Г.Ибраһимовның Октябрьгә кадәрге әдәби-тәнкыйди мирасында Г.Тукай иҗатына багышланган хезмәтләр зур урын алып тора.
Беренче рус инкыйлабы тәэсирендә зур тизлекләр белән үсеп киткән милли әдәбиятка күзәтү ясау һәм аңа мөнәсәбәт белдерү рухында язылган «Татар матбугаты» тәнкыйди язмасында Г.Ибраһимов, башка әдәби төрләр белән чагыштырганда, шигърияткә киңрәк туктала. Тукайны башка шагыйрьләрдән аерып алып, аның татар поэзиясендә тоткан урынына югары бәя бирә: «Хәзер шигырь мәйданында иң шәүкәтле һәм галәбәле (җиңүле) рольне мөхтәрәм Тукаев уйный. Шул дәрәҗә ки, татар шагыйре диелүгәчә, укучы зиһенендә Тукаев мәүҗүд (пәйда) була» (1. 7 б.). Ә инде галимнең нәзари карашларын чагылдырган «Әдәбият мәсьәләләре» мәкаләсенең шигырьгә махсус багышланган бүлегендә бу жанрның үзенчәлеге, төрләре, аңа куелган таләпләр, шигырь һәм нәзым, ал арның аермасы, әдәби талант, татарларда шагыйрьләр турында сүз алып бара. Шушы шартларда Г.Тукайның шагыйрьлеген таныган хәлдә, аның нәзым ягына, шигъриятенә уңай мөнәсәбәт белдерә. Нәзым ягы зәгыйфь, ритмсыз йә булмаса нәзымы әйбәт, әмма һәр ике очракта да шигъриятсез әсәр авторлары турында фикер йөрткәндә, тәнкыйтьче, Тукай иҗатын читләтеп узып, М.Гафури, Н.Думави, З.Бәшири, М.Укмасиларның исемнәрен телгә ала. Димәк, Г.Ибраһимов әле биредә әдәби-эстетик карашларын Тукай поэзиясенә бәя белән бергә кушмый.
1910 еллар тирәсендә татар җәмәгатьчелеге әдәбиятны мәктәптә фән буларак укыту мәсьәләсен күтәреп чыга. Шушы агымга Г.Тукай да кушылып китә һәм, беренчеләрдән булып, мәктәп-мәдрәсәләр өчен әдәбияттан хрестоматия төзи. Г.Ибраһимов әдәбиятны мәктәптә укытуның гамәлгә куелуын, беренче адым буларак, уңай бәяли. Ләкин, хрестоматиягә матур әдәбияттан үрнәкләр сайлауда «гүзәл хисләр вә матур мәелләр (теләкләр) кузгату» шартын алга чыгарып, тәнкыйтьче сүз сәнгатенең дөньяны танып белүдәге ролен, әдәп-әхлак тәрбияләү вазифасын киметү юлына баса. «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре»ндә Г.Тукай тәкъдим иткән үрнәкләрнең бер өлешен тискәре бәяли. Хрестоматия төзүченең әдәби әсәрләр сайлау принцибын кире кагып, китапка нисбәтле, Тукай адресына да тәнкыйди фикерләр әйтә.
«Яңа әсәрләр» рецензиясе шагыйрьнең «Күңел җимешләре» исеме белән дөнья күргән шигырьләр җыентыгына языла. Тәнкыйтьче китапта тупланган әсәрләрнең тематик байлыгын, стиль ачыклыгын, хис-кичерешләр төрлелеген билгели: «Монда кайгы да, көенеч тә, изтираб (аптырау) та бар, уен-көлке дә юк түгел, һөҗүләргә дә урын бирелгән» (1. 52 б.). Шагыйрьнең табигать белән дуслыгына шик-шөбһә белдерә башлаган Ибраһимов пейзаж лирикасына караган «Җәйге таң хатирәсе» шигырен уңай яктан телгә ала. Шагыйрьнең соңгы елларда үз хиссиятен «тулырак, киңрәк һәм ачыграк әйтеп җиткезә алуы»н билгели.
