Патша хөкүмәте Россиядә яшәүче татарларга үз газеталарын һәм журналларын ачарга рөхсәт итмичә, ике гасыр чамасы йөдәткән. Татарлар арасындагы матбагачалык тарихын җентекләп өйрәнгән академик Әбрар ага Кәримуллин хезмәтләрендә андый йөдәтүләрнең этаплары дәлилле рәвештә тасвир ителгән. Шунлыктан ул мәсьәләгә аерым тукталып тормыйм. Әмма колониаль сәясәтне алга сөргән шул хөкүмәтнең татарларга карата кырыслык күрсәтеп тә, кайбер башка кардәш халыкларга башкачарак мөнәсәбәттә булганлыгына берничә генә мисал китереп үтәргә телим. Рус мәкалендә тасвирланганча, «берәүләр өстенә камчы күтәргәндә, икенчеләргә прәннек сузу» сәясәте үрнәге була инде ул. Үзәк Россиядә яшәгән, кардәш халыклар арасында мәдәни үсеше күпкә югары булган татарларның үз телләрендә газета чыгарырга тырышулары кат-кат кире кагылган бер заманда, шул ук патша хөкүмәте әле яңарак кына империя кочагына алынган Кырым, Кавказ татарларына һәм Урта Азиядә яшәүче төркиләргә мәрхәмәтлелек күрсәтә, һәм шул яңа яуланган халыкларны үз җәтмәсендә калдыру ниятеннән чыгып, аларга әз-мәз генә «матбугат иреге» дә бүләк итә.
Казакъ, үзбәк кардәшләребезнең эзләнү һәм табышларына нигезләнгән очракта, Россия мәмләкәтендә беренче төрки телле газета Ташкент шәһәрендә басылган дип расларга хаклыбыз. Аның беренче саны 1870 елның апрель аенда дөнья күрә. Ул шунда ук ук русча басылган «Туркестанские ведомости»ның кушымтасы буларак чыга башлый. Газетаның рәсми исеме «Төркестан вилаяте гәҗите». Ул айга ике мәртәбә үзбәк телендә һәм шул ук тәртиптә, һәм күләмдә казакъ кардәшләребез телендә җомга көннәрендә басылып таратыла. Ул газетаның тиражы бик аз булгандыр, дип уйлыйм, һәрхәлдә, төрки телдә басылган газета-журналларны Истанбулда дөнья күргән «Казан төркиләре» китабында санап үткән Габделбари Баттал «Төркестан вилаяте гәҗите»ндә, соңрак нәшер ителә башлаган «Дала вилаяте гәҗите»ндә телгә алмый. Гәрчә ки, казакъ галимнәре соңгысының тиражы XIX йөз ахырларында 1300 данә булган дип язсалар да.
Казакъ галиме Бабаш Әбелкасыймов фикеренчә, җирле милли буржуазия таләбен канәгатьләндерү өчен, Төркестан генерал-губернаторы югарыда аталган беренче газетаны чыгарырга рөхсәт биргән. Ә газетаның мөхәррире итеп губернатор канцеляриясенең өлкән тылмачы, якташыбыз Шаһимәрдән Ибраһимов билгеләнгән. Соңрак миссионер Н.Ильминский Победоносцевка язган бер хатында аны болайрак тасвирлый: «Ибраһимов… сүзгә оста, тапкыр, гайрәтле… Мөселман дөньясын яхшы белә… Россиядә дә, Урта Азиядә дә, һиндстанда да, кыргыз даласында да аның якын танышлары ишле… Әгәр дә аның башына панмөселманлык фикере иңсә… чын-чынлап инануга әвереләчәк»,— ди.
