ТАТ РУС ENG

Хәмидуллин Лирон Әдәби тәрҗемә дә бик кирәк эш

Һәрдаим күңелгә тынгылык бирмичә, җанны борчып торган мәсьәләләр була. Татар әдәбиятының башка телләргә тәрҗемә ителешенә караган уйлар да нәкъ шулай, әледән-әле күңелдә борчу тудыра. Әдәби мирасыбыз зур. Еш кына без «мең еллык язма әдәбиятыбыз бар» дип мактанып та куйгалыйбыз. Әмма ләкин ул байлыкны башкаларга таныту юнәлешендә генә бик әкрен кыймылдыйбыз шикелле. Тугандаш яки замандаш булган башка халыкларга да ул язма мирасыбызны җиткерәсе, ирешелгән уңышлар белән аларны да таныштырасы иде дә бит. Җитешә алмыйбыз, көндәлек ыгы-зыгы белән өстебездә шундый бурычлар торуын онытабыз.
Безгә якын дәвердә яшәп иҗат иткән классик әдип вә шагыйрьләребезнең мирасын һәм исемнәрен дөнья мәйданына чыгару эшебез әлегә ярыйсы ук сүлпән бара. Бүгенге көнгә хәтле бөек Тукаебызның күп кенә шигырь һәм поэмалары тиешле дәрәҗәдә рус теленә дә тәрҗемә ителмәгәннәр. Дөньяның киң таралышлы башка телләре турында инде әйтеп торасы да түгел. (Дөрес, соңгы елларда берничә китапның, шул исәптән Г.Тукайның «Шүрәле» поэмасының инглиз телендә чыгуы турында матбугатта хәбәрләр булды* (* 2006 елда Татарстан китап нәшриятында Г.Тукайның «Шүрәле» поэмасы унбиш телдә дөнья күрде. — Мөх.). Аларны бастыруга әзерлек эшен Татар ПЕН-үзәге үз өстенә алган икән. Уңышлы башлангыч була күрсен.)
Утыз биш еллар элек Дәрдемәнднең шигъри мирасын рус телле укучыга җиткерү талпынышы да булып алган иде. 1970 елда нәшер ителгән «Стихи» китабын дөньяга чыгаручылар күренекле шагыйрьләребез Сибгат Хәким белән Ренат Харис булды. Татар җәмәгатьчелеге ул җыентыкны нигездә хуплады. Әмма ләкин, аңа кергән шигырьләрне чыгаруда тәҗрибәле тәрҗемәчеләрнең аз катнашуы сәбәпле, анда уңышсыз тәрҗемә ителгән, шагыйрь фикерен укучысына тулаем ирештерә алмаган тәрҗемәләр дә җитәрлек урын биләгән. (Ул китапка кергән уңышлырак тәрҗемәләрне Р.Харис соңыннан «Агарган кыл» китабына туплап та бастырды. Ул китапны әзерләшүдә З. Бәширов белән минем дә бераз катнашым булды.)
Шәхси батырлыгы һәм иҗаты белән исеме бөтен дөньяга танылган Муса Җәлилебез бу җәһәттән беркадәр бәхетлерәк. Аның шигырь һәм поэмалары рус теленнән тыш башка бик күп телләргә тәрҗемә ителде. М.Җәлил иҗатына багышланган бер мәкаләдә хәбәр ителүенчә, аның әсәрләре бүгенге көндә илле дүрт телдә басылып чыккан. Тәрҗемәләренең кат-кат эшләнүе, андый җаваплы эшкә илебезнең иң тәҗрибәле тәрҗемәчеләренең җәлеп ителүе нәтиҗәсендә аларның сыйфаты да канәгатьләнерлек. Мәсәлән, шагыйрьнең байтак әсәрләрен украин теленә тәрҗемә итүче шагыйрь һәм академик Павло Тычинаның төрки телләрне яхшы белүе дә ярдәм иткән. Украинада нәшер ителгән бер җыентыкта ул хакта «Павло Тычина знав тюркски мови» дигән сүзләр китерелә. Элегрәк елларда сыйфатлырак дип саналган әдәби әсәрләрне татарчага тәрҗемә итеп чыгару өлкәсендә дә шактый уңышка ирешкән идек. СССР күләмендә югары бәяләнгән, дәүләт бүләкләре алган әсәрләрне тәрҗемә итү бервакыт рәсми төс алган, сәясәткә әверелгән чаклар да булды. 1940-1950 елларда югары бәяләнгән андый әсәрләрне тәрҗемә итү мәҗбүри санала иде. Ул мәҗбүрилекнең безнең өчен уңай нәтиҗәләре дә булгалады. Нәкъ шул дәвердә 3 нче дәрәҗә Сталин премиясенә лаек дип табылган үз әсәрләребездән Гомәр Бәшировның «Намус»ы белән Кави Нәҗминең «Язгы җилләр»е күпчелек Союздаш республика халыклары телләрендә басылып чыктылар. Болгар, венгр, кытай, немец, поляк һ.б. телләрдә сөйләшүче әдәбият сөючеләр дә нәкъ шул елларда Совет чоры татар әдәбияты үрнәкләре белән таныша алдылар. Күпләребез хаклы рәвештә өнәп бетермәгән «Сталин дәвере» узганнан соң, безнең әдәбият вәкилләренә андый мөмкинлекләр кабат тудырылмады инде.
