ТАТ РУС ENG

Тәлгат ГАЛИУЛЛИН. Тукай шигырьләрен яңадан укыганда…

Галиуллин Тәлгат Нәбиулла улы – 
әдәбият галиме, язучы, филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2019)


Тукай шигърияте җиһанга ямь, яктылык бөркеп торучы, туң катлауларны эретеп, җиргә, күңелләргә җылылык бирүче кояш кебек үзенә бер илаһи көчкә ия. Чөнки аның иҗаты тар кысаларга сыймый, халкыбызның «хәсрәт көен көйләп», авыр үткәне белән саубуллашып, киләчәк өчен көрәшергә өйрәтә, шуңа чакыра. Әдәбият күгендә нибары 7-8 ел ялтырап, үз йолдызлыгын — шигъри мәктәбен тудырган сүз остасының мирасы күптармаклы, киңкырлы. Аның үткен телле публицистикасы, камчылы сатирасы, кинаяле, шаяртулы юморы, тәнкыйть эшчәнлеге — һәркайсы игътибар үзәгендә торырга тиеш. Лирикасы турында сүз чыкканда исә әдәбият галимнәре, иҗтимагый фәннәр белгечләре, тәнкыйтьчеләр күбрәк Тукайның сәяси юнәлеше калкып, алга чыгып торган «Государственная Думага», «Китмибез!», «Көзге җилләр», «Сорыкортларга», «Сайфия» кебек гражданлык һәм политик лирика үрнәкләрен үзәккә алалар. Аларның мәсләге, юнәлеше, максаты ачык ярылып ята, юл араларыннан, икенче, өченче рәтләрдән, кичереш төсмерләреннән эзлисе юк.

Укучыга тәкъдим ителгән парчаларда игътибар күбрәк Тукайның «онытылыбрак» торган, мәктәп дәреслекләренең түрендә урын алмаган шигырьләренә юнәлтелә, әүвәл сүз «пейзаж лирикасы» дип аталган шигырьләр турында бара. Табигать матурлыгын сурәтләүдән башланган шигырьләргә әдәп-әхлак, милләт язмышы мәсьәләләре килеп керә. Лирик затның уй-кичерешләре гаҗәеп бай, каршылыклы. Тирә-якның хозурлыгы күңел шигъриятен тудыра, тормыш, язмыш турында уйландыра.

Пушкинга ияреп, аңа багышлап язылган шигырьләрне бер тәсбихкә тезеп, бер күзлектән чыгып бәяләү шулай ук бик гыйбрәтле икән. Тукай — остазының күләгәсе, шәм төбе түгел. Өйрәнү мөстәкыйльлеккә үсә, табыну, башкаларны рәнҗетмичә, горурлыкка, үз бәясен белүгә алып килә.

«Гомер хакында», «Гомер юлына керүчеләргә» шигырьләрендә Тукай — җитлеккән педагог, тормышка үз карашын, уен сиздермичә генә, шигъри гөлләргә төреп сөендерүче акыл иясе. «Шигърият һәм нәсер» шигыре берише романнарга торырлык. «Өч хакыйкать» — һаман да заманча яңгырашын югалтмаган әкият.

Ниһаять, шагыйрьнең башкалабыз Казанга бәясе дә гыйбрәтле, бүген дә әһәмиятен җуймаган сөземтә.

Һәр шигырьнең үз йөзе, рухи дөньясы, фикри байлыгы бар. Аларны гомуми сүзләр ташкынында адаштырмыйча, аерым-аерым укып карыйк әле.

***

«Көз» (1906) — халык, милләт язмышы турында ачынып, уйланып язылган әсәрләр бәйләменнән. Бер караганда, табигать күренешләрен эзлекле рәвештә, эзмә-эз тасвирый алым белән күз алдына бастырган шигырьләргә тартым, җавап таләп ителми торган риторик эндәш («Күрәмсез, дустларым, көз килде…») белән башланып киткән тезмә күңелдә авыр, басынкы хисләр уята. Игеннәр урылган, җыелган, тургай пыр-пыр килеп ризык эзли, кошлар җылы якларга очып китәргә әзерләнә, урманнар саргаеп, зәгъфран төсенә кергән, мәрхәмәтле кояш та яктысын киметкән.

Лирик затның күңелен ниндидер үкенечле, хәтта кайгылы, сагышлы хисләр ташкыны били. Шигъри сурәткә көзгә нәфрәт уятырдай усал, төртмәле, куе төсләр килеп керә. Әйтерсең лә ел фасылы аның шәхси дошманы: «Чәчәксез көз, үләнсез һәм дә гөлсез» кырларны мазарстан-каберлеккә тиңли, табигатьнең бу чорын кабул итмәвен кат-кат тәкрарлый («Ничәйтсәң дә, күңелсез көз, күңелсез»). Укучы күңелендә үз рухына кулай кичереш, хисси якынлык уяткач, көзге табигатьне әле читкәрәк китеп сурәтләгән шагыйрь үз шәхесенә кискен сикереш ясый:
Үлеп торсам иде мин алты айдай,
Эреп бер йокласам мин сары майдай…

Димәк, лирик зат көзне, аның артыннан килгән кышны бөтенләй кабул итми, берише җан ияләре шикелле (әйтик, аюлар, ташбакалар) тирән йокыга талу турында хыяллана. Шул йокысыннан аның яз җиткәч, җиһанны яшеллек каплагач кына, «бәхетле һәм тәхетле» шаһ булып уянасы килә. Тукай шигырен шунда тәмамлап, нокта куярга да мөмкин иде, чөнки төгәлләнгән фикер әйтелгән, кичереш эзлекле рәвештә үстерелгән. Тик иҗатчының көзне бөтенләй кабул итмәве, ямьсез буяулар белән ачулы, әрнүле сурәтләве генә аңлашылып бетми. Кайбер шагыйрьләрне көз үзенең туклыгы, туйлары, төрледән-төрле буяу-төсләре белән сокландырган, илһамнарын уяткан. Тукайның остазы Пушкин шуның ачык мисалы.

Татар шагыйре көзге нәкышләр белән хозурланып, дөньясын онытып, мәхәббәт сагышларына бирелеп кенә утыра алмый шул. Аның җанын дәүләтчелеген, хаким көчен югалтып, мәрткә киткән халкының ачы язмышы телгәли. Шагыйрь чит көчләрне гаепләү, дәүләтне, патшаны битәрләү юлына басмый (ул хакта шул ук елда язылган «Государственная Думага» шигырендә үз сүзен әйтер), озак еллар дәвамында көз халәтендә калып, якты язына, матур аяз көненә килә алмаган өчен ул халыкның үзен генә гаепли. Дөрес, алдарак ул көзге кыр «Такыр калды татар башы кеби» дип, татарның артка калуына, иске йолаларга ябышып ятуына төрттереп узган иде, хәзер аны «И фәкыйрь милләт» дип атый һәм шигырен кискен сорау белән тәмамлый: синең язың мин «кабергә сөрелгәч, кыямәт көндә мин үлеп терелгәч» кенә килерме икән?

Шул рәвешле, табигатьнең бер фасылын сурәтләүдән башланып киткән шигырь халык язмышы, киләчәге, бигрәк тә үзаңы уяну кебек катлаулы җәмгыяви, хәтта сәяси мәсьәләләрне калкытып куя. Үзәктә кискен тәңгәллек, янәшәлек алымы ята: ямьсез көз — шулай ук сүнүгә, инкыйразына йөз тоткан милләт. Үзәктә лирик затның бер нәрсәне дә тиз генә үзгәртеп булмауны аңлавы тудырган ачынышлы, авыр кичереше, халкының язын (бәһарын), якты көнен (нәһарын) күрү өчен шагыйрь үлеп, кыямәт көнендә уянуга да риза.

