ТАТ РУС ENG

Гыйлаҗев Таһир Олы мирасны яклап

Аның төптән килми-артмый торган шигырь хәзинәсе алган саен кимеми торган, алган саен саклана торган милли зәмзәм коесына әвереләчәктер. Шул зәмзәм коесының тирәсендә бик күп еллар, йөз елларга кадәр сусаганлыкларын бастырырга теләүчеләр булачаклар. Суга теләнергә, пакъләнергә теләгәннәр пакь су табачаклар. Авырулы күзенә сөртү нияте берлән килгәннәр күз авыруыннан дару табачаклар.
Гаяз Исхакый



Габдулла Тукай иҗатын өйрәнү һәм бәяләүнең бер гасырлык бай, катлаулы, вакыты белән каршылыклы тарихы бар. Аның кыйммәтле лирикасы матур әдәбиятның, әдәбият тарихы һәм әдәби тәнкыйтьнең үсеш юлын, дәрәҗәсен билгели торган ориентир, бизмән дә булып торды. Совет чорында әдәбият фәне, идеологик һәм сәяси кысаларга, чикләүләргә карамастан, Тукай турындагы фәнне тудырды һәм, әйтергә кирәк, җитди генә биеклекләргә дә күтәрде. Ә аның юл башында шагыйрьнең замандашлары торды. Әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Т.Галиуллин, Тукай иҗатының XX гасыр татар поэзиясенә йогынтысын тулыландыру һәм фәннилеген тирәнәйтү максатыннан, «шагыйрь иҗатына замандашлары биргән бәя»гә игътибар итү кирәклеген әйтеп чыккан иде (8.28 б.).
XX гасыр башы татар әдәби тәнкыйтендә Г.Тукай шигъриятенең, тормыш сукмакларының төрле якларын яктырткан авторлар аз булмады. Шагыйрь бу яктан бик бәхетле. Шулар арасында Җ.Вәлиди мәртәбәле урын алып тора. Аның тәнкыйди эшчәнлеген өйрәнүне башлап җибәргән тәнкыйтьче һәм әдип Р.Мөхәммәдиев Җ.Вәлидине бик хаклы рәвештә «тәнкыйтьче һәм әдәбият белгечләребездән беренче тукайчы» дип атый (13.102 б.).
Мәгълүм булганча, Җ.Вәлиди әдәби тәнкыйтькә унынчы елларда килә. Тәнкыйтьченең беренче мәкаләләре үк Г.Тукай иҗатына багышланган. Алар шагыйрь вафат булгач язылган.
Мәкаләләрдә Г.Тукай шигъриятенең төп сыйфатлары, аны чорларга бүлү мәсьәләсе, әдәби әсәрләренең тел-өслүбе, шагыйрь иҗатының татар әдәбиятында тоткан урыны, әдипнең вакытсыз үлеменә мөнәсәбәт яктыртыла. Бу — бердән. Икенчедән, шагыйрь поэзиясенә нисбәтле, милли әдәбиятның үсеш-үзгәреш закончалыклары, ориентациясе, әдәби мираска караш, әдәбиятның милли характеры һәм халыкчанлыгы, олы, бай тарихлы татар әдәбиятының яшәеше белән бәйле зур, хәлиткеч проблемалар да карала.
Җ.Вәлидинең Г.Тукай иҗатын тирәнтен аңлап, дөрес һәм объектив бәяләвенең сере, күрәсең, аны бәяләү критерийларындадыр. 1910 елларда Г.Ибраһимов, Р.Фәхреддин, М.Бигиев, Н.Думави һ.б.ларның шагыйрь иҗатына мөнәсәбәте шактый катлаулы, каршылыклы булды. Вәлиди, тәнкыйтькә яңа гына килүенә карамастан, шушы могтәбәр шәхесләр арасында Тукайны яклап чыкты, аларның бәяләрен дәлилле итеп кире кага алды. Тәнкыйтьче шагыйрь иҗатын милли җирлектә, татар әдәбиятының үсеш закончалыклары, үзенчәлекләре белән тыгыз бәйләнештә карауны, бәяләүне төп бизмән, үлчәү итеп алды һәм аны эзлекле рәвештә тормышка ашырды: «Тукайның татар шагыйре икәнлеген, үзебезнең дә татарның зур кешеләреннән булып йөрүебезне онытабыз. Һичбер кеше, үз халкының тарихыннан узып, әллә кая китә алмый; моның хикмәте нәрсәдәдер, ләкин бу — факт. Менә шуның өчен дә, Тукайны үлчәгәндә, Лондон белән, Нью-Йорк белән түгел, бәлки үзебезнең Казаныбыз белән үлчәргә туры килә» (7. 269 б.).
