«Ил» газетасы 1913 елның 22 октябрендә Петербургта басыла башлый. «Йорт-җир файдасын күзәтүче гәзитә» рәвешендә чыга башласа да ул тиз арада халыкның иҗтимагый-социаль тормышын, татар милләтенең яшәешен, матбугат, мәктәп, әдәбият, сәнгать тормышын, әдәби мирас мәсьәләләрен шактый киң яктырткан газета булып таныла. Аның мөхәррире Г.Исхакый газетасын татарларда сәяси һәм милли аң тәрбияләү коралы итеп куллана. Шуңа күрә дә ул хөкүмәт тарафыннан даими эзәрлекләнеп килә. 1913 елның 6 декабрь санында басылган «И, татар» дигән шигырь өчен судка тартылуы да мәгълүм. «Ил» газетасы цензурадан качып, 1914 елның 14 ноябреннән Мәскәүгә күчерелә. Анда 87 номер чыкканнан соң, 1915 елның 27 мартында, сәяси яктан зарарлы исәпләнеп, туктатыла. Г.Исхакыйга яңа газета чыгарырга рөхсәт бирелми. Шул сәбәпле, озакламый Габдулла Сәгыйть мәсьүл (Мәсьүл — жаваплы.) мөхәррирлегендә 1915 елның 13 декабрендә шул ук Мәскәүдә «Сүз» газетасы дөнья күрә. Әмма «Сүз» дә озак яши алмый. Төркестан укучылары белән якын бәйләнештә, аларның кайгыларын уртаклашуы дәүләт сәясәте өчен зарарлы дип табыла һәм 1916 елның сентябрендә «Сүз» ябыла. Аннан соң, 10 ноябрьдә Шакир Мостаев исеменә рөхсәт алынып, бераз вакыт газета «Безнең ил» исеме белән чыга. Ниһаять, 1917 елда, февраль инкыйлабыннан соң, «Ил» газетасы үз исеменә кайта. 1918 елның 11 апрелендә, 138 сан чыкканнан соң, «Ил» милләтчелектә гаепләнеп, совет хөкүмәте тарафыннан бөтенләйгә туктатыла.
«Ил» газетасы — эчтәлеге ягыннан бик бай. Анда, әлбәттә, төп урынны ижтимагый-сәяси мәкаләләр биләп тора. Әмма газета әдәбият тормышын яктыртуга да игътибар иткән. Ул үз укучыларын Петербург, Мәскәү, Казандагы һәм башка төбәкләрдәге әдәби тормыш белән даими таныштырып барган. Әдипләрнең әдәби, тәнкыйть, публицистик әсәрләрен еш бастырган. Йосыф Акчура, Сәгыйть Рәмиев, Мәҗит Гафури, Зәки Вәлиди, Шакир Мөхәммәдьяров, Фуад Туктаров, Нәҗип Гасрый кебек каләм ияләренең әсәрләре белән без анда гел очрашып торабыз.
«Ил» газетасы әдәби мирас мәсьәләләрен яктыртуга да урын биргән. Мәсәлән, Шиһап Мәрҗанинең татар рухи тормышындагы урыны Әхмәдинең «Шиһаб хәзрәт һәм Тукай» (1914, 1 март), Н.Гасрыйның «Шиһаб хәзрәт» (1915, 2 гыйнвар), Илченең (псевдонимы) «Шиһаб хәзрәт юбилее (1915, 14; 23 гыйнвар), М.Фуадның «Казанда Шиһаб әл-Мәрҗани көне» исемле мәкаләләрендә яктыртыла.