Бу өлкәдә ирешелгән белән канәгать булмау хисе, бәлки, миңа гына хастыр. Миңа гына шулай тоеладыр. Югыйсә байтак кеше тәрҗемә әдәбиятка әһәмият бирми диярлек. Бу халәт, бәлки, кайчандыр үземнең дә әдәби тәрҗемә белән шөгыльләнгән кеше булуымнан киләдер. Андый эшне оештыру өлкәсендә дә беркадәр тәҗрибәм бар иде шикелле. Ун ел чамасы Язучылар берлеге каршында эшләүче тәрҗемәчеләр секциясе җитәкчесе булдым. Дөрес, ул секция, нигездә, башка телләрдән татарчага тәрҗемә итүчеләрне берләштерде. Аз санлы «рус телле» тәрҗемәчеләр русча иҗат итүче язучылар секциясенә беркетелгән иде. Узган гасырның алтмыш-сиксәненче елларында рус, белорус, казакъ, украин, үзбәк, азәрбайҗан, грузин һәм кайбер чит ил телләрендә нәшер ителгән иң күренекле әсәрләрне үз телебездә бастырып чыгарырга тырыштык. Әлбәттә инде, ул еллардагы бердәнбер нәшриятыбыз мөмкинлек биргән кысаларда. Матур әдәбият сөючеләр кулына ул заманнарда елына кимендә җиде-сигез тәрҗемә әдәби китап барып ирешер иде.
Күпмилләтле үз илебездә һәм бөтендөнья күләмендә танылган авторлардан Михаил Шолохов, Мохтар Әүэзов, Константин Симонов, Чыңгыз Айтматов, Виктор Астафьев, Василь Быков, Юрий Бондарев, Әнүәр Әлимҗанов, Роман Солнцев, Валентин Распутин, Нодар Думбадзе, Әсгать Мохтар, Гафур Голәм һ.б. әсәрләре бу чорда татар укучысы тарафыннан хуплап кабул ителделәр. Классик әдипләрдән Лев Толстой, Алексей Толстой, Абай, Иван Тургенев, Федор Достоевский, Александр Куприн әсәрләренең яңа буын тәрҗемәчеләре тарафыннан эшләнгән үрнәкләре дә уңышлы булды. Әйе, бу дәвердә Чыңгыз Айтматовның барлык повесть һәм романнары да әнисенең туган теленә тәрҗемә ителде. Утызар мең данә тиражлы китаплары тиз арада таралып бетә иде. Хәер, ул елларда үз авторларыбызның әсәрләре дә, тәрҗемә китаплар да укучы кулына тиз барып ирешә, кибет киштәләрендә озаклап ятмыйлар иде. Чөнки ул елларда китап сәүдәсенә дә җитди әһәмият бирелде. Хәтеремдә әле, казакъ язучысы Сайын Моратбәковның «Әрем исе» китабы бездә 1986 елда нәшер ителде. (Сүз уңаеннан әйтеп үтим, аның әнисе дә татар милләтеннән. Бер очрашу вакытында ул: «Анам Сәхипҗамал да, киленем Надия дә сезнең нәселдән», — дип әйткән иде.) Бер елдан соң автор безнең якларга килеп чыга, ләкин тугыз мең данәдә басылган үз китабын таба алмыйча китеп бара.

Ул елларда бездә рус, азәрбайҗан, казакъ, төрекмән һ.б. халыклар әдипләренең күмәк хикәя яки повесть, шигырь җыентыклары да даими рәвештә туплап басыла килде. Мәсәлән, каракалпак халкы әдәбияты антологиясе «Арал дулкыннары», Идел буе республикалары язучыларының күмәк җыентыклары, казакъ авторлары повестьлары тупламалары «Ак дөя», «Җәйләүдә», «Дала гөлләре», союздаш һәм автономияле республикалар әдипләренең сайланма хикәяләр җыентыгы «Дуслык аланы» һ.б. бездә зур тиражлар белән нәшер ителделәр. Кардәш әдәбият вәкилләре дә бурычлы булып калмады. Казакъстанда «Дуслык көтепханәсе» сериясендә күләмле «Татар повестери» китабы, Үзбәкстанда «Йиллар ва йуллар», Каракалпакстанда «Татар гүрриңлери» исемендә хикәя җыентыклары, Украинада «Свети меня, Чулпан-заря» дип исемләнгән шигырь тупламасы һ.б.лар дөнья күрделәр. Азәрбайҗан белән Кыргызстанда да шундый ук күләмле җыентыклар басылып чыкты. Әлбәттә, ул республикаларда андый күмәк җыентыклардан тыш та татар әдипләре әсәрләре тәрҗемә ителә иде. Шул җәһәттән аеруча казакъ кардәшләрне аерым билгеләп үтү урынлы булыр. Сугыштан соңгы чорда Казакъстанда һәр елны диярлек икешәр-өчәр татар китабы дөнья күрде. Г.Тукай, М.Җәлил җыентыклары да даими рәвештә басыла торды. Үзбәк уртаклар да алардан калышмаска тырышты. Үзбәкстанда татар әдәбияты таралышына зур әһәмият бирүчеләрдән милләттәшләребез Габдулла Уразаев белән Әсгать Мохтарны аерым искә алу кирәктер.

