(Мәкаләләр Тукай әсәрләренең ячылу (басылу) вакытларына нигезләнеп урнаштырылды)
«Алла гыйшкына»
«Алла гыйшкына» (1906) Җаек каласына Төркиядән килеп чыккан мөһәҗир шагыйрь Габделвәли (Әмрулла) белән тыгыз аралашкан, дус булган, госманлы әдәбияты, аерым алганда, Мөһәммәд Язычыоглуның «Мөхәммәдия»се, Әхмәд Биҗанның «Әнвәрүл-гашыйкин» («Гашыйклар нуры») белән мавыккан елларда язылган. Моның шулай булуы хакында күренекле әдәбият галимнәре Фуад Көпрелезаде белән Җамал Вәлиди, язучы Галимҗан Ибраһимов та язалар. Тукай шигыренең «Алла гыйшкына» дигән исеме үк аның суфичылык әдәбияты белән бәйләнештә булуы турында сөйли. Әмма Тукай суфичылык тәгълиматының үзәген тәшкил иткән Аллага гыйшык тоту фәлсәфәсенә иҗади якын килә: аны XX гасыр башы татар тормышы өчен бик тә әһәмиятле булган мәгърифәтчелек идеалларын раслауга юнәлдерә. Бу яңачалык иң элек Алланың берлеген һәм барлыгын суфиларча хис-тойгы, калеб-күңел, йөрәк белән тану фәлсәфәсен татар милләтенең иҗтимагый яшәеше яссылыгына күчерүдә, суфичылык шигъриятендәге «калеб-колүб» метафорасын «милләт» төшенчәсе белән тыгыз мөнәсәбәткә кертүдә, торгынлык кичергән милли тормышны Акыл культы ярдәмендә үзгәртеп кору кирәклеген яклауда күзгә ташлана («Тәэлиф улынсын колубе милләт Алла гыйшкына»).
«Алла гыйшкына» шигыренең лирик герое үз милләтен шөһрәтле милләтләр арасында күрәсе, аңа мәдхия укыйсы килә («…милләте тәрфига – югары күтәрә – күңелем ашыгадыр, ашкына…»). Милләтне алгарышка илтү теләге анда шул кадәр көчле ки, мондый ашкынулы уйлардан аның җаны җирдән күкләргә очып китү дәрәҗәсенә җитә. Шагыйрь фикеренчә, милләт өчен бил буып тырышу, аңа хезмәт итү Аллаһы Тәгаләне яратуга һәм аның рәсүле Мөхәммәд пәйгамбәр сөннәтләрен үтәүгә тиң. Бу фикер шигырьнең буеннан-буена «Алла гыйшкына» дигән рәдиф (рефрен) ярдәмендә ун мәртәбә ассызыклана. Коръән тәгълиматындагыча, һәм дә, үгет-нәсыйхәт бирергә яраткан мәгърифәтчеләрчә, Тукай мөселман өммәтен дә, үз милләтен дә социаль катламнарга – бай һәм ярлыга аерып карамый. «Өлфәт илә без дә итик өлфәт», ягъни дуслык белән без дә берләшик дип, ул милләтне бербөтен итеп күзаллый, аның һәр кешесен үзара дуслыкка һәм бердәмлеккә, гыйлемле, әхлаклы һәм һөнәрле булырга чакыра.
Шагыйрь замандашларының җәһаләттән изелүләрен дә, гыйлемгә арка белән торуларын да, тәкәбберлекләрен дә, төче теллеләнеп ялагайлануларын да, азга канәгать булып, юк-бар һөнәр белән таркау рәвештә көн күрүләрен дә тәнкыйть итә.
Бу мотивларның барысын да Тукай суфичылык әдәбиятыннан алган. Ул чын суфиларның гыйлем эстәп, мин-минлектән котылып, камил кеше булып җитешү фәлсәфәсен кире какмый, бу сыйфатларны үз милләтенең тәрәкъкыяте өчен дә кирәк дип саный. Ә инде суфиларның икенче бер сыйфатын – зөһедлек (аскетлык) юлына басып, хәерче дәрвиш кыяфәтендә көн күрүләрен кабул итми. Бу соңгысы исә мәгърифәтче Тукайның милли прогресс турындагы карашлары белән сыешмый иде.
«Алла гыйшкына» шигырендә милләтнең артка калу сәбәпләре дә, аннан котылу юллары да мәгърифәтчеләрчә яктыртыла. Автор әйтергә теләгән төп фикер түбәндәгедән гыйбарәт: Аллага гыйшык тоту – ул үз милләтеңне ярату белән бер дәрәҗәдәге изге рухи кыйммәт.
«Алла гыйшкына» шигыре 1906 елда «Әльгасрелҗәдид» (1 сан) «Фикер» газетасында (октябрь, 36 сан) басылган. Тел җәһәтеннән ул бик тә корама: гарәп, фарсы сүзләре, госманлы теле белән чуарланган. Фәнни хезмәтләрдә бу әсәр турында махсус күзәтүләр очрамый. Бары тик Фатих Әмирхан гына «Алла гыйшкына» шигырен Тукай иҗатында ара-тирә очраган, һәр җәһәттән зәгыйфь булган шигырьләр рәтенә кертә.
Әсәрләр: Тукай Г. Биштомлык, 2 т., 46—47 б.
Әдәбият: Әмирхан Ф. Әсәрләр: 4 томда. – 4 т. – 13 б.
«Гыйшык бу, йа!»
«Гыйшык бу, йа!…» (1906), газәл (бер юлы 15 әр иҗекле 9 бәет). Исеме үк аның суфичылык фәлсәфәсе һәм әдәбияты белән тыгыз багланышта икәнлеген күрсәтә. Өченче бәеттәге «Бән дә хәүлеңдә сәнең дәүрәнаем, дәүранаем» («мин дә синең тирәңдә әйләнәм, әйләнәм») дигән шигъри юл үзе үк Тукай шигыренең урта гасыр госманлы төрек әдәбияты, аерым алганда, «әйләнүче суфилар» — мәүләна тарикате, аның рухи җитәкчесе Җәләлетдин Руми газәлләре йогынтысында язылуына өстәмә бер дәлил булып тора. Суфиларның мәҗлесләре вакытында Руми үзе үзәктә басып торган, көйләп шигырь әйткән, ә аның тирәсендәге мөритләр түгәрәк ясап, җырлап-биеп әйләнеп йөргәннәр.
Аллага гыйшык тоту — суфичылык шигъриятендәге үзәк мотивларның берсе. Гадәттә, ул җир кешеләренең олы мәхәббәте рәвешендә һәм укучыга мәгълүм образ-сурәтләр ярдәмендә гәүдәләнә. Мәсәлән, Алла образы гүзәл кыз, яктылык таратучы шәм сурәтләре белән символлаштырыла. Тукай да шул ук символик эчтәлекле сурәтләргә мөрәҗәгать итә. Аның да Аллага гашыйк суфие газаплы кичерешләргә дучар була, кояштай нур сибүче илаһи матурлыкны – гүзәл кызны күрәм дип тилмерә, мәхәббәт утында янып, туфрак булам дип ашкына. Бу – Алланы хис-тойгылар ярдәмендә танып белүнең югары баскычы.
«Гыйшык бу, йа!…» шигырендәге сурәтләр генә түгел, андагы мотивлар да суфичылык фәлсәфәсен сәнгатьчә гәүдәләндерүгә хезмәт итә. Шәрык әдәбиятлары өчен хас канун буенча, Тукайның да лирик герое Аллага гашыйклыктан авыруга сабыша һәм җүләрләнү дәрәҗәсенә җитә; кансыз һәм җансыз сурәткә әйләнеп, шәраб эчеп исергән, җирдә аунап яткан, экстаз халәтенә кергән мәгъшукны, ягъни суфины хәтерләтә башлый.
«Гыйшык бу, йа!…» шигырен суфичылык буенча хәзерлеге булмаган укучы аны җир мәхәббәтен гәүдәләндергән әсәр дип тә кабул итәргә мөмкин. Бер караганда аны шагыйрь Җаек шәһәрендәге сөеклесе — укытучы Бибигайшә Белюковага багышлагандыр дип тә фараз итәргә була. А.М.Саяпова фикеренчә, Тукай гүзәл кыз, матур йөз, шәм, күбәләк, пәрдә, шәраб кебек илаһи гыйшыкны символлаштыручы суфичылык образлары ярдәмендә үзенең музасына илһам бирүче, йөрәгендә иҗат уты кабызучы хатын-кыз мәхәббәте турында яза.
Шул рәвешчә, «Гыйшык бу, йа!…» шигыре өч юнәлештә — саф суфичылык, дөньяви мәхәббәт һәм әдәби иҗат фәлсәфәсе рухында аңлатылырга мөмкин.
«Гыйшык бу, йа!…» шигыре 1906 елда «Әлгасрелҗәдид» журналының 4 санында басылган, беркадәр үзгәрешләр белән кабат Тукай шигырьләренең «3 нче дәфтәр»енә (1907) кертелгән. Анда шигырьнең беренче бәетендәге «аһ ниләем, аһ ниләем» гыйбарәсе «гыйшкыңа пәрванаем» («гыйшкың күбәләге») белән алмаштырылган, ә жиденче бәеттәге «тәхте паенда» («тәхтә паенда» («тәхет туфрагы») «хакепаеңда» («аяк астындагы туфрак») дип үзгәртелгән. Тукай әсәрләренең биш томлыгында да мәгънәви төгәлсезлек киткән. «Хакепаеңдә сәнең ауналаем, ауналаем» — «синең аяк туфрагыңда ауныйм, ауныйм» мәгънәсендәге шигъри юл «Хакепаеңдә сәнең ауланаем, ауланаем» («синең аяк туфрагыңны аулыйм») дип басылган.
Кулъязмасы сакланмаган. Теле гарәп, фарсы, госманлы терек теле элементлары белән чуарланганлыктан, Тукай әсәрләренең беренче томында тәрҗемә белән бирелгән.
Әсәрләр: Тукай Г. Биштомлык, 1 т., 68-69, 337-338 б.
Әдәбият: Ганиева Р.К. Тукайның иҗат методы // Татар әдәбияты мәсьәләләре, 1972. — 50-72 б.; Саяпова А.М. Поэзия Дардменда и символизм. — Казань: Изд-во Казан, педуниверситета. — 1997. — С. 94-101.
«Пушкинә»
«Пушкинә» (1906) — бөек рус шагыйре А.С.Пушкин образын һәм аның шигъриятен идеаллаштырган, башлангыч иҗат чорына караган романтик шигырь. Рус шагыйре иҗаты белән Тукай Җаек (Уральск) каласындагы мәдрәсә каршында ачылган рус сыйныфында Әхмәтша учительдән дәресләр алганда таныша. Шигырьдә ул Пушкинны Нәзыйрсез (тиңдәшсез) шагыйрь дип атый. Аның шәхесенә һәм шигъриятенә ихтирамын һәм мәхәббәтен белдергәндә Шәрык романтик поэзиясе өчен хас «гөлзар» (чәчәклек), «гандәлибан» («сандугачлар») кебек традицион чагыштыру, метафора, символ, гиперболаларга мөрәҗәгать итә, ә аларның кайберләрен яңа мәгънәви төсмерләр белән баета. Мәсәлән, озак гасырлар дәвамында башлыча патшаларның, идарәчеләрнең көч-куәтен тасвирлауда кулланылган «шәме» (кояш) образын Тукай исә Пушкин шигъриятенең бөеклеген, матурлыгын күрсәтү максатларында файдалана, аны җир йөзенә нур сибүче кояшка тиңли («шигърең мисале шәмсе рәхшандыр»). Татар шагыйре күзаллавынча, Пушкин шигърияте аһәңнәреннән агач, ташлар да җанлана, үз-үзен белештермичә бии («сәнең әшгаренә, бәнчә, агач, даш билә рәкъсандыр»). Гүзәл шигърият, музыкаль авазлар тәэсирендә табигатьнең дә экстаз халәтенә җиткерелүе, сынландырылып бирелүе – Шәрык әдәбиятларында еш кулланыла торган традицион алым.
Бакча, чәчәклек, былбыллар, төрле-төрле яктылык сурәтләре ярдәмендә Тукай романтикларча Пушкин поэзиясенең матурлык эстетикасы үрнәге («рәүнәкъ-гүзәллек, нур чәчү») икәнлеген күрсәтергә тырыша. Шуңа күрә дә лирик герой, Пушкинның шигърият бакчасында йөреп, гизеп һәм кош кебек очып, күңелен камиллеккә илтүче нурлар белән яктырта («кәлүр рәүнәкъ колүбә сүзләрендин, җанә сайкалләр»). Пушкинның башка бер мәдәният, башка бер дин, үзгә карашлар вәкиле булу Тукайны әллә ни борчымый («Бәнем шәэнемме тәфтиш мәзһәбеңне, дине мәнсубең?»). Аны иң элек рус шагыйренең сәнгатьчә фикерләүдәге осталыгы, кояштай илаһи гүзәллек тудыручы булуы җәлеп итә. Ә бу матурлык исә Пушкинга, Корьән тәгьлиматындагыча, илаһият булышлыгы белән иңдерелгән («әшгар аңа Мәүләдан ихсандыр»). Пушкин кебек зур һәм гүзәл шагыйрь булу теләк-омтылышлары Аллаһе Тәгала фәрманы белән Тукай үзенә дә килеп ирешер дип өмет итә («Бирер дәрмани дә, шаять, җәнабе мән ләхелфәрман»). Бу рәвешчә фикерләү мөселман халыкларының «Алла — бөек иҗатчы», «Алла матурлыкны ярата» дигән әдәби-эстетик һәм дини-этик карашларына да туры килә.
«Пушкинә» жанры буенча касыйдә жанрының мәдхия (ода) дигән төренә туры килә. Гарәп-фарсы сүзләре белән чуарланган иске татар телендә язылган. Хәзерге басмаларда сүзгә-сүз тәрҗемә ителеп, бик үк төгәл булмаган эчтәлектә бирелә. Русчага Д.Бродский, С.Липкин тәрҗемә иткән.
Кулъязмасы сакланмаган. Беренче мәртәбә «Әлгасрелҗәдид», 1906 ел 4 нче санда дөнья күргән. «Мәҗмугаи әшгарь» шигырьләреннән берсе.
Әсәрләр: Тукай Габдулла. Әсәрләр: 5 томда. — 1 т. — Казан, 1985. — 70 б. (моннан соң: «Биштомлык» ).
Әдәбият: Башкуров Р. Тукай һәм рус әдәбияты. — Казан, 1958. — 104 б.; Халит Г. Габдулла Тукай // XX йөз башында татар әдәбияты. — Казан, 1954. -115 б.; Халит Г. Тукай үткән юл. — Казан, 1962. — 18-19 б.;
Нуруллин И. Габдулла Тукай. — Казан, 1979. — 159 б.
«Граф Лев Толстой җәнабләре язадыр»
«Граф Лев Толстой жәнабләре язадыр» (1906) хикәясе — Л.Н.Толстойның «Ильяс» (1885) исемле хикәясеннән тәрҗемә. Әсәрдә кешелекле һәм бәхетле булу өчен мал-мөлкәтләреннән ваз кичеп, икенче берәүгә намуслы хезмәт итеп, изге суфилар кебек камил кеше булып, Аллага сыгынып, бары тик вөҗдан пакьлеге турында гына кайгыртып, сабыр, тыныч гомер үткәрүче башкорт бае Ильяс һәм аның хатыны Шәмсемаһи турында бәян ителә.
«Ильяс» хикәясенең сюжетын Л.Н.Толстой Шәрыктән, суфичылык әдәбиятыннан алган. Кайчандыр бай булган, ә соңрак тәхет-таҗларыннан, байлыкларыннан, гаиләләреннән баш тарткан, зөһедлек юлына басып, суфи-дәрвиш булып киткән, азга канәгать итеп, фәкыйрьлектә һәм авыр хезмәттә Аллага дога кылып, шөкер итеп гомер кичергән Ибраһим Әдһәм кебек патшалар һәм байлар образлары Шәрык әдәбиятларында еш очрый. Суфичылык әдәбияты Л.Н.Толстойның дөньяга карашларына да, үз-үзен тотышына да йогынты ясаган. Матди яктан тәэмин ителгән кеше булуына карамастан, Толстой тыйнак яшәгән, бик гади киенгән, печән чапкан, җир сукалаган, мич чыгарган. Толстойның дөнья байлыкларына исе китмичә, гади халыкча яшәргә омтылуы, иҗат эше белән шөгыльләнүе Тукай күңеленә бик тә хуш килгән. Ул тышкы кыяфәте, кием-салымы, үз-үзен тотышы белән дә Толстойга охшарга тырышкан, аның иҗтимагый-сәяси, әдәби-эстетик карашларын да үзләштерергә омтылган. Рус язучысының «Ильяс» хикәясен татарчалаштыру – моңа дәлил. Оригиналның «Ильяс» дигән исемен «Граф Лев Толстой җәнаблары язадыр…» дигән җитди бер проблема рәвешендә кую, Толстойның «граф» дигән титулын һәм аны Шәрыкчә «галиҗәнаб» дип атау шулай ук Тукайның аңа булган олы ихтирамын чагылдыра. Толстой кебек, татар шагыйре дә бәхет – байлыкта дигән фикергә каршы чыга, байлык хакыйкать, вөҗдан, кешелеклелек белән сыеша алмый дигән фикер уздыра.