Билгеле булганча, Г.Тукай иҗатының төп сыйфатлары: халыкчанлык, халыкчылык һәм миллилек. Җ.Вәлиди шагыйрь поэзиясенең һәр үзенчәлеген шушы принциплар яктылыгында бәяли. Алар — тәнкыйтьче язмаларында әйдәп баручы мотивлар. Дөрес, ул кайсыбер мәкаләләрендә Тукайда «бер система, бер мәсләк юк иде» (3. 26 июль) дигән фикер уздыра. Күрәсең, автор биредә әдинең гомер буе бары тик бер юнәлештә, бер төрле теоретик караш тәэсирендә генә эш итүен күздә тотадыр. Тукай бит — күпкырлы талант иясе, күпкырлы шәхес. Шулай да ул шагыйрь әсәрләренең төп идеясен бер урында «әхлакый, иҗтимагый түбәнлекләргә, хаксызлыкларга каршылык», икенче урында «аның һәрвакыт мәзлум (изелгән) халык кайгысын чигүе, андагы хәб инсаният (кешелеклелек)» (3. 26 июль) дип күрсәтә. Шушы үзәк идеягә бәйле рәвештә Җ.Вәлиди милләтче, инсаниятче, халыкчы Г.Тукай турында уйлана. Мәсәлән, Г.Тукай иҗатында халыкчылык идеяләренең тамырлары хакында ул болай ди: «Безнең язучыларның күбесе халык эчендә һәм мәдрәсәдә җитешкәннәр. Шуның өчен алар — йә хиссән (хис белән) вә йә фикрән (уй-фикер белән) азмы-күпме халыкчы. Матбугатымызга, әдәбиятымызга бу тупаслык, бу простойлык халыкчылык илә бергә гайре ихтыяри сурәттә килеп керә» (3. 25 июль). Димәк, автор халыкчылыкны әдипнең яшәү-көнкүреш шартлары, гомуми мәктәп-мәдрәсәләрдә укуы, гади халык арасында яшәве белән дә бәйләп карый. Шушы сыйфатка бәйле рәвештә Җ.Вәлиди 1910 еллар эстетик фикерендә бәхәс уяткан «сәнгать — сәнгать өченме?» дигән сорауга килеп чыга. Аңа катгый рәвештә тискәре мөнәсәбәт белдермәсә дә, Тукай иҗатына таянып, сәнгатьнең халыкка хезмәт итәргә тиешлеген ассызыклый: «Тукаев шигырьне Аполлон вә аның җирдәге табынучылары өчен сөйләми иде. Ул халык илә бергә, халык өчен, халык йөрәгеннән сөйли иде» (3. 26 июль). Аның фикеренчә, Тукай татар милләте кебек «төрле вә яшәү өчен тыпырчынып ята торган вә бинаән галәйһи (шуның өчен) үзенең талантларыннан «хис»тән бигрәк хезмәт көтә торган бер халыкка» (2) фидакарь хезмәт итүнең югары үрнәген күрсәтте.
Тукайчы галим, беренчеләрдән булып, шагыйрьнең фәнни тәрҗемәи хәлен төзүгә омтылыш ясый. Иҗат юлында үсеш баскычларын аерып чыгарып, чорларга бүленешне тәкъдим итә. Шагыйрь вафат булып, өч көн үткәч дөнья күргән «Габдулла Тукаев» дигән тәнкыйди язмасында Җаек (Уральск) һәм Казан чорларын күрсәтә. Ә инде Г.Тукайның мәҗмугаи әсәренә язылган сүз башында шагыйрьнең иҗатын өч дәвергә бүлеп карый: 1905-1907, 1908-1910, 1911-1913. Җ.Вәлидинең «Тукайның тәрҗемәи хәле һәм шигырьләре хакында мөляхазә» (1913) дигән язмасы — Тукайның тормыш сукмакларын һәм шигъриятен өйрәнүдәге беренче күләмле фәнни хезмәт. Анда баштагы дәвердә шагыйрьнең теләк-омтылышлары, фикер ягыннан үсеше, тормышка мөнәсәбәте, тарихи вакыйгаларны, заман агышын аңлавы, аларга мөнәсәбәте күрсәтелә. Шигырьләренең идея-эчтәлегенә, форма төзелешенә игътибар ителә. Шагыйрьнең беренче әсәрләрендә татар шәкертләренең «аң вә тойгысы» гәүдәләнү; «һәр тараф мөселманнары»ның бәхетен кайгырту; «караңгылыкка, хокук, хөррият, хакыйкать кебиләрне буып торган зинҗирләргә (чылбырларга) каршы үзенең рәнҗү һәм нәфрәт» хисен сурәтләү; «Бакырган, Мөхәммәдия кебек классик әдәбиятымызның өслүб вә аһәңе тәэсирендә язылу» кебек сыйфатлар билгеләнә.