Ул заманда СССР һәм чит дөнья халыклары әдәбияты үрнәкләрен татар телендә чыгаруда актив эшләүче язучылардан дистәләгән роман вә повестьлар тәрҗемә иткән Рәис Даутов, Яхъя Халитов, Кыям Миңлебаев, Таһир Нурмөхәммәтов, Әнәс Хәсәнев, Шәһидә Максудова, Фәния Гайнанова, Наилә Вәлитова, Люция Нәҗмиеваны билгеләп үтәсе килә. Ул чорда шагыйрьләребезнең дә байтагы үз күңеленә хуш килгән үрнәк әсәрләрне ана телебезгә күчереп бастыруны мәртәбәгә санады. Тәрҗемәләре даими рәвештә татар вакытлы матбугатында дөнья күргән шагыйрьләрдән Нури Арслан, Зәки Нури, Рәдиф Гаташ, Гәрәй Рәхим, Әхмәт Рәшит, Шамил Маннап, Әхмәт Гадел, Госман Садә исемнәре һәрберебезгә мәгълүм. Ул чорда Абай (күмәк тәрҗемә), Гомәр Хәйям (Н.Арслан), Давыт Көгелтинев (Г.Рәхим), Американың унтугызынчы йөз әдәбияты классигы Уолт Уитмен (М.Шабай) һ.б.ның шигырь җыентыклары, Евгений Евтушенконың «Казан университеты» поэмасы (М.Шабай) татар телендә басылып чыкты. Кардәш төрки телләрдән тәрҗемә итүче осталар рәтендә Сәрвәр Әдһәмова, Нури Арслан, Әхмәт Исхак, Мостафа Ногман, Мәхмүт Хөсәен һәм Тәүфикъ Әйди дә ул дәвердә бик актив эшләделәр. Мин дә шул өлкәдә көч сынап карадым. Казакъ, каракалпак, үзбәк телләреннән чәчмә әсәрләр тәрҗемә иттем. Тәкъдим булган очракларда рус телле авторлар әсәрләренә дә җитешкәләдем. Шул рәвешле, Юрий Бондарев (тумышы белән Орск шәһәреннән), Павел Бажов һ.б. хикәяләре, Василь Быковның СССР Дәүләт бүләгенә лаек дип табылган ике повестен берләштергән «Һәйкәл» китабы минем хикәяләүдә үз телебездә дөнья күрделәр.
Җитмешенче-туксанынчы еллар аралыгында Язучылар берлеге идарәсе тырышлыгы белән классик әдипләребезнең һәм әйдәп баручы шул чор авторларының байтак китабы рус теленә тәрҗемә ителде, басылып чыкты. Ул китапларның күпчелеге Мәскәүнең «Детгиз», «Советский писатель», «Современник» нәшриятларында, бик сирәкләре «Художественная литература», «Молодая гвардия» кебек үзенчәлеклерәк басма йортлары имзалары белән дөнья күрделәр. Ләкин шунысы аянычлы, ул вакытлардагы тәрҗемәләрнең байтагының сыйфаты зыялы укучыны канәгатьләндерерлек түгел. Ул тәрҗемә авторларының күпчелеге татар мохитен начар белә, кемнәр тарафыннандыр эшләнгән сүзгә-сүз тәрҗемәләр (подстрочниклар) ярдәмендә генә эш итә. Ә арзан хак түләүле ул подстрочникларны исә үз кешеләребез ашык-пошык әзерләп бирә иде. Квалификацияле подстрочник эшләүче бер-ике кеше (мәсәлән, Ил Саттаров) үзләренә охшаган авторлар белән генә эш йөртәләр, барысына да өлгерә алмыйлар. Ә ниндидер бер студентның ашык-пошык әвәләгән подстрочнигына нигезләнеп тәрҗемә ителгән китапның нинди сыйфатлы буласын күз алдына китерү кыен түгел, әлбәттә.
Дөрес, соңга табарак татарчадан русчага тәрҗемә итүче үз кешеләребез дә пәйда булды. Алар, ике телне дә камил белеп, әсәрнең эчтәлегенә зыян китермичә эшли башладылар. Ләкин, санаулы санда булулары сәбәпле, алар исән, дәрәҗәлерәк язучылар белән генә хезмәттәшлек итүне хуп күрделәр. Мәсәлән, Гомәр Бәшировның Мәскәүдә нәшер ителгән күпчелек әсәрләре Разия апа Фәизова хикәяләве аша рус телле укучыга барып иреште. Әмирхан Еники, Фатих Хөсни дә тәрҗемәче сайлауга бик таләпчәннәр иде. Архивымда Фатих аганың тәрҗемәчесенә таләпләр куеп язган бер хат нөсхәсе саклана. Нурихан Фәттахның «Әтил суы ака торур» романын булачак Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Марсель Зарипов тәрҗемә итте. Марсельнең шуннан соң кемнең дә булса әсәрен тәрҗемә итүен хәтерләмим. Элегрәк, Әлмәттә бергә яшәгән дәвердә, бу өлкәдә Гариф Ахунов белән хезмәттәшлек иткәнлеге генә мәгълүм.
