XX гасырда Тукай фәне үткән юлны мул сулы, тирән, ярлары биек һәм күпсанлы инешләрнең сулары белән туенып агучы киң елгага тиңләр идем мин. Ә аның үзәнендә — Җ.Вәлиди, Я.Агишев, Х.Госман, Г.Халит, И.Нуруллин, Р.Нәфыйгов, Н.Юзиев, Р.Ганиева һ.б.лар. Менә шушы фидакарь затлар үткән гасырда Тукай турындагы белемнең үсешен, яшәешен тәэмин итте, аның алтын хәзинәсен тәшкил итәрлек фәнни хезмәтләр, монографияләр, истәлекләр, әдәби әсәрләр тудырды. Уртак максат берләштерсә дә, Тукай мирасын, аның татар әдәбияты, мәдәнияте, милләт тарихында тоткан урынын өйрәнүгә, шагыйрь шәхесен аңлауга алар төрлечә якын килделәр. Ләкин шунысы хак: бу галимнәрнең гыйльми-нәзари эшчәнлекләре Тукай иҗатының, шәхесенең яшәү мәгънәсен, иҗат кыйбласын билгеләде.
Бөтен гомерен, акыл егәрлеген татар әдәбияты тарихын, аеруча XX гасыр башы һәм 1920-1930 еллар әдәби хәрәкәтен, әдәбият фәненең теоретик мәсьәләләрен өйрәнүгә багышлаган Г.Халит мирасында Г.Тукай төп урынны били. Акыллы, зирәк, табигать тарафыннан мул бирелгән сәләткә ия Тәтеш егете, егерме бер яшендә Казан дәүләт педагогия институтының тел-әдәбият факультетын тәмамлап, Арча педагогия училищесына укытырга кайта. Студент елларында ук әдәбият һәм тәнкыйть белән кызыксыну аңа тынгылык бирми. Г.Халит алга таба шушы өлкәләрне төп иҗат мәйданы итеп сайлый. 1942 елда Казандагы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институтына эшкә урнаша һәм 50 ел гомерен фәнгә багышлый. Аның матбугат битләрендә басылган тәүге тәнкыйди-гыйльми мәкаләләре Г.Тукай исеме белән бәйле була. 1938 елда «Совет әдәбияты» журналында шагыйрь иҗатының төп хасиятләрен чорның иҗтимагый-сәяси, әдәби фонында ачуга юнәлдерелгән мәкаләләре («Тукай — халык шагыйре», «Тукай поэзиясендә пейзаж», «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш», «Тукай һәм халык иҗаты» һ.б.) басыла. Озак көттерми, ул аларны, бергә туплап, 1939 елда аерым китап итеп әзерләп чыгара. Тукай иҗатын өйрәнүдән вакытсыз читләштерелгән һәм халык дошманы буларак физик юк ителгән Җ.Вәлиди, Ф.Бурнаш, Г.Нигъмәти, Г.Рәхим һ.б.ларның изге гамәлләрен, рухи куәтен дәвам итәргә әйтерсең язмыш икенче тапкыр татар халкына мөмкинлек бирә. Классик мирас, шул исәптән Тукай иҗаты тирәсендә капма-каршы фикерләр кисешкән, бәрелешкән елларда Тукай шигъриятен тикшерүгә алыну Г.Халитнең ныклыгы, кыюлыгы, ихтыяр көче, тәнкыйтьчелек сәләте турында сөйли. Яшь галим «Тукай — халык шагыйре» исемле күләмле монографик мәкаләсендә игътибарын шагыйрь иҗатының 1910 елларда расланган халыкчанлыгын, гади халык тормышы белән тыгыз бәйләнешен, реалистик юлдан үсешен ачыклауга юнәлдерә. Шулай ук Тукайның сатирада көлү һәм фаш итү объектларын билгеләү, иҗатында жанрлар төрлелеген күрсәтү ягыннан да галим җитди күзәтүләр ясый: «XX гасыр башларында татар әдәбиятында һичбер шагыйрь тарафыннан да күрсәтелә алмаган сатирик, политик лирика, памфлет, эпиграмма, классик үткенлек белән эшләнгән пародия-поэма, шигырьләр, иҗтимагый лирика, халык иҗаты жанрларыннан файдалану, сатира, юмор һәм һәртөрле истәлекләр характерындагы прозаик әсәрләр һ.б. — болар барысы да Тукай иҗатының зур һәм форма ягыннан да киң булуын күрсәттеләр» (2. 77 б.). Г.Халит Тукай әсәрләрендәге ислам мәдәнияте, Коръән, Урта гасырлар әдәбияты белән бәйләнешләрне үтә берьяклы, тенденциоз бәяләүдән ерак тора. Дөрес, ул мәкаләләр үз чорының идеология таләпләре рухында язылганнар. Мәсәлән, В.И.Ленинның ике культура турындагы өйрәтүләренә таяну авторны шагыйрь иҗатының милли характерын дөрес бәяләмәүгә китерә. Милләтчелек карашларының үзәген тәшкил иткән милли азатлык идеяләре аерып алына һәм алар бер-берсенә каршы куела. «Милләт», «халык» төшенчәләре үтә сыйнфый-социаль принципка таянып шәрехләнә.
