Мең яшәгән картка килгән кебек
Киләчәкләр әле Тукайга.
Н.Акмал, «Тукай»
Тукай иҗаты җиһанга ямь, яктылык, яшәү көче бөркеп, туң катлауларны эретеп, җирне, күңелләрне җылытып торучы мәңгелек кояш кебек үзенә бер илаһи көчкә ия. Тар, гадәти кысаларга сыймый аның шигърияте, халкыбызның «хәсрәт көен көйләп», авыр үткән белән саубуллашып, киләчәк өчен көрәшергә өйрәтә, шуңа чакыра. Әдәбият күгендә нибары 7—8 ел ялтырап, үз йолдызлыгын — шигъри мәктәбен булдырган остазның мирасы бай һәм күптармаклы. Аның нечкә кыллы лирикасы, камчылы сатирасы, кинаяле юморы, тәнкыйди эшчәнлеге, үткен публицистикасы — һәммәсе игътибар үзәгендә булырга тиеш.
Иҗтимагый-сәяси вакыйгалар боҗрасында калган авыр сынау көннәрендә дә, хакыйкать юлында иркенрәк сулыш алган елларда да, кояш нурларына тартылган үсемлектәй, татар поэзиясе Тукай шәхесенә, Тукай иҗатына сыенды. Дәрья кебек үзенә тартып, сәнгатьнең төрле тармакларын баетып торган бу илаһи мирас, татар сүз осталары өчен рухи терәк, таяныч, иман Мәккәсе булды. Тукай чишмәсенең әбелхәят суын тәмләмәгән, тылсымлы көченнән илһам алмаган каләм иясе юктыр. Тукай традицияләре — һәр чорда үзенчә яңгырый торган олы, киң колачлы, мәңгелек проблема.
«Тукай һәм хәзерге татар поэзиясе» диюгә, беренче чиратта олуг шагыйрь шәхесенең ни дәрәҗәдә тирән, мәгънәле һәм дөрес яктыртылуы күз алдына килә. Чөнки бу буыннар арасындагы мөнәсәбәт — аталар белән балалар дуслыгы һәм каршылыгы кебек үк, әхлакый-этик юнәлеш. Икенчедән, Тукай иҗатында күтәрелгән тарихи-сәяси, фәлсәфи-дини мәсьәләләр чишелеше яссылыгыннан килеп, ике чор (XX йөз башы һәм ахыры, яңа гасыр таңы) арасындагы якынлыкны һәм аерманы өйрәнүне күздә тотса, өченчедән, Тукай традицияләренең соңгы чор татар поэзиясенә тәэсирен өйрәнүне эченә ала. Соңгысы тышкы охшашлыктан, Тукайга нәзыйрәдән алып, фәлсәфи тирәнлек белән образлы нечкәлекне, шигъри нәзакәтлекне табигый бәйли алу катламнарын, «әдәби мәктәп» төшенчәсен ачыклауны сорый. Тукай поэзиясе «яшәешебез дәреслеге» дип язуы белән шагыйрь 3. Мансуров хаклы.
I
Тукай образын шигърияттә яктырту юнәлешендә эзләнүләр, аның тормыш юлы, мирасы турында уйланулар XX гасыр дәвамында тукталып тормады һәм бигрәк тә ике гасыр кисешкән дәвердә аеруча нәтиҗәле булды. Аерым алганда, С. Хәкимнең «Тукай дәфтәреннән» шигъри бәйләме, «Кырыгынчы бүлмә» поэмасы, И. Юзеевнең «Очты дөнья читлегеннән…», Р.Харисның «Тукайның мәхәббәт төшләре» драматик поэмалары, М. Шабаевның «Тукайны сагыну» һәм башка күп санлы әсәрләр Тукайның рухи дөньясын аңлауда җитди адым булдылар. Туган як матурлыгы җырчысы, Тукай мәктәбенең күренекле вәкиле С. Хәкимнең «җырын җырга куеп карыйм, намусыма аның намусын» юллары Тукай намына багышланган бик күп шигырьләр өчен бисмилла, эпиграф була ала. Тукай образын үзәккә алган шигырьләр остазларының дөньяга карашын, язмышы низагларын, холкын, рухи-әхлакый эзләнүләрен, замана таләпләрен дә исәпкә алып, аңлау, укучыга җиткерү нияте белән яшиләр. Тукай дөньясының төп хасиятләре — милләтенә тугрылыгы, намусына, вөҗданына кер төшермәве, илаһи пакьлеге — кичереш үзәгенә алына. «Шигырь Алласы, вөҗданны безнең уят»,— дип яза Р. Гаташ «Шигърият» әсәрендә. Еш кына шагыйрьнең югарыда искә алынган сыйфатлары атамага ук чыгарылып, әсәрнең кичереш кыйбласын билгели: Ш. Галиев «Туры Тукай», X. Әюп «Туры сүзгә», М. Әгъләм «Әйтте Тукай», Зөлфәт «Тукай догасы», Г. Рәхим «Тукай», Л. Шагыйрьҗан «Мин Тукайның үзен күргәнем бар», М. Мирза «Тукай — иман» һ. б. әсәрләрдә Тукай — караңгы дөньяны нурга күмә алган энҗе ташы, нур көлтәсе, яшәеш чыганагы. Р. Мингалим «Язгы Тукай янында» шигырендә язганча, «алда гасырлар чайкала, без аякта, без исән».
Тукайны мәңгелеккә алып киткән 1913 елны үзәккә алган шигырьләрдә мәрхәмәтсез язмышка рәнҗү хисе ярылып ята: С. Сөләйманова «Тукай. Казан. 1913 ел», Г.Афзал «Ак юл», Р. Гаташ «Кырлай юлында Сәгъди абзый белән», «1913 елның җәе. Зәйтүнә —Тукай каберендә», Р. Корбан «1913. Апрель. Тукай» һ. б.
Шигъри юксынуларда Тукайның халык белән бердәмлеге, мәңгелеге фәлсәфәсе чорыбыз вазгыятенә аһәңдәш. X. Туфанның «Халык төсе», И. Юзеевнең «Тукай бер генә», Э. Шәрифуллинаның «Без — Тукайлы!» шигырьләренең үзәгендә милләт улы Тукай белән горурлану тойгысы ята.
Фәлсәфи һәм әдәби фикерләүдәге яңачалык Тукайны бәяләү, аңлау тирәнлеген таләп итә. М. Әгъләмнең «Тукайдан хатлар» поэмасында бер караганда сәеррәк күренгән юллар урын алган:
…Яңа гасыр башы
Кынындагы
Хәнҗәр әле Тукай шигыре.
Нурлы йөзен бер ачачак әле
Пәрәнҗәле Тукай шигыре.
Тукайның кыныннан алынмаган хәнҗәре, пәрәнҗәле шигыре нәрсәгә ишарә, бу кинаяле сүзләре белән шагыйрь ни әйтергә тели? Әлеге символик метафора шагыйрьнең алдагы, үсәчәк иҗатын күздә тотамы, әллә гасырлар агышында гына шигырь пәйгамбәренең фикер сөрешенә төшенә алырбыз дигәнне белдерәме? Тукайның бөеклегенә төшенү — мән һәм ямь алу гына түгел, аның мәңгелек һәм үлемсезлек, матурлык һәм батырлык, изгелек һәм илаһилык фәлсәфәсен татар кешесенең аңына сеңдерү дип уйларга нигез бар. М. Әгъләм фикерен дәвам итеп: «әй кирәк, кирәк матурлык» дип яза һәм Тукай эшчәнлеген күздә тотып, ике мәгънәви яссылыкта яткан төшенчәләрне янәшә куя: «матурлыкта булсын батырлык». Бу гыйбарәдә социалистик реализм эстетикасында алга сөрелгән «һәр файдалы нәрсә матур» дигән рационалистик фәлсәфә белән бәхәс тә сизелә.
