(Мәктәптә стилистиканы өйрәнү)
Халык шагыйре Г. Тукай XX йөз башындагы иҗтимагый-политик хәрәкәт киң җәелгән чорда әдәбият мәйданына чыкты.
Без Бишенче елны бер көнне уяндык таң белән,
Эшкә дәгъвәт итте безне кемдер изге нам белән, —
дип язды шагыйрь үзенең „Аң” исемле шигырендә.
Г. Тукайның теле-стиле өстендә эшләгәндә, әнә шул чордагы тарихи вакыйгалар искә алына. Чөнки әдәби тел үсеше мәсьәләләрен җәмгыять тарихындагы вакыйгалардан аерып карау мөмкин түгел.
XIX йөз ахырында һәм XX йөз башында татар әдәби телен халыкның җанлы сөйләм теленә якынайту өчен зур хәрәкәт башлана. Мәгърифәтчеләр, алдынгы карашлы татар язучылары киң хезмәт иясе массасына аңлашылмый торган сүзләрдән, борынгы формалардан арынырга тырыштылар. Ләкин әдәби телне гомумхалык теле нигезендә үстерү процессы шома гына бармады.
Бер төркем буржуа вәкилләре, руханилар гарәп-фарсы теленә нигезләнгән әдәби телне яклап чыктылар.
Әдәби телнең нигезендә госманлы төрек теле ятарга тиеш дип чыгучылар да һәм шул юнәлештә шактый эш башкаручылар да булды.
Г. Тукайның тел өлкәсендәге эшчәнлеге дә шуннан чыгып билгеләнә: ул татар әдәби телен халык теленә якынайтуда, матур әдәбият һәм публицистика стильләрен үстерүдә, камилләштерүдә зур эш башкарды, традицион китап телен халык теле үзенчәлекләре белән органик рәвештә кушып бирә белде. Татар тарихында К. Насыйри әдәби телнең фәнни нормаларын эшкәртү буенча күренекле хезмәтләр тудырган булса, Г. Тукай исә халык теленең бай мөмкинлекләреннән файдаланып, шул нормаларның төрле стильләрдә чагылышын практик яктан ачык дәлилләп күрсәтте.
Ш. Рамазанов үзенең „Г. Тукай һәм хәзерге татар әдәби теле» исемле мәкаләсендә халык шагыйренең бу өлкәдә башкарган хезмәтенә зур бәя бирде. „Тукай — чын мәгънәсендә сүз художнигы ул, — дип күрсәтте Ш. Рамазанов. — Татар сүзенең киң мөмкинлекләре, гаҗәеп художестволы формалары беренче башлап Тукай иҗатында күренде… Тукай иҗаты, бер яктан, татар халкының әдәби үсеш процессын һәм әдәби теле оешу тарихының үткәннәрен чагылдырса, икенче яктан, татар әдәбияты һәм татар әдәби теленең җитлеккән, гүзәл үрнәкләре булып тора»* (* Ш.Рамазанов. Татар теле буенча очерклар, Казан, 1954, 62, 90 битләр.).
Г. Тукайның татар әдәби теле тарихында тоткан роле укучыларга шул юнәлештә тарихи-иҗтимагый процесс белән тыгыз бәйләнештә аңлатыла. Ул кулланган тел-стиль алымнары әсәрнең идея эчтәлеген ачуда зур урын тота.
Матур әдәбият тел-стилен тикшерә белү, анализ ясау күнекмәләренә ия булу системалы эшләүне сорый. Дидактикадагы гадидән катлаулыга таба бару принцибы стиль үзенчәлекләре өстендә эшләгәндә дә искә алына. Тукай стилен өйрәнгәндә беренче чиратта укучыларның сөйләмен үстерүгә, телен баетуга зур йогынты ясый торган факторларга игътибар ителә. V—VIII классларда бигрәк тә шагыйрьнең художестволы-сурәтләү алымнарыннан, синтаксик-фигураль чаралардан, лексиканың төрле катламнарыннан һәм фразеологик әйтелмәләрдән файдалану юлларына басым ясала. Югары классларда инде укучыларга билгеле булган төшенчәләр киңрәк планда аңлатылалар. Укучыларның фикерләрен үстерү максатыннан чыгып, стиль анализы тагы да тирәнәйтелә. Г. Тукай стиленә хас үзенчәлекләр, сатирик тел чаралары, әдәби телдәге стильләр арасындагы уртак һәм аермалы яклар һәм башка мәсьәләләр тикшерелә. Бу бүлектә иллюстрация өчен китерелгән материалларны, анализ үрнәкләрен мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен үстерү өчен дәресләрдә анализ вакытында файдаланырга һәм аларны аерым бирем итеп өйгә дә тәкъдим итәргә мөмкин.
Тел фактларына, Тукай кулланган алымнарга әдәби телнең шул чордагы торышына карап бәя бирелә һәм алар барысы да хәзерге тел белән чагыштыру планында алып барыла.
Димәк, бу очракта күзәтү методы белән чагыштыру методы бергә кушыла. Бу берләштерелгән алымны тел фактларын тарихи планда анализлаганда куллану уңышлырак. Шуннан чыгып, укучылар белән үткәрелә торган лексик-стилистик анализ да төрле характерда була. Үрнәк өчен биредә шуларның кайберләренә тукталып үтәбез.
Г. Тукай татар теленең сүзлек хәзинәсе белән оста эш итә, лексик чараларның төрле үзенчәлекләреннән файдалана. Бер үк сүз аңарда күп вакыт төрле мәгънә төсмерләре бирүгә ярдәм итә. Тел гыйлемендә полисемия дип йөртелгән мондый күренеш Тукай өчен аеруча характерлы. Мәсәлән:
Җаннарым, күз нурларым, сез, бу мәһабәтне күреп,
Җан ачып, „во как!» дисез, мазлум мужиклар семьясы,—
(„Сайфия».)
дигән өзектә семья сүзе тар мәгънәсендә гаилә сүзенең синонимы гына түгел, бәлки бер сыйнфый төркемне, хезмәт иясе массасын белдерү өчен китерелгән. Ул сүзнең мондый яңа мәгънәсе XX йөз башында иҗтимагый-политик хәрәкәт җирлегендә туа. Гади тормыш-көнкүреш төшенчәсен белдергән бу сүз, иҗтимагый-политик сферага күчеп, сыйныфлар һәм берләшкән оешмаларны аңлата башлый. Мәсәлән, 1903 елгы прокламациядә ул нәкъ шул мәгънәдә кулланыла да: „…Дуслар, безгә бар рабочийлар бертуган кебек бер семья ясарга кирәк. Ул рабочийлар семьясы… бездә — Россиядә — Российский социал-демократический партия дип атала».
Түбәндәге мисалның беренче юлында кеше сүзе гомумән җәмгыять члены мәгънәсендә килсә, икенче юлда инде ул сүзнең тар мәгънәдә уңай сыйфатларга ия булган актив җәмгыять члены төшенчәсендә йөргәнлеген күрәбез:
Өч, наданга алмашынмас бер язу белгән кеше,
Мәгърифәт эстәр, иренмәс һич кеше булган кеше.
(„Ата илә бала».)
Икенче мәгънә төсмере Г. Тукайның публицистик әсәрләрендә дә киң чагылыш таба: „… Вакыт кичермичә, гимназия казаннарына кереп пешеп кеше булып чыгарга кирәк», („Хиссияте миллия».) Полисемик сүзләрдәге эчтәлек барысы да бер чыганакка кайтып кала, аларда бер төшенчә җирлегендә төрле мәгънә төсмерләре барлыкка килә.
