Унынчы елларда үзенең гыйльми нигезен ачыклап, үсеш юнәлешен, закончалыкларын билгеләгән Тукай фәне 1920-1930 елларда илдәге иҗтимагый-сәяси, икътисади үзгәрешләргә нисбәттә гаять катлаулы, кызыклыһәм гыйбрәтле дәвер кичерә. Шагыйрь иҗатын өйрәнү совет әдәбият белеме һәм тәнкыйтенең төп принципларын формалаштыру, методологиясен эшләү белән параллель алып барыла. Шаукымы 1960 елларга кадәр сузылып, дистәләгән әдипләр исеменә күләгә төшергән вульгар социологизм концепциясе Тукай иҗаты тирәсендә дә әдәби-тәнкыйди фикер көрәшен кискенләштереп җибәрә. Әдәбият фәненә сәясәт һәм идеологиянең басымы көчәю мәсьәләне тагын да катлауландыра төшә.
Яңа идеология хөкем сөргән, рухи кыйммәтләр үзгәргән катлаулы заманда шагыйрьнең үлеменә 10 ел тулу уңаеннан дөнья күргән язмалар белән Тукай иҗаты турындагы белем үзенең беренче адымнарын ясый башлый. 1930 еллар ахырына кадәр шагыйрь иҗатына нисбәтле язылган мәкаләләр, истәлекләр, хатирәләр бихисап күп. Бу яктан бер генә әдип тә Тукай белән тиңләшә алмый. Эчтәлекләре, фикри тирәнлекләре, гыйльми-нәзари карашлары, бәяләүмөмкинлекләре һәм күләмнәре төрле булуга карамастан, алар Тукай фәненә яңа шартларда үз юлын табарга билгеле бер күләмдә ярдәм итәләр. Шагыйрьнең фәнни биографиясен эшләү, иҗатын фәнни яктырту, аны бәяләү юлында төрле тенденцияләр, юнәлешләр күзәтелә. Әдәби-тәнкыйди фикерләүләрендә XX гасыр рухын саклаган Ф.Әмирхан, Җ.Вәлиди язмалары, вакытсыз чәчәк атып, кырыс шартларда гомере тиз өзелгән умырзая чәчәге хәлендә калалар. Ә Ф.Бурнаш, Г.Нигъмәти, Г.Сәгъди, Г.Гали, Ф.Сәйфи-Казанлы, Г.Толымбай һ.б.ларның күпсанлы мәкаләләрендә марксистикконцепциягә нигезләнгән совет әдәбият белеме һәм тәнкыйте формалашканчыяшәгән, үз сукмакларын булдырырга теләгән мәктәпләрнең, юнәлешләрнең билгеләре, сыйфатлары күзәтелә. Формаль-социологик, социологик, вульгар-социологик юнәлешләрнең берьяклы мавыгулары, чикләнгән карашларыбулуга карамастан, үз рухы, идея-эчтәлеге, фикри-мәгънәви ягы белән идеологик кысаларга, сәяси нормаларга буйсынмый торган Тукай фәне аларның эзләнүләрендә, нәзари күзаллауларында яңа юл яра, яңа үсеш юнәлешен билгели. Ә хәзер 1920-1930 елларда Тукай фәнен үстерүдә көч куйган тукайчы галим, тәнкыйтьчеләрнең шагыйрь иҗатын өйрәнү, бәяләү үлчәмнәре, әдәби-гыйльми карашлары, бу юлда табышлары һәм югалтулары белән тирәнрәк танышыйк.