Тукай Толстой хикәясенең эчтәлеген мөмкин кадәр тулы һәм төгәл тәрҗемә итә. Аерым очракларда гына ул тәрҗемәгә мөселман халыклары өчен хас «намаз», «ахирәт», «ма яҗүзе галәйһи итлакыль – бишмәт» һәм башка гарәпчә, татарча гыйбарәләр, канатлы сүзләр кертеп җибәрә. Җайлы урыннарга үзеннән өстәмәләр кертүе турыңда Тукай үзе дә искәртеп үтә. Сирәк очракларда гына татар укучысы аңлау авыррак булган җөмлә-абзацларны төшереп калдыра.
Гасыр башында Толстойның бу «Ильяс» хикәясен Х.Әхмәрова, К.Субай, С.Сүнчәләй дә тәрҗемә иткәннәр. Тукайдан аермалы буларак, алар оригиналның дини-әхлакый ягын көчәйтебрәк, текстны үзгәртебрәк татарчалаштырганнар.
«Граф Лев Толстой җәнаблары язадыр» тәрҗемәсе «Фикер» газетасының 1906 елгы 25 май санында басылган. Беренче тапкыр Академик басманың II томына (1948) кертелгән.
Әсәрләр: Тукай Г. Биштомлык, 3 т., 43—47 б.; 338 б.
Әдәбият: Кадыров О.Х. Л.Н. Толстой сквозь призму татарской мысли. — Набережные Челны. — 1995. — С.19, 41-42, 51-52, 99-100.
«Мөхәммәтгали бабай»
«Мөхәммәтгали бабай» (1906) хикәясендә урта гасыр Шәрык суфичылык әдәбияты өчен хас фәлсәфи карашлар, әдәби алымнар толстойчылык мотивлары белән чарпакланып үреп бирелгән.
Әсәрнең төп герое – Мусыл шәһәрендә яшәүче үткен һәм гадел эш йөртүче Мөхәммәтгали. Ул шәһәрдә яшәүчеләр арасындагы низагларны, бәхәсле мәсьәләләрне гадел хөкем итүе белән дан тота. Толстойның явызлыкка каршылык күрсәтмәү фәлсәфәсендәгечә, ул кешеләрне бер-берсе белән талаштырмый, сугыштырмый, хәтта дошманнарны да үзара килештерергә тырыша; байларга да, фәкыйрьләргә дә тигез хезмәт итә; тугъры хөкемдар сыйфатында һәрвакыт җәберләнгәннәр мәнфәгатен яклый; халык чуалышлары вакытында хәлиф тә аны киңәшкә чакыра.
Гаделлеге белән шөһрәт казанган Мөхәммәтгали бабай акчасы, байлыгы белән дә масаймый, горурланмый. Чөнки ул шөһрәт артыннан кууның кешеләр әхлагын бозганын яхшы аңлый. Мондый толстойчылык карашлары Мөхәммәтгали бабайның Җәгъфәр һәм Нуретдин исемле уллары, аларның кылган гамәлләре мисалында иллюстрацияләнә. Җәгъфәр зур кеше булу турында хыяллана, ә Нуретдин исә миһербанлы, шәфкатьле кеше булу уе белән яши, шул олы максатны күздә тотып, һәр даим ярлыларга, теләнчеләргә, авыруларга, җәберләнүчеләргә, картларга ярдәм итә, балаларга да кызыклы хикәяләр, «Мөхәммәдия» һәм касыйдәләр укый. Әмма кешеләрнең тәннәрен дә, җаннарын да дәвалаган Нуретдин бу изге эшләре өчен «мин – шөһрәт иясе» дип масаймый. Ул үзенең хыялына — яхшы кеше булу теләгенә ирешә. Кешеләр бер-берсенә карата игелекле, рәхимле булырга тиешләр дигән мондый гуманистик фикер Тукайның күп шигырьләрендә, публицистик чыгышларында үткәрелә.
Хикәядә кешелекле Нуретдин образына шөһрәт яратучы Җәгъфәр каршы куелган. 20 яше тулганда, үзенә зур дәрәҗәләр, зур дан яулап кайту максаты белән, ул сугышка чыгып китә; хәрби белемнәрне әйбәт үзләштергән, зур җиңүләр яулаган гаскәр башлыгы, хәлифәлекнең полководецы булып җитешә. Туган шәһәре Мусыл аша узып барганда халык аны алкышларга күмә, ул үтәчәк юлга хәтфә паласлар җәя, чәчәкләр сибә. Җәгъфәр атыннан төшеп әтисе белән күрешә һәм аннан: «Әти! Әти! Мин зур кеше булдыммы?» – дип сорый. Атасы шыпырт кына: «Юк әле, балам», ди. Бу сүзләрдән соң Җәгъфәр берничә елга юкка чыгып тора. Шушы еллар эчендә ул бөек философ, атаклы табиб булып җитешә, падишаһны каты авырудан терелтә. Табигать фәннәре галиме буларак, ком чүлен гөлбакча хәленә китерә, халык арасында шөһрәт казана. Ләкин бу юлы да әтисе Мөхәммәтгали аңа, әле син зур кеше түгелсең, дип җавап бирә. Өченче сәяхәтендә Җәгъфәр һәр кешегә рухани рәхәт, гыйбрәт дәресләре бирүче зур шагыйрьгә әйләнә. Аның таланты алдында борынгы шагыйрьләрнең дә исемнәре күләгәдә кала. Хәлифәләр аның сарай шагыйре булуын телиләр. Җәгъфәр үзе дә «минем исемем шөһрәт тапты, минем язган шигырьләрем үзем үлсәм дә үлмәсләр», «мин кабердә ятканда да гаммәи халык тарафындин хозур вә ләззәт илә укылырлар», дип ышана. Ләкин бу очракта да әтисе аңа: «И балам, мин сине кызганам, син һаман да чын хакыйкать, зурлыкны тапканың юк», – ди дә, улы кабат сәфәргә чыгып китә.
Шулай итеп, «Мөхәммәтгали бабай» хикәясендә Тукай геройны өч мәртәбә шөһрәт сынаулары: аша үткәрә. Җәгъфәр гаскәр башлыгы, зур галим, философ, врач, шаиыйрь булып җитешә, үзенең хәлифәсенә, халкына турылыклы хезмәт итә. Ләкин атасы аның бу тырышлыкларын, шөһрәт иясе булуын тганымый. Мөхәммәтгали агайның улына карата кырыс мөнәсәбәте Л.Н.Толстойның шөһрәт мәсьәләсенә карата әйткән түбәндәге сүзләре белән бик тә аваздаш: «Тщеславие, тщеславие, тщеславие везде – даже на краю гроба, между людьми, готовыми к смерти и за важные убеждения» («Севастополь в мае»).
Хикәянең азагында Җәгъфәр таланып беткән дәрвиш киемендә, ялан аяк, яланбаш, саргайган йөз белән әтисе йортына кайтып егыла. Ул инде хәзер данлыклы гаскәр башлыгы, философ, галим, шагыйрь булу кебек дәрәҗәле шөһратне «талак итә». Толстой кебек, Тукайның Җәгъфәре гыйлем, философия, әдәбиятның иҗтимагый һәм рухи тормыштагы әһәмиятен танымый, дөньяда «аларның чебен канаты кадәр дә кыйммәте юк» дип саный. Урта гасырлардагы Шәрык суфиларыча, ул да фани дөнья шөһрәтләреннән баш тарта; яңа замандагы Л.Толстой өйрәтмәләрендәгечә, гыйлем һәм сәнгатьне читкә этәреп, әхлакый камиллеккә, вөҗдан сафлыгына омтыла, зурлык һәм шөһрәт таҗын үзенә Алла киертүне һәр нәрсәдән өстен куя.
Л.Н.Толстой әдәбият һәм сәнгать кешеләрнең әхлагын сафландырмый, алар бары тик өстен сыйныфларга гына хезмәт итә, дигән. Ул бу карашларны француз язучысы Жан Жак Руссодан кабул иткән. Толстой иҗаты аша руссочыл карашлар «Мөхәммәтгали бабай» хикәясенә дә үтеп кергән. Анда сурәтләнгән Жәгъфәр образы Л.Толстой карашларының көзгесе булып тора.
Хикәя «Фикер» газетасының 1906 елгы 10, 18 июнь саннарында басылган. Беренче мәртәбә Беренче дүрттомлыкның 3 томына кертелгән.
Әсәрләр: Тукай Г. Биштомлык, 3 т., 48-57 б.
«Сорыкортларга»
«Сорыкортларга» памфлеты 1906 елның июль аенда Беренче рус революциясе вакыйгалары иң югары үсеш ноктасына күтәрелгән чорда иҗат ителгән. Зур гомумиләштерү көченә ия булган «сорыкортлар» метафорасы ярдәмендә Тукай Россия империясендәге өстен сыйныфларны, югары катламнарны, идарәче даирәләрне, аристократларны, губернаторларны гәүдәләндерә; аларны халыкны талаучылар, кеше хакын ашаучылар, «безем икъбалемезне (якты киләчәгебезне) йотучылар» дип тамгалый:
Аристократ — сорыкортлар, калын корсак, кечек башлар;
Ашыйлар соң бирән булган кешеләр, ну гаҗәп, ай-яй!
«Халык батсын да бетсен», тик боларның эчләре күпсен» дип корсак фәлсәфәсе кануны буенча яшәүче «кечек баш» – акылсыз сорыкортларның иҗтимагый зарарлы типлар икәнлеген Тукай тупас һәм натуралистик яңгырашлы, физиология белән бәйле «корсак» сурәте һәм аның төрле вариацияләре рәвешендә бирелгән бәяләмәләр, чагыштырулар, метафоралар ярдәмендә чагылдыра. Ул тасвирлаган сорыкортлар-эчләре май белән тулган бирәннәр; тамак туйгач, дөбер-шатыр кикерәләр, төкерәләр, какыралар; көнен дә, төнен дә сортирга йөгерәләр; корсаклары – «Каф яки Кавказ таулары микъдар».
Памфлетта халыкны изүче самодержавие, аның бюрократиясе генә түгел, суфичылык тәрикатенең абруйлы вәкилләре дип саналган ишаннарга карата да «сорыкортлар» мөһере сугыла. Шагыйрь фикеренчә, ишаннар – пәйгамбәр заманындагы диннең сафлыгын бозучылар, изге исламны чегәннәр һәм мәҗүсиләр диненә әйләндерүче «гөмбә башлар».
«Сорыкортларга» шигыре ярсулы публицистик рух белән сугарылган. Шагыйрь кеше хакын ашаучы, халык хисабына яшәүче өстен сыйныфларны, фанатик ишаннарны турыдан-туры, маңгайга бәреп бик тә усал тәнкыйтьли. Ул, Россиядәге революция вакытындагыча һәм «урра» кычкырып баш күтәргән япон эшчеләре кебек, «билбанзай» дип, сорыкортларга һөҗүм итәргә, аларны тотып ярырга һәм кырып ташларга чакыра. Мондый кискен һәм каты тәнкыйть өчен Тукай үзен төрмәгә салу, яисә дар агачына асып кую ихтималын да онытмый:
Яза күрмә, җитәр, артык, Тукаев, вастрок бар бит,
Куярлар астырып дарга, ятып тор бер дә кузгалмый.
Әмма ул куркусыз; халык дошманнарын фаш итүдә үзен аямаячак, кирәк икән, үзен корбан да итәчәк. Шагыйрьнең максаты ул замандагы революцион хәрәкәттә актив катнашкан сул фиркаләр — социалистлар кебек халыкка хезмәт итү:
Чебен җанымны чын юлда бирәм бең кәррә, кызганмыйм,
Минем чөн мәсләгем — юлым бөтенләй социаллардай.
Күренә ки, Тукай гасыр башында Россиядә һәм татарлар арасында киң таралган социалистик идеяләргә, мәсәлән, Г.Исхакый җитәкләгән «таңчылар»га (татар эсерлары) теләктәшлек белдерә, алар сайлаган инкыйлаби юлны сорыкортлардан котылуның иң дөрес юлы, «зәһәб мәзһәб» – «алтын юл» дип саный.
Совет чорында Тукайның «Сорыкортлар» шигырендә чагылган дөньяга карашларга, күтәрелгән мәсьәләләргә төрлечә интерпретация бирелде. «Академик басманың 1943 елгы 1 нче томына язылган кереш сүздә Я.Агишев белән Х.Хисмәтуллин аны «байларга, ишан һәм муллаларга каршы» «корал белән көрәш ачарга» чакырган «сугышчан эчтәлекле әсәр» итеп бәяләделәр. Гали Халит хезмәтләрендә «Сорыкортлар» памфлетының «дини фанатизм»ны, ишанлыкны фаш итүче, революцион-демократик идеяләрне алга сөрүче әсәр икәнлегенә басым ясалды. И.Нуруллин исә мондый фикер белән килешеп бетмәде. Авыңча, «сорыкортлар» дигәндә, шагыйрь «ишан һәм муллаларны гына күздә тотмаган», анда «руханилардан тыш, иҗтимагый-политик баскычның югары басмаларында торган төркемгә ымлау да бар». Әсәрдә шагыйрьнең сорыкортлар авызыннан: «Ниең бар? Дай, сюда, дай-дай!» дип, рус сүзләре әйттерүен ул моңа дәлил итеп китерә.
И.Нуруллин Тукайның «ашап яткан сорыкортка кадалдым мисле хәнҗәр мин» дигән юлын да, Я.Агишев белән З.Хисмәтуллин язганча, туры мәгънәсендә «чалмалы козгыннарга» корал белән каршы чыгарга өндәү дип аңлатуга каршы чыга; «мисле хәнҗәр» төшенчәсен шагыйрьнең әдәбиятның иҗтимагый һәм әдәби-эстетик вазифасын ничегрәк күзаллавы белән бәйләп карарга кирәклекне искәртә. Иҗтимагый гаделлек өчен тартышларда поэзияне хәнҗәргә тиңләгән «Сорыкортларга» шигырен галим «Тукайның революцион демократик позициягә күчешендә чик баганасы итеп санарлык» әсәр дип саный.
Инкыйлаби яңгырашы көчле булу сәбәпле, шигырь Тукайның үзе исән чакта чыккан җыентыкларына кертелмәгән. «Фикер» газетасындагы (1906 ел, 26 ноябрь) бер хәбәрдә: «Әстерханда ушбу көннәрдә генә әдәбият ахшамы булып, … Габдулла Тукаевның «Мөридләр каберстанындин бер аваз» вә «Сорыкортларга» дигән шигырен музыка илә җырлаганнар. Әдәбият ахшамы әһали өчен дә, яшь интеллигентлар өчен дә маддәтән вә мәгънән файдасы булган», — диелә. Русчага Р. Моран тәрҗемә иткән.
Кулъязмасы сакланмаган. Беренче мәртәбә: «Әлгасрелҗәдид», 1906 ел, 6 нче сан (20 июль).
Әсәрләр: Тукай Г. Биштомлык, 1 т., 92-93 б.
Әдәбият: Халит Г. Габдулла Тукай // XX йөз башында татар әдәбияты, 1954, 123 б.; Халит Г. Тукай үткән юл, 1962, 24 б.; Нуруллин И. Тукай иҗаты, 1964, 77-78 б.; Ганиева Р. Сатирическое творчество Г.Тукая. — Казань, 1964. — С. 19-21.
«Бик кыйбат»
«Бик кыйбат» (1906) хикәясе Л.Н.Толстойның «Очень дорого» (1899 елда Англиядә, 1901 елда Россиядә басыла) исемле әсәреннән тәржемә ителгән. Рус язучысы исә аны Ги де Мопассанның «Су өстендә» («На воде», 1888) исемле хикәясеннән файдаланып язган. Шәхес һәм иҗтимагый гаделлек мәсьәләсенә багышланган бу хикәяне эчтәлеге буенча ике өлешкә бүләргә мөмкин. Беренче өлештә зур дәүләтләрдәге кебек барлык нәрсәсе — патшасы, сарае, вәзирләре, гаскәре, хәтта җарияләре булган кечкенә генә Монако патшалыгы турында сөйләнелә. Һәркайдагыча, анда да патшалар тәхеткә утыртыла, парадлар үткәрелә, күңел ачу мәҗлесләре оештырыла, бүләкләр өләшенә. Халык исә һәрнәрсәгә налог түли, ә патша исә, теләсә – кешеләрне аса, кисә, ә кайберәүләрне гафу да итә.