«Якаңнардан Мәскәү тотса да», «рухи байлык бетми» дип, шагыйрь милләткә авыр мизгелләрдә шул ук Тукайның сугышчан рухы таяныч булуны ишарәли: «әверелеп халык җанына кирәк чакта алгы сафка басты». Чөнки Тукай, ихтыяҗ чыкканда хәнҗәрен чыгарган, йөрәгеңне ачу урынсыз булганда, пәрәнҗә белән «битен каплаган» (әйтик, канечкеч патша Романовлар юбилеена мәдхия язу — пәрәнҗә киеп кылынган гамәлдер).
Тукай образын, аны үстергән, каккан-суккан, иркәләгән мохитне, яңа белән кадимчелек бәрелешен үзәккә алган иң соңгы күләмле әсәрләрдән Э. Шәрифуллинаның «Без — Тукайлы!» поэмасы булды. Үзәктә — шагыйрьнең рухи үсеш юлын үзенчә укуга омтылыш ята. Зәһәр, акыллы Шүрәлене «үстергән» Кырлай, Кушлавыч урманнары моңын Тукайның нечкә хисле йөрәге үзенә ала, аннан Зәйтүнәгә «яшерен сөюдән җан көю» мәхәббәте килә.
«Дөньяны пакьли» алмаса да, милләтне наданлык, коллык базыннан чыгару өчен көрәш чорын, «сыйпаган тик маңгаемнан халкым кулы — Милләт-ана!» дип, Тукай яшәешенең асылын, тормыш һәм язмыш фаҗигасен ачуга юл ала. Поэма ирекле, иркен композицияле, һәр бүлек башында эпиграф — фикер-хис сөрешенә юллама итеп, Тукай әсәрләреннән өзек алына һәм шул мәгънәви катлам һәр җилдне мөстәкыйль әсәргә якынлаштыра.
Тукай гомере ачык мисал безгә,
Тукай сүзе карар кагыйдә.
Никадәрле гакыл, мәгънә, киңәш,
Сагышлы моң — шигъри ул көйдә, —
дип гомуми бәя белән генә чикләнмичә, шагыйрә югары сүзләрдән, пафостан да куркып тормый:
Чишмәң исеме — Тукай.
Безнең күңел түребездә
Син ул — Кояш,
Син — Ай!
Дөрес, Арча ягында туып үскән башка әдипләргә «көмештән өлеш чыгару» бик үк урынлы булмаса да, Э. Шәрифуллинаның «Без — Тукайлы!» поэмасы — Тукайның шәҗәрәсе аша рухи дөньясына юл алган уңышлы лиро-эпик әсәрләрнең берсе.
Әйе, Тукайның шигъри җанлы оныклары остазларына бурычлы булып калмаска, аның образын тудыруга, рухын аңлауга омтылалар. Фәнни-гыйльми ноктадан килгәндә бу әле «Тукай» исемле олы затның шәхесенә, мирасына якынлашуның, бик мөһиме булса да, бер ягы гына. Тукайга килүнең нигезендә бөек шагыйрь иҗатының буеннан-буена сузылган миллилек идеясе, халкын азат һәм бәхетле итеп күрү теләгенең уртак булуы ята. Иҗтимагый-сәяси үсеш вазгыятеннән чыгып караганда, Тукай иҗатына игътибар үсүнең янә бер җитди нигезе бар. Без яшәгән дәвер (ике гасыр кисешкән чор), иҗтимагый һәм милли яссылыктан чыгып бәяләгәндә, даһи шагыйребез яшәгән елларны хәтерләтеп куя. Искә төшерик: 1905 ел инкыйлабыннан соң, патша режимы халыкта өмет нуры, киләчәккә ышаныч чаткылары кабызган сәяси, шәхси, иҗат иреге бирергә мәҗбүр була. Шуңа якын манзара Русиядә 90 нчы еллар башында кабатланды, азатлык хисе, мөстәкыйльлек сүзе халыкны мәйданнарга алып чыкты. Ике чорны да уртак идеал — милләт бәхете өчен көрәштә бердәмлек эзләү якынлаштыра.
Без бит кешенекен сорамыйбыз,
Без алырга тиеш азатлык, —
дип яза шагыйрә Б. Рәхимова 1991 елда.
Нибары берничә ел дәвам иткән, өлешчә бирелгән демократия XX гасыр башында да, ахырында да һәр җәһәттән уңай һәм тискәре яклары күренгән үзгәреш-яңарышларга алып килә. Аерым алганда, Тукай чорында илнең һәр төбәгендә, шул җөмләдән, милләттәшләребез күпләп яшәгән төбәкләрдә буржуаз мөнәсәбәтләр урнаша, икътисадны үстерүдә, казылма байлыклар чыгаруда, банклар системасында татар эшкуарлары уңышларга ирешә. Татар байлары хисабына төрле төбәкләрдә мәктәпләр, мәдрәсәләр ачыла, мәчетләр төзелә, китаплар, газета-журналлар нәшер ителә. Шундый ук хәл гасырның 90 нчы еллар башында да кабатлана. Тукай яшәгән еллардагы шикелле, әдәби мәйданга йөзләгән шигырь язучылар, эч пошканнан, кызык эзләп, хикәя «сөйләүчеләр» килә, төрле яшьтәге һәвәскәрләрнең китаплары урыннарда күпләп басылу сәбәпле, зәвык түбәнәя, уртакул язманы, Туфан әйтмешли, «рифмачны» яхшыдан, соры әсәрне талантлы китаптан аеру кыенлаша. Шул гаҗизлектән Тукай «Тәнкыйть — кирәкле шәйдер» дигән мәкаләсен язарга мәҗбүр булгандыр. Кызганычка каршы, 90 нчы елларда халыкка талгын азатлык, иҗатчыларга тулы ирек (ни телисең, шул хакта яз) алып килсә дә, XX гасыр башында ялтырап, таң нурыдай килеп чыккан Тукай, Исхакый, Дәрдемәнд, Ибраһимов, Әмирхан, Гафури, Г. Камал, Ш. Камал кебек милли яңарыш йолдызлыкларын кабыза алмады, татарның яңа байлары да мәгариф белән мәгърифәткә ярдәм кулларын (гөнаһларын ярлыкау өчен мәчет төзүдән башка) сузарга ашыкмыйлар.
XX гасыр башында да, ахырында да, халык милли дәүләтчелеген торгызу турындагы хыялы белән саташып йөргән арада, үзәк дәүләт системасы айнып өлгерде, һәртөрле кысулар, тыюлар, төрле юнәлештәге чикләүләр башланды, милләтара ызгышлар оештырылды, язгы ташу вакытындагыдай ярларыннан ярсып чыккан елгалар иске эзләренә кайтты, милли мәктәпләр, вакытлы басмалар, төрле сәбәпләр белән ябыла башлады, зыялылар, язучылар даирәсенә, Тукай кичергән реакция чорындагы мисле үк, төшенкелек, киләчәккә ышанмау, өметсезлек, шәхеснең олы дөньядагы ялгызлыгы, гомернең кыскалыгы, яшәүнең мәгънәсезлеге кебек аһәңнәр керде, нәкъ «үсмер аксакалыбыз» (Р. Харис) әйткәнчә, «сынды кылыч, бетте көч». Тукай да өметсезлеккә бирелә түгелме?
Күпме моңлансам кунып милли агачлар өстенә,
Барсы корган — бер генә юк җанлысы, яфраклысы.
(«Өзелгән өмид»)
Ни аяныч, милләт җуйган гасыр
Ахры бүген килде халыкка,
Тәңре биргән сихри, моңлы телем
Тере килеш ята табутта! —
дип яза безнең көннәр шагыйре Сөләйман («…Һәр җанлыга туу, үлем зарур»).
Шул рухтагы шигырьләр Р. Зәйдулла, М. Әгъләм, Л. Шагыйрьҗан, И. Иксанова иҗатында да очрый.
Татар Тукайны сагына
Язмышы юл көткән саен, —
ди Р. Харис «Тукайның мәхәббәт төшләре» поэмасында. Икенче урында «татарны өянәк тота», «Тукайны оныткан саен» дип өсти.
