ТАТ РУС ENG

Гыйлаҗев Таһир 1920 еллар татар әдәби тәнкыйтендә Тукай иҗаты

Татар әдәбияты фәненең бер гасырлык тарихында олы маяк булып XX гасыр башы даһие Г.Тукай иҗаты тора. Татар Ренессансы, милли яңарышы тудырган шушы олы талант иясенең мирасы XX гасырда катлаулы язмышка очрый. Тукай шигъриятен өйрәнү, бу юлдагы эзләнүләрне, югалтуларны, берьяклы мавыгуларны, табышларны бәяләү хәзерге әдәбият фәнендә гаять зур масштаблы мәсьәләләрдән исәпләнә.  «Тукай иҗатында гомуми уңай мөнәсәбәт сакланган хәлдә дә һәр чор аны үзенчә бәяли, үз мәнфәгатьләренә якынайтырга тырыша», — дип яза поэзия белгече Т.Галиуллин (14. 29 б.) Шулай да егерменче еллар шагыйрь мирасына үзенең катлаулы, каршылыклы, хәтта кайвакытта рәхимсез мөнәсәбәте белән аерылып тора. Тукай шигъриятен яктырту яңа җәмгыятьнең әдәби-тәнкыйди фикер алдына куйган мәсьәләләрен үзләштерү һәм хәл итү белән бәйләнештә тормышка ашырыла. Беренче нәүбәттә әдәбиятчы галимнәр, тәнкыйтьчеләр Октябрьгәчә чор сүз сәнгатенә мөнәсәбәт, яңа иҗтимагый шартларда аның урыны кебек мәсьәләләргә тукталалар. Озак та үтми, Г.Ибраһимов бер мәкаләсендә аны хәл итеп тә куя: «Без, бер дә шикләнмичә, әдәбиятка, фәлсәфәгә, театрга, мәктәпкә, сәнаигы нәфисәгә буржуазный яки пролетарский дип үлчәү сала алабыз, шундый гөруһка (төркемгә), шундый дәвергә аера алабыз» (8. 243 б.). Күренә ки, бу юлларда Исхакыйлар, Тукайлар, Әмирханнар, Дәрдемәндләр һ.б.лар мирасына «буржуаз әдәбият» дигән мөһер сугыла. Әмма бу җитди мәсьәләне болай тиз генә хәл итеп кую Г.Гобәйдуллин, Җ.Вәлиди, Г.Рәхим кебек галимнәр арасында борчу, ризасызлык уята. Егерменче еллар башында Җ.Вәлиди бу мәсьәләдә Г.Ибраһимов белән әдәби бәхәскә керә. Бәхәс турыдан-туры әдәби мираска мөнәсәбәт, аны фәнни тикшерү һәм бәяләү проблемасы тирәсендә бара. Г.Ибраһимов, Октябрьгә кадәрге әдәби мирасны «тарихи бер дәвернең тарихи материаллары буларак» карап, хәзерге, яңа чор өчен аның фикри-мәгънәви әһәмиятен инкарь итү юлына баса. Әдәби әсәрнең кыйммәтен инкыйлаби көрәп: вакыйгалары, чынбарлыкның көнүзәк мәсьәләләре ноктасыннан бәяли. Җ.Вәлиди, Г.Ибраһимовның матур әдәбият хакында хәвефле фикерләр белән чыгыш ясавын тоеп, аның хаксызлыгын расларга омтыла. Ике як тарафыннан барлыгы 7 мәкалә языла. Әмма Җ.Вәлиди сүзләре белән әйтсәк, «бу чеп-чи әдәби бәхәс», «милләтчелек-коммунистлык яки консерваторлык-революционерлык вә гомумән сәяси карашта булган бер аермадан килеп чыккан бер нәрсә түгел. Галимҗан иптәш моны юкка шул почвага тартылырга азаплана» (6). Бәхәстә өстенлек Г.Ибраһимов ягында кала, чөнки аның карашлары дәүләтнең, сәяси оешмаларның матур әдәбият өлкәсендә тоткан сызыгына туры килә. Мәсьәләгә ачыклык кертү максатыннан, Октябрьдән соңгы матур әдәбиятның төп үзенчәлекләренә нигезләнеп, Г.Ибраһимов «Пролетариат әдәбияты турында» (1924) дигән күләмле теоретик хезмәтен яза. Аның бу хезмәттәге фикерләре Г.Нигъмәти, Г.Гали, Ф.Сәйфи-Казанлы һ.б.лар тарафыннан яклау таба.