Газетаның иң нык игътибар юнәлткән әдибе ул — Габдулла Тукай. Бу игьтибар бөек шагыйрь үлү көннәреннән үк башлана һәм газетаның соңгы саннарына кадәр дәвам итә. Газетаның Тукайга булган шундый якын мөнәсәбәте, әлбәттә, аның мөхәрриренең — Г.Исхакыйның Тукайны якын итүе, аны олы талант иясе итеп бәяләве белән билгеләнә. Г.Исхакый Тукайны исән вакытларында ук татар әдәбиятының олы вәкиле итеп бәяләгән кебек, үлгәч тә аның әдәбияттагы урынын билгеләүдә актив катнаша, якты исемен һәр төрле тормыш ваклыклары белән тоныкландырулардан саклау юлында әһәмиятле роль уйный. Бу юлда Г.Исхакый «Ил» газетасын Тукайны яклаучы, саклаучы трибуна итеп файдалана. Газетаның 1913-1915 еллардагы саннары да әлеге фикерне ачык раслап торалар.
Бу өч елда Тукайга багышлап басылган материалларны түбәндәгечә төркемләргә мөмкин:
Беренчесе — хатлар. Беренче хат — Петербург яшьләренең Тукай үлгәннән соң, татар халкының милли кайгысын уртаклашып идарәгә язган хаты. Текст газетаның 1914 ел, 2 апрель санында урнаштырылган. Хатка «халкыбызның моңын моңлап, көен көйләп, кайгы-хәсрәтен вә уйларын үзенең шигырьләрендә көзгедәге кебек күрсәткән хөрмәтле шагыйребезне бу көн искә төшереп, аның мөбарәк кабере өстенә без дә үз тарафымыздан сагыну чәчәгебезне куябыз», — дигән сүзләр белән 30 имза куелган.
Икенчесе — шагыйрьнең 1907 елның 30 декабрендә, Казаннан Уральскийга Газизә апасын гает корбаны белән котлап язган хаты. Ул беренче тапкыр шушы газетаның 1914 ел, 2 апрель санында дөнья күрә. Бу хат Тукайның эпистоляр иҗатын фәнни туплый башлавы ягыннан беренче адым булды. Тукай хатларын бастырып чыгаруны «Ил» газетасы башлап җибәрде. Бу да әһәмиятле фактор. Шушы хат соңрак «Казан утлары»ның 1966 ел, 4 нче санында басылып чыга. Тукайның икенче дүрттомлыгының 4 нче томына (1977), биштомлыгының 5 нче томына (1986) әлеге күчермә нөсхә буенча урнаштырыла.
Икенче бер төркем чыганаклар — истәлек характерында. Шуларның беренчесе — Мәҗит Гафури язмасы. Ул «Габдулла Тукай Уфада» дип атала. Беренче тапкыр 1914 елның 2 апрель санында «Ил» газетасында басыла. Аннан «Мәҗит Гафури әсәрләре» (Казан, 1941), «Тукай турында хатирәләр» (1976), «Тукай турында истәлекләр» (1986) җыентыкларына урнаштырыла. Анда Тукайның 1912 елның язында Уфага килүе, аларның очрашулары тасвирлана. Бу истәлектән М.Гафуриның Тукайга Уфада тиешенчә хөрмәт күрсәтә алмауларына басым ясавы, очрашуның үкенечле характерда булуы сизелә.
«Габдулла әфәнденең Уфадан Петербургка баруы» (1914, 2 апрель) истәлеге — Хәбибрахман Зәбиринеке. Бу сәфәреннән «Габдулла әфәнде гаять дәрәҗәдә ватылып, юкка йөреп, сәламәтлеген тагын да югалта төшеп кайтты» — дип искә ала аны Х.Зәбири. Тукайның Петербургта аны чакырган кешеләре каршы алмыйча, күп газаплардан соң, бер танышын очратып, анда кунак булып, арып-талчыгып кайтуы турында зарланып сөйләүләреннән өзекләр китерә.