Тукай авыр хисләренә тиң, халкы язмышының чарасызлыгын күпертеп күрсәтердәй сынландырулар тапкан: «басты зольмәт, китте якты». Шигъриятенең үзәк традицион образларыннан җил сурәте дә читтә калмаган. Ул — афәт илчесе, явызлык хәбәрчесе: әүвәл ул суык җил колакны шаулата, аннан «Тулып эчкә өрә, мисле куык…» Суык җил белән куык җилнең рифмалашып килүе дә хис-тойгыларны куерта. Унберле-унберле иҗеге белән, берничә гарәп, фарсы алынмаларын исәпләмәгәндә саф татар әдәби телендә иҗат ителгән «Көз» шигыре — табигать фасылын катлаулы иҗтимагый мәсьәләләрне күтәрүгә буйсындыра белүнең ачык үрнәге.

«Җәйге таң хатирәсе» (1910). «Федоровтан мокътәбәс» дип куйган шигырендә Тукай табигатьнең матурлыгын, кабатланмас гүзәллеген, тыйнак нәфислеген эзлекле ачып бирүгә омтыла. Иҗатының бу чорында шагыйрь, гомумән, әйләнә-тирә мохиткә, мәңгелеккә игътибарлы, анда да күбрәк табигать фасылындагы илаһи, саф күренеш-манзараларны үзәккә ала, сурәтләү чараларын кызганмыйча, саранлык күрсәтмичә, мул, иркен куллана. «Урынын» таң өчен бушатырга мәҗбүр булган айга нисбәтән бер-берсен кысрыклап вә тулыландырып өч сынландыру килә: моңлы, хәсрәтле, ялкау. Шагыйрьнең көр күңеле иртәнге яктылыкны да гади генә кабул итә алмый: ал таң галибанә (җиңүче рәвешендә) нурланып җиһанга җәелә, шул арада йолдызлар сүнә, йөрәкләрне иләсләндереп йомшак, иркә, назлы саба җиле исеп куя.

Кыскасы, табигатьнең төнге караңгылык пәрдәсен алып ташлап, кешеләр көтеп алган мәрхәмәтле таңның ахыр җиңүен шагыйрь искиткеч маһирлык белән тасвирлый, мөселман кешесенең күзаллавына якын, әмма ифрат яңача яңгырашлы образлар ярдәмендә күз алдына бастыра:
Пәрдәдән чыкты, ачылды ямь-яшел кыр һәм япан,
Китте инде кап-кара каплап ята торган чапан.

Шул мизгелдә дин әһелләре кия торган кара чапан һәм куе яшеллеге белән сафландыргыч кыр-басулар күз алдында пәйда була. Мондый хөрриятне, иртәнге азатлыкны сихерле көзге күк серле күлләр, «елмаеп көл мәктә чәчәкләр», ләләләр, үләнлекләр, ягъни барча тереклек зарыгып көткән икән. Ә рәхмәтне шагыйрь табигать бизәкләре — сайрар кошлардан әйттерә: «Сандугачлардан ява, яңгыр кеби, мәдхияләр».

Иртәнге ямьле, сихәтләндергеч гүзәллеккә вәйран калган, «аккошлардай ак күчмә болытлар төркеме» дә мәңгелек хәрәкәтен туктатып тора. Табигатьнең хәтердә калырлык матур бер манзарасын тасвирлау шагыйрь өчен үзмаксат түгел икән. Соңгы ике юлда иҗатчының асыл нияте, шигъри максаты тәгаенләнә: синең алдыңда җәйге таңның иң гүзәл, иң саф чагы, әфәндем, син дә йоклап ятма: «Шул вакытта уйла, шагыйрь: килде илһам, уйласаң». Бердән, табигый матурлык, туган җирнең газиз якынлыгы, йокысы туйган сабый бала кебек, елмаеп, балкып уянуы хисси җанлы адәм баласын битараф калдыра алмый. Икенчедән, шагыйрь илһам күктән иңәр дип көтеп утыра алмый; ул туктаусыз эзләнергә, табигать күркен сиземли, җанына үткәрә белергә тиеш. Бары тик уйлы сүз остасы гына тирәлек, мохит ямен аңлый һәм укучысына ирештерә ала. Ә инде Тукай үзе иртәнге табигый гүзәллекне ачып салуга буяу-сынландыруларны кызганмаган. Таң, ай, йолдыз, чәчәк, аккош, ак болытлар кебек халык фикерләвендә туган сурәтләр һәркайсы үзенчә, яңача (ак болытларны күктәге аккошлар белән чагыштыруга гына игътибар итегез) яңгыраш алганнар. Табигать кабалануны, кирәкмәгән ашыгуны сөйми. Биредә таң җиле кабаланмый гына исеп куя, «яфраклар аз-аз селкенә». Мохиттәге тыныч талгынлык, күренешләрнең табигый, тәртипле алышынуы (берсе дә чиратсыз керми) үзе үк унбишле иҗекне, таң ата — ай бата, ләләләр — мәдхияләр, күркене — төркеме кебек иркен, ятышлы рифмаларны сорап тора. «Җәйге таң хатирәсе» татар шигъриятендә пейзаж лирикасы үсүгә уңай ясаган әсәрләрнең берсе булды.

«Җәй көнендә» (1910) — Тукайның табигать күренешләрен тасвирлауга багышланган шигырьләреннән. Җәй аеның бөркү һавалы, ифрат эссе, күптәннән яңгыр күрмәгән вакыты. Шагыйрь якынлашып килгән афәтне, корылыкны катлаулы сурәтләү чаралары, метафоралар эзләп баш ватмыйча, тезмә әсәрләргә якын өслүб белән сурәтли: вак күлләр кипкән, «үләннәр, чәчәкләр, гөлләр» шиңүгә, бетүгә йөз тоткан. Тик авыл малайлары гына бирешми, агач астында ышыкта утырып туйгач, суын саклый алган күлгә сикерәләр һәм «ап-ак балыклар күк йөзәләр иртәдән кичкә», «туңып бетмичә ярга чыкмыйлар һич тә». Балаларның риясыз, болытсыз дөньясын яратып сурәтләү шигырьнең баш өлешендәге киеренкелекне («Кыза дөнья, сабыр җитми») йомшарта, укучыны өметсезлек, фаҗига ярларына ташламый. Авыл халкы, аның җиргә, һава торышына бәйле киләчәге өчен ихластан борчылган лирик затның йөзен «салкынча бер җил сөеп» үтеп китә. Бу шифалы дулкынны саба җиле түгелме дип бәяләргә ымсынып та, анык бәяләмәсен таба алмаган лирик зат якындагы урман артында аз-мазлап яшеннәр ялтыравын шәйли, ә тагын да ерактарак «күк күкрәгән» авазлар ишетә. Күңеленә шатлык хисе үтә. Халык язмышы — шагыйрь язмышы. Табигатьтә шуннан соң булачак вакыйга-хәлләрне сурәтләү аның бурычына керми. Корылыкка интеккән якларга сөенеч хәбәр алып килгән салкынча җил һәм күк күкрәве кичереш үсешен төгәлләп куя.

Тукай шигырен кыска җөмләләр белән башлап җибәрә (беренче юлда өч мөстәкыйль җөмлә), табигать күренешләрен, чәчмә әсәрләрдәге шикелле, ашыкмыйча, иркенләп, җәелеп сурәтли. «Җәй көнендә», гомере озынрак булса, шагыйрьнең проза әсәрләре язуга күчәчәгенә фараз кылырга мөмкинлек бирүче, табигый сәләтен күрсәтүче шигырьләрнең берсе.

