Татар халкы үзенең тарихи яшәешендә ике мәртәбә Ренессанс дәвере үткән. Беренчесе – урта гасырларда, шәркый мөселман мәдәнияте белән берегеп үскән заманда. Вакыт ягыннан ул XII гасырның икенче яртысын – XVI гасырның беренче яртысын, ягъни әдәбиятыбыз тарихында Кол Гали, Сәйф Сараи, Котб, Мөхәммәдьярлар кебек олы шагыйрьләр иҗат иткән дәверне үз эченә ала. Бу – татар халкының Идел буе Болгарстаны, Алтын Урда империясе, Казан ханлыгы кебек дәүләтләре булган чор.
Өч йөз ел дәвамында колониаль изелүдән интеккәннән соң, XIX гасырның уртасыннан, ягъни Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани, Исмәгыйл Гаспралылар кебек олугъ мәгърифәтчеләрнең эшчәнлеге башлангач та, европалашуга, жәдитләшүгә, халыкка, милләткә хезмәт итүгә йөз тоткан икенче Яңарыш хәрәкәте тернәкләнеп китте. Ә XX гасыр башында Ризаэтдин Фәхретдинов, Муса Ярулла Бигиев, Галимҗан Баруди, Рәшит Ибраһимов, Зыяэтдин Кәмали, Закир Кадыйри, Әхмәтһади Максуди, Габдулла Бубый кебек дини философлар, галим, журналист, мәгариф алдынгылары, ислахчыларның матди һәм рухи яшәешнең һәр өлкәсендә иҗтиһадны яклавы, Корьәни Кәримдәге әхлакый кыйммәтләрне Европа фәне казанышлары белән бергә кушарга чакырулары шулай ук татар халкының иҗтимагый сәяси, икътисади, мәдәни алгарышына хезмәт итте. Бу олугъ шәхесләр әзерләгән идеологик җирлектә татар мәгърифәтчелек хәрәкәтенең икенче яңа куәтле дулкыны барлыкка килде һәм ул халкыбызның иҗтимагый һәм рухи яңарышына Октябрь инкыйлабына кадәр (әле беркадәр аннан соң да) көчле йогынты ясады. Зыялыларыбыз тарафыннан ясалган инкыйлабка тиң тагын бер адым – татар мәгарифен, мәктәп-мәдрәсәләрдә укыту-тәрбия бирүнең эчтәлеген, ысулларын мөселман мәдәнияты казанышларыннан аермаган хәлдә, кадимчелектән — сәләфләр юлыннан заман таләпләренә ярашлы җәдитчелеккә таба борып җибәрү. Беренче рус революциясе тәэсирендә беркадәр иркен сулап җибәргән татар җәмәгатьчелеге дәррәү газета һәм журналлар чыгарып, китап-рисаләләр язу эшен җанландырып, сур мөгезеннән чыккан тавыш белән халыкны гафләт йокысыннан уята, милли аң үсешенә юнәлеш бирә башлады.
XIX йөз ахырында — XX йөз башында татар халкының сүз сәнгате дә үзенең алтын дәверенә аяк басты. Тарихи барышка тәнкыйди караш ташлаган, татар тормышының караңгы, җәрәхәтле якларын күрсәткән, гомумкешелек идеалларын алга сөргән, халыкка хезмәт итәргә чакырган Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов, Сәгыйть Рәмиев, Дәрдемәнд, Нәҗип Думави, Сәгыйть Сүнчәләй, Шәехзадә Бабич, Галиәсгар Камал, Шәриф Камал, Фатих Кәрими, Гафур Коләхмәтов һәм башка бик күп каләм ияләренең талантлы әсәрләре мәйданга чыкты. Кызганычка каршы, егерменче йөз башында бик тә көчле үсеш алган Яңарыш хәрәкәте Октябрь түнтәрелеше аркасында өзелеп калды. Бары тик гасыр азагында гына, үзгәртеп кору дигән еллар килгәч кенә, татар халкы тарихи хәтерен торгызу, динен, телен кайтару, гореф-гадәтләрен, мәдәни-әдәби казанышларын югалтудан коткарып калу юнәлешендә хәрәкәт итә башлады. Милләтне, милли аңны инкыйраздан саклап калу туксанынчы елларда кабат актуаль төс алды, татар халкы яшәешендә Яңарыш хәрәкәтенең өченче бер дулкыны башланып китте. Төрледән төрле авырлыклар, көрәш-тартышлар, хәтәр урыннарны саклык белән әйләнеп үтүләр аша, диңгез дулкыннары кебек әле алга ыргылып, әле артка чигенеп, ул бүген дә дәвам итә.
***
Тукай шигъриятенең тамырлары бик тә тирәнгә — татар халкының фольклорына, борынгы төрки дәвергә, мөселман мәдәниятенең Яңарыш сәхифәләрен ачып җибәргән изге Коръәнгә, Алланың барлыгын һәм берлеген таныган, югары әхлак кагыйдәләренә өндәгән дини-суфичыл әдәбиятка, кешенең акылын һәм хисләрен олылаган дөньяви эчтәлекле Ренессанс әсәрләренә, аларның гасырлар дәвамында чарланып килгән сәнгатьчә фикерләү кануннарына барып тоташа. Элгәредән — төрки нигездән һәм Шәрыктән килгән тамырларның нык булуы, аны Европа һәм рус әдәбиятлары йогынтысында яңа хасиятләр белән баетып җибәрү Тукайга XX гасыр башындагы татар Яңарыш әдәбиятының нигез ташларын салу, аны чын мәгънәсендә милли әдәбият итеп үстереп җибәрү өчен зур иҗади мөмкинлекләр ачты.