(Гомәр Гали тәнкыйди эшчәнлегендә Тукай иҗаты)
1920-1930 еллар татар әдәбият белеме һәм тәнкыйтендә Гомәр Гали күренекле урын тота, үз алдына зур максатлар, яңа бурычлар куйган тәнкыйди фикергә тиз арада кушылып китә. Ул 1920 еллар тәнкыйтендә әдәби мирас мәсьәләсен Г.Тукай иҗатына нисбәтле хәл итә. Иҗат эшенә яңа гына килүенә карамастан, Г.Гали катлаулы һәм әдәбият фәненең киләчәк үсеше өчен гаять әһәмиятле мәсьәләне аңлау юлында кызыклы язмалар белән чыгышлар ясый башлый. Билгеле булганча, 1926 елда Ф. Бурнаш «Гажур» нәшриятында «Габдулла Тукай шигырьләре» дигән җыентык бастыра. Җыентык күләмле генә сүз башы белән башлана. Г.Гали «Кызыл Татарстан» газетасының 1926 елда чыккан 29 август санында китапка рецензия яза. Дөрес, язма Тукай шигырьләренә турыдан-туры бәя бирүне күздә тотмый. Мәкалә сүз башына анализ ясау рәвешендә язылган. Рецензия хезмәтнең максатын тарайтып җибәрсә дә, тәнкыйтьче анда Тукай мирасына мөнәсәбәт, аны өйрәнү һәм бәяләү бизмәннәрен, принципларын нигезләү, әсәрләренең академик басмаларын әзерләү, фәнни, тәрҗемәи хәлен тудыру кебек мәсьәләләрне күтәрә. Күренә ки, автор Октябрь борылышыннан соңгы үсеш тарихында катлаулы һәм каршылыклы чорга килеп кергән Тукай турындагы фәннең торышы, киләчәк язмышы, максат-бурычлары, үсеш-үзгәреш юллары турында уйлана.
Хезмәт авторы җитди проблемалар куя, әмма аларны хәл иткәндә, чор идеологиясе басымы нәтиҗәсендә, берьяклылыкка бирелә, зур ялгышлар ясый. Дөрес, ул Тукайның тарихи шәхес икәнен таный, аның иҗатына объектив якын килеп, принципиаль дөреслек белән бәяләүне дәгъвалый, шагыйрь әсәрләренең иҗтимагый һәм сәнгать-эстетика ягына анализ ясау кирәклеген ассызыклый. Ләкин соңгы таләп тезис кына булып кала, тәнкыйтьченең төп игътибары әдип мирасының иҗтимагый-сәяси йөзенә юнәлтелә.
XX гасыр бантында яшәгән һәм иҗат иткән язучының әсәрләрен, «үзләренең идеологияләре аркылы эшче-крәстиән массасына «начар» яки «зарарсыз» йогынты» ясауларын искә алып, Г.Гали «төпле рәвештә марксизм тәнкыйте иләгеннән үткәрергә» чакыра. Тукай шигъриятен анализлау юлын билгеләгәннән соң, Ф.Бурнаш язмасын өлешләп бәяләргә керешә. 1920 елларда шагыйрь иҗатының дини мифология, Коръән тәгълиматы, андагы гомумкешелек кыйммәтләр белән бәйләнешенә тәнкыйди фикер, тискәре мөнәсәбәт белдерә (7). Г.Гали, шушы мәсьәләдә Бурнаш белән бәхәскә кереп, бер чиктән икенче чиккә ташлана һәм Тукай шигъриятенең «дин белән чолганганлыгын» күрсәтә. Шагыйрьнең сөю-мәхәббәт шигырьләрен бәяләгәндә, Г.Галинең поэзиягә берьяклы, туры сызык буйлап якын килүе тагын да тирәнәя, хәтта ул вульгар социологизм шаукымы йогынтысына да бирелеп ала. Гасырлар буе шагыйрьләрне иҗатка илһамландырган хатын-кыз матурлыгына, илаһи сөю-сөелүгә, мәхәббәткә дан җырлауны кире кагып, гомуммәхәббәт — җәмгыятьнең мәгълүм бер сыйныфына, социаль төркеменә мәхәббәт — турында сүз алып бара һәм Тукай шигъриятенең әһәмиятен шушы бизмән аша үлчәргә чакыра: «Тукай татарның кеменә, — бөтен көйгә татар милләтенәме, әллә аның либераль буржуазиясенәме, әллә татар крәстиәне белән татар эшчеләренәме, кемнәргә мәхәббәт иткән, кемнәрне сөйгән? — дип куярга кирәк. «Сөю, мәхәббәт» фәлсәфәсенең тик шул вакытта гына безнең өчен зур мәгънәсе булачак» (3. 55 б.).