«Иссез чәчәк» (1910) шигыренә өлгене Тукай XIX йөз башы шагыйре И.Дмитриев парчасыннан алган, төп нөсхәне (шигырь «Полевой цветок» дип атала) гади кабатлау юлына басмыйча, фикерне тирәнәйткән, үстергән. Әсәр күчерелмә мәгънәгә, киңәйтелгән метафорага корылган. Болынлыкта үсеп утырган гади, нәселсез, «иссез чәчәк яңлыш» хуш исле чәчәкләр белән бер бәйләмгә эләгә. Бик гадәти гамәл. Шуннан нәрсә булган? Аз гына вакыт узуга, кыргый чәчәккә хуш, гүзәл исләр сеңгән, ул да затлы чәчәкләр рәтенә кергән.

Әлеге вакыйга — үзгәрешне бәян итү соңгы ике юлда ясалачак әхлакый нәтиҗә, йомгак өчен лазем. Мәгърифәтнең файдасына, киңәш бирүнең уңай йогынтысына инанган Тукай форсатны ычкындырмый, табигать күренешен кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә күчерә. Адәм баласы, иссез, кыргый чәчәк үрнәгендә, яңа, уңай мохиткә эләксә, «тәү-фикълы дус-ишләр һәм белешләр» белән аралашып яшәсә, «гүзәл гадәткә һәм дә изге эшләргә» өйрәнер, яңача яши башлар.

Саф татар әдәби телендә язылган бу шигырь — табигать күренешләре белән кешелек җәмгыяте арасындагы якынлыкны, күчешне, дәвамлылыкны раслаучы шигырьләрнең берсе.

«Пушкиннән» (1906) — Тукайның «Шүрәле» имзасы белән нәшер ителгән, башлангыч чор иҗатына караган шигырьләреннән. Әсәрнең «Тәрҗемә вә тәшрих» дигән үзгә исеме дә мәгълүм. Ошбу шигырьне укучысына тәкъдим иткән «Уклар» журналы Пушкинның 1824 елда языла башлап, төгәлләнми калган исемсез тезмәсен китерә һәм чибәр бер кызның рәсемен дә бирә.
Тукай нигез-өлге итеп алган шигырен Пушкин гаремга килеп эләккән чибәр кызга мөрәҗәгать-киңәш рәвешендә язган. Ирең үзеңне алты хатыны янына кертеп бикләгәнче, азатлыкның кадерен белеп кал, каберлек янындагы фонтанга бар, салкын чишмә суын чумырып алып, шуңа карап, яшь гомернең дә шулай ялтырап, чәчрәп эзсез югалуы, үзеңнең дә хәрәм бүлмәсеннән яшьлегеңә кире әйләнеп кайта алмавың турында уйлан, ди.

Тукай әлеге шигырьнең үзәк фикерен, яшь кызга юнәлтелгән, киңәйтелгән риторик эндәш алымын сакласа да, эзмә-эз, сүзгә-сүз тәрҗемә юлына басмый. Исемгә чыгарылган «тәшрих» сүзе ачыклау, шәрехләү дигән мәгънәне бирә. Сибгат Хәким кереш сүздә бик дөрес язганча: «Тукай иҗади тәрҗемә иткән; үз рухына туры килгән әсәрләрне генә тәрҗемә иткән. Артык намуслы шагыйрь булганга күрә, ул әз генә иярсә дә, һәр шигырьнең башына кемнән файдалануын язып барган» (Тукай Г. Әсәрләр. Дүрт томда, 1 т.— Казан, 1975, 12 б.).

«Пушкиннән» шигыре — иҗади тәрҗемәнең ачык үрнәге. Төп нөсхәдә сүз үткән заманда булып узган хәлләр турында барса (ир хәрәмендә инде алты хатын бар), Тукай, нәкъ шулай буласына шик-шөбһә белдермичә, вакыйганы киләчәккә күчерә: «Тагы алты хатын алыр, тагын да алыр,— туймас, алыр җан бар чагында». Ул залим ир синең кадереңне белеп, синең генә «тәмеңне татып» яши торган адәм түгел. Бу вазгыятьне үзгәртеп булмаячак, язмыштан узмыш юк. Яшь кызга киңәшен Тукай, Пушкин үрнәгендә, әмма тагын да кискенрәк төстә, боерык фигыль ярдәмендә ирештерә: «хәл начар, кыз!», «йөгер фонтанга, бар, сыз», «чишмә суын түк, сип тә уйна», мөмкинлек булганда, иркәләнеп, шаярып кал, ди шагыйрь.

Автор чибәр, яшь, бичара кыз язмышына битараф булмавын яшерми. Тукай әсәрендә кыз баланың үкенечле киләчәге, фаҗигасе көчлерәк төсмерләрдә сурәтләнә. Бу хәлнең мәгълүм иҗтимагый-сәяси сәбәпләре бар.

Урыс шагыйренең телгә алынган әсәрен «Уклар» журналы «Пушкин ислам хатыннары хакында» дигән гомуми баш астында бирә. Бөек шагыйрь иҗатында Коръән, көнчыгыш мотивлары, мөселман динендәге хатын-кызларның язмышы мәгълүм урын алып торса да, Пушкин иҗатында бу тема төп юнәлеш түгел. Ул гуманист, олы күңелле шәхес буларак, чит халыклар тормышына игътибарлы булса да, аны күбрәк урыс җәмгыяте, андагы вазгыятьләр борчый. Шуңа күрә ул хәрәмгә эләккән кыз турындагы, тулаем алганда, ифрат көчле шигырен тәмамламый, ярты юлда калдыра, исем эзләп тә баш ватмый.

Еш кына өлкән яшьтәге байларга, дин әһелләренә хатыннары өстенә кияүгә бирелгән, сатылган яшь кызлар язмышы Тукайның йөрәгендә, бәгырендә утыра. Чынлыкта «Пушкиннән» әсәре татар җәмгыятендә кол хәленә төшерелгән хатын-кызның хокукларын яклау, аның авыр, аянычлы язмышына игътибар юнәлтү максаты белән язылган. Урыс язучысының олы мирасыннан шул кыска өзекне сайлап алуы да тикмәгә генә түгел.

Исеме әйтеп тормаса, Тукайның иң яраткан унберле иҗек белән, кыз — сыз, өне дә — көне дә, бәйлә — шәйлә кебек төгәл һәм яңа кафияләр ярдәмендә язылган ошбу шигырьнең кем әсәренәдер нәзыйрә буларак язылган икәнлегенә төшенмәскә дә мөмкин. Үзәктә — татар теле ярдәмендә ачылган татар дөньясы.

Шунда да, Тукай, Пушкин шигыренең табышын үстереп, аккан су белән кеше гомере, хатын-кыз язмышы арасындагы якынлыкны тасвирлауга зур әһәмият бирә. Су, үз юлындагы барча чүп-чарны читкә атып, «көмеш төсле агадыр» һәм каядыр кереп югаладыр. Агым суның тавышы, өне калмый, яшь гомер дә шулай бик тиз үтеп китә, дөньяда вакытны туктата алырлык көч юк. Тукай үкенечле, фаҗигале, йөрәкне әрнеткеч сүзләрне кызның үзеннән әйттерә:
Бетәм, гаиб булам, калмый эзем дә;
Бәхил бул, и кичәм һәм көндезем дә!

Татар һәм гомумән көнчыгыш хатын-кызлары тормышы, язмышы белән китаплар яисә икенчел чыганаклар аша гына таныш Пушкин фаҗигане тетрәндергеч яссылыкка күтәрә алмый. Тукай шигыренең мөстәкыйльлеге күләм үзгәрешендә дә күренә. Пушкинга фикерен әйтү өчен тугыз юл җитсә, Тукайга кичерешне ачып, җәеп салуга егерме юл кирәк була.

