Лак халкының күренекле язучысы, җәмәгать эшлеклесе Сәет Габиев халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукайны (1886—1913) борынгы Русьның мәшһүр җырчысы белән чагыштырып, «Идел елгасының бөек Бояны» дип атады*. (*Габиев Сеид. Памяти поэта Габдуллы Тукаева // Мусульманская газета. – 1913. – 8 апреля.).
Тукайның әдәби зәвыклары гаять тә киң иде. Ул зур ихтирам белән бөек рус шагыйрьләре Пушкин белән Лермонтовны үзенең әдәби остазлары итеп кабул итә, аларның тәрҗемәләре һәм икътибаслары аша инглиз һәм немец әдәбиятларының горурлыгы булган Шекспир, Байрон, Шиллер, Гете һәм Гейне иҗатлары белән таныша. Бер үк вакытта ул Шәрык шигъриятенең даһилары Фирдәүси, Хәйям, Низами, Хафиз, Нәвои, Фөзулиләрдән тырышып өйрәнә. Яңа заман Көнчыгыш әдәбиятын һәм вакытлы матбугатын да зур кызыксыну белән күзәтеп бара. Төрек һәм азәрбайҗан әдәбиятының күренекле вәкилләре Габделхак Хәмид, Нәмыйк Кәмал, Тәүфикъ Фикрәт, Жәлил Мәмәдкулизадә, Галиәкбәр Сабир, Мөхәммәд Нади иҗатларына аеруча зур игътибар бирә. Шул рәвешчә, татар шагыйре иҗатында бөтендөнья әдәбиятының — һәм Көнбатыштагы һәм Көнчыгыштагы традицияләре аерылгысыз бер бөтен булып килеп кушыла.
Тукайның Шәрык әдәбиятларына булган мөнәсәбәтен билгеләгәндә, без, нигездә, ике якны — бу әдәбиятлардан иҗади өйрәнү һәм, алган традицияләрне сыйфат ягыннан үзгәртеп, аларның үзләренә үк яңартып, баетып кайтаруны күрәбез.
Тукай шигырьләренең сурәтләр дөньясы, форма үзенчәлекләре күпчелек очракта урта гасыр көнчыгыш әдәбиятлары традицияләрен хәтерләтә. Шагыйрь еш кына гарәп, фарсы, төрек һәм иске татар романтик әдәбияты өчен хас булган касыйдә, мәдхия, газәл, кыйтга, фәрд жанрларына мөрәҗәгать итте. Ләкин көнчыгыш поэзиясенең эчтәлек һәм шәкел мөмкинлекләренә ул иҗади якын килде. Үз заманының милли-азатлык хәрәкәте таләпләреннән чыгып, Тукай аларга яңа иҗтимагый яңгыраш, яңа эстетик мәгънә бирде. Озак гасырлар дәвамында мәхәббәт лирикасының традицион бер төре булып исәпләнгән газәл жанры Тукайда тирән социаль эчтәлек белән баетылды. Моңа ачык мисал — «Көзге җилләр» шигыре.
Көнчыгыш традицияләренә иҗади якын килүне касыйдә жанры мисалында да күреп була. Бөек мәдхияче Хакани (1120-1199) заманынан ук килә торган ода поэзиясенең югары стилен, күперенке үгет-нәсихәтчелеген, абстракт-романтик фикерләвен Тукай публицистик максатларга буйсындырды, конкрет реаль эчтәлек белән баетты. Гасырлар буенча патшаларны, вәзирләрне, идарәчеләрне мактаган, кешенең әхлакый асылын яңартуны максат итеп куйган касыйдәләр милли яңарышка өндәгән, феодаль торгынлыкны, буржуаз җәмгыятьнең ке-шелексезлеген тәнкыйтьләгән публицистик шигырь булып үсеп киттеләр. Шәхес һәм милли азатлык идеалларын яклаган, мәгърифәтле һәм мәдәниятле булырга чакырган, самодержавие изүенә, иҗтимагый явызлыкка каршы көрәш кирәклеген раслаган бу шигырьләрнең әһәмияте XX гасыр башы татар тормышында гаять тә зур иде.