Тәнкыйтьче, Ф.Бурнаш язмасындагы «Тукай — Некрасов», «Тукай шигырьләрендә иҗтимагый моңнар» бүлекчәләренә нисбәтле, шагыйрьнең иҗтимагый-сәяси карашларын, поэзиясендә гәүдәләнгән төп мотивларны, кызыл җеп булып сузылган үзәк идеяне билгеләргә омтыла. Нечкә сиземле Г.Гали Тукай әсәрләрендәге тематик байлыкны, мотивлар төрлелеген таный: искелекне, наданлыкны тәнкыйтьләү, милләт хәлен кайгырту, дини, фәлсәфи мотивлар һ.б. Алга таба Бурнашның, Тукай иҗатында социаль мотивларны гына калкуландырып, аны «һәм динчеләргә, һәм милләтчеләргә, һәм «алтын саклаучыларына» каршы көрәшүче, «социаль мотивлар» җырлаучы бер шагыйрь итеп куюын» кире кага. Мәгълүм булганча, Бурнаш, Тукай поэзиясенең асыл сыйфаты буларак, халыкчылыкны, гаммәчелекне аерып чыгара. Аның әһәмиятен халык көйләрен, кайгы-хәсрәтләрен җырлауда күрә. Нәзари карашлары, әдәби мирасны бәяләү принциплары белән социологик мәктәпкә караган Г.Гали исә Ф.Бурнашның шагыйрь әсәрләрен социаль-сыйнфый күзлектән якын килеп бәяләмәвен зур кимчелек, хата буларак күрсәтә: «Тукай кемгә генә каршы түгел, ул татарның нинди катлауларына ышана, «абыныр-абынмас» бара торган «милләтне» кемнәр белән генә җитәкләргә тели? Менә шуларга җавап кирәк. Мәкаләнең мондый урыннарында «халык», «гаммә» сүзләре алар — чи тире кебек сузыла торган нәрсәләр. Алардан инде «фәлән иҗтимагый катлау», «фәлән сыйныф» сүзләренә күчәргә кирәк. Ә бу терминнарга күчкәч, инде мәкаләдә әйтергә теләгән фикернең ялгыш җире башлана» (1. 57 б.).
Г.Гали бу мәсьәләдә үз уйлануларын «Тукай татарның мәгълүм бер катлауның фикерен тоташ җырлап барган көрәшче түгел, ул көрәшми, көрәшкә дә өндәми, җылый, зарлана. Ул дөньяда «җәбер, золымнар»ны җиңә торган бер көч күрә алмый… Әгәр инде бик нык тикшереп, Тукай иҗатында төп бер идея стержене табабыз икән — ул татар вак буржуа идеологиясенең куе романтизмга, мистицизмга буяп бирелгән күренеш булыр» (1. 57 б.) дигән нәтиҗә белән тәмамлый. Тәнкыйтьче, гомуми агымга ияреп, аны «вак буржуа шагыйре» дип бәяли. Әмма бу бәя аның әдәби тәнкыйть өлкәсендәге эшчәнлегенең күбрәк башлангыч этабына хас булып, алга таба Г.Галинең Тукай иҗатына мөнәсәбәте тамырдан үзгәрә.
Г.Гали Тукай иҗатының Аурупа, рус әдәбияты белән бәйләнешләрен, шигъриятенә Гареб әдәбияты казанышларының уңай йогынтысын да билгели. Тәнкыйтьченең бәясендә берьяклылык сизелсә дә, шагыйрьнең Аурупа әдәбиятларыннан матур үрнәкләр, аерым алганда Пушкин, Лермонтов, Поздняков, Тютчев әсәрләрен тәрҗемә итүе әйтелә. «Тәрҗемә итүне чын иҗат эшенә әйләндергән» Тукай мирасының бу өлешенә дә объектив бәя бирүне таләп итә Г.Гали. Тукай поэзиясенең иҗтимагый чуарлыгын ассызыклаганнан соң, аның милли әдәби телне эшләүдәге, үстерүдәге, халык теленә якынайтудагы хезмәтен югары бәяли: «Тукай иҗатының иҗтимагый чуарлыгы булуы белән бергә, Тукайның зур шагыйрь булуы өстенә аның татарның әдәби телен эшләүдә, үстерүдә, әдәби телне масса теленә якынлаштыру һәм башка шундый якларында чиксез зур хезмәте бар. Тик объектив рәвештә тикшерергә генә кирәк» (1. 58 б.). Тәнкыйтьче, укучыларда Г.Тукай турында тирән һәм күпьяклы күзаллау тудыру максатыннан, мирасын тулысынча яктыртуны һәм бастырып чыгаруны яклый.
