ТАТ РУС ENG

Хәсәнов Мансур Габдулла Тукай (1886-1913)

XX гасыр иҗтимагый-сәясәт мәйданында, икътисад вә мәгърифәт, фән-техника дөньясында, мәдәният, әдәбият һәм сәнгать өлкәләрендә татарлардан олуг талантлар, мәшһүр шәхесләр тудырды. Без, аларның исемнәрен тарих битләренә алтын хәрефләр белән язган хәлдә, планетаның башка халыклары белән беррәттән, киләчәккә зур өметләр баглап, XXI гасырга, өченче меңъеллыкка — тарихи күчеш елына керәбез.
Габдулла Тукай — XX гасырда татар яңарышы тудырган бөек шәхес. Ул безнең халыкның иң мәшһүр, иң газиз, иң популяр милли шагыйре. Бер социаль катлауның, сыйныфның гына түгел, барлык татарларның да уртак казанышы. Чын мәгънәсендә бөтен халык шагыйре.
Г. Тукай — татар халкының гасырлардан гасырларга җыйналып килгән зар-интизар, кайгы-сагышлар, әрнү-үкенечләр, өмет-ышанычлар белән тулып ташкан йөрәк хисләренең, уй-фикерләренең, күңел моңнарының чагылышы, поэтик гәүдәләнеше.
Кыя тау никадәр биек булса, аның зурлыгын, мәһабәт матурлыгын тулырак күрү өчен шулкадәр читкәрәк, еракка-рак китеп карарга кирәк була. Г. Тукай — татарның XX гасыр рухи тормышының, мәдәни дөньясының әнә шундый биек тау башы.
Ул безнең халыкның тарихи барышында, рухи-мәдәни яңарышында чын-чынлап яз хәбәрчесе иде. Шагыйрьнең гомере дә табигатьнең яз фасылы белән бәйләнгән. Ул язгы ташулар гөрләп аккан чакта, җылы кояш нурлары белән татар дөньясы җанлана башлагач туган һәм, гүяки үз халкының тарихи язмышында бары тик язны, яңарышны вә мәңге яшәешне генә гәүдәләндергән шикелле, егерме җиденче язында ук бу дөньядан китеп тә барган. Туган халкының милли-азатлык хәрәкәте дымнары белән сугарылган рухи-мәдәни тормыш кырларында ул чәчеп калдырган орлыклар тишелеп чыгып, дәррәү үсеп киттеләр, мул җимешләр бирделәр, XX гасыр татар әдәбияты һәм сәнгатенең алга барыш кыйбласын билгеләп кенә калмадылар, ныклы үсешен дә тәэмин иттеләр. Г. Тукай — XX гасыр татар шигъриятенең якты йолдызы булып күккә ашкан изге җан. Милли шигърият горурлыгы.
Тукай хакында сүз чыктымы, еш кына күңелгә бер сорау килә: ничек итеп гади генә бер авыл ятиме санаулы еллар эчендә күпгасырлык бай тарихы булган татар әдәбияты күгендә балкыр йолдызга әверелгән? Ничек итеп ул замандашларын һәм килер буыннарны — милләттәшләрен вә ватандашларын — үзенә берьюлы җәлеп итә алган? Каян шундый көч һәм бетмәс-төкәнмәс җегәр табылган?
Бу сораулар безне еракка, милләт рухы һәм халык аңының тирән тамырларына китереп чыгара.
Борын-борыннан татар халкы азатлык идеалларына һәм хөр омтылышларга йөз тотып яшәгән. Бу исә халык авыз иҗаты әсәрләрендә киң чагылыш тапкан. Әлеге бай рухи мирасның кайсы гына тармагын һәм нинди генә үрнәген алсак та, без анда ата-бабаларыбызның элек-электән азатлыкка омтылып, иминлекне бар нәрсәдән өстенрәк күреп яшәгәнлеген тоябыз. Дөрес, безгә бу сәламәт рух һәм якты идеалларның тарих пәрдәсе аша саркып чыга алган өлеше генә килеп җиткән. Шулай да халык күңелендәге сәламәт рух һәм аек акыл бар нәрсәдән көчлерәк! Ул әле Кол Галинең мәшһүр «Кыйссаи Йосыф» әсәре булып ташып чыга, әле Казан ханлыгы чоры шагыйре Мөхәммәдьяр поэмаларында чагыла яисә XIX гасырның милли-дини яңарыш һәм мәгърифәт маяклары булып калыккан Г. Курсави, Ш. Мәрҗани, К. Насыйри һәм И. Гаспринскийлар иҗатында гәүдәләнеш таба.