Тукай иҗатында дини-суфичыл поэзиягә, аерым алганда Сөләйман Бакыргани, Мөхәммәт Чәләби әсәрләренә пародия-нәзыйрә рәвешендә язылган байтак кына шигырьләр бар. Бу очракта да без шагыйрьнең мәсьәләгә яңалык тарафдары буларак якын килүен күрәбез. «Бакырган», «Мөхәммәдия» китапларының романтик мистика, дини-әхлакый мотивлар белән сугарылган эчтәлеге алып ташланды. Илаһи көчләрнең бөеклеге, дәһшәтлеге, аларга буйсыну кирәклеге турында сөйләгән шигъри формалар тәнкыйть-сатира максатларына юнәлдерелде. Борын-борыннан татар укучысына таныш булган көйле Дини китап кысаларына капма-каршы мәгънәгә ия булган дөньяви эчтәлек салу Тукай шигырьләренең халык аңына булган тәэсирен бермә-бер арттырды («Хатирәи «Бакырган», «Хөрриятә», «Тотса мәскәүләр якаң» һәм башка шигырьләр).
Гарәп, фарсы һәм төрки әдәбиятларында озак гасырлар буенча өстенлек итүче иҗат методы традицион романтизм булды. Шәрык Халыклары тормышында феодаль-патриархаль яшәү рәвешенең, сәнгатьчә фикерләүдә канунчылыкның, традиционализмның, тәкълидчелекнең кирәгеннән артык озын гомерле булуы бу әдәбиятларда Ауропа һәм рус әдәбиятлары тибындагы реализмның үсеп китүен шактый соңлатты. Татарлар яшәгән территориядә капитализмның чагыштырмача тизрәк үсүе, милли азатлык хәрәкәтенең тамырлары тирәнрәк булу, матди һәм рухи тормышта европалашу — турыдан-турымы, читләтепме — сәнгатьчә фикерләүдә дә сыйфат үзгәрешләре китереп чыгарды, татар әдәбиятында Европа-рус реализмы, романтизмы, модернизмы казанышларын башка төрки әдәбиятлар белән чагыштырганда барлык жанрларда да беркадәр алданрак үзләштерүгә сәбәп булды. Үз чиратында, бу милли азатлык идеяләре белән рухланган Тукайга көнчыгыш романтизмы традицияләрен моңарчы күрелмәгән тизлек белән яңартып, реалистик юнәлештә үстереп җибәрергә мөмкинлек бирде. Мәҗит Гафури, Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал, Шәриф Камал кебек язучылар белән берлектә, ул татар критик реализмының нигез ташларын салды һәм шул ук вакытта башка төрки халыкларның иҗтимагый һәм әдәби фикер үсешенә дә уңай йогынты ясый башлады. Тукайның әле үзе исән чакта ук чыккан күп санлы шигырь җыентыклары Казан, Оренбург, Уральск шәһәрләре аша казакъ, кыргыз далаларына, Төркестанга таралалар, таулар аша кичеп, Кырым һәм Кавказга барып чыгалар. Башкорт, казакъ, кыргыз, үзбәк, төрекмән, комык, каракалпак, уйгур укучылары Тукай шигырьләрен яратып укый, көйли-җырлый башлыйлар.
Октябрьгә кадәр күпчелек төрки халыкларның культура эшлеклеләре һәм әдипләре Тукай әсәрләрен оригиналда укыдылар. Моңа телләрнең тугандашлыгы, графиканың уртак булуы һәм культура традицияләренең якын булуы да зур ярдәм итте. Баштарак казакъ, кыргыз, үзбәк, комык укучылары һәм үзбәк телен яхшы белүче таҗиклар Тукайның, «Шәкерт, яхуд Бер тәсадеф», «И каләм!», «Ифтирак соңында», «Пушкинә», «Теләнче», «Кечкенә генә бер көйле хикәя», «Хөррият хакында» кебек мәгърифәтчелек идеяләре белән сугарылган, прогресс һәм милли азатлык өчен көрәшкә чакырган әсәрләре белән аеруча мавыкканнар. Шагыйрьнең революцион-демократик эчтәлекле шигырь, мәкалә һәм фельетоннары да төрки халыклар арасында көннән-көн күбрәк тарала бара.