Менә шушы шартларда әдәби тәнкыйть Тукай мирасына үз мөнәсәбәтен билгеләргә тырыша һәм гыйльми-тәнкыйди фикердә төрле тенденцияләр күзәтелә. Бу нәрсә белән аңлатыла соң? Бер яктан, әле 1920 еллар башында тәнкыйди фикер Октябрьгә кадәр ирешелгән казанышларын дәвам иттерергә омтыла. Икенче яктан, Тукай — олы талант, ул — «халыкның озак еллар, гасырлар буена җыйналып, тупланып килгән милли куәте, интеллектуаль җегәре, киләчәккә өмет-омтылышлары тудырган титан» (14. 3 б.). Бу иҗат белән җиңел, саксыз эш итәргә ярамый: ул үзенә бәрабәр бәя дә, җаваплылык та таләп итә. Бу хакыйкатьне әдәбият галимнәре, тәнкыйтьчеләр яхшы аңлый. Үзләрендә гасыр башы тәнкыйтенең рухын дәвам иттергән, сыйнфыйлыктан азат Җ.Вәлиди һәм Ф.Әмирханның мәкаләләре, Тукайның үлеменә 10 ел тулу уңае белән язылып, 1923 елда дөнья күрәләр. Җ.Вәлиди әлеге тәнкыйди мәкаләсендә, Тукай мирасының гомумкешелек кыйммәтен билгеләп: «Тукайның әһәмияте безнең өчен тарихи гына түгел, ул һаман да укылачак», — дип яза (5. 270 б.). Күренә ки, тәнкыйтьчегә әдәби намусы тынгылык бирми, монда да ул мирас мәсьәләсенә карашын тагын бер кат ассызыклап үтә. Ә Г.Сәгъди, Ф.Бурнашлар шагыйрь иҗатын яктыртуда үзенчәлекле юлны сайлыйлар. Алар Тукай мирасын, үтә тискәре мөнәсәбәттән саклап калу өчен, күрәсең, чор идеологиясенә, сәясәтенә яраклаштыру юлына басалар. Аерым алганда Ф.Бурнаш «Тукай шигырьләрендә иҗтимагый моңнар» (Г.Тукайның үлеменә 9 ел тулу мөнәсәбәте белән) (1922) дигән мәкаләсендә игътибарын шагыйрь иҗатындагы социаль мотивларга юнәлтә. Гаммәче, коллективчы, инкыйлабчы Тукай турында фикер йөртеп, шагыйрь шигъриятенең олылыгын, Октябрь борылышыннан соңгы чорда кыйммәтен шушы хосусиятләре аша бәяли. Алга таба Г.Ибраһимовның Тукай шигъриятенең халыкчанлыгына мөнәсәбәте турында уйлана. Аның карашларын совет чорында тискәре бәя алган «сәнгать — сәнгать өчен» агымы белән бәйләп карый. Г. Сәгъди исә 1923 елда матбугат битләрендә «Татар шагыйрьләре арасында Тукай» исемле мәкаләсе белән чыгыш ясый. Исеменнән күренгәнчә, язманың максаты — татар шагыйрьләре арасында, татар әдәбияты күгендә Тукайның урынын билгеләү. Мәкалә бәхәс рухында язылган, чөнки фикер сөрешеннән Г.Ибраһимовның «Татар шагыйрьләре» китабында Тукайга бирелгән бәяне, хезмәт авторы тарафыннан шагыйрь поэзиясендә күрсәтелгән кимчелекләрне инкарь итүгә омтылыш сизелә. Шул уңайдан Җ.Вәлиди, Ф.Бурнаш мәкаләләрен дә искә ала. Әйтергә кирәк, мәкаләдә Г.Сәгъдинең фикерләре шактый таркау, өзек-өзек. Ул Тукай иҗатын инкыйлаби дәвердә тикшерү кирәклеген, аңа «юксыллар хакимияте дәверендә дөресрәк күз ташларга мөмкинлеген» (10) әйтеп чыга. Әмма бу караш аның Тукай иҗатын анализлавына зур йогынты ясый алмаган. Мәкалә авторы тезислар рәвешендә Тукай шигъриятенең төп хасиятләрен билгели: сәнгатьчә фикерләү төрләре, хис-кичереш, хыял һәм фикер байлыгы, төп мотивлар, халыкчанлык, һөҗү, тел-өслүб һ.