Тукай — милли шагыйрь. Ул үзенең нәфис лирик шигырьләре, үткен сатиралары, ялкынлы публицистик мәкаләләре белән татар халкының барлык иҗтимагый катламнарының күңел кылларын тибрәтте, һәр татар кешесенең йөрәгенә үтеп керде. Тукай әле үзе исән чакта ук, аеруча вафатыннан соң, милли даһи, милли азатлык хәрәкәтенең күренекле вәкиле буларак бәяләнде; рус, татар һәм төрки телләрдә бу хакта күп санлы мәкаләләр басылды. Мәсәлән, танылган төрек әдәбиятчысы Фуад Көпрелезадә 1915 елда язган мәкаләсендә Тукайны «милли вөҗдан», «зирәк, гүзәл әхлаклы милләтпәрвәр», «милли хисләрне күтәрүче милли шагыйрь», «милләтебезнең бөеге», татар «милли Яңарышының беренче карлыгачы», төрекләрнең (ягъни төрки халыкларның) «алгарыш һәм гуманизм юлына басуларын исбатлаучы» шагыйрь дип атады. Тукайның милләт җанлы шагыйрь булуының тамырларын ул бик еракка — борынгы төркиләрнең Орхон-Енисей кабер ташъязмаларына, акыл иясе, гаскәр башлыгы, хәрби каһарман Күлтәгин сүзләренә барып тоташтырды. «Тукаев, — ди ул, — Күлтәгин язмаларында чагылыш тапкан фидакарьлек, милләт җанлылык авазларын артыгы белән олылап, чын төрек улы булып калуын күрсәтте»* (*Көпрелезадә Фуад. Габдулла Тукаев // Тукай һәм XX гасыр татар мәдәнияте. – Казан, 1997. – 175 б.). XX гасыр башы татар әдәби тәнкыйте Тукайны «милли шагыйрь» дип атап йөртү белән бергә, «халыкчы шагыйрь» дип тә бәяли. «Халыкчы» төшенчәсе татар әдәбиятына һәм әдәбият белеменә рус иҗтимагый-сәяси һәм әдәби-эстетик фикереннән үтеп керә һәм ул русларның «народник» дигән терминына туры килә. Халык мәнфәгатьләрен кайгыртып йөрүче халыкчы образы беренче мәртәбә XIX йөз татар әдәбиятында Муса Акъегетнең «Хисаметдин менла» романында иҗат ителде. XX гасыр башында исә гавайга хезмәт итү юлына баскан халыкчылар образлары Гаяз Исхакый, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов әсәрләрендә еш очрыйлар. Ул замандагы әдәби тәнкыйтьтә исә «халыкчы» дигән төшенчә башлыча ике язучыга — Гаяз Исхакый белән Габдулла Тукайга карата кулланыла. Мәсәлән, 1913 елда Тукайның вафаты уңае белән Петербургта укучы Гани Абызов болай дип яза: «… еще долго придется ждать другого Тукая, другого «татарского Пушкина», который смог бы петь так хорошо, так искренне про любовь, печаль, мучения, страдания и про мучение саза своего народа, как пел уснувший навеки поэт-народник. Да, Тукай – настоящий народник-поэт»* (*Абызов Гани. Уснули песни // Мусульманская газета. – 1913. – № 18. – С. 3.). «Русская молва» газетасында (1913 ел, 25 апрель) Җ. Дагстанлы да Тукайның татар әдәбиятына Шәрык әдәбиятлары өчен ят булган яңа бер хосусият — халыкчылык дигән күренешне алып килүен билгеләп үтә. «Тукай, – ди ул, – внес в родную литературу новое доселе неизвестное восточной литературе вообще — народничество». Большевиклар тарафыннан милләтче дип һәлак ителгән Кырым татарлары шагыйре Хәмди Гирәйбай да (1901-1930) татар шагыйрен: «Һалкчы едиб – шаирлернин ордусына баш Токай» дип бәяләгән* (*Тукай һәм XX гасыр татар мәдәнияте. — Казан, 1997. — 178 б.). Күренекле тарихчы Габделбари Баттал да 1925 елда язган хезмәтендә: «Тукай милләтче булу белән бергә, социалистлыкка тартым бер халыкчы-демократ та иде», ди* (*Баттал Габделбари. Казан төркиләре. – Казан: Тат. кит. Нәшр., 1996. — 120 б.).
Милләткә һәм халыкка хезмәткә чакырып, Габдулла Тукай күп кенә шигырьләр язды. Алар арасында халыкчылыкның мәгърифәтчелек карашлары белән үрелгәне дә, социалистик идеяләргә якын торганы да, толстойчылык фикерләре рәвешендә гәүдәләнгәннәре дә бар иде. Заманында шагыйрьнең халыкчылык карашлары белән сугарылган «Тәм вә ләззәт нәрсәдә» (1907) шигыре «Шура» журналы битләрендә диспутлар, шигъри ярышлар үтүгә сәбәп булды.
Тукайның халыкчылыгы, гавам шагыйре булуы унынчы еллардагы реалистик эстетика белән романтик эстетика тарафдарлары арасында бәхәсләр дә китереп чыгара. Мәсәлән, «Татар шагыйрьләре» (1913) китабында Г. Ибраһимов, Тукайның халыкчы булуын яратып бетермичә, түбәндәге юлларны язган иде: «Ул бигрәк артык мохитныкы, гомумнекедер. Шул заманда халык ни уйлый, ни хис кыйла, ниләр язгалый — Тукаевта да шул. Халык үзендәге тәэссоратны, әфкяр вә хиссиятне Тукаевта таба. Бу куәт вә кабилият ноктасыннан артык мактаулы эш түгел…»* (*Ибраһимов Галимҗан. Әсәрләр: Сигез томда. – 5 т. – Казан: Тат. Кит. нәшр., 1978. — 133 б. «Татар шагыйрьләре» китабыннан өземтәләр мәкалә тексты эчендә бите белән генә күрсәтеп барыла.). Шушы тезиска бәйле рәвештә әдип: «Тукай шагыйрьме, әллә түгелме?» дигән, татар җәмәгатьчелеген аптырашта калдырган сорауны да куйды һәм аңа Шәрыкнең атаклы философы Ибн Рөшднең (1126–1198) «хакыйкать ике яклы» булырга мөмкин дигән фәлсәфи карашы күзлегеннән («двойственность истины») чыгып җавап бирде. Г. Ибраһимов фикеренчә, Тукайны шагыйрьлек мәртәбәсенә халык күтәргән, чөнки ул «халыкның йөрәгендә булып та, теленә килә алмый торган тойгыларны әйтеп биргән», «укучыны үзе теләгәнчә уйландырган, тәэсирләндергән». Халыкның Тукайга шагыйрьлек таҗын кидерүен дә ул «бик гади кабилиятне (сәләтне) күккә күтәрү» дип, шөбһәләнеп кабул итә. «Шагыйрь Тукаев» булып китүнең сәбәпләрен Г. Ибраһимов «татар аһларын», зарларын гәүдәләндерүдә, «шигырь вә әдәбият дигән нәрсәгә үләр мәртәбәдә сусаган заманда чыгуда»,
«Әлгасрелҗәдид» журналының яшь шагыйрь әсәрләренә иң кадерле урын бирүендә, кыскасы, «әхваль вә иттифакъ»ның (шартлар һәм очраклылыкның) вакытында җитешүендә күрә (133 б.).
Г. Ибраһимов Тукайның, реалист язучыларга хас булганча, гади халык яшәешендәге ак оек, киндер, чабата, ыштырлар, эт, үгез, сыер, сарыклар турында «җөмләтән изге икән ич» дип язуын «түбән идеаллар» дип тамгалады, «татарның авыр һәм томанлы дөньясында төрле хәлләр, караңгылыклар, зур хаталар, тирән җәрәхәтләр, иҗтимагый афәтләр» (143 б.) турындагы шигъри бәяннарын кабул итмәде. Аныңча, халык тормышындагы түбән вә ямьсез күренешләр турында язу – Тукайның кабилиятсезлеге, әдәби куәте булмау билгесе. «Теләсә мәфһүм (эчтәлек, мәгънә) җәһәтенчә булсын, теләсә сәнгате әдәбият карамагыннан булсын, – ди романтик әдип, – күзеңне чагылдырырлык матур булган шигырь аның каләменнән чыга алмый» (133 б.). Бу сүзләрдән шул аңлашыла: Тукай шигырьләренең мәгънәви яңгырашы да, сәнгатьчә эшләнеше дә Г. Ибраһимовның эстетик зәвыкларына җавап бирми. Шундый анализдан соң «Татар шагыйрьләре» авторына «Тукаев шагыйрьме, түгелме?» дигән сорау куярга да ерак калмый. Тукайның шагыйрьлеген шик астына алу, шушы фикерне укучы аңына да сеңдерергә теләп, ул «Тукаев шагыйрьме, түгелме?» соравын өч мәртәбә кабатлый (127-128 б.).
