Гүзәлия Гыйбадуллина,
Татарстанның Г.Тукай исемендәге
Түбән Кама Үзәк китапханәсенең
татар әдәбияты һәм туган якны
өйрәнү бүлеге мөдире
Һәр халыкның, һәр милләтнең йөзек кашы булырдай гүзәл шәхесләре, олы талантлары, бөтен кешелек дөньясы тарихында тирән эз калдырган затлары була. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай, һичшиксез, әнә шундый олы шәхесләрнең берсе.
Тукайны зурлау, аның бөеклеген буыннардан-буыннарга җиткереп бару — безнең күңелләребезгә хуш килә торган изге бурычыбыз.
Шәһәребезнең үзәк китапханәсе 1972 елдан башлап лаеклы рәвештә Габдулла Тукай исемен йөртә. Китапханәбез шәһәрнең иң матур урамына — Тукай урамына урнашкан һәм аның каршындагы скверга куелган, татарның икенче олы бер шәхесе Бакый Урманче проекты буенча эшләнгән һәйкәл аңа нур өсти.
Китапханәнең 34 еллык тарихы, үзенең традицияләре, эш тәҗрибәсе һәм үз хезмәтләренә чын күңелдән гашыйк хезмәт коллективы бар.
Бераз гына аның тарихына күз салыйк. Китапханә ачылганчы зур әзерлек эшләре алып барылган. Төрле шәһәрләрдән — Мәскәү, Санкт-Петербург, Свердловск, Алма-Ата, Киев, Минск, Уфа, Казан кебек шәһәрләрнең китап кибетләреннән бик күп әдәбият: энциклопедияләр, белешмә китаплар, төрле халыклар классик язучыларының әсәрләре, фәнни-популяр әдәбият кайтартыла. Китап фондын тулыландыручы төп чыганак булып Казан шәһәрендәге китапханә коллекторы, Түбән Кама шәһәренең Красный Ключ поселогы һәм Ширәмәт авылы китап кибетләре торган. 1973 елның 1 гыйнварына китап фонды 3866 данә тәшкил иткән. Китапханә татарның бөек шагыйре исемен йөртсә дә, әйләнештә нибары 184 данә татар китабы йөргән. Китапханә укучылары тарафыннан яратып укылган китаплар арасында Әхмәт Фәйзинең «Кечкенә Апуш», 1957 елда дөнья күргән «Тукай» романы, Муса Җәлил шигырьләре, Кави Нәҗми, Фатих Әмирхан әсәрләре, Кәрим Тинчурин, Нәкый Исәнбәт драмалары һәм бүгенге көн әдипләребезнең әсәрләре торган.
…Тукайның беренче шигырьләр җыентыгын безнең китапханәгә китап укучыбыз бүләк итә. Шул көннән башлап, бөтен мөмкинлекләрне файдаланып, татар телендә нәшер ителгән китапларны туплау, китап фондын тулыландыру дәвам итте.
Бүгенге көндә Тукай исемен йөртүче китапханә фонды 94792 данә китаптан тора, татар телендәге китаплар 6951 данә һәм китапханә фондының 7,3%ын тәшкил итә.
Китапханә үз эшчәнлегенең беренче көненнән үк анда һәрчак Тукай рухын саклау, укучыларны аның иҗаты белән якыннан таныштыру максаты белән янып яши. Бөек шәхер турында күбрәк укыган, күбрәк белгән саен ул күңелгә һаман да якыная, иҗаты яңа яктан ачыла бара. Бөек Тукаебызның, искиткеч бай иҗаты бүген дә үсештә, кулланышта.
Шушы максатлардан чыгып, китапханәнең төп уку залы шәһәребез рәссамы Рәис Мәрдәншинның Тукай иҗатына нигезләнеп иҗат ителгән картиналары сериясе белән бизәлгән. Анда Тукай портреты һәм шигырьләре белән бергә,г татар халкының шигъриятне бөтен нечкәлеге белән аңлавы, тасвирланган. Без ул рәссамга зур рөхмәтлебез.