Совет чоры әдәби тәнкыйтендә хикәянең бу өлешенә башлыча сыйнфыйлык күзлегеннән бәя бирелгән. Р.Башкуров фикереңчә, Тукай «Толстой сатирасына таянып, деспотизмга каршы протест авазын ишеттерә», «татар милләтчеләренең пантюркистик, панисламистик иллюзияләрен» тәнкыйть итә. Ф.Әгъзамов исә, «Г.Тукай әлеге әсәрне тәрҗемә иткәндә, социаль мотивларны көчәйтеп, буржуаз дәүләттәге тәртипләрне тәнкыйтьләүне шактый гына үткенләндереп тә җибәргән» дип исәпли. «Бик кыйбат» тәрҗемәсенең икенче өлеше әлегә әдәбиятчылар тарафыннан бөтенләй диярлек тикшерелмәгән. Анда башта башын кисүгә хөкем ителгән, ә соңрак бу җәза гомерлек төрмә белән алмаштырылган егет язмышы турында сөйләнә. 12-16 мең франкка гильотина сатып алуны, палач яллауны һәм дә илле ел буена төрмәдә тотуның бик тә кыйбатка төшәчәген аңлаган хөкемдарлар егетне тоткынлыктан азат итәләр. Ләкин ул төрмәдән чыгарга теләми. Бары тик патша һәм министрларның аена 600 сум акча түлибез, зинһар, өеңә кайтып кит, дип ялваргач кына, төрмәдә утырган егет туган иленә юл тота, җир сатып алып, рәхәт гомер кичерә башлый. Шул рәвешчә, идарәчеләр, мәхкәмә әһелләре белән егет арасындагы каршылык әкияттәгечә уңай хәл ителә.
Л.Н.Толстой да, Г.Тукай да хикәядә бер үк сәяси фикерне куәтлиләр. Аларча, хакимият ике төрле – тышкы һәм эчке булырга мөмкин. Тышкы хакимият – ул халыкны көч ярдәмендә, солдатлар, жандармнар, урядниклар штыклары ярдәмендә буйсындырып тоту. Толстой әйткәнчә: «Власть внешняя, поддерживаемая силой, не одобренная совестью, — это власть, которая опирается на солдат, жандармов, урядников». Властьның мондый төре турында тәрҗемәнең беренче өлешендә сүз алып барыла.
Хакимиятнең икенче төре — эчке власть. Ул җәмгыятьтәге гражданнарга мәрхәмәтле булуы белән аерылып тора. Бу эчке закон каршында патша да, гади кеше дә тигез хокуклы. Бу канунны Л.Н.Толстой болай шәрехли: «Власть внутренняя, основанная на свободном согласии граждан, и, следовательно, нравственная и добрая, — это власть, обусловленная всеобщим повиновением закону».
Мондый хакимият «Бик кыйбат» хикәясенең икенче өлешендә – дәүләтнең идарә әһелләре белән төрмәдәге егет уртак тел тапкан өлештә тасвирлана. Заманында Ленин һәм марксистик эстетика тарафдарлары Толстойның хөкемдарлар белән изелүчеләрне килештерүен бөек рус язучысының сәяси карашларындагы йомшак як дип бәяләгән иде. Чынбарлыкта исә мондый толстойчылыкның тамырлары француз мәгърифәтчесе Жан Жак Руссога барып тоташа.
Тукайның «Бик кыйбат» тәрҗемәсендә дә толстойчылык карашлары ярылып ята. Бер яктан, анда дәүләтнең көч кулланып, халыкны буйсындырып тоту вазифасы кире кагыла; ә, икенче яктан, патша, министрлар һәм төрмәдә ятучы егет арасындагы конфликт ике якның да килешүе белән тыныч хәл ителә.
Дәүләт аппараты һәм гражданнар арасындагы конфликтларны явызлыкка каршы көч кулланмыйча хәл итү – толстойчылык карашларының үзәген тәшкил итә. Л.Н.Толстойча гомумкешелек идеалларын гәүдәләндерү, югары әхлак кагыйдәләре, саф вөҗдан белән яшәргә чакыру Тукай иҗатының азагына кадәр дәвам итә.
«Бик кыйбат» хикәясенең кулъязмасы сакланмаган. Беренче мәртәбә ул «Әлгасрелҗәдид» журналының 1906 елгы 10 санында басылган, аннан Тукай шигырьләренең «Яңалиф» басмасындагы өченче томына (1991) кертелгән.
Толстойның бу хикәясе Х.Әхмәрова тарафыннан да тәрҗемә ителеп, «Казан мөхбире» ( 1905, № 50-51) газетасында басылган.
Әсәрләр: Тукай Г. Биштомлык, 3 т. — 207-211 б., 358 б.
Әдәбият: Әгъзамов Флорид. Тукай — журналист.- Казан: Тат. кит. Нәшр., 1986. — 60-61 б.; Башкуров Р. Тукай һәм рус әдәбияты. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1958. — 47-51 б.; Интервью и беседы с Львом Толстым. — М.: Современник, 1986. — С.432.; Кадыров О.Х. Л.Н.Толстой сквозь призму татарской мысли. — Набережные Челны. — 1995. — С. 53-54.
«Государственная Думага»
«Государственная Думага» (1906), памфлет, патша хөкүмәтенең 1906 елның 9 июль Манифесты белән I Дәүләт Думасын куып тарату уңае белән язылган. Бу Дума 1906 елның 27 апреленнән 8 июленә кадәр генә эшләп ала. Шуңа күрә дә Тукай:
Ник бик тиз беттең син, Дума, …
Ник бик яшьләй картайдың соң,
Ник мәңгегә калмадың? —
дигән сорауны бирә. Ике айдан артык талашып, бәхәсләшеп яткан депутатлар халык өметләрен аклаган бер генә канун да кабул итә алмыйлар. Аларның эшлексезлеге памфлетта да чагылыш тапкан:
Ник безне кыганмадың соң,
Коллыктан коткармадың?
Памфлетта шул заман Россия халыклары һәм татар тормышы өчен бик тә әһәмиятле булган җир һәм ирек кебек мәсьәләләр яктыртыла. Автор халыкны, аеруча крестьяннарны җир һәм ирек турындагы буш вәгъдәләр белән алдаган патша хөкүмәтен һәм Дәүләт думасын маңгайга бәреп публицистик алымнар белән фаш итә:
Ач-ялангач мужикларга
Кайда ирек, кайда җир? …
Бирәм, дидең, вәгъдә бирдең
Күрсәт җирең? Кайда? Бир!.
Әле күптән түгел генә, депутатлар сайлап, үз кирәгебезне сорыйк, үз хокукларыбызны даулыйк, дип «Дусларга бер сүз» шигырен язган Тукай Дәүләт думасының, анда җыелган депутатларның патша хөкүмәте өчен бер уенчык кына икәнлеген яхшы аңлый:
Депутатларны кудылар,
Черки төсле, көш тә көш! …
Самый важный генерал да
Түлке күрсәтте күкеш.
Шуңа күрә дә ул, Думаны куып таратучы залим башлыкларга буйсынудан баш тартып, аларга карата көч куллану турында да сүз алып бара:
Залим башлыкларны тотып,
Ник йөрәген ярмадың? …
Ник куылдың син үзең соң,
Ник кумадың үзләрен?
Күренә ки, «Государственная Думага» памфлетының инкыйлаби эчтәлеге, ялкынлы публицистик рухы, экспрессив чараларга бай булуы, «Ах син, Дума, Дума, Дума, Эшләгән эшең бума?» рәдифенең шигырьдә баштан азакка кадәр кабатланып килүе, өстәвенә шигырьнең кабаклардагы «Әй бәгърем, Нәгыймә!» көенә җырлануы — боларның барысы да Тукайның XX гасыр башындагы пролетар әдәбият традицияләре белән тыгыз бәйләнештә булу хакында сөйли. Бу аңлашылса кирәк, чөнки шигырь үзе дә — рус революцион поэзиясеннән, И. Жилкин әсәреннән татарчага тәрҗемә һәм нәзыйрә. Аның русча исеме, тексттагы кайбер русча сүзләр һәм тәгъбирләр бу фикерне дәлилли булса кирәк. «Государственная Думага» памфлеты «Фикер»нең 1906 елгы 22 октябрь һәм 5 ноябрь саннарында (бераз кыскартылып, «Сайлау хакында» исеме белән) басылган. Инкыйлаби эчтәлеге аркасында ул Тукай үзе исән чакта чыккан җыентыкларда күренми.
Әсәт Айметдинов фаразлавынча, Икенче Дәүләт Думасына сайлаулар игълан ителгәч, Г.Тукай бу темага яңадан әйләнеп кайта, «Фикер» газетасында (1907, 22 февраль) «Болгар» псевдонимы белән «Кайгырту» дигән яңа шигырен бастыра.
Совет чорында беренче мәртәбә «Яңалиф» басмасының I нче томында дөнья күрә (1929). Рус теленә шигырь Р.Моран, П.Шубин тарафыннан тәрҗемә ителгән.
Әсәрләр: Тукай Г. Биштомлык, 1 т., 112-113 б.
Әдәбият: Ганиева Р.К. Сатирическое творчество Г.Тукая, с. 21-22; Нафигов Р.И. Наш Тукай. — Казань, 1998. — С. 56-57; Айметдинов Әсәт. Өмет һәм гамәл, яки Габдулла Тукайның Дәүләт Думасы белән фикри бәйләнеше турында // Ватаным Татарстан. — 1999. — 25 июнь.
«Пар ат»
«Пар ат» (1907) — Тукайның хыял канатларында татар халкының мәдәният үзәге Казанга кайту турындагы моңсу, шул ук вакытта ашкынулы уй-хисләрен гәүдәләндергән романтик эчтәлекле шигырь. Беренче мәртәбә «Фикер» газетасының 1907 елгы 6 май һәм «Әлгасрелҗәдид» журналының шул ук елгы 5 май санында басыла. «Фикер»дән алып шигырьне Петербургтагы «Нур» газетасы да бастырып чыгара.
1907 елның көзендә Тукай, унике ел яшәгән Җаек каласын калдырып, поезд белән Казанга кайтып төшә. Килереннән биш ай элек киләчәккә якты өметләр белән сугарылган «Пар ат» шигырен яза. «Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап» һәм «Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдымызда бит Казан» дигән юллар шигырьнең сюжет җепләре сәяхәт алымы белән бәйле булу турында сөйли.
Шигырь тирән психологизм белән сугарылган. 12 бәет дәвамында гомер иткән шәһәр (Җаек каласы) белән саубуллашу, бәхилләшү мотивы гәүдәләнә, торган җиреннән, таныш йортлардан, дусларыннан, таныш-белешләреннән аерылып, Казанга сәфәр чыккан лирик геройның моңсу һәм борчулы кичерешләре тасвирлана. Аның бу рухи халәте лирик геройның үз уй-фикерләре белән серләшү, хәсрәт эчендә янган йөрәк, эч пошу, чишмә төсле аккан күз яшьләре, таштай катып киткән баш кебек тасвир-сурәтләр ярдәмендә бирелә. Моңсу эчке кичерешләрне нурлар чәчеп ялтыраучы ай, искән әкрен җил белән калтыраучы яфраклар һәм агачлар, яп-ят кыр кебек табигать күренешләре белән янәшә кую, туганнарсыз торуны кояш-айсыз яшәүгә тиңләү — болар барысы да романтик шигърият өчен хас сыйфатлар.
«Пар ат» шигырендә «Аһ, бу нинди аерылу?» дигән сорау да куела. Тукайның 1905-1906 елларда уңышсыз мәхәббәт темасына язылган газәлләрендә аерылышу темасы төп урынны алып торды. Язылу шәкеле белән «Пар ат» Шәрыктәгечә парлы рифмага корылган мәснәви (аа,бб,вв…) рәвешендә язылса да, эчтәлеге белән ул гозрәит газәлләре (мәхәббәт ул — хәсрәт) традициясен хәтерләтте, ә типологик яктан Европа һәм рус әдәбиятларындагы элегия белән дума жанрларына, иҗат ысулы белән Пушкин һәм Лермонтов романтизмы традицияләренә якын торды. Әмма шигырьнең азагында Шәрык әдәбиятлары өчен хас традицияләр кабат калкып чыга: газәл жанрының гомәриләр юнәлеше өчен характерлы «кавышу ул — шатлык» дигән эстетик фикер алга сөрелә, Җаек шәһәре белән аерылышу хәсрәте Казанга җитү, аны күрү сөенече белән алмашына, мөселман гореф-гадәтләре белән яшәгән, моңлы азаннары яңгыраган Казан шәһәренә мәдхия укыла башлый:
Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан;
И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!
Тукай Казанны тарихи шәһәр (бабайлар түре һәм почмагы), гыйлем, мәгърифәт нурларын чәчүче мәдәният үзәге, оҗмахтагыдай нечкә билле хур кызлары белән тулы сөю-сәгадәт җире, булдыклы кешеләр иле (гыйрфан) дип романтикларча идеаллаштыра:
Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур;
Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур…
Гали Халит язганча, «Пар ат» шигырендә бу өмет һәм ышануларның романтик яктылыгы балкып тора, туган үскән илгә, сөекле шәһәргә кайту шатлыгы чын мәгънәсендә иҗат һәм хезмәт идеалы булып яңгырый».
«Пар ат» шигырендә Шәрык һәм Гареб әдәбиятлары традицияләре аерылгысыз бербөтен тәшкил итә. Бер үк вакытта андагы һәр бәет мөселман-татарлар өчен хас образ-сурәтләр, лирик җылылык һәм милли рух белән өретелгән. 1914 елда «Пар ат» шигыре шагыйрьнең кыскача биографиясе белән «Russian Rewiev» («Россияне күзәтү») дигән журналда инглиз телендә басылып чыга. Шигырь русчага П. Скосырев, А.Ахматова, Н.Әхмәров тарафыннан тәрҗемә ителгән. Сүзләренә З.Хәбибуллин тарафыннан көй дә язылган. Җыр буларак күбрәк Э. Җәләлетдинов тарафыннан башкарыла.
Әсәрләр: Тукай Г. Биштомлык, 1 т., 158-159 б.
Әдәбият: Халит Г. Тукай үткән юл, 44 б.; Ганиева Р. Тукайның иҗат методы // Татар әдәбияты мәсьәләләре. — Казан, 1972. — 61 б.; Нуруллин И. Габдулла Тукай, 1979,117-119 б.
«Китмибез!»
«Китмибез!» (1907), памфлет. Мөселман трудовиклар фиркасе тарафыннан әзерләнгән, уфалы депутат Кәлимулла Хәсәнов тарафыннан укылган, Россия империясендәге мөселманнарның мәктәп-мәдрәсәләренең авыр хәлдә булуы, аларның мәгарифенә хөкүмәт тарафыннан бернинди икътисади ярдәм күрсәтелмәве хакында сөйләгән үткен һәм тәнкыйди рухлы нотыгы аркасында Дәүләт думасының май аендагы унбишенче утырышында күтәрелгән шау-шу, җәнҗал уңае белән язылган. Оратор К. Хәсәновның ялкынлы чыгышы вакытында Дума утырышлары барган Таврический сарай залы гөрләп тора: сул партияләр сызгырып, алкышлап кул чабалар, уңнар аяк тибә-тибә урындыклар белән шакылдаталар, «Долой! Долой!» дип акырышалар. Думаның Пуришкевич кебек уң депутатлары бу нотыкка ярсыйлар, «Сезгә Россиядәге тәртипләр охшамаса, Төркиягә китегез!» дип кычкыралар.
Илдә барган сәяси вакыйгаларга бик тә сизгер булган Тукай Думадагы шовинист депутатларның гаугалы чыгышына татар халкының гражданлык хокукларын яклаган публицистик эчтәлекле «Китмибез!» памфлеты белән җавап бирә. Бәхәс рәвешендә язылган бу памфлетта Пуришкевич, Келеповский, Сазонович кебек Дума депутатлары әле татарча, әле фарсыча «кара йөзләр», «гөрүһе русияһ» (кара йөзләр төркеме) дип тамгалана:
Кара йөзләр безне булмас эшкә тәклиф иттеләр:
– Сезгә монда юк ирек, солтан җиренә кит! – диләр.
Тиз генә кузгалмыйбыз без, и гөрүһе русияһ!
Шигырьнең адресаты бик тә ачык. Бу хакта карагруһчыларга үз телләрендә — русчалатып бирелгән җавап та әйтеп тора:
Ап-ачык бу бер җаваптыр, сүздә түгел, басмада:
– Если лучше вам,
Туда сами пожалте, господа!