Тукай иҗатының халыкчылыгына мөнәсәбәттә туган бу бәхәсле сорау беркадәр шәрехләүне дә сорый. Шәрык һәм Гареб әдәбиятлары казанышларын синтезлау нәтиҗәсендә XX гасыр башы татар әдәбиятында сәнгатьчә фикерләүнең ике төре — реалистик һәм романтик төрләре киң колач белән үсте. Шуңа нисбәттә реалистик һәм романтик тәнкыйть, әдәбият белеме һәм эстетика мәйданга чыкты. Егерменче гасыр азагында дөнья күргән Д. Заһидуллина хезмәтләрендә алар беркадәр яңача: «җәмгыятьчеләр» һәм «рухиятчеләр» дип аталдылар* (*Заһидуллина Д.Ф. Заман кануннары һәм заман. – Казан: Тат. кит. нәшр., 2000. – 271 б.). Аларның һәр икесе дөньяны үзенчә тану һәм сурәтләүне алга сөрде. Реалистлар (җәмгыятьчеләр) яшәү фәлсәфәсен акыл белән, романтиклар (рухиятчеләр) исә хис-тойгы белән үлчәп сәнгатьчә гәүдәләндерүне өстен күрделәр. Әдәбият һәм сәнгатьнең иҗтимагый вазифасын да алар үз кануннарына, үз хосусиятләренә туры китереп аңлаттылар.
Реалист язучылар иҗтимагый тормышны, социаль гаделсезлекләрне, сыйнфый каршылыкларны сурәтләүгә басым ясасалар, романтиклар исә кешенең эчке дөньясын ачуны, рухи яшәешне чагылдыруны төп максат итеп куйдылар.
Романтик Г. Ибраһимов шагыйрьләрдән матурлык алдында тез чүгүне, хиссият колы булуны таләп итте. Аныңча, Тукай шигъриятендә «йөрәгеңне өзеп алырлык мәртәбәдә ялкын да юк», ул үзеңне «нинди дә булса бер сәнгате илә сихерләп, әллә нинди дөньяларга, хыялый вә илаһи бәхетләргә, ниһаясез хиссият дәрьяларына алып китә алырлык сәнгать тә белми», дип язды. Әдип Тукай шигъриятендә «соң, ни бар алайса?» дигән сорауны куйды да, болай дип җавап бирде: «Татарлык бар, татар рухын һәм тормышын һәйбәт гавамча, табигый итеп ясап чыгару кабилияте бар» (133 б.). Күрәбез, Г.Ибраһимов Тукайның халыкчылыгын аның гавамчылыгында (кара халык мәнфәгатьләрен чагылдыруда — Р.К.), ә халыкчанлыгын татар рухын чагылдыруда күрә. Романтик язучы һәм эстетика тарафдары буларак, ул «милләт», «халык» төшенчәләрен икегә – гавайга (гади халыкка, русча «толпа, «чернь» мәгънәсендә — Р.К.) һәм «үтә хисле кыйсемгә» – төркемгә, ягъни нәфис тойгыларга сәҗдә кылучы зыялыларга бүлеп карый. Аныңча, әдәби әсәр матурлыкны гәүдәләндерергә, кешенең уй-хисләрен әсир итә торган мәхәббәт, табигать, музыка турында язарга, хыял дөньясына алып китәргә, милли фольклорга мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Кыскасы, «Татар шагыйрьләре» китабында Г.Ибраһимовның Тукай шигъриятенең халыкчылыгын – гавамчылыгын өнәп бетермәве, бу ике күренекле әдип арасындагы шәхси бәрелеш булудан бигрәк, реалистик эстетика белән романтик эстетика тарафдарларының әдәбиятның иҗтимагый вазифасын, әдәби-эстетик үзенчәлекләрен һәм халыкчылык мәсьәләсен төрлечә аңлаудан туган бәхәсләр һәм фикри бәрелешләр чагылышы иде.
XX гасыр башы татар әдәби тәнкыйтендә Тукайның халыкчы шагыйрь булуы турында байтак фикерләр әйтелгән. Кызганычка каршы, әлегә аларның төрле чыганаклардан җыйнап алынганы, ниндирәк халыкчы булганлыгы (мәгърифәтчелек рухындагымы, инкыйлаби юнәлештәгеме, әллә башка карашлардагымы) – бу мәсьәлә киләчәктә өйрәнүне көтеп кала.
Совет әдәбият белемендә «халыкчылык» термины кабул ителмәде, аның урынына галимнәр «халыкчанлык» төшенчәсен киң куллана башладылар. Бәлки моңа партия җитәкчеләренең, аеруча В.И. Ленинның народникларга – халыкчыларга карата әйткән тәнкыйди чыгышлары да сәбәп булгандыр.
Әдәбият белемендә вульгар социологизм тамыр җәйгән елларда Тукайга «вак буржуаз шагыйрь», либераль буржуазиянең дини-милли мәнфәгатьләрен алга сөрүче, клерикаль милләтче, панисламист һәм башка шундый шыксыз мөһерләр дә сугылгалады. Бары тик утызынчы еллар ахырында гына «Тукай – халык шагыйре» (Гали Халит) дигән бәя XX гасыр башындагыча кабат үз урынына кайтты. Беркадәр соңрак, посттоталитар дәвердә шагыйрьнең халыкчанлыгы турында авыз тутырып сөйләнә һәм хезмәтләр языла башлады.
Совет чорында «Тукай — халыкчы» дигән фикер генә түгел, «Тукай – милли шагыйрь» дигән билгеләмә дә кулланылыштан төшеп калды. «Милләт», «миллилек», «милләтче» төшенчәләре куркыныч өрәккә әверелгәч, бәла-казадан баш аяк» дигәндәй, әдәбиятчылар миллилекне халыкчанлык төшенчәсе белән алыштырдылар. «Тукай – милли шагыйрь» дип әйтергә теләгәндә дә, «Тукай – халык шагыйре» дип яздылар.
XX гасырның икенче яртысында атаклы шагыйрь буларак Тукайның тормыш баскычларын һәм иҗатын өйрәнүгә, жанрлар системасын, лирикасы һәм сатирасы үзенчәлекләрен яктыртуга, журналистика, публицистика, тәрҗемә өлкәсендәге эшчәнлеген тикшерүгә, шагыйрь иҗатының халыкчанлыгын, заманның иҗтимагый-сәяси күренешләре белән берегеп үскәнлеген күрсәтүгә, шагыйрьнең дөньяга карашларын — мәгърифәтчелек, революцион-демократик идеологиягә, социалистик хәрәкәткә мөнәсәбәтен ачыклауга зур әһәмият бирелде (Я. Агишев, М. Гайнуллин, Ә. Исхак, Г. Халит, И. Нуруллин, Р. Нәфыйков, Я. Абдуллин, Ф. Әгъзәмов, Р. Ганиева, Н. Лаисов, Ф. Яхин һ.б.).