б. Әле бу мәкаләдә шагыйрь иҗатының милли характеры, дини, суфыйчылык әдәбиятыннан килә торган традицияләр, шагыйрьнең дингә мөнәсәбәте күпертелми. Шул ук вакытта бүгенге көндә бәхәс уята торган урыннар да юк түгел. Мәсәлән, ул Тукайны «татарның иң беренче көчле бер сентименталисты — романтик шагыйре» (10) дип карый. Тукай иҗатын объектив бәяләргә омтылу тенденциясе егерменче елларның урталарына кадәр дәвам итә. Бу урында бер уңай моментны искәртергә кирәк: егерменче елларда шагыйрь мирасын барлау, аны бастырып чыгару өлкәсендә эшләр башлана. Шушы китаплар төзүчеләрнең шагыйрь иҗатына багышланган күләмле мәкаләләре белән дөнья күрә. Алар да тәнкыйтьнең Тукай мирасына мөнәсәбәтен билгеләргә, ачыкларга ярдәм итә. Аерым алганда Ф.Бурнаш 1926 елда үзенең кереш мәкаләсе белән Г.Тукайның шигырьләр җыентыгын әзерләп бастыра. Аның мәкаләсе — совет чорында шагыйрь иҗатын фәнни нигездә өйрәнеп бәяләү, ул мирасны яклау үрнәге. Тәнкыйтьченең бу күләмле язмасында шагыйрьнең тормыш сукмаклары тәфсилле бәян ителә, шигъриятенең идея-эстетик үзенчәлекләре, тематик тармаклары ачыклана. Мәкалә Җ.Вәлидинең 1914 елда Тукайның мәҗмугаи әсәренә урнаштырылган кереш мәкаләсе йогынтысында язылган дигән фикер туа. Ф.Бурнаш, чор үзенчәлеге, идеологиясе басымына карамыйча, Тукай мирасына намуслы якын килгән. Бу — мәкалә турында гомуми караш.
Тукай сатирасының үткенлеге, көче, фаш итү объектлары бу еллар тәнкыйте өчен, әйтергә кирәк, бәхәссез мәсьәлә. Бурнаш мәкаләсенең дә төп өлеше «нәфрәт-һөҗү»дән башлануы ачык аңлашыла. Ләкин башлам өлеше укучыны сагайта. Табигый, мәкалә авторы заман кешесе булып калган һәм, Тукай шигъриятен тәнкыйть күсәгеннән коткару өчен, шагыйрьнең беренче әсәрләре белән үк дингә каршы сугыш ачуын язган: «Шагыйрь үзе дини бер мәдрәсәнең чаршау араларыннан төрек әдәбияты, иске динчелек, суфыйчылык әдәбияты белән генә таныш булган һәм шуларның тәэсирендә калу куркынычы астында торган вакытта, беренче зәгыйфь шигырьләре белән чыгар-чыкмас ук, ул вакыт татар арасында тәсбих төймәсе урынына күкрәкләргә асылган динчелек лирасына каршы ачыктан-ачык сугыш ачты» (4. 28 б.). Югыйсә әсәрләрдә тәнкыйть уты милләтнең тәрәкъкыятенә киртә булган консерватив, фанатик дин әһелләренә, Коръән, ислам дине белән үз максатларында эш иткән мулла-ишаннарга каршы юнәлдерелгән. Аның бер генә шигырендә дә динне, Алланы кире кагу юк. Алланы бар һәм бер дип белгән Тукай Коръәнне укый, аңа ихтирамы зур, Ходайга сыгына.
