Татар поэзиясе — олы тарихлы, бай, һәм дөнья халыклары шигърияте белән бәйгедә алышырлык көчкә ия. Безнең аны әле бөтен матурлыгында һәм илаһи бөеклегендә бәяләп, күрсәтеп җиткерә алганыбыз юк.
Шигърият күчештән, дәвамлылыктан башка үсә алмый. Аның ачышлары вакытка баш бирми, төсен җуймый, сәнгатьчә яңгырашын югалтмый, терекөмештәй бер дәвердән икенчесенә күчә килә. Шекспир даһи Гомерны сызып ташламый, Гомәр Хәйям Фирдәүсинең бөеклегенә күләгә төшерми, Лермонтов шигърияте Пушкинның шөһрәтенә кизәнми, Кол Гали, Мөхәммәдьяр, Кандалыйлар Тукайга көндәшлек итми. Бөекләр иҗаты дөньяны танып белү юлында таяныч, күңел сөенече буларак йөрәкләрдә яши. Бүгенге шигърият үткәннең карынында ярала. Шуңа да хәзерге поэзиянең элгәрләрдән кайтышрак булырга хакы юк. Иң олы бизмән булып татар милли интеллектының югары казанышы — Тукай иҗаты тора.
Һәр елны татар халкы түземсезлек белән апрель аен көтеп ала. Ул аны табигатьнең иң матур фасылы булган өчен генә түгел, ә безнең сөекле, олы шагыйребез Тукай туган, безгә Тукайны бүләк иткән ямьле, матур көннәр итеп тә каршы ала. һәм һәр елны татар телендә аралашкан кешеләр Тукай турында уйлый, Тукайның шигырьләрен ятлый һәм аңа үзенең ихтирамын белдерә. 1956 елда, Тукай һәйкәле ачылганда, Әхмәт Фәйзи болай дип язган иде:
Белмим, кайсы таулар күкрәгеннән
Һәйкәлеңнең ташы, тимере.
Тик син үзең халык күңелендә,
Халык мәхәббәте — синең исмең,
Халык гомере — синең гомрең.
Чыннан да, без үзебезнең яшәешебезне Тукай гомеренә тиңлибез, шуның белән үлчибез. Татар халкы яшәсә, Тукай сүзе яңгырар. Тукайны яшәтү өчен татар халкы яшәргә, аның бөеклеген XXI, XXX гасырларга илтеп җиткерергә тиеш. Егерменче гасыр шикелле иң залим, иң зәхмәтле, иң дәһшәтле чорны узып исән калган татар халкы алдагы гасырларда да югалмаячак. Вакытлар узган саен, Тукайның бөеклеге, иҗатының нихәтле тирән һәм нәфис булуы, илаһи куәте, рухи матурлыгы тирәнрәк ачыла бара.
Тукайны без олылыйбыз, зурлыйбыз. Ләкин бит әле Тукай алдында баш ию бер хәл, аның мирасын өйрәнү, аны яңадан-яңа буыннарга сеңдерү — ул бөтенләй икенче гамәл.
Татар әдәбияты, Җир шарының үзгә сүз сәнгатьләреннән аермалы буларак, балалык һәм малайлык чорында гына мөстәкыйль дәүләтле халык әдәбияты буларак үсте. Башка дәверләрдә ул яклауны бары тик изелгән, сытылган, кимсетелгән халкыннан тапты, аның йөрәк җылысында яшәде.
Дәүләтчелегебез булса, әдәбиятыбыз көчлерәк үсәр. Тукай, урыс һәм башка милләт шагыйрьләре кебек, сарайларда яшәр, эче пошканнан яисә хатын-кыз өчен дуэльләрдә атышыр иде. Әмма бу очракта Тукай XX гасыр әдәбиятының шөһрәте булган, халык йөрәгендә урын алган бик күп әсәрләрен, бәлки, яза алмыйча калыр иде.
Урысның бөек шагыйрен олылаган, остазы итеп санаган хәлдә дә, «Пушкин вә мин» шигырендә Тукай бу хакта урынлы искә төшерә:
…Шунда да күрмим үземне һич тә Пушкиннан түбән;
Тугъры күз салсаң эшенә — ул үзе миннән түбән!