Классик әдипләрдән Фатих Әмирхан хикәяләрен Мәскәүдә яшәүче әдәбият галиме Галия Хантимерова, Шәриф Камалның «Таң атканда» романын нәшрият мөхәррире Азалия Бадюгина, Шәйхи Маннурның «Агым суларга карап» романын язучы Светлана Гыйльметдинова, яшьрәк буын авторларының берничәсенең әсәрләрен язучы Җәмил Мостафин бик уңышлы тәрҗемә итеп чыгардылар. Тиздән болар төркеменә Мәскәүдәге әдәбият институтында тәрҗемәче һөнәрен үзләштерүгә биш ел гомерләрен сарыф иткән ун яшь тәрҗемәче килеп кушылырга тиеш иде. Ул вакыттагы Язучылар берлеге идарәсе рәисе Зәки Нури тырышлыгы белән М.Горький исемен йөртүче әдәбият институтында 1972 елда татарчадан русчага тәрҗемә итүчеләр курсы оештырылды. Өметләр тулаем акланмаса да, Солтан Шәмси, Роза Баубекова-Кожевникова, Фирдәүс Әһлия кебек каләм әһелләре тәрбияләнеп чыкты ул төркемнән. Укуын тәмамлагач ук, С.Шәмси классик әдибебез Галимҗан Ибраһимовның «Кызыл чәчәкләр» повестен һәм хикәяләрен тәрҗемә итеп бастырды. Мирсәй Әмир белән Ләбибә Ихсанованың аерым хикәяләрен вакытлы матбугатка эшләп бирде. Роза Баубекова да татар поэзия үрнәкләрен тәрҗемә итеп бастыру өлкәсендә зур абруй казанды. Фирдәүснең тәрҗемә өлкәсендәге уңышлары бик алай зурдан булмаса да, ул үзенчәлекле прозаик буларак күз алдына килә. Вакытлы матбугатта аның театр әһелләренә багышланган кызыклы язмалары, очерклары бик еш күренә.

Туксанынчы елларда төрле-төрле нәшриятлар барлыкка килүенә карамастан, татар китабының язмышы, аңа булган мөнәсәбәт кискен үзгәрде. Ә тәрҗемә әдәбият чыгудан туктады дип әйтерлек. Чөнки китап сәүдәсенә бөтенләй дә әһәмият бирелми башлады. Татар әдәбиятын үз итүчеләр, яратып укучылар башлыча авылда яши. Авыл халкына хезмәт итүче төп сәүдә оешмасы элгәре елларда Татпотребсоюз җәмгыяте иде. Базар мөнәсәбәтләрен үзләштерәбез дигән сылтау белән иң әүвәл ул оешманың китап сәүдәсе бүлекчәсе бетерелде. Авылда түгел, хәтта ки район үзәкләрендә дә китап кибетләрен яптылар. Янәсе, китап сәүдәсе аз керемле. Ә аракы сәүдәсенең кереме хәтсез-чиксез әнә. Шул хәтсез күп керемгә алданып, хәзер авылның үзен дә бетереп барабыз шикелле. Дөрес, авыл үзе бар барын. Тик анда элекке авыл җәмгыяте, авылча яшәү тәртибе генә тәмам таркалу хәлендә. Рухи халәт бик зәгыйфь. Һәм әлегә ул көннән-көн зәгыйфьләнә генә бара. Шундый хәлгә төшүебез зур табыш китерүче аракы, сыра кибетләренең һәм ресторан-барларның күпләп ачылуына да бәйле, билгеле.

Хәзерге нәшриятларда тәрҗемә әдәбиятка әһәмият бирелми, дидек. Нәтиҗәдә төрле телләрдә иҗат итүче әдипләрнең бер-берсе белән аралашуына да чик куелды. Бу хәл бигрәк тә үз мәмләкәтләрен булдырган элекке кардәш әдәбият вәкилләре белән араны өзүгә китерде. Болай дәвам итсә, тиздән без бөтенләй дә изоляциядә калачакбыз. (Әдәбиятка, телгә булган мөнәсәбәтләр үзгәрмәсә, мөгаен, безне резервациядә үк калу көтәдер.)
Шушы ук дәвердә татар әдәбиятын башка халыклар укучысына җиткерү, башка телләргә тәрҗемә итү эше дә нык аксый башлады. Бу эшнең бөтенләй туктап торган еллары да күз алдында. Соңгы вакытта гына бераз кыймылдарга керештек шикелле. Рус теленә тәрҗемәләр әз-мәз күренгәли башлады. Кардәш милләтләрдән казакъ, кыргыз, үзбәк, төрекмән һ.б. лар бүген татар язучысының китабын кулга тотып караудан бөтенләй мәхрүм ителгән. Татарстанда яшәүче рус телле «кардәшләребезнең» хәле бераз җиңелрәк. Хәзер алар өчен Казанда елына ике-өч китап тәрҗемә ителә. «Идель», «Казань» кебек рус телле журналларда да аерым тәрҗемәләр күренгәли. Бу җәһәттән «Идель» журналының активрак булуын билгеләп үтәргә кирәктер. Ә Мәскәү нәшриятлары һәм журналлары әлегә безне танымый, тиң күрми. Чынбарлыкта без Россия Федерациясенә керүче төп халыкларның берсе саналабыз югыйсә. Сан ягыннан икенче урында торабыз бит.