Җаек чорында язылган шигырьләренең тема вә эчтәлек җәһәтеннән төрлелеге Җ.Вәлиди тарафыннан образлы тел белән болай билгеләнә: «Бакчага яңа килгән сандугач кебек, бертуктаусыз бер ботактан икенче ботакка кунып, әле бер чәчкә, әле икенче чәчкә каршында сайрыйдыр» (2). Шагыйрь әсәрләрендәге хис-кичерешләрнең байлыгы, тирәнлеге, төрлелеге һәм аларның хәрәкәте тәнкыйтьчене сокландыра да, уйландыра да. «Ул шатлана да, кайгыра да, сөя дә, күрә дә алмый, мактый да, яманлый да, нәсыйхәт тә итә, киңәш тә бирә» (2), — дип, Җ.Вәлиди лирик геройның катлаулы, вакыты белән драматик рухи халәтен, аның аша татар чынбарлыгына, иҗтимагый тирәлеккә каршылыклы мөнәсәбәтен дә чагылдыра. 1905-1907 еллар лирикасында мәхәббәт хисләренең калкулана баруын күрсәтә: «Шулай ук ул вакытта хөррият, дин, милләт хисләреннән кала шагыйрь өчен иң табигый күрелгән бер хис «гыйшык вә мәхәббәт» хисе иде» (2).
Казан дәверенең беренче елларында язылган әдәби әсәрләрендә, тәнкыйтьче карашынча, идея-эчтәлек ягыннан үзгәреш сизелми, тәрҗемәчелек эшендә аеруча осталык, талант, аның төрләреннән иркен файдалану, халык авыз иҗаты белән бәйләнеш көчәю күзәтелә: «Бу дәвер Тукайның уйный, көлә-шаяра торган вакыты булды» (5), — дип яза Җ.Вәлиди һәм шул рәвешле сатираның көчен, үткенлеген, шагыйрьнең татар тормышындагы искелекне, наданлык, торгынлык, тәкълидчелекне фаш: итү сәләтен ассызыклый. Авторның бу карашы «Тукайның шагыйрьлеге» (1923) дигән мәкаләсендә тагын бер кат искәртелә.
«1910 елда Тукайның рухында алмашыну сизелә… Хәзер исә ул үзенә өмет вә ышанычы кимегән төсле карый» (5) дип, хезмәт авторы шагыйрь иҗатында өченче чорны аерып чыгара. Гомеренең соңгы елларында иҗат ителгән әсәрләрендә лирик геройның күңел дөньясы тагын да катлаулана, газаплы кичерешләре, драматик психологизмы көчәя. Тукай яшәешнең ике чиге — яшәү һәм үлем турында уйлана. Җ.Вәлиди, нечкә сиземле тәнкыйтьче буларак, шагыйрь күңелендәге капма-каршы хисләр күчешен, аларның һәрдаим үзгәреп, алмашынып торуын тотып ала һәм болай дип яза: «Тукаев соңгы елларда бөтенләй хәстә бер лирик булып китте. Ул әүвәлдән үк инде дөньяда тормаска киңәш бирә иде. Ләкин болар сөйләнгән бер вәгазь генә иделәр. Шуның артыннан ук өмет вә сөю шигырьләре килә иде. Соң елларда исә шул дөньяны бөтенләй чит күрә вә аннан китәргә бөтен рухы илә ашкына башлады» (2). Бу, һичшиксез, Тукайның хәле, аңа иҗтимагый-милли мохитнең тәэсире белән аңлатыла. Җ.Вәлиди әлеге сыйфат үзгәрешенә нәкъ шушы ноктадан якын килә. Өченче дәвер әдәби әсәрләрен шул рәвештә бәяләп, тәнкыйтьче берьяклылыкка бирелми. Анда шигъри куәтнең кимемәвен, сәнгати камиллек, лиризмның көчәюен, шагыйрьне әхлакый, иҗтимагый, фәлсәфи мәсьәләләрнең һәрдаим борчып торуын, вакыты белән «саф вәгазь вә нәсыйхәт әсәрләре» язылуын искәртә.