Шул рәвешле, милләт тәрәккыят юлыннан алга барганда да, сәяси-иҗтимагый кыенлыклар кичергәндә дә, шагыйрьләр Тукайга килә, киңәш-табыш итә, шигъриятеннән кодрәт ала, юаныч эзли.
II
Тукай иҗатында фән белән дин, тарих белән фәлсәфә, халык этикасы белән әхлакый кануннар аерылгысыз бердәмлектә яши; наданлыкка, караңгылыкка, икейөзлелеккә, үткәнебезне бозып сурәтләүгә каршы фикерләр сәнгатьчә югарылыкта ачыла.
Әмма милләтен ничек кенә мөкиббән китеп яратмасын, ул аның кимчелекләрен дә яшерми, татарны алдынгы Ауропа мәмләкәтләре югарылыгында күрәсе килеп, Тукайга гына хас кискенлек, килешмәүчәнлек белән сатира утында көйдерә:
Көнчелек, үчлек белән тулган татарлык,
Төяп килеп, Мәкәрҗәдә сатарлык.
(«Хәзерге хәлебезгә карата»)
Халыкны алдап, аның соңгы тиенен үз ихтыяҗларына тартып алырга әзер, «милләтче» битлеге кигән ярым зыялыларны— шәкертләрне Тукай кискен тәнкыйтьли («Милләтчеләр», «Хиссияте миллия»). Ш. Галиев тә «ишмиләрнең «Ләхәүләсен укытып», «яшен булып яшәгән» ди.
Шул ук вакытта Тукай үз милләте белән горурлана, беркайчан да татар булып тууына үкенми:
Җырлап торам, торган җирем тар булса да.
Курыкмыйм, сөйгән халкым бу татар булса да.
(«Бер татар шагыйренец сүзләре»)
Яңа чор реалистик поэзиясенә нигез салучыларның дөньяны һәм кешене күрү, аңлау алымнары, фәлсәфи уйланулары, аналитик фикерләве, күп нәрсәгә ирония белән карый алуы, милләте өчен кайгыртып, сызланып яшәве һәр чорга аваздаш, үсү авырлыкларын җиңүдә ышанычлы рухи таяныч. Татар тарихына мөнәсәбәт, аны фәнни-хисси бәяләү мәсьәләләрен генә алыйк. Тукай тарихилыгының үзәгендә татарларның борынгы дәүләтле халык булып та мөстәкыйльлеген югалту, аны кайтара алмаудан ачыну, әрнү хисе ята. Тукай, гасырлар дәвамында изелгән, төрле кара көчләр тарафыннан сытылган милләтен коллык психологиясеннән арындырып, йокысыннан уятып, белеме, үзаңы югары, көрәшче халык итеп күрәсе килә. Бу юлда аның арка терәге — бай һәм гыйбрәтле үткәнебез. Милли тарихыбызга, аны иңнәренә салып барган шәхесләргә Тукай аеруча игътибарлы. Гомер бакый баш иеп, тез чүгеп яшәмәс өчен, шанлы үткәнебездән гыйбрәт, үрнәк алу лязим, ди кебек ул. Нәрсә турында гына язмасын, Тукайның шигъри фикерләве милләт тарихына, халык мәнфәгатьләренә килеп чыга. «Шүрәле» әсәре табигать ямен, җанын аңларга өйрәткән, мифологик катлам аша кеше асылына, зиһененә дан җырлаган идиллик, самими әсәр кебек күренә, мәктәпләрдә, дәреслекләрдә шулай өйрәнелә дә.
Шагыйрьнең мифологик ышанулар алга тарихка мөрәҗәгать итүе галим 3. Вәлиди тарафыннан уңай бәяләнә (Мәктәп. — 1913. — №4. — 118 б.). Казан арты табигате сихри байлыгы, куе урманнары тарихи үткәнебезне аңлауга буйсындырыла:
Зур бу урман: читләре күренмидер диңгез кеби;
Биниһая, бихисаптыр, гаскәри Чыңгыз кеби.
Кылт итеп искә төшәдер намнары, дәүләтләре
Карт бабайларның, моны күрсәң, бөтен сауләтләре,
Ачыла алдыңда театр пәрдәсе:
— Аһ! — дисең, без ник болай соң? Без дә хакның бәндәсе…
Табигать матурлыгын тасвирлау — алда сурәтләнәчәк тарих сәхнәсенең пәрдәсе генә, аның артында татарның бөеклеген, дәүләтләрен югалтып, авыр хәлдә калуын, фаҗигасен сын-ландыру, хисси халәтне уяту өчен кирәк икән. Әлбәттә, Чыңгыз ханның гаскәре бихисап зур, күп, көчле булса да, урмандагы агач санына җитә алмагандыр. Әдәби шартлылык, күпертү алымы шагыйрьгә укучының хисси дөньясын уяту өчен кирәк. Рәсемгә фаҗига шәүләсе төшсә. Урмандагы агачлар хәтле гаскәрле, «вакытында җирне селкеткән халыкны» ни өчен тарих һәм «хак» шулай рәнҗеткән соң? Җавапны эзләүне һәркемнең үзенә калдырып, шагыйрь «Кичке азан» шигырендә йөрәген бимазалап торган мәсьәләгә янәдән әйләнеп кайта. Татарның Казан, Әстерхан, Касыйм, Себер ханлыклары чәчәк аткан чорларны искә төшереп, «инде беттек, инде беттек» дигән ачынулы нәтиҗәсен ясый. Шагыйрь берничә юлда эре сызмалар белән үткәннең тарихи панорамасын тудыра, гаделлек кайтырга тиеш дигән ышанычын калкытып куя.
Хәзерге татар поэзиясендәге тарихилык рухы Тукай сызлануларына барып тоташа. Югалтулар өчен үкенү, ачыну, гарьләнү хисләре 3. Мансуровның «Ике егълау», Р. Харисның «Идегәй», Ә. Рәшитнең башкалабызның меңъеллыгына багышланган «Казан» поэмаларында милләтне яшәтү, инкыйраздан коткару, татар баласында горурлык аша изгелек, киләчәк намына яшәү хисе тәрбияләү нияте ята.
Тукайның тарихи шәхесләргә багышланган ода-мәдхияләрендә дә халкыбызның күренекле затлары белән горурлану тойгысы ята. «Хөрмәтле Хөсәен ядкяре» (1913) — шуның бер үрнәге. 1907 елда алдынгы карашлы «Урал» газетасын нәшер иткән әлеге шәхескә Тукайның хөрмәте зур. «Янә бер хатирәм» парчасы да X. Ямашевка багышланган. Ул якын кешесен «көч белән бергә гүзәллекне җыйган диңгез кеби» дип олылый да, гомумән, бездә исән чакта кешене бәяләп җиткермиләр дигән эчке рәнҗүен калкытып куя:
Бармыни бездә, гомумән, чын кеше кадрен белү?!
Без аны кайдан белик, мискин үлеп аңлатмагач?!
Л. Толстой, Г. Исхакый, Ш. Мәрҗани кебек мөрәүвәтле шәхесләргә мөнәсәбәттә дә гасырлардан килгән ихтирам ята. Тукай иҗатында жанрның катгый кысаларына җавап биргән ода-мәдхия жанры калыплана.
Тукайга хас милли рух, халкына изгелек теләве, татар җәмгыятен тәрәккыят юлына чыгару өчен, бар көчләрен куйган фидакарь шәхесләргә ягымлы, җылы, рәхмәтле мөнәсәбәтендә ачык чагыла. Хәзерге гыйльми таләпләргә тәңгәл килердәй, халкыбызның беренче тарихчысы, кеше акылының чиксез кодрәтенә ышаныч белдергән, бөек мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани шәхесенә игътибары очраклы түгел («Шиһаб хәзрәт» шигыре, 1913). Тарихчының татар халкының килеп чыгышы, этнонимы, тарихи үсеше, иң мөһиме, татар халкының борынгы бабалары — болгарларның Идел —Урал буйларында татар-монголлар бу тарафларга орыш белән килгәнче үк яшәгәннәр дигән фәнни, дәлилле фикерен Тукай хуплый. Шигъри юлларда Мәрҗани ихтирамга лаеклы олы галим, милләтпәрвәр шәхес буларак күтәрелә. «Мәгарифкә әүвәл башлап адым салган, милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт»не яратмаган кешеләр дә, аның бөеклеген аңлагач, «даһи кулын үбә башлыйлар&rraquo;,— ди шагыйрь.