Тукайның фольклорга мөнәсәбәте, балалар әдәбияты, әдәби тәнкыйть өлкәсендәге эшчәнлеге Шәрык, Европа-рус әдәбиятлары белән багланышлары һәм башка тугандаш төрки әдәбиятларга йогынтысы мәсьәләләре дә әдәбият галимнәре игътибарыннан читтә калмады
(И.Г. Пехтелев, Р. Башкуров, Э. Нигъмәтуллин, Ф. Урманче,
Н. Хисамов, X. Миңнегулов, Р. Ганиева, А. Саяпова, Л. Җәмалетдинов, Т. Гыйлаҗев һ.б.).
Тукай иҗатын бу рәвешле төрле юнәлештә өйрәнү барышында бер мәсьәлә галимнәребезнең игътибарын аеруча җәлеп итте. Бу — шагыйрьнең иҗтимагый-сәяси һәм фәлсәфи карашлары. Дөньяга карашлары буенча Тукай кем: мәгърифәтчеме, революцион демократмы, әллә большевикмы? Алтмышынчы елларда ук башланып киткән бу бәхәсләрнең авазлары XX гасыр азагында да ишетелгәләде. Бүген галимнәребезнең күпчелеге Габдулла Тукайны милли идеалларны гәүдәләндерүче милли шагыйрь дип хөрмәтли (М. Хәсәнов, М. Зәкиев, Н. Дәүләт, Т. Галиуллин, Ф. Мусин, Ә. Сәхапов һ.б.).
Башта Тукайның мәгърифәтчелек карашлары турында берничә сүз. Мәгълүм булганча, татар иҗтимагый фикерендә һәм әдәбиятында мәгърифәтчелек хәрәкәтенең XIX йөздәге һәм XX гасыр башындагы баскычлары бар. Аларның һәр икесе татар халкының иҗтимагый һәм рухи тормышын яңартуда — җәдитләштерүдә бик тә зур эш башкарды. Мәгърифәтчеләрнең тарихи барышта милли тәрәкъкыять өчен тырышлыкларын Гаяз Исхакый бик тә югары бәяләде, «Тартышу» драмасында (1907-1908) алар эшчәнлеген «татар революциясе» дип атады.
XIX йөз азагында — XX гасыр башында мәйданга чыккан бик күп татар язучылары кебек, Габдулла Тукай да үз иҗатын торгынлык кичергән татар тормышын тәнкыйтьләүдән, милли прогресс идеалларына мәдхия укудан башлап җибәрде; җәмәгатьчелек тә аның мәгърифәтчелек рухындагы шигырьләрен яратып кабул итте: укыды, көйләде-җырлады. Әмма беркадәр соңрак, зур куәт белән әдәбиятка романтиклар – «рухиятчеләр» (Д. Заһидуллина) килгән унынчы елларда Тукайның мәгърифәтчелеге дә, халыкчылык турындагы карашлары кебек, Г. Ибраһимовның «Татар шагыйрьләре» исемле хезмәтендә кискен тәнкыйтькә дучар булды. Үз заманында, үз әдәбиятларында ярсый-ярсый мәгърифәтчелек дидактикасын кире каккан инглиз, француз, немец, рус романтиклары кебек, Г. Ибраһимов та Тукайның башлангыч иҗат чорындагы үгет-нәсихәткә корылган әсәрләрен «салкын вәгазьләр, әхлакый тәгълимнәр (өйрәтмәләр), акыл сату, коры фәлсәфәләр, нәзымнар – рифмалы тезмәләр, гыйтаблар – зарлар, мөгаллимлек итү, «шигырь» дип аталудан бик күп түбән нәрсәләр» (129 б.) дип бәяләде. Аныңча, «татар надан; милләт йокыда»; аның сәбәбе дин; бу хәлдә барса, ул «шөбһәсез бетәчәк», «яшим дисә, аңа гыйлем вә мәгърифәт лязем», «Европалар безне узмышлар» (130 б.) дип язу – Тукайның шагыйрьлегендә «бик зур бер минус тудыручы» (129 б.), аны «вагыйз Тукай» (132 б.) дәрәҗәсенә төшерүче «бер бәла, бер чир, бер мәдәниятсезлек» (132 б.). Тукайның мәгърифәтчелегенә шундый тискәре шәрехләүләр биреп, Г. Ибраһимов кабат җәмәгатьчелеккә: «Тукаев шагыйрьме, түгелме?» дигән сорау ыргытты һәм бу хакта уйланырга тәкъдим ясады.
Бу хакта уйланучылар да, Г. Ибраһимовка җавап бирүчеләр дә булды. Мәсәлән, тәнкыйтьче Хәлим Искәндәрев Тукай иҗатында матурлык эстетикасыннан бигрәк, «Тор, гафил татар!» дигән турыдан-туры мөрәҗәгатьләрнең, вәгазь-нәсыйхәтләрнең, «мантыйкчыл бер гакылның» зур урын алып торуын шагыйрьнең «милләт һәм миллият хәле» белән мәшгуль булуы, «бар көч-куәт белән татар тормышын мәдәнияткә таба агызырга теләү», иҗтимагый идеалларны алга сөрүче фикер иясе — «мөтәфәккир» булу белән бәйләп аңлатты. «Шулай, – диде ул, – «Йолдыз» газетасында (1914 ел, 2 апрель) басылган мәкаләсендә, — элегрәк Тукайны җәмал вә ләтафәт (матурлык һәм гүзәллек – Р.Г.) яки башка әсраре кәүнәен (матди һәм рухани яшәеш серләре — РТ.) тәрҗеманы булудан бигрәк бер мөтәфәккир итеп күрәбез. Әйе, ул бер мөтәфәккир, миллият кебек зур бер гали идеалга табынган мөтәфәккир иде».
Социалистик реализм эстетикасы кануннары хөкем сөргән елларда мәгърифәтчеләргә әллә ни кара мөһерләр сугылмады, аларның әдәби-эстетик һәм этик карашлары шактый тәфсилле өйрәнелде. Әмма шуңа да карамастан, Тукай иҗатындагы мәгърифәтчелек аның дөньяга карашларының чикләнгәнлеге итеп саналды. Татар совет галимнәре язган хезмәтләрдә илдәге революцион вакыйгаларның һәм социаль каршылыкларның асылын тирәнрәк гәүдәләндергән саен шагыйрь мәгърифәтчелек чаралары ярдәмендә дөньяны үзгәртеп кору фикереннән арына барды диелде. Мәгърифәтчелеккә бу рәвешчә түбәнсетебрәк карау йә революцион демократик, йә пролетар, ягъни социалистик идеологиянең алдынгылыгын, сыйнфый көрәш идеясенең өстенлеген күрсәтү өчен кирәк иде. Элгәреге СССРда иҗтимагый фикер тарихы да шулай иерархия буенча түбән яки югары баскычларга бүлгәләнгән иде. Әдәбиятчылар, философлар, тарихчылар кайсы гына милләтнең мәгърифәтчесе турында сүз алып бармасыннар, аның дөньяга карашлары теге яки бу дәрәҗәдә чикләнгән иде, дип язарга мәҗбүр булдылар һәм күрсәтмә-стандарт фикер бер хезмәттән икенче хезмәткә күчеп йөрде.