Зур залда күп еллар дәвамында даими эшләп килүче «Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә» дип исемләнгән иллюстратив китдп күргәзмәсе бу композицияне тулыландырып тора. Анда шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты чагылыш тапкан китаплар, газета-журнал материаллары белән бергә, иллюстратив материаллар да урын алган. Даими эшләп килүче әлеге күргәзмә матбугатта чыккан яңа язмалар һәм мәгълүматлар белән тулыландырылып тора һәм укучыларыбыз арасында зур популярлык казанды.
Эчем пошса, моңсулансам кайчак,
Тукайны мин алам кулыма.
Актаргалыйм аны әкрен генә,
Тукталгалыйм кайбер юлына.
Г.Тукай балаларда һәм яшьләрдә матурлык, әдәп, кешегә хөрмәт хисе тәрбияләүдә әдәбиятнең зур роль уйнавын белгәнгә «Сабыйларга гүзәл китаплар тәкъдим итегез!» — дип язып калдырган. Чыннан да китап күңел үстерә, кәефне күтәрә, тормыштагы матурлыкны аңларга өйрәтә. Шагыйрьнең әсәрләре авырлыклардан курыкмаска, максатчан булырга, хезмәтне яратырга, бәхетле булырга өнди, белем алырга ихтыяҗын арттыра.
«Чын шагыйрьнең шигырьләре мәңге яшь булып кала», — дип әйткән рус халкының бөек шагыйре Александр Сергеевич Пушкин. Аның бу гыйбарәсе безнең яраткан шагыйребез турында диярсең.
«Вакланмыйм» шигырендә ул:
Анда мин мәңге көләч һәм мәңге яшь булмак телим,
Бу кояш сүнсен, җиремә мин Кояш булмак телим,
— дип язган.
Безне иң куандырганы — соңгы вакытта китапханәбездә татар телендә укучыларның артуы. Алар халкыбызның үткәне, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, күренекле шәхесләре турындагы сорауларына җавап эзлиләр, һәм анарның күп санлы сорауларына тулы җавап бирә алырлык әдәбият тәкъдим итү, укучыларыбызның безнең китапханәгә тагын мөрәҗәгать итү теләген тудыру, китапханәчеләргә рәхмәтле булуларына ирешү — безнең алдыбызга куелган олы максатларның берсе булып кала.
Китапханәбездә Тукай китаплары һәрвакыт кулланышта йөри. Хәзерге көндә китапханәдә аның 5 томлы сайланма әсәрләре, рус телендә басылып чыккан китаплары, балалар өчен нәшер ителгән әкиятләре, шигырь җыентыклары, аның иҗатына күзәтү ясалган китаплар Тукайның тормышына, иҗатына кагылышлы яңа басмалар укучыларыбызның күпсанлы сорауларына җавап табарга ярдәм итәләр.
Сөекле шагыйребез иҗаты бүгенге заман укучылары күзлегеннән ничек бәяләнә? Аларда бөек шагыйрьне аңлап уку күзәтеләме? Укучылар бөек шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын әйбәт беләме? Бүгенге яшьләрдә Тукай иҗаты нинди уй-хисләр, нинди халәт уята? Шушы сорауларга җавап эзләп һәм шагыйрь иҗатын пропагандалау йөзеннән җирле телерадиокомпания белән берлектә «Тукай иҗатын иң яхшы белүче» конкурсы үткәрәбез. Конкурска әзерлек йөзеннән «Тукай турында иң кызыклы сорау» конкурсыда оештырыла. Бу конкурсларда укучыларыбыз да, хезмәткәрләр дә бик теләп катнашалар. Җиңгән сораулар «НТР», «Эфир» телеканалларыннан игълан ителә, сорауга җавап табарга ярдәм итүче әдәбият күргәзмәдә урын ала.
Җиңүчеләрне бүләкләү 26 апрель — Тукай туган көне уңаеннан үткәрелә торган «Шигырь бәйрәме»ндә башкарыла. Аның әкиятләрен тыңлап үскән һәр баласы шушы милләтнең, шигырьләре белән бик күпләрнең күңел кылын Тукай тибрәтте.