«Пушкина» (1906) шигыре тәүге тапкыр «Әлгасрел-җәдит» журналында басыла. Эчтәлекле юнәлеше, сурәтләү чаралары буенча мәдхия-ода жанрына карый. Дөнья поэзиясендә Пушкин хәзрәтләре иҗатына, аның кодрәтле, олы рухлы, сәнгатьчә камил шигъриятенә анык бәя биргән күренекле әсәрләрнең берсе. Тукай аны нәзыйрсыз (тиңдәшсез) шигырь дип күтәрү белән генә чикләнми, сынландыру-чагыштыруларны куерта, тыгызлый барып, синең, илһамны Алладан алган, якты кояш кеби шигъриятең алдында «агач һәм таш» биергә мәҗбүр була, «Сүзләреңнән күңелгә хушлык, җанга яктылык килә», ди. Кыскасы, ул Пушкинга карата хөрмәте, соклануы, иҗади мәхәббәте гадәттән тыш көчле булуны яшерми. Пушкин — Тукай өчен олы, үрнәк алырдай шагыйрь.

Ул Пушкинны олылавында югары сүзләрне, тантаналы өслүбне өстенрәк күрә, купшылыктан, куе, тыгыз сурәтләү чараларыннан иркен файдалана. Гади, аңлаешлы әдәби телдә Пушкин шигъриятенең затлы илаһилыгын, кодрәтен бөтен күркәмлегендә ачып салу мөмкин булмас дип фараз кылып булса кирәк, Тукай әсәрен иске татар-төрки телендә иҗат иткән; соңрак басылган җыентыкларында аның хәзерге әдәби телгә күчермәсен бирергә туры килә.

Тукай үзе белән Пушкин арасындагы дин, тел, милләт аерымлыгы мәсьәләсенә ачыклык кертә. Югары шигърият барча халык вә лөгатьләргә якын, аңлаешлы икән. Бу мәсьәләгә мөнәсәбәтен Тукай бик төгәл белдерә: «Синең карашың, динеңне тикшерү — минем эшеммени?»

Яшь шагыйрьнең максаты — Пушкин каләменнән төшкән тезмә-чәчмәләрнең тирәнлегенә үтеп керү, шулардай үрнәк-өлге алу, гөлбакчасына кереп, җимешләреннән авыз итү. Шуңа күрә, беренче куплетта ук, Александр Пушкин янәшәсендә «мин» образы калкуы гаҗәп түгел («Минем дәрт-омты-лышым синең дәртең белән бер үктер»). Остазыңның шигъри бакчасында очып, «сандугачларыңны күреп», «күңел ачып» йөрү бер хәл, аңа тиң әсәрләр иҗат итү — икенчерәк гамәл. Бу нисбәттән дә лирик затның икеләнү, борчылулары озакка бармый: «Кодрәтле зат, шаять, ул дәрманны да бирер». Остазының шифалы иҗади йогынтысы — аның өчен шигъри осталык мәктәбе, рухи таяныч үзәге. Иҗатының алдагы, җитлеккән чорында да шагыйрь Пушкин иҗатына, исеменә еш мөрәҗәгать итә, үз иҗат юнәлешен якларга, расларга кирәк булганда, бәхәскә дә керә (әйтик, «Пушкин вә мин» шигыре), әмма аның олы талантын, халыкчан рухын, шигъри тирәнлеген һәрвакыт югары бәяли.

«Пушкинә» шигыренең мәгънәсе олуг урыс язучысын олылауга, мәдхия яудыруга гына кайтып калмый. Биредә яшь шагыйрьнең үз образы, Пушкинны шәхси кабул итүе әһәмияткә ия.

«Пушкин вә мин» (1912). Иҗат юлының башында Тукай күренекле урыс шагыйрьләре Пушкин белән Лермонтовны остазлары дип атый, алар мирасыннан өлге алуын, әдәби осталыкка өйрәнүен яшерми. Алардан үрнәк алып, үзе әйтмешли, югарыга үрли барган саен, үз-үзен, мөстәкыйльлеген раслау рухы көчәя бара. Ярым шаян, чынында җитди мәсьәләләр күтәргән «Пушкин вә мин» шигыре — шуның ачык үрнәге.

Тезмә кискен чагыштыру, капма-каршы кую алымы белән башланып китә:
Хәзрәти Пушкин авылда язды үз «Евгениен»,
Мин исә җырлыйм фәкать монда бәрәңгенең көен.

Сарай һәм шәһәр шагыйре Пушкин соңрак тәнкыйтьче В.Белинский тарафыннан «урыс тормышының энциклопедиясе» дип бәяләнгән «Евгений Онегин» исемле атаклы шигъри романын вакытлыча авылда яшәп иҗат итә. Мәгълүм булганча, үзләрен, вакытларын кая куярга белмичә интеккән өстен сыйныф вәкилләре тормышын сурәтләү аша чорның катлаулы әхлакый, фәлсәфи, гаилә, ирек мәсьәләләре күтәрелә. Романның төп каһарманнары — хәлле, бай, зыялы катлау кешеләре.

Тукай исә, үзе кат-кат ассызыклап искәрткәнчә, фәкать «бәрәңге көен» җырлау белән мәшгуль. Әлбәттә, «бәрәңге көе» — шартлы алым, метафора, аны туры мәгънәсендә кабул итәргә ярамый. Тел төбеннән гади халык тормышына, аның моң-зарына, шатлык-кайгысына якынлык фикере сизелә. Тукай остазының тук тормышлы, нәзберек зәвыклы, сәнгать белән генә яшәгән югары катлау кешеләре, генераллар, Татьяна кебек чибәр кызлар турында гына язуын хупламавын яшерми.

Шигърият үсешендәге ике юнәлешне капма-каршы куеп, укучыны әзерләгәч, Тукай төп фикерен калкытып куя:
Шунда да күрмим үземне һич тә Пушкиннән түбән;
Тугъры күз салсаң эшенә — ул үзе миннән түбән.

Гаҗәеп кыю, үткен фикер. Шагыйрь алдагы юлларда, шулай ук күпертү алымына таянып (совет чорында «крамола» фикер дип саналган), үзенең ни өчен бөек Пушкиннан өстен торуын исбатлауга ирешә. Җиһан бервакыт Пушкинны һәм аның романын онытыр, ә Тукайның «бәрәңгесе…», ягъни ул дәртләнеп, илһамланып сурәтләгән, гадәти, ямьсез, әмма чын тормышны үзәккә алган шигырьләре «яүме мәхшәрсез» (кыямәт көне җиткәнче), дөнья юкка чыкканчы яшәячәкләр. Шагыйрьнең үз-үзенә, иҗатының мәңгелегенә ышанычы пәйгамбәрләрчә алдан күрүчән булып чыкты.

Шигырь әлегә төгәлләнмәгән, аңа ниндидер хисси-фикри дәлил җитеп бетмәгән кебек тәэсир кала. Мантыйкый фикерләве эзлекле, хисси кичереше тәгаен ачык, шагыйрь үз иҗат юнәлеше — реализм файдасына янә бер исбатламыш өсти:
Язганың булса бәкалы, ул бәкага тартыла;
Мин дә булдым һич тә онтылмас кеше шул аркада.

