Даһи булыр өчен егетлек тә кирәк икән бит. Миллионнарның язмышы (адәм балаларымы ул, акча-мөлкәт бәхәсеме — анысы Русия хөкүмәте өчен беркайчан да әһәмиятле булмаган) хәл ителгәндә Тукайның бу мәсьәләләргә тирән анализ ясап, вакытында һәм бик тиз җавап белән чыгуы — шаккатыргыч мисал. Сүз 1904-1905 елгы Урыс-Япон сугышы турында бара. Ничек җаен тапкандыр, әмма «Сугыш һәм Государственная Дума» мәкаләсен ул бастырып чыгарырга җөрьәт иткән. Тукай язса яза бит инде, хөкүмәтнең дә тетмәсе тетелгән, Думаның да измәсе изелгән.
Безнең чорның кайсы гына мәсьәләсенә бакма, Тукайда аңа җавап бар. Димәк, Тукаебыз — безнең замандаш. «Заманабызның язучы һәм журналистлары турында» дигән мәкалә турында» исемле мәкаләсендә ул: «Кәр язучы үз язганнарының сибирияле бер татарга ошамаячагына яки Садыйк мулланың кяфер дип әйтүенә карап, каләмен чылбырлап куйса, газета битләренә кемнәр язар?» — ди. Тукай әйткәннәрнең чынга ашканы, хөрмәтле җәмәгать, иңде үзегезгә дә мәгълүмдер. Чыннан да, кайсыдыр хакимият башлыкларының ниндидер акчага патшаныкы кебек сарайлар салдырганы яки хәрәм ысул белән дәрәҗә яки урын яулаганы турында язылганы бармы татар матбугатында?
Тукай яшәгән чорда татар газеталары аз булмаган. Цензура яки башка сәбәпләр аркасында алар ара-тирә ябылып торсалар да, туры сүзгә ихтыяҗ булганга күрә, яисә популярлык казаныр өчен алар Тукайга мөрәҗәгать иткәннәр. Тукай да бурычлы булып калмаган. Надан динчеләрне, кыйбласыз милләтчеләрне, акылсыз мәгърифәтчеләрне, каләм тибрәтә белмәгән шагыйрь-голәмаләрне, сукыр тарихчыларны тәнкыйть табасында биеткән. Ул әлеге дә баягы сибирияле Мәхмүдев әфәнде хәзрәтләренә «Фикер» газетасында болай дип җавап яза: «Сез үзегез милләткә нәрсә эшләдегез? Милләтнең хәзергесе һәм киләчәге өчен файдалы чәчмә яки тезмә берәр нәрсә бармы?.. Әгәр, үткәндәге кебек, киләчәктә дә үзегездән бөекләргә озын телегезне озайтып үткәрсәгез, вай хәлегезгә, вай!»
Җә, кайсыбыз Тукайча тәнкыйть юнәлешендә каләм тибрәтеп карый? Сибирияле Мәхмүдев кебек язучыларны хәзер дә шәйлим мин. Язучылар берлегенә соңгы елларда өерелеп кереп тулдылар алар. Анда хәзер гади язучы, шагыйрьләр генә түгел, язган-сызган булып азапланучылар: бизнесмен-шагыйрь, хаким-прозаик, директор, председатель, тагын әллә кемнәр.
Тукайның каләме дин башында торучыларны да сыйпап үтми. «Язучылар юләр түгел, — дип яза Тукай, — алар Алла йортын кимсетмиләр, хурламыйлар, «кимсетте, хурлады» дип әйтүчеләрнең, инсаф чикләреннән чыгып, кирелек, тискәрелек белән генә сөйләүләре акыллы булган һәр кешегә билгеле хакыйкать бит». Тарих тәгәрәп һаман кабатланып бара. Җә, кем әйтер дингә хезмәт итүчеләрнең кылмыш гамәлләре нык үзгәргән дип? Һәй, Тукай! Каян белеп язгансың син шулай! Язып, көрәшеп арыгансыңдыр, эчтән янып көйгәнсеңдер — 27 яшең тулыр-тулмас якты дөньядан китеп тә баргансың. Менә без инде алтмыштан уздык. Оялтасың, энекәш! Үлгән килеш оялтасың. Бездә хәзер синдәй батырлар юк.
Мин бары тик Тукай аркылы хәзерге вәзгыятькә җавап кына эзләдем. Аның кебек шәһәр урамнарында йөрим, авылларга кайтам, ерак юллар үтәм, кешеләр белән аралашам. Дөнья гүли, тормыш дәвам итә. Берәүләр елый, берәүләр көлә, кемнәрдер талаша, икенчеләре татулаша, кайдадыр сугыш, кайдадыр тыныч. Аерма ни Тукай чорыннан?