Олуглыкта, өстенлектә Шиһаб хәзрәт
Этләр буе җитә алмаслык җиргә күчкән.
«Бәгъзе зыялыларыбыз» мәкаләсендә «татар халкы арасында хисапсыз күп зыялылар сирәк, ләкин, дөрес әйтәм, кешелекле, хәялылар» (вөҗданлылар) һәм зыялылык үрнәге дигәндә, аның Ш. Мәрҗанине күздә тотуы табигый.
Тукайның мәдхияви әсәрләрендә кат-кат телгә алынган, берничә шигырен аның «сүзе», «сүзләре» дип аталган шәхес — бөек гуманист, әдәбият титаны — Л. Толстой. Аның фикеренә таянып, Тукай ярлыларны, рәнҗетелгәннәрне яклап, шактый кискен фикерләр әйтә. Менә «Толстой сүзләре»ннән бер өзек:
Тәмле булганга гаҗәпләнмә, бу — байлар ашлары,
Күп вакыт борычы, тозы — мескен, гидайлар яшьләре.
Толстойның үлеме уңае белән язылган «Изге тәсбих өзелде» (1910) нәсерендә Тукай олуг язучыны кояшка тиңли. 3. Сәгыйдә шагыйрьнең юбилее уңаеннан чыгарылган фотоальбомына «Тукай — кояш» (1966) дигән яңгыравык, романтик исем бирә.
Күренекле Г. Исхакый шәхесен Тукай аеруча зурлый. 1907 елда «Кем ул?» дигән шигырен нәшер итеп, Исхакыйны киң колачлы әдип, мөхәррир, милләтнең киләчәге өчен җан атып, борчылып яшәүче җәмәгать эшлеклесе итеп сурәтли. 1913 елда «Мәктәп» журналында басылган «Редакторга» дигән шигыре дә Г. Исхакыйга багышланган.
Кыенлыклар белән санлашмыйча, гел яктыга, үзенә тартып торган якты идеалга юл ярып барган «Даһигә» (1913) әсәрендә Тукай, Мәрҗани белән беррәттән, «Ике йөз елдан инкыйраз» авторын да истә тоткан булуы ихтимал. 3. Сәгыйдә Тукайга багышланган шигырен «Даһигә» (1988) дип атый, бөек шагыйрь, киң күңеллелек күрсәтеп, башкаларны да «даһи» дип атый, ә чынлыкта бу исемгә ул үзе лаек дигән фикер уздыра. Шагыйрь А. Хәлим, Тукай юлыннан атлап, Исхакыйны авыр мизгелләрдә җылылык, яктылык, иҗади рух алып килүче, иҗат кешеләренә илһам каурыен сузучы зат итеп сурәтли:
Син булсаң — җылы һәм рәхәт.
Син китсәң — салкын төрмә!.. — Китмимен! — диде
Фәрештәм,— Бисмилла, сабый, сөен:
Исхакый үзе сиңа дип
Җибәрде каурыен…
(«Исхакый каурые»)
Әдәби шартлылык Исхакыйны фәрештәнең «мәсләктәше», олы, мөрәүвәтле зат итеп сурәтләү мөмкинлеген бирә.
Г. Исхакый даһи шагыйрьнең вакытсыз үлемен авыр кабул итә, Тукай истәлегенә багышлап, берничә ялкынлы һәм шул ук вакытта аналитик мәкаләләрен язып чыга, Тукай иҗатының юнәлешен ачу белән беррәттән, аны һәртөрле гайбәтләрдән саклап калырга тырыша. «Мәктәп» журналында (1914.— № 6) «Тукай мәктәптә» исемле фәнни-методик мәкаләсен бастыра, алдагы елларда «Милли фаҗига», «Тукай мәхәббәте» кебек язмалары да дөнья күрә.
Ике олы шәхес арасындагы гаҗәеп җылы, көнчелектән, хөсетлектән, икейөзлелектән азат, кешелекле мөнәсәбәт безнең болгавыр чорыбыз өчен бигрәк тә гыйбрәтле; ул киләчәк буынны изгелек, сафлык, батырлык, халкыңа фидаиләрчә бирелгәнлек рухында тәрбияләүдә үрнәк була ала.
Тарихи барышка, мәдәният үсешенә гомерләрен багышлаган шәхесләрне олылау кебек Тукай, Исхакыйлардан килгән йола бүгенге татар поэзиясе үсешенең бер тармагын тәшкил итә. Кол Гали, Колшәриф, Мөхәммәдьяр, Кандалый, Бабич, Такташ, Туфан, Сәйдәш, Җәлил, Ф. Кәрим, Урманче кебек бөек татар улларына шигъри багышлаулар һәркайсыбызга мәгълүм. Хәзерге поэзиядә төрле елларда яшәп, иҗат иткән шәхесләрнең иҗади портретларын тарихта калдыру нияте көчле. Шагыйрь Ә. Рәшитнең тарихи дөреслекне торгызу юнәлешендәге шигъри эзләнүләре аеруча игътибарга лаек. Казан ханлыгы чорының өч олуг шәхесенә багышланган поэмалары («Сөембикә», «Колшәриф», «Мөхәммәдьяр») хәзерге татар поэзиясенең казанышларыннан санала. Югары шигъри кимәлле бу затлы поэмаларда Тукай традицияләре дәвамы сизелә. Сүз остазын кабатлау турында бармый. Татар тарихы ике дәвер шагыйрьләре өчен дә уртак: мотив бер, теләкләр изге.
Чал үткәнебезне аерым шәхес язмышлары аша образлы күзаллау юнәлешендә аеруча дәртләнеп иҗат итүче шагыйрь — Р. Харис. Аның каләме тудырган каһарманнар урнашкан шигъри киштәгә күз салу гыйбрәтле, ул чор сәясәтен һәм шагыйрь фикерләвенең үсешен күрсәтү җәһәтеннән үзенчәлекле. Иң әүвәл заманында Тукай олылаган X. Ямашевның большевиклар фиркасе буенча мәсләктәшләре, Октябрь фетнәсен оештырган, шуңа ихластан хезмәт иткән К. Якубов, М. Вахитов, Ленин кебек шәхесләр пәйда булса, акрынлап аларны гомерләрен милли үсешкә, халыкны агартуга, әдәбият-сәнгатькә зур өлеш керткән шәхесләр кысрыклый.
Бу юнәлештәге эзләнү-уйланулары аны Кандалый, Дәрдемәнд, Тукай, Җәлил һәм җәлилчеләр, Ф. Кәрим кебек авыр яисә фаҗигале язмышлы татар шагыйрьләре катына алып килә. Ул чорда Р. Харис Ватан сугышында һәлак булган милләттәшләренең батырлыгын хупласа, сокланса, соңрак шагыйрь һәр вакыйга-хәлнең икенче, өченче мәгънәләрендә яткан һәм күбрәк татар халкының язмышы белән бәйле төшенчәләр турында уйлана башлый. Әйтик, татарның Җәлил, Кәрим, Кутуй, Алиш кебек олы сүз осталарының батырларча үлеме татар халкына нәрсә бирде, дәүләтчелеген кайтаруга якынлаштырдымы, алар, башка кайбер милләт язучылары кебек, тылда калырга лаеклы түгелләр идеме? Буйсынган халыклар, вак милләтләр бөек җиңүдән соң да коллык тагарагы янында утырып калмадылармы? Р. Фәйзуллинның «Үлемнәре белән үлемсезлек» шигырендә үлемсезлек — батырлык арасындагы катлаулы мөнәсәбәт тагын да җетерәк бирелгән. Аңа Тукай, Җәлил, Кәрим, Кутуй кебек үлемнәре аша мәңгелек җиһанына күчкән исемнәр газиз. Ләкин халык күңелендә калу өчен ниндидер идеалларны яклап, кем сугышындадыр катнашып һәлак булу батырлык өчен бердәнбер юл түгел, ди шагыйрь:
Үлеп күрсәттеләр безнекеләр!
