Тукай турындагы фән, XX гасырда тудырылып, XXI гасырга зур гыйльми казанышлар белән атлады. Бу өлкәдә кызыклы эзләнүләр, бай күзәтүләр булса да, Тукай фәне үткән юлның тулы, системалы һәм комплекслы өйрәнелгәне юк. Узган йөзьеллыкта Тукай феноменын, иҗатын һәм тормыш сукмакларын фәнни тикшерү шома, каршылыксыз гына бармады. «…Тукайга мөнәсәбәтне сәяси-җәмгыяви җилләрнең юнәлеше билгеләде» (1. 23 б.). Шунысы куанычлы: шагыйрь мирасын гыйльми күзаллаудагы һәр этап-баскычта аңа кадәрге теоретик гомумиләштерүләр, табышлар иҗади үзләштерелеп, заман һәм тормыш сынавын үткән, фәнни кыйммәтен югалтмаган сыйфатларга таянып, Тукай фәне алга таба үстерелде. Әдәбият галиме Ф.Мусин Тукай иҗатын өйрәнү алдында торган максат-бурычларны тезис рәвешендә тәкъдир иткән хезмәтендә: «Тукай феноменын өйрәнү һәм бәяләү тарихын якынча өч чорга бүлеп карарга мөмкин. Беренче чор — революция алды елларын, икенчесе — егерме-илленче елларны, өченчесе алтмышынчы еллардан соңгы вакытны эченә ала» (3), — дип яза.
Чыннан да, Тукай турындагы фән 1960 елларда үзенең җитлегү чорына килеп керә. Илдә барган иҗтимагый-сәяси үзгәрешләр Тукай иҗатын әдәби-эстетик күзаллауга, аның үсешенә йогынты ясый. «Хрущев җепшеклеге» дип исемләнгән ярымдемократик үзгәрешләр нәтиҗәсендә туган шартлар матур әдәбиятта, әдәбият белеме фәнендә иҗтимагый кануннарны алга куйган идеологик чикләүләрдән чыгу омтылышын тудыра. Аннан соң Тукай турындагы фәннең эчке үсеш ихтыяҗы, үз кануннары һәм әдәби-теоретик фикернең үсеш дәрәҗәсе моңа җирлек әзерли. Икенче чорда Тукай иҗатын һәм тормыш юлын фәнни тикшерүдә Г.Нигъмәти, Г.Халит, Х.Хәйри, Х.Госман, И.Нуруллин, Я.Агишев, Г.Нәфыйгов, Р.Башкуров һ.б.лар зур көч куялар. Бу баскычның иң зур казанышы булып Тукай иҗатының халыкчанлыгын раслау, «шагыйрь һәм гавам» концепциясенең уңай хәл ителеше тора. Дөрес, Тукай иҗатына багышланган хезмәтләр, нигездә, монографик мәкалә жанрында язылганнар. Г.Халитнең «Тукай — халык шагыйре» (1938), Я.Агишевның «Тукай — патриот шагыйрь» (1940), «Татарский народ и Тукай» (1943), «Сатира Тукая» (1946), Г.Нигъмәтинең әзерләнеп тә, мәгълүм сәбәпләр аркасында басылмый калган «Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты» һ.б. монографияләр шагыйрь иҗатын яктыртуга багышланган. 1950 елларда дөнья күргән хезмәтләр арасыннан иң беренче чиратта И.Нуруллинның «Тукай эстетикасы» (1955) дигән тематик мәкаләләр җыентыгын әйтергә кирәк. Бу дәвердә Тукай иҗатын өйрәнүдә башка төсмер-тенденцияләр сизелә башлый. Мәсәлән, Тукай шигъриятенең идея-эстетик үзенчәлекләрен XX гасыр башы әдәби хәрәкәте яктылыгында Г.