XX гасыр азагы – XXI гасыр башындагы әдәбият галимнәре, журналистлар Тукай иҗатындагы мәгърифәтчелек дидактикасы һәм публицистикасы, мәгърифәтчелек романтикасы һәм реализмының асылын «киң мәгънәдәге иҗтимагый-мәдәни феномен» буларак объектив эчтәлектә яктыртуга йөз тоттылар. Мәсәлән, Ә. Сәхапов шагыйрь әсәрләрендәге мәгърифәтчелек карашларының милли идеалларны гәүдәләндерүгә юнәлтелгәнлегенә игътибар итә, «милләтнең иҗтимагый аңын үстерү, сәяси белемен күтәрү, мәдәниятләре алга киткән халыклар белән тигезләшү мөмкинлеге бирә торган милли шәхес тәрбияләү чарасына әверелүенә»* (Сәхапов Әхмәт. Тукай иҗатында милли идеянең чагылышы // Мирас. – 1997. – № 5. – 30 б.) басым ясый. Ф. Мусин да Тукай мәгърифәтчелеген «гомуммилли әһәмиятле сәбәпләр» белән бәйләп аңлатты. «Эш шунда, – ди ул, – мәгърифәтчелек идеологиясе һәм идеаллары татарның ул вакыттагы милли мәнфәгатьләренә аеруча туры килгән»* (*Мусин Флүн. Тукай белән яңа гасырга // Ватаным Татарстан. — 2001. — 20 апрель.).
Мәгърифәткә омтылу — һәр заманның, һәр мәдәниятле халыкның табигый ихтыяҗы. Мәгърифәт нурларын чәчү, гыйлем үзләштерү мөселман мәдәниятенең да үзәген тәшкил итә. Хәдисләрдә дә белемне, Кытайга барып булса да, үзләштерергә чакырыла. Чөнки Аллаһы Тәгалә үзе дә беренчел итеп Акылны, гыйлемне яраткан, Галәм Акылыннан күпмедер дәрәҗәдә кешеләргә дә өлеш чыгарган. Безнең бабаларыбыз да гыйлем ияләре, мәгърифәтле булулары белән шөһрәт казанганнар. Төрки халыкларның уртак ядкяре, аларның сәнгатьчә фикерләвендәге ренессанс сәхифәләрен ачып җибәрүче Йосыф Баласагунлы поэмасының «Котадгу белек» (1069), ягъни «Бәхет китерүче белем китабы» дип аталуы очраклы хәл түгел иде, билгеле. Төрки-татарларның белем-мәгьрифәткә омтылышы – аларның тарихи яшәешендәге асыл бер сыйфат. Гаяз Исхакыйның беренче әсәре «Тәгаллемдә – сәгадәт, яки Гыйлем үгрәнүдә – рәхәт гомер» (1897) дип аталуы урта гасырлардан килгән мәгърифәтчелек традицияләренең яңа заманда да актуаль булуы һәм яшәве турында сөйли.
Шагыйрь Тукай да гомеренең соңгы көннәренә кадәр югары әхлакый идеаллар ярдәмендә дөньяны пакьләү турында хыялланды, үлгәнче бөек мәгърифәтче булып калды. Шагыйрь иҗатындагы мәгърифәтчелек традицияләренең чыганаклары да төрле-төрле иде. Аларның бер өлеше яңа заман Европа-рус мәгърифәтчелегенә барып тоташса, икенче бер өлеше төрки-татарларның мөселман мәдәнияте белән багланышларыннан туган Акыл – Гыйлем – Сүз сәнгате традицияләреннән килә. Аның: «Яшә, тугъры караш, төпле акыл, меңнәр яшә, хезмәт!» дип язуы моңа дәлил булып тора. Безнең карашыбызча, Тукай иҗатындагы мәгърифәтчелек тә Шәрык мөселман һәм Гареб әдәбиятлары традицияләренә нисбәттә тагын да тирәнрәк, тәфсиллерәк тәм яңачарак өйрәнүне таләп итә.
Совет чорындагы галимнәрнең күпчелеге Тукайны революцион-демократ дип атады. Бер үк вакытта, бигрәк тә Җаек каласында яшәгән елларда, шагыйрьгә социалистик идеяләрнең дә йогынтысы көчле булу турында сөйләнде. Моңа гаҗәпләнерлек урын да юк. Яңа гасыр башында әдәбият мәйданына килгән татар язучыларының күбесе революцион-демократик карашларны һәм социалистик идеалларны уртаклашты. Шуны да искәртергә кирәк: XX гасыр башындагы революцион-демократлар белән социал-демократлар арасына Кытай дивары да кую мөмкин түгел. Инкыйлаби идеологиянең төрле төсмерләре һәм юнәлешләре буларак, алар бер-берсенә бик тә якыннар, гадиләштереп иткәндә, аралары ярты адым гына иде диярлек.
Шуңа да карамастан, СССР яшәгән заманда социалистик хәрәкәт башлыча большевизмга, ягъни марксистик-ленинчыл идеологиягә мөнәсәбәттә генә яктыртылды, аның эсерлар, меньшевиклар, анархистлар белән бәйле төркемнәренә аз игътибар ителде. Шагыйрь Габдулла Тукайның да XX гасыр башындагы социалистик юнәлештәге фиркаләрнең икесе — большевиклар һәм эсерлар («таңчылар») белән тыгыз багланышлары хакында әйтми китү мөмкин түгел. Әйе, Тукай большевик Хөсәен Ямашевка багышлап мәдхияләр дә язган. Башка бик күп татар язучылары кебек, ул социалистик хәрәкәтнең икенче бер төркеме — эсерларның «тартышуда гына табарсың син үз бәхетеңне» дигән лозунгысын да уртаклашкан, бу партиянең күренекле әгъзасы Гаяз Исхакый таланты алдында да баш игән, аңа багышлап «Мөхәрриргә», «Даһигә» исемле шигырьләрен дә иҗат иткән. Эсерлар программасын яклаган Сәгыйть Рәмиев белән дә шагыйрь дус булган, Сталин хакимияте һәм торгынлык елларында татар эсерлары хәрәкәтен нигезле итеп тикшерү мөмкин булмады: бары тик безнең көннәрдә генә бу мәсьәләгә әйләнеп кайту һәм тәфсилле өйрәнү мөмкинлеге туды.