Тукай үз бәясен белгән, ялган тыйнаклык, мескенлек юлына төшмәгән. Шагыйрь турында калын-калын китаплар язган совет чоры галимнәре шигырьнең бу өлешен күрмәмешкә салыштылар яисә әйләнеп үтәргә тырыштылар. Бу юлларга «Мин Тукайга киләм» китабына язган «Үлемсезлек символы» исемле кереш сүзендә шагыйрь Равил Фәйзуллин аеруча игътибар итә.
Тукай иҗатының XX гасыр татар шигъриятенә — варисларына йогынтысы әдәбият белемендә шактый тәфсилле өйрәнелгән. Хәзерге чорда бу мәсьәләнең түбәндәге якларына игътибар итү зарури: 1) иҗатына замандашлары биргән бәя; 2) совет чорының төрле дәверләрендә Тукайга мөнәсәбәтнең үзгәреп торуы; 3) Тукай мирасының хәзерге татар шигъриятенә тәэсире; 4) шигърияттә Тукай шәхесе.
Хәтта «Тукайның шәхси дошманнары да,— дип язды Ф. Әмирхан,— аның шигырьләрендәге халык рухын, халык аһәңен, халык музыкасын инкарь итә алмадылар» (Әмирхан Ф. Сайланма әсәрләр. 2 т. — Казан, 1958.— 573 б.).
Үзе исән чакта ук шундый дан вә абруй казанган башка затны әдәбият тарихы хәтерләми. Инде 1911 елда ук Шәехзадә Бабич «Габдулла әфәнде Тукаев» исемле шигырен язып чыга. Ул Тукайны «Бөек уй, нечкә хис, тәгъзирләргә (читләтеп әйтүләргә) бай, тирә-юньгә ак нур чәчеп торган олы зат» дип бәяли, аның халыкны уятуга керткән иҗтимагый эшчәнлегенең тирәнлеген аңларга омтыла:
Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь Габдулладай;
Ул — караңгы төндә яктырткан матур, ак тулган ай.
Тукайның вакытсыз үлеме йөрәкләрдә ачы хәсрәт уята, тирән әрнү хисе тудыра: «Китте милли дөньядан, калдырды үксез милләтен»,— дип яза Ш. Бабич «Тукай үлгәч» (1913) шигырендә.
Шул кайгылы көннәрдә XX гасыр татар шигъриятенең йөзек кашы, халыкның милли аңын азатлык һәм хөррият өчен көрәш юлына алып чыгуга мөһим өлеш керткән Тукайны сагынып, юксынып язылган дистәләгән шигъри әсәрләр туа. Шагыйрьнең чордашлары, каләмдәшләре Мәҗит Гафури «Тукай вафатыннан соң», Сәгыйт Сүнчәләй «Инеш» (Тукай хатирәсе), Габдрахман Сөнгати «Сүнде йолдыз» кебек әсәрләрендә бу үлемне тирән тарихи фаҗига, татар поэзиясенең олы югалтуы буларак бәялиләр. Бу мәдхия, мәрсияләрнең үзәгендә — кешелекле моң, югалту авырлыгы тудырган сагыш, татар шигъриятенең киләчәге өчен борчылу хисе. «Тукай рухына» исемле баш белән «Вакыт» газетасы берничә санында телеграммалар, хатлар, әдәби әсәрләр биреп бара. Тукайга ияреп, нәзыйрә, тәкълид итеп язу киң җәелә. Ш. Бабич 1915 елда «Авыл җырлары» бәйләменә «Тукайга тәкълид» дип куя, сатирик юнәлеше, шул чорның шәхесләрен атап көлүе, җорлыгы, кыюлыгы белән бу әсәрләр Тукай өслүбенә, аның сурәтле фикерләү рәвешенә якын тора.
