ТАТ РУС ENG

Гыйлаҗев Таһир Гаяз Исхакыйның «Тукай мәктәптә» мәкаләсендә методик–педагогик карашлар

Татар әдәбиятын мәктәптә укыту программаларында, дәреслек-хрестоматияләрендә Г.Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүгә сәгатьләр күп карала. Аның әдәби мирасына зур урын бирелү, шөбһәсез, дөрес. Монда бәхәсләшеп торырга бернинди нигез юк.
Үзгәртеп коруларга кадәр укучыларга аның күбрәк өстен катлауларны, гади халык җилкәсендә яшәүче сыйныфларны тәнкыйтьләгән, иҗтимагый гаделсезлек, җәбер-золым, кеше иреген кысу, бозуга каршы ризасызлык, протест белдергән шигырьләре тәкъдим ителде. Соңгы елларда бу өлкәдә эш уңай якка үзгәрде: дәреслекләргә Тукай поэзиясенең төп үзенчәлекләрен билгели, шагыйрь шәхесенә һәм мирасына мәхәббәт уята торган күңел шигырьләре дә кертелә башлады. Ләкин әле болар гына көтелгән нәтиҗәне биреп бетермиләр. Җитешсезлекләр, кимчелекләр, чебешне көзен саныйлар дигәндәй, чыгарылыш имтиханнарында, абитуриентларның уку йортларына керү сынауларында ачык күренә. Димәк, шагыйрьнең тәрҗемәи хәлен, шигъриятен өйрәнүне яхшыртасы, кулланылган ысул, алым, чараларга үзгәрешләр кертәсе бар. Тукай фәнен мәктәптә укыту мәсьәләсе тирәсендә XX гасыр башында ук эзләнүләр башлана. Ул шул дәвер проблемалары, әдәби-тәнкыйди, методик атмосферасы белән тыгыз бәйләнештә карала. Бу чорда дөнья күргән дәреслек-хрес-томатияләрдә шагыйрь әсәрләренә шактый күп урын бирелә, методик характердагы мәкаләләр языла.
Шундыйларның берсе — Г.Исхакыйның «Тукай мәктәптә» мәкаләсе. Бу ике олы шәхеснең үзара мөнәсәбәте махсус өйрәнүне сорый. Бер-берсен күреп бел мәсәл әр дә, алар арасында һәм әдәби, һәм шәхси яктан кешелекле, ихтирамлы, ихлас мөнәсәбәт урнаша. Бу җәһәттән Г.Исхакыйның Тукай иҗаты, аның татар әдәбиятында тоткан урыны, мирасының әдәби кыйммәте, вакытсыз үлеме кебек мәсьәләләрне яктырткан күпсанлы тәнкыйди, публицистик мәкаләләр язуын («Милли фаҗига», «Тукай мәхәббәте», «Мәрхүм Тукай», «Тукай мәрхүм» һ.б.); төрле әдәби, милли проблемалар уңаеннан әдәби әсәрләрендә Тукай образына мөрәҗәгать итүен («Мөгаллимә» драмасы, «Ул әле өйләнмәгән иде» повесте) әйтергә мөмкин.
Югарыда искә алынган мәкалә, 1914 елда язылып, «Мәктәп» журналында басылып чыга һәм Г.Исхакыйның каләмен бөтенләй башка юнәлешкә — әдәбиятны укыту методикасы фәненә борып җибәрә. Бу хезмәт авторның матур әдәбиятка, мәктәптә әдәбият дәресләрен үткәрүгә, әдипләр иҗатын, аерым алганда Г.Тукай шигъриятен укыту мәсьәләләренә кагылышлы һәм бүгенге көн өчен әһәмиятле кыйммәтле фикерләр тирәсендә эзләнүләрен чагылдыра. Ул, татарларда мәктәп-мәдрәсәләр, андагы эчке тәртипләр, уку-укыту программалары, ысуллары, дөньяви фәннәрдән белем бирү һ.б. мәсьәләләрне яктыртып, публицистик мәкаләләр белән 1906 елларда ук чыгышлар ясый башлый. Мәсәлән, «Хөсәеневләр мәдрәсәсе» («Таң йолдызы», 1906 ел, 20 сентябрь), «Мәктәп-мәдрәсәләр» («Таң йолдызы», 1906 ел, 5 август), «Мәктәп-мәдрәсәләр мәсьәләсе» («Таң йолдызы», 1906 ел, 9 сентябрь) һ.б. «Тукай мәктәптә» язмасы темасының актуальлеге, заманча яңгырашы белән башкалардан аерылып тора. Әлеге хезмәтләр Исхакыйның бу өлкәдә шактый методик мәгълүматлы, төпле фикерле, чор яңалыклары, уңышлары белән хәбәрдар булуын күрсәтә.