Халит рус телендә дөнья күргән «Габдулла Тукай и татарское литературное движение начала XX века» (1956) дигән китабында яктырта. Татар-рус әдәби багланышлары, рус әдәбиятының шагыйрь иҗатына йогынтысы, Пушкин, Лермонтов кебек классик шагыйрьләрдән үтеп кергән сыйфатлар, тәрҗемәләр мәсьәләсе Р.Башкуровның «Тукай һәм рус әдәбияты» (1958), И.Пехтелевның «Пушкин, Лермонтов, Тукай» (1949) хезмәтләрендә карала. Алга таба шагыйрьнең дөньяга карашын, җәмгыятьтәге иҗтимагый-сәяси хәлгә, тарихи вакыйгаларга бәя-мөнәсәбәтеннән чыгып, үсеш-үзгәрешен күзәтүгә зур игътибар бирелә. Бу уңайдан К.Фасеевның «Из истории татарской передовой общественной мысли» (1955) хезмәте игътибарга лаек. «Алар башкарган эшнең иң әһәмиятлесе Тукай һөҗүенең социаль җирлеген билгеләү һәм рус әдәбиятына мөнәсәбәтен ачыклауга кайтып калды. Бу хезмәтләрдә… Тукай поэзиясенең формалашуында ул әдәбиятның роле дә тулы яктыртылды. Алар Тукай иҗатының революцион-демократик эчтәлеген ачып күрсәтәләр. Тукай — демократик шагыйрь, диделәр алар» (4. 120 б.), — дип яза чорның төп үзенчәлекләре хакында И.Нуруллин.
Тукай фәненең күтәрелеше, алда әйтелгәнчә, 1960 елларга туры килә. Бу дәвер әдәби-гыйльми фикере «Тукай турындагы фән», «Тукай фәне» терминнарына мөрәҗәгать итә башлый. Аерым алганда Х.Хисмәтуллин «Фәнме, әллә беренче адыммы?» (1961) дигән язмасында бу фән, аның торышы, кагыйдәләре, кануннары турында сүз алып бара: «Минем карашымча, хәзер Тукай әсәрләрен туплау, бастырып тарату, хәтта ул катлаулы иҗатны өйрәнүнең дә беренче, башлангыч, әйе, башлангыч этабы тәмамланган дип әйтә алабыз. Ләкин бу әле «Тукай фәне», «Тукаеведение» туды инде дип әйтергә берәүгә дә хак бирми. Алда Тукайны өйрәнүнең тагын да югарырак этабы, Тукайны фәнни нигездә өйрәнү бурычы тора» (8). Г.Халит, И.Нуруллин, М.Гайнуллиннар, турыдан-туры бу атама белән эш итмәсәләр дә, шагыйрь иҗатын, тормыш юлын өйрәнүнең торышына күзәтү ясыйлар. Бу — бердән. Икенчедән, Тукай мирасын өйрәнүнең колачы киңәя. Тукайчы галимнәрнең фидакарь хезмәте тиз арада нәтиҗә бирә: ул сан һәм сыйфат ягыннан ныгый. «Тукай турындагы фән алтмышынчы-җитмешенче елларда җитди казанышларга ирешә. М.Гайнуллин, Г.Халит, Р.Нәфыйгов, Х.Госман, И.Нуруллин, Ф.Башкуров кебек галимнәрнең фидакарьлеге нәтиҗәсендә Тукай фәне бик нык алга китте. Бу йола күпмедер күләмдә М.Мәһдиев, Н.Юзиев, Н.Лаисов, Ф.Яхиннар тарафыннан үстерелде» (1. 28 б.), — дип билгели Т.Галиуллин. Бу исемнәр рәтендә мин Ә.Исхакны, бүгенге көндә үз остазларының эшен лаеклы дәвам итүче Р.Ганиеваны да атар идем. Әлеге баскычта шагыйрь иҗатын төрле яклап иңләгән унбишкә якын китап дөнья күрә.
