ТАТ РУС ENG

Хәким Сибгат Мәңге сулмас умырзаялар


Әхмәт Фәйзи мартта туган. Аккош күле урманында умырзаялар чыгарга җыенган вакытта. Умырзаяларны күргән саен мин Әхмәт Фәйзинең күз карашларын исемә төшерәм. Безнең әдәбиятта Әхмәтләр күп. Әхмәт Фәйзи, Әхмәт Исхак, Абдулла Әхмәт, Әхмәт Юныс. Бүтәннәрдән аерылу өчен Әхмәт Фәйзи үзен «Зәңгәр Әхмәт» дип тә йөртә иде. Үз чоры шагыйрьләреннән интеллигентлыгы белән аерылып тора. Озын буйлы, ак чырайлы, ябык, зәңгәр күзле.
Шигырьләре җәйге яңгырның калай түбәгә тыпырдап төшә башлаган беренче тамчылары булып минем күңелдә калган. Җитез яңгырашлы ритм:
Юк, фашистлар әйтмәс соңгы сүзне,
Испания әйтер
Фашист кайтмас тарих мәйданына,
Испания  кайтыр,
Испания кайтыр.
Шагыйрь, прозаик, драматург, либреттист, публицист. Күпләгән лирик шигырьләр, «Флейталар», «Кара таш ник дәшми?» (Ленин турында) кебек поэмалар, «Пугачев Казанда», «Тукай» кебек драмалар, «Качкын», «Шүрәле», «Җәлил» шикелле либреттолар авторы. Гомеренең ун-унбиш елын багышлаган әсәре — «Тукай» романы. Тукайны күреп белгән кешеләрнең күбесе сугышка хәтле исән иде әле. Кырлай мәдрәсәсендә Тукай белән бергә укыган Сафа абзый… Тукай, Фатих Әмирхан эшләгән газетаның («Әльислах») редакторы, Тукай турында истәлекләр сөйләгәндә кинәт елап җибәргән Вафа Бәхтияров… Җаек чоры кешеләрен очратып була иде. Тукайны күмешкән кешеләр. Тукай ничектер әле арада шикелле тоела иде. Әхмәт Фәйзи аларның барысын да сөйләтеп чыкты. Тукайның Казан артында яшәгән чорын, Җаек чорын язды. Казан чорын язу теләге белән хыялланып яшәде. «Тукай» романы татар, казакъ, рус телләрендә басылды.
Мәскәү шагыйрьләре. Мәскәүдә яшәүчеләрне шулай дип йөртә идек. Муса Җәлил, Әхмәт Фәйзи, Салих Баттал, Әхмәт Ерикәй, Мансур Крымов… Муса да, Әхмәт Фәйзи дә Мәскәүнең уртасында. Столешников тыкрыгында — Муса, Калашный тыкрыгында — Әхмәт Фәйзи. Әхмәт Фәйзи Казанга еш килә. Килер алдыннан Нәкый Исәнбәткә яки Әмирхан Еникигә киләсен алдан хәбәр итеп куя.
Гомеренең ахырында мин аны Казанга поездда үзем алып кайттым. Әхмәт Фәйзи дөньядан киткәннән соң озак та үтмәде, «Умырзая» җыры чыкты. Яз, яшьлек, тормышның мәңгелеген раслаган «Умырзая» җыры. Аккош күле урманында ромашкалар — Туфанны, умырзаялар — Әхмәт Фәйзине искә төшерәләр, җырга әйләнгән гомерләр турында сөйлиләр…

Март, 1983

(Чыганак: Сибгат Хәким. Яшә, борчулы җаным. Публицистика (1979–1986),Блокнотлар (1954-1986). – Казан: Татар. кит. нәшр. – 1988. – 432 б.).  



 

Комментарий язарга


*