Рус шовинистларының мәкерле уй-планнарын кискен тәнкыйтьләгән диалог уртасына Россия белән Төркиядәге иҗтимагый тәртипләрне бик тә көчле фаш иткән монолог урнаштырылган:
Китмибез без, безгә анда мондагыдан эш кыен:
Мондагы ун урнына ул җирдә унбиш шпион.
Мондагы төслүктер анда һәм казаклар гаскәре;
Камчылар -– шул иске камчы, башкалык – тик фәсләре!
Анда бит бардыр хәзинәне талаучылар, шөкер;
Ач мужиктан соң кисәкне тарткалаучы бар, шөкер!
Шагыйрь фикеренчә, Россия белән Төркиядәге дәүләт төзелеше, аларның иҗтимагый-сәяси нигезләре бер-берсеннән әллә ни аерылмый. Аларның һәр икесендә дә хезмәт кешесе хокуксыз, изелә, талана, ачлыктан интегә, ә байлары казнаны талый. Бу ике илнең хакимияте арасындагы аерма — бары тик халыкны изүнең «милли» ысуллар һәм төсмерләрдә башкарылуында гына. Россиядә халыкны камчылы, фуражкалы казаклар, ә Төркиядә башларына кызыл фәс кигән солтан тарафдарлары — башибузуклар суктыра. Кыскасы, һәр ике дәүләттә яшәү тәмугъ утларын — сәкарьне хәтерләтә, бары тик бу утның көйдерү, яндыру дәрәҗәсе генә төрлечә:
Без җүләрме, үзебезне утка илтеп ник терик?
Бу кызу җирдән чыгып, тагын сәкарьгә ник керик?
«Китмибез!» шигыренең тагын бер үзенчәлеге шунда, анда памфлет жанрына хас яндырып алучы тәнкыйть белән бергә, социалистик рухта гәүдәләнгән: «Иң бөек максат безем: хөр мәмләкәт — хөр Русия!» — дигән уңай идеал да бирелә. Тукай татар халкының үткәненә, бүгенгесенә тарихи-фәлсәфи караш ташлый, аны олы тарихлы (әгъсарлы), шәһәрләре (әмсарлы) булган, үз гореф-гадәтләре, үз дине белән яшәгән, шанлы һәм кодрәтле Тәңре тарафыннан туган җиргә мәңге береккән милләт итеп сурәтли:
Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл;
Бәйләмеш бу җиргә безне Тәңребез (гыйззе вә җәл).
Самодержавиене, солтан режимын тәнкыйтьләгән һәм «хөр мәмләкәт – хөр Русия» идеалларын раслаган бу шигырь патша цензурасын да куркуга сала. «Җинаять эзләре» булган Тукай шигырьләре хакында Мәскәү, Петербург, Киев һәм башка шәһәрләрнең Үзәк матбугат идарәсе канцелярияләренә ашыгыч кисәтү хәбәрләре җибәрелә (ЦГИАЛ, ф.776, 0.21., ед. хр. 366, с.2).
Совет чорындагы әдәби тәнкыйть «Китмибез!» памфлетының адресатын һәм эчтәлеген бик үк дөрес аңлатмады, аны рус шовинистларыннан тыш, пантюркистларга каршы юнәлдерелгән шигырь дип күрсәтеп килде. XX гасыр азагында исә шигырь, киресенчә, «хөр Русия» фикерен үткәргән өчен тәнкыйть ителә башлады.
Чит илләрдә чыккан аерым хезмәтләрдә русларны, аларның бөек шагыйрьләрен мактаган өчен, совет власте Тукайны югары күтәрү, аның «Китмибез!» памфлетын аеруча популярлаштыру хакында язылды, ә шагыйрьнең «хөр мәмләкәт, хөр Русия» идеалының руслар белән татарлар өчен бүген дә «матур төш», «уртак теләк булып калуы» турында әйтелде (В.Коларз. Россия и ее колонии. — Лондон).
«Китмибез!» памфлеты — XX гасыр башы татар әдәби хәрәкәтендә зур иҗтимагый яңгырашка ия булган әсәрләрнең иң күренеклесе. Заманында аңа Фатих Әмирхан да югары бәя биргән.
Рус һәм элгәреге СССР халыклары теленә шигырь күп мәртәбәләр һәм төрле авторлар тарафыннан тәрҗемә ителгән. «Китмибез!» памфлетын русчага уңышлы тәрҗемә итүчеләрнең берсе — С.Липкин.
Әсәрләр: Тукай Г. Биштомлык, 1 т., 186 б.
Әдәбият: Ганиева Р.К. Сатирическое творчество Г.Тукая, с. 24-27; Халит Г. Тукай үткән юл, 37-39 б.; Әхмәров Ш. Хата түгел — зур ялгышу. Бөек бөһтан. — Казан (журнал), 1995. — № 9/10. — 91-95 б.
«Мәхәббәт»
«Мәхәббәт» (1908), Шәрык әдәбиятлары һәм эстетикасы рухында мәхәббәт фәлсәфәсен чагылдырган газәл. Борынгы грек һәм урта гасырлардагы мөселман фәлсәфәсендә мәхәббәт яшәешнең нигезе һәм илһам чыганагы дип аңлатылып киленгән. Гарәп, фарсы һәм төрки халыклар шигърияте аша мондый этик-эстетик карашлар Тукай иҗатына да үтеп кергән. Ул да, Шәрык шагыйрьләре кебек:
Җир яшәрмәс, гөл ачылмас – төшми яңгыр тамчысы;
Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы, —
дип яза. Йөрәкне парә-парә телүче «гыйшык кайчысы», «мәхәббәт камчысы» гына иҗади эшкә этәрә һәм рухландыра, дигән фикер шигырь дәвамында берничә мәртәбә ассызыклана.
Шәрык мәхәббәт лирикасында матурлык (прекрасное) – төп эстетик категорияләрнең берсе. Матурлык алдында баш ию җир кешеләрен мәхәббәт патшалыгына илтә һәм алар өчен бетмәс-төкәнмәс иҗади илһам орлыкларын чәчә. Мәсәлән, Шәрык поэмаларының атаклы гашыйгы Кайс-Мәҗнүн Ләйләгә булган саф һәм кайнар мәһәббәттән даһи шагыйрьгә әйләнә. Бу фәлсәфи-эстетик фикер Тукайда да сакланган. Матурлык – мәхәббәт – илһам төшенчәләренең Шәрык һәм Гареб әдәбиятлары өчен уртак типологик сыйфат икәнлеген раслагандай, шагыйрь әсәр тукымасына Европа һәм рус әдәбиятларының бөек шагыйрьләре исемнәрен дә китереп кертә:
Бер гүзәлдән кайсы шагыйрь, әйтеңез, рухланмаган?
Байроның, Лермонтовыңмы, Пушкиныңмы – кайсысы?
Җир гүзәленең гәүһәрдәй матур нур сипкән тешләре, ягъни матурлык Тукайның үз лирик героен да эңжедәй тезеп куйган хәрефләр белән сөю шигыре язуга этәргән:
Тешләренең гәүһәреннән кабызып алдым менә
Мин бу шигъре, – әйтсәңез лә, энҗедән ким кай төше?
Бары тик «гашыйкый мәхәббәт камчысы» куганда гына ул башка татар шагыйрьләрен узып китәчәк һәм әдәбият мәйданына үзенең гүзәл шигырьләрен куячак.
Җиһангир яки патша булганчы «мәхәббәт ялчысы» булу артыграк дигән фикер дә Шәрык шигъриятендәге эстетик карашларга барып тоташа. Мәхәббәттән яшерен яну фәлсәфәсе дә — урта гасыр гарәп, фарсы, төрки әдәбиятлары өчен традицион күренеш:
Әмма ләззәтле дә соң яшьрен газап, яшьрен яну! –
Бар микән, белмим, моның миннән бүтән аңлаучысы?
Шәрык мөселман халыклары этикасы буенча, гашыйклар мәхәббәт хисен яшереп, җаннарында саклый белергә тиешләр. Күңел тәрәзәләре шар ачык булганда, яратам дип, урам-базарларда шигырь әйтеп, җыр җырлап йөрүчеләрне Кайс-Мәҗнүн язмышы көтә: мәхәббәттән сәерләнү, диванага әйләнү, җәмгыять белән араларны өзү, табигатькә качу, ахыр чиктә үлем.
«Яшерен газап, яшерен яну» мотивы Тукайның байтак мәхәббәт шигырьләрендә күзгә ташлана. Бу шагыйрьнең реаль җир мәхәббәте -сөеклесе Зәйтүнәгә булган гыйшкы белән дә аңлатыла. Юкка гына Тукай шигыренә мәхәббәттә яшьрен янучы «мин» образын кертеп җибәрмәгән.
Шигырьнең соңгы бәетендә «мин» үзен уңнан да, сулдан да («таңчы» – сул мәгънәсендә) җир йөзенең атаклы гашыйклары тарафыннан чолганып алынган һәм Фәрһад белән Мәҗнүннән дә көчле яратучы халәтендә хис итә:
Барча әхраре мәхәббәт миннән уңда, зан итәм, –
Кайда Фәрһад берлә Мәҗнүн! – мин аларның таңчысы!
Бүгенге туканчылар «таңчы» һәм «әхрар» төшенчәләрен шәрехләгәндә кыенлыклар кичерәләр. Шигырьдәге «таңчы» сүзе гасыр башында татар эсерлары чыгарган социалистик юнәлештәге «Таң йолдызы» газетасы исеменнән алынган. Гаяз Исхакый, Сәгыйть Рәмиевләр чыгарган, иҗтимагый-сәяси һәм рухи яшәештә крестьяннарның һәм эшче халыкның хөррияте өчен тартышкан бу газетага Тукай теләктәш булган, анда инкыйлаби темага язылган кайбер мәкаләләрен бастырган. Сәяси лексикада бик тә популяр булган «таңчы» образын мәхәббәт темасына нисбәттә әсәр тукымасына символик эчтәлекле сурәт итеп көтелмәгәнчә кертеп җибәрү «Мәхәббәт» шигыренең эстетик яңгырашын һәм укучыга тәэсир итү көчен бермә-бер арттырган.
Бәеттәге «әхраре мәхәббәт» изафәсе дә әдәбиятчылар тарафыннан төрлечә шәрехләнә. Әле узган гасырның унынчы елларында ук «Мәхәббәт» шигыренең беренче тәрҗемәчесе цензор Н. Ашмарин «Әхрарлар» төшенчәсен «Төркиядәге политик либераль партия» дип аңлаткан иде (Восточный сборник. – М., 1914. – С. 268). Хуҗи Мәхмүтов фикеренчә, ««әхрар» сүзе Төркиядәге сул партияне аңлата һәм Тукай аны мәхәббәттәге «суллар» дигән күчерелмә мәгънәдә файдалана». Биштомлыкта «әхраре мәхәббәт» гыйбарәсе «иң кайнар мәхәббәт ияләренең барысы» дип аңлатылган. Гарәпчә «әхрар» сүзе кайнарлыкны түгел, хөрлекне аңлата. «Әхраре мәхәббәт» мотивы — шәркый-мөселман әдәбиятлары өчен традицион мотив. Мәхәббәттәге хөрлек тарафдарлары җәмгыяви, гаиләви, дини тыюларга, кысуларга
каршы чыгалар, һәр кеше үзенең эчке дөньясына үзе хуҗа, үзе падишаһ дип, рухи азатлык таләп итәләр. «Әхраре мәхәббәт» мотивы Шәрык лирикасы даһие Хафиз Ширази газәлләрендәге рәнд образында иң югары үсеш ноктасына күтәрелә.
«Мәхәббәт» шигыреңдә Тукай да хөрлек сөюче гашыйклар турында сүз алып бара һәм аларның барчасын лирик герой «мин»нең уң ягына тезеп куя. Феодаль-патриархаль җәмгыять гореф-гадәтләре кырыслыгына ризасызлык белдереп, сөеклесе Ширин өчен кыя – таш-таудан ташланып һәлак булган Фәрһад, яраткан Ләйләсе өчен газаплы сөю утларында янып үлгән Мәҗнүн Тукайның «мин»е өчен аеруча кадерле, ул – «аларның таңчысы». Икенче төрле итеп шәрехләгәндә, барлык халыкны «йирле, ирекле, хөр һәм көр» яшәтергә омтылучы сул партия вәкилләре эсер-таңчылар кебек, шагыйрьнең «мин»е дә – мәхәббәттә хөрлек идеаллары өчен үзләрен корбан иткән, шуның белән дөньякүләм шөһрәт казанган Фәрһад-Мәҗнүннәр фикердәше. Менә шундый катлаулы чагыштыру, ерак аналогия ярдәмендә «Мин — әхраре мәхәббәт таңчысы» дигән метафора-символның мәгънәсен ачарга, эчтәлеген аңларга мөмкин.
«Мәхәббәт» шигыре мисрагълары 15 әр иҗекле сигез бәйттән тора, кафияләнү рәвеше – аа, ба, га … Аны русчага Н.Ашмарин (цензор), Д.Бродский, Я.Хелемский, В.Туншовалар тәрҗемә иткәннәр. Кулъязмасы сакланмаган. Беренче мәртәбә «Әльислах» газетасында (1908 ел, 30 сентябрь) басылган, «Габдулла Тукаев диваны»на (1909) кертелгән.
Әсәрләр: Тукай Г. Биштомлык, 1 т., 257 б.
Әдәбият: Ибраһимов Г. Әсәрләр: Сигез томда, — 5 т., 135, 153 бб.; Мәхмүтов X. Тукайны укыганда // Соц. Татарстан, 1989, 26 апрель; Хисамов Нурмөхәммәт. Тукайның шигъри фикерләвендә шәркый сурәтләр // Ватаным Татарстан. — 1996. — 20 сентябрь.
«Пәйгамбәр»
«Пәйгамбәр» (1909), рус шагыйре М.Ю.Лермонтовның «Пророк» (1841) исемле әсәренә нәзыйрә рәвешендә язылган романтик шигырь. Язылу тарихы турында 1910 елның 4 декабрендә Тукай Сүнчәләйгә язган хатында: «Менә С.Рәмиев – Пушкин «Пәйгамбәр»ен, мин фәкыйрь дә Лермонтов «Пәйгамбәр»ен тәрҗемә иттек. Безнең икебезнеке дә шактый шома чыктылар», – дигән.
Лермонтов кебек, Тукай да Пәйгамбәр образына Россиядә реакция хөкем сөрган елларда мөрәҗәгать итә. Ике шагыйрь дә Пәйгамбәр образы ярдәмендә халык мәнфәгатен күзәтүче, дөрес сүз сөйләүче, явызлыкны фаш итүче гуманист шагыйрь образын тудыралар. Лермонтовның гаделлеккә, дуслыкка, мәхәббәткә, карендәшлеккә өндәгән Пәйгамбәрен кешеләр аңларга теләмиләр, аның өстенә ташлар ыргытып куып җибәрәләр. Пәйгамбәргә кайчак шәһәр урамнарыннан үтәргә туры килсә, аннан картлар да, яшьләр дә мыскыллап көләләр. Әнә ул ялангач, фәкыйрь, ертык киеменә карагыз: «Алла сүзе сөйлим дип, безне ышандырмакчы була», диләр.
Тәрҗемә иткәндә татар шагыйре Лермонтов шигырен күләм ягыннан шактый арттыра, аның ритмикасын да, үлчәмен дә үзгәртә, үзеннән күп шигъри детальләр өсти. Лермонтов «Пәйгамбәр»е дүрт юллы җиде строфадан, ягъни 28 юлдан тора. Андагы шигъри юллар башлыча сигез-тугыз иҗекле. Тукай шигыре юлларындагы иҗекләр саны уналтыга җиткерелгән; текст күләмлерәк: анда барлыгы — 38 шигъри юл.
Тукайның лирик герое дусларына, карендәшләренә, замандашларына, фәкыйрьләргә, байларга, падишаһларга мөрәҗәгать итә. Лермонтовта мондый мөрәҗәгать юк, анда бары тик «ближние мои» дигән сүзләр генә бар. Лермонтовтагы: «В меня все ближние мои/ Бросали бешено каменья», дигән җөмлә Тукайда: «Миңа каршы котырдылар, рәхимсез аттылар ташлар / Сөйләнде өстәмә күп ифтира, бөһтан, усал телләр; / Сибелде зур хәкарәт берлә хәтта башыма көлләр» рәвешендә бирелгән. Лермонтов белән чагыштырганда, Пәйгамбәрне эзәрлекләү күренеше Тукайда киңрәк тасвирланган. Болардан тыш анда Лермонтов шигырендә булмаган яңа шигъри юллар, яңа фикерләр бар. Тукайның Пәйгамбәре үзенең ялкынлы аятьләре белән байга да, фәкыйрьгә дә, падишаһка да мөрәҗәгать итә, барысының да гаепләрен күрсәтә:
Кирәк баймы, фәкыйрьме, падишаһмы – күрсәтәм гайбен;
Укыйм ялкынлы аятьләр – карау юк һичберәү кәйфен.