Җыентыкның кимчелекле ягы итеп «Берничә сүз» исеме белән бирелгән сүз башын күрсәтә. Алдагы елларда дөнья күргән китапларының теле белән чагыштырганда, гарәп, фарсы сүзләренең, чит тәгъбирләрнең күп кулланылуына борчылу хисен белдерә. Язмасын «теләнгән мәгънәне бик ачык чыгарган» «Өзелгән өмид» шигырендәге:
И мөкаддәс моңлы сазым! уйнадың син ник бик аз?
Син сынасың, мин сүнәмен, айрылабыз, ахрысы, —
дигән юллар белән бетерә. Рецензиянең болай тәмамлануы укучы күңелендә сорау уята. Алар авторның әйтеп бетермәгән, кабат ачыклык, төгәллек кертүне сорый торган фикергә урын калдыруы турында сөйли.
Г.Ибраһимовның шагыйрьне кулына каләм алырга мәҗбүр иткән «Мияубикә» рецензиясе 1911 елда басыла. Аның беренче кисәгендә «Мияубикә» тәрҗемә әсәренең, мәктәп балаларын күздә тотып, уңышлы эшләнгәнлеге әйтелә. Аерым урыннарында тыныш билгеләренең дөрес куелмавы күрсәтелә, әсәрнең аңлаешлы саф татарча теле, Тукайның тәрҗемәдәге осталыгы ассызыклана. Зур кимчелек буларак, «Мияубикә»нең шигырь жанры таләпләренә җавап бирмәве, нәзым һәм мәнзумәгә туры килүе билгеләнә. Рецензиянең икенче кисәгендә тәнкыйтьче шагыйрьнең мәктәп балалары өчен әдәби әсәрләр тәрҗемә итү эшенә кереп китүенә тискәре мөнәсәбәт белдерә. Аны Гареб әдәбиятыннан мөһим һәм җитди әсәрләргә мөрәҗәгать итәргә чакыра. Билгеле булганча, Г.Ибраһимовның тәрҗемә жанрына булган карашын кире кагып, Тукай 1911 елда «Аз гына төзәтү» дигән язма белән матбугатта чыгыш ясый.
Г.Ибраһимовның «Татар шагыйрьләре» китабы тулысы белән 1913 елда дөнья күрә һәм татар халкының Тукайны вакытсыз югалту кайгысын кичергән көннәрендә очраклы рәвештә Казан каласына килеп җитә. Хезмәтнең иң күләмле өченче бүлеге шагыйрь поэзиясен бәяләүгә багышланган. Автор анда Габдулла Тукайның шагыйрьлегенә шик белдерә. Әдәбият галименең, әлеге берьяклы карашына игътибар итмәгәндә, китапта шагыйрь иҗатына җентекле һәм тирән әдәби-эстетик анализ ясавы күренә. Автор Тукай поэзиясен нигездә тел-өслүб, идея-эчтәлек ягыннан бәяли һәм шагыйрь иҗатының мондый үсеш-үзгәреш баскычларын билгели: 1) «Мөхәммәдия» чоры, 2) күчеш чоры, 3) татарчылык чоры. «Бездә һичбер шагыйрь Тукай чаклы начар — буталчык вә корама тел белән башламады» (1. 112 б.), — дип, башлангыч чорда язылган әсәрләренең телен тискәре бәяли. Бу чорда Тукай теле милли әдәби тел формалашудагы бер закончалыкны, ягъни госманлы-төрекчелек агымы йогынтысындагы Җаек урынчылыгының тел-лексик үзенчәлекләрен чагылдыра. Хезмәт авторы тарафыннан шагыйрь яшәгән һәм иҗат иткән төбәкнең әлеге үзенчәлеге игътибарга алынмый. Шул ук вакытта бу җәһәттән шагыйрь каләменең уңай якка үзгәреше билгеләнә: саф, садә татар телендә язылуы, сүз байлыгы, өслүб җиңеллеге ассызыклана.
