Галимнәребез бәян итүенчә, узган гасыр башында җирле рус зыялылары арасында татар әдәбияты белән кызыксыну арта. Казанда керәшен мәктәбендә татар теле дәресләрен укыткан Николай Ашмарин 1901 елда «Очерки литературной деятельности татар-мухамедан в 1880-1895 гг.» дигән китабын бастырып чыгара. (1913 елда Рәмиевләрнең Оренбургтагы «Вакыт» басмаханәсендә ул хезмәт татар телендә дә нәшер ителә.) 1908 елда «Волжско-Камская речь» газетасының ике санында Сәгыйть Рәмиевнең русчага тәрҗемәдә берничә шигыре дөнья күрә һәм хуплап кабул ителә. Бу газетада шулай ук Габдулла Тукай иҗаты белән рус җәмәгатьчелеген таныштыру талпынышы да булып ала. Ә 1914 елда шул ук Н.Ашмарин аның «Шүрәле» поэмасын башкалада чыгучы бер журналга тәкъдим итә. 1914 елда шагыйрьнең «Пар ат» шигыре Лондонда нәшер ителүче «Рашен ревью» журналында инглизчә дә басыла.
Бөек шагыйребезнең рус телендә беренче юкарак китабы 1920 елда Ташкентта нәшер ителә (Габдулла Тукаев. «Избранные стихи». Ул китапка кагылышлы мәкаләм 1986 елда «Азат хатын» журналында басылган иде). Аны туплап чыгаручы һәм күләмле кереш сүз авторы Ибнеәмин Янбаев була. Касыйм шәһәрендә туган, 1917 елгы түнтәреш алдыннан гына Мәскәү коммерция институтын тәмамлаган кеше. Октябрь революциясе кузгаткан дулкын белән ул Урта Азиягә барып чыккандыр, мөгаен. 1919 елдан башлап аның Ташкентта университет каршындагы рабфакта укытуы мәгълүм. Шул ук вакытта И.Янбаев Төркестан Автономияле Совет Республикасының билгеле бер түрәсе — әлеге китапны бастыруга әзерләгәндә Мәгариф комиссариатының коллегия әгъзасы була. Китапчыкның «Биографик очерк» өлешендә И.Янбаев әдәбият сөючеләрне шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты белән бик тәфсилләп таныштыра. Г.Тукай шигырьләренең ни өчен үз халкы тарафыннан яратып кабул ителүен аңлатырга омтыла. Шагыйрь иҗатын югары бәяли; шигырьләренең гади, халыкчан телдә язылуын, эчтәлекләре белән гомумхалык күңеленә якын булуын билгеләп үтә. «Тукай гади халыкта шигърияткә мәхәббәт уятып кына калмады, шигъриятнең үзен дә бер баскыч югары күтәрде», — дип яза И.Янбаев. Бу «Биографик очерк», мөгаен, Г.Тукай иҗатына карата рус телендә язылган иң беренче төпле анализ, төпле фикер әйтү булгандыр. Тик шунысы үкенечле: ул сүзләр Тукаебыз яшәгән төбәктән бик еракта бәян ителгән, Тукайның үз мохите даирәсеннән читтәрәк әйтелгән булган. Шул сәбәпле андый китапның нәшер ителүен Тукайның иҗатын якын иткән гади укучы гына түгел, ул иҗатны барлаучы күпчелек галимнәребез дә белми иде. Башкаласы Ташкентта урнашкан Төркестан Совет Республикасына ул чорда хәзерге Үзбәкстанның бер өлкәсе һәм Казакъстанның көньяк өлкәләре кергән. Димәк ки, ул китапның таралу даирәсе дә зур булган.