Г.Тукай иҗатында сатираның көчен билгеләп: «Тукайда һөҗүм куәте дә гаять көчле вә кискен иде. Тормыштагы һәрбер вакыйга, мохиттәге һәрбер җитешсезлек аның каләм очларында үзенең тамгасын күреп барды. Ул һөҗүви кылларны бик урынлы куллана беләдер иде» (4. 32 б.), — дип яза Ф.Бурнаш.
Нечкә зәвыклы тәнкыйтьче Тукай шигъриятендәге сөю, мәхәббәт шигырьләренә, пейзаж лирикасына туктала. Алар Г.Ибраһимовның карашларын кире кагу рухында бәяләнгәннәр. Күңел-интим лирика турында сүз йөрткәндә, автор шагыйрь иҗатында мәхәббәтнең төрләре — «кара кашлы бер матурга» булган әфләтүн мәхәббәте, ана мәхәббәте, туган илгә, халыкка мәхәббәт (гомуммәхәббәт) турында сүз алып бара. Аның фикеренчә, «аерым бер шигырьләрендә халыкчы, гавамчы тукайлыгыннан читкә тайпылып, Пушкин, Лермонтовларның кылларын хәтерләтә» (4. 35 б.). Пейзаж лирикасына килгәндә, мондый шигырьләрнең аз булуын әйтә. Аның карашынча, бу үзенчәлекнең сәбәбе — Ф.Әмирхан, Җ.Вәлиди хезмәтләрендә дә ассызыкланган шыксыз мохит, ямьсез тирәлек чолганышында яшәү. Шул ук вакытта Бурнаш шагыйрь лирикасында «Җәйге таң хатирәсе», «Шүрәле», «Ай белән Кояш» кебек матур үрнәкләр булуын да искәртә. Һичшиксез, Тукай — халыкчан, халыкчы шагыйрь. Иҗтимагый моң, социаль мотивлар — Тукай иҗатының асыл хосусияте. Ф.Бурнаш та, аның бу үзенчәлегенә киң тукталып, шагыйрьне үз дәверенең социаль бизмәне дип атый.
Егерменче еллар уртасында совет хакимияте сәнгать һәм әдәбият өлкәсендә үз сәясәтен тагын да ныграк үткәрә башлый. Бу матур әдәбиятны социализм төзелешенә турыдан-туры хезмәт иттерү максатыннан эшләнә. Шул хаҗәттән галимнәр тарафыннан әдәбиятның сыйнфыйлыгы берьяклы абсолютлаштырыла. Ул гына да түгел, яңа принцип — партиялелек принцибы эшләнә һәм сүз сәнгатенә көчләп тагыла.