Шагыйрь Габдулла Тукайның дөньяга карашларын XX гасыр башында Россия җирлегендә тамыр җәйгән социалистик хәрәкәтләр тарихыннан аерып карау мөмкин түгел. Ул социалистик-демократик эчтәлекле рисаләләрне дә татарчага тәрҗемә иткән: социал-демократлар оештырган демонстрация, митинг, маевкаларга да йөргән, листовка, прокламация, инкыйлаби эчтәлекле җырлар да тараткан, социалистик идеалларны яклаган шигырь һәм публицистик эчтәлекле мәкаләләр дә язган. Менә ни өчен аның «Сорыкортларга» памфлетында публицистик ялкын белән: «Минем чөн мәсләгем — юлым бөтенләй социаллардай», — дип язды, ә «Мәхәббәт» шигырендә: «Кайда Фәрхад белән Ширин, мин аларның «таңчысы» — дип әйтүе, ягъни халык бәхете өчен көрәшеп, самодержавиегә каршы чыгышларда суллыклары — радикаллыклары белән аерылып торган таңчы-эсерлар кебек, гашыйклар мәнфәгатен кайнар яклыйм дип раславы һич тә очраклы хәл түгел иде. Менә шул күзлектән караганда бу мәсьәләне махсус өйрәнгән, «Мәхәббәт» шигырен дә шушы яссылыкта анализлаган М. Мәһдиев, И. Нуруллин, Р. Нәфыйков, Н. Хисамов хезмәтләре тарихи-фәнни яктан үзләрен аклый.
***
Заманында шактый күп кабатланган, хәтта чәйнәлгән «Тукай — динчеме, әллә ул атеист-дәһри булганмы?» дигән четерекле сорауга да кагылып үтәргә кирәктер.
Октябрь инкыйлабына кадәрге татар язучыларының иҗтимагый-сәяси, фәлсәфи-этик карашларына күз ташлагач та, түбәндәге күренешкә тап буласың: бер яктан, алар ихлас күңелдән Алланың берлегенә, барлыгына, Бөек кодрәт иясе булуына, Корьән кәлимәләренең изгелегенә ышаналар; икенче яктан, сирәк-мирәк булса да, гыйсъянчылык романтизмы вәкиле Сәгыйть Рәмиев кебек, җир тормышының гаделсезлекләрен, фаҗигаләрен күрмәгән һәм явызлыкка җәза бирмәгән өчен Ходай Тәгаләгә дә тел-теш тидереп алалар, үзләренең ярамаган бу гамәлләре өчен соңыннан Аннан гафу да үтенәләр.
Мәдрәсә баскычлары аша үткән Тукай да ислам диненең үзәген тәшкил иткән Әт-Тәүхид фәлсәфәсен яхшы белгән, ягъни Алланың берлеген, барлыгын таныган, аның Пәйгамбәрен олылаган һәм бу хакта байтак кына шигырьләр дә язган («Васыятем», «Таян Аллага», «Тәэссер», «Ана догасы», «Бәйрәм бүген!», «Кадер кич», «Мигъраҗ»).
Иҗатының башлангыч чорында ул дини-әхлакый һәм суфичылык әдәбиятыннан алынган шартлы романтик чагыштыру, метафора һәм символлардан да, төрледән төрле арттыруларга – гиперболаларга корылган сурәтләрдән дә мул файдалана; саф суфичылык әсәрләре рухында кайбер шигырь һәм хикәятләрен дә язып ташлый. Шагыйрь иҗатының җитлеккән чорындагы бик күп мотивлар, образ-сурәтләр шулай ук Корьән мифологиясенә, хәдисләрдәге әхлакый-этик карашларга барып тоташа. Төрки-татарларның халык авыз иҗаты әсәрләре кебек, Корьән дә Тукай иҗаты өчен бетмәс-төкәнмәс рухи хәзинә вазифасын үтәгән.
Шул ук вакытта шагыйрь Корьән тәгълиматын догматикларча хәрфән турысызыклы аңлаган, сәләфләр (борынгылар) юлына чакыра-чакыра схоластикага кереп баткан «каргаларга», «ислам гәүдәсенә» козгындай ябышкан җаһил муллаларга каршы юнәлтелгән күп санлы сатирик шигырьләрен, чәчмә әсәрләрен — фельетон, памфлет, мәкалә, очеркларын да язган. Ләкин моңа карап кына шагыйрьгә атеистлык мөһерен сугарга ярамый. Тукай, әйткәнебезчә, Алланың берлегенә, барлыгына, кодрәт иясе булуына ихлас ышанган, ислам динендәге рухи кыйммәтләрне һәрвакыт яклаган. Әмма ул җаһил динчеләрнең, заманга яраша алмыйча, схоластика сазлыгына батып ятуларын, милли тәрәкъкыятькә аяк чалуларын кабул итә алмаган. Ул заманда бер Тукай гына түгел, татарның башка күп кенә зыялылары, язучылары шәхес иреген яклап, иҗтимагый яшәешне секулярлаштырырга, ягъни дөньявилыкка борырга теләп, дини хорафатларны фаш итү белән генә чикләнмичә, вакыты-вакыты белән диннең үзенә карата да ачы сүзләр әйткәннәр. Шуңа күрә бу мәсьәләгә күз йому, я булмаса, аны шома гына әйләнеп үтәргә тырышу реаль чынбарлыкка туры килеп бетмәс иде. Соңгы вакытларда еш кына атеизмда большевикларны гаеплиләр. Дәһрилек дигән күренеш революцион-демократлар, яисә большевиклар уйлап чыгарган нәрсә генә түгел. Аның тамырлары ерак гасырлардан килә. Атеистик рухлы әсәрләр урта гасырлардагы Көнчыгыш Ренессанс әдәбиятында да, яңа замандагы Европа философлары хезмәтләрендә һәм әдипләре әсәрләрендә дә, ХIХ-ХХ йөз башы азәрбайҗан, татар реалистлары һәм романтиклары иҗатында да еш очрый (Мәгарри, Хәйям, Хафиз, Нәсими, Локк, Монтескье, Вольтер, Руссо, Лессинг, Кант, Радищев, Ахундов, Мирза Шәфи, Сабир, С.Рәмиев, Ш.Бабич, соңрак Һади Такташ, Хөсәен Җәвид һ.б.). Кыскасы, һәр чорның үз атеизмы, үз дәһриләре булган.