Гомерләр булды, һай, кыска!
Ә бит үлеп үлемсезлек яулау —
Бердәнбер юл түгел тормышта…
(«Үлемнәре белән үлемсезлек»)
Татар улларының ачы язмышлары турында уйлану (коммунистлар фиркасенә бирелгәннәрнең берсе дә бәхеткә тармаган икәне ачылгач) Р. Харисны татар тарихына алып килә. Милли дәүләтләребез турындагы фикерләре Казан ханлыгы чорын объектив тасвирлаган рус галиме Михаил Худяков язмышы турындагы поэмасының («Худяков») нигезенә ята. Тарихчының «Очерки по истории Казанского ханства» дип тыйнак кына аталган хезмәтенә галимнәребез югары бәя бирсәләр дә, әдәбиятыбыз башка милләт кешесе каршында бурычлы иде. Тукай Ш. Мәрҗанинең тарихыбызны дөрес язарга омтылуын хуплаган кебек, Р. Харис та галимне тоталитар режим чорында дөреслеккә тугры калуы өчен олылый, аның тиңсез батырлыгы алдында баш ия, бөтен татар кавеме исеменнән рәхмәтен яудыра. «Идегәй» дастанына тәкълит итеп язылган, шул исемдәге поэмасы белән ул татар халкының язмышы, теле кабат авыр сынаулар кичергән чорда үткәннең фаҗигале көннәрен онытмаска чакыра, милләтнең киләчәге бердәмлектә икәнне искә төшерә.
Р. Харис, Тукай нигез салган традицияне дәвам итеп, татар мәдәнияте үсешендә эз калдырган өлкән буынның, замандашларының шигъри портретларын тудыруга, мәдхия жанрын камилләштерүгә әһәмият бирә. Зыялы, мөбарәк шәхесләребез, караңгылыкны ярып, ялтырап кабынган таң йолдызлары кебек, күргәзмәдәгедәй бер-бер артлы тезелеп китәләр: Б. Урманче, Г. Бәширов, С. Хәким, Н. Җиһанов, Ә. Еники, С. Садыйкова… Тукай каләме тудырган Мәрҗани, Исхакый кебек берсеннән-берсе асыл затлар. Мөхтәрәм шәхесләребезнең шигъри сыннарын тудыруда башка шагыйрьләр дә читтә калмый: Сәйдәш (Р. Фәйзуллин «Сәйдәш»), Бабич (Зөлфәт «Бабичны сагыну»), М. Мәһдиев (Зөлфәт «Күрешә калсак»), М. Шәймиев (Зөлфәт «Хак»), А. Хәлим (Р. Низами «Магеллан шикелле») — шундыйлар. М. Әгъләм «Яшәү таланты» шигъри бәйләмендә, нәкъ остазы Тукай шикелле, 3. Зәйнуллин, М. Галиев, А. Фәтхи кебек каләмдәшләренең рухи дөньяларын шигырь юлларына чыгара.
Тукай тарихыбызга игътибарлы булса да, үткәннең юлы берьяклы икәнне онытмый, үзеңне элекке заманнарда ирешелгән үрләр белән тынычландыруның тискәре якларын да ачык күрә. Шуңа да ул иҗат парнасының канатларын замана, үз чоры вазгыятьләренә юнәлтә. Әдәбият бусагасын атлап керүенең беренче — Урал чоры дәверендә үк татар халкының язмышы Русиядәге гомуми сәяси-иҗтимагый хәлләргә бәйле булуны аңлый, замандашларын көн кадагына суккан үткен пафослы шигырьләре, сатирик әсәрләре белән уяулыкка өндәп, сискәндереп тора. Һәммәсенең үзәгендә бәгырен телгәләгән милләт киләчәге, язмышы турында уйлану ята. Беренче буржуаз инкыйлабы чорында патша режимы алдаучан, мәкерле булса да, демократик ташламаларга барырга мәҗбүр була. Шул арның берсе — халык тарафыннан сайлап куелып, аның мәнфәгатьләрен якларга, теләк-ниятләрен канунлаштырырга тиешле Дәүләт Думасы була. Бу оешма беренче мәлдә зыялыларда тормыш уңай якка үзгәрер дигән өмет чаткылары уята. Татар шагыйрьләре, шул исәптән Н. Думави, 3. Бәшири бу гамәлне хуплап, Думага шигъри мөрәҗәгатьләрен юллыйлар. Тукай, беренчеләрдән булып, әлеге оешманың җитди мәсьәләләрне хәл итәргә килмәгәнлеген, патша кулында курчак, күз буяу өчен оештырганлыгын аңлап, «Государственная Думага» (1906) исемле сатирик памфлетын язып чыга. Сәяси лириканың югары үрнәге булырлык бу әсәр әдәбият белемендә, Г. Халит, X. Госман, Н. Юзиев, Р. Ганиева хезмәтләрендә тәфсилле өйрәнелгән. Аның эчтәлеге шигъри шәкеленә гаҗәеп тәңгәл килүне генә искәртәсе килә.
Ник безне кызганмадың соң,
Коллыктан коткармадың?
Ах, син, Дума, Дума, Дума,
Эшләгән эшең бума? —
дип мөрәҗәгать итә дә, «ач-ялангач мужикларга кайда ирек, кайда җир?» сүзләре белән сайлаучыларга бирелгән вәгъдәләрнең үтәлмәвен исенә төшерә: «Бирәм, дидең, вәгъдә бирдең; Күрсәт җирең? Кайда? Бир!» Хокукы булмаган Думаны «важный генерал», кукиш күрсәтеп, куып тарата. Бу хурлыкны Тукай көчле сатира алымы ярдәмендә сурәтләп бирә:
Депутатларны кудылар,
Черки төсле, кеш тә көш! —
Ах, син, Дума, Дума, Дума,
Иткән гайрәтең бума?
Икенче Дәүләт Думасын, аның буйсынган милләтләргә мөнәсәбәтен шагыйрь «Китмибез!» (1907) исемле тагын да усалрак, көчлерәк сатирик рухлы сәяси памфлетында фаш итә. Патша чорында христианлаштыру, руслаштыру сәясәте нәтиҗәсендә, матди ярдәмне хөкүмәт бары рус мәктәпләренә генә күрсәтә, «Русия руслар өчен генә» дип, рәсми укыту, мәгариф, мәдәният эше, дәүләт оешмалары барча шөгыльне русча гына алып бара. Мондый хаксызлык хөкүмәткә налог түләгән, рус булмаган милләт вәкилләрендә ризасызлык уята. Яклау сорап, Дума депутатларына мөрәҗәгать итәләр.
Уфадан сайланган депутат Кәлимулла Хәсәнов (1881—1949) ялкынлы нотыгында Русия мөселманнарының, шул исәптән милләттәшләре татарларның, мәгариф һәм мәгърифәт өлкәсендә аяныч хәлен, хөкүмәтнең бер кәррә дә матди ярдәм күрсәтмәвен калкытып куйгач, залда утырган реакцион депутатлар, Пуришкевич иярченнәре, «бездә ошамаса, Төркиягә китегез», дип кычкыралар-бакыралар, ямьсез тавыш чыгаралар. «Китмибез!» шигыре шул шовинистик сөремнәргә кискен җавап буларак языла. Шигырьнең «если лучше вам, туда сами пожалте, господа!» дигән русча җөмләсе чаң кебек яңгырый, төрки-татар дөньясын йокысыннан уятып җибәргәндәй була.