Өченче истәлек — Сәгыйть Рәмиевнең «Икенче апрель көне» язмасы (1914,2 апрель). Истәлектә Тукайның килеш-килбәте, төсе, әхлагы турында бик уңай фикерләр булмаган детальләр дә очрый. «Тукай турында истәлекләр» китабында ул урыннары кыскартылып, «Беренче очрашу» исеме белән бирелгән. «Тукай турында хатирәләр» җыентыгында, текст газетадан алынып, мәкалә үз исеме белән урнаштырылган. С.Рәмиев Тукайның үлемен бик табигый итеп карый. Чөнки ул шагыйрьнең нинди фәкыйрьлектә яшәвен күрә. «Безнең халык шулай инде: ул, ярмасы булса, аны тегермән ташы астында издерә дә, он итеп бетерә; бетергәч кайгыра. Әмма аны саклап, тагы чәчеп үстерү ягын һич уйламый» дип, С.Рәмиев талант ияләренә татар җәмгыятендә уңай шартлар тудырылмавына ачына.
«Ил»дәге тагын бер истәлек — Сәгыйть Сүнчәләйнең «Тукай бәйрәме» мәкаләсе (1) (1913, 20 декабрь). Күп еллар дәвамында Тукайны бары атеист итеп кенә күрергә тырышканга, әлбәттә, бу истәлек читтәрәк кала килгән. Чөнки бу язмада Тукай халкыбызның дини бәйрәмнәрен хөрмәт итүче, йолаларын үтәүче итеп күрсәтелә. Бу фикерне раслау өчен истәлектән түбәндәге юлларны китерергә була: «Тукай мәрхүм, шик юк, бәйрәмне ярата иде; бәйрәм көннәрендә ул икенчерәк Тукай була иде. Бәйрәм көннәрендә ул яңа күлмәк кия, бәйрәм чәе ясый, үзе дә йөри, балаларга бүләк биргәли, урам этләренә кәләвәләр ашатып йөри…». «Ил» газетасы Тукай турында мемуар әдәбиятны башлавы белән, М.Гафури, С.Рәмиев, С.Сүнчәләй кебек Тукайның якын дусларының истәлекләрен бастыруы белән гаять әһәмиятле һәм кирәкле эш башкарды. Тукай турында истәлекләрне туплаганда һәм Тукай турында әсәрләр язганда үз вакытында дөнья күргән бу истәлекләр кыйммәтле тарихи-әдәби чыганаклар булып тора. Өченче төркем чыганаклар итеп, Тукай һәм аның татар әдәбиятындагы урынын күрсәтүче мәкаләләрне карарга була. Бу язмаларда шагыйрь татар әдәбиятының асылын күрсәтүче ныклы бер нигезе итеп бирелә. Гани Абызовның «Халык шагыйре Тукайны искә төшерү» (1914, 2 апрель) мәкаләсендә Тукай үлеменең татар әдәбияты өчен нинди зур югалту икәнлеге ачыла, Тукайның исән чагында ук халык шагыйре исеме алу сәбәпләре ачыклана. Гани Абызов Тукай шигырьләренең татар дөньясына гына түгел, башка төрки халыкларга да яхшы таныш булуы турында яза: «Шул ук кичне, бу кайгылы хәбәр телеграф чыбык буенча Идел, Агыйдел сулары буйларына, башкорт, кыргыз сахраларына, Себер болыннарына вә Русиянең башка тарафларына таралмакта иде».