Г.Ибраһимов тарафыннан Г.Тукайның мәхәббәт лирикасына бирелгән берьяклы бәяне йомшарту, кире кагу максатыннан Җ.Вәлиди, шагыйрьнең бу юнәлештә уңышлы эшләвен, матур әсәрләр язуын раслап, һәр мәкаләсендә дәлилле аңлатмалар бирә. 1905-1907 еллар лирикасында ук мәхәббәт хисенең калкулана баруын чираттагы бер мәкаләсендә болай шәрехли: «Шулай ук ул вакытта хөррият, дин, милләт хисләреннән кала шагыйрь өчен иң табигый күрелгән бер хис «гыйшык вә мәхәббәт» хисе иде» (2). Алга таба мондый характердагы әсәрләрнең сәнгатьчә эшләнешенә, бизәкләү чараларының камиллегенә, сүзләрнең урынлы кулланылышына бәя бирә: «Тукаевның сөю шигырьләре башка нәүгъ (төр) шигырьләреннән бер дә калыш түгел. Галимҗан әфәнде әйткәнчә, мәхәббәт шигырьләре арасында бәгъзе бер уен сүзләре булу аның самимилегенә зарар бирмәскә кирәк. Чөнки мондый сүзләр гашыйкның мәгъшукасына булган мөнәсәбәтен төрлеләндерә генә» (5).
Мәхәббәт темасына язылган шигырьләрендә һәм, гомумән, шагыйрьнең тулаем иҗатында күзәтелгән үзенчәлекләрне автор Тукайның шәхси сыйфатлары, тормышының аерым яклары белән дә бәйләргә омтыла: «Тукаев турыда шундый хиссият <...> кешесе булып, аның күгенең бер ягында кояш нурларын чәчеп көлеп торса, икенче ягында болытлар арасыннан яшеннәр яшьни вә күкләр күкридер» (5).
Җ.Вәлидинең тәнкыйди эшчәнлегендә Г.Тукай шигъриятендәге тел-өслүб мәсьәләсе мөстәкыйль сызык булып бара. Ул бу мәсьәләне аңлау, кабул итү һәм бәяләү ягыннан шул чор тәнкыйтьчеләре һәм галимнәреннән күпкә өстен тора. Тәнкыйтьче аны шагыйрьнең иҗат эволюциясе яктылыгында, халыкчылык ноктасыннан торып өйрәнә. Башлангыч чорда Тукай шигырьләренең теле каршылыклы бәя алган вакытта, Җ.Вәлиди мәсьәләнең иҗтимагый-милли асылын аңлап эш итә: шагыйрь яшәгән урын, чор үзенчәлегенә таянып, аны XX гасыр башында татар теленең формалашу процессы белән тыгыз бәйләнештә карый. Ул Тукайның Җаек чорында язылган әсәрләренең телен «саф госманлыча яки бераз татарчалашкан госманлыча» тел дип бәяли һәм заманы өчен табигый, канунлы күренеш булуын ассы-зыклый: «Бездә хәзерге татар теле тәкърир иткәнгә кадәр (барлыкка килгәнче) күбрәк әдип вә шагыйрьләрнең теле татарчалашкан бозык госманлыча булып, моңа бәгъзе казах вә сарт тәэсире дә катыша иде. Шуның өчен Тукаев шивәсе (диалекты) вакытына күрә бик табигый иде» (3. 26 июль).
Тукайның 1905-1907 еллар арасында язылган шигырьләре дөнья күргәч, Ф.Әмирхан да тәнкыйди язма белән чыгыш ясый. Ул җыентыкта, шагыйрьнең саф татарча әсәрләре белән беррәттән, «төрек теле белән язылып, гарәпчә, фарсыча, азәрбайҗанча телләреннән корылган шигырьләре» булуын әйтә һәм бу чор шигырьләренең теленә тискәре мөнәсәбәтен сиздерә: «Габдулла әфәнде кеби табигате шигъриясе кешеләрнең иске вә яңа төрек әдәбияты тәхте тәэсиренә төшеп тә, татар шагыйре урынына — үзләреннән мөтәкәллиф (кирәксез) төрекләшкән шагыйрьләр ясап чыгарулары татар теле һәм әдәбияты ноктаи нәзарыннан (караш ноктасыннан) гөнаһтыр» (1.12 б.).
Шагыйрьнең башлангыч чор иҗатында язылган шигырьләренең теле милли тел формалашудагы бер үзенчәлекне — Җаек төбәге урынчылыгы телен чагылдыра. Соңрак бу фикерне Г.Сәгъди дә куәтли һәм фактлар белән нигезле раслый. Галим инкыйлаб һәм реакция көннәрендә телдә ике агым — төрекчелек һәм татарчылык агымнарының көрәшен билгели, аларның территориаль чикләрен күрсәтә: «Казан газета-журналларында (монда да бәгъзе бер истисна (чыгарма) бар) каюмчылык, татарчылык кыздырылса, Петроградта («Өлфәт») һәм Урта Азия чикләрендә (Оренбургта «Вакыт», «Шура», Җаекта «Әлгасрелҗәдит») төрекчелек белән сугарылып баралар иде. Боларда язылган мәкаләләрдә, хәбәрләрдә дә, шигырь вә хикәятләрдә дә шулар иде» (14. 168 б.).