«Уклар», «Яшен», «Ялт-йолт» сатирик журналлары аша Бохара, Хорезм, Самаркандның мәдрәсә шәкертләре Тукайның урта гасырчылык, әмирчелек, ишанлыкка каршы юнәлдерелгән шигырьләре белән танышалар һәм аларны татар шагыйренең Урта Азия халыкларына турыдан-туры мөрәҗәгате рәвешендә кабул итәләр. Бу хәл схоластикага баткан, заманнан артта калган чалмалы «бохара козгыннарын» зур борчуга төшерә, «изге Бохара»да феодализмның череклеген сурәтләгән дәһри татар шагыйре әсәрләрен укыган шәкертләрне каты эзәрлекләү башлана* (*Харисов Ш. Изумительный мир // Коммунист Таджикистана. – 1961. – 25 апреля.). Ләкин инде Россиядән килгән милли-азатлык хәрәкәте дулкыннарын туктату, Идел буеннан Тукай шигырьләре белән таралган мәгърифәтчелек һәм инкыйлабы көрәш идеяләре ялкынын сүндерү мөмкин булмый.
Октябрь революциясенә кадәр казакъ, кыргыз, үзбәк, төрекмән, кара-калпак, таҗик язучылары рус әдәбиятының гражданлык пафосын, тирән гуманизмын, беренче чиратта, Тукай иҗаты һәм тәрҗемәләре аша кабул иттеләр. Кыргыз язучысы Камчы Җунусов билгеләп үткәнчә, «ул заманда Тукай шигырьләрен рус әдәбиятын өйрәнгән кебек өйрәнгәннәр»* (*Совет әдәбияты. – 1961. – № 4. – 44 б.). Бу уңайдан үзбәк һәм таҗик әдәбиятларының нигез ташларын салучы күренекле язучы Садретдин Гайни сүзләре аеруча игътибарга лаеклы. Шагыйрь һәм тәрҗемәче Семен Липкинның: «Сезнең иске Бохарада революциягә тикле Пушкин турында ишеткәнегез булдымы?» — дип соравына җавап биреп, ул: «Ишеттем дә, укыдым да. Тукайдан укыдым», дигән* (*Шунда ук. – 62 б.).
Егерменче йөз башында таҗик культурасы әһелләренә һәм әдипләренә татар демократик әдәбиятының уңай йогынтысы аеруча көчле була. Хәтта телләрнең шактый ерак торуы да әдәби бәйләнешләрнең үсүенә киртә була алмый. Үзбәк халкының телен яхшы белү, фарсы телендә сөйләшүче таҗикларга Яңа заман рус һәм татар реалистик һәм романтик әдәбиятының казанышларын иҗади кабул итү өчен киң мөмкинлекләр ача.
Тукайның вакытсыз үлеме, фаҗигале язмышы аның иҗаты белән кызыксынуны аеруча арттырды. Үзәктәге һәм чит өлкәләрдәге рус матбугатында, азәрбайҗан, казакъ һәм башка телләрдәге газета-журналларда шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турында күп санлы мәкаләләр басылып чыкты.
«Мир ислама» журналында Тукай турында татар һәм төрек матбугатында басылган мәкаләләргә зур күләмле күзәтү бирелә. Шагыйрь иҗатының миллилеген, халыкчанлыгын ассызыклаган мәкаләләргә төпле анализ ясау — бу күзәтүнең күренекле галим, шәрык тарихы, телләре, мәдәниятләре белгече академик В.В. Бартольд каләме белән башкарылу турында сөйли* (*Мир ислама. – 1913. – Т. II. – Вып.VIII. – С. 572-593.). Шул ук материалларның «Туркестанский курьер», «Туркестанские ведомости» кебек В.В. Бартольд актив язышкан газеталарда кабат басылып чыгуы да шул ук фикерне раслый* (*Туркестанский курьер. – 1913. – 21 апреля. – № 87. Газетаның 88 һәм 89 саннарында да Тукай турында мәкаләләр бар).