Фуад Туктаров «Онытылмаслык үкенеч» (1914, 2 апрель) исемле мәкаләсендә төп игътибарын Тукай үлеменең сәбәпләрен эзләүгә юнәлтә. Ул аны әүвәлге әҗәлгә, язмышка бәйләп аңлата. «Милләткә кыйммәтле «энҗе бөртекләре»н берничә бөртеген генә алып калырга муафикъ (Муафикъ — туры килгән, яраклы.) булды. Монда гаеп рәхимсез әҗәлдә, залим фәләктә (Фәләк — бәхет, язмыш, тәкъдир.) булды» — ди ул. Бу фикер өч-дүрт мәртәбә кабатлана. Ләкин бераздан ул мәсьәләне болай гадиләштереп аңлатырга ярамаганлыгын искәртеп, шагыйрь үлеменең төп сәбәпләрен Тукай яшәгән җәмгыятьтәге иҗтимагый шартларга бәйләп аңлата. «Тирә-юнендәге мохитның, заманның начар тәэсир итүе, төрле әхлаксыз, тәрбиясез вак халык, милләтенең надан булуы да, Тукайның үлүенә сәбәп булды», — ди ул. Түбәндәге юлларда да М.Фуадның (мәкалә шундый имза белән басылган) шундый ук сәбәпләрне тагы да ачыклый төшүе күренә. «Дөрес, Тукайның яшьтән тәрбия күрми үсүе, фәкыйрьлек, бик авырлык берлә көн күрүе, бәлки аны байтак кына изгән. Ләкин Тукайны иң изгән, иң тупаслаткан нәрсә Казандагы мохиты булды». Тукай, Казаннан туеп, Петербургка китә. Анда да аңа бер бала, яхүд ишанга караган кебек карыйлар, дип саный автор.
Мәкаләдә С.Рәмиев язганнар белән аваздашлык күренә. Фуад Туктаров та җәмгыятьтә талант иясенә игътибарның, ихтирамның юклыгын, тиешле дәрәҗәдә түгеллеген әйтә.
«Ил»дә Тукайның вафатын шагыйрьнең йөрәк тормышына, хатын-кызга булган мәхәббәтенә, эчке дөньясына бәйләп аңлаткан мәкаләләр дә бар. Болар — Гаяз Исхакый мәкаләләре. Әдип газетаның 1914 ел, 2 апрель санында «Милли фаҗига» мәкаләсен бастыра (2). Моңа кадәр тәнкыйтьчеләр күп мәкаләләрдә шагыйрьнең үлемен ятимлек, ачлык-ялангачлык, фәкыйрьлек, үпкә авыруы белән бәйләп аңлатып килделәр. Ә менә бу мәкаләсендә Г.Исхакый беренчеләрдән булып аның яшьли вафат булуын йөрәк җылытучысы булмау, гаилә бәхете күрмәве белән аңлата: «Габдулланы чахотка үтермәде. Габдулланы йөрәк җылысы юклыгы, бер татар кызының аны сөймәве, бер татар кызының аны «шагыйрь Габдулла әфәнде Тукаев җәнабләре» димәенчә, «Габдулла» гына дип каравы үтерде, Габдулланың хосусый (шәхси) хәйәтенең генә түгел, әдәби тормышының да фаҗигасе менә шунда» — ди әдип. Тукайның Зәйтүнә исемле кызны яратып йөрүе мәгълүм. Г.Исхакый яшерен мәхәббәтен белгән булырга кирәк. Ләкин ул Тукайның үлемендә конкрет бер генә татар хатын-кызын да гаепләми. «Бу фаҗигадә гаеп кенә бар, гаепле юк — ди ул, — гаепле булса — татарның бөтен тормышы, бөтен тормышының китеше…».
Г.Исхакый татарның тормыш төшенчәсен тарих белән бәйләп карый. Тукайның хатын-кыз мәхәббәте юклыгыннан үлүен ул үткән тарихта татарларның хатын-кызга карата мәрхәмәтсез булганнары өчен җәзасы, дип аңлата.