Кем соң ул? Чыгышы кайдан? Кайбер мәгълүматларга караганда, ул Оренбург губернасындагы гаскәри хезмәттәге бер гаиләдән булырга тиеш. Омск шәһәрендә хәрби мәктәпне тәмамлаганның соңында Төркестанга җибәрелә. Исеме алда аталган казакъ галиме Шаһимәрдән Мирас улының 1841 елда туып, 1891 елда вафат булганлыгын, заманында казакъ иле ханнары токымыннан килгән зыялы Чокан Вәлиханов белән дустанә мөгамәләдә торганлыгын әйтә. (Галим һәм сәяхәтче Ч.Вәлиханов та илленче еллар азагында Омскидагы кадет корпусында хәрби белем алган.)
«Төркестан вилаяте гәҗите»н Шаһимәрдән Ибраһимов 1881 елга чаклы редакцияли һәм шул елда Кашгарияга Россия консулы буларак җибәрелә. Бу вакытта ул статский советник дәрәҗәсендә була. Соңрак ул гарәп илләрендә дә консуллык вазифасын үти. Әмма биографиясенең соңгы чоры тәмам ук ачыкланмаган булса кирәк. Әдәбият галиме Мәсгуд Гайнетдинов «Татар әдәбияты тарихы»ның икенче томындагы мәкаләсендә аны 1881 елда ук үлгән дип белдерә. Ягъни ул, Кашгариядагы Җәркәнд шәһәреннән хаҗга барган вакытта, рус полковнигы киемендәге Шаһи-мәрдәннең гарәпләр тарафыннан үтерелгәнлегенә шиге бул-маганлыгын әйтә.
Ун елдан артык дәвердә беренче төрки телле газетаны редакцияләгән Шаһимәрдән кардәш халыкларның әдәби мирасын барлауга байтак көч куя. Шул елларда аның мөселман дөньясына һәм башка мәсьәләләргә багышланган күпсанлы мәкаләләре, Чокан Вәлихановка һәм башка зыялы шәхесләргә багышланган истәлекләре басылып чыга. «Мең дә бер кичә» китабының тәрҗемәләрен, җирле халык авыз иҗаты әсәрләрен дә ул дөньяга чыгара.
1881 елда Ш.Ибраһимов чит илгә дипломатик эшкә җибәрелгәч, мөхәррирлек вазифасы икенче якташыбызга — тылмач Хөсәен Чанышев морзага йөкләтелә. Бу вазифаны ул 1887 елга кадәр башкара. (Яңа генерал-губернатор Черняев әмере белән газета 1883 ел башыннан фәкать үзбәк телендә генә басыла башлый.)
1888 елның беренче гыйнварыннан, пайтәхете Омск каласында булган Дала генерал-губернаторы рөхсәте белән, казакъ телендә икенче газета басыла башлый. Ул да баштарак «Акмолинские ведомости» газетасының кушымтасы рәвешендә туа, казакъча текст өстенә «Особое прибавление к Акмолинским областным ведомствям» дип русча язылган була. Соңрак ул (1894 елдан) Акмула, Җидесу, Семипалатинск өлкәләрен берләштергән мөстәкыйль «Киргизская степная газета» булып, казакъча «Дала вилаяте гәҗите» исемендә тарала башлый.
Егерменче гасырда бу беренче газеталар башламына татар телендәге беренче карлыгачлар да килеп кушыла. Ә казакъ арасында зур абруй казанган «Казакъ» газетасы (Оренбургта татар басмаханәсендә басыла) исә әлеге ярым мөстәкыйль рәвештә юл ярган «… вилаяте гәҗит»ләренең эшен дәвам иттерүче була.
Биредә узган гасырның җитмешенче еллары урталарыннан Баку белән Тифлис шәһәрләрендә борын төрткән азәрбайҗан телендәге газеталарга аерым тукталмадык. Гомуми төрки телдә Кырымда 1883 елда нәшер ителә башлаган «Тәрҗеман» газетасына чаклы кавказлы төркиләр телендә өч газета чыгарылган булса кирәк. (Кара: Баттал. Г. Казан төрекләре. — Истанбул, 1966.) Ләкин алар бик кыска гомерле булганнар.
(Чыганак: Хәмидуллин Лирон. Ак төннәр хәтере: Әдәби очерк, эссе, хатирәләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 224 б.)