Иҗтимагый катламнарның барысын да бертигез күрү, аларга бертөсле карау фәлсәфәсе Коръәннән килә. Яңа тарихи шартларда мәйданга чыккан мәгърифәтче шагыйрьләр дә үгет-нәсыйхәт, ялкынлы аятьләр ярдәмендә җәмгыятьтәге барлык социаль катламнарны әхлакый яңарту турында хыялландылар. Бу мотив Тукайның «Хөрмәтле Хөсәен ядкяре» шигырендә дә бар. Шул ук вакытта Тукай пәйгамбәрләрчә хак сүзләр, вәгазьләр сөйләп кенә халыкны дөрес юлга күндерә алмаячагын да яхшы аңлый.
Тукай шигырендә дә Алланың илчесен – Пәйгамбәрне замандашлары бөтенләй аңламыйлар: «Күрәмсез: нинди хур ул, һәм җиһан халкы аңар дошман!» — диләр. Шуңа күрә ул теләнче киеме киенеп, шәһәрдән чыгып кача. Лермонтов Пәйгамбәрен дә халык яратмый, аның шигырендә дә: «Как презирают все его», — диелә.
Лермонтов һәм Тукай шигырьләрендә «көл» образы бар. Лермонтовта: «Посыпал пеплом я главу», диелгән. Ул бу образны Библиядән алган һәм аның ярдәмендә Пәйгамбәрнең кайгы-хәсрәтен белдерергә тырышкан. Тукай исә татар укучысына аңлаешлы ук булмаган бу шигъри сурәтне киңәйтеп: «Сибелде зур хәкарәт берлә хәтта башыма көлләр» дип бирә.
Тукай Лермонтов «Пәйгамбәр»ен мөселман халыклары тормышына якынайтып тәрҗемә итә. Аның Пәйгамбәренең тышкы кыяфәте – Шәрык суфиларыныкы төслерәк:
Күрәмсез, нинди беткән һәм арыкланган, фәкыйрьләнгән,
Зәгыйфьләнгән, таланган, өсте-башы нинди керләнгән!
Лермонтовның халык тарафыннан куылган Пәйгамбәре чүлдә яши: йолдызлар белән сөйләшә, хайваннар белән аралаша («Мне тварь покорна там земная; И звезды слушают меня»). Тукай Пәйгамбәре чүлгә түгел, сахрага китә. Аның догасын йолдызлар да, нәкъ мөселман әдәбиятлары эстетикасындагыча, нурларын сибә-сибә тыңлыйлар. Шагыйрь Пәйгамбәр образына Лермонтовта булмаган, ислам тарихыннан һәм мифологиясеннән алынган башка күп образ-сурәтләрне өсти. Пәйгамбәрнең сахрадагы тормышы көнчыгыш поәзиясендәгечә бирелә, Кол Гали, Низами, Фөзули һәм Нәвоиләр рухындарак эшкәртелә.
Тукай Пәйгамбәре үзенең бөтен барлыгы белән күкләргә омтыла. Аның күз алдына галәмдәге меңәрләгән җиһаннар, үткән тарих һәм анда яшәгән Гъадь, Сәмуд халыклары килеп баса. Пәйгамбәр үзенең күңел күзе белән океан һәм диңгез төпләрендә уйнаган балыкларны да күрә. Пантеистик рухлы романтик шагыйрьләр кебек, Тукай галәмдәге барлык җисемнәрне, җирдәге халыкларны, океан-диңгезләрне бербөтен итеп карый.
Низами, Нәвои, Җәми, Фөзулиләрнең «Ләйлә вә Мәҗнүн» поэмаларындагы кебек, Тукай шигырендәге арысланнар һәм капланнар да Пәйгамбәргә тугърылыклы хезмәт итә. Бу ерткычлар пәйгамбәрләргә тияргә ярамый дигән изге Коръән сүзен һәм хәдисләрне дә беләләр.
Шул рәвешчә, Тукай Лермонтовның «Пәйгамбәр» шигыренең тәрҗемәсенә үзеннән күп яңалыклар өсти, рус әдәбияты традицияләрен көнчыгыш шигърияте кануннары белән бербөтен итеп үреп җибәрә һәм нәтиҗәдә – илаһият фәлсәфәсен гәүдәләндергән гүзәл бер шигырь тудыра.
Кулъязмасы сакланмаган. Беренче мәртәбә: «Әльислах», 1909, 29 март.
Әсәрләр: Тукай Г. Биштомлык, 2 т., 13 б.
Әдәбият: Лермонтов М.Ю. Собр. соч. в четырех томах. Стихотворения. — М.-Л.: Издво АН СССР, 1958, с. 709; Халит Г. Тукай үткән юл, 161-163 б.; Ганиева Р. Тукайның иҗат методы // Татар әдәбияты мәсьәләләре, 64 б.; Нуруллин И. Тукай эстетикасы, 1956, 61-62 б.
«Мөбарәк тәсбих өзелде»
«Мөбарәк тәсбих өзелде» (1910) — Л.Н.Толстойның вафаты уңае белән язылган нәсер. Профессор М.Х.Гайнуллин аны «элегия — лирик проза» әсәре, ә академик В.А. Гордлевский Державинның «На рождение в Севере порфирородного отрока» дигән дифирамбына охшаган чәчмә шигырь дип атый.
Л.Н. Толстойның үлемен Тукай бик авыр кичергән, аны олы кайгы итеп кабул иткән. Бу зур югалту турындагы хисләрен белдерү өчен нәсер жанрына мөрәҗәгать итүне үзенең вөҗдан эше дип караган. Әсәргә китерелгән эпиграфта шагыйрь: «Ушбуны яздырды нәсрән вөҗданымның көчләве, / Мәсьәлә бик зур – сыйдырмый тар шигырьләр үлчәве», дигән. Толстой иҗатын Тукай бәяләп бетергесез әхлакый кыйммәт дип саный, аны «бөтен җанварларның җаны һәм бөтен инсаннар вөҗданы» дип пантеистларча олылый.
«Мөбарәк тәсбих өзелде» нәсере бик тә күтәренке романтик пафос һәм бер үк вакытта тирән психологизм белән сугарылган. Толстойның шәхес һәм язучы буларак бөеклеген сурәтләгәндә, Тукай «кадерле», «бәһале» җәнаб, кодсият (изгелек) нурын чәчүче хәзрәт, «мөхтәрәм шәех» кебек югары стильгә караган бәяләмә – ассоциацияләрдән, анафора, эпифора, эчке рифма, метафора, кабатлаулардан уңышлы файдалана. Хәвеф вәгъдә итүче табигать һәм дулкынланган, курыккан халык антитезасына, кешеләр язмышына хуҗа һәм хөкемдар булган «жәнабе хода» образына мөрәҗәгать итү дә әсәрнең укучыга тәэсир көчен бермә-бер арттыра. Әсәрдәге хис-фикер үсеше сынландырулар һәм градация алымы ярдәмендә бирелә. Л.Н.Толстой авырып түшәккә егылгач та, хәвеф көткән галәм һәм көзге ноябрь ае гайре табигый халәттә тынып кала, ә инде аның үлеме турында йөрәк өзгеч хәбәр килгәч, бөтен дөньяны караңгылык һәм салкынлык чолгап ала: кояш елый, сулар бозлана, котырган ачы җилләр кошларны кыйблага сөрә.
Тукай нәсеренең башыннан алып азагына кадәр Толстой һәм кояш образлары янәшә куела. Рус шагыйрьләре дә, мәсәлән, А.Блок та, Толстойны кояш сурәте белән чагыштырган: «Толстой идет — ведь это солнце идет. А если закатится солнце, умрет Толстой, уйдет последний гений».
Тукайда да шул ук кояш образы, ләкин ул анда көчлерәк антропоморфлаштырылган. Татар шагыйренең кояшы тере кеше кебек; Толстой исән чак ул нурларын киметми, йөзен чытмый, салкынлык бирми. Ул авырып киткәч, кояш нәзер әйтә: Толстой терелсә, салкын ясамам, һаман көлеп һәм шатланып нур сибәрмен, ди. Толстой үлгәч, кояш елый, нурлары сүнә, дөньяны боз каплый. Толстой үлемен Тукай романтикларча җир кешеләре кайгысы гына түгел, бөтен табигать һәм галәм кайгысы итеп тасвирлый.
Тукай Л.Н. Толстойның рус әдәбияты тарихындагы урынын бик тә югары куя, аны рус әдәби «дисбәсенең» Мәрьям анасы, Имамы, ягъни Рухи җитәкчесе дип атый. Бу уңай белән ул Л.Андреев, А. Куприн, Ф.Сологуб, Д. Мережковский, И. Потапенко, Г. Петров һәм Русиянең башка «мөхтәрәм мөхәррирләре» исемнәрен санап чыга; Италиядә Толстойның үлем хәбәрен ишеткәч тә А.М. Горький белән булган хәлне — аның хуштан язып егылуын да искә ала.
«Мөбарәк тәсбих өзелде» нәсере 1910 елда «Ялт-йолт» журналының 13 санында басылган, ә аннан «Күңел җимешләре» (1911) исемле җыентыкка кертелгән.
Әсәрләр: Тукай Г. Биштомлык, 2 т., 141-142 б.
Әдәбият: Әгъзамов Флорид. Тукай — журналист. Казан: Тат. кит.нәшр., 1986. — 193 б.; Гайнуллин Мөхәммәт. Дуслыкта — көч. Казан: Тат. кит. нәшр., 1973. — 79-80 б.; Гордлевский В А. Тукай һәм рус әдәбияты // Габдулла Тукай. — Казан: Татгосиздат, 1948. — 44-45 б.; Интервью и беседы с Толстым, с. 16.
«Өзелгән өмид»
«Өзелгән өмид» (1910), хөр фикер эзәрлекләнгән реакция елларында иҗат ителгән бу шигырь моңсу, хәсрәтле кичерешләр белән сугарылган. Әле күптән түгел генә «Күңлем минем япь-яшь калыр, һич картаймас» дип язган шагыйрьнең дөньяны кабул итүе, тоемлавы капма-каршы якка – фаҗигалелеккә таба үзгәрә. 24 яшьлек Тукай инде гомеренең яртысы үткән, иҗатының да җитлеккән чорына аяк баскан шагыйрь кебек хис итә. Аның өчен әшьяләр (әйберләр) төсе дә үзгәргән. Гасырлар дәвамында шагыйрь халкы өчен илһам чыганагы булган мәхәббәт тә, җир гүзәлләренең матурлыгы да анда иҗат дәрте уятмый. Лирик герой образы белән тәңгәл килгән шагыйрь үз җисми яшәешенең һәм моңлы сазының, ягьни шигъриятенең кыска гомерле булачагын пәйгамбәрләрчә алдан сизә:
И мөкаддәс моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз?
Син сынасың, мин сүнәмен, айрылабыз ахрысы!
Ул дөньяга шат яшәр өчен туса да, Раббысы аны җиһанга ят яраткан. Гаделсезлекләрдән интеккән геройның күңеле, читлекне хәтерләткән дөньядан туеп, кош булып күкләргә оча. Бөтен барлыгы, бөтен куәте белән милләт кайгысын көйләгән, халкының өмет-хыяллары турында җырлаган шагыйрьнең яраткан милләте турындагы идеаллары, якты өметләре тормышка ашмаган, корыган агач халәтендә калган. Елмаюы белән тормыш юлын яктыртучы сөйгән яр да аңа насыйп булмаган. Әнисе дә берсе өстенә берсе өелеп килгән бәхетсезлекләрне күтәрә алмый күз яшьләрен түгә-түгә иртә вафат булган. Ятимлектә тилмереп үскән лирик герой Ана кеше өчен ишетү бик тә авыр булган «Гаиләсенә җиһанның ник китердең ят кеше?» дигән рәнҗүле сүзләр дә әйтергә мәҗбүр. Шуңа да карамастан, ул үзенә рухи юанычны, җанын сафландыручы изге урынны бары тик сөекле Анасының кабер ташына ачы һәм татлы күз яшьләрен койган мизгелдә генә таба. Чөнки Әнисе шагыйрьнең «бердән бер мәхәббәте… Әмма ул да таш астында…» (И.Нуруллин). Җир шарының төрле төбәкләрендә яшәгән татарлар Аналар кабер ташына еш кына Тукайның:
Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабрең ташы, –
Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы! –
дигән бәетен язып куялар.
Шигырь – жанры белән иҗтимагый-биографик темага карый. 15 иҗекле рәмәл үлчәме белән язылган бу газәл эчтәлеге белән бик тә тирән. Фикри тыгызлык, катлаулы образлар системасы — чагыштыру, метафора, символлар ярдәмендә барлыкка китерелә. Бәетләр арасындагы мәгънәви бәйләнеш мәхәббәт, ярату-яратмау фәлсәфәсенә бәйле ассоциацияләр чылбыры ярдәмендә тудырыла. «Өзелгән өмид»нең лирик герое мәхәббәтнең барлык төрләреннән мәхрүм ителгән, «мәхәббәт сакчысы» тарафыннан барлык ишекләрдән куылган. Шәрык шагыйрьләре кебек, ул мәхәббәттән шигырь язу өчен илһам да алмый, аның сөйгән яры да, кадерле Әнисе дә юк; милләт тә, җәмгыять тә аңа ихтирамын, ярату хисләрен тиешенчә белдерә алмаган. Шагыйрьнең азатлыкка омтылучы җаны төрмәне хәтерләткән кысан дөньядан күкләргә очып китүне – үлемне хәерлерәк күрә. Шул рәвешчә, гарәп, фарсы, төрки әдәбиятлар өчен хас «тән-җан» антитезасына Тукай яңа эчтәлек сала, аны җәмгыять һәм шәхес каршылыгы рәвешендә иҗади үстерә. Алай гына да түгел, ул бу конфликтны романтикларча галәм һәм илаһият антитезасы дәрәҗәсенә күтәрә.
Газәлдәге шагыйрьлек дәһасының (талантының) дәрәҗәсен белдерүче «яшь һилал», «тулган ай» сурәтләре, шигърият символы булган «моңлы саз», илһам чыганагын аңлаткан мәхәббәт, мәхәббәт сакчысы образлары, дөнья-читлек, күңел-кош, картлык-яшьлек темасына багышланган фәлсәфи уйларны, табигать диалектикасын чагылдырган «яфраклы үсенте», «корыган агач» кебек традицион метафораларның барысы да шәркый мөселман әдәбиятларыннан тынган, көтелмәгәнчә иҗади яңартылган, милли җирлеккә күчерелгән.
Шигырь беренче мәртәбә русчага чуваш галиме, тел белгече Н.И. Ашмарин тарафыннан юлга юл чәчмә белән тәрҗемә ителә һәм 1914 елда академик А.Н. Веселовский истәлегенә багышланган «Әш-Шәркыят» исемле җыентыкка кертелә. Моннан тыш аның русчага П. Радимов, С. Липкин, А. Ахматова тәрҗемәләре дә бар. Аларның иң уңышлысы — Анна Ахматова тәрҗемәсе.
Заманында Тукайның бу шигырен Сергеев-Ценскийга язган хатында рус язучысы А.М. Горький искә алган. «Бу дөнья, – ди ул, – художниклар өчен түгел, анда һәрвакыт аларга кысынкы һәм уңайсыз булды. Шуңа күрә аларның роле мактаулырак та, батыррак та.
Ачлыктан һәм чахоткадан үлгәндә, Казан татарларыннан бер шагыйрь: «Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлем кошы!» дип бик шәп әйткән…».
«Өзелгән өмид» шигыре бүгенге көндә «Тәфтиләү» көенә җырлана. Бу көйнең тарихы турындагы кайбер мәгълүматлар Тукайның үзе тарафыннан теркәп калдырылган. Шагыйрь исә үзе «Өзелгән өмид» шигырен «Сүнгән дәрт» көенә яратып җырлый торган булган. Композитор А. Ключарев «Тәфтиләү»не ялгыз башкаручылар өчен эшкәрткән. Тукай сүзләренә «Тәфтиләү»не оста башкаручы җырчылар: X. Зәбирова, И. Шакиров, X. Бигичев.
«Өзелгән өмид» – романтик лириканың гүзәл үрнәге. Шагыйрьнең мондый шигырьләрен күздә тотып, күренекле төрек әдәбиятчысы Фуад Көпрелезадә: «Яшь Тукай кыска гына вакыт эчендә рус һәм алман романтиклары дәрәҗәсенә күтәрелде», ди («Төрек йорты», 1914, 4 кисәк, 16 сан, 510 б.).