Газетада шагыйрьнең якты рухын сакларга һәм аның сөю хисләренә сак карарга өндәүче тагын бер язма — «Тукай мәхәббәте» мәкаләсе (1914, 2 сентябрь). Ул да Г.Исхакыйныкы. Мәкаләне язарга этәргән төп сәбәпләр итеп, түбәндәгеләрне күрсәтергә була: газета-журнал битләрендә мәрхүм Тукайга пычрак ыргыту, аның сәламәтлегенә, төс-кыяфәтенә, килеш-килбәтенә, шәхси тормышына кабаган тискәре фикерләрнең дөнья күрүе. Мәсәлән, «Вакыт» газетасында (1914, 13 апрель) Кәбир Бәкернең «Тукай Петербургта» мәкаләсе, «Ил»дә (1914, 2 апрель) С.Рәмиевнең югарыда искә алган язмасы басылу. Икенчедән, вакытлы матбугатта шагыйрьнең мәхәббәтенә кагылышлы, Зәйтүнәне гаепләү йөзеннән язылган мәкаләләр дә күренә. Мисал итеп «Сөембикә» журналында (1914, 15 июнь) шагыйрь Җамалетдин Юмаевның «Яшерен мәхәббәт» дигән язмасын һәм «Мәктәп» журналының Тукайга багышланган санында (1914, 10 апрель) Җан Шәрәфнең «Тукайның мәхәббәт хакындагы шигырьләре вә аның мәхәббәте» мәкаләсен китерергә мөмкин. Җамалетдин Юмаевның «мин булсам, никадәр рәхәт гомер сөрсәм дә, шагыйрьнең шул тәэсирдән үлгәнен белсәм, дөньяда валлаһи тормас идем…» (Сөембикә, 1914, 15 июнь) дигән сүзләреннән соң, әлбәттә, Зәйтүнә Мәүлүдова дәшми кала алмый: үзенә нахак бәла ягылудан хурланып, ярдәм сорап, Г.Исхакыйга хат яза (3). Исхакый җавап хатында: &ququot;Юкка вөҗдан газабы кичермәгез, киләчәктә дә матбугатта андый хатлар булгалар, ләкин үзегез һичбер вакыт үзегезне якларга дип матбугатка чыкмагыз», — дип киңәш бирә (Казан утлары, 1990, № 10).
Бу хәлләрдән соң Гаяз Исхакый «Ил»дә Зәйтүнәне усал телләрдән һәм гайбәт сүзләреннән аралау, Тукайның рухын чиста саклау йөзеннән «Тукай мәхәббәте» исемле әлеге мәкаләсен бастыра да инде. Г.Исхакый анда гайбәтчеләргә үзенең кире мөнәсәбәтен белдереп, шагыйрьнең урынын аның таланты белән генә бәяләүне яклый: «Мәрхүм Тукайның милли кыйммәте аның шагыйрь — милли шагыйрь булуындадыр. Аның төсенең матурлыгы-ямьсезлеге, табигатенең, килеш-йөрешендәге үзенчәлеге, аның милли шагыйрьлеге өчен кыл кадәр дә кадерен, хөрмәтен арттырмый вә киметмидер». Г.Исхакый шулай ук, Тукайны зурлаган булып, аңа шигырь язарга илһам биргән бер туташны аяк астына салып таптауны Тукайның кыйммәтле хисе белән уйнау һәм Тукай мәрхүмне ваксытудыр, дип саный.
Фатыйма Коләхмәтованың «Тукай шигырендә хатыннар» (1914, 2 апрель) мәкаләсе — Тукай иҗатын хатын-кыз язмышына бәйләп киң иҗтимагый фонда тикшерергә омтылган беренче мәкалә, беренче күзәтү. Мәкаләдә Тукайның «Фөрьяд» һәм «Хатыннар хөррияте» шигырьләренә матур гына анализ ясала. Аның әйтергә теләгән фикере — Тукай татар хатыннарының авыр тормышын гәүдәләндерүче шагыйрь: «Мөхтәрәм шагыйремез Г.Тукай — ди ул, — татар хатынының ачы тормышын, авыр зарларын, гаилә эчендә ким һәм хокуксызлыгын, моңлы көйләр берлә җырлап әйтеп бирә». Ф.Коләхмәтова «безнең тормышыбыз төзелеп, милләтебез алга китүгә беренче шарт: укыган хатын, тәрбия күргән мәгърифәтле ана. Чөнки ул гына үз баласына милли тәрбия биреп, аны милләтенә файдалы бер әгъза итеп үстерә ала», дип саный.