Тукайны күреп белгән яисә иҗат юлларын 1917 ел инкыйлабына чаклы башлаган М. Гафури, Ф. Бурнаш, Г. Ибраһимов, Ш. Бабич, Җ. Вәлиди кебек әдипләр остазларының иҗатын олылау юнәлешендә зур эш алып бардылар, аның мирасына тел-теш тидертмәскә тырыштылар. «Тукай мирасы өчен көрәш барды,— дип яза X. Госман «Егерменче елларда татар поэзиясе» китабында.— Аның иҗатын кыюлык белән яклаган һәм яңадан бастыру эшләрен хәстәрләгән кешеләр арасында Ф. Бурнаш аеруча активлык күрсәтте, аның Тукай турындагы мәкаләләре полемик ялкын бөркеп тордылар» (Госман Хатип. Егерменче елларда татар поэзиясе.— Казан университеты нәшрияты, 1964.— 142 б.) «…Тукайларны, Сәгыйт Рәмиевләрне белмәүчеләр безнең өчен начар шагыйрь булачаклар» (Кызыл Татарстан.— 1927, 14 август.),— дип яза тәнкыйтьче Гомәр Гали 1927 елда.
XX йөз башы даһилары Тукай, Дәрдмәнд, Рәмиевләрне буржуа язучылар рәтенә төшереп, әрләгән, сүткән, сүккән әдипләр үзләре дә иҗатларында элгәрләренең шифалы йогынтысын читләтеп үтә алмадылар.
Алдагы елларда Тукайга мөнәсәбәтне сәяси-җәмгыяви җилләрнең юнәлеше билгеләде. Егерменче — утызынчы елларда халык шагыйренең мирасы тирәсендә куерган бәхәсләрдә «буржуа милләтчелек» турында сүзләр куертыла. Мәгәр шул чаклысы бар: тоталитар режим котырынган чорда да, Тукай мирасына вульгар-социологизм тәнкыйте һөҗүмнәре башланган дәверләрдә дә шагыйрьләр иҗатларында бу мираска турылыклы калдылар, шик-шөбһәләрне уртаклашмадылар. Шәйхи Маннур 1938 елда иҗат ителгән «Халык улы» шигырен «Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә, Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә» сүзләре белән башлап җибәрә. Тукайны «Үткән чорның моңлы тургае», «патша-палачларның баш очында яшен ташы булып» йөргән көрәшче буларак бәяли. Тукай образына мөрәҗәгать итүенең төбендә тирән мәгънә ята. Иҗатында сагыну, сагыш, үкенечле мәхәббәт, юксыну кебек хисләрне җырлавы өчен X. Наум, X. Вәли, Ф. Мөсәгыйт кебек режим тудырган тәнкыйтьчеләрдән шактый тукмак ашаган Ш. Маннурга рухи таяныч кирәк. Иң кыен, хәтәр сынау мизгелләрендә, бап: очында кылыч асылынып торганда да рухын сындырмауның үрнәген ул Тукайда күрә, аңа охшарга тырыша.
Башына бәла-каза, кара афәт килүне алдан сизенгән Ф. Кәрим, 1940 елда кулга алынгач, Тукайга мөрәҗәгать итә («Берәүгә»). Бөек шагыйрьгә охшарга тырышу «түбәнлек түгел, һич түгел, чөнки Тукай халык моңнарының бакчасында тибрәп үскән гөл» дигән нәтиҗәгә килә.
Кыскасы, яңа гасыр татар поэзиясенә нигез салучы иҗатыннан читләшкән, тайчылган, остазлар белән варислар мөнәсәбәте мәсьәләсен берьяклы кабул иткән чорларда, әйтик, егерменче еллар ахырында, 30 нчы елларда, Ватан сугышыннан соңгы чорда, тулысы белән хакимияткә хезмәт итү юлына күчерелгән татар поэзиясе Тукайдан читләшә һәм күпмедер күләмдә шуның нәтиҗәсендә үсеш авырлыгы кичерә, сурәтлелек хасиятен югалта бара, ясалма купшылык, риторика юлына төшә.