«Бәкалы» (дәвамлы), «бәкага» (дәвамга, мәңгелеккә) сүз-төшенчәләр шигырьнең мәгънәви-фикри офыгын киңәйтеп җибәрәләр. Иманына, намусына, сайлаган юлына тугрылыклы, туган халкы мәнфәгатьләреннән читкә тайпылмаган шагыйрь беркайчан да онытылмас, каләме чүп-чарга уралмас, тутыкмас дигән фикерне алга сөрә. Мактанып, борын чөеп куюдан да тартынып тормый Тукай.

Үзен Пушкин белән янәшә, хәтта халыкчанлык нисбәтеннән аңардан өстенрәк тә куеп, ул һич кенә дә остазының рухын рәнҗетми, аңа «Хәзрәти Пушкин», дип олылап эндәшә. Шунда да ул үзенең «бәрәңге көен» — пакь, чиста сүзен, ялган белән пычранмый торган юнәлешен, мәсләген фидакарьләрчә яклап, раслап чыга.

Өслүбе Тукай өчен гадәти (15—15) булса да, рифмалары ифрат үзенчәлекле. Пушкин романы каһарманының исеменә татар теленнән ике аваздаш сүз-кафия табылган: Евгениен — көен, Евгениен — минем. «Көен» белән «минем» алдыннан «бәрәңгенең», «бәрәңгемне» сүзләре килеп, Пушкин әсәренә хас югары өслүбне тормыш-көнитеш дәрәҗәсенә төшерәләр.

«Пушкин вә мин» — Тукайның әдәбият тарихында үз урынын билгеләгән, иҗат юнәлешен элгәрләре белән бәхәстә раслаган әсәрләренең берсе.

«Гомер хакында» (1909) шигыре шул ук елның 24 июнендә «Яшен» журналында басылып чыга. Ул нибары ике юлдан тора:
Бик күңелсез бу начар журнал — гомер,
Анда, әлбәт, баш мәкалә мал ирер.

Шагыйрь шул чорда яшәгән кешенең гомерен (үзен дә шул рәткә кертеп) сай эчтәлекле, буш, начар журналга тиңли. Бер яктан, Тукай ул елларда яшәп килгән кайбер басмаларның түбән сыйфатына төрттерсә, икенчедән, мәгънәсез, күңелсез узган гомерне күчерелмә сурәт аша тәнкыйтьли. Әмма иң начар дәрәҗәле, мәгънәсез журналның да баш мәкаләсе кемгәдер файда китерә. Димәк ки, берише кешенең гомере дә «мал ирер»гә багышлана, күңелсез, кимәлсез журнал дәрәҗәсенә төшә. Турыдан-туры әйтмәсә дә, Тукай мондый тук тормышны хупламый, басмага сылтаган булып, астыртын рәвештә замандашларыннан көлә. Гомер — (мал) ирер рифмасы кешенең бәясе төшүгә, асыл кыйммәте югалуга ишарә кебек яңгырый.

«Гомер юлына керүчеләргә» (1910). Әдәбият галимнәре, тәнкыйтьчеләр Позняковтан файдаланып язылган әсәрнең соңгы юлларын еш кабатлыйлар («Нигә мин кечкенә Апуш түгел, зуп-зур Тукай булдым?») һәм аны шагыйрьнең үзен җитлеккән шәхес, язучы буларак танылуына ишарә, мәгърифәтчелектән тәнкыйди реализмга күчүенә дәлил итеп китерәләр. Бу гөманда, бәлки, дөреслек бардыр. Әмма иҗатчы гомер юлына керүче сабыйларга мөрәҗәгатендә ниндидер олы нисбәти, нәзари мәсьәләләрне калкытып куюны йә чишүне максат итеп куймый. Ул үзе үткән тормыш ызаннарын барлый, кайбер нәтиҗәләр ясый (аңа әле хәзер дә нибары 24 яшь!), шәхси тәҗрибәсеннән чыгып, мәктәп балаларына сүз ката, аларны ихластан аңлап, хәлләренә кергәндәй, яклагандай, теләктәшлек иткәндәй була. Шигырьнең җавап таләп ителми торган, гади, риясыз беренче юллары шул хакта сөйли: «Беләм инде, сабыйлар, сезгә мәктәптә күңелсездер. Аның тоткынлыгыннан сез бигүк разый түгелсездер». Мәгълүм микъдарда балалар халәтенә якынлык белдергәннән соң, күчеш ясап, үзенең сабый чагын искә төшерә, ул да, гомумидән чыгарма булмаган, хыялында «анда да монда очып йөреп», «азатлык» эзләгән, аның күңеле дә мәҗбүриятне, тар кысаларны кабул итмичә, гел иреккә, киңлеккә, мөстәкыйльлеккә омтылган.

Газаплы, авыр күренгән «мәхбүс» шәкерт еллары үтеп китеп, лирик зат богау-чикләүләрдән азат хәят юлына баса, «дәү кеше» булып китә һәм «хәзер тормыш белән уйныйм» дип, тоташ уен-көлкедән, кайгы-хәсрәтсез бәйрәмнәрдән торган киләчәгенә юл ала. Мәктәп тәртибеннән, анда хөкем сөргән әдәп-әхлак богауларыннан арынса да, ни хикмәттер, лирик зат артык шатлыкны да күрми, тулы азатлыгы да сөенеч-ләззәт китерми. Киресенчә, сабый чакта күрелгән җитди сынаулар, күңел сызлаулары килә һәм ул, ниһаять, «гомер итмәк» дигән ата-бабадан калган гыйбарәнең асыл мәгънәсенә төшенә башлый. Күбәләк төсле чәчәктән чәчәккә очып йөрү генә түгел икән гомер итү. Борчу-кайгылары, бихисап мәшәкатьләре дә күп икән аның.

Үз ачы тормыш тәҗрибәсеннән, иҗтимагый дөньяны яңача, тирәнрәк аңлавыннан чыгып, шагыйрь гомер юлына керүчеләргә киңәшен бирергә, аксакаллар мисле өйрәтеп алуны, әдәп-әхлак кагыйдәләрен искә төшерүне кирәк, тиеш дип таба. «Гомер итмәк — тырышмактыр ялыкмый, һич тә ял итми», ялкаулыгыңны җиңә алсаң гына халкыңа һәм Тәңреңә бурычларыңны кайтара алырсың, дигән фикер уздыра. «Гомер сахраларын» гизгәндә арыган, талчыккан, тукталып тору турында хыялланган, төшенкелеккә бирелгән авыр мизгелләрендә нурлы мәктәп елларын искә ала, шул чор истәлекләрендә күңеленә юаныч, таяныч таба, «тоткынлык» елларын ихластан сагынып куя. «Зуп-зур Тукай»ның хәтта сабый чак елларына әйләнеп кайтасы килә. Талгын, салмак кына үсеп килгән кичереш киеренке халәт, тирән үкенеч төсмере ала. Бер суга ике тапкыр кереп булмаган шикелле, үткәнгә кире кайтып булмый, аны истәлек-ядкярләрдә яңарту гына мөмкин икән.

Әсәрнең мантыйкый үсеш юнәлеше буенча шагыйрь гомер юлына керүчеләргә нисбәтән шигырь башындагы мөрәҗәгатен кабатларга яисә искә төшерергә тиеш иде кебек. Әмма ул чакта шигырь үгет-нәсыйхәт, дидактик әсәр булып китәчәк. Тукай мондый арзанлы юлга басмыйча, үз шәхси тойгысын, үз хәсрәт-үкенечен алга чыгару белән чикләнә: «Нигә, дим, изге мәктәптән, сабый чаклардан айрылдым?» Нәтиҗәне һәркем үзе ясасын.