Бөек державачылык шовинистлары Тукайның гомерлек дошманнары, бигрәк тә үткен сатирик, сәяси әсәрләренең тискәре каһарманнары булдылар. Дөрес, сизгер колаклы охранка үзен дә ышанычсыз, «хөкүмәткә һәм, гомумән, урыс кешеләренә каршы» кешеләр төркеменә кертә.
Тукайның «Китмибез!» шигырендә алга сөрелгән «изге туфрагыбыздан бер кая да кузгалырга җыенмыйбыз» дигән милли-тарихи идеясе хәзерге сүз осталары өчен дә таяныч ноктасы булып тора. Р. Харис «Китмибез!» исемле шигыренә нигез-өлге итеп Тукай фикерен ала һәм туган илнең, туган җирнең изгелеген, мәңгелеген раслап чыга. Ул, XX гасыр башы даһие үрнәгендә, үз халкының тарихы белән горурлану тойгысын калкытып куя, шигъри хисне фикри үзәккә буйсындыра:
«Китмибез» — дип әйткән шагыйрь китте,
Ләкин китте ләйсән яңгырга…
Күк күкрәү булып күңелләрдә
«Китмибез»е тора яңгырап.
Ил тамыры белән без тип-тигез,
Сөт чишмәсе белән без тигез —
Сөт тамыры корган халык китә.
Без яшибез әле, китмибез!
(«Китмибез!»)
А. Хәлимнең «Яңа «Китмибез» шигырендә милли аһәң, кеше хокукын бозучылар белән бәхәс халык мәнфәгатьләре, киләчәге турында уйлану белән кушылып китә. Хәзерге сәяси лирика үрнәге булырлык бу әсәр Башкортстанда татарларны «башкортлаштыру», Татарстанга куу турында шашынып йөргән аңсыз милләтчеләрне, Тукай әйткән «кара көчләрне» фаш итеп, шул ук вакытта ул төбәк татары буларак, җан сызлануы белән язылган:
— Без төп халык! — чаң сугалар.— Сез татарлар бетегез,
Йә тиз башкортка үтегез, йә Казанга китегез!
Автор татарлар исәбенә башкортны «бөек милләт»ләр сафына чыгару турында хыялланган буш куыкларга ике хакыйкатьне исләренә төшерә: «Без китсәк, татар уллары — Рәмиев, Гафурилар, Шәйморатов, Гази Заһит, Гәрәев (Яңа тарихыбызның бөек татарлары — шагыйрьләр Сәгыйт Рәмиев, Мәҗит Гафури, Башкорт атлы дивизиясе командиры Миннегали Шәйморатов, рейхстаг түбәсенә беренче булып Җиңү байрагы кадаган Гази Заһитов, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев. Автор искәрмәсе.) рухы нишләр?»
Уртак рухи байлыкларны, татар язучыларының башкорт әдәбиятына нигез салуын хәтердә яңарту урынлы яңгырый:
Шулай рәхмәт әйтәсезме, капкага сылап дегет?
Сезне кемнәр күтәрде соң олуг Тукайлар кебек?
(«Башкорт милләтчеләренә» )
Башкорт-татар мөнәсәбәтләренә багышланган шигъри шәлкемен теманың җитди икәнлегенә, ут белән шаяруның ахыры аянычлы булачагына, үзара ызгыш-низагның ике халыкның да башка милләт тарафыннан йотылуына ишарә ясап, А. Хәлим шигырен Тукай иңеш кулланылган 15—15, 15—14 үлчәме белән яза, юлларга саллылык, эпиклык рухы үтә. «Башкорт халкына ачык хат» шигырендә ул ут күршеләребезне киләчәк афәттән кисәтә:
Башкорт халкы! Сиңа килгән бу сынау күрелмәгән,
Мондый чир гомергә безнең язмышка үрелмәгән.
Тукайның Думаны өнәмәве — тарихи сиземләү нәтиҗәсе булган икән. Патша әмере белән корылган Дәүләт Думасы XX гасыр азагында янәдән торгызылды, исемендә үк юнәлеше, эчтәлеге кычкырып торган Бердәм Русия фиркасе булдырылды. Тукай чорындагы икенче Дәүләт Думасы үзенең мөнбәрен буйсынган халыкларның милли мәгарифе турында сөйләү өчен бирсә, хәзер бу мәсьәлә турында олы мөнбәрдә сүз кузгатуы да мөмкин түгел.
Ике гасыр очрашкан дәвердә илдә барган сәяси-милли үзгәрешләр, сүз һәм вөҗдан ирегенең кысыла баруы шагыйрьләрне борчымый калмый. Р. Низами «Әйт сүзеңне, яңа парламент» шигырендә Мәскәү Думасы тарафыннан куркытылган, өркетелгән, үзебез сайлап куйган парламентка дәгъвасын белдерә. «Аяк-кулларына» Мәскәү тышау салгандай, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, ул-бу килеп чыкмасын дип, «артлары белән суга чумалар», аларга иң кулай тәхәллүс тә талымсыз, куркак «үрдәк» икән.
«Исемсезләр» шигъри романында Р.Харис Татарстан парламенты федераль законнарны тәңгәлләштереп, әзергә-бәзер мөһер сугып утыра, дип төрттерә. Шул сәбәпле халык мондый ясалма оешмаларга ышанмый дигән фикер уздыра. Татар халкын килмешәк дип, Төркиягә йә Монголиягә күчеп китсен, Русия руслар өчен дигән шовинистик фикерләр «татарлыгы» йөзенә чыккан Д. Рогозин, ЛДПР әгъзалары тарафыннан әйтелә торган чорда Тукайның «Китмибез!» шигыре, «монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл» кебек гыйбарәсе аеруча актуаль яңгырый.
IV
Җирдәге гомеренең кыска буласын пәйгамбәрләрчә сизенгәндәй, Тукай алтынга торырлык вакытын юк-барга әрәм итмичә, иҗатында халык мәнфәгатьләрен, милли әхлак кануннарын, телне саклау ихтыяҗларын калкытып куя. Шагыйрь үз мөстәкыйль дәүләте булмаган халыкларга һәрдаим тел турында кайгырту кирәклеген, аның әби-әниләр, әти-бабалар, ягъни үткәнебез һәм киләчәгебез белән бәйле йөрәккә якын, газиз төшенчә булуын хәтергә сеңдерә тора. Кайда гына яшәүләренә карамастан, татар телле барча кардәшләребезне берләштергән гимн дәрәҗәсендәге «Туган тел» шигырен иҗат итә. Ул елларда әле диннең йогынтысы көчле һәм милләттәшләребезнең күбесе авылда яшәү сәбәпле, татар теленә милләттәшләр арасында аралашу чарасы буларак берни янамый кебек. Рус телле татарлар күп түгел, билгеле бер «сословие» генә. Тукайның туган теленә киләчәк афәтне алдан күрүчән, сизгер зат икәнлегенә гаҗәпләнергә генә кала.
Тукай яшәгән гасырның 20 нче елларыннан, 80 нче унъеллыкның ахырларына чаклы катнаш никахларны, «өр-яңа» исемнәрне хуплау, уртак лөгатькә күчү сәясәте (әлбәттә инде, рус теленә) милли телдә укытучы югары уку йортларының булмавы (алары хәзер дә юк) татар теленең яшәү даирәсен тарайтты: сүз байлыгы ярлыланды, чүпләнде. Халкыбызның Исхакый билгеләгән ике йөз елдан соң юкка чыгуы, инкыйраз «турындагы фаразы аклана» башлады, 90 нчы еллар бантында милләтебез яшәешенә өмет чаткылары үрләсә дә, ул ялкынга күчә алмый калды. Телен югалткан халыкның язучысына да ихтыяҗ калмый. Милләтебезнең киләчәгенә янаган бу афәтне беренчеләрдән булып, сейсмограф кебек сизгер йөрәкле шагыйрьләр күңеле аңлады. Туган тел, татар мәктәпләре язмышы, аларның иртәгесе көне турында уйланып, сискәндереп шигырь язмаган сүз остасы юктыр. Х.Туфан, С.Хәким, Н.Арслан, Н. Нәҗми, С. Сөләйманова, Г. Афзал, Г. Зәйнашева, И. Юзеев кебек өлкәннәребездән эстафетаны хәзерге шигърияттә төрле буын шагыйрьләре дәвам итә.