Полисемияне мәгънәләре бер-берсеннән ерак торган аваздаш сүзләр — омонимнар белән чагыштырып карарга була. Мондый нечкә төсмерләрне аңлап эш иткәндә генә Г. Тукай әсәрләренең эчтәлегенә төшенергә мөмкин. Берничә мисал:
Төшем шул төшкә җиткәндә уяндым,
„Әле мин кайда?» — як-якка карандым.
(„Ысулы кадимче».)
Ул баш әйтә: „Син вагоннан төш хәзер…»
(„Печән базары, яхут яңа Кисекбаш».)
Төш сүзләре — омонимнар. Аларның һәрберсе мөстәкыйль мәгънәгә ия. Беренчедән, төш сүзе йокы белән бәйләнешле төшенчәдә, икенчедән, урын, җир мәгънәсендә, өченчедән исә, процессны белдерүче сүз булып килгән.
Поэтик сөйләмнең яңгырашын, аһәңен һәм эмоциональлеген көчәйтү өчен, Г. Тукай аваздаш сүзләрдән актив файдалана. Болар шигъри контекстта каламбур ролен үтиләр:
Яхшылыкка эреп китәм — балавыз мин,
Мактап сөйлим изге эшне — бал авыз мин.
(„Бер татар шагыйренең сүзләре».)
Гомердә син бу ат берлән аталма,
Торып җирдән, сәмалардан (күк. — В. X.) ат алма.
(„Шагыйрьгә».)
Яратмыйм бер дә остабикәләрне,
Сези алдарга оста бикәләрне.
(„Татар кызларына».)
Г. Тукай әсәрләрендә, стиль чарасы буларак, синоним сүзләргә анализ ясау игътибар үзәгендә торырга тиеш. Алар сөйләмне дөрес төзүгә, форма белән эчтәлекнең логик бәйләнешен булдыруга ярдәм итәләр. Синонимнар өстендә эшләүне төрлечә алып барырга мөмкин: 1) Бер шигырьдә синоним сүзләрне табып, аларга анализ ясау. Үрнәк өчен текстлар:
Иртәгесен шүрәлеләр бу фәкыйрьне тиргиләр:
— Син юләрсең, син котырган, син тилергәнсең, диләр.
(„Шүрәле».)
Бервакыт, китәм дигәндә, төште күзем басмага;
Карасам, бер куркыныч хатын утырган басмада.
Инде мин әкрен генә килдем дә кердем басмага,
Җен оныткан, ахры, калган тарагы басмада.
Бер заманны әйләнеп баккан идем артка таба,
Аһ, харап эш! — Су анасы да минем арттан чаба.
Инде эш жайланды, куркудан тынычландым, дидем;
И явыз карчык тарагыннан коры калдың, дидем.
(„Су анасы».)
Бик нык торам үз хакымны теләүдә мин,
Һәнүз шул ук хокук көен көйләүдә мин …
(„Фөрья!».)
Каләм кулда була торып, яшь шагыйрьгә,
Мәгълүмдер ки, курку берлән өркү харам.
(„Бер татар шагыйренең сүзләре».)
Без аның чен күп тырыштык шар салып,
Ахырында Думага да сайладык.
(„Печән базары, яхут яңа Кисекбаш».)
Шар салу һәм сайлау сүзләре — ул чорда синонимик вариантлар.
2) Теге яки бу әсәрдәге сүзләргә синоним сүзләр табу. Мәсәлән:
Һәр олуглар эшләгәнлектән олуглыклар таба,
„Уйнады» дип, бирмиләр ушбу җиһанда мәртәбә,—
(„Эшкә өндәү».)
өзеге китерелә дә, мәртәбә сүзенең мәгънәсен ачыклау өчен, укучылардан шуңа мәгънәдәш сүз табу таләп ителә (мәртәбә сүзенең синонимы — дәрәҗә; мәртәбә сүзе бу мәгънәдә хәзерге әдәби тел өчен актив түгел). Мисаллар:
Әрҗәдә читек-кәвешләр кузгала,
Һәм өеп куйган кәләпүшләр ава.
(„Печән базары…»)
Синонимы — ящик.
Өй түрендә шул заман сайрый ботакта сандугач.
Ул да шул бер сүзне сайрый: „Әйдә тышка, күңлең ач!
(„Эш беткәч уйнарга ярый».)
Синонимы — былбыл.
Шул вакытта әллә кайдан чыга инсан,
Кулларына балта берлән чүкеч тоткан…
(„Япон хикәясе».)
(Хәзерге тел өчен архаик форма. Синонимнары — кеше, адәм, бәндә.)
Мондый күнегүләрне эшләгәндә иң әһәмиятлесе: сүзләрдәге мәгънәне дөрес битгеләү, мәгънәдәш сүзләрне таба белү.
Г. Тукайда хәзерге тел күзлегеннән караганда диалекталь лексика һәм гади сөйләм сүзләре дә шактый урын ала. Алар контекстта төрле функцияләр башкаралар. Диалекталь сүзләр: Китте кушкан җиргә, атлап адымын ире-ире („Шүрәле»); кайда баксаң, анда тулган сәүдәгәр („Печән базары…»); китсә байның ач халыкны күзгә-күз мыскылласы („Сайфия»); туктаганнар күрчәгә иртүк табигать күркене („Җәйге таң хатирәсе»); тәңре фәйзы (рәхмәт. — В. X.) минем күңлемгә эз салыр („Бер татар шагыйренең сүзләре»); уч диюне җәдрә белән аттырыйк („Печән базары…») һ. б. Гади сөйләм сүзләре: Агалар астына сыгна балалар барчасы бергә („Җәй көнендә»); тик торасың,» күз челәйтеп гыйш-гыйшрәтне карап („Гөнаһ»); мәлҗегән („Ысулы кадимче») һ. б.
Болар белән беррәттән, Г. Тукай әсәрләрендә борынгы тел элементлары да күп очрый. Бу элекке традицияләрнең шактый тотрыклылыгы һәм төрле стильләрдәге кулланылыш үзенчәлекләре белән аңлатыла. Мисалга фонетик, морфологик, лексик характердагы борынгы формаларны китерергә мөмкин: бишектин, керпегеннән, торгучы, сач, андыйн, мондыйн, күзеңез, күрәлем, күп торыр, алмышым, булгай, пешермәк, кунаклык, күрең, белең, чәлмешем, уйку, тотубән, иткел, ирде, ултыру, аглаю, аклар һ. б.
Диалекталь, гади сөйләм һәм борынгы тел сүзләре күп очракларда сатирик һәм ироник максатлар өчен дә файдаланылалар.
Тукай әсәрләрендә башка телләрдән кергән алынмаларның да күп булуын әйтергә кирәк. Аларның күбесе хәзерге телдә дә актив. Гарәп-фарсы сүзләренең кайберләре вакытлар үтү белән архаик формага әйләнгәннәр: тәрәкъкый (прогресс), җәһаләт (наданлык), тәгассеп (фанатизм), сәнә (ел), ваҗыптыр (тиештер), сәма (күк), мәдәт (ярдәм), карья (авыл), гасый (гөнаһлы), зольмәт (караңгылык), икъбал (якты киләчәк), мәзһәп (тоткан юл), ислах (реформа), санагать (промышленность), мәхбус (тоткын), җасус (шымчы), тәкъва (изге), мәхкум (хөкем ителгән), бәхер (диңгез), дәрхаль (шунда ук) һ. б.
