ТАТ РУС ENG

Хисамов Нурмөхәммәт Тукай поэзиясендә борынгы әдәбият традицияләре


Тукай иҗаты татар әдәбиятының күп гасырлык үсешенә йомгак ясый, диелә. Бу декларация түгел, бәлки әдәбият тарихындагы мөһим бер хакыйкатьне раслау.
Такташ «Иҗадиятем турысында» дигән мәкаләсендә «Бакырганидан алып, Тукай аркылы хәзергә кадәр… сузылып килгән» поэтик традицияләрне яңабаштан карап чыгуы хакында әйтә. Совет чорының бөек шагыйре Тукай шигъриятен борынгыдан килә торган бөтен төрки поэзиянең тарихи юлына йомгак итеп күрә.
Монда безнең өчен нәрсә аеруча мөһим соң? Тукай иҗаты төрки поэзиядә сигез гасыр буена (чынлыкта бу тарих зуррак та әле) тупланган традицияләр системасының аерылгысыз өлеше итеп карала. Мәгълүм булганча, бөек шагыйрь иҗаты – күптөрле традицияләр синтезыннан гыйбарәт өр-яңа күренеш тә ул. Әдәбият фәне аңарда татар һәм гомумән Көнчыгыш поэзиясеннән килә торган башлангычны да, рус һәм Көнбатыш Европа поэзиясеннән килгән башлангычны да, татар халык иҗатыннан килгән саф агымны да аерым ачык билгеләп узды. Шагыйрьнең новаторлыгы да галимнәребез тарафыннан шактый киң яктыртылды. Әмма традицияләрне тулы үзләштергән талант кына новаторлыкка ирешә ала.
Тукай — барыннан элек, татар һәм төрки поэзия традицияләренә таянып иҗат иткән шагыйрь. Сүз аның әдәбият тарихында гасырлар буе сыналган һәм чарланган шигъри формалардан файдалануы хакында гына бармый. Аларын аның төртеп күрсәтүе бик ансат. «Кыйссаи Йосыф»ның рефренлы дүрт юллыгын да, газәл яки касыйдә формасын да аңарда күп очратырга мөмкин. Мәхәббәт лирикасында Фәрһат белән Мәҗнүн исемнәре очрауга безнең күз алдыбызга Низами һәм Нәваи каһарманнары килеп баса. Әмма шагыйрьнең куәтле иҗат ихтыяры бөтереп алып яңа шигъри рәвешкә керткән традицион күренешләрнең эзен абайлау читенрәк. Аларның җеп очлары тирәнгә яшерелгән.
Әдәбият тарихының елдан-ел яңа мәгълүматлар белән баюы бу турыда да сүз алып барырга мөмкинлек бирә. Бигрәк тә борынгы әдәбият ядкярләрен өйрәнү XX йөз башы һәм совет чоры поэзиясендәге аерым күренешләрнең традицион асылына якты сибә. XIX йөз азагында һәм XX йөз башында халык кулында булган китапларның актив репертуары ачыклана бару да аерым шагыйрьләрнең шигъри дөньясына, әсәрләренең әдәби, иҗтимагый һәм тарихи фактурасына ныграк үтеп керергә мөмкинлек бирер, һәрхәлдә Тукайның шигъри дөньясы белән танышу аның үз чоры китап репертуарының зур күпчелеген тирән белгәнлеген күрсәтә.
Тукайның атаклы «Эшкә өндәү» шигыреннән үзенчәлекле шигъри фразеологиясен алыйк:

Булса калдырмак берәү ошбу җиһанда изге ат,
Тир белән тапсын  ашарын, итсен, әлбәт, иҗтиһад.

Виртуозларча рифмалаштырылган бу икеюллыкның беренче юлы безне кызыксындыра.
«Җиһанда изге ат калдыру» дигән тәгъбири әйләнмә халык телендә бөтенләй очрамый. Үзеңнән соң яхшы истәлек калдыру турындагы бу әйләнмә рустагы «доброе имя» төшенчәсенә туры килә. Төшенчәнең моңа якынрак яңгырашын татар теленең көнбатыш диалектында, ягъни мишәрләрдә очратабыз. «Яхшы ат» тәгъбире «яхшы атлы булып сөйләү»; «яхшы атлылану», «яхшы атлы булып кылану» кебек негатив контекстта кулланыла. Ул кешенең ялган абруй өчен тырышуын, ялагайлануын аңлата. Әдәби телдә «изге ат» тәгъбиренең антонимы активрак кулланыла: «Яман ат», «яман аты чыгу». Кыскасы, «җиһанда изге ат калдыру» әйләнмәсе саф әдәби кулланылыштагы әйләнмә була бирә.
Шагыйрьнең күзенә чалынырлык ниндирәк чыганактан килеп керде икән ул «Эшкә өндәү» шигыренә?
Хөсам Кятибнең XIV йөзнең II яртысында иҗат иткән «Җөмҗөмә солтан» дастанында шушындый юллар бар:

Табмас ирди киши дөнйадин морад,
Бәс калур ирмиш җиһанда изгү ад*.
(* Татар әдәбияты  тарихына материаллар.  Казан, 1970, 55  б.)

Тукай поэтик фразеологияне максат формасына күчергән: «булса калдырмак берәү…». Чыганагы, һичшиксез, шушы әсәр булырга охшый. Идел буе поэзиясенең бу күренекле ядкяре халык арасында кулъязма хәлендә дә, басма китап рәвешендә дә киң таралган булган. Археографик экспедицияләр вакытында аның кисәкләрен әле дә күп очратырга туры килә.
Котбның «Хөсрәү вә Ширин»ендә, Хөсам Кятибнең әле телгә алып киткән әсәрендә актив кулланылган поэтик фразеологияне Тукай әсәрләренә сибелгән энҗеләр кебек җемелдәгән хәлдә еш күзәтергә мөмкин. XX йөз шагыйре иҗатын борынгы әдәбиятка нык җепләр белән тоташтырып торган, гасырлар сынавы эчендә үзләренең төсен җуймаган андый шигъри бизәкләр Тукай поэзиясенең затлы орнаментларын тәшкил итәләр.
Татар халкы кулында йөргән китаплар арасында Идел буе төрки поэзиясенең оригиналь әсәрләре белән беррәттән сәнгатьчә югары тәрҗемә әсәрләре дә күп булган. Аерым алганда, XIII йөз фарсы поэзиясенең күренекле вәкилләреннән Фәридетдин Гаттарның (Шәех Гаттар дип тә йөртәләр) «Пәнднамә» китабы татарлар арасында киң таралган булган. Г. Таһирҗановның «Казан утлары»нда (1975 ел, 10 сан) чыккан «Әдәби багланышлар һәм аларның нәтиҗәләре» исемле мәкаләсендә дә бу хакта мәгълүматлар китерелә: «Урта гасыр классик фарсы әдәбияты әсәрләре татарлар арасында соңгы дәверләрдә дә киң таралган, кайбер истәлекләр хәтта гасырлар буена мәдрәсәләрдә дәреслек булып хезмәт иткән. Әйтик, …Фәридетдин Гаттарның «Пәнднамә» (ягъни «Нәсихәтнамә») исемле дидактик поэмасы нәкъ шундыйлардан» (* 132 б.). Бу күренекле суфи шагыйрь иҗаты белән дә Тукайның нык кына таныш булганлыгына поэтик дәлилләр бар. Шагыйрь әсәрләренең формасы кайчакта ничаклы оригиналь һәм үзенчәлекле булып тоелмасын, аларның нигезе еш кына үзләренең төрки элгәрләренә барып тоташа.
Тукайның музыкаль аһәңе һәм хис кайнарлыгы белән аеруча истә кала торган камил формалы «Күңел» шигыре реакция чорында язылган. Шагыйрь шул караңгы елларда үзенең кешелеген җуймас өчен таяныч эзли һәм ул таянычны үз шәхесендә булган якты башлангычта таба. Лирик геройның ул сыйфатлары шушы рәвешле барлана:

Инкисар ит гадәтенчә, ян, күңел, сызлан, күңел!
Күп сөекледер битеннән — тәңрегә сынган күңел.
Игътиля итсәң, канатың ач,— вакыт җитте бугай,—
И тумыштан гарше әгъляләргә җилкенгән күңел!
Син йоларсың һәр һәлакәттән — ышаныч бар  сиңа,
Яр читендә торганымда  ярдәмең булган күңел!
Яхшы аңла: юк сафа инсанлыгыңны җуймыйча,
И шуны җуймау юлында күп газапланган күңел!

Шигырьнең өлгесен Тукай Шәех Гаттар әсәреннән алган. Тулаем парлы рифмага корылган бәетләрдән, ягъни икеюллыклардан торган шигъри әсәр эчендә шагыйрьнең үткен күзләре шушы юлларны аерып алган:

Мәбтәладыр гыйсияндыр күңел,
Үткән эш дәрдинә пошимандыр күңел.