Яңа гасырга кергәч, чәчмә әдәбиятны русча тәрҗемәдә бастырып чыгаруны әлегә ике дәүләт нәшрияты — «Мәгариф» белән Татарстан китап нәшрияты җайга салырга омтылалар сыман. Матур әдәбиятны рус теленә тәрҗемә итүчеләр сафына сәләтле яңа көчләрнең килә башлавы да сөендерә. Мәсәлән, «Идель» журналы битләрендә Фаяз Фәизев, Гадел Хәеров, Гәүһәр Мәһдиева-Хәсәневаларның тәрҗемә хезмәтләре ешрак күренә башлады. Гәүһәрнең «Идель»дән тыш Мәскәүдә чыгучы «Современник» журналында күренгәләп китүе дә сөендерде. Соңгы вакытларда ул А.Гыйләҗев, М.Галиев, Р.Зәйдулла һ.б. лар хикәяләрен, Ф.Яруллинның «Йөртә безне язмышлар» повестен рус телле укучы хөкеменә тапшырды. Улым Булат Хәмидулинның тәрҗемәләре дә ешрак күренә башлады. 2001 елда ул Г.Ахуновның соңгы елларда иҗат иткән өч повестен берләштергән «Тимерханның күргән-кичергәннәре» китабын, 2005 елда В.Имамовның «Казан каласы» романын нәшер итте. «Дәрдемәнд» фотоальбомын чыгаруда да тәрҗемәче буларак катнашты. Ара-тирә аның хезмәтләре вакытлы матбугат битләрендә дә күренгәләп китә. Соңгы вакытта Язучылар берлеге каршында теркәлгән тәрҗемәчеләр секциясе эшендә актив катнашкан Наилә Краеваның да уңышлары күзгә ташланырлык. Рус телле әдәбият сөючеләр хөкеменә аның тәрҗемәсендә Фатих Хөсни, Гариф Галиев хикәяләренең кечерәк тупламалары тәкъдим ителде. Аның Айдар Хәлим белән җитди хезмәттәшлек итә башлавы турында да мәгълүмат бар. Ишетеп белүемчә, Айдарның бер китабы инде аның тәрҗемәсендә басылган да. Мәскәүдә яшәп иҗат итүче Венера ханым Вәлиеваны әле санап үтелгән яшьләр рәтенә кертеп булмый, билгеле. Әмма аның Г.Тукай шигырьләрен дистә еллар дәвамында эзлекле рәвештә тәрҗемә итәргә алынуын хупларга кирәктер.
Шигырь тәрҗемәсенә килгәндә, бик авыр, бик катлаулы эш ул. Шигъри сүз-җөмләне башка телгә зур төгәллек белән күчерү осталары бик сирәк очрый. Бигрәк тә ике телне камил белүчеләр бик сирәк. Габдулла Тукай, Дәрдемәнд, Муса Җәлил, Һади Такташ кебек олуг шагыйрьләребезнең иҗади мирасын рус дөньясына танытырга җөрьәт иткән элекке шундый тәрҗемәче шагыйрьләрдән фәкать Вил Ганиев, Шамил Анак-Мәхмүдев, Равил Бохараев кына хәтергә төшә. Аллага шөкер, дип әйтик, бүген аларга алмашка ике телне дә яхшы белүче Роза Баубекова-Кожевникова, Рөстәм Сабиров, Лилия Газизовалар килде. Татар телле мохиттә яшәгән, шигъри әсәрләрне бик теләп, яратып тәрҗемә иткән рус шагыйре Сергей Малышевны да шушы төркемгә кертеп буладыр, мөгаен. (Кызганычка каршы, С.Малышев һәм Р.Баубекова-Кожевникова 2007 елда вафат булдылар.) Ул хәзерге татар шигъриятен иң күп һәм оста тәрҗемә итүчеләрнең берсе иде. Мәрхүм Марк Зарецкий да татар әдәбиятын, татар шигъриятен үз итеп, рухи якын күреп эшләүчеләрдән булды. Олуг шагыйрьләребездән Дәрдемәнд, Габдулла Тукай шигырьләре дә аның тәрҗемәсендә бик килешле итеп эшләнеп, рус телле укучыга тәкъдим ителде. Чөнки соңгы ике автор (Сергей белән Маркны истә тотуым), тумыштан рус телле булсалар да, Мәскәү тәрҗемәчеләре кебек кемдер язып биргән подстрочникка таянып кына эш итмиләр, шигырьнең татарча яңгырашын тоярга, сүз-җөмлә аралыгына салынган мәгънәви эчтәлекне тирәнрәк аңларга тырышып тәрҗемә итәргә омтылалар иде. Моның шулай икәнлеген М.Зарецкий белән китап нәшриятында бергә эшләү елларыннан яхшы беләм. Берәр әсәрне тәрҗемә итәргә керешсә, ул аның эчтәлеген, яңгырашын төгәл чагылдыру ниятеннән чыгып, бүлмәдәше Кыям Миңлебаев, күрше бүлмәдәге Рәис Даутов, шагыйрь Харрас Әюп һ.б. белән аралашып, киңәшеп чыгар. Тәрҗемә иткән вариантларын каләмдәшләренә кат-кат укып күрсәтер иде. Әлмәт каласында, татар мохитендә күпмедер вакыт яшәп алган Мария Аввакумова да, кайбер чордаш шагыйрьләренең әсәрләрен уңышлы тәрҗемә итеп, аларның ил күләмендә танылуына үз өлешен кертте.