Рус теленнән һәм рус теле аша Көнбатыш Европа телләреннән кергән сүзләр XX йөз башында төрле лексик катлам берәмлекләренә карыйлар. Тукайда бу киң чагыла: закон, полиция, суд, юрист, адвокат, театр, билет, арсенал, бульвар, клуб, цирк, медаль, официант, манжет, пассажир, вагон, трамвай, номер, машинист, металл, сотрудник, колония, генерал һ. б.
Иҗтимагый-политик төшенчәдә йөргән сүзләр дә киң урын алалар. Бу төр лексикага революцион вакыйгаларны, авторның политик идеалларын, иҗтимагый дәүләт төзелеше һәм сыйныфлар белән бәйләнешле төшенчәләрне чагылдырган сүзләр керә. Мәсәлән: капитал, депутат, политика, конкуренция,бюрократ, локаут, мещан, аристократ, вексель, банкрот, государь, автономия, гласный, товар һ. б.
Мондый сүзләр кергән текстлар өстендә эшләгәндә алардагы мәгънә үзенчәлекләрен аңлауга зур игътибар ителә.
Чебен җанымны чын юлда бирәм бер кәррә, кызганмыйм,
Минем чөн мәсләгем — юлым бөтенләй социаллардай.
(„Соры кортларга».)
Мин гласныйлыкта тормышдым янә
Бу шәһәрнең думасында ун сәнә. …
Белмисен, махсус колониям бар минем,
Мәхкәмәм бар, автономиям бар минем.
(„Печән базары…»)
Читен тормыш капиталга чукынмасаң,
Хәзрәтендә тезләр чүгеп укынмасаң…
(“Дөньяда торыйммы?—дип киңәшләшкән дустыма».)
Мондый сүзләрнең барысы да беренче мәртәбә Г. Тукайда гына кулланылмый. Ул чорда алар төрле әсәрләрдә һәм вакытлы матбугат битләрендә еш очрыйлар. Иҗтимагый-политик терминологияне киң рәвештә куллана башлау татар әдәби теле тарихында XX йөз башына карый. Интернациональ сүзләрдән файдалану юнәлешен Г. Тукай тагы да үстереп һәм җәелдереп җибәрә. Иҗтимагый-политик, политэкономик төшенчәләрне белдергәндә татар теленең үз сүзләреннән дә, сүзлек составында урнашып киткән башка телләрдән кергән алынмалардан да иркен файдалана: җәмгыять, хөкүмәт, сыйныф, җыелышу, берләшү (берләшмәк, бергәләшмәк), сайлау, алмашмак, эшне бүлмәк, товар кыйммәте, акча кыйммәте, хезмәт вакыты, сорау-сорату, чыгару, бәһа һ. б.
Публицистик стильне үстерүдә Тукайның зур роле бар. Татар публицистикасының үсүе, аның жанр ягыннан баюы һәм стиль ягыннан формалашуы Г. Тукай исеме белән тыгыз бәйләнгән.
Г. Тукайның бетмәс-төкәнмәс иҗат чишмәсе халык белән тыгыз бәйләнештә тора. Аның: „Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул», — дип әйтүе шуңа ишарә иде. Тукай публицистикасында татар җәмәгатьчелеген дулкынландыра торган иң үткен социаль-политик, иҗтимагый-көнкүреш мәсьәләләре күтәрелә һәм бу әсәрләрнең телендә нәкъ шул чор революцион-демократик публицистикасына хас сыйфатлар чагыла. Биредә лексиканың төрле катлавы органик рәвештә бергә кушыла, стилистик яктан төрле функцияләрдә бирелә.
Г. Тукайның күпчелек шигырьләре иҗтимагый-политик рухта язылган. Аның публицистик шигырьләрен прозаик стильдәге әсәрләре белән чагыштырып карарга мөмкин:
Чиновниклар безнең канны бик күп имде,
Имәлмәсләр, җитәр инде, житәр инде;
Мазлумнарга якты, нурлы көннәр килде,—
Азатлыкның кояшы тугды, имди.
(„Дусларга бер сүз”.)
„Милләтне юатып, милләтнең һушы китеп, гакылсыз ятканда милләтне ашаган, кабыргаларын тишкән оятсыз ак башлы каргаларны, кәкре башлы, яшел яки сары гәүдәле Бохара козгыннарын куып җибәрик. Тагы да ул кортлар вә ул козгыннарның милләтне ни рәвештә ашаганнарын рәссамнар хезмәте илә милләтнең үзенә күрсәтик, милләтне аларга каршы ачуландырыйк, чәчләрен аягүрә торгызыйк; борынгы кылган эшләре өчен милләт аларны аяк астына салып изсен, һич дөньяга килмәгән кеби итсен; каргаларны муеныннан кысып, борынгы ашаганнарын кырылдагып чыгарсын; шулай бит!» („Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?»).
Кызганычка каршы, мәктәптә Г Тукайның үткен публицистика теле белән язылган проза әсәрләре өйрәнелми. Укытучы Тукай стиле турында сөйләгәндә бу моментны һич тә истән чыгармаска тиеш. Чөнки художестволы публицистика — Тукайның яраткан жанры. Пубтицистиканың бу төре образлы сурәтләү алымнарының байлыгы һәм сөйләмнең эмоциональлеге ягыннан матур әдәбият стиленә якын тора. Г. Тукай тарафыннан язылган кайбер очерклар, памфлетлар, фельетоннар, сатирик мәкаләләр шуңа керә.
Төп ике стиль (матур әдәбият стиле, иҗтимагый-политик стиль) белән бәйләнешле фразеологик әйтелмәләрне Г. Тукай бик актив куллана. Мәсәлән: ут йоту, милли агачларга куну, күңелем кошы, күз ату, күкләрдән йолдыз чүпләү, мәкерләр капчыгы, сәгадәт талы, мәхәббәт кайчысы, җәһәннәмгә утка керү, күңел җимешләре, сүнгән күңел, тормыш диңгезе, күңел йолдызы һ. б. Махсус рәвештә публицистик фразеология аерылып чыга: мәгърифәт нуры, фикрем кояшы, ил казасы, милләт хыялы, халык бәгърен ашау, милләт йөзе, гомер сахралары, азатлык кояшы, милли болытлар, хакыйкать пәрдәсе, азатлык кошлары, азатлык тамырын корыту һ. б. Фразеологик чараларның мәгънәсен дөрес ачу өчен, аларны контекст белән бәйләнештә алырга кирәк.
Анализ өчен кайбер мисаллар:
Инде китте элгәре Зынҗырлаган телләре,
Милләтнең былбыллары
Сайрап-сайрап тордыя.
(„Хөррият хакында».)
Диңгез якасында торып, без сусамыйк, —
Хөрриятнең диңгезләре ташый имди…
Барып керик хөрриятнең кочагына,
Тәрәкъкыйның күкләренә очмагына…
(„Дусларга бер сүз».)
Бай киенгән франтшикларча халык тиресе белән,
Батсачы шунда үзе һәм аләте нәкълиясе (пароходы — В. X.)
(„Сайфия».)
Тарлыклардан күптән! күптән! күңлем сынган,
Изелдем күп хокуксызлык җәфасыннан…
(„Фөрья!”.)
Әллә тәүбә капкасы ябылдымы?
Әллә бер бай корсагы ярылдымы?
(„Печән базары…»)
Фразеологик әйтелмәләрнең компонентлары төрле сүз төркемнәреннән тора: җәһәннәм газаплары, җанлы мал, җәза мәйданы, җәза таңы, кайгы, болытлары, милли болытлар, наданлык урманы, тормыш дулкыннары, милләт кортлары, милләт микроблары һ. б. фразеологик әйтелмәләрнең төп компонентлары — исемнәр (газап, мал, мәйдан, таң, болыт, урман, дулкын, корт, микроб). Алар, башка сүзләр белән бергә янәшә килеп, бер төшенчәгә атама булып береккәннәр. Мәсәлән, щанлы мал фразеологиясе эшче сүзенә синоним буларак, шул чорда эшчеләр тормышын ачык күзалларга һәм иҗтимагый-политик вакыйгаларны аңлауга, төшенүгә ярдәм итә.