Вакытлар үтү белән, шагыйрь әсәрләренең теле үзгәрә, камилләшә, халыкның җанлы сөйләм теленә якынлаша, татарчалашу процессын кичерә, һәм, әйтергә кирәк, Тукай бу юлда үз замандашлары М.Гафури, Н.Думави, З.Бәшири һәм башкалардан алдарак бара. Аның Казан чорында язылган әсәрләре бу юнәлештә камилләшүнең югары үрнәген күрсәтә. Г.Тукай поэзиясенең тел-өслүбендәге сыйфат үзгәреше тәнкыйтьчеләр, бигрәк тә Җ.Вәлиди тарафыннан «…тел вә өслүб җәһәтеннән җитди һәм әсаслы (нигезле) бер үзгәреш сизелүе» төсендә билгеләп үтелә. Автор «Ул хәзер чын-чын татар шагыйре» (2) дигән нәтиҗә ясый.
Г.Тукай поэзиясенең тел-өслүбенә үтә таләпчән һәм вакыты белән берьяклы, субъектив мөнәсәбәт белдергән Г.Ибраһимов та, шагыйрь шигырьләрендәге сыйфат үзгәрешен, тел-сүз байлыгын, өслүб гадилеген билгеләп, соклануын белдерә: «Һәм аның теле, өслүбе һичберәүнең әдәби зәүкын рәнҗетерлек булмый, оста күренә, максатны да гавамга табигый вә ачык һәм матур аңлата, хәтта кешесенә күрә ятларлык та була иде» (11. 143 б.).
Камилләшү, татарчалашу процессының иң югары ноктасы буларак, Г.Ибраһимов, Ф.Әмирхан, Җ.Вәлидиләр шагыйрьнең «Шүрәле», «Су анасы», «Мияубикә» әсәрләрен күрсәтәләр. Г.Ибраһимов «Татар шагыйрьләре» китабында Тукай шигъриятенең тел-өслүб үсешендә өч чорны аерып чыгара: «Мөхәммәдия» (госманчылык), күчеш һәм татарчылык чорлары.
1923 елда шагыйрь иҗатына гомуми бәя бирү юнәлешендә язылган «Тукайның шагыйрьлеге» мәкаләсендә Җ.Вәлиди шагыйрь әсәрләренең тел-өслүбендәге үзенчәлекләргә, төп сыйфатларга үтә нечкә сиземле югары бәя бирә: «Тукайның иң сөйдергән ягы, шөбһәсез, аның тел вә өслүбедер. Тукай кадәр җиңел вә тәкәллефсез табигый, шуның белән бергә аһәңле вә сәлис язучы шагыйрь әле һәнүз татарда килгәне юк» (7. 266 б.).
Аннан соң ул шагыйрь әсәрләрендә форма һәм өслүб күренешенең аерым якларына да туктала. Г.Тукайның башта Урта гасыр әдәби, дини-әхлакый, ярымдөньяви әсәрләргә хас форма һәм өслүбтән файдалануын әйтә: «Ул шигырьләрен халыкның электән ияләшкән бер форма вә өслүб илә тәркиб итеп, аны күптәннән өйрәнгән көенә биетә» (2). «Шүрәле» әкият-поэмасы мисалында татар теленең мөмкинлекләре турында яза һәм аларның шагыйрь иҗатында исбатлануын искәртә, «…шигъри куәт аркасында нинди зур хезмәт тудырырга мөмкин улуы, ифадә вә тасвир өчен татар телендә куәт вә кабилият булганлыгы» раслана. Өслүбенең гадилеген, ачыклыгын, табигыйлеген тәнкыйтьче кат-кат ассызыклый: «…нәзымнарда (шигырьләрдә) вөзух (ачыклык) вә сәлясәт (сүзгә осталык), шуның илә бәрабәр соң дәрәҗәдә садәлек (гадилек) вә табигыйлек Тукаевка сүзләрнең ни дәрәҗәдә мөсәххәр (сихерләнгән) булганлыгын күрсәтсә кирәк» (2).