Әйе, биек кыялар текә таулар иңендә калкып торган кебек, бөек шагыйрьләр һәм фикер ияләре дә буш урында гына тумыйлар. Аларны гасырлар дәвамында җыелып туплана килгән халык рухы, зур сәяси һәм милли күтәрелеш дәверләре тудыра. XX йөз башы — Тукай шәхес һәм шагыйрь булып формалашкан, җитлеккән еллар — нәкъ менә шундый. XIX гасырның икенче яртысында Россиядә башланган җитди сәяси-икътисадый үзгәрешләр, беренче рус революциясе байтак заманнар буе йокымсырарга мәҗбүр ителгән халыкларның, шул исәптән татарларның, милли үзаңын уятып, хәрәкәтләндереп җибәрә. Татар халкының фикер ияләре алдында кинәт киң офыклар ачылып киткәндәй була, аларны дөнья халыкларының үсеш дәрәҗәләре һәм рухи казанышлары җәлеп итә. һәм, нәтиҗәдә, бу елларда татар әдәбияты, мәдәнияте һәм иҗтимагый фикер үсеше өчен, Европа халыкларының Яңарыш дәверен хәтерләткән кискен борылыш һәм җитди яңарыш чоры калыпланып җитешә. Татарның бөтен иҗтимагый-рухи тормышы гадәттән тыш интенсивлаша, һәм бу үзгәрешләр, беренче нәүбәттә, әдәбият һәм мәдәният өлкәләрендә аеруча киң чагылыш таба. Милли матбугат туа. Матбугат исә, туган телдә иҗтимагый-сәяси фикерләрнең формалашуы, әдәби тәнкыйть һәм милли журналистиканың үсүе өчен мәйдан була. Иҗтимагый һәм рухи үсешнең әһәмиятле факторы буларак татар театры барлыкка килә. Мәйданга милли-азатлык хәрәкәте, әдәбият һәм мәдәният күгендә тулы бер йолдызлыкны тәшкил иткән, халык күңелендә «мөбарәк тәсбих»не хәтерләтеп, татарның алга барышына, рухи тормышына озак вакытлар тәэсир итәчәк талант ияләре калкып чыга: Г. Исхакый һәм Ф. Кәрими, Ф. Әмирхан һәм Г. Камал, Дәрдмәнд һәм Г. Ибраһимов, М. Вахитов һәм М. Солтангалиев, М. Фәйзи һәм К. Тинчурин, Р. Фәхретдин һәм Г. Гобәйдуллиннар… Санаулы еллар эчендә алар милли матбугат, реализм һәм халыкчанлык принципларына нигезләнгән яңа әдәбиятның проза, поэзия, драматургия, публицистика жанрларын һәм әдәби тәнкыйтен тудырдылар, тарих һәм тел белеме фәннәрен нигезләделәр, һәм шулар арасында егерме яшьлек Тукай ыргылып алга чыга, татар яңарышының әйдәүче шәхесләре рәтенә баса. Нәкъ менә аның иҗатында татар халкының күп гасырлар дәвамында туплана килеп тә, әлегәчә мәйданга чыга алмый яткан рухи тәҗрибәсе, зур потенциаль мөмкинлекләре чын мәгънәсендә гәүдәләнеш таба, тормышка аша башлый.
Гомумҗанлану һәм яңарыш дәверендә яшәгән Тукай — үз чоры өчен генә түгел, татар әдәбиятының киләчәк үсеш юлларына да маяк булып кабынган якты йолдыз. Тулы мәгънәсендәге «милли әдәбият» төшенчәсе үзе дә нәкъ Г. Тукай иҗатыннан, аның эшчәнлегеннән башлана. Менә шуңа күрә дә ул тарихка нәкъ ренессанс принципларына нигезләнгән яңа татар әдәбиятын, милли әдәби телен тудыручы буларак керде.
Г. Тукай иҗатында татар әдәби теленең формалашып, калыпланып җитүе гәүдәләнде. Аның әсәрләрендә татар теле үзенең потенциаль мөмкинлекләрен ачты, табигый стихиясенә чумып, тулы сулы саф чишмә булып челтерәп акты.
Татар әдәбияты яңа гасырга кергәндә башка әдәбиятлар, шул исәптән төрки халыклар әдәбиятлары арасында алга киткән, мең елдан артык бай тарихы булган әдәбиятлардан санала иде. Әнә шул әдәбиятка Г. Тукай сыйфат үзгәреше, принципиаль яңалык кертте. Ул туган халкына гына түгел, башка халыкларга да татарның рухи дөньясын, шигърият җанын ачып бирде. Милли әдәбиятның идея-эстетик офыкларын киңәйтте, аһәңен, яңгырашын көчәйтте, аның көнчыгыш классикасына нигезләнгән поэтик фикерләү дөньясын көнбатыш эстетикасы белән кушты, баетты. Г. Тукайның яңа татар әдәбиятын нигезләүче булуы, новаторлыгы әнә шуннан гыйбарәт.
Тукайның бөеклеге аның чынбарлыкны танып-белүдә һәм тасвирлауда эстетик карашлары киңлеге, үз чорының аеруча әһәмиятле демократик һәм прогрессив идеяләрен тирәнтен аңлап, шулар югарылыгыннан торып иҗат итүе белән аңлатыла. Иҗатында тарихилык принципларына тугры булып калган хәлендә, ул — заман сулышын, халык күңелендә бөреләнеп тә яфрак ярып өлгермәгән изге омтылышларны чагылдыруы, чын халыкчанлыгы белән матурлыкны тою һәм әдәби зәвыгы нечкәлеге җәһәтеннән кабатланмас шагыйрь.
Бөек шагыйрьнең таланты күпгасырлык бай традицияләре булган татар поэзиясен бөтенләй яшәртеп җибәрде, халык күңелендә шигъри сүзнең, әдәбиятның абруен күпкә үстерде, шигърияткә яңа сулыш алып керде. Чөнки ул — яңа чор шагыйре — XX гасыр башы җил-давыллары алып килгән, татар дөньясында тарихи язның сулышын тойган, шуңарга омтылган тынгысыз зат иде. Тукай шагыйрьлек талантын рухи көрәшче кыюлыгы, гражданлык батырлыгы, җәмәгать эшлеклесе каһарманлыгы белән аерылгысыз рәвештә бергә куша алды, гомерен тулысы белән халык бәхете өчен көрәшкә багышлады.