Әдәби мираска бәя, яшьләр белән өлкәннәр арасындагы катлаулы мөнәсәбәт, үзара иҗади ярыш кебек үк, үзгәреп, яңарып тора. Тукай иҗатына гомуми уңай мөнәсәбәт сакланган хәлдә дә, һәр чор аны үзенчә бәяли, үз мәнфәгатьләренә якынайтырга тырыша. Иҗат методы ноктасыннан килеп, аны «мәгърифәтче», «романтик», «реалист», хәтта «символист» ясадык, сәяси яктан, дөньяга карашлары җәһәтеннән ул «милләтче», «социал-демократ», олы җәмәгать эшлеклесе, гражданин, большевикларга җылы карашлы «революционер» кебек ярлыклар да алды. Ә бит чынында ул шагыйрь, халык шагыйре иде.
Поэзияне жанрлык ноктасыннан килеп бәяләүдә дә Тукайны һәркем үз ягына «тарта». Ул — поэма остасы, фәлсәфи лирика тарафдары, һөҗү сәнгатен илләм югарылыкка күтәргән сатирик, журналист, балалар шагыйре һ. б. Кыскасы, Тукайның олы һәм ифрат бай мирасыннан һәркем үзенә, рухына якынны сайлап ала.
Тукай әсәрләрендә табигать дөньясына мөнәсәбәт инсанның кешелек сыйфатларын билгеләүче әхлакый бәяләмә, әдәп бизмәне буларак алына. «Шүрәле», «Су анасы» кебек иң көчле, җитлеккән әсәрләрендә шагыйрь халыкның иң борынгы дәверләрдә туган ышанулары, хыялый образлары аша аның аңсыз — иҗади чорда укмаша килгән карашларына, тормыш-көнитеш фәлсәфәсенә үтеп керергә омтыла. Шул юнәлешне М. Җәлил «Алтынчәч» поэма-драмасында дәвам итә. Н. Исәнбәт, Ә. Фәйзи, А. Алиш, Б. Рәхмәт, Н. Арсланов, С. Хәким кебек шагыйрьләр иҗатында Тукай әйләнешкә керткән алымнар, сурәтләр дәвам иттерелде, үстерелде.
Тукайның чынбарлыкны аек бәяләвенә, тормышны бөтен муллыгында сурәтләүгә омтылган иҗат принципларына якынайган 60 нчы, 80 — 90 нчы елларда татар шигърияте гаярь ачышларга юлыга. Г. Афзал, Ш. Галиев, И. Юзеев, Ә. Баянов, Рәшит һәм Роберт Әхмәтҗановлар буыны, һәркайсы Тукай мирасыннан рухына якынны алып, татар поэзиясенә самими-лекне, шәхеснең рухи дөньясына якынлыкны, кыенлыкларны көлә-көлә, күңел көрлеге белән уздыру юлына чыга. Һөҗү сәнгате үсешен Тукайдан, аның шифалы йогынтысыннан башка күз алдына китерүе кыен иде.
Метафорага, шартлы алымнарга, зиһен ташкынын чагылдыруга өстенлек биргән Р. Фәйзуллин, Р. Харис, Р. Мингалим, Г. Рәхим, Р. Гаташ, Зөлфәтләр буыны да, ярсып, чәпчеп алганнан соң, Тукай янына килә, мәңгелекнең серләрен шуннан эзли, шуннан таба. Иҗатка әлеге буын белән бер чорда килгән Ф. Яруллин, 3. Насыйбуллин, Ә. Рәшитов, Ш. Маннапов, К. Сибгатуллин, Ф. Сафиннар Тукай рухына якынаюда җитди адым ясадылар. «Китмибез!»не ясин итеп укыйм, иелеп мин шагыйрь алдында»,— дип яза Рәшит Әхмәтҗанов «Тукайның соңгы рәсеме» шигырендә, телне саклау аша гына халыкны яшәтеп була дигән фикерне алга сөреп. Тукайны табигый каршылыклары, сөенеч-көенечләре белән кабул итүгә омтылыш кәя.
Тукай һәм Җир, Җиһан — аерылгысыз,
Сүнмәс йолдыз булып янды ул.
Ул оялчан, усал кеше булды.