1925-1930 елларда Тукай мирасын бәяләүдә башкарак төсмерләр дә күренә башлый. Әдәби-тәнкыйди фикернең Тукай иҗатына һөҗүм итү тенденциясе сизелә. «Әдәби иҗатта беренче нигез идеология һәм иҗтимагый кыйммәт ягы каралган» (8. 508 б.) чорда Тукай әсәрләренең идея-эчтәлегенә, асыл хасиятләренә ревизия ясала башлый, ягъни әдәбиятчы галимнәрне, тәнкыйтьчеләрне иң беренче нәүбәттә шагыйрь иҗатының иҗтимагый-сәяси, сыйнфый ягы кызыксындыра. Ф.Сәйфи-Казанлы Г.Тукай сайланма әсәрләренең икенче томына язган кереш мәкаләсендә әдәби тәнкыйтьнең бу юнәлешен болай билгели: «Социаль тәрбия мәсьәләсенең бөтен сыны белән безнең алдыбызга килеп басуы белән Тукайны тикшерү, аның иҗтимагый, сәяси урынын ялангач хәлендә күрсәтү — идеология фронтындагы иң зур бурычларның берсе» (12. 9 б.). Тукай мирасына мөнәсәбәтнең кискенләшүе, алда әйтелгәнчә, шагыйрь әсәрләренең совет чорында басылып чыга башлавы белән дә бәйле. Көн кадагына «Тукайның нинди шигырьләрен эшче-крестьян массасына тәкъдим итәргә?» дигән сорау куела, чөнки «мондый әсәрләр арасында үзләренең идеологияләре аркылы эшче-крәстиән массасына «начар» яки «зарарсыз» йогынты ясаулары белән бер-берсеннән нык аерылган әсәрләр булырга мөмкин» (7. 51 б.). Бер яктан, Г.Тукай шигырьләрен кыскартуга йә булмаса аларга ревизия ясауга тәнкыйди фикер каршы да чыга. Марксистик-ленинчыл идеология кысаларына сыймый торган «зарарлы шигырьләрне» чыгарырга туры килгәндә, «төрле рәвештә марксизм тәнкыйте иләгеннән үткәрү» куелган мәсьәләне хәл итү юлы буларак тәкъдим ителә.
Ул гына да түгел, әдәби тәнкыйтьнең бу чорында Г.Тукай иҗатын өйрәнгән, тикшергән әдәбият галимнәренең хезмәтләре дә берьяклы бәяләнә башлый. Мәсәлән, «Ф.Бурнаш, бу җыентыгы белән Тукайга үз карашыннан ревизия ясарга маташып, гаять зур әдәби-сәяси һәм гыйльми җинаять эшләде» (7. 61 б.). Яки: «Ф.Бурнаш, революциядән соң Тукай әсәрләрен җыеп, үзенең тотнаксыз, һичбер әдәбият тарихында охшашы күренмәгән рәвештә — Тукай әсәрләрен объект итеп алып — сәяси һәм иҗтимагый хыянәт ясаган кеше булды» (12. 1 б.). Мәкаләләре Октябрьгә кадәр дөнья күргән Г.Ибраһимов, Җ.Вәлиди, Г.Гыйсмәти кебек тәнкыйтьчеләргә тискәре караш аңлашыла да кебек. Ә менә Г.Гали, Ф.Сәйфи-Казанлыларның замандашлары Ф.Бурнаш, Г.Сәгъдиләргә тулы мәгънәсендә һөҗүмнәре бүгенге көн укучыларын аптырашта калдыра. Сәбәп нәрсәдә? Җавап бик гади: алар әдәби-гыйльми эшләрендә Тукай шигъриятенең мотивлары арасында дингә каршы көрәшүне дә билгелиләр. (Монда Г.Сәгъдинең 1923 елгы мәкаләсе генә күздә тотыла. 1926 елда басылып чыккан «Татар әдәбияты тарихы» дигән хезмәтендә ул Г.Гали, Ф.Сәйфи-Казанлылар карашын уртаклаша.) Бу вакытта инде әдәби-тәнкыйди фикер әлеге мәсьәләдә бөтенләй капма-каршы позициядә тора, икенче чиккә ташлана. Дөрес, Г.Гали, Ф.Сәйфи-Казанлы, Г.Сәгъдиләр Г.Тукайның «шәп», «зур», «классик» шагыйрь булуын таныйлар. Аерым очракларда алар шагыйрь поэзиясенең сәнгатьчә эшләнешенә, художестволылыгына да игътибар итәләр. Әмма сәнгати як икенче дәрәҗәдәге, тагылма сыйфат буларак карала. «Динамика, көрәш, сыйнфыйчылык, коллективизм, хезмәт һәм интернационализм» (8. 452 б.) пролетариат әдәбиятының нигез ташлары буларак игълан ителгән дәвердә сәнгатьлелек артка чигерелә: «Тукайны тикшергәндә, аның әсәрләренең коры шигърияте генә тикшерелми, бәлки ул нәрсәләр — мәгънәләре, нинди сыйныфка хезмәт итүләре — төп бурычлардан булырга тиешле» (12. 21 б.), — дип яза Ф.Сәйфи-Казанлы.