XX йөз башы татар чынбарлыгында булган һәммә үзгәрешләр һәм яңалыклар Тукай бәгыре аша узган. Иҗтимагый-сәяси һәм әдәби-мәдәни тормышның бер генә тармагында да Тукай игътибарыннан читтә калган мәсьәлә юктыр шикелле. Ул, шагыйрь һәм гражданин буларак, заманның «шылт» иткән авазына да колак сала, барлык принципиаль мәсьәләләр буенча да кичектергесез рәвештә туры сүзен әйтеп бирә. Шул чор татар тормышындагы феодаль торгынлыкка һәм прогрессив үзгәрешләр юлында киртә булып торган һәртөрле искелеккә каршы көрәшкә күтәрелүче кем? Тукай! Хатын-кыз азатлыгын, яшьләрнең җәмгыятьтәге урынын яклап, көн-төн матбугатта чаң кагучы да — Тукай. Халык мәгарифе, мәктәпләрдә әдәбият дәресләрен укыту, милли тарихны өйрәнү, халык авыз иҗаты һәм аны җыю, пропагандалау, үткәндәге әдәби мираска заман күзлегеннән чыгып бәя бирү, музыка һәм башкаручылар, театр һәм беренче артистлар — боларның һәркайсы язмышы өчен дә Тукай үзен җаваплы хис итә, үз-үзен аямый мавыгып һәм янып иҗат итә, бәхәсләшә, көрәшә. Җыеп әйткәндә, Тукай иҗатын һәм эшчәнлеген XX йөз башы татар тормышының үзенчәлекле энциклопедиясе дип бәяләргә мөмкин. Әмма шул ук вакытта ул теркәп, искә алып баручы гына да түгел, бу мәсьәләләрнең һәркайсының асылына үтеп кереп, аларны ил һәм дөньяда барган прогресс яктылыгында бәяләп, үсеш юлларын ачыкларга омтылып янып яшәүче, иҗат итүче.
Тукай үзен тулысыңча халыкка хезмәткә багышлады.
Халык язмышы, халык мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәү — аның өчен бар нәрсәдән дә югарырак иде. Үзе кече яшьтән үк татып өлгергән тормыш авырлыгына битараф була алмый ул. Шуңа да төннәрен күзенә йокы керми шагыйрьнең. Әйтерсең, бар дөньяны үзгәртеп корырга теләгәндәй, ул караңгы төннәрдә күңеленнән җир, күкләр белән сөйләшә, шәһәр һәм авылларда ачлы-туклы көн күргән якташлары язмышын уртаклаша:
Көзге төн. Мин йоклый алмыйм. Өй түрендә җил җылый;
Җил җыламый, ач үлемнең куркусыннан ил җылый.
  Иң сөекле эшче әуладым быел ач калды, — дип,
  Изге, шәфкатьле анабыз — мәрхәмәтле җир җылый…
Ә шул ук вакытта икенче берәүләрнең шушы ачлыкка югарыдан торып кына караш ташлавы… күз алдыннан китми шагыйрьнең. Шуларны чагыштырып борчылып уйланганда, җил түгел, әйтерсең лә шагыйрь үзе җылый, шагыйрьнең үз җаны тыпырчынып өзгәләнәдер сыман.
Әмма шагыйрь халыкның көченә, аның матур һәм якты киләчәгенә ышанычын бервакытта да җуймый. Аныңча, татар кешесе, һичшиксез, канатларын киң җилпеп, кимсетү һәм түбәнлекләрдән югары күтәреләчәк, үз язмышын үзе хәл итә башлаячак. Моңарга ышаныч аның «Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул. Ул, әле әллә нинди кара көчләр басканга күрә генә, бу күренештә йөри…» кебек мәгълүм сүзләреннән дә ачык күренеп тора. Менә шул ышаныч Тукайны, халык өстенә төшкән кыенлыклар, җәбер-золым, авыр язмыш хакында гына җырлаудан арынып, туган як табигате, анда яшәүче кешеләрнең матурлыгы һәм рухи байлыгына сокланып та иҗат итәргә рухландыра. Бу ышаныч — шагыйрь өчен бетмәс-төкәнмәс илһам чыганагы:
Җәй көнен яздым бераз; языйм әле кыш, көзләрен,
Алсу йөзле, кара кашлы, кара күзле кызларын.
Бу авылның мин җыен, мәйдан, сабаны туйларын
Язмыймын куркып, еракларга китәр дип уйларым…
Тукай шигъриятен тулаем туган җиргә, туган халкына мәхәббәт хисләре сугарып тора. Бу мәхәббәттә татар поэзиясенең борынгыдан дәвам итеп килгән иң тотрыклы традицияләреннән берсе чагыла. Шагыйрьнең гүзәл лирикасы һәм сокландыргыч нечкә табигать бизәкләре белән чигелгән «Шүрәле» поэмасы да шул хакта сөйли. Аларда туган якларның җанлы картинасы тудырыла, урман һәм күлләре белән генә түгел, борынгыдан килгән йолалары, гореф-гадәтләре белән дә кабатланмас серле шигъри дөнья тасвирлана. һәр образ, һәр төс һәм хәрәкәтне шагыйрь туган якларына мәхәббәте, якташларына ихлас хөрмәт тойгылары белән иңдерә кебек. Бу уңайдан табигать лирикасының гүзәл үрнәге саналырга лаек «Җәйге таң хатирәсе»н аерым искә алмый үтү мөмкин түгел:
Каршыларга иң сәза чак, иң матур чак җәйге таң;
Шул вакытта уйла, шагыйрь: килде илһам, уйласаң.