Г. Тукайда иҗтимагый төшенчәдәге сүз тезмәләренең төрле формалары бар. Аларның кайберләрендә беренче компонент булып бер үк сүз кабатланып та килә: милләт эшләре, милләт мәҗлесе, милләт тамырлары, милләт йокысы, милләт сурәте, милләт балалары, милләт акчасы, милләт җилкәсе, милләтнең һушы китү, милләтне юату, милләтне ашау, милләтнең кабыргаларын тишү; хөррият заманы, хөррият кояшы, хөррият исе, хөррият дусты; халык диңгезе, халык тормышы, халык рухы, халык кызы, халык хәле, халык аңы, халык уянуы, халык азатлыгы һ. б. Тормыш-көнкүрешкә багышланган идиоматик-фразеологик әйтелмәләр дә кинаяле, образлы метафорик сөйләмдә публицистик максаттан чыгып файдаланылалар. Г. Тукайда фразеология эмоциялелеккә, экспрессивлыкка, гадилеккә ирешүгә хезмәт итә һәм дошманны фаш итү чарасы булып тора.
Халык шагыйре Г. Тукай — эмоциональ-поэтик һәм сатирик тел остасы.
Ул күчерелмә мәгънәдәге сүзләр, аллегорик-символик алымнар аша сөйләмнең эмоциональлегенә ирешү максатын гына күздә тотмый, чынбарлыктагы вакыйгаларга карашын да белдерә, аларга үзенең бәясен дә бирә. Шул җирлектә укучыда иҗтимагый күренешләрне тирәнрәк аңларга билгеле бер нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек туа. Мисал өчен „Көзге җилләр» шигыре:
Көзге төн. Мин йоклый алмыйм. Өй түрендә җил җылый;
Җил җыламый, ач үлемнен куркусыннан ил җылый.
Көзге төн, ямьсез, караңгы… Өй түрендә җил җылый;
Җил хәбәр ул: ач үлемнең куркусыннан ил җылый.
Көзге төн, җил символлары аркылы шагыйрь киң гомумиләштерүләр ясый. Шигырьдә, һәр строфаның соңгы юлында елый сүзенең кабатланып килүе кара реакция елларында Россиядәге иҗтимагый хәлләрне, халык тормышын тагы да тирәнрәк аңларга ярдәм итә.
Г. Тукай иҗтимагый тормыштагы бозыклыкларны фаш итү, буржуаз сыйныф вәкилләреннән көлү өчен еш кына сатирик тел чараларына мөрәҗәгать итә. Бу алымнар (күчерелмә мәгънәлелек, сатирик сурәтләүләр, сүз уйнату, икеләтә мәгънә, ирония һәм пародия тудыручы берәмлекләр, төрле стиль элементларының бергә килүе һ. б.) әсәрнең идея эчтәлеге белән органик рәвештә берегеп киләләр, әйтергә теләгән фикерне укучы аңына җиткерүдә зур роль уйныйлар.
Г. Тукай сатира тудыруда күчерелмә мәгънәдәге сүзләрдән аеруча киң файдалана. Бу — аңарда иң күп таралган алымнарның берсе. Сатирик эффект бер предметны яки күренешне икенчесе белән охшашландыру нигезендә туа. Охшату күп вакыт күчерелмә мәгънәдәге сүзләр белән бирелә. „Ишан» шигырен алыйк:
Күзен йомган, муен бөккән, башында чалма чорналган;
Кибән чалма кибәк башта: ишан булган, имеш, хайван!
Кибән сүзенең чалма белен гиперболик планда охшашландырылуы, метафорик эпитет рәвешендә баш сүзенең кибәк сүзе белән ачыкланып, ишанның хайван белән чагыштырылуы саркастик сурәтләү барлыкка китерә. Сурәтләү чараларының бергә органик рәвештә кушылып килүе (метафора белән гипербола — кибән чалма, метафора һәм эпитет — кибәк баш — метафора һәм чагыштыру — ишан — хайван) тирән мәгънә белдерүгә ярдәм итә. Аз сүз белән күп фикер бирү, ягъни лаконизм Г. Тукай өчен хас алымнардан санала. Шундый ук характердагы башка мисаллар:
Билгеле, һәрбер агачлар да корырга башлыйлар,
Былбыл урнына оя тоткач башында каргалар!
(„Дин вә гавам».)
Тик китә кайчакта кәйфен, хакимен булса ишәк.
(“Интикатка мөтәгалликъ».)
Сурәтләү чараларының бер-берсе белән тыгыз кушылулары нигезендә төзелгән сатирик эчтәлекле сүз тезмәләре:
Таш йөрәкләр һәм яшен күргәч укыр „ләхәүләсен».
(„Яшен» журналы хакында».)
Таш йөрәкләр кырсалар күңлеңне, түз, эндәшмә син;
Эшләре шул: болгасыннар, әйдә зәмзәм чишмәсен!
,,…гә (Ядкяр)»
Нигә тулган чалмалы козгын зиярәт өстенә?
Бер сыраның мичкәсе, бел, боз булып каткан бүген.
(„Нәрсәдән?»)
Мондый сүзләрне һәм сүз тезмәләрен контексттан, конкрет эчтәлектән аерып караганда, сатирик эффект шактый кими төшә. Шуңа күрә һәр чара эчтәлек белән тыгыз бәйләнештә карала. Ул гына да түгел, сатира чарасы башка сүзләргә дә билгеле күләмдә йогынты ясый. Шул рәвешчә, төрле тел чараларының кушылуы, бер төп этәргеч сүзнең тәэсире нәтиҗәсендә сатирик контекст барлыкка килә.
Язучылар үзләренең индивидуаль стилендә бер сүзне төрле мәгънә белдерү өчен файдаланалар. Бу — телнең лексик-семантик ягын баетуда да шактый әһәмиятле урын алып тора. Тукай теге яки бу объектны сатирик фаш итү максатыннан чыгып сурәтләргә тели икән, ул инде бу очракта гади нейтраль сүзләрне дә эшкә җигә. Мәсәлән, хезмәт иясе массасы җилкәсендә яшәүчеләрне сорыкорт дип алу, затның бер үзенчәлегенә охшашлы рәвештә, әйтергә теләгән фикерне киң планда сурәтләргә мөмкинлек бирә:
Аристократ—сорыкортлар, калын корсак, кечек башлар,
Ашыйлар соң бирән булган кешеләр, ну, гаҗәп, ай-яй!
… Һөҗүм кирәк ишаннарга — сорыкорт, гөмбә башларга;
Бетер, сындыр, кырып ташла магаль урра вә билбанзай!
(„Сорыкортларга».)
Тукай моның белән объектны ачык һәм тулы итеп тасвирлауга ирешә. Нәтиҗәдә сорыкорт сүзенең төрле стилистик мәгънә төсмерләре барлыкка килә. Сорыкорт сүзе иҗтимагый төшенчәгә күчеп, төрле стильләрдә кулланылышка керә.
Сатирик фаш итү максатыннан чыгып кулланылган күчерелмә мәгънәдәге сүзләр каламбурларга якын тора:
Ашар безне дә бу корсак, басар тиз, без болай торсак;
Ә я корсак», вә я корсак, җиһанны капладың, вай-вай!