Шагыйрьнең тууына 70, 80, 90 ел тулу уңае белән үткәрелгән фәнни-гамәли конференция, гыйльми сессия материалларын туплаган тематик җыентыклар басылып чыгу әдәби җәмәгатьчелекнең Тукай фәненә игътибары арту турында сөйли. Шушы хезмәтләргә гомуми караш ташласаң, галимнәр Тукай фәненең теге яки бу ягын өйрәнү тирәсендә тупланалар, иҗат төркеме тудыралар кебек. Г.Тукайның фәнни биографиясен төзүдә 1910 елларда тукайчы галим Җ.Вәлиди традицияләрен И.Нуруллин, Р.Нәфыйгов, Җ.Вәзиева, М.Мәһдиев һ.б.лар дәвам иттерә. И.Нуруллинның атаклы кешеләр тормышы сериясеннән «Габдулла Тукай» (1979) китабы шундыйлардан. С.Исәнбайның «Тукай турында замандашлары» (1960), И.Нуруллин һәм Р.Якуповларның «Тукай турында хатирәләр» (1976) китаплары Тукайның биографиясен яңа фактлар, яңа тормыш детальләре белән тулыландыра, бәхәсле урыннарга ачыклык кертә. Әлеге хезмәтләрдә шагыйрьнең замандашлары, каләмдәшләре, дус-ишләре, туганнары, таныш-белешләре тарафыннан язылган истәлек-хатирәләр, мәкаләләр, әдәби әсәрләр туплап бирелә.
Х.Госманның «Бөек Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы чорында татар поэзиясе» (1960), «Егерменче елларда татар поэзиясе» (1964), Г.Халитнең «Тукай үткән юл» (Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты турында очерк) (1962), «Тукай и его современники: В борьбе за реализм и народность литературы» (1966), шул ук авторның, Тукай поэзиясен үзәккә куеп, XX гасыр башы милли шигъриятен гыйльми-нәзари күзаллаган «Яңа гасыр поэзиясе» (1979), И.Нуруллинның «Тукай иҗаты: Беренче рус революциясе чоры» (1964) хезмәтләре, «XX йөз башы татар әдәбияты» (1962, 1966) китабының Г.Тукайга багышланган бүлекләре алдагы чорларда тезис, проблема рәвешендә куелган шагыйрь мирасының төп сыйфатларын тирәнтен өйрәнәләр, яңа концепцияләр белән баеталар, гадиләштереп аңланган үзенчәлекләрен яңадан барлыйлар. Р.Ганиева «Сатирическое творчество Г.Тукая» (1964) дигән монографик хезмәтендә шагыйрь сатирасының көчен яңа сыйфатта ача, аның бу максатларда нәзыйрә алымын уңышлы файдалануын билгели. Әлеге хезмәтләрдә чор идеологиясенең басымы сизелә. Барлык хезмәтләрдә дә шагыйрь иҗатының иҗтимагый-сәяси йөзен, сыйнфый юнәлешен калкуландырып күрсәтүне тенденция төсендә аерып чыгарырга мөмкин. Алтмыш-җитмешенче еллар Тукай фәненең төп сыйфаты Г.Халит тарафыннан дөрес тотып алына: «В целом современное тукаеведение вполне ясно определило и обрисовало социальное содержание, т.е. идейно-политическую, классовую направленность всей творческой деятельности Тукая как народного поэта» (6. 217 б.).