Русча «Сайланма әсәрләр» исеме белән чыккан ул нәни китапчыкка шагыйрьнең алты шигыре кергән. Аларның барысын да рус теленә шагыйрь Валентин Вольпин тәрҗемә итә. Вольпинның иҗади биографиясен ачыклап бетерә алмадым. Ул 1894 елда туган. Ташкентта яшәгән дәвердә аның «Обманный путь» (1917), «Ярмо и воля» (1920) исемендә үз шигырь җыентыклары басыла. 1919 елда ул революция темасына багышлы шигырьләр тупламасын — «Антология революционной поэзии» китабын барлап нәшер итә. Аның Сергей Есенин даирәсенә якын торганлыгы да мәгълүм. 1921 елның җәендә бу олуг рус шагыйре Ташкентка килә, Валентин Вольпинның хәзер Хәдичә Сөләйманова исемен йөрткән урамдагы фатирында яши. Мөгаен, шул вакытта С.Есенин татар шагыйренең иҗаты һәм аянычлы язмышы хакында В.Вольпин белән И.Янбаевлардан күп нәрсәләр ишетеп белгән булгандыр. Соңыннан аның Тукайны зурлап искә алуының тарихы шушы русча китапчыктан башланадыр.
Ике тугандаш халык арасындагы әдәби-мәдәни багланышларны тикшерүче үзбәк галиме Шерали Турдыев миңа ул китапчыкның ксерокопиясен дә җибәргән иде. Хәзерге заман техникасына һәм затлы кәгазьгә кытлык чорында эшләп җибәрелгән ул күчермәнең сыйфаты бик үк яхшы булмаса да, Г.Тукай музее ачылганда аны миннән Дания ханым Баһаветдинова сорап алган иде. Музейның беренче директоры Госман Хәбибуллин ул күчермәне шагыйрьнең тәрҗемә китаплары күргәзмәсенә куярга ниятләвен дә әйткән иде. Туксанынчы елларда мин Милли музейга шундый күргәзмәләргә кую өчен дип тагын берничә китап тапшырдым. Алар арасында Г.Тукайның казакъча, М.Җәлилнең үзбәкчә басылган җыентыклары да бар иде. Ләкин нишләптер безнең музейларда олуг шагыйрь һәм әдипләребезнең башка бик күп телләрдә басылган китапларын даими рәвештә күргәзмәдә тоту тәртибе кертелмәгән шикелле. Шул сәбәпле Г.Тукайның рус телендә 1921 елда Казанда нәшер ителгән «Разбитая надежда» («Өзелгән өмид») китабын күреп белүчеләр дә бик сирәктер, мөгаен. (Аны Казанда яшәгән рәссам һәм шагыйрь Павел Радимов тәрҗемә итеп чыгарган.)
Шушы уңайдан чит төбәкләрдә, чит телләрдә басылган татар язучылары китапларын барлауга кагылышлы борчылуларымны да әйтеп китәсем килә. Совет хакимияте урнаштырган катгый тәртип яшәгән елларда да аларны барлау тиешле дәрәҗәгә җитешә алмады. Әйтик, Китап палатасы туплаган мәгълүматлар җирлегендә дөнья күргән еллык исемлекләрдә дә ара-тирә җитешсез-лекләр очраштыргалый иде. Хәзер исә республикабызда эшләүче бихисап нәшриятларның ни-нәрсәләр чыгаруын исәпкә алу да кыенлашты кебек. Ә чит-ят телдә кемнең нәрсә чыгаруын бөтенләй дә белеп булмый башлады. Совет хакимияте дәверендә, мәсәлән, Казакъстанда һәм Үзбәкстанда һәр биш-ун ел саен Г.Тукай, М.Җәлил китаплары даими рәвештә нәшер ителде. Г.Ибраһимов әсәрләре дә алтмышынчы-сиксәненче еллар аралыгында күп тапкырлар басылды. Үзбәкстанда татар әдәбиятын кардәш үзбәк телендә чыгаруда шул республикада иҗат итүче милләттәшләребез Әсгать Мохтар, Габдулла Уразаев актив эшләделәр. Казакъстанда Жакан Сыздыков, Жобан Молдагалиев, милләттәшебез Барый Мәҗитов, Г.Тукай, М.Җәлил, Г.Ибраһимов, Г.Бәширов әсәрләрен үз итеп, яратып тәрҗемә иттеләр. Союздаш республикаларда ике әдәбият арасында арадашлык өлкәсендә мактаулы эш башкаручыларга карата хуплау чаралары күрелсә, бездә еш кына иң бөек дип танылган язучыларыбызның әсәрләрен чит республикада актив пропагандалаучыларга карата рәхмәт сүзләре юллау очраклары да сирәк күренеш булгандыр.