Мәгълүм булганча, 1910 елларда мәктәп-мәдрәсәләрдә әдәбият укытуда яңа агым барлыкка килә. Аның асылын сүз сәнгатен фәнни нигездә, яңача укыту билгели. Әлеге агым методист галимнәрдән яңа дәреслек-хрестоматияләр, әдәбият теориясе һәм тарихына караган китаплар язуны сорый. Бу өлкәдә Г.Ибраһимов, Г.Тукай, Г.Сәгъди, Г.Баттал һ.б.лар зур эш башкара. Мәсәлән, Г.Сәгъдинең «Мохтәсәр кавәгыйде әдәбия» хезмәте («Кыскача әдәбият кагыйдәләре», 1911), 1912 елда аңа кушымта рәвешендә «Гыйләвә», шул ук елда «Әдәбият ысуллары», 1913 елда «Әдәбият мөгаллиме» китаплары дөнья күрә. Г.Ибраһимов 1916 елда «Әдәбият дәресләре»н яза һәм 1919 елда «Әдәбият кануннары» исеме белән бастырып чыгара. Г.Батталның «Нәзарияте әдәбия» («Әдәбият теориясе», 1913), Җ.Вәлидинең «Татар әдәбиятының барышы» (1912) һәм башка хезмәтләр басыла.
Менә шушы шартларда Г.Исхакый «Тукай мәктәптә» мәкаләсендә, Тукай иҗатын мәктәптә өйрәнү мәсьәләсенә бәйләп, әдәбиятның мәктәптәге урыны, укытуның бурычлары, максатлары турында сүз алып бара. Әйтик, балаларны тормышка әзерләү, аңларга-төшенергә өйрәтү, аларда югары әхлак сыйфатлары тәрбияләү, авторның үз сүзләре белән әйтсәк, «кеше хәлен, кеше кайгысын үз кайгысы иттереп уйлатырга өйрәтү». Балага кече яшьтән үк милли рух сеңдерү, милли тәрбия бирү Г.Исхакый тарафыннан аеруча ассызыклана: «Балага рухани бер тормыш бирәбез, ул гына да түгел, әдәбият ашасыннан, милли әдәбият ашасыннан балага үз рухыбызны, милли рухыбызны сеңдерәбез, кабер ташына кадәр аннан купмаслык иттереп, аның күңеленә милли рухның иң кирәкләрен кадаклыйбыз, аны мәңгегә татар итеп куябыз».
Автор бу максатларга ирешү юлларын матур әдәбиятта, мәктәптә әдәбият укытуда күрә. Бу урында Г.Исхакыйның «Милли җитешсезлегебез» (1916) дигән публицистик мәкаләсенә тукталып китәргә кирәк. Ул анда милли әдәбиятның ролен бөтен бер халык язмышы белән бәйләп карый. Сүз сәнгатен татар милләтен руслашудан саклап калуда, аның инкыйразын булдырмауда, «үзлегебезне саклар өчен, үзебезнең аерым бер милләт булып яшәвебезне» дәвам итүдә әһәмиятле, бик кирәкле чара итеп карый.
Әдәбият дәресләрендә исә каләме, бөтен тормышы, иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге белән милләткә хезмәт иткән әдипләр иҗатын өйрәнү иң үтемле чара төсендә тәкъдим ителә. Шундый әдипләрнең берсе — һичшиксез, шагыйрь Габдулла Тукай. Г.Исхакый мәкаләсенең икенче өлеше «Мәктәптә Тукай иҗатын ничек укытырга-өйрәнергә? Ни өчен укытырга? » дигән сорауларга җавап бирә. Ул «баланың милли рухына — баланың балалыгына муафикъ әсәрләр» рәтенә Г.Тукай шигъриятен кертә. Мәктәп-мәдрәсәләрнең башлангыч сыйныфларында шагыйрьнең әкиятләрен өйрәнергә чакырып, болай ди: «Аның иске хикәяләребезне шигырь белән сөйләгән «Шүрәле»се, «Алтын тараг»ы, «Мияубикә»се үзенең мәүзугы ягыннан балага бик аңлаешлы булган кебек, андагы мөназәрәләр ягыннан да тәмам баланың үз дөньясыдыр, бала, шуларны сөя-сөя укыганда, үзе дә сизмәенчә калып, хыял дөньясына бата вә үзенең хыялы белән шуның төсле хикәяләр төшенергә тотына, шуларны эшләргә, ясарга башлый». Автор фикеренчә, әкиятләр баланың хыялын киңәйтә, иҗади сәләтен үстерә, сөйләм телен баета. Шуннан соң автор Тукайның табигать күренешләре сурәтләнгән шигырьләрен өйрәнүне тәкъдим итә: «Алар (мөгаллим-мөгаллимәләр) баланы, иске хыял хикәяләреннән алып чыгып, Тукай шигыре буенча табигатьтә гиздерәләр, балага язын, көзен, авылын, шәһәрен белдерәләр, аларның аермаларын шигырьнең гыйбарәләре белән баланың күңеленә беркетәләр». Нәкъ шушы баскычта Исхакый балаларга рус теленнән шагыйрьнең тәрҗемә мәсәлләрен, әхлакый шигырьләрен бирүне хуплый. Әйтик, «Эшкә өндәү», «Эш», «Мәктәптә», «Эш беткәч, уйнарга ярый» һәм башка әсәрләрен. Г.