Матур булыр бу корсакларга каршы чаралар корсак,
Тотып ярсак боларны без, заман үткәрми, картаймай.
(„Сорыкортларга».)
Каламбурлар, гадәттә, яңгырашлары ягыннан бер-берсенә охшыйлар һәм поэтик сөйләмнең аһәңен һәм эмоциональлеген күтәрүгә ярдәм итәләр. Югарыдагы өзектә каламбур ролендә китерелгән сүзләр өч төрле мәгънә төсмерен белдерәләр (кеше организмының бер өлеше, эксплуататор сыйныф вәкилләре, процессны белдерә торган сүз). Баштагы ике мәгънә бер-берсе белән полисемик мөнәсәбәттә. Өченчесе исә аларга омоним рәвешендә килгән. Шул рәвешчә, сөйләмдә каламбурлар полисемик сүзләр һәм лексик-грамматик омонимнар нигезендә төзелә алалар. Мисаллар каламбурларның нигезендә омонимик сүзләр генә түгел, полисемантик сүзләр дә ятканлыкны күрсәтә. Каламбурларның поэтик сөйләмдә кулланылышы һәм аларның омонимнардан аермасы нәкъ шуның белән дә аңлатыла.
Төрле сурәтләү чараларын уңышлы куллану Тукайга җәмгыятьтәге күренешләргә дөрес бәя бирергә ярдәм итә. Дошманнарын фаш итү, теге яки бу шәхесне тәнкыйть итү, алардан көлү өчен ул үткен сүзләр, сатирик-метафорик бәяләмәләрдән бик урынлы файдалана. Г. Тукай әсәрләрендә метафорик эпитетлар бик күп: җитен сакал, көмеш чәч, аксакал кыш, таш күңел, канлы яшь, таш йөрәк, кара күңел һ. б. Эпитетларның бер төре турыдан-туры сатирик һәм ироник тел чарасы булып китә:
Черек милләт өчен сынмас терәк сез,
Тугыз корбан суеп алган теләк сез.
(„Әдәбият ахшамы ясаучы яшьләремезгә».)
Бик үткен журнал тарала, Исме ничек?
„Уклар»мы? Иске-москы муллаларны
Һич кызганмый чукмарлый.
(„Уклар».)
Табып мин шагыйремнең барча әшгарен, карап бактым,
Укып чыктым: бөтенләй буш нәзым, тозсыз шигырь таптым.
(„Урланган мәгънә».)
Фәкать бер бүлмәдә, һич кемсә күрмәс,
Китерттек берничә акшарлы кыз да!
(„Ысулы кадимче».)
Тукай кулланган тел чараларын контекст белән тыгыз бәйләнештә караганда гына, аларның әсәрдә тоткан төп юнәлешен, тоткан ролен һәм кулланылу үзенчәлекләрен ачык билгеләргә була.
Сәнгатьчә сурәтләү чарасы буларак, Г.Тукай чагыштыруларның төрле формаларын оста куллана. Бу алым аркылы ул тирә-юньгә, җәмгыятьтәге күренешләргә үзенең мөнәсәбәтен белдерә, шул чордагы вакыйгаларны бөтен тулылыгы белән күз алдына китереп бастыра. Шунлыктан чагыштырулар белән әсәрнең идея эчтәлеге арасында органик бәйләнеш барлыкка килә. Чагыштырулар тормыш-көнкүрешнең, җәмгыятьнең киң сферасына карыйлар һәм тирән политик юнәлеш алулары белән аерылып торалар. Мәсәлән: „Ашап яткан сорыкортка кадалдым мисле хәнҗәр мин» („Сорыкортларга»). „Кузгалып китте вагон, җилдәй бара». „Ташбака төсле, вагон әкрен килә» („Печән базары…»). „Бу дулкыннар кубарса да шау-шуг гауга, һөҗүм итеп килсәләр дә охшап яуга» („Япон хикәясе»). „Ай да куркынган шикелле: бер сары, бер ак төсе» („Буран») һ. б.
Моннан тыш, Г. Тукайда күчерелмә мәгънә нигезендә төзелгән, нуль формадагы чагыштырулар зур урын тоталар. Чагыштыруларның мондый төре бигрәк тә образлы сатирик сөйләмдә күп очрый.
„Сорыкортлар» шигырендә аристократлар, ишаннарны чагыштыру өчен, шагыйрь сорыкортлар, калын корсак, кечек башлар, гөмбә баш сүзләрен һәм сүз тезмәләрен ала. Күренә ки, нуль формадагы чагыштыруларда грамматик чаралар (бәйлекләр, кушымчалар) булмый. Шуңа күрә аларны метафоралар итеп тә карарга була. Әмма форма ягыннан аерма шунда, чагыштыруларда ике компонент та (чагыштырыла торган предмет — бу мисалда аристократ һәм чагыштыру өчен китерелгән предмет — сорыкорт) бирелгән була. Метафораларда исә беренче компонентның булуы таләп ителми, аның урынына күчерелмә мәгънәдәге сүз генә (ягъни икенче компонент) бирелә.
Ике компоненттан гына торган чагыштырулар тормыш-көнкүреш вакыйгаларын сурәтләгәндә дә еш кулланылалар. Түбәндәге өзектә журнал гомер белән, ә журналдагы баш мәкалә мал белән чагыштырыла:
Бик күңелсез бер начар журнал — гомер,
Анда, әлбәт, баш мәкалә мал ирер.
(„Гомер хакында».)
Г. Тукайда чагыштыруларны куллануда характерлы бер үзенчәлек бар: ул алынган вакыйгаларны һәм күренешләрне киң эпик чагыштыру планында сурәтли. Әсәр тулысы белән чагыштыруга нигезләнә һәм әсәрнең идея эчтәлеге шул алым белән ачыла. Мәсәлән, „Мактанышу» шигырендә контекстуаль-эпик чагыштыру алымы ярдәмендә ишәк белән ишан бер-берсенә параллель куела. „Бакырганда пародия рәвешендә диалог формасында язу сатирик эффектны тагы да көчәйтә. Шагыйрьнең „Картлар», „Йолдыз»дан да курка», „Кызык гыйшык», „Соңра», „Теләү бетте», „Эш» шигырьләре дә шундыйлардан. Тукайның үзенчәлекле стилен чагылдырган бу шигырьләр мәктәп программасына кертелмәгән. Шулай булуга карамастан, укучыларга киңәйтелгән эпик чагыштырулар турында аңлатма бирелергә тиеш. Ни өчен? Чөнки бу күренеш бер традиция булып совет чоры шагыйрьләренә дә күчә.
М. Җәлил әсәрләренә стиль ягыннан анализ ясаганда, киңәйтелгән чагыштыруларга конкрет тукталып үтәргә һәм моны Тукай традицияләренең дәвамы юнәлешендә карарга кирәк. Мәктәптә теге яки бу язучыдагы стиль үзенчәлекләрен атап күрсәтү генә түгел, аны тарихи планда, стиль традицияләре юнәлешендә ачу — иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе.
Комик эффект тудыру өчен фольклор жанрларына мөрәҗәгать итү дә Тукай өчен характерлы. Ул халык җырларына нигезләп, үзенең дошманнарын гаять оста фаш итүгә ирешә, җыр стиле Тукайга үз максатын тормышка ашыруда зур роль уйный. Буржуа вәкилләреннән һәм дин әһелләреннән көлү өчен, шагыйрь нәкъ шул алымны сайлый:
Арыслан берлән юлбарыс яратылган бер каннан;
Безнең Муса һич тик тормас: ялгыш тапкан коръәннән.