Шагыйрь иҗатының халык тормышына, хезмәт ияләренә якынаюына, азатлык һәм бәхет идеаллары белән сугарылуына зур әһәмият биреп, романтизмга чор гыйльми-тәнкыйди фикеренең ялгыш мөнәсәбәтеннән чыгып, Г.Халит Тукай поэзиясенә романтик сәнгатьчә фикерләүнең ят, чит икәнен дәлилли. С.Рәмиев, Дәрдемәнд иҗатларына тискәре мөнәсәбәте шушы караш белән аңлатыла булса кирәк.
Менә шушы беренче тәҗрибәләр Тукай фәнен өйрәнүгә юл ача. Безнең карашыбызча, галим шагыйрь иҗаты аша татар әдәбиятының яңа дәверенә — XX гасыр башына килә, шушы чорның әдәби хәрәкәтен, Тукай мирасын өйрәнүдә системалы эш алып бара башлый.
Г.Халит, татар әдәбиятының нинди генә чоры турында язмасын, нинди генә мөһим проблемаларын күтәрмәсен, һәрвакыт XX гасыр татар әдәбиятының яңарышын билгеләгән Тукай иҗатына таяна. Шагыйрь поэзиясенең идея-эстетик үзенчәлекләренә, үсеш закончалыкларына нигезләнеп, зур теоретик гомумиләштерүләр ясый. «Татар әдәбиятында реализм мәсьәләләре» (1948), «XX йөз башында татар әдәбияты» (1954), «Тизләтелгән әдәби үсеш һәм иҗат методлары» (1971), «Иҗат методы һәм стиль» (1974), «Романтизм һәм реализмның төп сызыклары» (1975) хезмәтләренең, «Яңа гасыр поэзиясе» (1979) һәм татар әдәбияты тарихының өч томлыгындагы күпсанлы мәкаләләрнең үзәгендә сәнгатьчә камиллек, югары сыйфат, халыкчан һәм тормышчан иҗатның үрнәге булган Г.Тукай мирасы тора.
Галим эшчәнлегенең тагын бер нәтиҗәле өлкәсе, алда әйтелгәнчә, турыдан-туры Г.Тукай иҗатын өйрәнү белән бәйләнгән. Шагыйрьгә багышланган «Тукай и татарское литературное движение начала XX века» (1956), «Тукай үткән юл» (1962), «Тукай и его современники» (1966) монографияләрендә ул «Тукайның XX гасыр башы татар әдәбиятында тоткан урынын, аның дөньяга карашын һәм фикерләренең үсешен, халыкчанлык һәм реализм өчен көрәшен, шагыйрь үткән юлның тарихи-әдәби фонын мөмкин кадәр тулы һәм киң итеп күрсәтүгә иреште» (5. 498 б.). Чыннан да, югарыда саналган монографияләргә гомуми караш ташлаганда, галимнең шагыйрь иҗаты тирәсендәге эзләнүләренә, аны бәяләү бизмәннәренә традиционлык, фикер тотрыклылыгы хас, ягъни Тукай поэзиясенең социологиясенә, иҗтимагый-тарихи барыш белән бәйләнеше мәсьәләсенә күбрәк игътибар ителә.