Кулъязмасы сакланмаган. Беренче мәртәбә: «Вакыт», 1910, 29 ноябрь. «Күңел җимешләре»ндә бар.
Әсәрләр: Тукай Г. Биштомлык, 2 т., 150 б.
Әдәбият: Ибраһимов Г. Әсәрләр, 5 т., 155-156 б.; Нуруллин И. Габдулла Тукай, 1977, с. 142.
«Иһтида»
«Иһтида» (1911, «Дөрес юлга басу») — мәхәббәт һәм халыкка хезмәт фәлсәфәсен чагылдырган шигырь. Өч бүлекчәдән, 12 бәеттән торган бу шигырьдә Шәрык әдәбиятлары һәм эстетикасы өчен традицион булган «Нәрсә ул сөю?» — тән ләззәтеме, әллә хис-тойгылар белән яратумы? — дигән сорауга җавап эзләнелә. Беренче өч шигъри юлда лирик геройның «түбән» тән мәхәббәтеннән – кочу һәм үбүләрдән ерак торуы турында сүз алып барыла:
Әгәр булса «сөю» ләфзы кочаклау куллар арганчы,
Үбү булса әгәр чут-чут, ирен һәм бит кабарганчы,—
Гомер дә сөйгәнем юк һәм сөям дип әйтмәмен һич тә. Аңа сөюнең бары тик икенче бер төре — Әфләтун мәхәббәте (платоническая любовь) утларында гына яну-көю насыйп булган. Ислам динендәгечә, Алланың берлеген һәм барлыгын таныган кебек, һич булмаса, җаһилият дәверендәге гарәпләр кебек, потларга табынган сыман, ул да кайчандыр Шәрык гашыйкларыдай төрле-төрле хисләр утында янган, үзенең сөйгәненә сәҗдә кылган, табынган, шигырьләре белән аңа мәдхия укыган, догаларын ирештергән:
Табындым, сәҗдә кыйлдым мин сөйгән җанашның алдында,
Өмид иттем вә куркътым да, кызардым һәм оялдым да.
Миңа ул Бер вә бар, көчле вә һәйбәтле санәм булды;
Аңар хәмдем, салатымны ирештергән каләм булды.
Лирик герой фикеренчә, саф мәхәббәт бөек максатларга илтә. Шуңа күрә шигырьдә: «Сөю — идеалдыр ул, ягъни гарәпчә: «максады әкъса», — дигән нәтиҗә ясала.
Беренче бүлекчәнең соңгы бәете мәгънәви яктан аеруча тыгыз. Эчтәлеге белән ул Сәгъди, Хафиз, Нәвои, Фөзули кебек газәл жанры осталарының шигырьләрен хәтерләтә. Алардагы кебек, Тукай гашыйгы да мәхәббәт диңгезендә йөзгән, ләкин каты бәгырьле гүзәл аның сөю хисләрен уртаклашмаган, бихисап күңел газапларына дучар иткән, күңел гөлләрен яндырган һәм, нәкъ Сәгъди Ширазидагыча, бу янудан бары тик көл һәм гамь калган. Нәкъ менә шундый рухи мәхәббәтне күздә тотып, шагыйрь: «Сөюнең мәгънәсе, минчә, бигүк гали, бигүк нечкә» дигән фикерне әйткән. Ахыр чиктә тән мәхәббәте ләззәтләрен белмәгән лирик герой саф, нәфис хисләр белән өретелгән Әфләтүнчә яратудан да баш тарта. Мондый адымга баруның дөреслеген раслау өчен шигырьнең икенче бүлегендә гыйбрәтле хикәя рәвешендә бирелгән гарәп халкының дини ышанулары тарихыннан аналогия – дәлил дә китерелә.
Вакытлар үткәч тә, сөйгән яр алдында сәҗдәгә китүләр лирик геройга җаһилият чоры гарәпләренең агач, таш потларга табынуына бәрабәр тоела. Ул үзенең мәгънәсе юк хисләр корбаны булуына, җаһили гарәпләрчә золмәт дөньясында яшәвенә хәсрәтләнә. Бу хакта сүз шигырьнең өченче бүлегендә дә дәвам итә. Ислам динен кабул иткәч тә:
«Ничек соң без табындык потка?» — дип хәйранга калган гарәпләр» кебек, Тукай лирик героеның да дөньяга карашлары үзгәрә; мәхәббәт дигән «золмәт» — караңгылык артыннан аңа «фикер кояшы» балкый, «нурлы хәят» иңә. Ул үзенең мәхәббәт газаплары белән үткән чагын, кайчандыр потларга баш игән җаһили гарәпләр белән чагыштырып, оялып кына искә төшерә, хәтта үзенең әлгәреге «җиңел уй»лы, «йөз кызарткыч хис»ләренә карата меңләгән ләгънәт сүзләре дә ычкындыра. Хәзер инде аның мәхәббәт кыйбласы үзгәргән, ул икенче бер яңа идеалга — яраткан шөгыленә һәм халыкка хезмәт итүгә юнәлтелгән. Шигырьнең: «Яшә, тугъры караш, төпле гакыл, меңнәр яшә, хезмәт!» дигән мәгърифәтчелек шигаре — лозунгысы белән тәмамлануы шул хакта сөйли.
Нәтиҗә ясап шуны әйтергә мөмкин: беренчедән, шигырьдә акылны хискә каршы куеп, Тукай урта гасыр мөселман әдәбиятларында бик тә киң таралган әдәби-эстетик кануннар белән бәхәскә керә. Икенчедән, шагыйрьнең әсәрдә беренче карашка әллә ни күзгә ташланмаган, эчкәрерәк яшеренгән Л.Н. Толстой фәлсәфи-этик карашларын да алга сөргәнлеге сизелеп тора. Мәгълүм булганча, рус язучысы мәхәббәт шәхеснең, аеруча ир-егетләрнең халык файдасына булган иҗтимагый эшчәнлегенә аяк чала дип исәпләде. Күп кенә шигырьләрендә Толстойның бу фикерен Тукай да уртаклашты. Шагыйрьнең сөю хисләреннән бигрәк Акыл белән Хезмәтне өстен күрүе милләт хадиме булу идеалын яклавы рус әдәбиятының йогынтысы белән дә аңлатыла иде.
«Иһтида» шигыре мәснәви шәкелеңдә (аа,бб,вв,…) иҗат ителгән. Бүлекчәләр арасындагы мәгънәви бәйләнеш ассоциатив сурәтлелек һәм фикерләү рәвешендә тормышка ашырылган. Русчага Р.Моран тәрҗемә иткән. Беренче мәртәбә 1911 елда «Шура» журналында (23 сан, 4 июнь) басылган. Совет чорында 1929 елда «Яңалиф» басмасының 2 нче томында дөнья күргән.
Әсәрләр: Тукай Г. Биштомлык, 2 т., 178-179 б.
«Сайфия»
«Сайфия» (1911) — шагыйрьнең Идел буйлап сәяхәт тәэсирендә язылган тирән реалистик эчтәлекле шигырьләрнең берсе. Алты бәетле сатирик касыйдә шәкелендәге (аа,ба, ва, га) бу шигырь башыннан азагына кадәр социаль контрастларга корылган. Бер яктан, анда Идел буендагы мохтаҗлыктан интеккән авыл күренешләре тасвирланса, икенче яктан, ач мужикларның җимерек йортлары янәшәсендә үк оҗмахны хәтерләткән мәһабәт дачалар һәм пароход яллап шунда ашыгучы бай образы пәйда була:
Килсә байның ач халыкны күзгә-күз мыскылласы,
Яллый ул, әлбәт, пароход, ансы – байлар юргасы.
Матди байлыклар – байларның матур дачаларын, мужикларның җимерек өйләрен сурәтләү белән бергә, автор бу ике социаль катлам арасындагы гап-гади кешелек мөнәсәбәтләренең дә байлыкка карап билгеләнүенә игътибар итә (бай «ач халыкка йөз дә бормый»). Сынландыру алымы ярдәмендә җирдәге иҗтимагый гаделсезлекләргә табигать тарафыннан да ризасызлык белдерелә. Мәсәлән, кояш та гади халыкның ачлык, мохтаҗлыктан интегүен «тупаслык» дип кабул итә, бу хәлгә ризасызлык белдереп, күктән көлеп тора. Автор бәяләмәсе вазифасын үтәгән дүртенче бәеттә ачлар белән туклар дөньясы арасындагы социаль тигезсезлек мәсьәләсе сыйнфый каршылыклар дәрәҗәсенә күтәрелә һәм байлык хуҗаларына халык тарафыннан әйтелгән каргыш сыман гомумиләштерелә:
Бай киенгән франт-шикларча халык тиресе белән,
Батсачы шунда үзе һәм аләте нәкълиясе (ягъни пароходы — Р.К.).
Моннан тыш бу социаль һәм сыйнфый фаҗигагә карата «мәзлум мужиклар гаиләсе» исеменнән дә «җан ачысы» белән «во как!» дигән гаепләү сүзләре әйттерелә. Шул рәвешчә, «Сайфия» шигырендә иҗтимагый гаделсезлекләргә автор исеменнән бәя бирү алымы кулланыла. Тукай ач-мохтаҗ халыкка теләктәшлек күрсәтә, аны «җаннарым», «күз нурларым» дип атап, лирик моңсулык белән шигырьне тәмамлый. «Франт – шикларча халык тирсе белән» киенгән бай — дача хуҗасы образын иҗат итү – Тукайның яңа гасыр башындагы пролетар һәм социалистик әдәбиятка хас мотивларны шактый Уңышлы үзләштерүе турында сөйләде. «Сайфия» русчага В.Тушнова Тарафыннан тәрҗемә ителгән. Беренче мәртәбә шигырь «Шура» журналының 1911 елгы 18 (15) сентябрь санында басылган. Совет дәверендә 1926 елда дөнья күрә.
Әсәрләр: Тукай Г. Биштомлык, 2 т., 190 б.
Әдәбият: Ганиева Р.К. Сатирическое творчество Г.Тукая, с. 61-62.
«Толстой фикере»
«Толстой фикере» (1911) – өч бәеттән торган, шагыйрьнең үзеннән ике юллык гыйлавәсе булган шигырь. Һәр бәетнең мисрагълары – 16 иҗекле, рифмалашу рәвеше – мәснәвидәгечә: аа, бб, вв.
Шигырьдә Тукайның хатын-кызга карата толстойчылык карашларын уртаклашуы күзгә ташлана. Толстой хатын-кызларны ярату ирләрнең иҗтимагый эшчәнләгенә зыян китерә дип уйлаган. «Анна Каренина» романында рус язучысы мондыйрак фикер әйткән: «И вот тебе мое мнение. Женщины – это главный камень преткновения в деятельности человека. Трудно любить женщину и делать что-нибудь». Хатын-кызның кияүгә чыгуын да ул әхлакый азатлыкка богау киертү дип санаган.
Л.Толстой хатынсыз гына, ягъни Софья Андреевнасыз гына тыныч, гади, аскетларча яшәү һәм иҗат итү турында хыялланган. Шундый ук карашлар Тукайның «Толстой фикере» шигырендә дә чагыла:
Әле мөмкин икән иркеңне тоткынлыкка сатмаска,
Җаның көчсезлеген һич тә бу дөньяга сынатмаска,
Өйләнмә, баш имә һич, телгә дә алма хатын-кыз дип;
Олугъ җан бул, куан-шатлан, шөкер, мин бит хатынсыз, дип.
Чынлап та, бу шигъри юлларда Тукайның хатын-кызга карата «дәрвишлеге» ачык күзәтелә. Академик В.Гордлевский язганча, Толстой да «өйләнмичә яшәүгә дәлилләр таба». «Толстойның җитди суфилыгы еллар узган саен көчлерәк рәвештә Тукайны үзенә тарта бара».
Тукай фикеренчә дә, өйләнү — күрәләтә торып, үзеңне төрмәгә ябу, иркеңнән мәхрум булу, җаныңның көчсезлеген күрсәтү, тигез урында абынып егылу:
Өйләнмәк бер-берәүнең җәбре-каһре өсткә менмичә –
Егылмак берлә бердер, һичбер әйбергә абынмыйча!
Димәк, өйләнү шулай хөрлекне югалту, бәрелү-сугылу булгач, Ходай Тәгалә кебек ялгыз гына яшәргә кирәк. Ул да бит бер үзе һәм бердәнбер: «Ышандык без Ходайга, бер вә бардыр дип, вә ялгыз дип». Әмма шуңа карамастан, ир-егетләр кәләш сайлыйлар, өйләнәләр, телләре белән «кайнигәч, кайне, кәләш, дип, һәм дә балдыз дип» сөйлиләр. Шул рәвешчә, Тукай «Толстой фикере»нә үзеннән кушып язган «Гыйлавә»не җиңелчә шаяру, юмор белән тәмамлый.
Иҗатында толстойчылык мотивлары булу — әле Тукай тулысы белән суфи булган дигән сүз түгел. Гади җир кешеләре кебек ул да мәхәббәт утында янды, сөеклесе Зәйтүнәне ярату хисләрен җанында бикләп яшәде, тышка чыгарырга теләмәде. Шагыйрь сөекле халкы, аның мәдәнияты, әдәбиятын үстерү максатын күздә тотып, үзенең шәхси бәйсезлеген һәрнәрсәдән өстен куйды. Ахыр чиктә Тукайның хатын-кызга карата толстойчылыгы милләтенә олы мәхәббәт һәм аңа фидакарьләрчә хезмәт итү турындагы уй-фикерләр белән тыгыз бәйләнгән иде.
Әсәрләр: Тукай Г. Биштомлык, 2т., 194 б.
Әдәбият: Гордлевский ВА. Тукай һәм рус әдәбияты // Габдулла Тукай. — Казан: Татгосиздат, 1948. — 44 б. Прометей. — М.: Молодая гвардия, 1980. — С. 40; Магдеев Мухаммед. Тукай и Толстой // Научный Татарстан. — 1992. — №4. — С.64-66.
«Көзге җилләр»
«Көзге җилләр» (1911, 13 ноябрь) — Тукайның иҗтимагый темага язылган, сәнгатьчә эшләнеше ягыннан камил булган шигыре. Эпиграф итеп рус шагыйре А.Майковның «Из Апполодара гностика» шигыреннән өзек китерелгән:
Яктырак йолдыз янадыр, төн кара булган саен;
Ядыма Тәңрем төшә, бәхтем кара булган саен.
Шигырь романтик шагыйрьләргә хас антитеза рәвешендә бирелгән символларга корылган (караңгы төн — кара бәхет, идеал — якты йолдыз).
Шигырь Тукайның Идел буйлап сәяхәте вакытында 1911 елгы корылыкның халыкка алып килгән фаҗигаләрен үз күзләре белән күрү тәэсирендә корбан гаете бәйрәме алдыннан язылган. Эпиграфтагыча, аның бөтен эчтәлеге романтик контрастлардан тора. Әсәрдә ач калучы «иң сөекле эшче әүлады» (балалары), «бер сынык икмәк юктан гына үлгән таза ирләр», «бер телем икмәк дип, җылаучы нечкә билләр» — кызлар турында сөйләнә. Табигатьнең рәхимсезлегеннән туган хәвеф сыйнфый яссылыкка да күчерелә. Ачлыктан интегүче халык фаҗигасенә (эшчеләргә, авылның таза ирләренә, нечкә билле кызларга) алтын теш куеп матурланучы бай корткалар (карчыклар) образы каршы куела. Ачлык афәте төрле социаль катламнарның гает көнендәге рухи халәтенә, илаһияткә мөнәсәбәтенә дә төрлечә йогынты ясый. «Тук вә ихлассыз халык»ның «Алла – иң биек зат» дип кабатлаган тәкбирләре дә көлә, ә ярлы-ябагайларныкы елый. Шуңа күрә күңеле белән Аллага сыгынучы лирик герой да: «Тилмереп торса бу ачлар, безгә бәйрәмнән ни ямь?» — дигән сорау куярга мәҗбүр.
Халыкның авыр язмышы өчен борчылу, сыкрау, елау авазлары илаһият биеклекләренә дә, җир шары киңлекләренә дә тарала. Шигырьдә төнге хәбәрче вазифасын үтәүче җилләр белән бергә ил елый, хәтта кешеләрнең җанын кыеп йөрергә күнеккән Газраил фәрештә елый, аталы-уллы пәйгамбәрләр Ибраһим белән Исмәгыйль елый, изге тәкъбирләр елый. Сюжет һәм мәгънә бөтенлеге, фикер үткенлеге, нечкә лиризм, музыкаль яңгыраш, тирән психологизм баштан азакка кадәр кабатланып килүче «җылый» рәдифе (рефрены) һәм беренче, җиденче строфалардагы кайма, кыса вазифасын үтәгән шыксыз караңгы көзге төн сурәте ярдәмендә тәэмин ителә. Зур гомумиләштерү көченә ия булган бу символик сурәтләрнең байтагы ислам мифологиясеннән, Европа һәм рус романтик поэзиясеннән алынган.