Бу әле бәләкәй очкын гына. Шагыйрь аны иҗат учагында дөрләтеп системага китерә, зур бер шигыренең калыбы итеп үстерә һәм аңа газәл формасы бирә.
Тукай шигыренең эчке тыгызлыгы, фикри һәм хисси үткенлеге башлыча антитезалы фикерләвенә бәйле. Кискен каршылыклар белән тулы бер чорда яшәгән шагыйрь үзенә таныш әсәрләрдәге контрастлы буяуларны күңеленә җәһәтрәк сеңдергән, күрәсең. Шәех Гаттарда шундый контраст мәгънәләр, антитезалы тасвир еш
очрый.

Бери гадел ичрә ирди аңа яр,
Бери ялгызлыкда ирди яри гар.

Яки менә мондый юллар:

Бер колыныйң башыйга пычкый чәкәр,
Беригә әйләр кәрамәт таҗ-ү зәр.
Бер кешигә кәнҗ илә нигъмәт бирүр,
Беригә йүз рәиҗ илә михнәт бирүр,
Беригә рузи кыйлыбдур бәхт-ү таҗ,
Бери туфрак үзрә йатур карный ач.
Беригә алтун табакида нан бирүр,
Бери нан тиб хәсрәтиндә җан бирүр.

Суфи шагыйрь бу әсәрендә иҗтимагый гаделсезлекне фаш итү максатын күздә тотмый, билгеле. Ул тормышның мондый контраст тасвирын илаһиятнең кодрәтенә дәлил итеп кенә китерә. Янәсе, илаһиятнең бар нәрсәгә көче җитә, теләсә берәүгә таҗ бирә, ә берәүне ачка үтерә. Китерелгән өзектә безнең өчен бигрәк тә соңгы ике юл игътибарга лаек.

Беригә алтун табакида нан бирүр,
Бери нан тиб хәсрәтиндә җан бирүр.

Тукайның зур иҗтимагый яңгырашка ия «Көзге җилләр» шигыре тулысынча контраст тасвирга корылган. Бигрәк тә ил 1911 елгы ачлыктан интеккәндә зиннәтле туклык һәм кызганыч мохтаҗлык антитезасы шагыйрь күңелендә калкып чыга һәм хәрәкәткә килә. Кайчандыр күңеленә уелып калган контрастлы тасвир тетрәткәч яңа шигырьнең яралгысына әверелә. Шагыйрьнең иҗат казанында ул шул рәвешкә китерелә:

Куйса монда корткалар төшкән тешен алтын белән,
Бер телем икмәк дип анда назлы нечкә бил җылый!

Монда чорның социаль портреты да, шагыйрьнең эстет характеры да, сугышчан гуманизмы да нәфрәт һәм мәхәббәт төененә тупланган. Картинаның парадоксаль асылы шунда ки, инде үлсә дә кызганыч булмаган күренеш бизәнә, зиннәт тагына, ә яшәргә үтә хаклы зат элементар шартларга мохтаҗлыктан һәлак була. Соңгысының һәлакәте гүзәллек һәлакәте дә булганга, икеләтә фаҗигале. Шушы контраст тулаем гаделсезлекнең иләмсез сынын тудыра. Бу — иҗтимагый каршылыкларның үтә кискенләшкән чоры, капитализм дәвере.
Гаттарда «туфрак үзрә карны ач» ятучы кеше тәхет һәм таҗ иясенә каршы куелса, бу контраст андый ук гаделсезлек булып күз алдына килми әле: илдәге бер кешенең, хөкемдарның бар ил халкыннан өстен булуы андый протест уята да алмагандыр. Берәүнең «алтын табактан туенуы, берәүнең икмәк хәсрәтендә җан бирүе» Тукай чорына аваздашрак инде. Бер-берсенә нык бәйле ике шагыйрь үзләре дә ике төрле булып күз алдына килә. Берсендә күренешне тыныч барлау булса, икенчесендә ачынып, ярсып гаепләү.
Әдәбиятыбызның иң борынгы ядкярләреннән «Кыйссаи Йосыф» поэмасы Тукай күңелендә тирән эз калдырган. Моны шагыйрьнең тавышы ачылган беренче шигырьләрендә үк кулланылган үлчәм һәм калыптан да, әсәрнең исемен турыдан-туры    телгә  алуыннан да күреп була.
«Йосыф-Ягкуб китабы»ның көен көйлим»,— ди ул «Дустларга бер сүз» дигән шигырендә. Болар әле традицияләрнең күзгә күренеп торган тышкы ягы. Әмма Кол Гали поэмасыннан килә торган поэтик идеяләр, образ һәм мотивлар шагыйрь иҗатында танымаслык дәрәҗәдә эшкәртелеп, тирәнгә ишерелгәннәр.
Шундыйлардан «җан кошы» мотивының, Кол Галидән алып Тукайгача («Өзелгән өмит» шигыре) үстерелүе хакында үз вакытында «Казан утлары» журналында һәм ике китабыбызда язып чыккан идек инде.
XX йөз башы татар шагыйре образны капитализм чорының шагыйрь һәм дөнья, шәхес һәм җәмгыять проблемасына бәйли. Бу мисалда поэтик традицияләрнең озак тарих буена югалмый ялганып килүе һәм шифалы зәмин ачылуга куәтле булып яңаруы кызык. Шигъри мотив эволюциясенең бер башы Кол Галигә, бер башы Тукайга тоташуы бу очракта турыдан-туры булмыйча, озын чылбырлы бәйләнешләр аша сузылуын күрдек. Хәлбуки эпик шагыйрь әсәрендәге аерым эпизод һәм мотивлар лирик шагыйрьгә турыдан-туры килеп кереп тә яңача фикердән кичерелү очраклары да бар. Шул ук «Өзелгән өмит» шигырендә шагыйрь дөнья белән рухани хушлашканның соңында әнисе хатирәсенә мөрәҗәгать итә:

Күз яшең дә кипмичә егълап вафат булган әни!
Гаиләсенә җиһанның ник китердең ят кеше?!
Үпкәнеңнән бирле, әнкәй, иң ахыргы кәррә син,
Һәр ишектән сөрде угълыңны мәхәббәт сакчысы.
Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабрең ташы,—
Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы!

Ана каберенә яшь коюның эмоциональ контексттагы урыны «Кыйссаи Йосыф»тагы мәгълүм эпизодны хәтерләтә.
Агалары тарафыннан коллыкка сатылган, аягы-кулы богаулы Йосыф туган җире Кәнганнән чыгып киткәндә, дөядән сикереп төшә дә анасы каберен кочып, елый. Анасына үзенең зарын сөйли:

Әй дәрига, газиз анам йатурмусән,
Бу хәл ичрә бәнем хәлем белүрмусән,
Бакыб бәнн бу хәл үзрә, күрәрмусән,
Әлләрим, аякларим баглу имди.

Кол Галидә ана кабере туган җир төшенчәсе белән үрелгән. Ана кабере белән хушлашу туган җире белән дә хушлашу булып тора. Тукайның ана каберенә яшь тамызуы үз биографиясенә бәйле мотив, билгеле. Ул — анасыннан яшьли ятим калган. Нәкъ шушы момент аны Кол Гали әсәренең каһарманы Йосыф белән бәйли. Алар арасында язмыш уртаклыгы бар. Йосыф та кече яшьтән анасыннан ятим калган. «Өзелгән өмит»тәге лирик эпизодта Тукайның анык ук булмаса да үзен Йосыф язмышында күз алдына китерүе шәйләнә.
Мотивның эмоциональ контекстта типологик уртаклыгы турында әйтеп тә торасы юк. Берсе туган ил белән хушлашуга, икенчесе дөнья белән мораль хушлашуга бәйле рәвештә шагыйрь күңелендә калкып чыккан.
Бер мотив поэзия тарихында берничә мәртәбә кабатлана икән, сүз традиция турында барырга тиеш. Ана кабере мотивы татар халык поэзиясендә дә «Кыйссаи Йосыф»тагы рухта эшкәртелгән. Экспедицияләр вакытында еш язып алынучан «Әнкәем» дигән җыр-мөнәҗәттә шушындый юллар бар:

Бер тавыш бир кабереңнән
Бәбкәем, дип, әнкәем!..

Җыр, күрәсең, гасыр башында иҗат ителгәндер. Аны өлкән буын вәкилләре «Туган тел» көенә җырлый.
Ә Муса Җәлилнең «Соңгы үпкә» шигырендәге шушы юллар очраклымы?

Үләм, дидем, ярый, тик кайгырдым,
Күреп үлсәмче, дип, кызымны!
Анам кабере — туган туфрагыма
Куеп үлсәмче, дип, йөземне!