Димәк, егерменче елларның икенче яртысындагы тәнкыйть төп игътибарын Тукай мирасының милли характерына, дини-әхлакый традицияләренә, романтик рухына юнәлдерә.
Совет идеологиясенең дингә мөнәсәбәте үтә дә тискәре булуы һәркемгә мәгълүм. Шуннан чыгып, һәр тәнкыйтьченең үз язмасын Тукайның ислам диненә мөнәсәбәтен, аннан соң шагыйрьнең иҗтимагый-сәяси йөзен ачыклаудан башлавы аңлашыла булса кирәк. Алда әйтелгәнчә, Г.Гали, Ф.Сәйфи-Казанлылар бу мәсьәләдә берьяклылык белән мавыгалар. Аларда Тукайны динчелектә гаепләү тенденциясе өстенлек ала. Г.Гали «Г.Тукай шигырьләре» китабы чыгу уңае белән язылган мәкаләсендә болай ди: «Әгәр Тукайның иске мәҗмугасының «Аллаһе тәбарәкә вә тәгалә» белән башланган балалар бүлегенә кереп китсәме, Тукайның дин белән бөтенләй чолгануын күрәбез» (7. 54 б.). Әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Г.Сәгъди дә Тукай мирасын бәяләүдә шушы сызыктан барды: «1) динчелек, исламчылык белән башлап, 2) шуннан татар милләтчелегенә, аннан соң, 3) милләтчелектән, милләтчеләрдән йөз дүндерүсез генә каерылып алып, милли һәм дини өметсезлеккә төшеп алуын, иң соңында исә, 4) реакция чагында бөтен йөз проценты белән дингә, Аллага, милләтчелеккә кайтып, бөтен шигырьләренең динчелек белән сугарылганын күрсәтәләр…» (11. 218 б.). Тукай лирикасындагы фикри үсеш баскычлары әнә шулай иде.
Г.Гали бер мәкаләсендә: «Тукай — шәп шагыйрь, ләкин ул — динче, ул — милләтче, ул — романтик шагыйрь» (7. 74 б.), — дип язып чыга. Болар — ул заман өчен шагыйрь иҗатына ташланган зур гаеп, кимчелекләр. Шәхес культы елларында, иҗат көчләренең баш өстендә палач балтасы эленеп торган заманда, мирас язмышын гына түгел, кеше, әдип гомерен куркыныч астына куйган гаепләр. Тукай шигъриятенең милли характеры Г.Ибраһимовның алда искә алынган теоретик хезмәтендә пролетариат әдәбиятының төп үзенчәлекләреннән берсе буларак күрсәтелгән интернационализмга каршы куела. Мәгълүм булганча, сәнгатьчә фикерләүнең романтик төренә чор тәнкыйтенең мөнәсәбәте катлаулы була. Ул татар совет әдәбияты өчен «чит, ят, консерватив» агым буларак карала, янәсе, укучыны реаль тормыштан, социалистик төзелештән ерагайта. Романтизмга вульгар социологик караш урнаша: романтизм идеализм белән бәйләп тикшерелә башлый. Шулай итеп, Тукай иҗатында күзәтелгән романтизм да әдип мирасының зур җитешсезлеге итеп бәяләнә.