Г.Тукаебыз шигырь-поэмаларының рус телендә тулырак җыентыкларын чыгаруга сугыштан соңгы елларда ешрак мөрәҗәгать ителде. Илленче-сиксәненче еллар дәверендә бөек шагыйребезнең калын-калын сайланма әсәрләре Казанда һәм Мәскәүдә һәр ун ел саен диярлек чыга тордылар. Ләкин ул «Сайланма әсәрләр»гә кергән күпчелек шигырьләрнең тәрҗемәләре ике телне белгән укучыны канәгатьләндерерлек түгел иде. Аның ул елларда подстрочникларга (сүзгә-сүз тәрҗемәләргә) нигезләнеп эшләнгән күп кенә шигырьләренең эчтәлекләре шактый ук ярлыландырылган иде. Шагыйрьнең укучысына әйтер сүзе, җиткерәсе фикере нык гадиләштерелгән булды. Рус әдәбияты дөньясында зур талант иясе саналган шагыйрьләрнең дә, ике телнең үзенчәлекләрен, икенче шагыйрь яшәгән мохитне белмәүләре сәбәпле, тәрҗемә шигырьләре уңышсыз чыга. Шуңа күрә дә Г.Тукай әсәрләренең русча һәр яңа басмасына яңадан-яңа тәрҗемәләр өстәргә кирәк була иде. Элегрәк елларда эшләнгән күпчелек тәрҗемәләр ашык-пошык әвәләнгән подстрочниклар ярдәмендә башкарылган булса, тора-бара ике телне дә камил белгән яшьрәк буын тәрҗемәчеләргә дә үз көчләрен сынап карау мөмкинлекләре тудырыла башлады. Шул рәвешле, Тукай шигырьләрен тәрҗемә итүчеләр сафына сагаеп кына Вил Ганиев, Шамил Мәхмүдев-Анак, Равил Бохараев кебек үз кешеләребез килеп керде. Соңгы елларда бу өлкәдә милләттәшебез Венера ханым Вәлиева бик актив һәм нәтиҗәле эшли.
Әйе, шигъри сүз-җөмләне башка телгә, бигрәк тә рус теленә зур төгәллек белән тәрҗемә итү бик тә катлаулы, авыр хезмәт. Шуңа күрә әле бүген дә милли горурлыгыбыз саналган Г.Тукай, Һ.Такташ, Дәрдемәнд кебек үзенчәлекле шагыйрьләребезнең әсәрләрен рус телендә канәгатьләнерлек рәвештә күрә алганыбыз юк. Классик әдипләребезнең әсәрләрен рус телле укучыга җиткерү эше белән турыдан-туры шөгыльләнүче Татарстан Язучылар берлеге идарәсе бу өлкәдә күп хезмәт куйды. Төрки-татар шигырь үрнәкләрен тәрҗемә итүдә уңышка ирешкән шагыйрьләрдән Семен Липкин, Михаил Львов, Рувим Моран, Сергей Иванов белән аерым килешүләр төзелә, алар өчен дип кат-кат эшкәртелгән подстрочниклар әзерләнә иде. Татар мохитен яхшырак үзләштерсеннәр дигән өмет белән алар еш кына Казанга кунакка чакырылдылар. Семен Липкинның «Шүрәле» поэмасын һәм кайбер шигырьләрне уңышлы тәрҗемә иткәнлеген хуп күреп, аңа республикабызның иң югары бүләге тапшырылды.. Ул Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды. Ләкин төрки телле шигырьләрне оста тәрҗемә итүе белән танылган шагыйрь Арсений Тарковский гына нишләптер татар шигъриятен зур дөньяга чыгаруда активлык күрсәтә алмады. Тумышы белән татар теленең бер тармагы саналырдай кумык-нугай тел мохитеннән чыккан Тар-ковскийны үзебезгә җәлеп итәргә тырышуларны яхшы хәтерлим. (Тарковскийлар Дагыстан төбәгенең хан-солтаннары нәселеннән. Шәҗәрәләре Алтын Урда чоры Ширин бәкләргә барып тоташа.) Җитмешенче елларда, Г.Тукайның олуг юбилеен билгеләп үтәргә җыенган вакытта, аны Казанга китерергә тырышып караулар булды. Ләкин Сталин заманы төрмә-лагерьларын кичкәннән соң, сәламәтлегенең нык какшаган булуы сәбәпле, ул монда килә алмады. Мәскәү янәшәсендәге Иҗат йортында аның Г.Тукайның берничә шигырен тәрҗемә итә башлаганы хәтеремдә калган. Бу эштә аның төп булышчысы һәм консультанты мәрхүм Шамил Анак булды.