Совет шагыйре тормыш белән хушлашканда ана каберенә баш куя алмавына көенә. «Ана кабере» аңарда «туган туфрак» төшенчәсеннән аерылгысыз. Моңда да традиция көче күренә. «Кыйссаи Йосыф»тагы күлмәк мотивын «Ана шатлыгы» шигырендә Муса Җәлилнең нинди көчле эшкәртүен инде профессор Г. Таһирҗанов күрсәтеп үткән иде. Кыскасы, татар поэзиясе үсешендә мөһим этапларны тәшкил итүче шагыйрьләрнең Кол Гали мирасына таянулары эпизодик очраклар гына булмыйча, системалы, эзлекле бер күренеш икән. Алай гына да түгел, Тукайның, мәсәлән, рус шагыйрьләренә таянып иҗат иткән әсәрләренең дә шигъри фактурасын борынгы әдәбияттан, аерым алганда «Кыйссаи Йосыф»тан килгән мотивлар сугара.
Лермонтовтан ирекле тәрҗемә ителгән «Пәйгамбәр» шигыре Тукай лирикасында мөһим урын тота. Поэзиянең кешеләргә хак сүз илтергә тиешлеге кебек иҗтимагый вазифасы һәм хакыйкать өчен көрәшүче каһарманның изүче җәмгыять шартларындагы фаҗигасе, томана мохитнең гаделлек көрәшчесенә карата рәхимсезлеге гәүдәләнә бу шигырьдә. Әсәрнең асыл яңгырашы Лермонтовтагы идея яктыртылышына туры килә. Әлеге икътибасның С. Рәмиев тарафыннан Пушкинга ияреп язылган шул исемдәге шигыре белән идея полемикасы Г. Халит хезмәтендә тулы ачылган һәм әсәргә идея анализы да җентекле ясалган.
Безне биредә шигырьнең поэтик фактурасы кызыксындыра. Ә ансы Лермонтовтан шактый аерыла.
Илаһият лирик каһарманга пәйгамбәрлек куәсе биреп, халыкка хак сүзне җиткерергә боера.

Лермонтовта:

Провозглашать я стал любви
И правды чистые ученья…

Тукайда:

Керештем мин мәхәббәткә, карендәшлеккә өндәргә…

Лермонтовта:

В меня все ближние мои
Бросали бешено каменья.

Тукайда:

Җәмигы әкърибам — дуслар, карендәшләр, замандашлар
Миңа каршы котырдылар, рәхимсез аттылар ташлар.

Теманың нигез моментларында ике шагыйрь дә уртак. Әмма алга таба шигырь фактурасында аерма китә. Һәм ул ике шигырьгә ике төрлерәк идея-эстетик яңгыраш бирә.

Лермонтовта:

Посыпал пеплом я главу,
Из городов бежал я нищий,
И вот в пустыне я живу
Как птицы, даром божьей пищи;

Тукайда:

Сөйләнде өстемә күп ифтира, бөһтан, усал телләр;
Сибелде зур хәкарәт берлә хәтта башыма көлләр.
 
«Башка көл сибү» детале икесендә ике төрле мәгънәви борылыш ясый. Лермонтов пәйгамбәре үз эченә бикләнә. Деталь «Тәурат»тан алынган. Ул Якын һәм Урта Көнчыгыш халыклары этнографиясенә тоташа. Башка көл сибеп, үзенең кайгы өенә бикләнү борынгы яһүдиләрдә, гарәпләрдә матәм кичерү йоласы булып торган. Тукай аның мәгънәсен яки төшенмәгән, яисә үз халкына аңлашылмаячагын истә тоткан. Аның пәйгамбәре башына көлне кешеләр сибә. Монсы иске татар, тормышыннан алынган деталь. Берәр зур җинаять саналырлык эш өчен кешене, битенә корым ягып, өстенә көл сибеп, авыл буйлап йөртү күренешләре матур әдәбиятта да чагылыш тапкан. Шагыйрь көл сибүне артык, дәрәҗәдәге мәсхәрә билгесе итеп күрә, детальне «хәтта» кисәкчәсе белән көчәйтә. Нәтиҗәдә хакыйкать көрәшчесенә карата җәмгыять тарафыннан күрсәтелгән рәхимсезлек картинасы куертыла. Тукай пәйгамбәренең гуманистик мәгънәсе көчәйтелә, образ тагын да трагиграк яңгыраш ала.
Теләнче рәүше берлән мин качып чыктым шәһәрләрдән.
Менә хәзер япа-ялгыз торам бер читтә, сахрада.
Монсы Лермонтов белән уртак. Ә инде табигатьтәге җан ияләренең пәйгамбәргә итагате турындагы деталь, рус шагыйрендә үтә җыйнак, бары ике юл:

Завет предвечного храня,
Мне тварь покорна там земная;

Тукай бу детальне җәя төшә.