Ике телне белмичә, фәкать сүзгә-сүз тәрҗемәләр белән эш итүче шагыйрьләр еш кына шигырь эчтәлеген ярлыландыралар. Алар формаль рәвештә шигырь юллары, сүз иҗекләре санын сакларга тырышкан була. Ягъни тышкы, формаль тәңгәллеккә омтыла. Андый тәрҗемәләрдә еш кына шагыйрьнең укучысына әйтәсе, җиткерәсе фикере нык гадиләштерелә. Тәрҗемә белән шөгыльләнүчегә, ике тел мохитен дә күпмедер дәрәҗәдә белү кирәклегенә мисал итеп, әдәбият галимнәре еш кына Самуил Маршакның бер тәрҗемә үрнәген китерәләр. У.Шекспирның сонетларын тәрҗемә иткәндә, ул, инглиз телен дә белүе сәбәпле, сонетларга хас ундүрт юллыклар белән генә чикләнмичә, юллар санын арттырып тәрҗемә итә. Шул рәвешле рус телендә сонетларның мәгънәви эчтәлеген тулырак бирүгә ирешә. «Аның тарафыннан иң уңышлы тәрҗемә ителгән сонет егерме дүрт юллы булып чыккан. Ләкин моның өчен берәү дә аны гаепли алмый — шул рәвешле ул шигырьнең тулы эчтәлеген укучысына җиткерә алган», — дип язалар әдәбият галимнәре. Ә үзебезнең милли телләрдән тәрҗемә итүче шагыйрьләрнең күпчелеге исә еш кына формаль тәңгәллеккә ирешү белән чикләнделәр. Һәм: «Һади Такташ, Хәсән Туфан кебек шагыйрьләрнең катлаулы эчтәлекле шигырьләрен рус телле укучы кабул итәрдәй дәрәҗәдә эшләү бик авыр», — дип зарланалар.

Тәрҗемә эшен оештыруга карата булган фикерләремне дә әйтеп үтим. Алда санап кителгән уңышлар һәм ул уңышка ирешкән тәрҗемәчеләр, нигездә, авторлар белән килешеп, алар белән еш аралашып эшләүчеләр булды. Соңгы ун-унбиш елда исә тәрҗемәгә карата мөнәсәбәт шактый сүрелде. Әйе, туксанынчы еллардан башлап андый эшне оештыруга җиң сызганып тотынучы батырлар никтер күренмәде. Шушы дәвердә сайланган Язучылар берлеге идарәләре дә мәшәкатьле һәм күпмедер күләмдә акча тоту таләп ителгән ул вазифаны үтәүдән читләшергә тырыштылар шикелле. Күпмедер чыгым чыгу кирәклеге турында әйткәндә, мин классик әдипләребез иҗатын пропагандалауны күздә тотып әйтәм. Алар инде үзләре рус, инглиз яки төрек телендә сүзгә-сүз тәрҗемә вариантларын эшләп бирә алмыйлар. Элек андый эшне оештыру бурычы Язучылар берлеге идарәсенә йөкләнгән иде. Шул йөкләмәне башкарып чыгу өчен дип, Татарстан хөкүмәте ел саен билгеле бер күләмдә акча да бүлеп бирә иде. Хәзер әсәрен башка телдә чыгару һәр авторның үз эше дигән караш өстенлек итә. Ә бит татар йөзен ачардай матур үрнәкләр биргән, әмма классик әдипкә тиешле дәрәҗәгә формаль рәвештә ирешә алмаган, бүгенгечә иттереп әйтсәк, Дәүләт бүләге иясе булмаган, халык язучысы яисә халык шагыйре исемен даулап йөри алмаган Шәйхи Маннур, Салих Баттал, Нәби Дәүли, Хәсән Сарьян кебекләрнең иҗатын пропагандалау белән кем шөгыльләнергә тиеш? Әлбәттә, Язучылар берлеге идарәсе. Дөрес, андый җаваплылыкны Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре карамагына калдыру ягында торучылар да бар. Кем хаклыдыр — киләчәк үзе күрсәтер. Совет хакимияте дәверендә андый эшләр белән башлыча Язучылар берлеге идарәсе шөгыльләнә иде. Ә фәнни институт әдәби мирасыбызны барлап-туплап, тәртипкә китереп, үз телебездә нәшер итү бурычын үтәде. Ике оешмага да акчаны, мыскаллап кына булса да, Татарстан хөкүмәте бүлеп бирә иде. Хәзер исә бу изге эшләрне башкаруга милли җанлы иганәчеләрне дә җәлеп итү мөмкинлеге туды шикелле. Әнә бит «Татнефть» акционерлык җәмгыяте карамагында оештырылган «Рухият» фонды соңгы унъеллыкта гына никадәр зур эшләр башкарып ташлады. Онытылып барган татар әдипләренең, татар галимнәре һәм җәмәгать эшлеклеләренең китапларын нәшер итеп, халыкка, китапханәләргә таратты. Андый мактаулы эшләрне оештыруда күренекле академигыбыз Миркасыйм Госмановның өлеше дә зур. «Рухият» һәм «Җыен» фондлары нәшер итеп чыгарган милли әдәби-иҗтимагый мирасыбызның байтагы аның кайгыртуы һәм оештыруы нәтиҗәсендә дөнья күрде.