Бер ишан хәзрәт симерттем, күркә, тавык ашатып;
Сагынсам корсагын карыйм, чүмәләгә охшатып.
Ала карга, кара козгын әрсезләнә, тук була;
Һинди мәдрәсә салганда, Рәшит — мәчет Токиода.
(„Авыл җырлары”.)
Кайбер очракларда җырның беренче юлын үзгәрешсез калдырып, икенче юлын исә шагыйрь үзе әйтергә теләгән фикергә яраклаштырып, халык җырларына пародия рәвешендә үзгәртеп бирә. Мәсәлән:
Ике туры ат уйныйдыр, муены кыйгач буйлыдыр;
Әфиун, каптырма үтмәгәч, „Карга» язып уйныйдыр.
Биредә Г. Тукай реакционер шагыйрь Аксак Низаминың прогресска, демократиягә каршы юнәлдерелгән китабыннан көлә.
Бу төрдәге башка мисаллар:
Җанкәй сачың бер көлтә, җиккән атны өркетә;
Баязитов „Нур» газетын ничек язып өлгертә?
Үрдәк оча, каз йөгерә, боты озынга күрә;
„Тәрҗеман»ның эче поша „Ислах» кызылга күрә.
Приемның, ай, ишеге тар ләхеттән тар икән;
Әчтерханда „Борһан», „Идел» — ике әтәч бар икән.
Таң әтәчләре кычкыра, әллә таң ата микән?
Һади „Йолдыз»ны бик мактый, әллә ярата микән?
Үсә, пешә, тәмле була алмагачның алмасы;
Сузсаң Мәскәүгә җитәрлек ишаннарның чалмасы.
(„Авыл җырлары».)
Бер сүзне башка мәгънәдәге икенче сүзгә охшатып сурәтләү дә уңышлы гына сатирик алым булып тора. Мәсәлән, Әхмәтҗан Сәйдәшевне Ахмакҗан, „Бәянелхак» газетасын „бәянелбатыйль», „Дин вә мәгыйшәт» журналын „дингә мешәйпт» яки „Дуня вә машә» дип атап, Тукай сүз уйнату алымыннан файдалана. Түбәндәге мисалда „Бэянелхак» сүзе „Болакыл-хак» сүзе белән алмаштырылган:
Ник, „Болакыл-хак», сиңа юктыр мәхәббәт һәм мәрак?
Шул сәбәптер ки: Болак гөлдән һәм рәйханнан ерак.
(„Ник? Нигә?»)
Шуңа охшашлы бик күп мисаллар китерергә мөмкин.
Сурәтләнә торган вакыйгада сатирик эффектны көчәйтү өчен, борынгы төрки тел үзенчәлекләре белән аралаштырылып, сынландыру алымы да кулланыла ала:
Атлыйдыр һәркем, күзеннән яшь сыгып,
Аглый кибеттән кәләпүшләр чыгып.
Һәм аяк астында яткан тиреләр
Барча: „Ай мескен!» дә, „ай мескен!»—диләр.
(„Печән базары…»)
Җөмләдә сүзләрнең ярашуы алогизмга корылу нәтиҗәсендә, сүзләрнең семантик яктан бер-берсенә туры килмәве дә сатирик чараларның берсе булып тора. Мәсәлән, „Бичара Бибиҗиһан» шигырендә Г. Тукай бер язучының әсәрен тәнкыйть итү өчен шундый алымны куллана:
Бакалар оча,
Тавыклар йөзә,
Ученый мәче
Хикәят сөйли,
Курайлар көйли,
Асраулар сәхнәдә фәлсәфә сата,
Бөтен хазыйрун шакката.
Халыкта киң таралган мәкаль һәм әйтемнәрне берникадәр үзгәртеп бирү аркасында шулай ук сатирик эффект барлыкка килә. Г. Тукай бу алымнан да еш файдалана:
Утыз ел казыган баз бик тирән шул:
Менә инде Хәмитең шунда гөмберррт!
(„Габделхәмит».)
Шул чорда Казан губернасындагы тәртипсезлекләрне, халыкның наданлыгын күрсәтү өчен шагыйрь түбәндәгечә яза:
Бер борыл да, и Казан, син бу Казан артын кара:
Нур чәчәсең бар өязгә, үз өязең кап-кара.
„Үз төбенә төшми ди, шәм-лампаның һичбер нуры»,
Шул мәкаль монда дөрес шул, ах, аны җен оргыры!
(„Казан вә Казан арты».)
Тукай мәкальләрне шигырьнең эчтәлегенә, контекстка яраклаштырып үзгәртеп бирә.
Халык ләкин сиңа иткән үзенең хөкмене бозмас,
Егылганнарга кул бирмәс, батып барганга җеп сузмас.
Борынгы татар теле формалары, классик төрки язма тел традициясе күп очракларда Г. Тукай өчен сатира тудыруда зур хәзинә булып тора. Мәсәлән, „Ачы хакыйкать» шигыреннән бер өзек:
Татар бае белгүче,
Төрмәләргә кергүче,
Гомер буе ни кылган
Шунда мәгълүм булгучы.
Бай чагында көлгүче,
Гайбен-нисен күргүче,
Табьпмыйдыр мескенне
Тугры юлга сөртүче.
Борынгы телдәге сыйфат фигыль ясаучы кушымчаларны (гучы-гүче) кулланып, шагыйрь татар баен комик планда сурәтли, аның чын йөзен ача. Өзектән күренгәнчә, борынгы формалар строфаның өченче юлында кулланылмый. Бу — шигырь төзелеше белән бәйләнешле Тукайга хас алымнарның берсе. Г. Тукайның күп кенә шигырьләрендә борынгы тел үзенчәлекләре язма тел традициясе рәвешендә чорга бәйләнешле рәвештә нейтраль сөйләмдә дә урын ала. Сатирик сөйләмдә очрый торган борынгы тел чараларын алар белән бутамаска кирәк. Тукай өчен характерлы үзенчәлек шунда: ул борынгы язма тел үзенчәлекләрен бөтенләйгә чыгарып ташламый, аларны органик рәвештә халыкның җанлы сөйләм элементлары белән бергә куша. Болар барысы да татар милли әдәби теле формалашу чорында телдә күзәтелгән әһәмиятле закончалыклы күренешләр булып саналалар.
Борынгы тел формаларының сатирик чара булып килүе әсәрнең идея эчтәлеге, композициясе белән дә бәйле. Бу яктан Тукайның бигрәк тә „Печән базары, яхут Яңа Кисекбаш» поэмасы аерылып тора. Г. Тукай пародия тудыру максатында бик күп борынгы формалардан файдалана.
Күрделәр бер кисек адәм башыны,
Аглаю килде дә түкте яшене.
Гәүдәсе юк, бер гаҗәеп баш ирер,
Шәһит ирер, ике күзе яшь ирер.
Юк аягы, гәүдәсе һәм юк кулы,
Бер кисек баштыр, һаман сөйләр теле.
Сакалы ак, һәм йөзеннән нур чыкар,
Күз камашыр — һәркем йөзенә бакар.
Башыны, яшене кебек башка төрки телләр йогынтысы нәтиҗәсендә язма телдә кулланылган формалар, фигыльләрнең функциясе белән бәйләнешле үзенчәлекләр (баш ирер, яшь ирер), интервокаль позициядә килгән тартыкларның саңгырау әйтелеше (чыкар, бакар) һ. б. лар сатирик эффект тудыру өчен китерелгәннәр.
Шундый характердагы башка мисаллар:
Мин хаҗи — бардым хәҗә туксан тугыз.