«Мусульманская газета», «Заря Дагестана» газеталарында Сәед Габиев Тукайның үлемен тугандаш халыкларның алдынгы вәкилләрен «кара шәүләле бүгенге яшәеш турында» тирәнрәк уйларга ярдәм итүче, аларда иҗтимагый явызлыкка каршы көрәштә үз көчләренә ныклы ышаныч тәрбияләүче зур югалту итеп бәяләде. Тукайның башкорт, казакъ, кыргыз, үзбәк, таҗик һәм Дагъстан халыклары аңына, әдәби үсешенә ясаган тәэсире турында да беренче булып язып чыгучы Сәед Габиев булды. Ул бу халыкларның әдәби зыялыларын Идел буеның бөек ашугы күтәргән азатлык идеалларына турылыклы булырга, халыкка фидакарь хезмәт итү эшен киләчәк буыннарга васыять итеп тапшырырга өндәде.
Тукай вафатының төрки халыклар дөньясы өчен зур югалту булу һәм шагыйрь иҗатының халыкчанлыгы турындагы тирән эчтәлекле мәкаләләр «Каспий», «Русская молва», «День» газеталарында Җ.Дагъстанлы тарафыннан язылдылар. Тукай иҗатының царизм тарафыннан изелгән халыкларның азатлык өчен көрәш тарихы белән тыгыз бәйләнештә булуын күрсәтеп, ул болай ди: «Тукай һәм Сабир кебек шагыйрьләрнең үлеме, зыялылардан бигрәк, халыкны дулкынландыра … Переворот инде түбәннән башланды, аңа бернинди киртәләр дә каршылык күрсәтә алмас»* (*Каспий. — 1913. — 20 апреля.).
Тукай үлеменең төрки халыклар иҗтимагый фикере үсешен кузгатып, җанландырып җибәрү һәм бу югалтуны изелгәннәрнең киләчәктәге тарихи көрәше белән бәйләп аңлату — патша цензурасын да зур борчуга төшерә. Милли азатлык хәрәкәтенең тагын да тирәнгә китүе турында сөйләүче бу фактны цензура, мөселманнарның самодержавиегә каршы милләтчелеге дип бәяләп, татар һәм тугандаш халыкларның укучы яшьләрен, демократик карашлы зыялыларын махсус күзәтү астына алу кирәклеге турында Россиянең төрле шәһәрләрендәге жандарм идарәләренә үзенең «бик тә яшерен» дигән донесениеләрен-белдермәләрен тарата* (*Украинаның Үзәк дәүләт архивы. – 274 фонд, – 1 тасв. – 3151 эш).
Татар һәм азәрбайҗан әдәбиятлары, Тукай һәм Сабир иҗатлары арасындагы үзара бәйләнеш исә тагы да тәэсирлерәк һәм нәтиҗәлерәк булган. Уральскида чакта ук Тукай азәрбайҗан вакытлы матбугатын күзәтеп бара, аның кайберләре турында үз фикерләрен дә әйтеп калдыра. 1906 елда «Хәят» газетасында Тукайның берничә шигыре дә басылып чыга. Революцион-демократик юнәлештәге «Мулла Насретдин» журналын Тукай яратып укый. Шагыйрьнең бу журналны кулына тотып төшкән рәсеме дә бар. Ул азәрбайҗан сатирасының, критик реализмы әдәбиятының күренекле вәкилләре Мәмәдкулизадә һәм Сабир иҗатлары белән аеруча кызыксына. Тукай Сабирның яраткан «һөдһөд» кошы (азәрбайҗанча «һоп-һоп») имзасы белән үзенең берничә шигырен дә бастыра һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул Кавказдагы фикердәш дустының иҗатын күзәтеп бара. 1908 елда Тукай Сабирның «Шикаять» дигән сатирасын «Мулланың зары» исеме белән татарчага тәрҗемә итә. 1910 елда «Ялт-йолт» журналының җиденче санында Сабирның «Дилбәр» шигыренә «Шагыйрьләребез тоусифе (тасвиры) буенча матур кыз» дигән пародия-нәзыйрә басыла һәм карикатура белән иллюстрацияләнә. Абстракт романтик сурәтләр ярдәмендә кеше матурлыгын бирергә маташучы эпигончы газәлчеләрне тәнкыйть иткән бу шигырьне татарчага тәрҗемә итүдә, әдәби эшкәртүдә, һичшиксез, Тукай да катнашкан. Галиәсгар Камал сүзләренә караганда, «Ялт-йолт» сатирик журналын Тукай бер үзе диярлек эшләгән* (*Тукай турында замандашлары. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1960. — 77 б.).
