ТАТ РУС ENG

Хәким Сибгат Могҗизалар тудыра торган җир


Абай шигырьләренең казакъчадан татарчага тәрҗемәләрен укып чыккач, үзеннән-үзе: нәрсә ул әдәбиятның нигезе һәм кем ул әдәбиятның нигезен салучы? — дигән сорау туды. Кайчандыр шундый уй Тукайдан соң да минем башка килгән иде. Пушкиннар, Шевченко, Абай, Тукайлар шулай уйландыра. Алар өчен аерым тема, аерым проблема, тормышның ниндидер бер ягы юк, олы бер җәмгыять бар, ил бар, халык бар. Күңелдә халык, аның тарихы, язмышы.
Әдәбиятның нигезе, нигезен салучылары. Бу сорауларга җавапны мин Абайның шигырь һәм язмаларыннан эзләдем. Абай казакъ халкы тормышына алып керде мине. Бая әйткәнемчә, казакъ тормышын бүлгәләмәде, вакламады, менә аның җире-даласы, теле, җыры-моңы дигән шикелле бер авыр язмыш турында сөйләде ул миңа. Казакъның авыр көнкүреше, ярлылык, фәкыйрьлек борчый аны. Үзара талаш-ызгышлар, ырулар талашы борчый аны. Казакъ халкының иксез-чиксез далага түгелгән зарын-моңын җыйган аның күңеле. Абай күңеле күп нәрсәне җыйган. Казакъ халкын ул намуслы, гадел, кешелекле, белемле итеп күрергә тели, халыкның рухында бердәмлек, дуслык, кешелеклелек сыйфатларын күрергә тели. Абай әйтерсең бер үзе казакъ халкының бөек рухын формалаштыруны үз өстенә алган. Бу авыр юл. Борчу һәм хафалану, яну-көю, күңелнең төрле чактагы азыр кичерешләре аша уза бу юл. Тукайның:
Бетте көч, сынды кылыч, шул булды эш,
Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым,—
кебек юлларына аваздаш юлларны Абай алданрак әйткән. Абай белән Тукай иҗатында бик күп уртак кичереш һәм бик күп уртак хисләрне табарга мөмкин. Ике халыкның да яшәгән социаль шартлары уртак, халыкның киләчәккә омтылышы, теләк-максатлары уртак. Шагыйрьләрнең халык тормышын сурәтләүдәге алымнары искиткеч гади, искиткеч ачык.
 Абай иҗатының халыкчанлыгы сокландыра.
Моны язган кешенең
Атын белмә, сүзен бел.
Абай шәхес буларак үзен шулай артта тота. Бөтен нәрсәне сүзгә йөкли. Хикмәт сүздә, сүзнең мәгънәсендә, әдәп, әхлак, турылык, гаделлек кебек нәрсәләрнең чагылышы ул сүз. Кешенең иң матур, иң күркәм сыйфатлары шулар. Абайның бер генә шигыре дә аларга кагылмыйча узмый. Кеше, халык, кешелек шулардай башлана. Кеше күңеленең төбендә ятарга тиешле сыйфатлар, шигырь юллары шуннан башлана, шагыйрь шуннан башлана. Шуңа күрә дә Абай портретын фәкать аның кичерешләреннән генә тудырып була.
Абай — казакъ шагыйре. Күп вакытта шагыйрьләр тәрҗемәдә югала, йөзе югала, кемнеке, кайсы халыкныкы? — танып булмый. Ә минем казакъның үзен күрәсем килә, төсен-битен, характерын, кыланышын тоясым килә. Ә алар барысы да шул сүздә, шул телдә. Бу тәрҗемәләрнең күбесендә Абайлык сакланган. Бөтен уйлау рәвешләре белән Абай — казакъ шагыйре. Казакъ теленең үткенлеге, җорлыгы, байлыгы турында күп ишеткәнмен. Абай шуңа ышандырды. «Абайда сүз кадере» дигән мин белмәгән хезмәт тә бардыр, бәлки. Булмаса, киләчәктә язылыр. Хикмәтле, акыллы сүз.
Яхшы сүз кадерен белгән җаннарга да