Итә ирдем көн дә бер коръан хәтем,
Алмышым гомремдә унбишләп хатын.
Архаик формаларны, кулланылыштан төшеп калган төрки сүзләрне Тукай, сатирик чара буларак, яңадан терелтә. Аның ашаган сүзе урынында йийән сүзен алуы шуңа ачык мисал:
Бу ишан мәет йийән сыртлан икәндер, белмәдем.
(„Мөритләр каберстаныннан бер аваз».)
Яки борынгы төрки телдәге өк (уг) сүзенә игътибар итик. Тукай:
Ишан, ишәк өкешер,
Өкешмәктә мәгънә бар, —
дигән өзектә өк сүзен борынгы телдәгечә мактану мәгънәсендә куллана. Бу, һичшиксез, сатирик эффект тудыру максатыннан чыгып эшләнә. Шул ук шигырьдә өкешмәк сүзенә синоним рәвештә аның хәзерге телдә кулланыла торган вариантын да китерә („Мактану»).
Гомумән, кайбер сүзләрне борынгы әйтелештә бирү, традицион грамматик формаларны саклау күп очракларда Тукайга комик ситуацияне көчәйтүгә ярдәм итә:
Алдыбызда ат кәмитен күрәлем һәм
Микитин җәмгатенә ирәлем.
Бу Казанда хуп-хуп эшләр күп торыр,
Һич моның тик бери тәкый юк торыр.
… Анда биш йөзләп мөселманнар тулы,
Баглыдыр һәрберсенең аяк-кулы.
…Бармаклары охшар адәм гәүдәсе,
Күп татарны имгән ирде ул гасый.
… Ул Дию уйганды, дүрт якка бакар,
Көфер сүзләр, агзыйдин утлар сачар…
(„Печән базары…»)
Шигырьдәге строфаларны классик формадагы борынгы шигъри калыпларга туры китерү, әзер формаларга нигезләү шулай ук сатирик тел-стиль чарасы булып карала ала. Мәсәлән:
Мәлләтеңнән бизепсең! Хур булыпсың тидия!
(„Доносчы колагына хор белән әйтелер».)
Борынгы тел үзенчәлекләрен киң куллану һәр очракта да сатирик сөйләм тудыру дигән сүз түгел. Боларны Тукай әсәрләре өстендә ачык дифференциацияләп күрсәтергә мөмкин. Түбәндә алынган өзекләрдә борынгы элементлар һич тә сатира тудыру өчен китерелмәгәннәр, алар XIX йөз ахырында һәм XX йөз башында татар әдәби телендә элекке традицияләрнең дәвам итүе белән аңлатылалар:
Бетте әүвәлге очынмаклар, авыр ул, гирь кеби,
Һич эчелмәскә мәхәббәткә йомылган керлеге.
(„Соңра».)
Су анасымы куарга күтәрелде барча эт!
(„Су анасы”.)
Каты ләктек, мәҗаль юк ычкынырга,
Мохаль бит ычкынубән кычкырырга.
Ел-ел әргыннан һаман үтмәктәдер,
Күл буе талиплары көлмәктәдер…
(„Печән базары…»)
Бер йөзең күрсәтсәнә,
Тугсын гүзәл көннәр минем.
(„Өмит».)
Өч-дүрт бүре утырганнар каршы утка,
Тырышып-тырышып пешермәктә алар бутка.
(„Кәҗә белән сарык әкияте».)
… Җир язга чаклы
Уйкуга талган.
(„Җир йокысы».)
Теге яки бу шәхестән, яки җәмгыятьтәге тәртипләрдән көлү максатында, Тукай татар теленең сүзлек хәзинәсенә кереп урнашкан, киң кулланылышта йөргән алынма сүзләрдән дә, шулай ук татар теленең әдәби нормалары булып кабул ителмәгән сүзләрдән, атамалардан да файдалана. Г. Тукай телендәге алынма сүзләрнең кулланылышын тикшергәндә, аларның төрле максатларга хезмәт итүләрен күздә тотарга кирәк. Шагыйрь, үзенең индивидуаль стиленә туры китереп, гарәп-фарсы, төрек теле элементларын, рус теле һәм аның аша Көнбатыш Европа телләреннән кергән сүзләрне дә төрле стильләрдә сатира чарасы итеп ала. Бу — шагыйрьнең киң диапазонда эш итүен һәм аның телдән файдаланудагы зур мөмкинлекләрен күрсәтә. Тукайның башлангыч чор иҗатында халык теленнән шактый читкә китүләр, традициягә ияреп төрек һәм гарәп-фарсы сүзләрен кирәксезгә куллану кебек күренешләр дә булып алды.
XIX йөз ахырында һәм XX йөз башында әдәби әсәрләрдә һәм кайбер социаль катлаулар телендә билгеле күләмдә урын алган төрекчелек юнәлеше, әлбәттә, Тукайга да үзенең йогынтысын ясады. Бу мәсьәләне, алда әйткәнебезчә, тарихи чор белән бәйләп, элекке традицияләрнең дәвам итүе юнәлешендә карау дөресрәк булыр. Күпчелек очракларда Г. Тукай төрек теле элементларын сатира тудыру максатына да буйсындырды. Ул төрекчелек юнәлешен тоткан И. Гаспринскийның „Тәрҗеман» газетасыннан сатирик рәвештә көлеп, я… аның теле безнең телебезгә бөтенләй кире бер Кырым теледер», — дип бәяләде („Тәрҗеманның татарларга галәкасы»).
Гарәп-фарсы теленнән кергән сүзләр, әйләнмәләр ярдәмендә дә комик эффект барлыкка китерергә мөмкин. Г. Тукай моңа ирешү өчен еш кына гарәп-фарсы сүзләренә һәм изафәләренә мөрәҗәгать итә. Мәсәлән: хатирәи Бакырган, инсане Гали, әһле ислам, әһле базар, әһле Петербург һ. б. Татар телендә мондый изафәләр юк. Әдәби язма тел традициясе буларак, алар XX йөз башында һәм аннан элегрәк язылган әсәрләрдә очраштыргалыйлар. Тукай аларны сатирик сөйләм үзенчәлеге итеп куллана. „Дөнья бу!» исемле әсәрендә ул мондый формаларны шигырь юлларында башка сүзләр белән оста итеп кушып бирә:
Бер заманнар Рәшиткә „габде милләт» нам виреп,
Хәзер инде „габде корсакка» төшергән дөньядыр.
Тукай Рәшит Ибраһимовның милләт өчен тырышуыннан көлеп, татарча милләт колы диясе урынга — габде милләт дип кенә ала. Шуңа яңгырашлы итеп габде корсак (корсак колы) сүз тезмәсен куллану комик эффектны тагы да көчәйтә.
Мондый төрдәге сатирик алымнар бик оригиналь яңгырыйлар. Мәсәлән, Тукай депутат Байбуринны тәнкыйть итү өчен шундый формага мөрәҗәгать итә:
Ник бүген атлар, сыерлар сөйләшәләр телләнеп?
Шөбһә юктыр, нәфсе Байбурин нотык тоткан бүген.
(„Нәрсәдән?»)
Түбәндәге өзектә исә шагыйрь шундый ук планда төп объект итеп бай балаларын ала:
Бу кеше, байбәтчәләрнең калдыгы хәмрен көтеп…
(Калдыгы хәмрен — аракы калдыгы)
(„..га”.)
Сатирик сөйләмдә рус теленең дә төрле лексик катлам берәмлекләре катнашалар. Мәсәлән:
Дин дә файда бирмәгәч һәм деньгасы да калмагач,
Бай калошына табан һәм үкчә булган Мостафа.