Туган як табигате шагыйрь күңеленә бетмәс-төкәнмәс рухи җегәр бирә, авырлыклар каршында баш имәскә, нык булырга өйрәтә. Шушы мәхәббәт аның тарихи оптимизмына нигез булып ята, төп эстетик концепциясенең асылын тәшкил итә. Халык рухының тирәнлегенә ышаныч аның әйләнә-тирәгә, яшәп килүче җәмгыятькә тәнкыйди мөнәсәбәтләрен ныгыта, иҗатындагы сугышчан пафоска көч-куәт өсти. Ул әсәрләрендә, кемнең кем булуы белән дә хисаплашмыйча, икейөзлеләрнең битлеген салдыра, патша түрәләрен чыбыркылый, шовинистларны камчылый, зур булмаган милләтләрне рәнҗетүче империалистларны фаш итә. Тормышның караңгы якларын да яшен яктысында көйдереп ала: консервативлык һәм дини фанатизм, саранлык һәм дорфалык сыйфатларын мәсхәрә итә. Аның социаль стройның бозыклыгын, тормыштагы һәммә консервативлыкларны фаш иткән үткен эпиграммалары, сатирик шигырьләре тиз арада киң яңгыраш ала. Бу җәһәттән «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасы аеруча зур уңыш казана. Тулы бер галереяны тәшкил иткән сатирик персонажлар тудырыла әлеге поэмада. Анда шул заманның кара көчләре, конкрет прототиплары, ерактан танылып торган образлар гыйбрәт өчен хурлык баганасына бастырыла. Борынгы сюжетка ияреп, пародияләштереп, татарлардагы дини фанатизмның мескенлегеннән, феодализм калдыкларының кызганыч булуыннан көлә ул. Тукай сатирасы дәһшәтле көчкә ия, чөнки аның адресы төгәл, максатлары ачык. Ул аларда да гомуми бер тегермәнгә су коя — туган халкын милли һәм социаль азатлык өчен көрәшкә әзерли.
Г. Тукай карашынча, милли-мәдәни яңгыраш юлына баскан татар халкы алдында торган төп бурычларның берсе — аның мәдәни дәрәҗәсен күтәрү, интеллектуаль куәтен арттыру, моның өчен тиешле кадрлар булдыру: «Милләт образауный кешеләргә һәм халык файдасын һәртөрле үзенең шәхси мәнафигыннан вә корсак файдаларыннан өстә тота торган, милләт файдасын күз өстендәге кашы дәрәҗәсендә гаҗиз тота торган милләт арысланнарына мохтаҗ. Милләт аталарга, аналарга, мөгаллимнәргә, мөгаллимәләргә, мөрәббиләргә вә мөрәббияләргә, чын мөхәррирлек табигатьләренә вә сәляхиятләренә мохтаҗ, — дип яза ул.
…Безнең милләт тә Пушкиннарга, граф Лев Толстойларга, Лермонтовларга мохтаҗ… безнең милләт тә башка милләтләрнең тәрәккыйләренә сәбәп булган чын мөхәррирләргә, рәссамнарга, бардакханәдән чыкмаган яңа-яңа милли шигырьләргә, музыкаларга вә гайреләргә мохтаҗ»*(*Хиссияте миллия Г. Тукай. Әсәрләр. 4 томда. 3 том Казан: Тат. кит нәшр., 1976, 155-156 б.).
Без яшәгән заман — XXI гасыр башы өчен дә нинди актуаль яңгырый бит бу юллар.
Г. Тукайның чын мәгънәсендә милли шагыйрь, татар халкының, туган җирнең бөек патриоты булуы аның Россия халыкларының берсен күтәреп, башкаларын кимсетеп карауга, алар арасындагы дуслыкка, ихлас хезмәттәшлеккә чөй кагарга, үзара дошманлык хисләре таратырга маташучы шовинистларга кискен каршы чыгуда да ачык чагылды.
Менә аның Русия Дәүләт думасы мөнбәреннән татарларны, туган җирен ташлап, Төркиягә китәргә чакырган шовинист чыгышларга катгый җавабы:
Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл;
Бәйләмеш бу җиргә безне Тәңребез (гыйззе вә җәл).
Иң бөек максат безем: хөр мәмләкәт — хөр Русия!
Тиз генә кузгалмыйбыз без, и гөруһе русияһ!
Ап-ачык бу бер җаваптыр, сүздә түгел, басмада:
— Если лучше вам, туда сами пожалте, господа!* (*Г. Тукай. Әсәрләр. 4 томда. 1 том. Казан: Тат. кит. Нәшр., 1975, — 1206.)
Тукай иҗатында халыклар дуслыгының изге максат булуына инанганлык татар поэзиясендә һәм, гомумән, төрки халыкларда әлегәчә күрелмәгән югарылыкта яңгыраш ала. Шагыйрь дөнья әдәбиятларының прогрессив традицияләренә мөрәҗәгать итүне милли әдәбият һәм әдәби-эстетик фикернең үсеше өчен кирәк булган иң әһәмиятле шартлардан саный. Дөнья халыклары әдәбиятының Көнчыгыш канатыннан ул Хафиз, Низами, Фирдәүси, Хәйям, Көнбатышныкыннан Шекспир, Байрон, Гете, Шиллер, Гейне кебек мәшһүр фикер ияләре һәм шагыйрьләрен укып өйрәнә. Әдәби иҗатында булсын, тәнкыйть эшчәнлегендә булсын, ул казанышлардан файдалануны һәм бигрәк тә аларның идея-эс-тетик үзенчәлекләрен киң катлам укучыларга җиткерүне үзенең гражданлык бурычы дип саный шагыйрь. Тукай мөрәҗәгать иткән рус әдипләренең исемнәрен санап чыгу гына да күп нәрсә хакында сөйли. Пушкин белән Лермонтов, Грибоедов һәм Толстой, Крылов белән Некрасов, Тургенев һәм Никитин, Кольцов белән Плещеев, Белинский һәм Писарев, ниһаять, М. Горький… Бу аерым талантларга гына соклану түгел, бәлки олы дәрьяга охшаган бай әдәбиятны бөтен тирәнлеге һәм киңлеге белән колачлап алырга омтылышның чагылышы иде. Әйтергә кирәк, шагыйрь буларак кына түгел, фикер иясе һәм тәнкыйтьче буларак та гаять зур уңышка ирешә Тукай. Аның шигъри тәрҗемәләре һәм тәнкыйть мәкаләләре татар укучысын Жуковскийдан алып Горькийгача дистәләгән рус әдипләре иҗаты белән таныштыра.