Тел кешене гөл итә,
Тел кешене көл итә, —
дип, «Тел шифасын белеп…» шигырендә язуы белән К. Латыйп хаклы иде.
А. Хәлим туган телне «ерактан килгән җан бүләгем», «..син бер керсез оҗмах кошы» дип олылаган шигыренә әйләнмәле атама эзләми, нәкъ Тукайча, «Туган тел» ди. Р. Фәйзуллин татар телендә аралашудан оялып, «җиң очына» авызын яшереп сөйләшүчеләрне кырыс кисәтә:
Көчле, горур сөйләш! Кирәк икән
Хаким телләр торсын көнләшеп!
(«Тел турында бер шигырь»)
Халык шагыйре Р. Миңнуллин «Туган телемә» шигырендә «асыл сүзләреңне, туган телем, биреп торчы миңа азга гына», аларны дога итеп кабатлар, җырга әверелдереп кире кайтарыр идем дип, телебезгә ихластан, өлкәннәргә тирән ихтирам белән мөрәҗәгать иткән улларча эндәшә.
Хәзерге буын татар шагыйрьләре Тукай, Дәрдемәндләр үрнәгендә «туган тел», «татар» кебек сүз-төшенчәләрне шигырьнең атамасына чыгарып, укучының игътибарын шуларга юнәлтүгә әһәмият бирәләр: Л. Шагыйрьҗан «Туган телгә мәдхия», Р.Харис «Татарлар», «Татар иле», Ә.Гадел «Ана телем», Ш. Җиһангирова «Татар кызына», «Газиз туган телем аһәңнәре», Р. Фәйзуллин «Минем телем», М. Галиев «Туган тел», Н. Акмал «Туган тел» һ.б.
V
Тукайдан өйрәнү даими, дәвамлы һәм өзлексез гамәл булырга тиеш, дигән идек. Моннан әле һәр татар шагыйре «Тукайча» язарга, аңа охшарга тырышырга, һәр адымында аны кабатларга тиеш дигән мәҗбүриятне кую поэзиябез үсешен чикләр иде. «Тукай мәктәбе» төшенчәсе иксез-чиксез офык, меңнәрчә энҗе-мәрҗәннәре җемелдәп торган йолдызстан булса да, татар поэзиясендә Дәрдемәнд, Рәмиев, Такташ, Туфаннар алга сөргән юнәлешләр дә бар, алары да шигъриятнең олы юлыннан читкә алып китми.
Тукай иҗатының безнең чор поэзиясенә тәэсире халкыбызны, телебезне саклап калу кебек милли идеядән алып, ритмик берәмлекләргә, жанрлар төрлелегенә кадәр барып тоташа. Бер ише әсәрләрдә Тукайга якынлык шигырьнең «тышына» ук чыгарыла. Ул үзе дә, халык җырлары өслүбенә таянып, татар поэзиясен шигъри энҗеләр белән баета. Моның өчен аны берәү дә шигъри эпигонлыкта гаепләргә җөрьәт итми. Тукай әсәрләренең исемнәре, канатлы сүзләре, гыйбарәләре еш кына әсәрләргә атама буларак алына. И. Юзеевнең «Очты дөнья читлегеннән…», Р. Миңнуллинның «Без китәбез, сез каласыз…», «Әллүки», Ә. Баянның «Без тарихта әзлебез…» шигырьләре шуның үрнәкләре. Һәр шагыйрьгә Тукайның рухи дөньясы үзенчә, билгеле бер сыйфаты белән якын. Һәр шагыйрьнең үз Тукае бар. Тукайга охшарга тырышу көтелгән нәтиҗәне бирмәскә дә мөмкин. Нәзыйрә — Тукайга якынлашуның бер алымы гына. «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» сатирик поэмасы үткән вакыт аралыгында дистәләгән «тәкълит» әсәрләр тудырды: Н. Исәнбәт «Өр-яңа Кисекбаш» (1928), Н. Баян «Карахмәт» (1939), С. Баттал «Карахмәт» (1941) һ.б. Л. Шагыйрьҗанның «Дөнья базары, яхуд Яңа «Америка фаҗигасе» (лирик-публицистик поэма) әсәре — яңа XXI гасыр башында Тукай фикерләү рәвешенә таянып язылган мөстәкыйль поэма. Чөнки тема башка, мәүзугъ үзгә. Л. Шагыйрьҗан поэмасында «без ул — оҗмах» диеп, Айны таптап. Айга сикергән дәүләтләргә дә вак милләтләрне кимсеткән, кылган явызлыклары өчен бер түлисе була, «Аллаһ гаделсезләрне сөйми» («Коръән»нән) дигән сәяси-әхлакый нәтиҗә ясала. Шагыйрь дөньядагы бар явызлыкларны Ислам динендәгеләргә сылап калдырырга тырышкан «акыллы башларга» «изге Коръән сүрәләрен бер ачып карасыннар — җинаять вә коткы чыкмас мөселман арасыннан!» дигән фикерен калкытып куя.
Тукайга мөрәҗәгать итү, үрнәк-өлге алу, осталыкка өйрәнү — хәтерне яңарту, киләчәк турында уйлану ул. Даһи шагыйрь иҗатында символ, ачкыч сүзләр дәрәҗәсенә күтәрелгән яшен, ут, кылыч, сынган кылыч, өмет, өзелгән өмет, вакыт, ай, йолдыз, кояш кебек образлар — хәзерге татар поэзиясендә иң актив сурәтләр. «Күктә ниләр булмас дисең, очсыз-кырыйсыз күк бит ул» кебек канатлы гыйбарәсе белән Тукай татар шигъриятенең офыгын киңәйтеп җибәрә кебек. Аның өчен кеше — могҗиза, ул намус белән яшәгәндә Аллаһтан башка бернәрсәдән дә курыкмаска, башын горур күтәреп йөрергә тиеш. Бу аның — татар халкына васыять итеп калдырган изге теләкләренең берсе.
Озак еллар дәвамында Тукай рухына, шигъри мәктәбенә иң якын шагыйрь С. Хәким булды. Кайбер сүз осталары Тукайга аның иҗаты аша килделәр. Хәзерге чорда Тукай өслүбенә тугрылыклы шагыйрь дип Ш. Галиев, Ф. Яруллин, М. Әгъләм, Ф. Гыйззәтуллина, Г. Рәхим, X. Әюп, Ш. Маннап, Р. Миңнуллин, Р. Вәлиев, Р. Низами, Р. Корбан, өлешчә М. Галиев исемнәрен атап булыр иде. Ал арга Тукайның фикерләү рәвеше, дөньяны күрү, аңлау алымнары, лирик рухы, кичереш белән фәлсәфи фикерне үреп алып бару ысуллары якын. К. Латыйп, Роберт Әхмәтҗанов, Р. Фәйзуллин, Р. Харис, 3. Мансуров, Зөлфәт, Сөләйман кебек кичерешнең эзлекле агышыннан бигрәк фәлсәфи уйлануга, зиһен уенына, рационалистик оеткыга өстенлек биргән шагыйрьләргә Тукай — гражданлык позициясе, иҗтимагый-фәлсәфи эзләнүләр киңлеге, ирониясе белән дә якын. Халыкны йокыдан уяту, коллык психологиясеннән арындырырга тырышу, телне саклау өчен көрәш юлында А. Хәлим, Ә. Гадел, Н. Сафина, Г. Морат, Р. Зәйдулла кебек шагыйрьләр өчен Тукай — өмет йолдызы, таяныч ноктасы, кичерешне яңарту үзәге. Шул ук вакытта мондый «бүленешнең» үтә шартлы икәнен, бер үк шагыйрьнең язу алымы, өслүбе төрле булуы мөмкинлеген онытырга ярамый. Шигърият тар кысаларга куып кертүне өнәми.
