Хаклыбыз уртак ватанда шактый ук.
Г. Тукай
1913 елда Романовлар династиясенә 300 ел тулу уңае белән Г.Тукай «Олуг юбилей мөнәсәбәте илә халык өмитләре» дигән шигырен яза. Бу шигырь, әлбәттә, үзеннән-үзе генә тумаган. Тукай халык арасында яши, һәр халыкның нинди шартларда көн итүен күреп-белеп тора. Бәйрәм итәрлек берни дә күрми ул, шулай да өмет чаткысы бар. Бәлки халык тормышына ниндидер үзгәреш килер. Автор бигрәк тә татар халкы турында кайгырта. Шигырьдә, билгеле инде, Тукайга хас сатира да чагылыш таба. Юбилей көнәрендә халык күктән «бәхет» төшүен көтә.
Дип аны: ул падишаһ һәм тәхетедер,
Дип: шушында без татарның бәхтедер,
Дип: гарип башларга энҗеләр төшәр,
Мәңге михнәт, мәңге рәнҗүләр кичәр.
Ләкин күктән дә, патшадан да берни төшми. Тормыш үзгәрешсез кала бирә. Шулчак Г.Тукай татар халкының тарихтагы урынын күрсәтергә омтыла. Тарихта татар халкы башка халыклар белән беррөттөн торып сугышкан, илне саклаган. Шагыйрь аның «…аттан артык» эшләвен дә искәртеп үтә һәм фикерен йомгаклап: «Хаклыбыз уртак ватанда шактый ук» ди. Ләкин инде бу шигырен язганда, Г.Тукай үз халкына чын азатлык килмәячәгенә ышанган. Ул инде азатлыкны самодержавие, аның башында торучы Романовлар буып торуын да яхшы аңлый. Бу шигырь — халыкның бөеклегенә дан җырлаучы шигырь.
Тарихка күзәтү ясасак, рус һәм татар халыклары арасында уртак мизгелләр дә, коточкыч җинаятьләр дә күп булган. Идел буенда күтәрелгән, кабынып киткән крестьян чуалышларында татарлар рус крестьяннары белән бер сафта торып көрәшкәннәр. Европага «тәрәзә ачкан» Петербург шәһәрен төзүдә аз татар катнашканмы? 1812 елдагы рус-француз сугышында катнашу өчен Казанда батальон төзелә. Тарихның нинди генә чорын алсак та, татар халкы «уртак Ватанда» уртак язмышка ия. Безнең халкыбыз гомер-гомергә барлык халыклар белән дә дус яшәргә омтылган. Р. Фәйзуллин сүзләре белән әйткәндә, «Сугыш башламаганнар минем телдә».
Тарих тәгәрмәче шулай әйләнгән ки, рус кешесе дәүләттәге җитәкчелекне торган саен күбрәк ала барган, рус теле идарә теленә әйләнгән. Башка халыклар алдына бу телне өйрәнү зарурлыгы килеп баскан. Ә тел өйрәнү үзеннән-үзе халыкларның бер-берсе белән ныграк аралашуларына китергән. Халык аны-моны уйлап тормаган: телен дә өйрәнгән, һөнәрен дә үзләштергән, Әлмәндәр карт белән Евстегний (Т.Миңнуллин «Әлдермештән Әлмәндәр» драмасы) кебек бер-берсенә кунакка да йөргән.
Чын мәгънәсендә зыялы, үз Ватаннарының мәгърифәте өчен янып яшәгән кешеләр бер-берсенә явызлык кылмаганнар, төрле милләттән булсалар да, аралашып яшәгәннәр, табыш-эзләнүләре белән уртаклашканнар. Мәсәлән, XIX гасырда Казанда университет ачыла. Бу исә татарның алдынгы фикерле галимнәрен дә үзенә тарта, фән белән шөгыльләнүгә китерә. Хәлфиннәр, Х.Фәезханов, Ш.Мөрҗани, М.Мәхмүдов, К.Насыйрилар татар халкының тарихын, әдәби мирасын фольклорын һәм гореф-гадәтләрен өйрәнү эшен фәнни рәвештә башлап җибәрәләр. Университетта эшләүче рус галимнәре аларга төрле яклы ярдәм күрсәтәләр: эшкә тиешле юнәлеш бирәләр, тәрҗемә итеп рус телендә бастырып чыгаралар. Бу чорда бигрәк тә профессор Н.Ф.Катанов, В.Григорьев, П.А.Поляков, В.Радлов, А.Казембек, И.Готвальд, В.Вельяминов-Зерновларның зур ярдәмен һәм теләктәшлеген тоеп эшлиләр безнең галимнәр. Ш.Мәрҗани һәм К.Насыйри «Археология, тарих һәм этнография» җәмгыятендә әгъза булып торалар.