Мәгълүм булганча, Тукайның шигъри дөньясы бик бай. Әсәрләренең сәнгатьчә эшләнеше, идея-художество үзенчәлекләре белән шагыйрь милли шигъриятнең офыкларын киңәйтә, аның яңарышында тарихи борылыш ясый. 1930 елларда бу юлда Г.Нигъмәти тарафыннан башланган эзләнүләр без өйрәнә торган дәвердә тукайчы галимнәр көче белән дәвам ителә. Х.Госманның татар шигыре төзелеше турындагы китапларында, Ә.Исхакның «Тукайның шигъри осталыгы» (1963), Н.Лаисовның «Лирика Тукая» (1976) монографияләрендә, М.Бакировның «Төрки шигырьнең үсеш баскычлары» (1972) исемле теоретик мәкаләсендә әдип шигырьләренең төзелеше, традицияләре, яңа сыйфатлары һәм лирик жанрлар мәсьәләсе тикшерелә, нәтиҗәләр ясала. Тукайның иҗат биографиясен һәм тормыш сукмакларын өйрәнү максатында газета-журналларда дөнья күргән монографик мәкаләләрдә, минем карашымча, бу баскычта Тукай фәненең тагын да кызыклырак сәхифәләре ачыла, моңа кадәр аз игътибар ителгән мәсьәләләр, бәхәсле яклар турында фикер алышу күзәтелә. Тукай иҗатын гыйльми күзаллаулардагы берьяклы мавыгулар, аерым җитешсезлекләр кире кагыла. Тукай иҗаты тирәсендә шундый әдәби бәхәсләрнең берсен 1966 елда «Казан утлары» битләрендә «Шагыйрьне өйрәнү юлында» дигән мәкаләсе белән И.Нуруллин башлап җибәрә. Монда шуны искәртеп узыйк: автор мәкаләнең фикер алышу тәртибендә басылуын әйтә. Анда Тукай фәненең торышы, шагыйрь иҗатының идея юнәлеше, кайбер галимнәрнең шагыйрь карашларын билгеләүдә берьяклы мавыгулары, Тукайның дингә мөнәсәбәте, аның шәхесен һәм поэзиясен, сәнгатьчә фикерләү үзенчәлекләрен яктырту һ.б. мәсьәләләр күтәрелә. Бу бәхәстә М.Гайнуллин, К.Фасеев, М.Абдрахманов, Г.Нәфыйгов катнаша. Мәкаләләр циклына, әдәби бәхәскә Г.Халитнең «Бер бәхәс уңае белән» дигән язмасы йомгак ясый. 1960 еллар әдәби-гыйльми фикеренең Тукай шигъриятендә дини мотивларны тануы, бер яктан, зур җиңү була: «Аеруча кыен мәсьәләләрнең берсе — Тукайның дингә мөнәсәбәте. Вульгарлаштыручылар шагыйрьне коеп куйган динче итеп караганнар иде. Аннары бу тезис кире кагылды, көрәш китте. Соңгы елларда Тукайны диннән бөтенләй аралый башладылар. Хәтта шагыйрьне чын мәгънәсендә атеист дип күрсәтүчеләр дә табылды. Әлбәттә, мәсьәләгә аек күз белән караучылар да бар. Әйе, Тукай атеист түгел. Аның күп кенә әсәрләре объектив рәвештә диннең нигезләрен какшатуга хезмәт иткән икән, бу — икенче мәсьәлә» (4. 122 б.). Дөрес, И.Нуруллин да, Г.Халит тә Тукай шигъриятендә дини мотивларның яңгырашын шагыйрьнең ялгышулары, «дөньяга карашында тарихи сәбәпләр белән аңлатыла торган каршылыклар» белән бәйләп карыйлар. Дингә үтә тискәре мөнәсәбәт яшәгәндә, мәсьәләгә бу яссылыктан якын килү аңлашыла.
И.Нуруллин, басылып чыккан күп кенә хезмәтләрдә «шагыйрьнең шәхесен шомарту, аны махсус киендерү, грим сөртү тенденциясен» билгеләп, аңа каршы чыга. Тарихи дөреслеккә һәм реаль фактларга таянып эш итәргә чакыра. Бу тезисны куюы белән ул, һичшиксез, хаклы. Әмма шул ук вакытта галимнең Тукай иҗатын һәм шәхесен өйрәнү-аңлауда мәгънәви, эстетик кыйммәте булмаган «яшьрәк чакта очырткыч җибәрүе, кузна уйнавы, тәмәке тарта башлавы, … борын очы тирләве» кебек вак детальләргә игътибар таләп итүе белән килешәсе килми. Бу деталь Г.Халит тарафыннан нигезле рәвештә кире кагыла: «Бигрәк тә тарихта һәм халык күңелендә үзләренең иң элек якты эзләре, яхшы эшләре белән урын алган шәхесләр турында хөкем йөрткәндә, алар тормышында, эшчәнлегендә очраган «чүп-чарларны», киңрәк мәгънәсендә кимчелек һәм каршылыкларның урынын, чамасын бик белеп үлчәргә кирәк» (5. 136 б.). Шулай ук И.Нуруллин хезмәтләрендә Г.Тукайның революцион-демократик позициягә басу турындагы фикер белән артык мавыгу, әдәбиятка мөнәсәбәттә аның догмага, эталонга әверелүе, тәнкыйди реализмның бер-ике ел кысаларында җиңеп чыгуын катгый рәвештә раслау кебек берьяклырак карашлар күзәтелә. Галимнәр тарафыннан реалистик юнәлешнең тәнкыйди реализм формасы үзләштерелү шагыйрь иҗатының хәлиткеч сыйфатларыннан берсе итеп күрсәтелә. Бу бәхәссез мәсьәлә төсендә ассызыклана, Тукай әсәрләрендә романтизм проблемасын өйрәнү катлаулы төс ала.