1911 елда Сабир үлә. 1912 елда аның беренче сатирик шигырьләр җыентыгы «Һоп-һопнамә» басылып чыга. Бу җыентыкның өч данәсен Тукай иптәшләре һәм үзе өчен Бакудан Казанга соратып алдыра* (*Мирәхмәдев А. Тукайның Сабирдан бер тәрҗемәсе хакында //Азәрбайҗан ССР Фәннәр академиясе хәбәрләре. – 1954. – № 5.(азәрбайҗан телендә)).
1911 елда Әстерханга баргач, Тукай бирегә сөргенгә җибәрелгән танылган азәрбайҗан язучысы, җәмәгать эшлеклесе, революционер Нариман Нариманов белән таныша. Туберкулезга каршы үткәрелгән «ак чәчәк» бәйрәмендә Нариманов җыелган халыкка Тукайны «татарның атаклы шагыйре» дип тәкъдим итә. Тукай вафатыннан соң, аның иҗаты турында лекция укырга сорап, берничә мәртәбә властьларга мөрәҗәгать итә. Ләкин аның үтенече канәгатьләндерелми* (*Каспий. — 1913.- 24 апреля; 13 мая; 1 июня.). Нариманов, Әстерханнан Бакуга кайткач та, Сабир белән Тукайның азәрбайҗан һәм татар халкына күрсәткән фидакарь хезмәтләрен искә алып, аларның исемнәрен киләчәк буыннар өчен мәңгеләштерү кирәклеге турында «Бәсыйрәт» («Аң») газетасында мәкалә белән чыга* (*Бәсыйрәт. – 1914. – 20 сентябрь.).
Тукай һәм Сабирның татар һәм азәрбайҗан халыкларының әдәби-иҗтимагый фикере үсешендә тоткан урыннары, татар-азәрбайҗан мәдәни һәм әдәби багланышлары турында Кавказдагы «Каспий», «Баку», «Икбал» газеталарында бәхәс тә булып ала. 1913 елның җәендә, татар артистларының Бакудагы гастрольләре вакытында, Тукай шигырьләре Тагиев театрында укыла һәм публикага зур тәэсир ясый. Бу уңай белән «Каспий» газетасында Җ. Дагъстанлының азәрбайҗан әдипләрен һәм зыялыларын татар шагыйре иҗаты белән якыннанрак танышырга өндәгән мәкаләсе басыла. Тукай иҗатына бирелгән югары бәя кайбер азәрбайҗан зыялыларына ошап бетми. «Баку» газетасында алар «татар шагыйре безнең өчен чит», «аңлашылмый» дип чыгалар. Заманында Сабир белән аралашкан күренекле журналист Хаҗи Ибраһим Касыймов «Икбал» газетасында бу карашның ялгыш икәнлеген тәнкыйтьләп чыгыш ясый. Икенче бер мәкаләсендә дә ул, Җ. Дагестанлы фикерләрен куәтләп, Тукайны яклап чыга, аннан өйрәнергә чакыра* (*Баку.- 1913. — 2 июля; Каспий.- 1913. — 6 июля.).