«Ил» газетасында тагын бер кызыклы чыганак бар: ул Тукайның нәсел-шәҗәрәсенә кагылышлы «Тукайның нәселе, яптәре (Яптәре – нәсел, ыруг.)», — дигән язма (1914, 2 апрель). Ни өчендер Тукайның тәрҗемәи хәлен өйрәнүчеләр бу чыганакка мөрәҗәгать итмиләр. Ә анда шагыйрьнең шәҗәрәсен ачыклау өчен әһәмиятле фактлар китерелә. Хәбибулла улы Сәйфетдинов бу язмада Тукайның әтисе ягыннан туган тиешле 22 кешене телгә алып, аларның кем булуларын сөйли һәм шул вакытта кайда торуларын хәбәр итә. Мәкаләнең әлегә кадәр беркайда да басылмавын искә алып, текстны тулысынча бирүне кирәк таптык.
ТЕКСТ
Г. ТУКАЙНЫҢ НӘСЕЛЕ, ЯПТӘРЕ
Мәрхүм шагыйрьнең бабасы Мөхәммәтгалим хәзрәт, аның җәмәгате Мәргүбә әби. Балалары бишәү. Өчесе ирләр: Зариф, Мөхәммәтгариф, Шакирҗан. Кызлары: Газизә, Фаизә. Хәзер икесе дә исәннәр: беренчесе Уральский шәһәрендә тора; икенчесе Казан өязендә Масара авылының Җәлали хәзрәттә кияүдә. Шагыйрьнең атасы булган Мөхәммәтгариф хәзрәт ике хатын алган. Әүвәлге алганы Гафифә исемле булып, аннан ике бала дөньяга килгән. Берсе ир бала, икенчесе кыз — Газизә исемле булган. Бусы хәзердә дә исән булып, Уральскийда торадыр. Хәзрәтнең ул хатыны вафат булгач, Зиннәтулла мулланың Мәмдүдә исемле кызын алган. Менә шуннан мәрхүм шагыйрь Габдулла туган. Габдулланың әбисе булган Мәргүбә Иске Жөлби авылыныкы. Безнең әнкәй Мәрфуганың атасы Әхмәдулла бабай белән икесе бертуган. Әхмәдулла бабайның берничә хатыны булып, бонлардан алты бала туган. Ирләре икәү: Әхмәтҗан, Рәхимҗан исемле. Әхмәтҗан әле дә исән булып, җәмәгате вә кече углы Зариф берлә Иске Җөлби авылында торалар. Зур углы булган Гарифҗан да, үзенең углы Сәлимгәрәй вә кызы Афаб берлә Мәскәүдә торалар. Әхмәдулла бабаеның абзыйсы Мөхәммәди исемле булган. Үзе вафат булып, аның углы хәзер дә исән. Исеме Әүхәди, Гурьев шәһәрендә тире берлә сәүдә итеп торадыр. Әхмәдулла бабайның кызлары дүртәү булган. Иң зурысы Хәерелниса исемле булып, Казанда Маҗар Фазлый Монасыйпов нам кешегә кияүгә барган. Маҗар Фазлый вакытында атаклы кеше булган. Казанда, Тихвинский урамда үзләреннән калган йорт та бар. Икесенең дә вафат булганнарына байтак ук инде.
Әхмәдулла бабайның икенче кызы — Фәхрелнисасы да Сәйгател Сабит углына кияүгә барган икән. Алар икесе дә вафат булганнар. Бабайның өченче кызы Камилә исемле булып, Мортаза муллага барган. Мулла вафат булгач, Оренбург ягына китеп, Орский шәһәрендә балалары берлә тора башламыш. Хәзер дә Камиләнең дүрт углы вә бер кызы бар. Зур углы Гыйниятулла Искәндәров мәзкур (Мәзкүр — искә алынган.) шәһәрдә кызыл мал вә гайре нәрсәләр яхшы гына сәүдә катнашып, Орский җәмгыяте хәйриясенең рәиседер. Һидаятулла Габдрахман исемле угыллары да, кечкенәсе Габдуллаҗан да, сәүдә берлә мәшгульләрдер. Маһшәкәр исемле кызы Тозтүбә шәһәрендә торадыр. Әхмәдулла бабайның кече кызы безнең әнкәй Мәрфугадыр. Казан өязендә Алат авылының Гыйбадулла Сәйфетдин углына кияүгә барып, миннән башка Лотфулла, Ярулла исемле ике углы, вә Мәрьям намендә бер кызы бар. Әхмәдулла бабайның кече хатыныннан бер углы вә бер кызы калган, Хөббулла исемле углы Гурьев шәһәрендә торадыр.