Мәкаләләрдә романтизм «романтика» төшенчәсе белән бәйләп карала һәм әдипнең дөньяга караш мәсьәләсендә романтикадан азат булмавы иҗатындагы каршылыкларның бер сәбәбе итеп күрсәтелә. Г.Халит «Бәхәсле һәм бәхәссез хакыйкатьләр» (1966) язмасында романтизмның барлыкка килү сәбәпләрен XX гасыр башы әдәбиятындагы үзгәрешләр яссылыгында, Гареб һәм Шәрык әдәби багланышлары ноктасыннан карый. Бу әдәби күренешнең Тукай шигъриятендә көчле чагылышын күрсәтә: «Төрки поэзия тарихында беренче мәртәбә дияргә мөмкин, аның иҗатында Көнчыгыш һәм Көнбатыш традицияләре, бер-берсе белән очрашып, тыгыз мөнәсәбәткә, багланышка керделәр, бер-берсеннән аерылмаслык эретмә, синтез хасил иттеләр» (7. 76 б.). Галим Тукай иҗатында прогрессив романтизмның көчле яралгылары чагылуын билгели: «Шунысы, безнеңчә, бәхәссез: бу ике иҗат методы, татар шагыйре мирасында беренче мәртәбә тыгыз мөнәсәбәткә кереп, бер-берсеннән аерылмас башлангыч тәшкил иттеләр һәм милли поэзиянең үсешендә яңа дәвер ачтылар» (7. 77 б.). Бу чорда милли әдәбият нәзариятендә генә түгел, рус әдәбият белемендә дә романтик юнәлешкә сак мөнәсәбәт булганда, авторның прогрессив романтизмны аерып чыгаруы аңлашыла. Алга таба Г.Халит Тукай тарафыннан шәркый традицияләрнең яңа шартларда иҗади үстерелеше, шагыйрьнең новаторлыгы, газәл жанрының яңа мөмкинлекләре ачылу, психологизм, шигырь төзелеше мәсьәләләрен яктырта, аларга яңача караш ташлый. Тукайның поэзияне, әдәби, сәнгати формаларны үзгәртүгә керткән өлешен «яңа үсемлекләр үстерүче галим-бакчачы» сыйфатында бәяли. Иҗат методы, аеруча «романтик тенденцияләрнең эволюциясе» мәсьәләсе Р.Ганиеваның «Тукайның иҗат методы» (1972) мәкаләсендә тагын да тирәнәйтелә, гыйльми-нәзари нәтиҗәләр ясала. Иң беренче чиратта галимә тулаем, бүленмәгән, бербөтен романтизм турында сүз алып бара. Тукайның башлангыч чор иҗатында мәгърифәтчелек реализмы, мәгърифәтчелек романтизмы һәм традицион романтизм сыйфатлары, алымнары барлыгы ассызыклана. Көнчыгыш романтизмы рухындагы әсәрләрнең язылу сәбәбен, дөньяга карашының катлаулылыгы белән чикләмичә, шәркый традицияләрнең тотрыклылыгы, күпмедер күләмдә иҗат эшенә аларның басымы белән бәйләп карый. Шагыйрьнең 1907-1910 еллар иҗатында күзәтелгән романтик башлангычның инде эчке табигате белән «яңа заман Европа һәм рус әдәбиятындагы романтик поэзия традицияләренә якын торуы» (2. 57 б.) билгеләнә. Тукайның иҗат методында тәнкыйди реализмның өстенлек итүен таныган хәлдә, шагыйрьнең мәгърифәтчелек идеалларыннан тулысынча ваз кичмәве турындагы караш та яңалык булып тора.