Уналтылы иҗек белән язылган «Гомер юлына керүчеләргә» шигырендә Тукай, максатына яраклы рәвештә, катлаулы метафоралар, сынландырулар эзләп баш ватмый, фикерен, киңәшен ачыктан-ачык әйтеп бирү алымын сайлый. Дөньяга ике төрле караш (сабый чак — җитлеккән чор), ике төрле әхлакый мөнәсәбәт (мин һәм алар — сабыйлар) кичерешнең каршылыклы, шул ук вакытта эзлекле үсешен тәэмин итә.

Сүз мәктәп, мәдрәсә, ниһаять, зыялылар турында бару сәбәпле булса кирәк, гади сөйләм гонсырлары белән беррәттән («бигүк», «теләгем алдыма килде», «нидәндер», «алмакны»), шагыйрь гарәп, фарсы, төрек сүзләрен шактый мул куллана.

«Шигърият һәм нәсер» (1911) — Тукайның эчтәлеге, сәнгатьчәлеге ягыннан иң катлаулы, шул чор яшәешенең иҗтимагый каршылыкларын калкытып куйган, хәтта әдәбият белән сәнгатьнең төрле якларын иңләгән әсәрләрнең берсе. Күренекле галим И.Нуруллин шигырьдә «саф сәнгать» тарафдарларының поэзиясе белән тормыш прозасын каршы куеп» сурәтләү күрә (Нуруллин И.З.  XX йөз башы татар әдәбияты. — Казан, 1982. — 120 б.).

Чыннан да, әсәрнең исеме үк табышмактай сәер, бәхәсле һәм төрлечә аңлатуларга урын калдыра. Аны тар кысаларга, әзер калыпларга сыйдыруы кыен. «Шигърият» сүзе жанрны, әдәби төрне билгеләү, табигать күренешләрен, анда кичереш үсеше белән бәйле хәрәкәтне (без ямьле кичтән алып таң атканчы, кояш чыкканчы үзгәрешләрнең шаһиты булабыз) тасвирлау шул мәгънәне белдерәме? Тирәлекне, мохитне үзәккә алган юлларның куштырнаклар эченә алынуы да тикмәгә түгелдер. Бу күзәтүләр битараф кызыксыну, табигать матурлыгы белән тәэсирләнү яисә гадәти эчке сөйләм генә түгелдер.

«Нәсер» билгеләмәсе нәрсәне аңлата? Шагыйрь аны түбәнрәк, талымсызрак төргә санап, һәр куплетның соңгы ике юлында төрле яклап фашлана килгән «шәһәр серләрен» төртмәле бәяләү өчен кулайрак күргәнме? Һәрхәлдә, бер шигырьдә ике дөнья, матурлык белән оятсызлык, хозурый иркәлек белән җенси азгынлык көн белән төн, су белән ут кебек янәшә киләләр, бетемнәрендә рифмалашалар, әмма аерым-аерым яшиләр.

Һәр куплетның беренче ике юлын укыганда, өченче, дүртенче юлларда сүзнең ни хакында барасы, ниндирәк фикер әйтеләсе турында фараз кылуы да кыен, чөнки алар арасында мантыйкый, мәгънәви яисә хисси бәйләнеш, дәвамлылык юк диярлек. Тукай үз дәверенең икътисади-сәяси хәлләреннән, җил-давылларыннан читтә кала алмаган шикелле, аның каһарманы да ямьле күл буенда, кичке ямьлелек белән хозурланып, дөнья мәшәкатьләренә, кешене мыскыл итүгә, изүгә, кысуга кул селтәп карый алмый. Ваемсызлык битлеге астында яралы, рәнҗүле, игътибарлы җан яши. Җае чыккан саен, ул башкалар исәбенә рәхәттә гизүче затларга нөктәле үпкәсен, үчен сиздерә тора, кемнәрдәндер көнләшеп куюын да яшерми. Ул да бит адәм баласы.

Җәмгыятьнең кеше күзеннән читтәрәк, катлам астында яшеренгән күренешләрен, маҗараларын күзәтү өчен урыны да бик мәгънәле сайланган: балкып чыккан ай нурында иркәләнеп, ялтырап яткан «тын күл» буенда ук җиңгәчинең яшерен фәхешханәсе дөрләп эшли, чибәр җарияләр байның күңелен «төрлечә» күрәләр. Шунда ук: «Бай абый! Бирче хәер! Бик ач торам»,— дип, бер тишек акчага лаек булган теләнче малай хуҗаның саруын кайнатып аяк астында бутала. Байга да тынычлык юк, ул да йөзен сытып зарлана: «Бәдбәхетләр! Сез талап, дөньям минем Гүр кебек»?

Шул рәвешле, шигырьнең үзәгендә төрле мәгънәви яссылыкларда яткан төшенчәләрне янәшә, дөресрәге, капма-каршы кую, фәнчә әйткәндә, антитеза алымы ята. Бер якта шигъри гүзәллеге, кабатланмас яме белән үзенә тартып торган табигать, икенче очта түбән өслүб белән тасвирланган бозыклык, азгынлык, тотнаксызлык. Нурлы ак йолдызлар белән бизәлгән күк астында берәүләр кәеф-сафа кора, типтерә, хәтта йолкыш Гыймуш та акчага «хур кочмак була», ә ярлылар ачлыктан тилмерә, хәер эсти.

Лирик зат табигатьтәге һәр күренешкә, үзгәрешкә игътибарлы. Ул мөкиббән киткән сандугач иркен, хөр дөньяны зарлы, моңлы, хәсрәтле тавышына сыйдыра. Күлнең аръягында берәү моңлы җырын суга карап көйләсә, икенчеләре, дөнья мәшәкатьләренә исләре китмичә, шашып-шашып үбешә. Шундый «тын галәмне бар» иткән өчен шагыйрь Тәңрегә хәмед (мактау, рәхмәт) сүзләрен юллый.

Шул арада әле генә күкне бизәп торган нурлы йолдызлар берәмләп сүнә башлый, сандугач сайравына башка кошлар да кушылып, җиһан таңны каршылый. Тиздән күл белән кояш нурлары кушылыр.

Аңа карап кына җирдәге тигезсезлек, явызлык, оятсызлык бетәрме? Бу сорауга җавап шигырьнең «нәсер» өлешендә, өченче-дүртенче юлларында эзләнә. Әле һаман да «иске корсактан» мин яңа дип, «Әссәлам» белән тотам ислам динен кебек әшәке өн килә, тәрәккыйче, ягъни алдынгы карашлы булуга дәгъва итүче берәү «сугыш булса», «Ишмиләр юкка түнәр», дип сөйләнсә, Ишми исә мактануын, шапырынуын белә: «Күп җәдитне мин җибәрдем кабренә». Икенче бер көч: «Аклыкны ватам!», «Бәндәләр «төнгә» ахырда күнделәр», дип җикеренә. Беренче ике юлда әкрен генә таң ата, ә Ишминең фикердәше, аркадашы гомумән аклыкка, киләчәккә кизәнә.

Шул рәвешле, шагыйрь эзлекле рәвештә чорның катлаулы иҗтимагый вазгыятен ача, азгын бай, куштан Гыймушны, Ишми ишанның явыз сәясәтен фаш итә, ачы итеп көлә. Шигырь һәм эчтәлеге, һәм бирелеш рәвеше буенча төгәлләнгән бөтенлек дәрәҗәсенә җиткерелә. Шунда нокта куелыр дип уйларга мөмкин. Әмма үзен татар дөньясында барган һәр нәрсә өчен җаваплы санаган Тукай әдәбият вә сәнгать мәсьәләләрен һич кенә дә әйләнеп үтә алмый. Ул үз шәхси фикерен, бәясен әйтеп калырга ашыга.
Бу очракта аны Казаннан читтә, шул чорда татар мәдәни үзәкләренең берсе булган Хаҗитарханда (Әстерхан) көтмәгәндә җырчы булып киткән Камил Мотыйгый-Төхфәтуллинның талымсыз, зәвыксыз («агач») репертуары, Сәйяр артистларының «корсак кайрап» йөрүләре пошаманга сала, борчый. 1905—1911 елларда нәшер ителгән «Казан мөхбире» битләрендә, гомумән шигырьдә шау-шу чыгарып, һәртөрле шәхси эзләнүләр белән мавыгуы өчен шагыйрь Сәгыйт Рәмиевкә дә шактый көчле тәнкыйть чыбыгы эләгә.