XX гасырның 60 нчы елларында Азәрбайҗанда сатирик шагыйрь Сабир иҗатын өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Бу исә аның төрки замандашы Тукай белән кызыксынуны да арттыра. Сабирның Шәмәхә шәһәрендәге музеенда Габдулла Тукайның да зур рәсеме куелган. Әдәбият галимнәре Назим Ахундов, Газиз Мирәхмәдов, Панах Хәлилов, Ә.Әфәндиев, Азиз Шәриф хезмәтләрендә Тукайның азәрбайҗан әдәбияты, замандашы Сабир иҗаты белән бәйләнешләре турында кызыклы гына күзәтүләр бар* (*Ахундов Н. Сатирические журналы Азербайджана (1906-1922). Автореф. докт. дисс. — Баку, 1965. — С. 65-67; Ахундов Н. Тукайның сирәк очрый торган рәсеме хакында — Кит.: Әдәбият мәсьәләләре. — Баку, 1964 (азәрбайҗан телендә); Мирахмедов А. Поэт, призванный революцией. — Баку: Азерб.гос. изд-во, 1964. — С. 96, 284, 341-343, 354; Хәлилов П. Сабири Тукай // Әдәбият һәм сәнгать. — 1963. — 18 апрель (азәрбайҗан телендә); Әфәндиев Ә. Тукайның Сабирдан бер тәрҗемәсе хакында // Әдәбият һәм сәнгать. -1962. — 12 март (азәрбайҗан телендә); Шариф Азиз. Габдулла Тукай и азербайджанская литература(1967) // История литератур народов СССР. — М.: Изд-во МГУ, 1986. — С. 91-102.). Азәрбайҗан дәүләт университетының ул замандагы СССР халыклары әдәбияты укытучысы, профессор Панах Хәлиловның Тукай турындагы лекцияләре студентларның хәтеренә шулкадәр сеңеп калган, шулкадәр ошаган ки, алар П. Хәлиловны бөек татар шагыйренең исеме белән «Тукай» дип атап йөрткәннәр. Панах Хәлиловның Галимҗан Ибраһимов белән Муса Җәлилнең азәрбайҗан прозаигы Йосыф Вәзиров иҗатына уңай йогынтысы турындагы мәкаләләре дә бик кызыклы һәм игътибарга лаек.
Тугандаш халыкларның бик күп язучы һәм шагыйрьләренә — С. Дөнентаев, С. Турайгыров, С. Муканов, А. Токымбаев, К. Жунусов, Ш. Туктаргази, Н. Батырмурзаев һәм башка бик күпләргә Тукай әдәбият мәйданына халык мәнфәгатьләрен яклаучы буларак килергә ярдәм итте. Шагыйрьнең ничек итеп иҗтимагый каршылыкларны аңларга булышуы турында Сабит Муканов «Минем мәктәпләрем» исемле романында язып үтә. Тукайның хезмәт ияләренә олы
мәхәббәтен, изүчеләргә тирән нәфрәтен сурәтләүче истәлекләрнең гыйбрәтле хикәя рәвешендә чуваш халык иҗатына үтеп керүе дә очраклы хәл түгел* (*Народное красное слово. – Пенза, 1959. – С. 99-100). Шагыйрьнең башкорт халкының иҗтимагый-инкыйлаби аңын үстерүдәге әһәмиятен күрсәтү — Һәдия Дәүләтшинаның «Ыргыз» романындагы мөһим мотивларның берсе. Һ. Дәүләтшинаның иҗатын, рухи дөньясын Тукайдан башка аңлау читен. Булачак язучының шигърият белән беренче танышуы, әдәбият дөньясына аяк басуы, мәрхәмәтсез культ елларын исән-әман үтүе дә Тукай исеме белән бәйләнгән.
Тукай әсәрләре нигезендә яткан халыкча фикерләү, хезмәт кешесенең бөеклеген раслау, иҗтимагый явызлыкка нәфрәт һәм ризасызлык белдерү, барлык халыклар өчен азат Россия идеалын яклау тугандаш халыклар интеллигенциясенең рухи эзләнүләренә бик тә аваздаш булды. Гомумкешелек кыйммәтләрен мактаган һәм интернациональ яңгырашлы шагыйрь буларак Тукай аларның алда торган иҗтимагый тартышларына, мәдәни алгарышларына җирлек әзерләште.