Ачлык кебек иҗтимагый социаль яңгырашлы үтә авыр теманы табигать күренешләре белән янәшә куеп, бик тә хисси һәм йөрәк каны белән сугарып гәүдәләндергән «Көзге җилләр» шигыре — романтик әсәр. Әмма совет чоры тәнкыйте, социаль мотивлар булганга күрә, аны тәнкыйди реализмның классик үрнәге дип атады, ә бераз соңрак романтик сурәтлелеккә корылган, романтизм элементлары булган шигырь дип игьлан итте. Моның сәбәбе: романтизмны социаль мәсьәләләрне яктыртуга сәләтсез, буш хыялларны гына гәүдәләндерүгә яраклы, идеалистик фикерләүгә этәрүче, реализмга дошман иҗат ысулы итеп карау.
Жанр үзенчәлеге буенча, шигырь — иҗтимагый-социаль темага язылган газәл. Ул «җылау» рәдифе (рефрены) ярдәмендә аа, ба, ва, га,.. рәвешендә кафияләнгән (рифмалашкан) рәмәл үлчәмендәге унбиш иҗекле җиде бәет — строфадан тора. Гасыр башында «Көзге җилләр» шигыре «Өзелгән өмид» («Анам кабере янында») шигыре көенә, ягьни «Тәфтиләүгә» җырланган. Әсәр рус теленә П.Радимов, С.Липкин, В.Ганиев, Н.Әхмәрев һ.б. тарафыннан тәрҗемә ителгән, күп кенә төрки һәм башка халыклар телләренә күчерелгән. «Көзге җилләр» шигыренә иярү-нәзыйрәләр дә очрый. Андагы образ — сурәтләр бик күп татар һәм башкорт шагыйрьләре әсәрләренә кертелгән.
Кулъязмасы сакланмаган. Беренче мәртәбә: «Йолдыз», 1911, 18 октябрь; «Җан азыклары»на кертелгән.
Әсәрләр: Тукай Г. Биштомлык, 2 т., 196 б.
Әдәбият: Халит Г., Тукай үткән юл, 120-121 б.; Госман X. Татар шигыре, 82-85 б.; Нигматуллина Ю.Г. Национальное своеобразие эстетического идеала. Изд-во КГУ, 1970. — С.161-168; Ганиева Р. Тукайның иҗат методы // Татар әдәбияты мәсьәләләре, 66-68 б.
«Даһига»
«Даһига», Тукайның иң соңгы шигырьләреннән (1913). Вафатына ике ай чамасы калган вакытта да татар милли-азатлык хәрәкәтендә сизелгән тернәкләнү, җанлану күренешләре турында уйлана һәм татар халкын колониаль изүдән коткару һәм аны иҗтимагый-мәдәни яңарышка алып чыгу юлларын эзләгән Даһи образын иҗат итә. Шагыйрьнең:
Гайрәт иттең, армый-талмый йөрдең ушбу юлда син,
Чын сөбатлә алга бардың, бакмый уңга-сулга син, –
дигән бәет тулысы белән татар милли азатлык хәрәкәтенең танылган вәкиле Гаяз Исхакый шәхесенә һәм аның әдәби-сәяси эшчәнлегенә туры килә. Милли азатлык һәм Яңарыш идеалларын тормышка ашыру юлындагы «сөбатлеге» – ныклыгы өчен Тукай Гаяз Исхакыйны «Даһи» дип атый. Шигырьдә — романтик эчтәлекле метафора һәм символлардан мул файдаланыла. Гасырлар дәвамында коллыкта һәм торгынлыкта яшәгән татар халкы тормышы «мәңге төн» сурәте белән символлаштырылган. Антиномия рәвешендә бирелгән «ут» метафорасына исә ике төрле мәгънә салынган. Аның беренчесе — нурлысы, җылысы, мөкатдәсе – хөр яшәү һәм рухи яңару өчен көрәшкә юнәлтелгән илаһи идеал уты. Икенчесе – зыялы яшьләрне иҗтимагый тартышлардан, чын идеаллардан читкә алып китүче, алдалаучы, сатылырга мәҗбүр итүче — сары алтын ялтыравы. Идеал утына бик якын – бер адым гына торган Гаяз Исхакый шәхесенә мөнәсәбәттә Тукай беренче рус революциясе елларына да күз ташлый, ул чордагы азатлык хәрәкәтендә катнашучы татар зыялыларының гамәлләрен аңлап бетермәвенә, вакыйгаларның асылын төшенмәвенә гаҗәпләнә, хәйран кала. Иң элек ул кайбер замандашларының икенче бер утка – алтын ялтыравына алдануларын искә төшерә, азатлык һәм иҗтимагый-мәдәни тәрәкъкыять дигән изге юлдан тайпылулары турында яза. Ә ару-талуны белмәс Даһиның чын идеалга таба хәрәкәт итүен Тукай «мөкатдәс нур»лы, «изге юл» дип атый. Азатлык һәм Яңарыш идеалының татар милләте өчен әле һаман да тормышка ашырылырга тиешле илаһи бөек максат булып калуы турында Тукай түбәндәге нәтиҗәне ясый:
Артка бакма, даһием, идеал һаман да алда ул;
Алга барганнарга тик табыла табылса — Алла ул!
Бу юллар милли яңарыш өчен тартыш, көрәш мәйданына чыккан татар халкы өчен бүген дә «ярты юлда күкрәген тотып йөткерүче» шагыйрьнең олы васыяте сыман яңгырый. Көрәшче «Даһи» Гаяз Исхакый юлын Хак Тәгалә юлы дип атау Тукайдан соң С.Рәмиевнең «Сүз» шигырендә күзәтелә:
Хак юлыннан тагын алда
Иркен итсен сулышыңны!
Ташкентта яшәгән татар шагыйре Хәмит Төхфи татарларга «Инкыйраз» кебек юл күрсәтүче әсәрне язган өчен генә дә Гаяз Исхакыйны «Даһи диеп атасам да, аз булыр күк», ди («Даһига». Ватаным Татарстан, 28 март, 1992 ел). «Даһига» шигыре русчага Я.Хелемский, Р. Кутуй һәм Н. Сафина тарафыннан тәрҗемә ителгән.
Кулъязмасы сакланмаган. Беренче мәртәбә «Аң» журналының 1913 елгы 4 нче (1 февраль) санында басылган. Гыйнвар азагында язылган булса кирәк.
Әсәрләр: Тукай Г. Биштомлык, 2 т., 266 б.
Әдәбият: Нуруллин И. Габдулла Тукай, 271-272 б., Лаисов Н., 79 б.
«Толстой сүзе (Зур бәхет инсанга…)»
«Толстой сүзе (Зур бәхет инсанга)» (1913) — бер бәеттән, яки унбиш иҗекле ике мисрагътан торган кыска шигырь. Шәрык әдәбиятларында бер бәеттән генә торган шигырьләрне «фәрд» (бер, бердән бер), ә фәлсәфи эчтәлекле дә булса, «хикмәт» дип атыйлар. Үләр алдыннан язылган бу фәрдтә Тукай үзенең фәлсәфи-этик карашларын гәүдәләндерә. Бөек рус язучысы кебек, ул да кешеләрне әхлакый камиллеккә чакыра:
Зур бәхет инсанга – һәр көн, һәр сәгатьтә яхшыру;
Яхшыру юк, булса анда: – Яхшы мин! – дип лаф ору.
Л.Н.Толстой кешене камиллектән ерак торган җан иясе дип санаган, «человек же самое несовершенное существо» дигән. Шулай булгач, кешегә һәрвакыт яңарып тору кирәк. Яхшы кеше булыр өчен һәрдаим камиллеккә омтылу кирәк, дигән карашлар Тукайның башлангыч иҗат чорында язылган «Мөхәммәтгали бабай» (1906) хикәясендә чагылыш тапкан иде. Гомеренең соңгы көннәрендә дә шагыйрь Толстойның әдәби-эстетик һәм этик карашларына турылыклы булып калды.
«Толстой сүзе» («Зур бәхет инсанга…») «Аң» журналының 1913 елгы 4 санында (1 февраль) басылган. Текст шуннан алынып, Тукай басмаларына кертелә.
Әсәрләр: Тукай Г. Биштомлык, 2 т., 267 б.
«Шөһрәт»
«Шөһрәт» (1913) – ике бәеттән торган кыска шигырь. Әсәрдә Тукай әйтергә теләгән фикер: дәрәҗә һәм шөһрәт артыннан куу кешеләрнең әхлагын боза, иҗади эшкә аяк чала. Иҗатының беренче адымнарында ук, мәсәлән, «Мөхәммәтгали бабай» (1906) хикәясендә Тукай бу темага мөрәҗәгать иткән иде. Үләренә бер ай калгач та, шагыйрь шөһрәт мәсьәләсенә кабат әйләнеп кайта һәм болай дип яза:
Яз язу, ләкин кызыкма һичвакыт шөһрәткә син;
Бик төренмә иртәгүк артык булыр чүпрәккә син.
«Яз язу» дигән тәгъбир үзе генә дә шигырьнең каләм ияләренә багышлануы турында әйтеп тора. Тукайча, шөһрәт ул — бу фани дөньяда вакытлыча гына ялтырап, алдап торучы чүпрәк. Кеше аны үзе белән мәңгелеккә алып китә алмый. Сәнгатькярләр җир тормышын иң элек вөҗдан сафлыгы белән өретелгән йөрәк — зур күңел тәрәзәсе аша кабул итәргә тиешләр:
Тапмасам шөһрәт, сизәлмәсләр димә күңлемдәген,
Зур тәрәзә бар дип аңла дөньяга күкрәктә син.
Тукай шагыйрьлек шөһрәтенә ирешәм дип, Сәгыйть Сүнчәләйнең кайчак ашыга-ашыга урта кул шигырьләр язуын да өнәп бетермәде. Хатларның берсендә: «Сездә милләткә һәм шөһрәткә кызу мәхәббәт бар … Борадәр! Мөмкин кадәр шигырьне аз язсагыз да, матур вә хуш иттереп языгыз» (1910 ел, 9 ноябрь). Мин-минлек белән авырган башка әдипләргә карата да шагыйрь шундыйрак тәнкыйди сүзләр әйтте.
Шөһрәт мәсьәләсе хакындагы тискәре карашлар Габдулла Тукай иҗатына Шәрык дини-суфичылык әдәбияты һәм Л.Н.Толстой әсәрләре аша үтеп керә. Галимнәр Толстойның шөһрәт фәлсәфәсен кире кагуын аның көнчыгыш әдәбиятлары һәм диннәре белән мавыгу йогынтысында туган күренеш итеп аңлаталар.
Шагыйрьлек таҗын кигән бөек шәхес булса да, Тукай шөһрәт чире белән авырмады. Әдәби иҗатта ул — халыкчан, ә көндәлек яшәештә гади халык улы булып калды. Мондый рухи кыйбланы табуда бөек рус язучысы Л.Н. Толстой Тукай өчен олы маяк булды.
«Шөһрәт» шигыре «Аң» журналының 1913 елгы 6 санында (15 март) басылган. Кулъязмасы сакланмаган.
Әсәрләр: Тукай Г. Биштомлык, 2 т., 271 б.
«Толстой сүзе (Кирәк анчак…)»
«Толстой сүзе (Кирәк анчак…)» (1913) – фәрд. Бер генә бәеттән торган фәрд Шәрык әдәбиятларындагы иң кечкенә әдәби жанр. Шигырь юллары унберәр иҗектән торган, анафора, эчке һәм тышкы рифмалар белән бик тә сәнгати бизәкләнгән бу фәрдне «хикмәт», «хикмәтле сүз» дип тә атарга мөмкин.
Яшәү фәлсәфәсен гәүдәләндергән бу фәрднең нигезендә халык мәкальләре традициясе һәм Толстойча белдерелгән фәлсәфи-этик карашлар ята. Кешеләр җирдә ни өчен яшиләр? Әллә байлык туплау өчен генәме? Мондый сорауларга Тукай болайрак җавап бирә:
Кирәк анчак яшәр микъдар ашарга,
Кирәкми тик ашарга дип яшәргә».
Җирдә яшәүнең максаты – Толстой һәм Тукай фикеренчә — халыкка хезмәт итү идеалларын тормышка ашыруга юнәлдерелгән булырга тиеш.
«Толстой сүзе» («Кирәк анчак…») «Аң» журналының 1913 елгы 7 санында (15 март) басылган. Кулъязмадан фотокүчермә биштомлык Тукай әсәрләренең (1985) икенче томында бирелгән.
Әсәрләр: Тукай Г. Биштомлык, 2 т., 272 б.
«Толстой сүзләре»
«Толстой сүзләре» (1913) – дүрт бәеттән торган, аа, бб, вв, гг рәвешендә рифмалашкан социаль эчтәлекле мәснәви. Тукай, Толстой кебек, фәкыйрь кардәшләрне изгән байлар дөньясын күрә алмады, аларны кешелексезлектә, әхлаксызлыкта гаепләде. Түбәндәге юлларда бу фикер аеруча көчле әйтелде:
Тәмле булганга гаҗәпләнмә бу байлар ашлары,
Күп вакыт борчы, тозы — мискин гидайлар яшьләре.
Шушы ике юлда шагыйрь социаль контрастларны да күрсәткән: байларның тәмле ашлары һәм ярлы ябагайларның күз яшьләре.
Берәүләр кулында артык мал туплануын, икенче берәүләрнең фәкыйрьлектән интегүен Тукай тәнкыйди реалистларча аңлата. Аныңча, берәүләрнең баюы, артык маллары, тәмле ашлары — ярлыларны, гидайларны, гарибләрне талау, көчләү нәтиҗәсе:
Җан тынычланды димә, булганга малда артыгың,
Артык ул — алганга нәмәгълүм гарибләр актыгын.
Эстәмимсең буй бөгәргә? Ирнәсең эшләргә эш?
Йә телән син, йә фәкыйрь кардәшне көчләргә кереш!
Толстойның дини-этик карашларын яхшы үзләштергән Тукай да фәкыйрь кардәшләрне изүчеләргә, алар хисабына баючыларга җан тынычсызлыгы, вөҗдан газаплары вәгъдә итә, аларның да киләчәктә канлы күз яше түгү ихтималына ишарә ясый. Ул да, бөек рус язучысы кебек, сыйнфый каршылыкларны әхлакый ноктадан чыгып бәяли.
«Толстой сүзләре» – шагыйрьнең үләренә биш көн калгач, шифаханәдә язылган (1913, 28 март); «Аң» журналының 1913 ел 8 нче (10 апрель) санында басылган.
Әсәрләр: Тукай Г. Биштомлык, 2 т., 275, 382 б.
Әдәбият: Гайнуллин М. Дуслыкта — көч. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1973. — 82 б.; Халит Г. Тукай үткән юл, 174 б.
«Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасы һәм нәзыйрә традицияләре
«Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасы — Тукай сатирасының иң югары үсеш ноктасы һәм татар әдәбиятында тәнкыйди реализмның җиңүен раслаган күренекле әсәрләрнең берсе.
Әдәбият белгечләре Тукайның, «Яңа Кисекбаш» поэмасының художество үзенчәлекләре турында сөйләгәндә, еш кына аның «Иске Кисекбаш»ка пародия рәвешендә язылуын билгеләп үтәләр. Гомумән алганда, бу фикер дөрес, ләкин ул беркадәр ачыклауны да таләп итә.
Тукайның «Яңа Кисекбаш» поэмасы пародия буларак бик тә үзенчәлекле. Ул урта гасыр көнчыгыш һәм татар әдәбияты өчен хас булган нәзыйрә традицияләрендә язылган. Әле 1908 нче елда ук, «Яңа Кисекбаш» басылып чыгу уңае белән, Фатих Әмирхан беренчеләрдән булып аны «Иске Кисекбаш»ка нәзыйрә дип бәяләде.
Нәрсә соң ул нәзыйрә? Гарәп телендә «нәзыйрә» сүзе «охшату»,
«тиңләшү», «ярышу», «көнләшү», «каршы чыгу» кебек мәгънәләрдә
кулланыла. Бу күп мәгънәлелек әдәби күренеш булган нәзыйрәнең
төсмерләргә, вариантларга бай булуы турында сөйли.
