Зур шәхесләрдән тора икән татар әдәбияты. Әхмәт Фәйзи иҗаты турында уйлана башлагач, шул фикер яңадан күңелгә килде. Язучыны мин колачлап карыйм. Сыямы ул минем колачка, юкмы? Зур шәхесләр, төрле шәхесләр. Прозасына, драматургиясенә әле бөтенләй кагылмыйм. Анда — Галимҗаннар, Әмирханнар, Галиәсгар Камаллар, Тинчуриннар. Тәнкыйтендә — Нигъмәтиләр, Гомәр Галиләр. Поэзиядә? Шигырь, поэмаларыннан романтизм җиле, давылы бәреп торган Такташы, Гомәр Хәйямның үзе кебек тирән, хикмәтле Туфаны, рухи батырлыгы белән эталонга әйләнгән Җәлиле, поэзиядә солдат батырлыгы үрнәгенә әйләнгән Фатих Кәриме. Шулар арасында Тукайлар, Әмирханнардан йоккан, үзенең борынгы интеллигентлыгы белән аерылып торган Әхмәт Фәйзи. Чыннан да, ул үзен бераз читрәк кеше сыман тота иде әдәбиятта. Уфада кустарь семьясыннан чыккан бу кешегә мондый зыялылык каян килгәндер. Чандыр, ябык, ак чырайлы, зәңгәр күзле. Күзлекле. Эшләпәсен, макинтошын киеп җибәрсә, нәкъ элекке зыялы. Тукайлар, Әмирханнар чоры нигәдер искә төшә, мәдрәсәләр чоры, революциянең беренче еллары, мәктәп-мәгариф хезмәткәрләренең янып, ду килеп йөргән еллары искә төшә. Әхмәт Фәйзине шул кешеләр арасында күрәм. Тора-тора шул фикеремә әйләнеп кайтам: бу кешеләрне революция колачлы, масштаблы иткән. Шагыйрь — үзенең чоры белән шагыйрь. Чорда шагыйрь, шагыйрьдә чор яши. Кайвакытта язучының йөзен бер әсәр дә билгели. Әхмәт Фәйзи әсәрләренең үзәгендә — «Флейталар». Икенче төрле итеп әйткәндә, үзәктә, уртада — революция. Татар интеллигенты, ялгыз бунтарьның революцияне ничек кабул итүе, шагыйрьнең позициясен билгели торган поэма:
Мин шат бүген… үкенеч игәве
Йөрәгемне кырмый…
Мин шат бүген…
Үлемемне түгел,
Тууымны җырлыйм…
Язучы колачы. Шагыйрь, прозаик, драматург, тәрҗемәче, публицист, лирик-философ, юморист, сатирик.
Зур таш багананың төбендә
Яшь гөл чыккан шытып,
Сыгылып тора яшь гөл, багананы
Җилкәсендә тотып.