Тукайның түгәрәк, зур юбилейлары уңаеннан язылган монографик мәкаләләрдә йә булмаса әдәби бәхәсләрдә аерым проблемаларга ачыклык кертү максаты белән дөнья күргән язмаларда шагыйрь турындагы фәннең үзгә кыйтгаларына үтеп керү, аның офыкларын киңәйтү тенденциясе сизелә. «Шагыйрь тавышы» (1966) дигән мәкаләсендә галим, тагын бер кат Тукай шигъриятенең халык тормышы белән аерылгысызлыгын раслаганнан соң, шагыйрьнең иҗат ысулы турындагы концепциясен теоретик яктан яңарта, яңа гомумиләштерүләр белән баета. Реализмны шагыйрь иҗатының бөек казанышы итеп таныган хәлдә, прогрессив романтизмның көчле яралгылары, Тукай иҗатында чагылып, татар реалистик әдәбиятының аерылмас сыйфатына әйләнүен күрсәтә. Аның карашынча, «Бу ике иҗат методы, татар шагыйре мирасында беренче мәртәбә тыгыз мөнәсәбәткә кереп, бер-берсеннән аерылмас башлангыч тәшкил иттеләр һәм милли поэзиясенең үсешендә яңа дәвер ачтылар» (3. 13 б.). Шушы уңайдан галим, шагыйрь иҗатына Пушкин, Лермонтов, Байрон һәм Гейне кебек шагыйрьләрнең йогынтысын күрсәтеп, рус-Аурупа әдәби бәйләнешләренә барып чыга. Тукайның шигъри дөньясы турында сүз алып барганда, аның новаторлыгы Шәрык, Урта гасыр төрки поэзиясеннән Аурупа әдәбиятына, мәдәниятенә күпер салуда, нәкъ аның шигъриятендә ике кыйтга сүз сәнгатенең традицияләре кисешүдә билгеләнә: «Төрки поэзия тарихында беренче мәртәбә дияргә мөмкин, аның иҗатында Көнчыгыш һәм Көнбатыш шигъри традицияләре, бер-берсе белән очрашып, тыгыз мөнәсәбәткә, багланышка керделәр, бер-берсеннән аерылмаслык эретмә, синтез хасил иттеләр» (3. 11 б.).
Г.Халит хезмәтләрендә, башка тукайчы галимнәрдән аермалы буларак, шагыйрьнең, традицион жанрлар системасын иҗади файдаланып, милли шигырь техникасын, төзелешен яңартуы турында нәтиҗәләр ясый. Тукай шигъриятенең үзенчәлекләрен тагын да тәфсиллерәк яктырта.
Тукай мирасы, шәхесе турында күләмле, фәнни тирәнлеге белән аерылып торган монографияләр, күпсанлы мәкаләләр авторы Г.Халитнең күп кенә әдәби бәхәсләргә нокта куюы да мантыйкый яктан аңлашыла.
Тукай иҗаты тирәсендә шундый әдәби бәхәсләрнең берсен 1966 елда «Казан утлары» журналы битләрендә «Шагыйрьне өйрәнү юлында» дигән мәкаләсе белән И.Нуруллин башлап җибәрә. Анда Тукай фәненең торышы, шагыйрь иҗатының идея юнәлеше, К.Фасеев, Р.Нәфыйговларның шагыйрьнең дөньяга карашларын билгеләүдә берьяклы мавыгулары, Тукайның дингә мөнәсәбәте, аның шәхесен һәм поэзиясен яктырту, иҗат методы һ.б. мәсьәләләр күтәрелә. Бу бәхәстә, алда әйтелгәнчә, М.Гайнуллин, К.Фасеев, М.Абдрахманов, Р.Нәфыйгов катнаша. Әдәби бәхәскә тәҗрибәле, әзерлекле галим Г.Халит «Бер бәхәс уңае белән» (4) дигән язмасы белән йомгак ясый.
Аның «Современное состояние и задачи тукаеведения» (1976) дигән мәкаләсе узган гасырда Тукай фәне үткән юлны гыйльми-нәзари яктан тикшерә, бәяли, шагыйрь иҗаты турындагы гыйлемнең уңышларын барлый, гомумиләштерүләр ясый, алда торган максат-бурычларны билгели.
Димәк, күренекле галим һәм тәнкыйтьче Г.Халитнең шагыйрь иҗатына багышланган монографияләрендә, күпсанлы мәкаләләрендә, XX гасыр башы әдәби хәрәкәтенә гамәли-нәзари анализ ясаган хезмәтләрендә Тукай турындагы фәннең теоретик нигезе, фәнни концепциясе эшләнә. Татар әдәбиятына, шагыйрь мирасына мәхәббәт, ифрат зур тырышлык, фидакарь хезмәт, фәнни-гыйльми эшчәнлеккә сәләт Г.Халитне Тукай фәненең һәм татар әдәбият белеменең иң алгы сафына чыгара.
Әдәбият
1. Нуруллин И. Шагыйрьне өйрәнү юлында // Казан утлары. —1966. — № 3.
2. Халит Г. Тукай — халык шагыйре // Совет әдәбияты. — 1938. — № 1, 2.
3. Халит Г. Кешегә һәм чынлыкка мәхәббәт белән. Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1975.
4. Халит Г. Бер бәхәс уңае белән // Казан утлары. — 1966. — № 9.
5. Юзиев Н. Гали Халит // Татар әдәбияты тарихы: 6 т.: 6 т.: —Казан: Татар. кит. нәшр., 2001.
(Чыганак: Гыйлаҗев Т.Ш. Әдәби мирас: тарих һәм заман / Т.Ш.Гыйлаҗев; Кереш сүз авт. Д.Ф.Заһидуллина. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. — 206 б.).