Әлбәттә, бу елларда дөнья күргән мәкаләләр болар белән генә чикләнми. И.Пехтелев, И.Брагинскиий, Х.Хәйри, Җ.Вәзиева, Р.Башкуров, С.Хәким, Н.Хисамов, М.Хәсәнов һ.б.ларның мәкаләләре Тукай турындагы фәнне теге яки бу яктан тулыландыралар.
Г.Халитнең «Современное состояние и задачи тукаеведения» (1976) (Г.Тукайның тууына 90 ел тулу уңаеннан языла) дигән мәкаләсе — Тукай фәнен бербөтен итеп күзаллау омтылышында дөнья күргән беренче карлыгач. Ул, Тукай иҗатын өйрәнү юлында ирешелгән казанышларны барлап, нәтиҗәләр ясый, алда торган максат-бурычларны билгели. Шушы елларда көн тәртибенә Н.Юзиевның Тукай энциклопедиясен төзү мәсьәләсен куюы Тукай фәненең өлгерүе, җитлегүе турында сөйли.
Димәк, 1960-1980 елларда Тукай мирасын һәм биографиясен гыйльми-нәзари өйрәнү юлында җитди уңышларга ирешелә. Тукай фәне, «киңәя-киңәя, тирән һәм киң елгага әверелә» бара. Үз көчләрен, гыйльми егәрлекләрен аңа багышлаган тукайчы галимнәр барлыкка килә. Тукай турындагы фән җитлегү чорына кереп, теоретик нигезе, фәнни концепциясе эшләнә. Тукай фәне ике юнәлештә калыплаша. Беренчесе — галимнәрнең дистә елларга сузылган гыйльми эшчәнлеге нәтиҗәсе, йомгагы буларак, монографияләр, күләмле хезмәтләр язылу. Аларның җитдилеге, сыйфаты аркасында, күрәсең, монографияләргә традиционлык, караш-бәяләрнең тотрыклылыгы хас. Икенчесе — полемик ялкын белән язылып, әдәби бәхәсләргә, фикер алышуларга сәбәп булган теоретик, монографик мәкаләләр. Аларда, новаторларга хас булганча, яңа теоретик кануннар, кагыйдәләр тәкъдим ителә. Тукай фәне әдәбият белеме белән бергә атлый; хәтта аның үзәген тәшкил итә. Шулай ук ул аның үсешенә дә үзеннән мәгълүм өлеш кертә. Аерым алганда әдәбиятның мәгърифәтчелек реализмыннан тәнкыйди реализмга күчешенең катгыйлыгын раслау Тукай иҗаты мисалында кире кагыла йә булмаса тормышны сәнгатьчә гәүдәләндерүнең бер формасы булган романтизм, аның милли әдәбиятта яшәү хокукы Тукайны өйрәнү юлында хәл ителә.
1. Галиуллин Т. Шигърият баскычлары. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2002.
2. Ганиева Р. Тукайның иҗат методы // Шагыйрьнең рухи дөньясы. — Казан: ТаРИХ, 2002.
3. Мусин Ф. Без белгән һәм беләсе Тукай // Мәдәни җомга. — 1996. — 17 май.
4. Нуруллин И. Шагыйрьне өйрәнү юлында // Казан утлары. — 1966. — № 3.
5. Халит Г. Бер бәхәс уңае белән // Казан утлары. — 1966. — № 9.
6. Халит Г. Современное состояние и задачи тукаеведения: Слово о Тукае. Писатели и ученые о татарском народном поэте. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1986.
7. Халит Г. Бәхәсле һәм бәхәссез хакыйкатьләр // Совет әдәбияты. — 1966. — № 4.
8. Хисмәтуллин X. Фәнме, әллә беренче адыммы? // Социалистик Татарстан. — 1961. — 14 апрель.
(Чыганак: Гыйлаҗев Т.Ш. Әдәби мирас: тарих һәм заман / Т.Ш.Гыйлаҗев; Кереш сүз авт. Д.Ф.Заһидуллина. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. — 206 б.).