Нәзыйрә — урта гасыр Шәрык әдәбиятларында теге яки бу язучы тарафыннан үзенең элгәрегесенең яки замандашының нинди дә булса әсәренә ияреп, аның тема, ритм, үлчәү һәм сюжетыннан файдаланып, өлешчә үзгәртелгән, я булмаса бөтенләй яңа эчтәлек алган шигъри әсәр. Шул рәвешчә, көнчыгыш әдәбиятларында бер үк тема, сюжет һәм поэтик формалар шагыйрьләрнең бер буыннан икенче буынына күчеп, иҗади эшкәртелә килгән һәм теге яки бу халыкның шул заман иҗтимагый, әдәби-эстетик һәм этик таләпләре нигезендә яңа яңгыраш алган.
Урта гасыр көнчыгыш әдәбиятларында шигырьләр бер телдән икенче телгә бик сирәк очракларда гына тәрҗемә ителгәннәр, күпчелек очракларда җавап-нәзыйрәләр, төрле пландагы иярүләр язылган. Шулай ук бер үк телдәге әдәбиятның үз эчендә дә нәзыйрә язу киң таралган күренеш булган. Әдәби алым буларак, ул урта гасыр көнчыгыш һәм татар әдәбиятында кануни традиция төсен ала.
Беренче нәзыйрәләр фарсы әдәбиятында туган, ә беркадәр соңрак алар төрки халыклар әдәбиятына да үтеп кергәннәр. Төрки телләрдә язылган нәзыйрәләрнең күбесе бөек азәрбайҗан шагыйре Низами (1141—1203) әсәрләренә туры килә. Аның биш поэманы берләштергән «Хәмсә» циклына һәм күпсанлы шигырьләренә берничә гасыр буенча йөзләгән шагыйрьләр үзләренең нәзыйрәләрен язганнар. Аеруча күп нәзыйрә-иярүләр Низаминың мәхәббәт темасына багышланган ике поэмасына — «Ләйлә вә Мәҗнүн» һәм «Хөсрәү вә Ширин»га иҗат ителәләр. Шулай итеп, төрле телләрдәге әдәбиятларда бу поэма-нәзыйрәләрнең йөзләгән вариантлары барлыкка килә. Билгеле, барлык иярүчеләр дә Низами кебек художество камиллегенә ирешә алмаганнар. Аларның кайберләре генә мәшһүр Низами белән чын мәгънәсендә ярышу, тиңләшү бәхетенә ирешкәннәр.
Озак гасырлар буе әдәби зәвыклары көнчыгыш әдәбиятлары үрнәгендә тәрбияләнгән татар культурасы вәкилләренә дә нәзыйрә яхшы таныш булган. Урта гасыр татар әдәбиятында нәзыйрә рәвешендә язылган әсәрләрнең шактый күп очравы моңа дәлил булып тора. Мәсәлән, XIV йөз татар шагыйре Котбның «Хосрәү вә Ширин»ы Низами поэмасына нәзыйрә-иярү ысулында иҗат ителгән. Нәзыйрә язуның уңышлы үрнәкләрен татар шагыйрьләре Хисам Кятиб, Сәйф Сараи, Сәед Әхмәт һ.б. иҗатында очратырга мөмкин. Бу традиция егерменче йөз башы татар әдәбиятында да дәвам итә һәм Тукай иҗаты аша совет чорына да үтеп керә.
Тукайның «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасы — нәзыйрә язуның классик үрнәге. Бу әсәрдә Тукай үзен татар әдәбиятында моңарчы тиңе булмаган сатира, юмор, ирония остасы итеп күрсәтте. Кисекбаш образын типиклаштыруда әкият һәм реалистик фантастика элементларыннан, Шәрык әдәбиятларындагыча, геройларның үз-үзләрен мактап фаш итүче монолог һәм диалоглардан, стильләштерү, пародия һәм нәзыйрә алымыннан оста файдаланды.
Киселгән башлар турындагы тема, мотивлар, сюжетлар татар әдәбиятында сигез-ун гасыр дәвамында диярлек эшкәртелеп киленә. Әлеге Кисекбашларның тарихы кая барып тоташа соң?
Кисекбаш турындагы риваятьләр көнчыгыш халыклары фольклоры нигезендә туган. Төрекләр арасында алар аеруча киң таралган булган. Кисекбаш дип, алар каберлекләрдә адашып йөрүче өрәкләргә әйткәннәр. Ислам динен кабул иткәч, «Кисекбаш» мөселман диненең «изгелеге», «сафлыгы» өчен көрәшүче әүлиягә әйләнә. Күп кенә дин әһелләре, мәсәлән, «изге» хаҗилар һәм дини-әхлакый планда сурәтләнгән кайбер фольклор геройлары «Кисекбаш» кушаматы белән аталып йөртелә башлыйлар.
Кисекбашлар турындагы легендаларның берничә варианты күренекле тюрколог, академик В. А. Гордлевский тарафыннан язылып алынган. Легендаларның барысында да Кисекбаш крепость һәм шәһәрләрне, халыкны дошман һөҗүменнән саклаучы баһадир-әүлия итеп сурәтләнә. Имеш, әлеге баһадир, башы киселүгә карамастан, дошманга каршы көрәшүен дәвам иттерә. Кисекбаш җан тәслим кылган урында һәртөрле авыруга шифа булган чишмә бәреп чыга, ә аның кабере өстендә һичнинди көчле яңгыр, давыл сүндерә алмый торган мәңгелек шәм яна. Риваятьләрнең икенче берендә, имеш, ул сугышта башсыз калгач та, озак гомер иткән, хәтта өйләнеп тормыш корган, балалар үстергән әүлия итеп бирелә.
Кисекбаш турындагы әкият-легендаларны беренчеләрдән булып XII гасыр Иран әдәбиятында танылган суфи-шагыйрь Фәридетдин Гаттар эшкәртә.
Борынгы бабаларыбыз — болгарлар ислам динен кабул иткәч, Кисекбаш турындагы риваятьләр Идел буена да үтеп керә. Бу риваятьләргә һәм Фәридетдин Гаттарның поэмасына нигезләнеп, XIV гасырда геройның кылган гамәлләре һәм вакыйгалар ислам дине рухында аңлатылган «Кисекбаш» исемле дастан языла. Алтын Урда чоры татар әдәбиятында Гаттарга һәм авторлыгы әле бүген дә ачылып бетмәгән бу дастанга беренче нәзыйрә-иярүләр дә барлыкка килә. Кисекбаш турындагы әсәрләрнең сюжет элементларыннан, үлчәменнән файдаланып, шагыйрь Хисам Кятиб үзенең дини-фәлсәфи эчтәлекле «Җөмҗөмә солтан» исемле дастанын иҗат итә.
Шулай итеп, Алтын Урда дәвере татар әдәбиятында Кисекбашлар турында ике әсәр барлыкка килә. «Кыйссаи Кисекбаш» озак вакытлар татар мәдрәсәләрендә дәреслек урынында файдаланылган. Ә киселгән, дөресрәге, коргаксыган, кипкән солтан башы турындагы Хисам Кятиб дастанының иң күп таралган урыны — казах далалары. «Иске Кисекбаш» Октябрь инкыйлабына кадәр татарлар арасында ничек популяр булса, Хисам Кятибнең «Җөмҗөмә солтан»ы да казах укучысы өчен шул ук рольне уйнаган.
Гасырлар үткәч тә, мистик-романтик эчтәлекле «Кисекбаш» дастанына Тукай мөрәҗәгать итә һәм иске әдәби формага өр-яңа яңгыраш биреп, зур гомумиләштерү көченә ия булган «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» исемле реалистик әсәр тудыра. «Иске Кисекбаш»ның ритмика һәм метрика үзенчәлекләрен, сюжет төзелешен, образларын һәм сурәтләү алымнарын Тукай иҗади үзләштерә һәм тирәнәйтә. Ә инде эчтәлек мәсьәләсенә килгәндә, шагыйрь «Иске Кисекбаш»ка капма-каршы булган нәзыйрә иҗат итә. Тукайның Кисекбашы «Иске Кисекбаш» дастанындагы кебек, ислам дине кыйммәтләрен яклаучы пәйгамбәр һәм фәрештәләр белән арадашчылык итүче күк вәкиле түгел. Ул – реаль җир кешесе. Сәнгатьчә гомумиләштерү ягыннан караганда да бу ике шагыйрь әсәре — күк белән җир аермасы: «Кисекбаш» дастанында романтик идеаллаштыру, Тукай поэмасында реалистик типиклаштыру беренче планга куелган. Тукайның Кисекбашы — егерменче йөз башы татар кадимчеләренең тискәре сыйфатларын үзенә туплаган җыелма сатирик образ. Ул 99 мәртәбә хаҗга барган дин вәкиле дә, сумына 90 тиенне чәлдерүче сәүдәгәр дә, татар буржуазиясе исеменнән 10 ел думада утырган гласный да. Ул – прогресс дошманы, эчкече, аңгыра, мактанчык. Әхлакый яктан да ул бозык: унбишләп хатын аерган, өстәвенә Кабан күле буена, «тәтәйләр рәтенә» – фәхешханәләргә йөргән.
Искелек, наданлык, бозыклык әһеле булган Кисекбашны фаш итү өчен Тукай Шәрык шагыйрьләре аеруча яратып һәм мул кулланган әдәби ысулга – сан белән белдерелгән гиперболага мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, аның башында 1000 пот фанатизм, 1000 пот сыраның пары, 1000 вагон «мин беләмлек» дәгъвасы, 100 амбар тискәрелек, 10 вагон наданлык, 10 келәт искелекне яклау бар.
Иске «Кисекбаш» дастанында гиперболик башлангыч аз гына күренеп китә. Мәсәлән, «бармыш ирдем бән хәҗә илле көзен» диелә. Ә Хисам Кятибның «Җөмҗөмә солтан»ында мондый төр гипербола алым буларак шактый уңышлы кулланыла. Мәсәлән, Җөмҗөмә солтанның 1000 тәвә, куй-сарыклары, сыеры, 1000 музыканты, кубызчы һәм быргычысы, 10000 хатыны, җарияләре, эчемлек өләшүчеләре, 40 000 вәзире, 18 000 бәкләре, 10 900 лачыны һ.б. бар. Бу мисаллар Хисам Кятиб белән Тукай поэмалары арасында гипербола куллануда охшашлык булу турында сөйли. Үзенең элгәрегеләре иҗатында очраган бу алымны Тукай сатирик типиклаштыру чарасы буларак иҗади кабул итә һәм сәүдәгәр Кисекбашның үз-үзен фаш итү монологларына үреп бирә. Нәтиҗәдә, иске «Кисекбаш» авторы һәм Хисам Кятибләр белән булган ярышта Тукай, тиңдәшсез көлү остасы буларак, җиңеп чыкты һәм сатирик нәзыйрә жанрының классик үрнәген тудырды.
Үз чиратында «Печән базары, яхут Яңа Кисекбаш» поэмасы татар һәм башкорт әдәбиятында һәртөрле иярүләр һәм нәзыйрәләр циклының тууы өчен җирлек хәзерләде. Тукай поэмасының ритмика, сюжет, сурәт-образларын теге яки бу дәрәҗәдә файдаланып, Г. Камал «Өр-яңа Кисекбаш китабы» (1918), Н. Исәнбәт «Өр-яңа Кисекбаш» (1928), М. Крыймов «Яңа Кисекбаш» (1933), Н. Баян «Карәхмәт» (1939), С. Баттал «Карәхмәт» (1941), Ш. Мөдәррис «Янки базары, яхут Яңадан-яңа Кисекбаш» (1953), Ә. Камал «Кисекбаш» (1959), Ә. Исхак «Мещан базары, яхут Киселгән тел» (1961), башкорт шагыйре Муса Гали «Үлем көткән баш» (1951) кебек әсәрләрен яздылар. Шул ук вакытта «Кисекбаш» темасы сәнгатьнең башка төрләрендә дә, аеруча рәсем сәнгатендә, чагылыш тапты. Тукай поэмасы мотивлары буенча композитор Р. Гобәйдуллин беренче татар сатирик балеты «Кисекбаш»ны иҗат итте. Бу факт үзе генә дә «Печән базары, яхут Яңа Кисекбаш» традицияләренең татар сәнгатендә тамырлары шактый тирән булу турында сөйли.
Югарыда санап үтелгән әсәрләрнең кайберләре нәзыйрә язу таләпләренә туры килеп бетми. Мәсәлән, Г. Камал, Н. Исәнбәт, Н. Баянның шигырь һәм поэмалары нәзыйрәнең аерым элементларын гына кабул иткәннәр. Ә менә Ш. Мөдәррис, Ә. Исхак һәм Муса Гали поэмалары чын мәгънәсендә пародия-нәзыйрәләр булып торалар. Гадәттә пародия жанры теге яки бу авторның әдәби-эстетик зәвыкларын тәнкыйтьләүгә юнәлдерелгән була. Тукайның үз пародия-нәзыйрәсеннән аермалы буларак, Ш. Мөдәррис, Ә. Исхак, Муса Гали поэмаларында оригиналга каршы чыгу юк. Аларнын өчесе дә Тукайның «Яңа Кисекбаш» поэмасы белән охшашлыкка нигезләнеп язылган нәзыйрә төренә керәләр; яңа эчтәлек алуга карамастан, бер үк планны — сатирик юнәлешне дәвам иттерәләр һәм совет чорындагы социаль-иҗтимагый яктан зарарлы дип исәпләнгән күренешләрне камчылыйлар. Бу яктан караганда, Ш. Мөдәррис, Ә. Исхак, Муса Гали тарафыннан язылган нәзыйрәләр рус әдәбиятындагы пародия — перепевларны хәтерләтәләр.
Татар һәм башкорт совет әдәбиятларында Тукайның башка әсәрләренә дә йөзләрчә нәзыйрәләр язылды һәм ул яңа мәгънәви төсмерләр белән баетылды. Ләкин 60 нчы елларга кадәр «нәзыйрә» татар әдәбият белемендә үз исеме белән йөртелмәде. «Нәзыйрә» урынына шагыйрьләр күбрәк «пародия» терминын кулландылар, я булмаса, «Тукайга ияреп», «Тукайча», «Тукай буенча», «Тукайга тәкълид», «Тукайны дәвам итеп» кебек искәртүләр бирделәр. Күпчелек очракларда бу «иярү», «тәкълид», «пародия» терминнары һәм төрле пландагы искәртүләр нәзыйрә жанры таләпләренә туры килеп бетмәделәр, уңышсыз шигырьләр язу өчен киң ишек кенә ачтылар. Әйтергә кирәк, казах, үзбәк, төрекмән, таҗик, азәрбайҗан әдәбиятларында нәзыйрә бүген дә үз исеме белән йөртелә. Төсмерләргә һәм төрләргә гаять тә бай әдәби жанр һәм иҗат ысулы буларак ул азәрбайҗан галимнәре тарафыннан аеруча җентекле өйрәнелгән. «Нәзыйрә» сүзен әдәби практикага яңадан кабул иткән очракта, терминнар чуарлыгына юл ябылыр һәм иярү-тәкълид планында язылган әсәрләрнең, бигрәк тә сатирик һәм юмористик шигырьләрнең сыйфатын күтәрү өчен мөмкинлекләр дә артыр иде.
Искәрмәләр
1. «Совет мәктәбе» журналының 1966 елгы 4 санында дөнья күргән безнең шушы мәкаләдән соң, Габдулла Тукайның «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасының язылу ысулына карата совет чоры галимнәре еш мөрәҗәгать иткән «пародия» термины белән янәшәдә әле 1908 елда ук Фатих Әмирхан тарафыннан тәкъдим ителгән «нәзыйрә» төшенчәсе гамәлгә кертелде. Бүген исә нәзыйрә – татар әдәбият белемендә киң кулланылышта булган терминнарның берсе.
2. Иске «Кисекбаш» китабының авторы кем булу әле тәгаенләнмәгән. Күренекле мәгърифәтче, философ һәм тарихчы, дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани бу әсәрнең болгар-татар шагыйре, «Кыйссаи Йосыф» дастаны авторы Кол Гали тарафыннан язылу ихтималын искәртә. Совет чорында аның бу карашларын Гали Рәхим, М.Гайнуллин, Р.Ганиева һ.б. да уртаклашалар. Төрекләр исә «Кыйссаи Кисекбаш»ның авторы Кирдәче Гали булган дип исәпли. Дастанның текстын әзерләп бастырган, төпле анализ ясаган Я.С. Әхмәтгалиева «Кисекбаш» китабы болгар чорында түгел, ә Алтын Урдада (XIV гасыр) билгесез автор тарафыннан иҗат ителгән дип саный. Язучы һәм әдәбиятчы Фәрит Яхин фаразлавынча, «Кисекбаш» китабының авторы – аерым әсәрләрен төркичә дә язучы, атаклы фарсы шагыйре Җәләледдин Руми (1207-1273).
2002
(Чыганак: Ганиева Р.К. Шагыйрьнең рухи дөньясы («Габдулла Тукай» энциклопедик сүзлек-белешмәсенә әзерләнгән материаллардан). – Казан: ТаРИХ, 2002. – 112 б.).