Алга таба да безнең күп кенә мәгърифәтче галимнәр, шагыйрь һәм язучылар милләтне күтәрүдәге ярдәмне рус әдипләреннән көткәннәр, күпләр аларны остазлары итеп санаганнар. Мәсәлән, Г.Тукай үзенең остазлары итеп Л.Толстой, А.Пушкин, М.Лермонтов, Кольцов, Жуковскийларны атый. Бу турыда үзенең шигырьләрендә кат-кат искәртә. «Моктабислектә Жуковский зур остазым минем», «Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам», «Пушкин, Лермонтов, Тукай — өч йолдыз ул» дигән юлларны очратып була шагыйрь иҗатында. Тукай иҗатындагы демократик карашлар формалашуның юл башы да «Пушкин илә Лермонтов»ларга барып тоташа. Мәсәлән, 1907 елда Пушкиннан тәрҗемә ителгән «Мәхбүс» шигырендә ирек сөючән кеше язмышы өчен борчылу темасы яктыртыла. «Безнең милләт тә, — дип яза Г.Тукай 1906 елда «Хиссияте миллия» дигән мәкаләсендә, — башка милләтләр кебек хамисез (яклаучысыз), мәлҗәэсез (йорт-җирсез), фәкыйрь вә эшче халыкның файдаларына тырышучы, биш фәкыйрь кешене бер бай этенә алмаштырыр вакытлар үткәнлеген аңларга вә аңлатучы егетләргә мохтаҗ. Безнең милләт тә Пушкиннарга, граф Лев Толстойларга, Лермонтовларга мохтаҗ». Тукай бу әдипләрнең иҗатларын өйрәнде. Пушкин, Лермонтовларга кояшлар итеп карап, үзен шулардай нур алучы айга тиңләштерде; ул боларның гади сурәтләү алымнарын күзәтеп, шигъри осталыгын камилләштерде.
Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов әгәр булса кояш,
Ай кебек нурны алардан икътибас иткән бу баш.
«Кыйтга», 1913
«Тарихи бергәлек»не бер Г.Тукай иҗаты белән генә чикләү дөрес булмас иде. Бу бергәлек башка мәдәни өлкәләрдә дә зур чагылыш таба.
XX гасыр башында татарларда театр барлыкка килә. Ә рус театры инде бер гасырга якын эшли. Билгеле, үрнәк алу өчен рус театры хезмәт итә. Татар драматургиясе дә әле зур үсеш алмаган, драматурглар да бармак белән генә санарлык. Театрны барлыкка китерүчеләр рус театры үрнәгендә эшли башлыйлар. Мәсәлән, Г.Камал драма әсәрләре язу белән бергә татар драматургиясен тәрҗемә хисабына баету буенча шактый күп эшли. Аның тик 1914-1915 еллар арасында гына да дистәдән артык тәрҗемә әсәре басылып чыга. Ул Островскийның «Гроза»сын, Гогольнең «Ревизор»ын, Горькийның «Тормыш төбендә»сен тәрҗемә итә. Шуңа күрә дә Г.Тукай аны «татарның Островские» дип атый.
Крылов, Островский һәм Гоголь шикелле талантлы язучылар һәм сатириклар Г.Камал алдында зур авторитет булып торалар. Бу исә Г.Камалның драматургиясендә генә түгел, бәлки публицистик һәм әдәби тәнкыйть хезмәтләрендә дә ачык күренә. «Крылов бабайның баснялары һәрвакыт, һәркемнең кыланышын тәмсил итеп күрсәтер өчен кыямәткә кадәр ярарлык бер көзге дисәк, ялган түгелдер» дип яза ул үзенең «Тәмсилләр» мәкаләсендә. (Г.Камал. Әсәрләр. 2 нче том, 1951 ел, 183 б.). Театр әсәрләре буенча рецензияләр язганда һәм аларның сәнгатьчә эшләнешләрен үлчәгәндә дә Г.Камал классик рус әдәбиятын үрнәк итеп ала. Мәсәлән, Н.В.Гоголь комедияләрен истә тотып, аларның югары сәнгатьчә эшләнешенә сокланып, шул реалистик әсәрләрне үзенең язганнарына таяныч итеп куя. «Гогольнең язган комедиясеннән «Ревизор» илә «Женитьба» нам комедияләре әдәбият вә театр галәмендә һәмишә онытылмыйдыр, боларның онытылмаулары — һәрбер кыяфәт иясенең килешмәгән җирләреннән көлә белеп көлгәнлеге өчендер», — дип яза Г.Камал.
Татар халкы бервакытта да башка милләтләрне хурлау, кимсетү белән шөгыльләнмәгән. Мондый мисалларны тарих та, әдәбият та белми. Татар халкы һәрвакыт кемгәдер юл куйган, ярдәм иткән, авырлыгын үз җилкәсенә салырга тырышкан һәм уртак Ватаны өчен барын да эшләргә әзер һәм эшли дә: күкрәге белән амбразураны да каплый, горур рәвештә гильотинага да баса, радиация дулкынына да керә, дөнья күрмәгән ачышлар да ясый. Боларны «татарныкы» дигән чикләүләр эченә алмый гына эшли ул.
Тагын Тукайга кайтып:
Һич бетәрме тарихи бу бергәлек?
— Без туган бер җепкә теркәлеп, —
дип әйтәсе килә.
(Чыганак: Гыймадиева Н.С. Имтиханнар өчен сочинениеләр. —. Казан: Яңалиф, 2003. — 136 б.)