Тукайның аеруча үз иткән һәм җентекләп өйрәнгән кумирлары — Пушкин һәм Лермонтов. Толстой һәм Горький. Тукай Пушкин поэзиясенең гуманизмын, азатлык сөючән-леген һәм тормышны раслаучан оптимистик рухын үзләштерә. Лермонтов шигырьләренең романтик хасиятен һәм бунтарьлыгын югары бәяли. Рус әдәбияты тарихында Пушкин һәм Лермонтов нинди урын алып торган булса, татар әдәбиятында үзе шундый биеклеккә күтәрелү турында хыяллана, шуңарга омтылып иҗат итә шагыйрь.
Тарихи барышның фәлсәфи мәгънәсен аңлауда ул Лев Толстойдан, ә халык мәнфәгатьләре белән якын яшәү һәм иҗат итүдә Максим Горькийдан үрнәк алырга тырыша. Нәкъ менә шуңа күрә дә ул үз халкын алар иҗаты белән таныштыра, татар әдәбиятының да алар югарылыгына ирешүе өчен хезмәт итә. Гомумән, рус әдәбияты шагыйрьнең дөньяга карашы һәм идея-эстетик принциплары формалашуга бәрәкәтле йогынты ясаган.
Г. Тукай бөек шагыйрь генә түгел, татар әдәби тәнкыйть фикеренең нигез ташларын салуда, аның иҗтимагый тормыш һәм әдәби процесстагы урынын билгеләүдә зур урын тоткан фикер иясе дә. Бу уңайдан сүзне аның милли әдәби тәнкыйть тарихында программ ролен үтәгән «Тәнкыйть — кирәкле шәйдер» мәкаләсен искә алудан башлау дөрес булыр. Тукай әдәби тәнкыйть эшчәнлеген үзенең иң җаваплы бурычларыннан санаган һәм XX йөз башы татар әдәбиятының принципиаль проблемаларын күтәргән тәнкыйть мәкаләләре, әдәби процесста вакыйга булырлык әдәби әсәрләргә заман югарылыгыннан бәя биргән рецензияләре белән даими чыгыш ясап килгән. Әдәбиятта халыкчанлык һәм тормышчанлык, әдәби осталык һәм идеялелек, милли әдәбиятның дөнья әдәбиятларына мөнәсәбәте — боларның һәркайсы ул елларда беренче булып Тукай тәнкыйтендә күтәрелгән проблема. Без бүген татар әдәбиятында әдәби тәнкыйть XX гасыр башында мөстәкыйль бер тармак булып формалашты дигән нәтиҗә ясыйбыз икән, монда шулай ук Тукайның зур өлеше булуын күздә тотабыз.
Үзенең әдәби-тәнкыйть һәм эстетик фикер өлкәсендәге эшчәнлегендә Тукай беренче нәүбәттә Белинский, Добролюбов иҗатларына, эстетик концепцияләренә таянды. Аның җәмәгать тормышында әдәбиятның урыны һәм бурычлары турындагы фикерләре бер дә очраклы рәвештә генә әлеге рус тәнкыйтьчеләренең мәгълүм хезмәтләрен хәтерләтми. Тукай да, Белинский кебек үк, әдәби тәнкыйть мәкаләләрендә әдәбиятның чынбарлыкка эстетик мөнәсәбәте, халык тормышы белән бәйләнешләре, дөреслек һәм иҗат алымы хакында фикер йөртә, үзенең замандашлары иҗатына да нәкъ менә шул методологик принциплардан торып анализ ясый, бәя бирә.
Тукайның шагыйрь һәм җәмгыять, иҗади шәхеснең иҗтимагый-әхлакый йөзе турындагы даими уйланулары да алар иҗатына барып тоташа, һәм бу юнәлештә дә ул идеал эзләп Белинский һәм башка рус тәнкыйтьчеләре иҗатында тирән анализланган Пушкин һәм Лермонтовка мөрәҗәгать итә. Алар мирасыннан үзенең күңелендә йөргән, тынгылык бирми йөдәткән уй һәм хисләренә якынлык, аваздашлык эзли.
Халыкчанлык һәм гражданлык юнәлешендәге даими эзләнүләр тора-бара табигый рәвештә Тукайны икенче бер мәшһүр рус шагыйре, реализм һәм халыкчанлык җәһәтләреннән татар шагыйренә тагын да якынрак һәм аңлаешлырак булган Некрасовка алып чыга. Чөнки ул да, Некрасов кебек үк, шигъри сүзнең бәясен һәм кыйммәтен, иң элек, аның тормышчанлыгы һәм халык мәнфәгатьләренә якынлыгы белән үлчәргә күнеккән. Шулай итеп, аның поэзиясендә гади халык тормышының кырыс реализмы торган саен киңрәк чагылыш таба бара, хезмәт ияләренең авыр язмышы тетрәндергеч дәрәҗәдә тормышчан картиналарда сурәтләнә. Мисал өчен аның 1911 елда Идел буйлап пароходта Әстерханга сәяхәте нәтиҗәсендә язылган «Көзге җилләр» шигырен искә алырга мөмкин. Корылык нәтиҗәсендә туган ачлык елдагы тормышның бөтен чынбарлыгын ачуга ирешә анда Тукай. Бу әсәрдә авыл халкының авыр язмышы реалистик детальләр аша тетрәндергеч итеп сурәтләнә.