Татар дөньясында классик әдипләр мирасының академик басмаларын бастырып чыгару тәҗрибәсе дә Габдулла Тукайдан башлана. Басмаханә тарихында беренче тапкыр эшләнә торган әлеге гаять җаваплы хезмәткә Ф.Сәйфи-Казанлы алына. Монда Тукай әсәрләренең дүрт томлыгын әзерләү максат итеп куела. 1929 елда академик басманың беренче томы дөнья күрә. Шушы уңайдан Г.Гали «Безнең юл» журналының 1929 елда чыккан 6 — 7 саннарында «Академик нәшерләрдә гыйльми нигезләр: Г.Тукай әсәрләренең «академик» нәшере турында» дигән зур күләмле мәкаләсен бастыра. Бераз соңрак «Кызыл Татарстан» газетасы сәхифәләрендә тагын бер кат укучы хөкеменә тәкъдим итә. Мәкаләдә әдипләр мирасының академик басмаларын төзү, бу эшнең төп, нигез принципларын, аспектларын ачыклау максаты тәкъдим ителә. Г.Гали эзләнүләрен шагыйрь әсәрләренең беренче томлыгына таянып башкара, карашларын нигезле дәлилләр белән раслый. Шул рәвешле Тукай фәненең офыкларын киңәйтеп җибәрә. Шагыйрьнең мирасын барлау, туплау, аңа тарихи-гыйльми күзлектән яңача якын килү күзәтелә, тукайчы галимнәр алдына яңа, үзгә бурычлар куела. Галим мәкаләнең башламында Тукай әсәрләре басылу тарихының зурлыгын шагыйрьнең татар әдәбиятында тоткан урынына бәйләп аңлата. Беренче өч китапка җентекле, тәфсилле анализ ясый. 1914 елда «Мәгариф» нәшрияты тарафыннан чыгарылган «Габдулла Тукай мәҗмугаи әсәре»нә техник, текстологик, орфографик һәм пунктуацион яктан уңай мөнәсәбәт белдерә. Шулай да, аның карашынча, бу басма Тукай иҗатын тарихи, гыйльми тикшерү өчен яраклы басма түгел. Кимчелек буларак әсәрләрнең үзгәртелеп, кыскартылып бирелүе, кайберләренең җыентыкка бөтенләй кертелмәве, аны чыгаруда шагыйрьнең катнашуы, үз караңгы турында мәгълүмат бирелмәү, шигырьләрне җыю принциплары, төзүчеләр хакында белешмә юклык күрсәтелә. Мәгълүм булганча, бу җыентык 1918 елда үзгәртелмичә кабат басыла. Рецензент, аңа гомуми күзәтү ясаганнан соң, «бу басма Тукай әсәрләрен басуда алга таба баруны түгел, бәлки артка таба китүне күрсәтә» дигән нәтиҗә ясый. Ф.Бурнаш әзерләгән басмага «Ф.Бурнаш, бу җыентыгы белән Тукайга үз карашыннан ревизия ясарга маташып, гаять зур әдәби-сәяси һәм гыйльми җинаять эшләде» (2. 61 б.) шәкелендә берьяклы мөнәсәбәтен белдерә. Шагыйрь әсәрләренең академик басмасына мөнәсәбәттә язылган мәкаләнең башлам өлешендә Ф.Сәйфи-Казанлы белән бәхәскә керә.