Вакыт агышы тәнкыйть, әдәбият тарихын 1930 елларга якынайткан саен, шөбһәсез, Тукай мирасын өйрәнүдә һәм бәяләүдә вульгар социологизм шаукымы үзен тагын да ныграк сиздерә башлый. Г.Гали шагыйрьне — «вак буржуа шагыйре», Парсин — «пролетариат шагыйре», Г.Сәгъди «Тукай лирикасына бөтен мөндәриҗәсе, тел-өслүбе, рухы ягыннан гомумән карап хөкем иткәндә ул, шөбһәсез, төбендә татар либераль буржуазиясенең кыйбласына караган» (11. 220 б.) дип язып чыктылар. Ф.Сәйфи-Казанлы исә, бу мәсьәләдә бигрәк тә киңәеп китеп, чаманы бөтенләй оныта һәм «Тукай — ислам берлеген яклаучы панисламист, Тукай — клерикаль динче; Тукай — милләтче һәм динче; Тукай — милләтче; Тукай — социалист; Тукай — халыкчы-гавамчы» (13. 8 б.) кебек мәсьәләләрне ачыклау максатын куя. Мондый карашның иң югары ноктасы булып шагыйрьнең сөю-мәхәббәт шигырьләренә социологик ноктадан бәя бирү тора: «Тукай татарның кеменә — бөтен көйгә татар милләтенәме, әллә аның либераль буржуазиясенәме, әллә татар крәстиәне белән татар әшчеләренәме, — кемнәргә мәхәббәт иткән, кемнәрне сөйгән? — дип куярга кирәк. «Сөю, мәхәббәт» фәлсәфәсенең тик шул вакытта гына безнең өчен зур мәгънәсе булачак» (7. 55 б.). Бер чиктән икенче чиккә ташлануларны, вульгар социологизм авыруының әдәбият белеме фәненең барлык тармакларына үтеп керүен исбатлау өчен, әдәби-тәнкыйди фикернең Г.Тукай сатирасы уңае белән «сатира», «юмор» терминнарының мәгънәсен шәрехләвенә игътибар итик: «Бер дә икеләнмичә, сыйнфый теләген кискен вә ачык итеп, шул теләге өчен авыз-борынын канга буяп сугышып, урыны килгәндә, бугазга-бугаз килеп, көрәшеп, елатып көлү, революцион сыйныфның актуаль мәсьәләсен уздыру өчен көлү — сатира. Ә инде тегеләй генә, уйнап җиңелгәннән соң көлү — юмор була» (13. 23 б.). Бу фикернең мантыйкый үстерелеше булып шагыйрь сатирасына бәя тора: «Тукайның кирәк җитди, кирәк сатира, юмор әсәрләре пролетариат сыйныфына хезмәт итәрлек әдәби әсәрләр була алмыйлар» (13. 32 б.). Күзәтүләргә йомгак ясап, шуларны әйтергә мөмкин: 1920 еллар тәнкыйтендә, әдәбият тарихында Тукай мирасын тикшерү һәм аны бәяләү мәсьәләсе куела һәм ул гомумән әдәби мираска мөнәсәбәт проблемасы белән үрелеп бара. Әдәбиятка «буржуазный» һәм «пролетарский» дигән мөһер сугылу мәсьәләне хәл итүдә тискәре роль уйный. Урыны чамадан тыш күпертелгән сыйнфыйлык, махсус эшләнгән һәм сүз сәнгатенә көчләп тагылган партиялелек принциплары матур әдәбиятка идеология, сәясәтнең үтеп керүенә, сәнгать кануннарының сәяси бизмәннәр белән алмаштырылуына юл ача. Әдәби-тәнкыйди фикер үз игътибарын иң беренче чиратта шагыйрьнең дөньяга карашларына, Тукай иҗатының иҗтимагый-сәяси йөзен ачыклауга юнәлтә. Аннан соң һәр тәнкыйди язмага бәхәс рухы, шагыйрьне өйрәнүне Тукай турында төрле чорда язылган мәкалә авторларының карашлары белән үреп бару йә булмаса аларны шик астына алу, кире кагу хас. Егерменче еллар башында Җ.