егълап вафат булган әни!
Гаиләсенә җиһанның ник китердең ят кеше?!
Үпкәнеңнән бирле, әнкәй, иң ахыргы кәррә син,
Һәр ишектән сөрде угълыңны мәхәббәт сакчысы…
Тәндә җаным, чык та тәңреңә юнәл, бар кайт кире…
кебек юллар тезелеп китәләр. Борчулы хисләре белән Тукай гомере буе көрәшә. Хәсрәтеннән көлеп тә юанмакчы була:
Уйлый торгач мин үземнең җан ачымнан да көләм,
Чөнки инде кайгыралмыйм, кайгырып арган булам…
Көлке булса кайвакыт шигъриятемнең кыйссасы (Кыйсса — эчтәлек, сюжет, сөйләнгән хәл, вакыйга.),
Анда бар бер җанлы хәсрәт, канлы ләгънәт хыйссасы (Хыйсса — өлеш.)…
Якты йөз берлән алам каршы авырлык ауруын;
Чүпкә дә саймыйм йөрәккә кап-кара кан саулуын.
Балачагын искә төшереп язганда, ул күңеллерәк вакыйгаларга туктала, әллә ни рәхимлек күрсәтә алмаган үги әти-әниләренә дә яратып, «әти», «әни» дип дәшә. Тормышның ямьсез якларын күрсәтмичә өскә күтәрелә; үзенең татар шагыйре булуы белән горурлана. Ләкин Тукайның иң зур юанычы — милләт. Шагыйрь иҗатында милләт темасы сәяси, милли тема гына түгел.
Тик фәкать милләткә хезмәткә мәхәббәт бәндә бар,—
Бәнчә, бунда ямь дә бар, ләззәт тә бардыр, тәм дә бар!
Күңелендә сарыф ителми калган мәхәббәтен шагыйрь милләткә күчерә. Тукайның милләтне яратуы шуңа күрә үзенчәлекле:
Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем;
Саулыгың — минем саулык, авыруың — минем авыруым,—
дип яза ул «Милләткә» шигырендә. «Халык моңнарыннан халык хисләре белән хисләнеп, мин үзем дә күңелемнән кайнап чыккан «шигырь» дип әйткән мазбут хиссиятләрем белән халык күңелен «шүрәлечә генә» кытыкларга тырыша идем»,— ди шагыйрь. Ә әдипне хисләндергән һәм шигырьләренең эчтәлегенә әверелгән халык хисләре нинди? «Милли моңнар» шигырен искә төшерик. Милли көй — зарлы, моңлы көй:
Өзелеп-өзелеп кенә әйтеп бирә
Татар күңле ниләр сизгәнен;
Мискин булып торган өч йөз елда
Тәкъдир безне ничек изгәнен…
Габдулла Тукай, әнә шул моңлы хис белән хисләнеп, иҗат итүе турында яза. Әдип иҗатындагы милләт темасы, шулай итеп, халыкның үз хисе белән дә байый. Анда шатлык та, хәсрәт тә, үкенеч тә, горурлык хисе дә, мескенлек тә бергә җыела.
Шул сәбәпле каршылыклы хисләр бергә кушылалар. Хәсрәт эченә — шатлык, шатлык эченә хәсрәт сыена. Үзенең рухи халәтен шагыйрь болай бәяли:
Күрәсең, бу болыт берлә гомерлеккә кояш бергә;
Шулай бергә бугай: шатлык та хәсрәт, канлы яшь берлә.
Рухи халәтенең үзенчәлеге шагыйрьнең иҗатына да тәэсир итә. Аның иҗатында тормыш күренешләре торгынлык халәтеннән кузгалалар. Хәрәкәтләнәләр, үз-үзләре белән каршылыкка керәләр. Тукай сурәтләгән бәхетле кеше берүк вакытта бәхетсез дә:
Мискен адәм! Тыштан уйный, тыштан көлә,
Ямьсез якны уйлап куя эчтән генә…
Мәхәббәт тә хәсрәт белән ләззәт түгел, ләззәткә әйләнә торган хәсрәт:
Синең өчен кайгы-аһтан һәрвакыт ләззәтләнәм…
Габдулла Тукай өчен кабер ташы җылы һәм йомшак («Өзелгән өмид»), туган тел турында яза — шунда ук әти-әнисен исенә төшерә («әткәм-әнкәмнең теле»), кабул булмаган догасы турында уйлана («И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам: Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!»), бәлки милләт язмышын да күз алдына китергәндер, шуңа күрә туган тел дә каршылыклы хисләргә төренә, хәрәкәткә килә:
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем…
Туган илгә багышланган шигырьләрен җыеп карасак, хисләрнең, мәгънәләрнең үзара кисешергә ашкынулары аеруча ачык күренә. Каршылыклы хисләр хәтта «Шүрәле» әкиятенең дә төп эчтәлеген тәшкил итә. Әйдәгез әсәрне искә төшерик. Башта Тукай туган җир матурлыгы турында көлә-елмая яза («тавыклары җырлай», «инеше бик кечкенә», «җиле дә вакытында исә»), аннары табигатьнең хозурлыгына соклана, татарларның тарихы белән горурлана:
Кылт итеп искә төшәдер намнары (Нам — исем.), дәүләтләре
Карт бабайларның, моны күрсәң, бөтен Сауләтләре (Сауләт — батырлык.).
Халык иҗат иткән әкиятнең матурлыгына шатлана һәм, әле генә тарихка очып барган кебек, үзе яшәгән тормышка кайта:
Ачыла алдында тарихтан театр пәрдәсе:
Аһ! дисең, без ник болай соң? без дә хакның бәндәсе.
Тукай әсәрләрендәге каршылыклар укучыны уйланырга мәҗбүр итә. Ни өчен хәсрәт ләззәтле? Ни өчен ял итәм түгел, җиң сызганып агайлар белән ялкаулык итәм? Ни өчен туган якның барлык яманлыклары да матур? Шагыйрь куйган сорауларга җавап тапканда гына әсәр эчтәлеген күреп була. Әдип укучысының сәнгать телен белүенә ышана: аз гына уйлан, шигырь эчендәге бәйләнешләргә игътибар ит, шигырьләремнең үзара бәйләнешенә күз сал, эчтәлек шул бәйләнешләрдә, тирәндә ята, ди. Һәм укучы шулай итә дә. Шигырьне әйтерсең лә автор белән сөйләшә-сөйләшә укыйбыз: ул сорау куя, без җавабын табабыз, ул бер нәрсә әйтә, без бөтенләй башка эчтәлекне күздә тотуын беләбез.
Габдулла Тукай татар әдәбиятына әнә шундый автор — укучы диалогына корылган яңа төр шигырь бүләк итте. Шулай итеп татар әдәбияты алдынгы илләр казанышы югарылыгына күтәрелде. Аның иҗатында үз чоры шигъриятенең барлык казанышларына да үрнәк бар.
(Чыганак: Гайфуллина Р.Ш. Ил корабын җил сөрә: ХХ йөз башы татар поэзиясе. — Казан: Мәгариф, 2001).