Өслүб күренешенең тагын бер сыйфаты — сүзләрне урынлы, мәгънәсенә туры китереп файдалану, аларның автор әйтергә теләгән фикерне бөтен тулылыгы белән бирү үзенчәлеге Тукай шигъриятендә ачык күренә. Әйтерсең шагыйрь сүзләрне куллануда сихри көчкә ия, тылсым таягы белән эш итә. Аның бу осталыгы, Җ.Вәлиди хезмәтләрендә Давыт галәйһиәссәламнең тимер эретү сәләтенә тиңләштерелеп, югары бәяләнә: «Тукаевта сүзләр шулкадәр муаффәкыятле табыла һәм шулкадәр урынлы вә җайлы тезелә ки, гүя гади кешеләрнең каләме җиңә алмаган сүзләрне ул әллә нинди бер сихер куәте илә җиңеп тота. Ул бик каты вә тупас күренгән татар сүзләреннән дә… теләгән нәзымнар куя» (2).
Тукай иҗатына багышланган мәкаләләреннән күренгәнчә, Җ.Вәлиди шагыйрь әсәрләренең тел-өслүбенә бәя бирүне тәнкыйтьнең иң мөһим таләпләреннән берсе дип саный һәм аның иҗаты үрнәгендә XX гасыр башында милли телнең формалашу тарихын, ул үткән катлаулы юлны да яктырта. Шагыйрь әсәрләренең телен анализлау, бәяләү аша татар теленең олылыгын, байлыгын, аһәңлелеген раслый.
Мәгълүм булганча, Җ.Вәлиди — татар әдәбиятының үсешен татар халкы яшәгән мохит, чынбарлык, иҗтимагый тормыш хәрәкәте һәм тарихи фактлар белән тыгыз бәйләнештә карап, җитди, төпле фикерләр белән чыгыш ясаган галим. Ул милли әдәбиятның Шәрыктән Гаребкә борылуын Тукай тәҗрибәсенә дә таянып дәлилли. Шагыйрь башлангыч чор иҗатында Урта гасыр суфыйчылык, дини-әхлакый, мәгърифәтчелек һәм госманлы-төрек әдәбиятларының традицияләрен дәвам иттерде. Шуңа күрә бу чорда иҗат ителгән әсәрләренең идея-эчтәлеге, формасы Шәрыктән килү ачык аңлашыла. Әлеге үзенчәлек Җ.Вәлиди тарафыннан да күрсәтелә: «Тукаевның иң элек телен ачкан шигырьләре форма ягыннан гына түгел, хис вә мәгънә игътибары илә дә шәркый бер характердадыр. Аның авызы мәдех белән ачылды» (4. 261 б.). Әмма шагыйрьнең торган саен Аурупа, рус әдәбиятына ныграк йөз тотуы татар эстетик фикере тарафыннан бертөрле генә бәяләнми. Мәсәлән, Н.Думави шагыйрьнең Гареб тәэсиренә бирелүен хупламый, шул сәбәпле шигъри таланты тулысынча ачылмый калды дигән фикер әйтә: «Мәрхүм шагыйребез, чын үзебезнең шагыйребез Тукаев, белмим, бер үлчәүченең куәтеннән куркыпмы, баштарак язган шәркыйларын югалтты. Лермонтов, Пушкиннар аша Байрон школасына кереп китә язды. Ләкин мескен барып чыккан бер нәзыйм һәм әгәр шәркыйлыгында дәвам итсә, зур шагыйрь булырлык барып чыккан бер шәрык кабилияте иде» (9). Җ.Вәлидинең «Шәрыктән — Гаребкә» мәкаләсенә җавап рәвешендә язылган хезмәтендә ул бу фикерне тагын да куәтли. Җаек чорында язылган әсәрләре «чын шигырь иделәр, чөнки ул вакытларда аңарда ниндидер фән үлчәвеннән куркулар юк иде» ди. «Гареб тәэсиренә төшкәч», аның фикеренчә, «соңгы шигырьләрендә мәгънәдәге хыялындагы хөрлек әзәйде, реомоплетлык белән тел гармониясе генә калды. Дөрест, шигърият бөтенләй югалып бетмәде. Ул һаман бар иде, ләкин куәтсез, зәгыйфь иделәр» (10). Җ.Вәлиди исә Тукайның Гареб тәэсиренә бирелүен татар әдәбиятының гомумүсеш тенденциясе яктылыгында, тарихи барышка нисбәтле бәяли: «Ул башта шагыйрь наменә фәкать төрек диваннарын гына күрә вә аларга тәкълид (иярү) итә иде. Соңрак рус әдәбиятын аңлап, Гареб тәэсиренә бирелде. Бу бер Тукаевта гына түгел, безнең бөтен язучыларыбызга гомум булган бер хәл. Безнең соңгы 10-15 еллык бөтен тарихыбыз шул: Шәрык тәэсиреннән Гареб тәэсиренә авышудан гыйбарәттер» (6).