Шигырьләренең фикри-мәгънәви яктан үсешендә ике баскыч күрсәтелә: динчелек һәм милләтчелек. Шулай ук күчеш чорының барлыгы да әйтелә. Г.Ибраһимовның бу хезмәте Тукай әсәрләренең идея-эчтәлегенә мөнәсәбәт, бәя ягыннан алдагы тәнкыйди язмаларыннан шактый нык аерыла. Монда ул шигырь һәм нәзымга бәйле әдәби-эстетик карашларын тәнкыйть практикасы белән бергә куша. Аның шигырь жанрына нәзари карашлары, әдәби мәктәбе, романтик фикерләү үзенчәлеге шагыйрь иҗатын идея-мәгънәви яктан берьяклы бәяләүгә китерә. Динчелек баскычының төп сыйфатлары — «ислам милләте»нең хәлен кайгырту; милләт дигәндә «татар»ны түгел, мөселманны аңлау; артта калуның сәбәпләрен сөйләү, тәрәкъкыят һәм артталыкны дин белән бәйләп аңлату; алга китешнең юллары күрсәтелү билгеләнә. Бу вакытта язылган шигырьләрендә күзәтелгән мәгърифәтчелек карашлары, үгет-нәсыйхәтчелек, «коры, салкын мәгълүматлар» тискәре бәя ала: «Ул заманда Тукаев «шигырь»ләренең күбе — …шигырь вә шагыйриятнең мәңгелек дошманы булган каләм тарафыннан да бик җиңеллек илә языла алырлык салкын мәгълүматлар, коры фикерләр илә тулы була иде. Һәм һичбер вакыт ул бу чирдән, бу мөгаллимлек авыруыннан котыла алмады» (1. 129 б.). Милләтче Тукайга Г.Ибраһимов югары бәя бирә: шигырьләрендә чын татарлык рухы, милли психология, нәзек хис һәм шуларны үзенчәлекле, милли формада гәүдәләндерү сәләтен ассызыклый. Бу урында шуны әйтергә кирәк: әдәбият галиме шагыйрьнең әдәби-эстетик карашлары үсешен тирәлек, татар мохите, шул заманда татар халкының иҗтимагый-милли үзаңындагы үзгәрешләр белән тыгыз бәйләнештә карый һәм моңа тискәре мөнәсәбәтен дә сиздереп куя.
Үткен, нечкә сиземгә ия каләмле автор шагыйрь поэзиясенең теге яки бу үзенчәлеген билгеләү белән генә чикләнмичә, аны дәлилләр белән раслый, үстерә, шагыйрь иҗатының үсеш закончалыкларын, асыл хасиятләрен, аерым әсәрләрен анализлауның матур үрнәкләрен бирә. Мәсәлән, Тукай иҗатындагы тематик байлыкка, мотивлар төрлелегенә, көлү һәм һөҗү (сатира) үткенлегенә басым ясый, тәрҗемә осталыгына югары бәя бирә. Ә инде шагыйрьнең пейзаж лирикасы, аеруча мәхәббәт, сөю-сөелү хисләрен гәүдәләндергән шигырьләренең тиешенчә бәя алмавы, «җансыз, йөрәксез, тойгысыз, тәэсирсез» чыгулары Г.Ибраһимовның сәнгатьчә фикерләү үзенчәлеген күрсәтә.
Алга таба әдәбият галиме Тукай поэзиясенең асыл хасиятен — халыкчанлыгын билгели: «Халыкның үзенең йөрәгендә, җанында кайнап та, теленә килә алмый йөргән бер тәэсир вә бер тойгыны яхшы вә ачык итеп, самими тел белән әйтеп бирә» (1. 143 б.). Халыкчанлыкның төп сыйфатларын аерып күрсәтә: 1) халыкның авыр, михнәтле тормышы, көнитеше белән бәйле уй-фикерләре, хис-теләкләре; 2) гади, халыкка аңлаешлы теле; 3) шигырьләренең халык авыз иҗаты белән тыгыз бәйләнеше. Ул халыкның Тукай шигырьләрен яратып укуын нәкъ шушы сыйфатларда күрә һәм аңа үзенең тискәре мөнәсәбәтен белдерә: «Бу куәт вә кабилият (сәләт) ноктасыннан артык мактаулы эш түгел, ләкин халык каршында күтәрелү, илтифатка керү, дикъкатькә алыну өчен моннан да уңайлы талант юктыр, һәм Габдулла әфәнденең «шагыйрь Тукаев» урынын тота алуының бөтен сере дә шундадыр» (1. 142 б.). Ул гына да түгел, шагыйрь иҗатының халыкчанлыгы шигъриятнең «мин»легенә, индивидуальлегенә, үзенчәлекле әдәби формасына, мөмтаз шәхсиятлелеккә каршы куела һәм шагыйрьнең кимчелеге буларак бәяләнә. Шул рәвешле Г.Ибраһимов Тукайның «артык мохитнеке, гомумнеке булган» теле-өслүбе үзенчәлеген таныса да, шигъриятенең эчке, фикри яктан «менә мин дип аерырлык җан һәм йөрәге» булмавын ассызыклый.