Хәзерге татар поэзиясенең иҗат юнәлешен, өслүп агымнарын, метод мәсьәләләрен (әдәбият галимнәре соңгы елларда бу атаманы кулланмаска тырышалар), шигырьнең эчке көчен, җегәрен ачуга хезмәт иткән ритм-рифма, сөйләм аһәңе, яңгыраш көе кебек төшенчәләрне күз алдында тотканда да, Тукай әдәби мәктәбен әйләнеп үтеп булмый. Шагыйрь тәнкыйди реализмга мәгърифәтчелек аша килгән, романтик алымнардан да йөз чөермәгән дигән фикер әдәбият галимнәре хезмәтләрендә фәнни дәлилләнде. Бүгенге шигърияткә иҗат юнәлешләре хәрәкәтендә эзләнүләр төрлелеге хас. Әдәбият тарихында эз калдырган талант иясенең үз өслүбе булган кебек, һәр чор, иҗтимагый-сәяси вазгыятьтән чыгып, гүзәллекне аңлавыннан, сурәтләү чаралары мөмкинлеге аша үз юнәлешен булдыра.
Нәзари атамалары соңрак табылган романтизм, реализм, модернизм сүзләрен кулланмаса да, Тукай иҗатында һәркайсының асылын билгеләгән мисаллар тулып ята. «Мужик йокысы» (1905) шигырендә Тукай мәгърифәтчелек реализмы кысаларында калып, киңәш бирү, акыл өләшү, рационализм алымнарын файдаланса, «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш»та (1910) тәнкыйди реализмга өстенлек бирә.
«Казан» (1913) шигырендә яңа татар поэзиясенә нигез салучыбыз башкалабызга бәясен, 1000 еллыкта әйтергә ярамаган хасиятләре белән, икеюллык фәрдкә сыйдыра:
Ут, төтен, завод-фабрика берлә кайный Казан:
Имгәтеп ташлап савын, сау эшчеләр сайлый Казан.
Реализм үзенчәлекләрен күрсәтергә хаҗәт булганда бу әсәрдән дә отышлырак дәлилне табуы кыендыр. Тукай үз чоры Казанына шактый усал, тәнкыйди бәя бирә. Җаек шәһәреннән башкалага килүен сурәтләгән «Пар ат» (1907) шигырендә Казанны дәртле, моңлы, нурлы кебек мәдхияви сынландырулар белән олылаган, «мондадыр бабайлар түрләре, почмаклары», «күңелнең хурлары, оҗмахлары» дип кинәнгән хөр күңелле, романтик Тукай юк инде. «Казан» шигырендә бик күп хыял-өметләре акланмаган, беришесе чәлпәрәмә килгән реалист шагыйрь ул. Йөрәк әрнүен шигырь юлларына чыгара. Бөек шагыйрьнең хаклы булуы, алдан күрүчәнлеге XX гасыр барышында бөтен фаҗигасе белән ачылды.
Тукай фикерләвенә якын шагыйрьләрдән И. Гыйләҗев шулай ук кыска, гыйбрәтле һәм хикмәтле «Казан» шигырендә мәркәзебезнең хәзерге рухи халәтен тәгаен күз алдына бастыра:
Җисеменә тәңгәл исемне
Кемнәр генә уйлап тапкандыр.
Быгыр-быгыр көн-төн кайныйсың,
Урыс ясап күпме татарны…
(«Казан»)
Кала исеме белән аш пешерү савыты арасындагы синонимик охшашлыкны уйнату аша, шагыйрь татар халкына шәһәрләшү алып килгән афәтне, фаҗигане искәртә. Ул шәһәр тормышының милләттәшләребезне үзенә тартып, ахыр чиктә телне, динне, халыкны юкка чыгаруын образлы әйтеп бирә.
Вакыйга-хәлләргә кискен бәя бирү максаты Тукайны «Шүрәле» тәхәллүсе белән «Уклар» журналында басылып чыккан, сатирик юнәлештә язылган «Пыяла баш» (1906) шигырендә гадәти булмаган (модернистик) алымнарны куллануга этәрә.
Журналда әсәрнең эчтәлеген, мәгънәсен шәрехләгән русча бәяләмә дә бирелә: «Квартиранты в черепе некоего «благомыслящего» татарина. Больше «Стрелы» при исследовании пока никаких предметов не могли найти, но… все-таки открыли там еще и изрядное пустое пространство». Дөрес, дин абруена тап төшергән муллалардан, хәзрәтләрдән көлгән әсәрләр Тукай иҗатында шактый. «Рәсемгә ишарә», «Мөридләр каберстанындин бер аваз», «Дин вә гавам», «Ишан», «Гөнаһ» кебек соңрак язылган шигырьләрендә дә дин хезмәтчеләренең ошамаган гамәлләре турында рәхимсез сатирик үткенлек белән йөзләренә бәреп әйтә, җисеме исемен акламаган, үз вазифаларын намус белән үтәмәгән, рухи дөньясы тар дин әһелләрен кояш яктысына тартып чыгара. Тукай бер әсәрендә дә Аллаһ, дин кебек изге төшенчәләргә тел-теш тидерми, киресенчә, шәригать кануннарын саклау өчен көрәшә. «Пыяла баш»ның үзәгендә күпертү алымының үзенчәлекле төре — фантастик гипербола ята. Тышкы кыяфәте белән башкалардан аерылып тормаган хәзрәтне фаш итү нияте белән, шагыйрь, гадәтилектән ераккарак китеп, аның баш миен үтә күренмәле «ясый». Пыялага әверелгән баш миендә — азгынлык, әхлак һәм ислам кагыйдәләреннән ерак торган ахмаклыклар ачык күренә инде.
«Шагыйрь» (1908) әсәрендә төшенкелеккә, өметсезлеккә, хәтта үлемгә баш бирмәгән шагыйрь образын тудыруга омтыла Тукай. Биредә романтик алымнарга мөрәҗәгать итә, күңеленә сагыш, югалып калу, рәнҗү, әрнү килеп кергәндә, экзистенциаль фәлсәфәгә дә өлеш чыгара («Көзге җилләр», «Җил» һ. б.). Дөньяга усал каш җыерган елларда сатира янына сагышы да килеп сарыла.
Төптәнрәк карасаң, модернизм, постмодернизм, социалистик реализм кебек агымнар — шул ук романтизм юнәлешенең үзгәртелгән, яңартылган, «бүртелгән» тармаклары. Кыскасы, сәясәт, идеология үзгәреп, әдәби персонажлар яңара торып, фәнни-техник үзгәрешләр зур булса да, Тукай чорында калыплашкан эстетик категорияләр хәрәкәттә, үсештә. Тукайны киләчәктә өйрәнү юнәлешләрен Р. Гаташ сүзләре тәгаенли:
Тукай!
Ахыргача бөеклеген аңлау
Бу да, бәлки, хыял-уй гына?!
Ә омтылсак һәм аңласак икән!
Аек акыл, йөрәк сау булып…
(«Югары ул — Тукай биеклеге!..»)
2006
Файдаланылган әдәбият:
Тукайга чәчәкләр: Шагыйрь турында шигырьләр һәм фикерләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. — 130 б.
Мин Тукайга киләм: Шигырьләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. — 191 б.
Гафиятуллина Н. М. XX гасыр татар шигъриятендә Тукай. — Казан: Матбугат йорты, 2002. — 149 б.
Ганиева Р. Шагыйрьнең рухи дөньясы. «Габдулла Тукай»: Энциклопедик сүзлек-белешмә. — Казан: Хәтер, 2002.
Рәмиев 3. Тукай һәм замандаш әдипләр. «Габдулла Тукай»: Энциклопедик сүзлек-белешмә. — Казан: Хәтер, 2004.
(Чыганак: Галиуллин Т. Әдәбият – хәтер хәзинәсе. – Казан: Мәгариф, 2008. – 232 б.)