Уйлап әйт, тапкыр түгел сүз ярамас.
Яки:
Максатым — тел сайратып җырга ашмак,
Наданның йокысын бүлеп, күзен ачмак!
Мәкальләр, әйтем, табышмаклар үрелә шигырьгә. Табигый рәвештә үрелә, алар шигырьдән чыгып тормыйлар. Тел үзе шулардай тора.
Акылсыз би булмас,
Шәүләсез өй булмас.
Абай лирикасы үзенең төбенә кадәр сафлыгы белән көчле.
Сайра да моңлан, зарлы тел!
Тирән тойгы уянсын.
Җыласын, күздән яшь аксын,
Күкрәк яшькә чылансын.
Нәрсә турында бу юллар? Абайның йөрәге бу юлларда. Абай йөрәге генә микән? Лириканың шушындый юллары Некрасовны кинәт искә төшерә, Тукайларны, хәтта Александр Блокны искә төшерә. Әллә бөекләр бер-берсе белән шулай сөйләшәләр микән? Йөрәкнең ниндидер, кайсыдыр параллельләрендә, һичшиксез, очрашалар төсле алар. Шулайдыр, мин үзем, шагыйрь буларак, моңа ышанам. Гаҗәп серле, тирән, хикмәтле нәрсә бу поэзия!
Абайның көй чыгаруын, җыр яратуын беләм. Җыр турындагы фикерләре минем өчен кызык.
Сәламем ал, каләм каш,
Фида сиңа мал һәм баш,
Өзелеп сине сагынганда
Ага күздән кайнар яшь.
Абайның үз көе белән җырлана торган бу көйне моннан берничә ел элек Казанда үткәрелгән казакъ әдәбияты атналыгы көннәрендә Казан белән Кокушкино арасындагы юлда автобуста ишеттем. Ул җырны шагыйрь Олжас Сөләйманов җырлады, казакъча тамак төбе белән җырлады. Ул җыр шуннан бирле минем күңелдә яши. Абай: «Җыр ул сүзнең патшасы, аның җаны»,— ди һәм тагын да көчлерәк итеп: «Туганда җырлап ача ишеген дөнья»,— дип өстәп куя.
Портрет, сурәт, тасвир аз сүзле, төгәл.
Зифа буй, нечкә бил,
Сыгладыр, сукса җил.
Менә көз образы:
Хәерче карчык кебек төсе китеп,
Агачлар яфракларын койган күптән.
Абай — казакъ шагыйре. Абай минем өчен яңа дөнья, казакъ дөньясы. Борынгы җире, төрки туфрагы, тарихы, үзенә аерым тормыш-көнкүреше белән яңа дөнья. Абай мине шул тормышның эченә, рухи тормышның эченә алып керде. Яңа дөнья дип мин үткәнен һәм Абай традициясендә күтәрелгән бүгенге казакъ совет әдәбиятын да күздә тотып әйтәм. Абай кайдадыр далада еракта ялгыз калмады, бүгенге казакъ әдәбиятының колачы, масштабы — Абай колачы, Абай масштабы. Абайның киләчәккә карап әйткән юллары менә алар:
Ышанычлы дустым да юк, якыным да,
Шуңа күз яшьләрем өйләнделәр җырга,
Күрдем керләнмәгән күңел яктысында
Моңа кадәр күрелмәгән гаҗәп дөнья.
Бүгенге казакъ әдәбияты турында сөйләр алдыннан Казагстанның бөтен даласын — иксез-чиксез җирен йөреп чыкмасаң да, кайсыдыр өлкәсендә ул шарт. Казаг-стан җирен күрергә кирәк. Мин бу җирдә өч тапкыр булдым. Барыбер очына чыга алмадым. Җирен һәм кешеләрен күрү кирәк. Далада кунаклар өчен салынган тирмәдә — киез йортта куну кирәк. Дала, төн, тирмәнең түбәсендәге төннек тишегеннән чалкан яткан килеш күктәге йолдызларны күзәтергә кирәк. Күп нәрсә шунда күңелгә килә. Мин шулай төн буе уйланып, карап ятып, җырчы-акыннарның нигә шушы җирдә туганын, нигә шушы җирдә күплеген аңладым. Казакъ халкының борынгы җиренең түреннән, мең еллык тарихыннан типкән Алатау итәгендәге «кайнар»ларның тавышын тыңлаганнан соң, Абай, Җамбул кебек бөек җырчыларның бу җирдә дөньяга килүенә бер дә гаҗәпләнмәдем. Җир тудыра үзенең бөек шагыйрьләрен, халык тудыра. Казагстанга кылган сәяхәтләремнең нәтиҗәсе шул. Үз күзләрең белән күрми торып бик нык ялгышырга мөмкин икән.