Бүгенге көндә, бәлки, татар әдәбиятының иң яхшы үрнәкләрен рус, инглиз, француз, гарәп һ.б. телләргә тәрҗемә итү эше белән шөгыльләнердән махсус бер төркем булдыру кирәктер. Тәрҗемәчеләрне табу, яллау, кирәк чакта сүзгә-сүз тәрҗемәләр булдыру, нәшриятлар һәм сәүдә оешмалары белән килешү төзү — хәзерге заманда булдыклы бер башкаручы төркем оештыруны сорый, минемчә. Ул төркем Язучылар берлеге кул астында яисә әлеге фәнни институт карамагында булырга мөмкин. Ләкин аның алдына махсус бурыч куелган, эш планы бирелгән булырга тиеш. Чит телләргә әдәби мирасны тәрҗемә итүдә беркадәр тәҗрибәсе булган ПЕН-үзәк тә читтә калмаска тиештер, шәт. Әмма турыдан-туры Татарстан хөкүмәте белән гамәли-финанс бәйләнеше булмаган бу җәмгыять төп вазифаны үтәүче була алмыйдыр, мөгаен.

* * *

Төрек кардәшләр белән бәйләнешкә мөнәсәбәтле берничә сүз өстисе килә. Соңгы вакытта Төркия җөмһүрияте белән арадашлык мөнәсәбәтләре күзгә карап үсә, киңәя кебек. Аларның эшмәкәрләре, галимнәре безгә килгәләп йөри. Безнең галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре дә алар да еш булалар. Ара-тирә әдәбият әһелләренә дә андый бәхет эләгеп куйгалый. Әмма арадашлыгыбыз әлегә, аеруча әдәбият өлкәсендә, еш кына коры сүзгә генә кайтып кала шикелле. Бу җәһәттән сәнгать әһелләребез бәхетлерәк — төрле фестивальләрдә катнашып, үз иҗатларын кардәш милләткә дә җиткерә алалар. Ә менә татар китапларының Төркиядә (төрекләрнекенең Татарстанда) басылып чыгуы хакында мәгълүмат бик аз. Җитәрлек күләмдә эшләнмәгән эшне эшләнде дип әйтеп тору да читендер шул. Ара-тирә анда яшерен-батырын кемнәрдер үз әсәрләрен бастыргалаган икән, үзбәк кардәшләр әйтмешли, бик хуп. Әмма безнең Габдеррәхим Утыз Имәни, Әбелмәних Каргалый, Габделҗаббар Кандалыйларыбыз, Дәрдемәндләребез иҗатын шул рәвешле генә чит-ят җирләрдә чыгарып булмастыр. Монда төпле, нигезле оештыру кирәклеге көн кебек ачык. Узган гасыр башларында ук Төркиянең әдәбият галиме Фуад Көпрелү тарафыннан иҗаты югары бәяләнгән Г.Тукайның әдәби мирасы анда соңгы тапкыр кайчан нәшер ителде икән? Төрек кардәшләр илендә укыган заманда каләм тибрәтергә керешкән Дәрдемәнд, Фатих Кәрими кебек шәхесләребезнең иҗаты белән анда кем дә булса танышмы икән?
Юл өстендә генә шуны да әйтеп китәсе килә — күренекле һәм классик әдипләребезнең чит төбәкләрдә, бигрәк тә милли республикаларда һәм чит илләрдә басылган китаплары еш кына Казанга килеп җитми. Мондый хәлгә хәтта оештыру эшләре шактый ук җайга салынган Совет хакимияте дәверендә дә очраштыргалар идек. Урта Азия республикаларында йөргәндә, андый басмаларны барлап, табылганнарын биштәремә төяп кайткалаган чакларым еш булды. Олуг язучыларның юбилейларын үткәргәндә, күргәзмәгә куярга дип, аларны миннән алып та торгаладылар. Үзем дә шундый берничә китапны Милли музейга да, «Казан» милли мәдәният үзәгенә дә бүләк итеп тапшыргаладым. Кайбер китаплар әле дә үземдә саклана. (Бу җәһәттән мәрхүм Тәүфикъ Әйди күпкә өлгеррәк булды, тугандаш төрки телләрдә басылган китаплар саны буенча аның китапханәсе күпкә бай иде.)
Ә үзебез бүген төрек әдәбиятын беләбезме? Аны үзебездә пропагандаларга әзерме без? Юктыр, мөгаен. Мәрхүм Тәүфикъ Әйдинең төрек-татар әдәбиятлары арадашлыгына багышланган җитди бер хезмәте «Казан утлары» журналында басылып чыккан иде. Аны һәм шуңа тартым хезмәтләрне китап киштәләренә куярлык, китапханәләргә таратырлык итеп, аерым бастырып чыгару да кирәктер, мөгаен.
Төрек кардәшләребез соңгы вакытта барлык кыйтгалардагы төрки кавемне бик сөендерде: төрек әдибе Орхан Памук Халыкара Нобель бүләге лауреатлары исемлегенә кертелде. Ә без ул әдипне беләбезме соң? Әсәрләре бездә басыламы? Юк бит. Безгә аларны турыдан-туры авторның ана теленнән күчереп нәшер итү зарур. Былтырларда рус йортташларыбыз русча бастырып чыгарган нөсхәләрдән түгел. Төрек телен яхшы үзләштергән осталарыбыз бар ич бүген. Мәсәлән, Асия Рәхимова инде шундый берничә китапны тәрҗемә итеп бастырып чыгарды. Дөрес, саф төрек әдәбияты үрнәкләрен түгел, үзебезнең анда барып сыенган милләттәшләребезнекен. Шул ук эшне оста башкарып чыгарга сәләтле язучыларыбыздан Азат Ахунов, Рөстәм Сүлти, Чулпан Зарипова кебек төрекчә белүчеләребез дә байтак хәзер. Ул эшне фәкать оештырып җибәрү генә сорала.