Күрәм гъаден, сәмуден, бар булып үткән халыкларны,
Күрәм диңгез төбен, уйнап-йөзеп йөргән балыкларны.
Миңа кол анда бар җанвар: арыслан, хәтта капланнар
Нәбиләргә тимәслекнең мөкатдәс гаһден алганнар.
Догамны тыңлый йолдызлар — кечесе, зурлары бергә,—
Мине тәгьзимлиләр шатлыклә, уйнап нурлары берлә.

Бу кадәресе инде «Кыйссасел әнбия»га һәм «Кыйссаи Йосыф»ка барып тоташа.
Кол Гали әсәрендә кардәшләре Йосыфны коега салып кайткач, аталарына бүре ашады, дип хәбәр итәләр. Аталарының таләбе буенча, соңыннан авызын канга буяп, бер бүре тотып китерәләр дә: «Йосыфны шул ашады»,— диләр. Бүре телгә килеп, нахактан үзен аралый һәм: «Пәйгамбәрләр ити безгә хәрам имди&raqraquo;,— дип җавап бирә. «Нәбиләргә тимәслекнең мөкатдәс гаһде (вәгъдәсе, анты.—Н. X.)» дигәндә, Тукай, һичшиксез, шушы шигъри фактка таяна. Ә инде табигать тасвирын җәя төшүе Тукайның романтизмына бәйле. Кешене табигать баласы итеп карау, табигать белән кеше гармониясен рәхимсез җәмгыятькә каршы кую мәгърифәтчелекнең гуманизм концепциясенә барып тоташа. Романтизм шуңа таяна.
Галимҗан Ибраһимовның «Диңгездә» һәм «Табигать балалары» хикәяләрен, Сәгыйть Рәмиевнең «Авыл» шигырен алыгыз — барысында да табигатьне җәмгыятькә каршы кую кебек романтик идея гәүдәләнә. Тукайның «Кярханәдә» шигырендә дә шуңар аваздаш мотивлар чагыла. Машиналар тавышы изгән эшчене шагыйрь табигатькә качарга өнди:

Качасиде моннан,
Шул җирләргә, кайда
Сайрый кошлар, анда…

Монда, әлбәттә, шагыйрь иҗатындагы утопик характердагы йомшак яклар да чагылып китә.
«Пәйгамбәр» шигыре Тукайның башка бик күп шигырьләренә дә үтә нечкә идея җепләре белән барып тоташа.

Зәгыйфьләнгән, таланган, өсте-башы нинди керләнгән!..—
дигән юлдан соңрак «Кыйтга» шигыре үсеп чыга.

Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч — шул булды эш:
Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым.

Шагыйрь үзенең үкенечле халәтен пәйгамбәренә охшаш итеп күрә.
«Пәйгамбәр» шигырендәге сәламәт, көчле мотивлардан хакыйкать өчен корбанлы көрәш зарурлыгын раслау, мәсхәрә һәм кимсетүдән курыкмау, түбән шартлар белән санашмау идеясе «Бер татар шагыйренең сүзләре» (Күкрәк биреп каршы торам, миңа милләт хәзерге көн мылтык, ук атар булса да), «Милләтчеләргә», (Көймә бата; йота торган балык өчен фида булган мөрәүвәтле бер җан кирәк), «Ваксынмыйм» (Син үзеңчә изге эш эшлим дигәндә халкыңа, әллә нинди былчырак баулар салалар таклыңа), Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышланган шигырендәге горурлык һәм көрәш тәвәккәллеге идеяләренә барып тоташа. Бер-берсенә тыгыз берегеп барган шушындый мотив һәм идеяләр Тукай иҗатының каршылыклы бөтенлеген тәшкил итәләр.
Борынгы әдәбият тирән һәм җентекле итеп яңа өйрәнелә башлады. Ул тикшеренү дәвамында соңгырак чор сәнгатькярләренең иҗат чишмәләре дә тулырак ачылыр һәм поэзиянең кызыклы күренешләре заман укучысы өчен аңлаешлырак, аныграк булып басар.

(1976)


(Чыганак: Хисамов Н. Бәрәкәтле чишмәләр: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 150 б.)



Комментарий язарга


*