Тукайның кардәше Хәбибулла Гыйбадулла углы Сәйфетдинов.
Мәскәү. 31 март, 1914 ел.
Әлбәттә, бу чыганак Тукайның нәсел-шәҗәрәсен төзүгә зур ярдәмче булыр кебек. Ләкин анда әле ачыклыйсы һәм дәлиллисе фактлар шактый.
«Ил» газетасы битләрендә Тукайны искә алу һәм исемен мәңгеләштерүгә бәйле информацион язмалар да урын алган. Мәсәлән, «Петербург, 29 март» (1914, 2 апрель) дигән язмада Исхакый Тукай үлеменә бер ел тулу уңае белән петербурглылар, Тукайны танытыр өчен, аның тормышы һәм иҗаты турында лекцияләр укырга йөрүләре, ләкин көне җиткәч кенә үткәрергә рөхсәт бирелмәве турында ачынып яза. Һәм ул «Тукай Тукай көенчә калачак, аның хакында лекция укырга рөхсәт бирелмәгәнгә карамаенча, Тукай көннән-көн халыкның йөрәгенә сеңә», — дип белдерә.
Әхмәди «Тукаев стипендиясе» һәм «Шиһаб хәзрәт һәм Тукай» мәкаләләрендә (1914, 2 апрель) «Тукай җәмгыяте» ачылмауда, «Тукай стипендиясе» оеша алмауда Казан яшьләрен гаепли.
Газетада шулай ук Петербург җәмгыять мәктәбендә Тукай көне үткәрелү, Казалыда, Омскида, Саратовта, Троицкида икенче апрель көнне — Тукаевның үлүенә 1 ел тулу мөнәсәбәте белән искә алу көннәре үткәрелү турында мәгълүматлар урнаштырылган.
1914 ел саннарында «Тукай җәмгыяте» ачарга йөрү, Тукай рәсемнәре басылу турында белдерүләр белән танышырга була.
Күргәнебезчә, «Ил» газетасының 1913-1915 елларда чыккан саннарында әдәби мирасны яктыртуга да урын бирелгән. Ул аеруча Тукайның тормышы һәм иҗаты турындагы чыганакларга бай. Киләчәктә бу язмалар Тукайның тормыш һәм иҗатының әле өйрәнелеп бетмәгән якларын ачыклауда зур таяныч булырлар дип уйларга кирәк.
ИСКӘРМӘЛӘР:
1.tСәгыйть Сүнчәләй. «Тукай бәйрәме». Текст Зөфәр Рәмиев кереш сүзе белән «Ватаным Татарстан»да (1993, 24 апрель) басыла.
2.tГ.Исхакый. Милли фаҗига. Бу мәкаләнең текстын Ф.Ибраһимова «Социалистик Татарстан» (1992, 17 гыйнвар), аннан соң текст оригиналдан шактый аерылу сәбәпле, Һ.Мәхмүтов шул ук мәкаләне «Мирас» (1992, № 4) журналында бастыра.
3.tУл хатлар Зәйтүнә Мәүлүдованың улы язучы А.Расих шәхси архивында сакланган. «Казан утлары» (1990, № 10) журналында басылды.
(Чыганак: Юзеев А.Н. Нил Юзеев — шигьри җанлы акыл иясе. — Казан: Мастер-Лайн, 2000. — 320 б.)