Үлгәч, күпләр яшен коячак,
Һәм туган ил, татар кызы булып,
Каберенә чәчәк куячак.
(З. Насыйбуллин. «Хаттатлар» )
Туган җиргә, татар авылына, аның аянычлы язмышына багышланган әсәрләрдә Тукай мирасын читләтеп үтү мөмкин түгел иде.
Тукайның олы мәгънәсендәге миллилеге, халыкның фаҗигасен аңлавы һәм татар кавеменең мөстәкыйльлеге турындагы хыяллары яңартып кору, хөррияткә омтылыш чорында татар поэзиясе өчен олы таяныч булды.
Тукай намына X. Туфан, Ш. Галиев, М. Шабаев, Р. Фәйзуллин өчәр, Р. Харис, Р. Миңнуллин, 3. Мансуров икешәр шигырь багышлыйлар. Итальян, гыйрак, урыс, украин һәм төрки телле шагыйрьләрнең Тукайга багышланган әсәрләре халык шагыйренең рухын аңларга, бөеклеген ачарга омтылалар. Яңа чыгарылыш шагыйрьләрдән Г. Морат, Хәйдәр, Р. Зәйдулла, Л. Зөлкарнәй, Р. Рахман, Р. Сүлти Тукайга һәркайсы үзенчә табынып, шигъри илһамнарына азыкны аның иҗатыннан эзлиләр.
Һәркем шигырь яза… Һәм Тукайга
Мөрәҗәгать итә чор аша.
Һәр кешенең үз Тукае! Мин дә
Үз Тукаем белән очрашам.
(Р. Зәйдулла. «Йокысызлык» )
«Шигъри Тукай» — үзе бер юнәлеш. Аңа багышлап шигъри әсәр иҗат итүгә замандашлары, каләмдәшләре салган йоланы хәзерге чор яшьләре Н. Акмал, Л. Лерон, Р. Аймәт, Р. Сүлтиләр дәвам иттерә. Тукай рухы аларга тынгылык бирми, эзләнүләр юлына алып чыга. «Кырыгынчы бүлмә» поэмасында С. Хәким бу уртаклыкның асылын бик төгәл әйтеп биргән иде:
Өем тыныч, Аккош күле тыныч,
Тыныч түгел нигә бу җаным?
Чорны чорга якын куеп карыйм,
Вөҗданыма — аның вөҗданын.
И. Юзеевның «Очты дөнья читлегеннән», М. Әгъләмовның «Тукайдан хатлар» поэмаларында да Тукай вөҗданына тугрылыклы калу хисе фәлсәфи югарылыкта яктыртыла.
Шигърияттә, илдә барган үзгәрешләр Тукай турындагы фәнгә, аның үсешенә йогынты ясамый калмый. Бер яктан, элек язылганнарны яңача бәяләп, вакыт җилләренә бирешмәгән фикерләрне алып, «Тукай һәм XX гасыр татар шигърияте» дигән фәнни юнәлешне үзгәрәк югарылыкта үстерү дәвере җитте.
Тукай турындагы фән алтмышынчы — җитмешенче елларда җитди казанышларга ирешә. М. Гайнуллин, Г. Халит, Р. Нафигов, X. Госман, И. Нуруллин, Р. Башкуров кебек галимнәрнең фидакарьлеге нәтиҗәсендә Тукай фәне бик нык алга китте. Бу йола күпмедер күләмдә М. Мәһдиев, Н. Юзиев, Н. Лаисов, Ф. Яхиннар тарафыннан үстерелде. Кызганычка каршы, хәзерге әдәбият гыйлемендә Тукай мирасына игътибар кими төште. Үзен тулысы белән бу бөек хәзинәне өйрәнүгә багышлаган яшь галимнәр күренми диярлек. Бу хәл барыбызны да борчырга, уйландырырга тиеш. Икенче яктан, әдәбият белеменең хәзерге дәрәҗәсе әдәби-фәлсәфи багланышларны тышкы охшашлыкка, тәкълид итеп, ияреп язуга, поэзиягә Тукай алып кергән сурәтләү алымнарын, сынландыруларны, шәкли охшашлыкларны барлауга кайтарып калдырмыйча (бу якны өйрәнү иң җиңеле булса да, шулай ук кирәкле шәйдер), үзәккә миллилек, халыкчан рух, шәхес турында күзаллама, каһарман һәм заманны фәлсәфи иңләү, әдәби тел, жанр, өслүб кебек төшенчәләрне үзәккә алу ихтыяҗы бар. Чынлыкта Тукай иҗатын XX гасыр татар әдәбиятының гомуми үсеш яссылыгына куеп өйрәнү бурычы калка.