Тукайның дөньяга карашлары саф килеш кенә яшәмәгән, төрледән төрле сыйфат үзгәрешләре кичергән кебек, аның сәнгатьчә фикерләү үзенчәлекләрен дә бер генә иҗат ысулы кысаларына сыйдыру кыен. Мәктәп-гимназия, лицейлар һәм югары уку йортлары өчен язылган дәреслекләрдә Тукай реалист шагыйрь буларак өйрәнелә, шагыйрь XX гасыр башыңдагы татар әдәбиятында тәнкыйди реализмның нигез ташларын салучы диелә. Чыннан да, шагыйрь иҗтимагый темаларга күп язды, социаль гаделсезлекләрнең, сыйнфый каршылыкларның асылына шактый тирән үтеп керде, феодализм калдыкларын да, буржуаз мөнәсәбәтләрне дә, колониаль изүне дә мәгърифәтчелек реализмы һәм тәнкыйди реализм ысуллары белән фаш итте. Күп санлы реалистик әсәрләр язу белән бергә, Тукай кеше җанын, аның рухи газапларын, якты уй-хыялларын чагылдырган романтик әсәрләр дә иҗат итте. Алар арасында яшәү фәлсәфәсен гәүдәләндергән әсәрләр һәм тәрҗемәләр аерым урын тота («Дөньяда торыйммы? – дип киңәшләшкән дустыма», «Күңел», «Күңел йолдызы», «Сәрләүхәсез», «Теләү бетте», «Газаптан соң», «Өмидсезлек», «Кыйтга», «Үкенеч», «Өзелгән өмид», «Тәләһһеф», «Үтенеч», «Дошманнар» һ.б.). Экзистенциаль рух белән сугарылгын мондый романтик эчтәлекле әсәрләр беркадәр өйрәнелсә дә (Илшат Вәлиуллин, Дания Заһидуллина), алар киләчәктә тагы да тәфсилле һәм нигезлерәк фәнни яктыртылуны көтә.
XX гасырның унынчы-егерменче елларында галимнәр Тукайның романтик шагыйрь икәнлеге турында фикерләр әйтмәделәр түгел, әйттеләр. Мәсәлән, 1913 елда ук мәшһүр төрек әдәбиятчысы Фуад Көпрелезадә Тукайны бөек рус һәм алман (немец) романтиклары дәрәҗәсендәге шагыйрь дип бәяләгән иде. Соңрак шагыйрьнең романтизм белән багланышы булу хакында Г. Нигъмәти кебек танылган тәнкыйтьчеләр дә үз фикерләрен әйттеләр. Төркиядә яшәүче милләттәшебез Әхмәт Тимер дә Тукаебызның лирик-романтик шагыйрь булуын дәлилләп мәкаләләр язды. Совет чорындагы татар әдәбият белемендә Тукай иҗатындагы романтизм күпмедер дәрәҗәдә тикшерелсә дә (Р.К.Ганиева), гомумән алганда, бу проблеманың да әлегә тиешенчә өйрәнелгәне юк. Моның үзенә күрә сәбәбе дә бар иде. Социалистик реализм эстетикасында романтизмга карата кимсетүле караш яшәде, реализм белән чагыштырганда, ул сәнгатьчә фикерләүнең түбәнрәк баскычы итеп бәяләнде. Шуның нәтиҗәсе буларак, Тукай иҗатындагы романтизмны өйрәнүгә дә соңрак керешелде һәм азрак игътибар ителде.
Тукайның рус һәм Көнбатыш Европа әдәбиятлары белән багланышлары хакында махсус диссертацияләр, күпсанлы мәкәләләр булса да, Крылов, Пушкин, Лермонтов, Толстой, Шекспир, Байрон, Шиллер, Гете, Гейне һәм башкаларга нәзыйрәләр, тәрҗемә – икътибаслар татар шагыйре иҗатына ниндирәк ачышлар алып килә, татар әдәби-эстетик фикерен ниндирәк юнәлештә яңарта – бу турыда да кабат уйлану һәм эзләнүләр сорала. Мәсәлән, бөек рус язучысы Л.Н. Толстой Тукайның шәхесенә, дөньяга карашларына, сәнгатьчә фикерләвенә көчле тәэсир ясаган. Бу хакта аерым күзәтүләр һәм хезмәтләр булса да (М. Мәһдиев, О.Кадыйров), Толстой һәм Тукай темасының әле тулысы белән ачылып беткәне юк.
Тагы бер мәсьәләгә игътибарны юнәлтәсе иде. Октябрь инкыйлабына кадәр һәм 20-30 елларда Тукай турында язылган хезмәтләрнең байтагы әле бүген дә фәнни әйләнешкә кертелүне көтеп ята (Ф. Бурнаш, Ф. Сәйфи-Казанлы һ.б.). Моның сәбәбе: совет режимына оппозициядә булган авторларның чит илләргә эмиграциягә китүе (Г. Исхакый, Ф. Туктаров), ә илдә калганнарның эзәрлекләнүе, халык дошманнарына әверелеп юк ителүе (М. Солтангалиев, Җ. Дагстанлы һ.б.).
Октябрь түнтәрелешеннән соң большевиклар эзәрлекләвенә дучар булган татар зыялылары җир шарының төрле кыйтгаларына сибелде. Татар кешесе кайда гына яшәмәсен — Америкадамы, Германия, Польша, Финляндия, Төркия, Кытай, Япониядәме — беркайчан да үз милләтен, сөекле шагыйре Тукайны онытмады, аның «Туган тел»ен йөрәгендә саклады, җырлады-елады, сагыш-моң дәрьясында йөзде. Мәсәлән, Гали Акыш 1938 елның апрелендә Каһирәдә Тукай көне билгеләнеп үтү, зур рухи күтәренкелек белән «Туган тел»не җырлаулары, аягүрә басып «Сөембикә» маршын тыңлаулары турында яза («Яңа милли юл», 1938, № 6).
Россия һәм Татарстаннан читтә яшәүче татар диаспоралары өчен Габдулла Тукай иҗаты һәрвакыт рухи юлдаш булды. Мәсәлән, озак еллар дәвамында Финляндиядә юрист һәм галим Гомәр Даһер җитәкләгән «Тукай җәмгыяте» эшләп килде. Анда ук шагыйрь Гайса Хәкимҗан һәм башка мөһаҗирләр тырышлыгы белән Тукай юбилейларына багышланган махсус рисаләләр чыгарылды. Шагыйрь әсәрләренең шактый тулы җыентыгы Япониядә нәшер ителгәнлеге дә мәгълүм. Тукай турындагы мәкаләләрнең күпчелеге Төркиядәге «Төрек йорты», «Ислам дөньясы», «Төрек культуры», «Казан», «Кардәш әдәбиятлар» һәм башка басмаларда, төрле җыентыкларда, фәнни язмаларда дөнья күргән. Аларда басылган материалларны эзләп табасы, төрекчә язылганнарын татарчага тәрҗемә итәсе һәм анализлыйсы бар.
1994 елда Тукайның зур күләмле шигырьләр җыентыгы төрек укучысына да килеп җитте. 958 битле бу китапны төзүче, төрекчәгә тәрҗемә итүче һәм 112 битле мәкаләнең авторы — галимә Фатыйма Өзкан. Моннан тыш ул Тукай турыңда мәкаләләр циклы белән дә чыгыш ясый. Күренекле төрек галиме Фуад Көпрелезадәдән соң Тукай турында тирән эчтәлекле һәм күпсанлы мәкалә язучылар, мөгаен, милләттәшләребез, профессорлар — Әхмәт Тимер белән Надир Дәүләттер. Соңгысының «Татар диаспорасы һәм Тукай» дигән хезмәте белән татар укучысы күпмедер дәрәҗәдә таныш. Надир Дәүләт фикеренчә, татар халкының тарихи яшәешендә ике изге символ бар. Аларның берсе — Сөембикә манарасы, ә икенчесе — шагыйрь Габдулла Тукай шәхесе һәм иҗаты* (*Ганиева Р., Рәмиев 3. Төрек илендә – Тукай // Ватаным Татарстан. – 1996. – 6 сентябрь.). Татар халкының атаклы язучысы, милли азатлык хәрәкәте җитәкчесе Гаяз Исхакый да Габдулла Тукай турында байтак мәкаләләр язган. Аларның кайберләре галимнәребез тырышлыгы белән җәмәгатьчелеккә килеп иреште. Әмма әдипнең Төркиядә Тукай турында басылган кайбер мәкаләләренең эчтәлеге әлегә безгә мәгълүм түгел. Тулаем алганда, киләчәктә төрле телләрдә Габдулла Тукай турында басылган мәкаләләрне барлау, бергә туплау буенча зур эш башкару сорала.