Г.Тукай иҗатында совет чоры әдәбияты галимнәре тарафыннан, безнең карашыбызча, максатлы рәвештә арткы планга калдырылган һәм Гареб-рус әдәбиятлары белән бәйләнешен дәлилләгән тәрҗемәчелек эше бар. Тәрҗемәчелек үзе үк әдәби йогынты турында сөйли. Шагыйрьнең замандашлары Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, Җ.Вәлиди, бераз соңрак Г.Сәгъди һ.6., Г.Тукай иҗатының бу үзенчәлеген объектив яктыртып, шактый җентекле, әтрафлы өйрәнгәннәр. Әдип мирасының бу ягы барлык тәнкыйтьчеләр тарафыннан уңай, югары бәя ала. Мәкаләләрдә «тәрҗемәчелек», «тәкълидчелек», «нәзыйрәчелек», «икътибас» (файдаланып язу) кебек сүзләр файдаланыла. Күрәсең, алар Тукай заманында синоним буларак кына кулланылмаганнар, бер-берсеннән беркадәр мәгънәви төсмерләр белән дә аерылганнардыр.
Аерым алганда Җ.Вәлидинең тәнкыйди язмаларында бу мәсьәлә эзлекле күзәтеп барыла. Ул чираттагы бер мәкаләсендә болай яза: «Тәкълидтә без Тукай дәрәҗәсенә ирешкән һичбер шагыйрьне белмибез, хәтта Бабич та аннан бик күп түбән тора. Тукайның читтән алган тәрҗемә һәм икътибаслары тәмам үзенеке булып чыга. Үзебезнең иске әдәбиятка һәм халык әдәбиятына тәкълид аның аерым сөйгән бер нәрсәседер» (7. 266 б.).
Алда әйтелгәнчә, Җ.Вәлидинең шагыйрь иҗатына багышлап язылган мәкаләләре ул вафат булгач дөнья күрә. Ул Г.Тукайның вакытсыз үлемен татар әдәбияты һәм мәдәнияте өчен зур югалту буларак бәяли: «…татар әдәбияты тәсбихендә иң зур төймәләрдән берсе өзелеп төште». Алга таба автор шагыйрьнең шул кыска гомере эчендә дә халыкка, милләткә хезмәте турында уйлана. Тукайның кыска гомерен «күпер аркылы чыгып китү» белән чагыштырып, әсәрләрен «күпернең иң нык бер җирендәге нәкышкә (рәсемгә)» тиңли. Шагыйрь иҗатының үлемсезлеге, халык күңелендә мәңге яшәве турында фикер йөртә: «Аның ул бөек канатлары (берсе — кыйный, икенчесе сыйпый, сөя торган) һаман калды. Алар һәнүз (һаман) әүвәлге мәһабәт вә газамәт илә (бөеклек белән) безнең әдәбият күгебездә кагынып йөриләр, берәүгә мәдех вә сәна (мактау) укыйлар, берәүләрдән һаман көләләр, җәрых (кире кагу) вә һөҗүм итәләр» (4. 263 б).
Тәнкыйтьче Г.Тукай шигъриятенә нисбәтле 1920 еллар татар әдәби тәнкыйтендә бөтен зурлыгы белән куелган үзәк мәсьәләгә — әдәби мираска мөнәсәбәт мәсьәләсенә үз карашын белдерә. Шунысы әһәмиятле: Вәлидинең «Тукайның шагыйрьлеге» дигән мәкаләсе әдәби мираска мөнәсәбәт мәсьәләсе тирәсендә Г.Ибраһимов белән икесе арасында барган бәхәстән соң языла. Билгеле булганча, Г.Ибраһимов, Октябрь инкыйлабына кадәрге татар әдәбиятының гомумкешелек кыйммәтен, фикри-мәгънәви әһәмиятен инкарь итеп, «тарихи бер дәвернең тарихи материаллары буларак кына» бәяли (12. 289 б.). Җ.Вәлиди исә, киресенчә, әдәби мирасның, шул исәптән Г.Тукай иҗатының да, һәр дәвер яңа буын укучылары өчен мәгънәви кыйммәтен, гомумкешелек яңгырашын яклап тавыш бирә: «Тукайның әһәмияте безнең өчен тарихи гына түгел, ул һаман укылачак; руслар Некрасовны укыган вакытта, татарлар да Тукайны укыячак» (7. 270 б.). Җ.Вәлидинең Г.Ибраһимов белән шундый кискен әдәби бәрелешләрдән соң да үз фикерендә калуы, позиция, караш ныклыгы укучыны бүген дә сокландыра.