Бюрократлар заманы. Ничек төгәл сизгән Тукай!
И, гыйззәтле, өтелгән халык!
Крестьяннарга җир бирергә ярамый, чөнки җир бирелсә, элгәредәй күп мәртәбә фәкыйрь булманыгыз ихтимал. Тигезлек мөмкин түгел. Әгәр халыкка тигез хокук бирелсә, инсанның кадере бетәчәк.
Тагы да министрларның хөкем каршысында җавапны кылынса, сукырлар да күрә башлап, төрле фәннәр туачак».
Бюрократларның бу сүзләре әбиләрнең: «Май ашама, сукыр булырсың», — дигән сүзләренә бик ошый икән.
Шулай, Тукай, шулай. Менә демократик җәмгыять төзи башлаган идек, «чи капитализм» килеп чыкты. Ваучеризация үткәреп, демократ-бюрократлар бездән «өтелгән халык» ясадылар. Тигезлек тигезсезлеккә әверелде, министрлар — олигархларга. Таладылар, бөлдек. Ниһаять, үзебезнең хәерче икәнебезне белдек. Кычкырган булабыз — безне кем ишетә? Язабыз — кем укысын, кем бастырсын? Эчәбез — ә менә монысын тыючы юк. Син, Тукай, сәламәтлеккә туя алмыйча изаланып гомер иткәнсең. Кымыздан дәва булмасмы дип ерак казакъ далаларына кадәр барып җиткәнсең. Ә хәзер айнымас «Тукайлар» башка нәрсә эчәләр. Шигърият миңгерәүләнә. Яшендәй чатнап сугардай үткен сүз юк, күкрәп явардай мул фикер әйтелми. Әле һаман синең белән мактанабыз. Хакимнәр дә сиңа тиң тапмый. Ләкин үз канаты астында яңа Тукайлар тәрбияләми, үстерми.
Шул уңайдан Тукайның «Алмаз» дигән хикәясе искә килеп төште.
Тимерчедәге иске тимер кисәкләре арасында бер Алмаз кылыч ташланып, бу Алмаз шуннан базарга чыгарылып, базарда бер мужикка сатылган иде.
Мужикның гыйлеме ни дәрәжәдә икәне билгеле инде. Ул Алмазны саплап, аның илә урманга барып, чабатага юкә агачлары кисә башлады. Шулай ук самовар куйганда чыралар яру, мич якканда чыбыклар кисү, көз көннәрендә бакчада бәрәңге, шалкан казу — барчасы Алмаз хезмәте иде.
Шул рәвешчә мужикка бер ел кадәре хезмәт иткәч, Алмаз кителеп, теш-теш булып беткәч, балалар Алмазыбызга атланып, ат итеп уйный башладылар. Ахырда Алмазның сабы да төшкәч, аны сәке астына ташладылар.
Шул ук сәке астында бер бәрән бар икән. Бу бәрән Алмазның болай түбән дәрәҗәдә изелгәнен күргәч:
— И бичара Алмаз! Синең бөтен дөньяны тоткан шөһрәтең кайда? Син чабата юкәләр хәзерләп, балчыклар казып, иң ахырда балаларга уенчык булып йөрергә оялмыйсыңмы?—диде.
Алмаз аңар каршы: «Әйе, мин гаскәрләр кулында заманында дошманнарга Арысланнан гайрәтлерәк идем, әмма бу мужик кулына төшкәч, дөрес, начар хезмәтләрдә йөрим. Ләкин бу тугрыда оят миңа булмый, бәлки минем ни эшкә яраганлыгымны белмәгән хуҗамадыр», — дип җавап бирде».
Нишлисен бит, шундый дөньяда, шундый илдә, шундый җәмгыятьтә, шундыйрак хуҗалар белән яшибез. Шулай да Тукайчарак эш кылып: «Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш», дигән шигъри юлларга да туры китеребрәк яшәсәк, кешечәрәк булыр, бәлки, җәмгыяте дә үзгәрер иде.
Әле бит Тукай заманында радио-телевидение булмаган. Йә, Хода! Ни уйлыйм мин? Юк, юк, Тукайны хәзерге яшьләр кебек 27 яшенә хәтле телевизордан мультик карап утырыр иде дип күз алдына китерә алмыйм. Тукай үзе телевизордан чыгар иде дә, андыйларның маңгаена шалт итеп сугып: «Уян, татар!» дияр иде.
(Чыганак: Казан утлары, №4, 2011)