Тукай өчен рус әдәбияты бер үк вакытта дөнья, аерым алганда Көнбатыш Европа, әдәбиятларына тәрәзә дә булып хезмәт итүен әйтергә кирәк. Шагыйрьнең тәнкыйть хезмәтләрендә, әледән-әле Байрон, Гете, Шиллер һәм Гейнеләрне искә алып, аларның иҗат принциплары хакында уйланулары очраклы түгел. Әмма Тукайның Көнбатыш Европа әдәбиятлары һәм эстетикасы белән кызыксынуын һич тә Көнчыгыштан йөз чөерергә омтылыш дип кабул итәргә ярамый. Ул классик Көнчыгыш поэзиясе һәм фәлсәфи фикеренең кыйммәтен һәрвакыт югары бәяләде. Хафиз, Хәйям, Нәваи, Низами иҗатлары, борынгы төрки-татар поэзиясенең классик үрнәкләре кебек үк, аның өчен гуманизм һәм шигъри осталык мәктәбе булып торды. Алай гына да түгел, шәрекъ поэзиясенең традицияләрен үзләштерүдә Тукай һәм Дәрдмәнд яңа баскычка күтәрелделәр, кешегә, аның акыл һәм рух көченә, матурлыгына дан җырлаган шигърият дөньясын яңа шартларда заман ихтыяҗларына җавап йөзеннән тагы да киңрәк колачлый алдылар. Нәтиҗәдә, Г. Тукай иҗатында шәрекъ һәм гарәп әдәбиятларының иң яхшы традицияләре бергә кушылып, борынгы төрки-татар поэзиясе казанышларына нигезләнгән, сыйфат ягыннан яңа шигъри дөнья барлыкка килде. Шагыйрьнең эстетик кредосы классик шәрекъ шигъриятенең гадел поэтик фикерләве байлыгы белән кушылуына, синтезына нигезләнгән була. Бу исә реализм һәм халыкчанлык юлыннан үсәчәк яңа татар әдәбиятына ышанычлы һәм ныклы нигез салыну дигән сүз иде. Тукай иҗатының дөньякүләм әһәмияте нәкъ менә шул үзенчәлекләре — моңарчы гасырлар дәвамына бер-береннән изоляцияләнгән, аерым үсештә булган көнчыгыш һәм көнбатыш поэзияләренең традицияләрен органик төстә үзенә сеңдереп, милли нигездә үстереп җибәрүе белән аңлатыла.
«Казан — ике дөньяның күрешкән һәм очрашкан җире», — дип язган үз вакытында безнең якларга килеп чыккан бөек фикер иясе һәм язучы А. И. Герцен. Тукай әлеге күзәтүләрнең тормышчанлыгын шигърият мисалында тагы бер кат исбат итте. Иҗтимагый һәм рухи тормышның һәммә тармакларына да хас иде бу тарихи үзенчәлек. 1905 ел революциясе нәтиҗәсендә татар халкы тизләтелгән адымнар белән дөньяда һәм Россиядә барган шаулы тарихи процесска кереп чумды, колониаль артталык богауларыннан арына барып, зур прогрессив хәрәкәткә килеп кушылды. Шул елларда татарлар арасында көчәеп киткән милли-азатлык хәрәкәте һәм һәрьяклап яңарыш моның иң калку чагылышы иде.
Милли ренессанс өермәсенә тартып кертелгән әдәбият та сыйфат җәһәтеннән принципиаль сикереш ясый. Ул инде саф мәдәни ихтыяҗларны кайгырткан мәйдан гына булып калмыйча, иҗтимагый-сәяси көрәш аренасына, халык тормышын һәрьяклап яна югарылыкка күтәрүне алга сөргән зур көчкә әверелә. Әдәби образлар һәм сурәтләү чаралары, бер яктан, яңа тарихи тәҗрибә йогынтысы астында байый барса, икенчедән дөнья әдәбиятларының прогрессив казанышлары тәэсирендә үсүен дәвам итә. Бер сүз белән әйткәндә, татар әдәбияты дөнья әдәбиятларының магистраль үсеш юлына килеп кушыла. Г. Тукай милли әдәбиятны беренчеләрдән булып әнә шул юлга алып чыгучылардан. Аның шигърияте татар халкының XX гасырда бөтен кешелек мәдәнияте үсешенә керткән беренче зур өлеше булды.
Г. Тукай — бер татар халкының гына түгел, аның өчен мәдәни бишек булган шәрекъның да бөек шагыйре. Ул — барыннан да бигрәк, төрки халыкларның әдәби, мәдәни үсешенә көчле йогынты ясаган кабатланмас талант.