Вәлиди, Г.Рәхим, Ф.Әмирхан мәкаләләрендә шагыйрь мирасына объектив бәя бирелә, аларга идея-эстетик анализ ясала. Ә Г.Сәгъди, Ф.Бурнашларның тәнкыйди язмаларында, Тукай шигъриятен заманга яраклаштыру эзе күренсә дә, дөрес бәяләү тенденциясе көчле. Соңгысының 1922 елда дөнья күргән мәкаләсендә социологик тәнкыйть билгеләре урын ала. Әлеге унъеллыкның икенче яртысында әдәби-гыйльми фикердә берьяклылык калку төс ала. Тукай шигъриятенең милли рухына, дини-әхлакый традицияләренә, романтик рухына тискәре мөнәсәбәт белдерелә. Ул динчелектә, милләтчелектә гаепләнә. Вульгар социологизм тамыр җәйгән саен, шагыйрьнең зурлыгын, классиклыгын таныган хәлдә, Тукайга «вак буржуаз шагыйрь», «либераль буржуаз шагыйрь» кебек мөһерләр сугыла. Г.Гали, Ф.Сәйфи-Казанлылар иҗатында бу шаукымның билгеләре аеруча калку чагыла. Инде ике унъеллык (егерменче-утызынчы еллар) чигендә Тукай лирикасына вульгар социологик караш урнаша.

Әдәбият

1.    Әхмәдуллин А.Ф. Бурнашның әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге эшчәнлеге // Әдәбият һәм сәнгать турында. — Казан, 1978.
2.    Әмирхан Ф. Күпме какканны вә сукканны күтәрде бу ятим // Тукай турында замандашлары. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1960.
3.    Бурнаш Ф. Тукай шигырьләрендәге иҗтимагый моңнар // Әдәбият һәм сәнгать турында. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1978.
4.    Бурнаш Ф. Тукай шигырьләренә караш // Габдулла Тукай мәҗмугаи әсәре. — Казан: Гажур, 1926.
5.    Вәлиди Җ. Тукайның шагыйрьлеге // Тукай турында замандашлары. — Казан, 1960.
6.    Вәлиди Җ. Аңларга тырыштык, аңлый алмадык // Татарстан хәбәрләре. — 1922. — 11 март.
7.    Гали Г. Пролетариат әдәбияты өчен көрәшкәндә. — Казан: Татиздат, 1931.
8.    Ибраһимов Г. Әсәрләр: 8 т.: 5 т.: Әдәбият һәм сәнгать турында мәкаләләр, хезмәтләр (1910 — 1933). — Казан, 1978.
9.    Нигъмәти Г. Сайланма әсәрләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1958.
10.    Сәгъди Г. Татар шагыйрьләре арасында Тукай // Безнең юл. — 1923. — № 8 — 9.
11.    Сәгъди Г. Татар әдәбияты тарихы: Дәреслек-кулланма. — Казан: Татгосиздат, 1926.
12.    Сәйфи-Казанлы Ф. Тукай әсәрләренең иҗтимагый һәм сәяси йөзе // Г.Тукай әсәрләре: 2 т. — Казан, 1929.
13.    Сәйфи-Казанлы Ф. Тукай әсәрләрендә пародия, сатира, ирония һәм юмор // Г.Тукай әсәрләре: 3 т. — Казан, 1931.
14.    Тукай һәм XX гасыр мәдәнияте // Шагыйрьнең 100 еллыгына багышланган халыкара конференция материаллары. — Казан, 1997.


(Чыганак: Гыйлаҗев Т.Ш. Әдәби мирас: тарих һәм заман / Т.Ш.Гыйлаҗев; Кереш сүз авт. Д.Ф.Заһидуллина. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. — 206 б.).



Комментарий язарга


*