Шул чорда «Йолдыз» газетасы битләрендә, Галимҗан Ибраһимов белән Тукай арасында шигырьнең тормыштагы урыны, мәгънәсе, эчтәлеге турында кызу бәхәсләр бара. Романтик рухлы Г.Ибраһимов хиссият вә хыял дөньясына йөз тоткан шигъриятне яклап, Тукайны тормыш ваклыкларына артык игътибарлы булуда гаепләп, С.Рәмиев белән Дәрдмәнд поэзияләрен күтәрә. Тукай чынбарлыкны бөтен ялангач дөреслеге белән тасвирлаган поэзиянең дә яшәргә хакы барлыгын яклап, раслап чыга. «Шигърият һәм нәсер» шигырендә ул әлеге бәхәсләргә дә җавап бирә кебек. Беренче юлларда ул идеал тормышны, романтик манзараларны, илаһи матурлыкны үзәккә алса, өченче-дүртенче юлларда реалистик сурәтләү алымнарына өстенлек биреп, тормышның түбән, әшәке якларын сурәтли. Шигырь белән назым (тезмә), романтизм белән реализм бер шигырьгә, хәтта бер куплетка, унберле иҗеккә сыешалар.

Шул рәвешле, «Шигърият һәм нәсер» — әзерлекле, Тукай яшәгән, иҗат иткән чорны яхшы белгән укучыга йөз тотып язылган полемик әсәр.

«Шигърият һәм нәсер» шигыре гасыр башында ук иҗат ителгән булса да, ул — заманча яңгырашын, шигъри нәфислеген югалтмаган әсәрләрнең берсе. Азгынлыкны, бозыклыкны фашлавы, ачы тәнкыйди рухы белән ул безнең катлаулы икътисади-сәяси чорыбызга да якын, аһәңдәш.

«Өч хакыйкать» 1912 елда «Җан азыклары» исемле җыентыкта басылган. Әсәр — XIX гасыр урыс шагыйре А.М.Майковның «Три правды» исемле әкиятеннән ирекле тәрҗемә. Эчтәлеге, шартлы алымнарга киң таянуы, кошны кеше дәрәҗәсенә күтәрүе (ул — акыл иясе, төртмәле телле) нисбәтеннән әкияткә тартым булса, шул чорның тормыш-көнкүрешен төгәл сурәтләве, сыйнфый тигезсезлек мәсьәләләрен калкытып куюы ягыннан реалистик әсәр, хыялый сюжетлы поэма. Чордашларын рәнҗетмәс өчен дигәндәй, Тукай вакыйгалар агышын «әүвәл заманга» күчерә.

Әкиятнең үзәгендә яткан вакыйга үзәк каһарманның, татар баеның беркатлы ахмаклыгын фашлап кына калмый, шул дәвернең атмосферасын тоярга мөмкинлек бирә.

Күп ашау, комсызлык нәтиҗәсендә эче биек таудай калкып алга чыккан бай абзый, үз-үзеннән ифрат канәгать булып, аулак урамнан атлаганда, аның кәефен чикерткәдәй чыркылдаган гадәти бер чыпчык кисәге боза. Җитмәсә, «чыр-чыррр» килеп, байның иң затлы каракүлдән тегелгән бүрегенә килеп куна, аны пычрата. «Нинди курыкмас кош!» — дип, мондый оятсызлыкка гаҗәпләнгән адәми зат кыю кошны көрәктәй зур кулы белән тотып та ала. Гадәти чыпчык түгел икән мәхбүс кошыбыз. Ул, чыркылдаудан туктап, кеше теле белән, Нух пәйгамбәр балалары Хам, Яфәс һәм Самнар кеби бик гакыллы сүзләр тезеп китә. Аның максаты — байның каты кулыннан ычкыну, азатлыкка ирешү. Чыпчык байга файдалы, хикмәтле киңәшләрен бирә башлый. Кош авызыннан төшкән өч хакыйкать, акыллы киңәш, шуларны төрле мәгънәви, стилистик төсмерләрдә уйнату — әкият-поэманың үзәк өлешен тәшкил итә, язылу максатын билгели. Беренче хакыйкать «Үткән эш кайтмый, үкен син, үл, җыла» дип искәртсә, икенчесе — «Көчең җитмәслек эшкә» алынма, үз мөмкинлекләреңне уйлап, чамалап эш ит дигән киңәшне эченә ала. Шул ике хакыйкатьтән өченчесе үсеп чыга: «Бик ышанма һәр сөйләгән сүзгә дә, Күп таянмас бул үзеңнән үзгәгә».

Үзен акыллы, хәйләкәр, тәҗрибәле дип санаган бай кошның киңәшләрен җитдигә алмый. Кошны хәсрәткә төшереп: «Андый буш сүз кемдә юк һәм кайда юк»,— дигән нәтиҗәсен ясый. Кискенлек көчәя, мескен кошның хәле мөшкелләнә бара. Аңа сүзләрен ачыклап, куәтләп, байны яңачарак алымнар белән алдау юлы гына кала. Үлем ачысы аның сәләтенә, теленә өстәмә көч бирә. Хәзер инде чыпчык авызына шагыйрь үзе әйтергә теләгән кыю фикерләрен сала, чор, Мәскәү белән Казан арасындагы мөнәсәбәтләргә кагыла.
«Алма көч җитмәслек эш»тән шул морад:
Кермә Мәскәүгә «бирә» дип, син ерак,
Хирсы берлән тәңкә артыннан куып,
Азмы калганнар, тиен кулдан шуып.

Ахыр чиктә, байның күңеле йомшый, кошчыкны очырып җибәреп, «кулларын артка куеп», күп санлы эшләре янына ашыга. Әмма үзен шул чаклы әсирлектә тоткан, рәнҗеткән өчен кош үч алырга тырыша: «Ул ягыннан, җә бу ягыннан үтә», «борнына» бәрелеп китә. Табигый ки, бай абзыйның җен ачулары чыга. «Мин азат иттем сине. Нәрсә бу? Мыскыл итәмсең син мине?» — дип, ихластан рәнҗи.

«Һич зарар юк, күпме кылсаң мәсхәрә» сезнең кебек сыек башларны, дип, кош икенче мәкерен тартып чыгара. Конфликт яңа баскычка күтәрелә. Әкият сөйләп, байның башын катырган чыпчыкның эчендә дөньяда тиңе булмаган, «күкәйдән зур асыл таш ята» икән, «тик гакыл юктан карап калдың катып», дип, байны котырта, үрти. Абзый бу ялганга ышана, үзен әрли, бар көчен җыеп, чыпчыкны «ләктерү» турында хыялланып, «сүз борчагын» сиптерә, кошны үзе белән оҗмах тормышта яшәргә өнди башлый. Инде икенче тапкыр байны төп башына утырткан кош «Абзыйдан ул каһкаһә берлән көлә», «Корсагың үскән, ә гакълың үсмәгән», дип үрти, алда-рак әйткән өч хакыйкатьнең мәгънәви эчтәлекләрен аңа каршы юнәлтә. «Ул минем эчтә асыл ташлар кая!» «Бер күкәй хәтле бөтен гәүдәм дә юк», ничек инде минем корсагыма күкәйдән зур таш сыйсын, «Син минем юк әкьятемгә баш идең», дип әрли.