Инде әйткәнебезчә, академик басма Тукай мирасын гыйльми нигездә тулысынча, төрле яклап яктырту максатын куя. Шагыйрьнең әсәрләрен барлау, туплау эше планлы рәвештә киң колач ала. Көн тәртибенә Тукайның моңарчы игътибарга алынмаган «кулъязмаларын» өйрәнү, цензура, татарча китаплар басылган типография архивларындагы кулъязмаларны барлау мәсьәләсе куела. Бу мәсьәләне гыйльми тирәнлек белән өйрәнгән З.Рәмиев болай дип яза: «Классик әдипләребезнең тупланмаларын төзегәндә, кулъязмада гына яшәмәктә булган әсәрләренә дә игътибар итү егерменче еллар ахырында аеруча көчәеп китә» (9. 88 б.). Әсәрләрнең язылу вакытын билгеләүдә, текстны дөрес бирүдә, искәрмәләрдә төрле вариантларны күрсәтүдә кулъязмаларның гыйльми һәм практик әһәмиятен Г.Гали тирән аңлап эш итә. Тәнкыйтьче, академик басманың нигез принципларына бәя белдергәннән соң, беренче томдагы пунктуация, хәреф-корректура хаталарын, бер сүзнең икенче сүз белән алмаштырылуын, сүзләр, шигырь юллары төшеп калуын, әсәр формасының бозылуын бик тәфсилләп тикшерә.
Академик басмаларның төп күрсәткече булган төрле характердагы искәрмәләр матбугат битләрендә шагыйрь имзасы белән басылмаган, әмма өслүб һәм мәгънәсенә нигезләнеп кенә Тукайга нисбәт итү мәсьәләләре әдәбиятчы галим тарафыннан зур җаваплылык, җитди эзләнүләр сорый торган эш сыйфатында тәкъдим ителә. Г.Галинең академик басмаларны әзерләү турындагы нәзари карашларына фәнни объективлык, принципиальлек, теоретик тирәнлек, аек акыл хас.
Мәкалә авторы, күзәтүләренә йомгак ясаганчы, «иң соңгы, ләкин гаять зур момент итеп» классик әдәбиятка, шул җөмләдән Г.Тукай мирасына мөнәсәбәт, аны совет укучыларына ничек һәм ни рәвешле тәкъдим итү проблемасын да күтәрә. Бу хакта Г.Гали болай яза: «Без классик язучыларны, культурага хезмәт итүчеләрне гаять олылыйбыз. Ал арның әсәрләрен басабыз. Ләкин һичбер вакытта аларны фетишка әйләндермибез, һичбер вакытта аларның эшләрендә булган зарарлы моментларга, эшче-крәстиән идеологиясен агулый торган нокталарга салкын гына карап калмыйбыз… Моның инде хәзер методы эшләнгән, юлы ачык, бу юл пролетариат идеологиясенә каршы идеология белән сугарылган сәнгать әсәрләрен киң эшче-крәстиән массасына тәкъдим иткәндә, ул әсәрләрнең сыйнфый йөзләрен кызганычсыз ачып бирүдән тора. Бу мәсьәләдә Тукайга да, башкага да «ташлама ясау» мөмкин түгел» (2. 74 б.). Күренә ки, тәнкыйтьче әсәрләргә социологик анализ ясауны көн тәртибенә куя.
Г.Гали шагыйрь шигъриятенә мондый бәя бирә: «Тукай — шагыйрь, ләкин ул — динче, ул — милләтче, ул — романтик шагыйрь» (2. 74 б.). Шагыйрь иҗатының милли характеры, Коръән, ислам мәдәниятеннән килә торган традицияләр, дини мотивлар, романтик фикерләү үзенчәлекләре «эшче-крәстиән массасын» социалистик рухта тәрбияләүгә комачаулый торган «зарарлы яклар» итеп тәкъдим ителә. Ә аңа каршы көрәш юлын тәнкыйтьче болай билгели: «Татар эшче-крәстиән массасына Тукай әсәрләрен тәкъдим иткәндә, аның менә бу якларын кызганычсыз рәвештә ачып бирергә, Тукай иҗатының социаль йөзен ачык күрсәтеп, бөтен пәрдәләрне марксизм кайчысы белән кисеп бирергә тиешбез» (2. 74 б.).