Тукайның тормыш сукмаклары, «олуг бер шагыйрь булып, бөтен халыкның күңелендә хөрмәтле урын тотуының сәбәпләре белән» таныштыру югары сыйныф әдәбият дәресләренең вазифасын билгели. Инде бу елларда шагыйрьнең «гали фикердәге чын шигырьләре» укытыла. Монда Исхакый аның хис-кичерешләргә бай, йөрәк тавышы ишетелгән, сурәтләү чараларына, образларга мул булган камил, матур шигырьләрен һәм гражданлык лирикасын күздә тота. Терминнар белән эш итеп, әдәбиятны укытуда аңлаешлылык, кызыклылык, укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу, системалылык, материалның гадидән катлаулыга, түбәннән югарыга үсүе, гуманлылык, тәрбия һәм укытуның бергә алып барылуы кебек методик принципларга таяну кирәклеге хакында фикер йөртә.
Г.Исхакый әдәбият дәресләрендә Г.Тукай иҗатын өйрәнүнең максатын һәм әһәмиятен болай аңлый: беренчедән, бала күңелендә Тукайга ихтирам тәрбияләү; икенчедән, шагыйрь мирасы белән мөмкин кадәр тулысынча танышу; өченчедән, әсәрләреннән рухи азык алу; дүртенчедән, тәрҗемәи хәле, шигырьләре үрнәгендә балаларны тормышка әзерләү.
Ул Тукайны сабый баланың дусты, яшүсмернең фикердәше, тормышка аяк баскан егетнең таянычы, кирәк чакларда көрәштәше буларак карый. «Мәктәптә бала Тукай берлән үсәргә тиеш. Тукай берлән егет булып мәйданга чыгарга тиеш. Тукай берлән «Җырлый-җырлый үләрмен үлгәндә дә, дәшми калмам Газраилне күргәндә дә» дип, батырларча тормышның тартышуына атларга кирәк». Укучыны, тормыш авырлыгына карамыйча, татар халкының якты киләчәге өчен каһарманнарча көрәшкә әзерләү Тукай дәресләренең төп бурычы төсендә билгеләнә. Автор фикерен: «Тукай яңа буынның үзен-үзе аңлавында, үзеннән-үзе дөньяга караш карауны ясавын — үзенең тирә-юнен тануында беренче роль тотачак шагыйребез, әдибебез, мөхәрриребез», — дип төгәлли.
Ә инде мәктәп-мәдрәсәләрнең вазифасы, мөгаллим-мөгаллимәләрнең бурычы — ул биргән җимешләрдән файдалана алу, ул биргән җимешләрне мөмкин кадәр күбрәк тарату. Ана теленә, әдәбиятка яшәү өмете биргән шагыйрь иҗатының үлемсезлеге яше-карты күңелендә халык шагыйре буларак буыннан буынга күчәргә тиеш дигән фикер Г.Исхакыйның әлеге мәкаләсендә тагын бер кат раслана.
Хезмәттә, авторның методик-педагогик карашлары белән беррәттән, әдәби-эстетик фикерләре дә урын ала. Беренчедән, ул шагыйрь лирикасының ике төп хасиятен — милли характерын һәм халыкчанлыгын аерып күрсәтә. Шулай ук аның шигъриятендәге пейзаж, гражданлык, күңел лирикасы, аларның сыйфатлары, әсәрләрендәге хис-кичерешләр, тел байлыгы турындагы карашлары бу нисбәттән игътибарга лаек.
Бу методик мәкалә Г.Исхакыйның энциклопедик характердагы акыл иясе булуын тагын бер кат дәлилли. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту үзгәреш кичергән чорда хезмәтнең әһәмияте тагын да арта, чөнки ул күтәргән мәсьәләләр бүгенге көнебезгә дә аваздаш, актуаль яңгырыйлар, шагыйрь иҗатын мәктәптә өйрәнү өлкәсендә әйтелгән фикерләре, киңәшләре хәзер дә әһәмиятен югалтмаган. Ул гына да түгел, соңгы вакытта мәктәп, мәгариф учаклары тоткан юлның, кыйбланың, алар алдына куелган бурыч, максатларның дөреслеген раслый.

Әдәбият

1.    Заһидуллина Д. Әдәбият укытуда яңа агым (1910 — 1917 еллар) // Гуманитарные науки: проблемы и аспекты изучения: Материалы итоговой конференции Татарского государственного гуманитарного института за 1996 г. — Казань, 1998.
2.    Исхакый Г. Тукай мәктәптә // Мәктәп. — 1914. — № 6. — 10 апрель.
3.    Исхакый Г. Милли җитешсезлегебез // Сүз. — 1916. — 14, 19, 23 август.

(Чыганак: Гыйлаҗев Т.Ш. Әдәби мирас: тарих һәм заман / Т.Ш.Гыйлаҗев; Кереш сүз авт. Д.Ф.Заһидуллина. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. — 206 б.).



 

Комментарий язарга


*