Шагыйрьнең әсәрләре әле үзе исән чагында ук Россиянең иң ерак төбәкләренә барып җитә, азатлык сөючән, кешелекле, югары гражданлык хисләренә бай булуы белән укучыларны һәм шагыйрьләрне үзенә җәлеп итә. Тукай шигырьләре казах, кыргыз, үзбәк, төрекмән, каракалпак, уйгур, кумык, таҗик һәм башка күп кенә халыкларга милли-азатлык идеяләрен, яңарыш, ренессанс җилләрен алып килә, хөрлек, демократия рухын тарата. Шулай итеп, Тукайның шигъри мәктәбе татар әдәбияты даирәсе белән генә чикләнми, башка төрки халыкларның сүз осталарын да үз эченә ала. Татар һәм башкортларның уртак шагыйрьләре Ш. Бабич һәм С. Кудаш, башкорт поэзиясе классиклары М. Кәрим һәм Н. Нәҗми, үзбәк халкының бөек уллары Хәмзә һәм Г. Голәм, казах совет әдәбиятына нигез салучылардан С. Сәйфуллин һәм Б. Майлин, таҗик әдәбияты классигы С. Айни, күренекле төрекмән әдибе Б. Кербабаев — һәркайсы үзен Тукай мәктәбе шәкерте дип санады. Казах язучысы академик С. Моканов Тукайны бер дә очраклы рәвештә генә «Шәрекъ поэзиясенең титаны» дип атамагандыр.
Татар шагыйре иҗатының мондый популярлыгы, әлбәттә, патша самодержавиесе тарафыннан җәберләнгән тугандаш халыкларның язмыш уртаклыгы белән дә аңлатылса кирәк. Әмма шул ук вакытта феодаль торгынлыкка каршы чыгу, милли тигезсезлекләрнең тамырын юкка чыгару турындагы шигъри сүз шәрекъ дөньясы өчен чын мәгънәсендә зур кыюлык һәм новаторлык иде. XX йөз башы шартларында мондый проблемаларны кискен рәвештә күтәргән иҗатка, гомумән, битараф калу мөмкин булмагандыр.
Тукайның милли-азатлык идеяләре белән сугарылган ялкынлы шигърияте һәм иҗтимагый, әдәби процессларның иң четерекле проблемаларына багышланган публицистик чыгышлары, әдәби тәнкыйть мәкаләләре дә Казагыстан, Урта Азия һәм Кавказда яшәүче күпсанлы укучылары өчен дә җитди әһәмияткә ия була.
Шагыйрь иҗатының тугандаш республикаларның әдәбиятлары өчен эстетик кыйммәте бигрәк тә 1917 елдан соң югары бәяләнә. Мәсәлән, Үзбәкстанда чыгучы «Иштиракиюн» («Коммунист») газетасы «Шәрекъ шагыйре иптәш Габдулла Тукай» (15 апрель, 1920 ел) дип исемләнгән мәкаләдә бо-лай дип язды: «Көнчыгышның Мәгарри, Хафиз, Хәйям, Сәгъди, Нәваи кебек бөек шагыйрьләре арасында Габдулла Тукай дәрәҗәле урын алып тора. Ул үзенең иҗаты белән төрки-татар дөньясы хезмәт ияләрен Россиядәге Бөек революциягә әзерләде».
Конкрет шартлар һәм көн тәртибендә торган иҗтимагый-мәдәни мәсьәләләргә мөнәсәбәтле рәвештә шәрекъ халыклары Тукай иҗатына төрле чорда төрлечә идея һәм эстетик кызыксыну белән мөрәҗәгать итеп килделәр. Әйтик, унынчы-егерменче елларда Казагыстанда, Урта Азиядә, Кавказда һәм Дагстанда аның иҗатының рухына зур игътибар бирелгән була. 30 нчы елларда исә Тукайның сатирасы С. Донетаев, С. Торайгыров, Б. Кербабаев, X. X. Ниязи, Ш. Туктаргази, Аткай һ. б. күренекле әдипләрнең иҗатына аеруча зур йогынты ясавы күрсәтелә. Ә инде Бөек Ватан сугышы елларында төрки телле әдәбиятлар аеруча Тукайның азатлык сөючән хөр рухына, халыклар дуслыгы һәм патриотизм идеяләрен олылаган әсәрләренә игътибар юнәлтәләр.
Шагыйрьнең 90 һәм 100 еллык юбилейларын уздырган чакта Казанда һәм Мәскәүдә үткәрелгән бәйрәм кичәләреңдә һәм гыйльми конференцияләрдә, илебезнең үзәк һәм җирле матбугатында ясалган чыгышларда Г. Тукай шигъриятенең бәйнәлмиләл рухы аеруча югары бәяләнде. Мисал өчен, Ч. Айтматов чыгышыннан бер өзек китерик: «Төрки телле халыкларга Тукай иҗатының тәэсире җуелырлык булмады, әле бүген дә без аның җылылыгын үзебездә тоеп яшибез. Безнең Урта Азия республикаларында Тукай әсәрләрен укып, кайчан да булса бер рухланмаган кеше гомумән юктыр, дип уйлыйм. Чөнки Тукай, әле безнең халыклар рус әдәбиятының тәэсирен, йогынтысын тоя башлаганга кадәр үк, үзенең әсәрләре белән безнең төбәкләргә рус һәм Европа әдәбиятларының игелекле җилен алып килде». Шулай итеп, татар әдәбияты вәкилләре генә түгел, төрки телле язучыларның барысы диярлек XX гасыр дәвамында Г. Тукай шигърияте белән рухланып, аның бәрәкәтле тәэсирен тоеп иҗат иттеләр. Ә татар язучылары өчен ул һәрвакыт изге рухи иман, милли байрак һәм ышанычлы маяк булды. Бу җәһәттән без беренче булып ялкынлы шагыйрь, Тукай варисы, ул күтәргән гражданлык һәм халыкчанлык байрагын югары тотып иҗат иткән һ. Такташны искә алабыз. Дөнья поэзиясе күгендә Ватанга бирелгәнлек һәм чын каһарманлык символы буларак кабул ителгән мәшһүр М. Җәлил белән горурланабыз. Ә алар белән янәшә татарның милли шигърият вөҗданы X. Туфан тора. Алар артыннан Ф. Кәрим, Ә. Фәйзи, С. Хәким, Н. Арсланов һ. б. күренекле шагыйрьләр баралар. Бигрәк тә шунысы куанычлы: әлегедәй якты йолдызлары булган шигъриятебез һич саекмый, бүген дә аның күгендә Тукай варислары булган яңа йолдызлар кабына тора
Г. Тукай таланты, Тукай иҗатының әһәмиятен зур шигърият дөньясы белән генә чикләү аның XX гасыр татар яңарышында тоткан ролен тарайту булыр иде. Безнең балалар әдәбиятыбызның елга башында да Г. Тукай тора. Ул нәниләр өчен дистәләгән, берсеннән-берсе гүзәл әсәрләр иҗат итте. Аның «Шүрәле», «Су анасы» поэмалары, «Кәҗә белән сарык хикәясе», «Алтын әтәч», «Бала белән күбәләк», «Карлыгач», «Авыл хатынының бала тирбәткәндә өмидләре» һ. б. шигырьләре татар балалар әдәбиятының алтын фондын тәшкил итәләр. Ал арда татар милләтенең дистәләгән буын нәни балалары тәрбияләнде.