Тукай әсәрләренең академик басмаларын социологик анализсыз басу һәм бастыру, Г.Гали карашынча, «иң зур принципиаль хаталардан», «бик зур идеология тайпылышыннан» санала. Ф.Сәйфи-Казанлының исә бу эшне иң соңгы планга калдыруы Г.Гали тарафыннан сәяси һәм гыйльми хата буларак бәяләнә.
Тәнкыйтьче, классик әдипләр иҗатының сыйнфый йөзен ачып бирүне академик басмаларның әһәмиятле ягы буларак тәкъдим итеп, үзенең чор идеологиясеннән, заман шаукымыннан күтәрелә алмавын күрсәтә. Г.Тукай әсәрләренең икенче томы Ф.Сәйфи-Казанлының «Г.Тукай әсәрләренең иҗтимагый һәм сәяси йөзе» дигән күләмле мәкаләсе белән ачыла һәм беренче томда күзәтелгән кайбер җитешсезлекләр бетерелә. Г.Галидә әлеге том уңай тәэсир калдыра, бу хакта ул мәкалә ахырына урнаштырылган өстәмәдә әйтеп чыга.
Димәк, Г.Галинең Тукайга багышланган мәкаләләре аның иҗатын, тормыш юлын өйрәнү, фәнни яктырту максатын куймыйлар. Алар шагыйрьнең 1920 елларда дөнья күргән шигырь җыентыкларына, академик басмаларга бәя-рецензия жанрында язылганнар. Аларда Г.Галинең Тукай иҗатына нәзари карашлары, уйланулары чагыла. Рецензияләрдә галим һәм тәнкыйтьче, 1920-1930 елларда әдәбият белеме фәнендә формалашкан социологик юнәлеш, мәктәп вәкиле буларак чыгыш ясаса да, ул вакытта үз үсеп: тарихында катлаулы һәм каршылыклы дәвергә кергән Тукайны өйрәнү фәненең яңа аспектларын, әһәмиятле катламнарын күтәрә. Совет чорында үсеш юлларын билгели.
1. Гали Г. Г.Тукай шигырьләре // Кызыл Татарстан. — 1926. — 29 август.
2. Гали Г. Академик нәшерләрдә гыйльми нигезләр: Г.Тукай әсәрләренең «академик» нәшере турында // Пролетариат әдәбияты өчен көрәшкәндә. — Казан, 1931.
3. Гали Г. Пролетариат әдәбияты өчен көрәшкәндә. — Казан: Татиздат, 1931.
4. Галимуллин Ф.Г. Эстетика һәм социологизм: 1920 — 1930 еллар татар әдәбиятында эстетика кануннарының һәм социологизм таләпләренең үзара мөнәсәбәте. — Казан: Мәгариф, 1988.
5. Гыйлаҗев Т. Әдип һәм тәнкыйтьче // Социалистик Татарстан. — 1990. — 29 июль.
6. Гыйлаҗев Т. 20 — 30 нчы еллар татар әдәби тәнкыйте үсешендә төп тенденцияләр (метод һәм герой мәсьәләләре): Филол. фән. канд. …диссертация. — Казан, 1991.
7. Гыйлаҗев Т. 20 — 30 нчы еллар тәнкыйтендә әдәби мирас мәсьәләсе // Милли мәктәп һәм укытуның мөһим мәсьәләләре. — Казан, 2001.
8. Магдеев М.С. Татарская советская литературная критика 1917 —1932 гг. — Дис. … канд. филол. наук. — Казань, 1963.
9. Рәмиев 3. XX йөз башы татар әдәбияты: Авторлык, төп текст һәм хронология мәсьәләләре. — Казан: Школа, 2000.
(Чыганак: Гыйлаҗев Т.Ш. Әдәби мирас: тарих һәм заман / Т.Ш.Гыйлаҗев; Кереш сүз авт. Д.Ф.Заһидуллина. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. — 206 б.).