1995 елдан башлап Үзәк китапханә көче белән Тукай шигырьләрен иң оста укучыга конкурс үткәрелә. Конкурсның дәрәҗәсе бик югары, катнашучылар саны елдан ел арта. Менә быел уздырылган бу конкурста, кечкенә балалар арасында 1 нче, 2 нче урыннарны Кама Аланы «Кояшкай» балалар бакчасыннан Гыйльфанов Салават белән Гарифуллина Гүзәл яуладылар. Шушы ук конкурста 62 яшьлек пенсионер Смыслова Галина Петровна Тукайга багышлап үзе язган шигырьләре белән катнашты. Димәк Тукайны олысы да кечесе дә ярата, иҗаты берәүне дә битараф калдырмый.
«Бөек Тукай, мәшһүр шигырьләрең Мәңге яшәр халкың күңелендә», — дип әйтәсе килә.
Китапханәнең Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә ел саен Тукай көннәре уңаеннан төрле мәдәни чаралар уздырыла. Шагыйрьгә багышланган китап күргәзмәләре, әңгәмәләр, китапларга күзәтү, укучыларга Тукайның тормышы, иҗаты турында бик күп яңа мәгълүмат бирәләр.
Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә оештырылган күргәзмәләрнең берсе Казанның 1000 еллык юбилеена багышланды һәм «Тукай Казаны» дип исемләнде. Ул бүлектә оештырылган «И, Казан, нурлы башкалам» исемле күргәзмәнең дәвамы булып, төрле чараларны берләштерелгән циклның аерым бер өлеше булып тора. Тукайның Казан чоры иҗатына, тормышына багышлана. Күргәзмәдә соңгы елларда дөнья күргән яңа язмалар, газета-журнал материаллары урын алды. Казанның Тукай белән бәйле урыннары сурәтләнгән иллюстрацияләр белән бизәлде.
Әлеге күргәзмә белән Түбән Кама педагогия училищесы студентлары, 8 нче һәм 14 нче мәктәпләрнең өлкән сыйныф укучылары таныштылар. Аларга «Тукай иҗатында Казан» дип исемләнгән күзәтү-әңгәмә ясалды. Укучылар Тукай шигырьләрен яттан укыдылар.
Г.Тукайның туган көне уңаеннан уздырылган «Мәңге яши Тукай халык күңелендә» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә зур уңыш белән үтте. Залга Тукай иҗатына гашыйк китап укучылар җыйналган иде. 10 мең юлдан артык шигырь, күпләгән проза әсәрләре иҗат иткән шагыйрь гомере буе михнәттә һәм газапта яшәгән. Язмыш аны аяусыз кыерсыткан, каккан-суккан. Кичәдә тамашачыларның кечкенә Апуш язмышы өчен борчылып күзләре яшьләнсә, «Былтыр, шүрәлеләр» биюен күреп рәхәтләнеп көлделәр. Кичә Тукайның «Туган тел» җырын аяк өсте башкару белән тәмамланды.
Һәр халыкның, һәр милләтнең үсешендә күтәрелеш чоры була. Андый чакта ул үзенең олы шәхесләренә, фикер ияләренә мөрәҗәгать итә, аларның мирасыннан акыллы киңәш эзли, кылган гамәлләрен, уй-фикерләрен чагыштыра, шуннан чыгып ялгыш-хаталардан арына.
Без дә бүген шундый күтәрелеш чорын кичерәбез. Гасыр башында Тукайны борчыган сораулар бүген безне дә борчый, алар бүген дә актуаль. Менә ни өчен бүген күпләр Тукайга, аның үлемсез иҗатына мөрәҗәгать итә. Аның иҗатында бүгенге көннең күп кенә сорауларына җавап табып була. Шуңа күрә дә Тукай безгә һәрчак бик якын. Шагыйрьнең мирасы халкыбызның мәдәни, милли тормышының нигезен тәшкил итә.
Алсу Гәрәева Габдулла Тукай китаплары
Гүзәлия Гыйбадуллина Тукай рухы яши безнең күңелләрдә
Әлфирә Солтанова Без — Тукайлы халык
Н.Әхмәтҗанова, З.Дәминова «Сагына сине, сагына Кырлаең»
(Чыганак: Габдулла Тукай: Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның (1886-1913) тууына 120 ел тулуга багышланган методик ярдәмлек / Татарстан Респ. Милли к-ханәсе; Төз. Р.Р.Хөрәмшина. — Казан: Милли китап, 2005. — 30 б.)