Казакъ әдәбияты чын мәгънәсендә хәзер яңарыш чоры кичерә. Аның бөтен үсеше-хәрәкәтеннән ниндидер гаҗәеп бер рухи күтәренкелек сизелеп тора. Юк, аерым кешеләр настроениесендә генә түгел, бөтен, тоташ хәрәкәттә шушы рух. Кем уятты аны? Билгеле, Октябрь моңа чаклы күрелмәгән социаль үзгәрешләр. Илле биш югары мәктәп кенә эшли Казагстанда. Чирәм җир үзе бер зур чор. Советлар Союзында яшәгән барлык халыкларны хәрәкәткә китерде чирәм җир. Казакъ халкының болай да киң күңеленә чирәм җир, миллионлаган халыклар үзләренең дуслык, туганлык сулышын өрде кебек. Рухи яңарышның мин сәбәпләрен эзлим. Монда бөтенесе дә бергә кушылгандыр. Бер процесс.
Казакъ халкы — киң күңелле, аралашучан халык. Милли әдәбиятларның үзара аралашуы да нәтиҗәсез узмый бит. Соңгы елларда казакъ азучыларының Африка— Азия илләрендә булмаганнары сирәктер. Бу илләрнең конференцияләре дә күбрәк Казагстан җирендә үткәрелә. Рухи яңарыш өчен барысы да кирәктер. Әмма беренче чиратта үз җирәндә, үз илендә тудырылган шартлар ул яңарышның нигезендә.
Абайдан бүгенге көнгә сузылган ара. 1905 елда, гомеренең соңгы елында, Абай казакъ халкын шул башлангыч яңарыш чорына кертеп җибәрә кебек. Озатып кала.
Абай ялгызлыгына күнеккән күңел белән һәм күп вакыт шул чор белән яши. Абай әле һаман шул дала уртасында  берүзе ялгыз  басып    торадыр  шикелле тоела. Бер көннә шулай көтмәгәндә кинәт Мохтар Әүэзев пәйда була. Исемә бик тиз тарала, ил күләмендә, дөнья күләмендә. Сабит Муканов, Габид Мөсрепов, Габидин Мостафиннар буыны минем хәтергә нык кереп урнаша. Даланың үзе шикелле киң холыклы Гали    Орманов, Таир Җараков, Сырбай Мәүленов һәм Жубан Мулдагалиевләр. Әбдилдә Таҗибаевлар шигырь, поэмалары белән зур әдәбияттан урын яуладылар. Гел яңа исемнәр белән байый казакъ әдәбияты.  Тахави Ахтанов, Әбдүҗәмил Нурпәисов, Абиш Кикилбаев, Сатимҗан Санбаевлар, Саин Моратбәковлар,  Калтай  Мөхәммәтҗановлар     казакъ  эпик жанрын һәм драматургиясен яңа баскычка күтәрделәр. Бу җир эпиканы үзе сорап тора. Казакъ прозасы әдәбиятта чирәм күтәрде. Тагын казакъ өчен бик үк типик та булмаган, шул ук вакытта Казагстан җиренең туфрагыннан, тарихының катламнарыннан ургып чыккан шигырьләр белән дала җилләренең ерактан килгән романтик рухын чагылдырган Олжас Сөләйманов килеп керде бу шау-шулы зур дөньяга. Әле тагы мин белмәгән яңа исемнәр күпме казакъ әдәбиятында.
Яңа, көтелмәгән талантлар. Бу җир үзе шундый могҗизалар тудыра торган җир!

5 декабрь,  1980

(Чыганак: Сибгат Хәким. Яшә, борчулы җаным. Публицистика (1979–1986),Блокнотлар (1954-1986). – Казан: Татар. кит. нәшр. – 1988. – 432 б.).  



Комментарий язарга


*