Габдулла Тукай XX гасыр башы татар Ренессанс әдәбиятының нигез ташларын салуда, Шәрык һәм Гареб синтезын тәшкил иткән реализм һәм романтизм казанышларын тугандаш төрки халыклар әдәбиятларына җиткерүдә, аларның иҗтимагый һәм әдәби-эстетик фикерен үстерүдә мизаннарга сыймаслык зур эш башкарды.
Тукай — тугандаш төрки халыкларның иҗтимагый һәм әдәби фикер үсешенә зур йогынты ясаган шагыйрьләрнең иң күренеклесе. Шагыйрь әле үзе исән чакта чыккан шигырь җыентыклары Россия империясенең татарлар яшәгән барлык төбәкләрендә укылалар; Казан, Оренбург, Җаек шәһәрләре аша, Үзәк Азия һәм Төркестаңда таралалар, Кырым белән Кавказга да үтеп керәләр; башкорт, казак, кыргыз, үзбәк, төрекмән, каракалпак, комыклар Тукай шигырьләрен тәрҗемәсез генә укып, көйли-жырлый башлыйлар. Милләтәшләребез тырышлыгы белән аның шигъри җәүһәрләре төркиләр яшәгән чит илләргә дә барып ирешә (Төркия, Кытай уйгырлары). Төрки дөньяның күп кенә зыялылары, шагыйрьләре Тукайдан илһам алдылар, аны остаз иттеләр; төрки-татар телләрен белгән таҗик Садретдин Гайни, кавказлы лак Сәед Габиев кебек каләм әһелләре татар шагыйре иҗаты белән оригиналда таныштылар.
Тукай иҗатының элгәреге Россия, ә аннан СССР дигән империядәге төрки әдәбиятларга тәэсире турында сөйләгәндә, аның Коръән тәгълиматы, ислам мәдәнияте, Шәрык классик поэзиясе традицияләре белән тыгыз береккәнлеге турында аеруча басым ясап әйтеп үтәргә кирәк. Чыгышы белән мулла нәселеннән булган, мәдрәсәдә белем алган, мөселман мәдәнияте рухында тәрбияләнгән татар шагыйре үзе дә гарәп, фарсы-таҗик, үзбәк, азәрбайҗан әдәбиятларын, аның Фирдәүси, Хәйәм, Мәгарри, Низами, Сәгъди, Хафиз, Нәвои, Фөзүли кебек Ренессанс шагыйрьләре иҗатын яхшы белгән. Кол Галидән башлап Мөхәммәдьярга кадәрге дәвердәге урта гасыр татар Яңарышы һәм XIX йөздәге татар авторлары әсәрләре дә аның шигъриятен туендырып торучы бай чыганак вазифасын үтәгән. Моннан тыш шагыйрь яңа заман гарәп, төрек, азәрбайҗан әдәбиятларын һәм вакытлы матбугатын зур кызыксыну белән күзәтеп барган, алар турында үзенең фикерләрен дә әйтеп калдырган, кайбер төрек һәм азәрбайҗан шагыйрьләренең әсәрләренә үзенең нәзыйрәләрен дә язган.
Габдулла Тукай иҗатының мөселман фәлсәфи-эстетик һәм этик фикере, Шәрык Ренессансы һәм яңа заман төрки әдәбиятлар белән багланышлары киләчәктә өйрәнелергә тиешле әһәмиятле темаларның берсе булып калуын дәвам итә.
Татар халкы — Урта гасырларда да, Яңа заманда да дәүләти, мәдәни-әдәби үсешнең югары баскычларына күтәрелгән, Ренессанс дәвере аша үткән халык. Күп мәртәбәләр расланган бер хакыйкать бар: тарихи барышта бары тик озын мәдәни юл үткән, иҗтимагый һәм рухи үсешнең югары баскычына күтәрелгән халыклар гына үзләренең югалткан дәүләтчелекләрен кайтара, демократик яшәү институтларын үзләштерә, икътисадларын, сәнәгатьләрен, авыл хуҗалыгын, эчке һәм тышкы сәүдәләрен, мәдәниятләрен, мәгърифәтләрен, тел һәм әдәбиятларын алга җибәрә һәм үстерә алалар. Бу уңай белән Америкада яшәүче милләттәшебез Рифат Табиның гыйбрәтле бер фикерен искә төшерәсе килә. Ул ундүрт гасыр дәвамында француз һәм алманнарга буйсынып колониаль бәйлелектә яшәгән, вак дәүләтләргә, диалектларга бүленеп беткән итальяннарның яңадан бәйсез дәүләт һәм бөек милләт буларак берләшә алуларының сәбәбен аларның Ренессанс чоры кичерүе, урта гасырлардагы итальян теленең сагында бөек Данте Алигьери (1265-1321) торуы, башка халыкларга мәңгелек кол булудан аның «Илаһи комедия»се коткарып калуы турында язган иде* (*Таби Рифат. Гыйлем — үзеңне белмәктә // Ватаным Татарстан. – 1992. – 15 май.).
Яңа заманга нисбәттә мондый аналогияне татар милләте язмышына, аның бөек шагыйре Габдулла Тукайның татар халкының иҗтимагый-рухи яшәешендә тоткан урынына карата да үткәреп булыр иде. Сталин тоталитаризмы милләтебез генофондын юк иткән елларда, бердәм совет халкы булабыз дип, руслашуга йөз тоткан посттоталитар дәвердә, без татарларны «инкыйраз» дигән юкка чыгу афәтеннән Тукай шигърияте һәм аның «Туган тел»е саклап калды. Димәк, Тукай – татар халкының юкка чыккан дәүләтчелеген торгызу, мәдәниятен, динен, әдәбиятын саклап калу, югала язган телен кабат гамәли кулланылышка кертү, үстерү юлындагы – кыскасы, иҗтимагый-сәяси, мәдәни-рухи тәрәкъкыятькә омтылышында XXI гасырда да дәвам итәчәк Ренессанс хәрәкәтенең таяныч ноктасы һәм өмет йолдызы.
2002
(Чыганак: Ганиева Р.К. Шагыйрьнең рухи дөньясы («Габдулла Тукай» энциклопедик сүзлек-белешмәсенә әзерләнгән материаллардан). – Казан: ТаРИХ, 2002. – 112 б.).