(„… мәдхи Мостафа».)
Шигырьдә прогрессив хәрәкәт вәкилләренә каршы чыгучы, татар әдәби телен төрекләштерергә маташучы Мостафа Ширванский тәнкыйть ителә.
Башка рус сүзләре дә шул комик эчтәлекне ачуда зур роль уйный:
Ник саныйм гаибен аның соң? Мин түгел бухгалтеры!
Ул кабахәтлектә мильярдир танылган Мостафа!
(„…мәдхи Мостафа».)
Сатирик һәм ироник планда алынма сүзләр рифмалашып та киләләр:
Бар егетләр: бик тәкәбберләрчә тоткан позасын,
Чөнки дөнья бакчасының күргән ул тик розасын;
Күрмәгән язмышмын ул зур тукмагын я розгасын,
„Г» калып, күргән фәкать ул розганың да розасын.
(„Егетләр».)
Рус сүзләре предметларны ачыклап килгәндә, кушымчалар рус телендәгечә калалар һәм кайбер сүзләр фонетик яктан үзгәртелеп биреләләр. Мисаллар:
Баш килә шундый каты, шундый кызып,
Полный ход килгән трамвайны узып.
… Шундый яхшыдыр ки, һич мондый сарай
Салмагандыр Кәчимский Ибырай.
(„Печән базары…»)
Һәм дә ямьсез түгел иде төскә дә,
Модный форма күлмәк иде өстә дә.
(„Кечкенә генә бер көйле хикәя».)
Самый важный генерал да
Только күрсәтте күкиш,—
Ах, син, Дума, Дума, Дума,
Кыйлган гайрәтең бума?
(„Государственная Думага».)
Сатирик чара буларак, башка телдән кергән тулы фразалар һәм җөмләләр дә кулланылырга мөмкин:
Ап-ачык бу бер жаваптыр, сүздә түгел, басмада:
Если лучше вам,
Туда сами пожалте, госпада!
(„Китмибез!»)
Традицион рәвештә бирелгән вульгар, фамильяр сүзләр дә сатирик көлүне көчәйтәләр:
Нәрсәгә каптырмачы, әфиунчыга „Карга» язу?
Ах, мие чергән чүбек баш, ах, ишәк, ахмак, дурак!
(„Ник? Нигә?”)
Тик китә кайчакта кәйфен, хакимең булса ишәк,
Бер татарга ят, мәхәббәтсез, күсәк һәм килмешәк!
(„Интикатка мөтәгалликъ».)
Төрле стиль үзенчәлекләрен эченә алган персонаж сөйләмендә дә сатирик эффект көчле була. Бу — Тукайның публицистик әсәрләрендә дә очрый. Бер мисал китерик:
„Менә, ягъни мәсәлән, ямәгать, мин монда ни өчен килдем, мин шуның өчен килдем: хәзер шәһәремездә әллә нинди газетчылар чыгып, һәрбер гаепле кешенен гаебен үзләренең газеталарында яза башладылар. Менә мин областной ахун, мин һичбер мәртәбә хөкүмәт тарафыннан замечен булганым юк, аллага шөкер, менә сакалым агарганчы хезмәт иттем, газетчылар эшләпә кияргә кушалар, чалмалылардан көләләр, галим-голамәне хурлыйлар, хәтта ки динемезнең башлыгы булган мөфтине дә төя ясап төшергәннәр… Ямәгать! Сездән үтенәм: зинһар, газетка һичкемнең гаебен яздырмаңыз, тырышыңыз, мин сездән үтенәм, зинһар, ахуннарны язмасыннар.»
(“Кызыкка очрау”.)
Бу өзектә бирелгән аерым бәяләү сүзләре ахунның чын йөзен ачарга ярдәм итәләр.
Г. Тукай стиле сатира чараларына бик бай булуы белән аерылып тора. Ул төрле сүз уйнату алымнарын, бер-берсенә капма-каршы куелган сөйләм берәмлекләрен, төрле стиль элементларын, сәнгатьчә-сурәтләү чараларының күп төрен кулланып, үзенең дошманнарын рәхимсез рәвештә фаш итә. Г. Тукай моңа татар теленең киң мөмкинлекләреннән оста файдалану һәм аларны үз стиленә яраклаштырып бирү нәтиҗәсендә ирешә.
Г. Тукай әсәрләрендә кулланылган художестволы-сурәтләү алымнарының, стиль чараларының тоткан ролен аңлату өчен кайбер мисаллар.
Метафоралар:
Бүрәнәнең бер очында бар әчелгән ярыгы,
Шул җиреннән нык кына син тот, и урман сарыгы!
(„Шүрәле».)
Качасиде моннан, —
Бу ямьсез тамугдан!
Әллә кай җирләргә,
Ямь-яшел кырларга…
(„Кярханәдә”.)
Кара йөзләр безне булмас эшкә тәклиф иттеләр:
— Сезгә монда юк ирек, солтан җиренә кит!—диләр.
(“Китмибез!»)
Сынландырулар:
— Иң сөекле эшче әүладым бу ел ач калды, дип,—
Изге, шәфкатьле анабыз — мәрхәмәтле җир җылый.
(„Көзге җилләр».)
Градацияләр:
Җәй көне эссе һавада мин суда коенам, йөзәм;
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм.
Күрмимен алны вә артны, и чабам мин, и чабам;
Ашыгам, тирлим, пешәм һәм кып-кызу уттай янам.
(„Су анасы».)
Тик кенә торганда капланды томанга бар һава;
Кар оча, кар себрелә, кар котрына һәм кар ява.
(„Буран».)
Риторик өндәү һәм сораулар:
Фәкыйрь кеше! Кемнәр сиңа иман таккан?
Тәзкирәңә мөслим диеп игълан таккан?
Кемнәр сине намаз диеп, сәҗдә диеп,
Юкка, тузанлы мәсҗетләрдә аунаткан?
(„Золым».)
Без юләрме, үзебезне утка илтеп ник терик?
Бу кызу җирдән чыгып, тагын сәкарьгә ник керик?
(“Китмибез!»)
Антитезалар:
Куйса монда корткалар төшкән тешен алтын белән,
Бер телем икмәк, дип, анда назлы нечкә бил җылый.
(„Көзге җилләр».)
Ул хәзер туктар сиңа, и ач авыл, мохтаҗ авыл!
Җимрек өй каршында ич оҗмах кеби кайфиясе.
(„Сайфия».)
Сукранам мин, кар арасыннан карый да ай көлә.
Мин, фәкыйрь, михнәте гүя, — чарлагыннан бай көлә.
(„Буран».)
Г. Тукайның һәр әсәре үзенең оригинальлеге белән аерылып тора, аларда тавтологик кабатлаулар юк, урынсызга кулланылган тел-стиль чаралары бөтенләй очрамый диярлек. Аз сүз белән тирән фикер аңлату, лаконизмга омтылу — Тукай өчен характерлы үзенчәлек. Шуңа күрә Г. Тукай традицияләре нигезендә укучыларда эстетик зәвык, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү төп бурычларның берсе булып тора. Г. Тукай язма әдәби телне нормалаштыруда, аны халык теле элементлары белән кушуда зур эшчәнлек күрсәтте. Тукай теле — аңа кадәр яшәп килгән уңай традицияләрнең үсеше һәм синтезы ул. Халык шагыйренең татар милли әдәби телен үстерүдәге эшчәнлеге нәкъ шулар белән билгеләнә.
(Чыганак: Хаков В. Мәктәптә стилистиканы өйрәнү. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. — 127 б.).