Нәкъ менә шул вакыйгалар барышында Язучылар берлегенең ул вакыттагы рәис урынбасары шагыйрь Равил Фәйзуллин һәм Шамил Анак тәкъдиме белән Г.Тукайның сайланма шигырь-поэмаларының фәнни нигездә эшләнгән сүзгә-сүз (подстрочный) тәрҗемәләрен булдыру килешүе дә төзелде. Ул тәкъдимне республика җитәкчеләре, шул исәптән Министрлар Советы рәисе урынбасары, әдәбият галиме Мансур Хәсәнев тә хуплады. Берничә елдан соң Ш.Анак ул фәнни хезмәтне башкарып, Язучылар берлегенә китереп тә тапшырды. Г.Тукайның һәр шигыренең тәрҗемә үрнәкләре берничәшәр вариантта башкарылган иде: сүзгә-сүз тәрҗемәсе, сүзләрнең мәгънәви бәйләнеше, шагыйрьнең әйтергә теләгән фикере сөземтәсе һ.б. Бу хезмәте өчен Ш.Анакка зур суммада акча да түләнде. Бераз соңрак Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим «Волга» журналында (1982, 5 нче сан) шул хакта түбәндәге сүзләрне язып чыккан иде (автор фикеренә хилафлык килмәсен өчен, аның язганнарын рус телендә китерәм): «Поэт Ш.Анак завершил научно-филологические переводы поэтических произведений классика татарской литературы Габдуллы Тукая. В них впервые наиболее полно и точно зазвучало на русском языке все поэтическое наследие поэта. Научно-филологический перевод — понятие новое, он сочетает в себе максимальную точность… образного мышления поэта». Ялгышмасам, ул хезмәт машинкада алты данәдә басылган иде. Аның ике данәсе авторга акча түләгән Язучылар берлеге белән Милли музей бухгалтерияләренә, бер-ике данәсе кырык-илле данә итеп бастырып чыгару өчен шулай ук Язучылар берлеге идарәсенә тапшырылды. Бу хезмәтне эшләүнең төп максаты аны күпләп бастырып тәрҗемәчеләргә таратудан гыйбарәт иде. Ләкин ул хезмәт ни сәбәпледер типографиягә вакытында бирелмәде, тиражланмады. Хәер, Г.Тукай шигырьләренең камилрәк эшләнгән яңа тәрҗемәләрен, яңа басмаларын чыгару да бер заман тоткарланыбрак торды. Чөнки тиздән илдә буталчык заман башланды, классик әдипләрнең әсәрләрен кабат бастырып чыгару эшләре чигерелде. Хәзер андый эшкә җиң сызганып кабат тотынырга ниятлибез шикелле. Әлбәттә, иң беренче бурыч итеп Габдулла Тукайның «Сайланма әсәрләре»нең яңа тәрҗемәләрен эшләп чыгаруны алга куярга тиешбездер. Шул уңайдан телче галим, үзенчәлекле шагыйрь Шамил Мәхмүдев-Анакның дистә еллар дәвамында читкә тибәрелебрәк яткан ул фәнни-филологик хезмәтен искә төшерү дә файдалы булачак. Классик әдипләребезнең әсәрләрен башка телләргә тәрҗемә итеп чыгаруны бездән башка берәү дә эшләмәс. Ул безгә, безнең халыкка кирәк. Безнең балаларыбыз да олуг шәхесләребезнең уңышын күреп горурланырга, яшәү көчен шулардан алырга хаклылар.
(Чыганак: Хәмидуллин Л. Кичке шәфәкъ. Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – 255 б.).