Шагыйрь шушындый сигез, ун-унике юллык фәлсәфи парчалардан «Флейталар», Ленин турындагы «Кара таш ник дәшми?» кебек поэмаларга күтәрелә ала; «Тукай Җаекта» шигыреннән олы бер чорны эченә алган «Тукай» романына, «Пугачев Казанда» драмасына, «Качкын» операсына күчә ала. Яңадан үзенең катлаулы, борчулы заманы образы Муса Җәлилгә әйләнеп кайта ала. Аннары зур тәҗрибәсеннән чыгып, «Әдипнең эрудияциясе» дигән мәкаләләр китабын яза. Тәрҗемә иткән шагыйрьләре дә зурлар: Пушкин, Маяковский… «Әдипнең эрудициясе» күп нәрсәне эченә ала икән. Шулар өстенә ул — җәмәгать эшлеклесе. Татар опера театры, Муса Җәлил һәм Әхмәт Фәйзи. Бу ике шагыйрьнең иң янып яшәгән чорларының берсе — татар опера театрының туу чоры булгандыр. Татар сәнгатенең иң талантлы кешеләренең: шагыйрьләр, драматурглар, композиторлар һәм җырчыларның биографияләрендә бу чор һаман әле сагындырып яшидер. Була бит шулай төрле талантларның бергә рухланып иҗат иткән еллары. Әхмәт Фәйзи — туларның берсе, күренеклесе, Мусаның якын дусты. Әдәбиятта, сәнгатьтә Тукайлар буыныннан ук килә торган «халыкка хезмәт итү» дигән бик матур бер сүз бар, күбрәк шул чор өчен хас. Хәзер ул сүзләр бераз тоныклана төште кебек. Әхмәт Фәйзи — шул идеал белән яшәгән, иҗат иткән әдип. Сугышка кадәрле татар әдәбиятының яртысы Мәскәүдә иде. Утыз-кырык члены булган Татарстан Язучылар союзының яртысы диярлек… Муса Җәлил, Әхмәт Фәйзи, Әхмәт Ерикәй, Мансур Крымов, Мәхмүт Максуд, Мәхмүт Галәү… Алар тирәсендә яшьләр… Татар әдәбиятының Мәскәүдәге илчеләре. Горький, Алексей Толстой, Александр Фадеевларның зур рухы канатландырган татар әдәбияты үзен горур тота иде. Муса Җәлил, Әхмәт Фәйзиләрнең Казандагы чыгышларында шул киң сулышны тоя идек. Бары утыз-кырык члены — язучысы булган. Ә нинди зур! Шуларның берсен дә әдәбият тарихыннан югалтасы килми. Хәзер союз членнары йөз сиксәнгә җиткән әдәбиятка уйланырлык нәрсәләр бар… Мәскәү — Казан юлы. Әдәбиятлар юлы бу. Бу юлдан Такташ узган, Мусалар, Әхмәт Фәйзиләр узган. Әдәбиятларның үзара аралашу юлы, бөек юл. 1958 елның июль аенда Әхмәт Фәйзине шушы юлдан Мәскәүдән Казанга алып кайттым. Тукай Җаектан Казанына ашкынган шикелле, Әхмәт Тукай Казанына ашкына иде. Әхмәт Фәйзи — горур кеше. Үлем турында сөйләгәнне яратмый. Бөек Ватан сугышыннан соң, бигрәк тә Муса Җәлилнең батырларча үлеменнән соң татар шагыйрьләренә үлем алдында мескенлеккә бирелү килешми иде. Муса батырлыгы кешеләрнең рухын яңартты, аларга үз рухыннан нәрсәдер өстәде. Әхмәт Фәйзинең үзен тотышында мин шул үзгәрешне күрдем. Зур шәхесләр. Үлемнәре дә сокланырлык. Халык күңеленең сизгерлегенә мин таң калдым. Халык «Умырзая» җырын иҗат итте. Яз чәчәге «Умырзая»ны Әхмәт Фәйзи туган айны халык юри истә тотып иҗат итте шикелле. Сизгер дә, тирән дә соң бу халык күңеле. Үзенә хезмәт иткән улларының кадерен белә, гомерләрен мәңгеләштерә дә белә.
Антымның, вәгъдәмнең
Мәгънәсе бер генә:
Калса иде эшләрем
Улыма өлгегә.
Бер заман эшемне
Ул барлар һәм сынар:
«Кем?» диеп сорамас,
«Нишләгән?» дип сорар.
Булса иде эшләрем
Дәверемә торырлык,
Үземә — йөз суы,
Балама — горурлык.
Дәверенә торырлык әсәрләр калдырган әдип Әхмәт Фәйзи.
Март, 1983
(Чыганак: Сибгат Хәким. Яшә, борчулы җаным. Публицистика (1979–1986),Блокнотлар (1954-1986). – Казан: Татар. кит. нәшр. – 1988. – 432 б.).