Г.Ибраһимовның шагыйрь иҗатына багышланган хезмәтләре, мәкаләләре арасында үтә кырыс, кискен мөнәсәбәте белән «Талант трагедиясе» аерылып тора. Мәкалә 1913 елда язылса да, матбугат битләрендә 1914 елда гына дөнья күрә. Бу мәкаләсен галим «Татар шагыйрьләре» китабында күтәрелгән мәсьәләгә мөнәсәбәт белдерү максатыннан һәм шагыйрьне яклау рухында басылган күпсанлы язмаларга җавап сыйфатында яза. Монда инде ул Тукайның шагыйрьлегенә үз бәясен, кире мөнәсәбәтен турыдан-туры, ачык итеп әйтеп бирә. Тукайның шагыйрьлеге үзе вафат булганчы ук «минем кашымда күптән гүргә кергән иде инде» дигән фикер үткәрә. Татар хәяты, әдәби мохит белән чикләнгән танышлык, табигать белән дус булмау, тәнкыйтьнең мактауга, урынсыз күтәрүгә корылган берьяклы бәясе Тукайның тумыштан бирелгән сәләте ачылуга комачаулаган сәбәпләр буларак күрсәтелә. 1915 елда дөнья күргән «Актык сәлам» исемле язмасында Г.Ибраһимов шагыйрь иҗатына багышланган мәкалә-хезмәтләр циклына йомгак ясый. Мәкалә татар җәмәгатьчелеге белән аңлашу рухында һәм үз шәхесенә урынсыз әйтелгән фикерләргә, уңай һәм кире тәнкыйтькә җавап йөзеннән языла. Ул ике арада туган салкынлык, аңлашылмаучылыкның барлыкка килү сәбәпләре, башлангыч ноктасы турында уйлана. Г.Тукайның әдәби тәнкыйтьне кабул итмәвенә, шәхси дуслык белән әдәби мөнәсәбәтне аермавына басым ясый. 1922 елда язылган «Өч җавап» язмасында Г.Ибраһимов, Ф.Бурнашның «Тукай шигырьләрендә иҗтимагый моңнар» мәкаләсенә нисбәтле, Тукай иҗатына мөнәсәбәте мәсьәләсен тагын бер кат күтәрә. «Татар шагыйрьләре» китабы басылуга 10 ел үтүгә, хезмәткә мөнәсәбәтле күпме мәкаләләр, язмалар дөнья күрүгә карамастан, әүвәлге карашларыннан ваз кичмәвен әйтә.
Димәк, әдәбият галиме Тукай иҗатына үзенең нәзари мәкаләләрендә, тәнкыйди язмаларында мөрәҗәгать итә. Г.Ибраһимовның шагыйрь поэзиясен бәяләү, анализлау практикасында бәхәсле, каршылыклы урыннар булуга карамастан, Тукай фәнен тудыруда аның роле, һичшиксез, зур була.
Әдәбият
1. Ибраһимов Г. Татар матбугаты (1910); Әдәбият мәсьәләләре (1910); Мәктәптә милли әдәбият дәресләре (1911); Яңа әсәрләр (1911); Мияубикә (1911); Татар шагыйрьләре (1913); Өч җавап (1922) // Әсәрләр: 8 т.: 5 т.: Әдәбият һәм сәнгать турында мәкаләләр, хезмәтләр (1910 — 1933). — Казан, 1978.
2. Ибраһимов Г. Талант трагедиясе // Йолдыз. — 1914. — 2 сентябрь; Мирас. — 1992. — № 4.
3. Ибраһимов Г. Актык сәлам // Йолдыз. — 1915. — 16 — 20 октябрь; Татарстан хәбәрләре. — 1922. — 10 июль.
(Чыганак: Гыйлаҗев Т.Ш. Әдәби мирас: тарих һәм заман / Т.Ш.Гыйлаҗев; Кереш сүз авт. Д.Ф.Заһидуллина. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. — 206 б.).