Тугандаш халыкларның тарихи-социал үсеш дәрәҗәләренә, рухи һәм әдәби ихтыяҗларына бәйле рәвештә Тукай иҗатының әдәби-эстетик йогынтысы төрле чорда төрле характерда һәм төрле күләмдә кабул ителде. Унынчы елларда Тукай казакъ, үзбәк, таҗик әдәбиятларында реалистик юнәлешне үстерүгә шактый зур өлеш кертте. Баштарак бу әдәбиятларның язучылары Тукай иҗатының мәгърифәтчелек рухында язылган әсәрләрен үзләштерделәр, акрынлап аның инкыйлаби-тәнкыйди эчтәлекле шигырьләрен дә кабул итүгә таба йөз тоттылар. Россия Көнчыгышы халыклары тормышында колониаль һәм самодержавие изүенең урта гасырчылык калдыклары укмашып яшәве аларның әдәбиятларында да мәгърифәтчелек реализмы белән критик реализмның аерылгысыз бергә үрелеп яшәвенә сәбәп булды.
XX гасыр башында, Россиядә пролетар революцияләр мәйданга чыккан чорда мәгърифәтчелек идеяләренең киң таралуы беренче карашка анахронизм булып күренергә мөмкин. Әгәр дә без егерменче йөз башы рус әдәбиятында мәгърифәтчелек эстетикасы өстенлек алып торды дип сөйләсәк, бу, билгеле, әдәби анахронизм булыр иде. Ләкин заман таләпләрен канәгатьләндерүдән шактый артта калган көнчыгыш әдәбиятлары өчен мәгърифәтчелек реализмы шул заман өчен зарури күренеш булды һәм ул халыкның милли аңын уятуда, тәрәкъкыятькә чакыруда шактый зур роль уйнады. Әдәби процесс никадәр генә катлаулы булмасын, аның төп үсеш тенденциясе көнчыгыш халыкларында да критик реализмга таба борыла. Мәсәлән, 1912 елда ук Әкрәм Галимов Тукайның критик реализм рухында язылган шигырьләрен казакъчага тәрҗемә итә һәм «Яшьлек җимешләре» исемле җыентыкта бастырып чыгара. Тукай шигырьләре тәэсирендә әдәбият мәйданына килгән С.Дөнентаев, С.Турайгыров иҗатларында критик-реалистик тенденция көчәя. Абай башлаган, Тукай дәвам иткән критик реализм казакъ әдәбиятының киләчәктәге магистраль үсеш юлы булырга тиеш дигән фикер әдәби-тәнкыйть мәкаләләрендә дә үткәрелә башлый. Бу яктан караганда Нәзыйфә Кулжанованың 1916 елда «Казакъ» газетасы битләрендә басылган мәкаләләре аеруча игътибарга лаек. Көнчыгыш романтизмыннан килә торган традицияләрне Европа һәм рус реализмы казанышлары белән уңышлы үреп бирүнең классик үрнәге итеп, ул Абай һәм Тукай иҗатларын күрсәтә һәм замандашларын да бу ике зур төрки шагыйрь башлаган критик реализм юлын дәвам итәргә чакыра (Казакъ. — 1916. — 9 апрель.). Тугандаш халыкларның тарихи-социаль үсеш дәрҗәләренә, рухи һәм әдәби ихтыяҗларына бәйле рәвештә Тукай иҗатының аларга йогынтысы төрле чорда төрле характерда һәм төрле күләмдә кабул ителде. Унынчы еллардагы казакъ, үзбәк, таҗик әдәбиятларында Тукай иҗаты аларның Шәрык тибындагы традицион романтизмнан реализмга күчүдә, аны үстерүдә шактый зур эш башкарды. Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы елларында төрки халыкларда шагыйрьнең революцион публицистик эчтәлектәге әсәрләре аеруча популярлык казана. Мисал өчен комык әдәбиятыннан аталы-уллы Нухай һәм Зәйналабид Батырмурзаевлар иҗатын алып була. Әле революциягә кадәр үк алар Тукай әсәрләре белән яхшы таныш булганнар. Яшь Зәйналабид беркадәр вакыт Әстерханда һәм Казанда яши, татар вакытлы матбугатына актив языша. Беренче империалистик сугышка каршы юнәлдерелгән җыр язып, Петербургка җибәрә, һәм, нәтиҗәдә, Казаннан куыла* (*Аткай. В кумыкской степи. — Махачкала, 1960.). Әтисе Нухайның да Казан белән элемтәсе нык була, татарча китап, газета-журналлар алдыра. Дагъстанда совет власте урнаштыру өчен каты сугышлар барган көннәрдә Батырмурзаевлар «Таң-чулпан»* (*Таң-чулпан. — 1917. — № 8 (комык телендә).) исемле журнал чыгара башлыйлар. Бу журнал битләрендә Нухай Батырмурзаевның Дагъстан язучыларын Тукайдан өйрәнергә чакырган «Әдәбиятчыларыбызга берничә сүз» дигән мәкаләсе басылган. Дагстанда яшәүче башка халыкларның да интеллигенция вәкилләре Тукай иҗатын яхшы белгәннәр. Кызыклы күренеш: традицияләргә бай азәрбайҗан әдәбияты күршедә генә булуга карамастан, егерменче йөз комык әдәбияты үзеннән ерактарак торган Идел-Урал татарлары әдәбиятының йогынтысын күбрәк татый. Дагъстанда яшәүче башка халыкларның да интеллигенция вәкилләре Тукай иҗатын яхшы белгәннәр.
Егерменче-утызынчы еллар дәвамында Тукай башкорт, казакъ, төркмән, үзбәк, комык, кара-калпак, чуваш әдәбиятларында сатираның киң колач белән үсеп китүенә ярдәм итте. С. Дөнентаев, С. Турайгыров, Б. Кербабаев, Хәмзә Хәкимзадә Ниязи, Аткай, Шәләби һәм башка бик күпләр Тукай юморы һәм сатирасының тәэсирен татыдылар. Бу елларда Тукай әсәрләрен төрки телләргә тәрҗемә итү эше дә җанланып китә.
Бөек Ватан сугышы елларында Тукай иҗатындагы туган ил өчен горурлык, азатлык мотивларын иҗади үзләштерү тугандаш әдәбиятлар алдына зарури бурыч булып килеп баса. Бу мотивлар башкорт әдәбиятында Сәйфи Кудаш (1894—1993) иҗатында аеруча калку чагылыш таба. Тукайның Сәйфи Кудаш иҗатына йогынтысы – дәвамлы процесс һәм ул махсус өйрәнүне таләп итә торган зур тема. Моннан ярты гасыр элек — 1913 елда Тукай шәкерте буларак каләм сынаган шагыйрь озын иҗат юлында үз остазының халыкчанлык һәм реализмы рухына турылыклы булып калды, ике әдәбиятның олы традицияләрен үз җилкәсендә күтәреп барды. Билгеле, Тукайның башкорт әдәбиятына йогынтысы бер Сәйфи Кудаш исеме белән генә чикләнми. Бөек Тукай дистәләгән башкорт шагыйрьләрен үз шигъри мәктәбе аша үткәрде һәм аларның әдәбиятка килү юлларын шактый җиңеләйтте.
Октябрь революциясенә кадәр Тукайның башка әдәбиятларга тәэсире башлыча Россия империясендәге көнчыгыш халыклары белән чикләнсә, совет чорында ул, күп санлы тәрҗемәләре аша Бөтенсоюз укучысының сөекле шагыйренә әйләнде. Тукай тугандаш халыкларның рухи дөньясына көннән көн тирәнрәк үтеп керүен дәвам итте һәм, үзенең лаеклы шәкерте Муса Җәлил белән бергәләп, бөтендөнья әдәбиятының киң мәйданына аяк басты. Немец, инглиз, француз, төрек һәм башка телләрдә Тукай һәм Җәлил иҗатына багышланган байтак кына мәкалә һәм хезмәтләрнең басылып чыгуы шул хакта сөйли.
1966
(Чыганак: Ганиева Р.К. Шагыйрьнең рухи дөньясы («Габдулла Тукай» энциклопедик сүзлек-белешмәсенә әзерләнгән материаллардан). – Казан: ТаРИХ, 2002. – 112 б.).