Сәяси басымнан, тар киртәләрдән арына барган методология, милли һәм дини фикерләрне, халыкның яшәү рәвешен, тигезлек һәм мөстәкыйльлек турындагы гомумкешелек хыялларын алга чыгарып, татар әдәбияты тарихын яңача бәяләргә мөмкинлек бирә. Шул җирлектә Тукай белән Исхакый иҗатларын үзәк юнәлеш буларак өйрәнү мөмкинлеге туа. Соңгысының иҗаты — үзе бер олы фикер, хис, кичереш, хыял дәрьясы. Г. Исхакый мирасының халыкка кайтуы татар әдәбиятының, иҗтимагый фикеренең офыкларын киңәйтеп җибәрде.
«…Г. Исхакый иҗаты XX йөз татар әдәбиятының бик әһәмиятле милли вазифаларын һәм сыйфатларын ачыкларга булыша,— дип яза Ф. Мусин «Татар әдәбияты тарихы һәм заман» исемле мәкаләсендә.— Яңа гасыр башында ук язучы туган әдәбиятының… үсеш юнәлешләрен билгеләгән әсәрләрен иҗат итә» (Мирас.— 1996.— № 1—2.— 21 б.).
Шул ук вакытта бер шәхесне икенчесе белән алыштырудан, бу очракта Тукай белән Г. Исхакыйны капма-каршы кую кебек тайгак юлга төшүдән сак булырга кирәк. Ошбу алым әдәбиятыбызны анык тарихи бәяләүдән читләштерер һәм кирәкмәгән, арзанлы, отышсыз бәхәсләргә кертеп батырыр иде. Г. Ибраһимов иҗаты халыкка кайткач та, XX гасыр башы татар әдәбиятының «алтын чор»ын өйрәнүне аңардан башларга кирәк дигән кебегрәк фикерләр әйтелде. Пушкинны Толстой белән алыштыру, Шекспир урынына Байронны тәкъдим итү кебегрәк беркатлылык булыр иде мондый караш. Бүгенге катлаулы дәве
рдә, әдәбиятны өйрәнүче галимнәребез бармак белән санарлык, яшьләрне фәнгә авырлык белән алып кергән чорда «кем беренчел» кебек метафизик бәхәсләргә кереп чумсак, бу хәл безнең инкыйразны якынайтуга бер адым гына булыр иде.
Тукай — XX гасыр татар поэзиясенең нигезе, алтын баганасы, һәр шагыйрь бу иҗат чишмәсеннән үзенең сәләт көченә, юнәлешенә карап илһам нуры ала. Дәвамлылык — шагыйрьнең белеме, үсеш дәрәҗәсе, дөньяга карашы һәм сурәтле фикерләве белән бәйле ифрат катлаулы күренеп!. Аны гадиләштереп аңлауга юл калдырырга ярамый.
Әдәбият тарихыннан күренгәнчә, һәр гасыр азагында сүз сәнгате киләсе, туасы йөздә ясалачак ачышлар, сикерешләр өчен җирлек, зәмин әзерли, киләчәк белән яши. XX гасыр башында әдәбиятка Тукай, Исхакый, Дәрдмәнд, Рәмиев, Ибраһимов, Әмирхан һәм Камаллардан торган «алтын буын» килде. Бәлки, XXI йөз башында да безне шундый «шартлау» көтә торгандыр. Була күрсен!
1997
(Чыганак: Галиуллин Т. Н. Шигрият баскычлары: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. — Казан: Мәгариф, 2002. — 231 б.).