Татар профессиональ музыка сәнгате барлыкка килүендә, балет жанры тууында Тукай иҗатының роле гаять зур. Тукай булмаса, С. Сәйдәшев, Ф. Яруллиннар булыр идеме икән? Мәшһүр композитор Ф. Яруллинның «Шүрәле» балеты Казан, Мәскәү, С.-Петербург театрларында гына түгел, күп кенә Европа илләренең башкалалары сәхнәләрендә шаулап барды, татар музыкасын дөнья аренасына алып чыкты. Ә бит аның нигезендә Тукай таланты, ул тудырган шигъри образлар ята. Ә аның шигырьләренә күпме халык җырлары («Туган тел», «Тәфтиләү» һ. б.), композиторлар әсәрләре иҗат ителгән! Тукай таланты, күпкырлы иҗаты XX гасырда татар профессиональ сынлы сәнгате тууда, милли рәссамнарның иҗат үсешенә дә җитди этәргеч булды. Татар халкының, Татарстан Республикасының мәдәнияте һәм профессиональ сәнгатенең һәр тармагында без бөек шагыйрь чәчеп калдырган орлыкларның үсеп чыгуын һәм җимеш бирүен күрәбез. Татарстан Республикасының әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге Дәүләт бүләкләренең Г. Тукай исемен йөртүе бер дә очраклы хәл түгел.
Шул ук вакытта Тукай шәхесе, Тукай иҗаты үзе яңадан-яңа талантлы әдәбият һәм сәнгать әсәрләренең нигезенә алына, Тукай чишмәсе бетмәс-төкәнмәс илһам чыганагы буларак шаулап агуында дәвам итә.

* * *



Тукай традицияләре… Ул әдәбиятыбызның үткән юлында ирешелгән биеклекләр, бүгенге иҗат газаплары һәм эзләнүләр, киләчәккә төбәлгән зур өметләр дигән сүз. Тукай мирасындагы һәм аның гражданлык йөзендәге сыйфатлар — гуманизм һәм хөрлек хисе, фәлсәфи оптимизм һәм халыкка тирән мәхәббәт, Ватанны сөю һәм халыклар дуслыгы — болар һәммәсе бүген дә безнең күңелләрне, бөтен кешелекнең рухи яшәешен биләп торган проблемалар. Димәк, Тукай актуаль дигән сүз бу! Бүген бөтен кешелек алдында «Яшәүме, һәлакәтме?» дигән сорау эленеп торганда, әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре Тукай батырлыгын, Тукайның мәһабәт образын, үлемсез иҗатын оныта, читләтеп үтә алмыйлар. Тукай традицияләре тыйгысызлыкка, чорның глобаль проблемаларын колачлап иҗат итүгә чакыра.
Кешелек тарихының бөек фикер ияләре гасырлар дәвамына көрәш алып барган колачлы һәм әһәмиятле гуманистик проблемаларны бай әдәби мирас һәм әдәбият классикларының идея-эстетик казанышларына нигезләнеп кенә хәл итү мөмкин булачак. Чөнки, гасырлар дәвамына тупланып кристаллашкан классик мираста кешелекнең иң якты, изге хыяллары, акыл һәм рух җегәре чагылыш таба. Татар халкының бөек шагыйре Г. Тукай иҗаты әнә шул гомумкешелек мирасының аерылмас өлеше, бер буыны. Тукай иҗатының бәрәкәтле орлыклары, безнең күңелләрдә урын алып, безнең акылда, безнең интеллектта яшәвен дәвам итә.
Татар яшәгәндә, аның теле һәм милли җаны исән булганда, милли шигърияте, милли моңнары яңгыраганда Г. Тукай яшәячәк. Ул туган халкы белән киләчәккә бара. XX гасырга нәтиҗәләр ясап, XXI гасыр өченче меңъеллыкка кергәндә Г. Тукай планетада барган иң олы көрәшнең — Җирне һәм анда яшәешне саклау, гомумкешелек һәм гуманизм идеалларының өстенлеге, демократия принципларының тантанасы өчен барган көрәшнең — үзәгендә, алгы сызыгында. Тукай үлемсез.

 

 

Мансур Хәсәнов, академик.

(Чыганак: Тукай Г. // Мәктәп укучысына ярдәмлек. «Юлдаш» газетасы китапханәсе. Төз. Нурания Газизова. Казан: Раннур, 2001. – 380 б.).


Комментарий язарга


*