Җ.Вәлидинең Г.Тукайга багышланган тәнкыйди мирасын өйрәнүгә нигезләнеп, мондый нәтиҗәләр ясарга мөмкин: галимнең тәнкыйди эшчәнлегендә Тукай иҗатын бәяләүгә махсус язылган мәкаләләре бар; еллык хисап рәвешендә дөнья күргән хезмәтендә шагыйрьнең мәҗмугаи әсәрен бәяләүгә, аны укучылар арасында пропагандалауга урын бирә; татар әдәбиятының үсеш закончалыклары турында сүз алып барган язмаларында, нәзари карашларын нигезләү өчен, Тукай иҗатына мөрәҗәгать итә. Ал арда ул Г.Тукайның татар әдәбияты, татар милләте тормышында тоткан урыны, шагыйрь иҗатын чорларга бүлү, һәр дәвернең идея-эстетик үзенчәлекләре, шагыйрьлек таланты, тел-өслүб үзенчәлекләре, иҗатында халыкчанлык һәм миллилек, халыкчылык, сатира, тәрҗемәчелек кебек мәсьәләләргә зур игътибар бирә, ал арны аңлау юлында җитди адымнар ясый. Мәкаләләренең күбесе бәхәс рухында язылган, һәрберсе диярлек Г.Ибраһимовның «Татар шагыйрьләре» һәм башка тәнкыйди язмаларда Тукайга бирелгән берьяклы, хаксыз бәя-нәтиҗәгә каршы юнәлдерелгән. Кайбер мәкаләләрдә, Ибраһимовның исеме махсус яңгырамаса да, фикер агышы шул юнәлештә бара. Җ.Вәлиди шагыйрь иҗатын фәнни нигездә өйрәнүне башлап җибәрә һәм Тукай турындагы фәннең нигез ташларын салучы галим дип бәяләүгә, һичшиксез, лаек.

 

Әдәбият


(Мәкаләләрдә әдәбият исемлегендә бирелгән барлык хезмәтләр дә күрсәтелмәде. Ләкин, авторның гыйльми-нәзари карашларын тирәнәйтүдә әһәмиятле урын тотканлыктан һәм өстәмә әдәбият буларак, исемлектә аларын да бирергә кирәк дип таптык.)


1.    Әмирхан Ф. Габдулла Тукаев шигырьләре // Әсәрләр: 4 т.: 4 т.: Әдәбият-сәнгать тәнкыйте, биографик материаллар, хатлар. — Казан, 1986.
2.    Вәлиды Җ. Габдулла Тукаев // Вакыт. — 1913. — 6 апрель.
3.    Вәлиди Җ. Татар шагыйрьләре // Вакыт. — 1913. — 24, 25, 26 июль.
4.    Вәлиди Җ. Тукаев хакында берничә сүз // Тукай турында замандашлары. — Казан, 1960.
5.    Вәлиди Җ. Габдулла Тукай мәҗмугаи әсәре. — Казан, 1914.
6.    Вәлиди Җ. Шәрыктән — Гаребкә // Аң. — 1916. — № 3-4.
7.    Вәлиди Җ. Тукайның шагыйрьлеге // Тукай турында замандашлары. — Казан, 1960.
8.    Галиуллин Т. Тукай һәм XX гасыр татар поэзиясе // Тукай һәм XX гасыр мәдәнияте: Шагыйрьнең 110 еллыгына багышланган халыкара конференция материаллары. — Казан, 1997.
9.    Думави Н. Бер мөляхазә // Йолдыз. — 1915. — 22 октябрь.
10.    Думави Н. «Шәрыктән — Гаребкә» мөнәсәбәте белән // Аң. — 1916. — № 9.
11.    Ибраһимов Г. Татар шагыйрьләре // Әсәрләр: 8 т.: 5 т.: Әдәбият һәм сәнгать турында мәкаләләр, хезмәтләр (1910-1933). — Казан, 1978.
12.    Ибраһимов Г. Татар әдәбиятында өченче дәвер // Әсәрләр: 8 т.: 5 т.: Әдәбият һәм сәнгать турында мәкаләләр, хезмәтләр (1910-1933). — Казан, 1978.
13.    Мөхәммәдиев Р. Югалмас мирас эзеннән // Әгәр без янмасак: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. — Казан, 1980.
14.    Сәгъди Г. Татар әдәбияты тарихы: Дәреслек-кулланма. — Казан: Татгосиздат, 1926.

 

(Чыганак: Гыйлаҗев Т.Ш. Әдәби мирас: тарих һәм заман / Т.Ш.Гыйлаҗев; Кереш сүз авт. Д.Ф.Заһидуллина. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. — 206 б.).



Комментарий язарга


*