Кыскасы, бай абзый хурлыкка кала. Гадәти бер чыпчык шулай мәсхәрә итеп, төп башына утыртсын ди инде. Бу оятын ул егерме ел дәвамында тирән сер итеп саклап йөри һәм беркөнне, башына сыра исе тигәч кенә, кемгәдер йомгакны сүтә, анысы, үз чиратында, шагыйрьгә сөйли.

«Өч хакыйкать» шигыре — тирән мәгънәви эчтәлекле әкият. Ул укучы яшьләргә тормышны аңларга, чын белән ялганны аерырга өйрәтеп кенә калмый, шул чорның иҗтимагый тормышына алып керә, акылның байлыктан өстенлеген раслый.

«Өч хакыйкать» шигыре саф татар әдәби телендә язылган. Шагыйрь байның беркатлылыгын, юк-барга ышануын, комик хәлдә калуын тулырак күз алдына бастыру нияте белән, «шәпмени», «ләктереп», «син бер ишәк», «чыпчык баш», «халкы сез — жалко сез» кебек гади сөйләм катламнарына мөрәҗәгать итә. Шул алымнар ярдәмендә «Өч хакыйкать», тәрҗемәдән бигрәк, мөстәкыйль әсәр буларак кабул ителә.

«Казан вә Казан арты» (1912). Шигырь төрле мәгънәви төшенчәләрне капма-каршы куюга — антитеза алымына корылган.

Тукай сүзен, югары өслүб белән, Казанына мәдхия яудырудан башлый: «И Казан шәһәре, торасың тауда зур шәмдәл кеби».

Сискәндерерлек дәрәҗәдәге романтик күпертеп мактау алдагы юлларга күчә:
Син үзеңне чорнаган һәрбер өязгә нур чәчеп,
Бик мәһабәтле торасың, барчага юл күрсәтеп.

Шагыйрь үзен буш мактауда, төче теллелектә гаепләүдән шикләнгәндәй, Казан каласыннан нур, шөһрәт, мәгърифәт алып яшәгән төбәкләрне атап үтүне кирәк таба. Казан нурлары җылысында рәхәт яшәгән яклар бик күп икән. Хәзерге Татарстанга кергән Чистай, Спас, Тәтеш, Мамадыштан кала Чабаксар, Чар (хәзерге Йошкар-Ола) кебек бүгенге чуваш, мари республикаларының башкалалары, Малмыж кебек шәһәрләр дә Казан ярдәмендә чәчәк аталар икән.

«Нур чәчәсең бар өязгә» дип, гомумирак нәтиҗәсен ясагач, Казанга сорау-үтенеч белән мөрәҗәгать итә: «Бер борыл да, и Казан, син бу Казан артын кара». Үзе үк биргән сорауга җавапны көтелмәгәнчә, күз алдына да китерә алмаганча әйтә: «Үз өязең кап-кара». Бу инде җитди гаепләү, гадәттә һөҗү әсәрләренә хас көтелмәгән борылыш. Шигырьнең тоны җитди, автор берәүне дә көлдерү, шаяртып кытыклау максатын сиздерми. Тукай тәнкыйди фикерен үстерү, раслау нияте белән халык мәкален китерә: «Үз төбенә төшми, ди, шәм-лампаның һичбер нуры». Икенче юлда әлеге гыйбарәгә мөнәсәбәт белдерә: «Шул мәкаль монда дөрес шул, ах, аны җен оргыры!»

Югары өслүбле, матур, ямьле әдәби сүзләр белән башланып киткән шигырь («нур чәчеп», «мәһабәтле торасың», «һәр часларың шәмнәр кеби») кинәт гади сөйләм, хәтта тупасрак прозаик («җен оргыры») гыйбарә белән тәмамлана. Димәк, шагыйрь төп фикерен яшереп тотып, Казанны изге эшләре өчен мактаган булып, соңгы юлларда күңелендәген ярып сала, кискен эффектка ирешә. Лирик мин җанын, рухын биләгән кичерешләрен тыеп килә-килә дә, ниһаять, сабыр кыллары өзелә, ачулы хисе язын буаларны агызган язгы ташкын төсле ярсып тышка бәреп чыга, гражданлык идеалы шунда чагыла. Тукай Казан янындагы авыл-калаларның «кап-кара» булып калуы белән һич кенә дә килешә, ризалаша алмый, катгый таләбен куя, гаепләвен ачыктан-ачык әйтә.

Югары һәм түбән стильләрне «бәрелештерү», кушып китү — Тукайның яраткан алымы. Шул ук вакытта шигырьдә эчке бердәмлек яши. Беренче алты юлдагы Казанны мактавы-мәдхиясе яшертен тәнкыйть булып чыга: артыңа борылып кара, «Нур чәчәсең бар өязгә, үз өязең кап-кара».

Тукайны тарлыкта, саранлыкта гаепләве кыен. Ул һич кенә дә башка якларга, үзгә халыкларга ярдәм итүгә, мәгърифәт нуры чәчүгә каршы түгел. Тик башкаларның күңелен күреп, мәнфәгатьләрен канәгатьләндереп, үзебезне онытмасак иде, ди шагыйрь. Аның бар әрнүе, кайнавы, януы шуннан килеп туа.

«Казан вә Казан арты» — 15—15 иҗеге белән саф татар телендә язылган фәлсәфи-сәяси шигырь.

«Казан» (1913) — Тукайның «Мәктәп» журналында апрель аенда нәшер ителгән иң соңгы шигырьләренең берсе. Ике юлдан гына торган әсәрнең беренче өлешендә Казанга шактый усал бәя бирелә: «Ут, төтен, фабрик-завод берлә һаман кайный Казан». Күз алдына яшәү өчен җайсыз, сасы һавалы, аждаһадай явыз бер күренеш килеп баса. Шагыйрь сәнагый үсешнең болай котырынуын хупламаса да, әлегә бу күренешкә шәхси мөнәсәбәтен ачмый, хәйләкәр елмаеп, читтәнрәк карап тора. Әмма тормышның ачысын-төчесен җитәрлек татыган, һәр шәйгә үз карашы булган Тукай гадәти тасвир белән чикләнә алмый. Чөнки Казанның завод-фабрикалары эшчеләрнең савын «имгәтеп ташлап», читкә ыргытып тора. Алмашка авылның таза, сәламәт яшьләре Казанга килә. Ал арны да шул ук язмыш көтә. Тукайның мондый хәлне хупламаганы тәгаен ачыла.

Җаек шәһәреннән башкалага килүен үзәккә алган «Пар ат» (1907) шигырендә Казанны дәртле, моңлы, нурлы кебек мәдхияви сынландырулар белән олылаган, «мондадыр бабайлар түрләре, почмаклары», «күңелнең хурлары, оҗмахлары» дип кинәнгән көр күңелле, романтик Тукай юк инде. «Казан» шигырендә — бик күп хыял-өметләре чәлпәрәмә килгән реалист шагыйрь. Ул шәһәр тормышының кешеләрне үзенә тартып, ахыр чиктә милләтне, телне, динне юкка чыгара килүен күрә, шул афәттән кисәтә. Йөрәк әрнүен шигырь юлларына чыгара. Бөек шагыйрьнең хаклы булуы XX гасыр азагында бөтен фаҗигасе белән ачыкланды.

1998

(Чыганак: Галиуллин Т. Н. Шигрият баскычлары: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. — Казан: Мәгариф, 2002. — 231 б.).


Комментарий язарга


*