Галимнәребез бәян итүенчә, узган гасыр башында җирле рус зыялылары арасында татар әдәбияты белән кызыксыну арта. Казанда керәшен мәктәбендә татар теле дәресләрен укыткан Николай Ашмарин 1901 елда «Очерки литературной деятельности татар-мухамедан в 1880—1895 гг.» дигән китабын бастырып чыгара. Ул китап соңрак 1913 елда Рәмиевләрнең «Вакыт» басмаханәсендә (Оренбург) үз телебездә дә кабат басыла. 1906, 1908 елларда «Волжско-Камская речь» газетасында Сәгыйть Рәмиев иҗатына багышлап ике мәкалә урнаштырыла, шигырьләре басылып чыга. Мәсәлән, С.Рәмиев иҗатын тирәнтен өйрәнгән галим Ш.Садретдинов, аның турында беренче мәкаләне татар авылында үскән поляк Альберт Пинкевич, икенчесен Г.Коләхмәтов яза, дип белдерә. Шул ук Пинкевич шагыйрьнең «Таң вакыты», «Мин», «Син», «Ул» шигырьләрен тәрҗемә итеп, рус дөньясына чыгарган икән («Татар әдәбияты тарихы», 3 том, 172—183 б.). Ул газетаның кайбер саннарында яңа басылып чыккан китаплар исемлеге дә китерелгән икән. Ш.Садретдинов 1908 елгы шундый бер исемлектә С.Рәмиевнең «Низамлы мәдрәсә» китабы чыкканлыгы турында мәгълүмат теркәлгәнлеген дә күрсәтә. Ул исемлекләрдә тагын кемнәрнең исемнәре аталган, кемнәрнең чыккан китаплары турында хәбәр ителгән икән соң?
Шул чорның рус газеталарында Габдулла Тукай иҗатына да мөрәҗәгать ителә, дигән сүзләр дә булгалады. Ләкин үзе исән вакытта басылып чыккан тәрҗемәләре һәм иҗатына бәя биргән язмалар турында әлегә язма мәгълүмат юк шикелле, һәрхәлдә, миңа андыйлар очрамады. Ә шагыйрьнең вафатыннан соң шул ук тел белгече Николай Ашмаринның үзе укып чыккан институт бастырган бер җыентыкка «Шүрәле» поэмасын 1914 елда тәкъдим иткәнлеге турында хәбәрләр бар. Ашмарин укыган Лазарев исемендәге шәркый телләр институтын 1827 елда Мәскәүдә Еким Лазарян дигән бер әрмән морзасы ачкан була. Егерменче гасыр башына чаклы эшләгән ул институтны байтак кына мәгълүм шәркыять галимнәре тәмамлыйлар. Шул институтны тәмамлаган татарлар да бар. Әйтик, И.Рәми белән Р.Даутов төзеп чыгарган «Әдәби сүзлек»тә анда Габдулла Гыйсмәтинең укыганлыгы әйтелә. Г.Гыйсмәти 1913 елда С.-Петербургта оештырылган «Г.Тукай стипендиясе» фонды исәбенә анда белем ала. Шул институт нәшер иткән җыентык һәм журналларда татарларга багышлы хезмәтләргә дә урын бирелгән булса кирәк. Ләкин ул хезмәтләр әлегә безнең әдәбият галимнәре тарафыннан тәфсилләп тикшерелмәгән бугай.
Шул ук 1914 елда Г.Тукайның «Пар ат» шигыре, инглиз теленә тәрҗемә ителеп, Лондонда чыгучы «Рашен ревью» («Россия хәбәрләре») журналында дөнья күрә. Рус телендә берничә шигыре тупланган тәүге китабы 1920 елда Ташкент шәһәрендә басыла. Ул «Избранные стихи» («Сайланма шигырьләр») җыентыгына кергән шигырьләрне Сергей Есенинның якын дусты шагыйрь Валентин Вольпин тәрҗемә иткән. Тирән эчтәлекле, күләмле кереш мәкаләне ул вакыттагы Төркестан Автономияле Республикасының Мәгариф комиссариаты хезмәткәре Ибнеәмин Янбаев язган. Ә 1921 елның октябрь аенда исә Казанда, рәссам һәм шагыйрь Павел Радимов тәрҗемәсендә, бөек шагыйребезнең икенче русча китабы «Разбитая надежда» («Өзелгән өмет») басылып чыга.
Шул традицияләрнең күпкә арттырылып һәм үстерелеп дәвам иттерелүен генә телисе кала.
Хәер, бу өлкәдә соңгы вакытта алга китеш үрнәкләре сөендерә, өметләндерә кебек. Татарстан китап нәшрияты Татарстан Язучылар берлеге белән берничә үрнәк тәрҗемә китапларын бастырып чыгаруга иреште. 2007 елда рус телендә күләмле татар хикәяләре җыентыгы, быел исә заманыбыз шигърияте тупланмасы дөнья күрделәр.

2008


(Чыганак: Хәмидуллин Л.  Кичке шәфәкъ. Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – 255 б.).



Комментарий язарга


*