ТАТ РУС ENG

Хисамов Нурмөхәммәт   Тукайга якынаю

Дөньякүләм һәм тарихкүләм танылган бер хакыйкать бар: даһи шагыйрьләр иҗатындагы мәгънәви серләрне бер омтылышта ачып бетерергә мөмкин түгел. Чөнки алар — пәйгамбәр сыман үз чорына киләчәктән җибәрелгән затлар. Алар үз заманыннан күпкә ераграк караганнар. Шунлыктан һәр яңа чор бөек шагыйрьне яңача күрә, яңача ача. Тукай нәкъ әнә шундый шагыйрьләрдән. Аны төшенеп һәм ачып бетерергә мөмкин түгел.
Шунсы да гаҗәп: 27 яшьлек бу егет үз иҗатының тарихи һәм галәми колачын төшенеп иҗат иткән. Аның «Ваксынмыйм» дигән шигырендә бу ачык күренә.

Мин сыялмыйм андый шартлар, фани дөнья вакътына…
Ашкынамын мин әбәд бетмәс урынга, мәңгегә,
Мәңгелеккә — мәңге рухлы, мәңге нурлы ямълегә!..
Вакътыны йөртер кешеләр ул заман миннән күреп…

Бу — аның чор шартларына яраклашырга өндәүче замандашларына җавабы. Шагыйрь нинди үлчәүсез абсолютлар төшенчәсе белән эш итә! Һәм үзенең дәрәҗәсен, олуг мәсләген нинди тирән аңлый!
Үз заманында ук Тукайның бөеклеген һәм даһилыгын танып фикер йөрткән Җәмал Вәлиди: «Тукай XX йөз башында татар фикере ирешә алган биеклекнең иң югарысына ирешкән шагыйрь»,— дип язган иде.
Шагыйрьне башка телләргә тәрҗемә итү дә аны төшенү һәм ачу чарасы булып тора. Талантлы һәр тәрҗемә укучыны аның шигъри дөньясына, иҗатының асыл эчтәлегенә якынайта. Безнең өчен һәрвакыт русчага тәрҗемә иң мөһиме саналырга тиеш. Чөнки татарның бөек җырчысы буларак Тукай — гомумрусия шагыйре дә. Иҗатының әйдәүче мотивын ул: «Иң бөек максат безем хөр мәмләкәт, хөр Русия», — дип билгеләгән.
Русчага тәрҗемә даимән өч максатка хезмәт итәргә тиеш: 1) татарның рухани йөзен, сәнгати байлыгын илнең бөтен халкына, барыннан да элек, русларга күрсәтү; 2) русларның үз рухани дөньясын баету; 3) рус теле аша татар шагыйрен дөньяга таныту. Шушы өч максатның бердәмлеге тәрҗемәгә аерым бер җаваплылыкны йөкли дә.
Әйтергә кирәк ки, Тукай русчага күп тәрҗемә ителгән. Бу эштә русның иң талантлы шагыйрьләре катнашкан. Күпчелек әсәрләрне, әлбәттә, тәрҗемә классигы Семен Липкин башкарды. А.Ахматова, С. Маршак, Д.Бродский, В.Державин, В. Тушнова, Р. Моран, В. Рождественский һ. б. бик күпләр рус һәм элекке бөтенсоюз укучысын Тукай иҗаты белән таныштырып торды. Бу эш әле дә дәвам итә. Олуг төркиятче профессор, Кол Галине тәрҗемә иткән Сергей Николаевич Иванов та берничә әсәрне русча яңгыратты: «Шүрәле», «Даһигә», «Сайфия» һәм башка кайбер әсәрләр Тукай шигыренең затлылыгын шактый тулы чагылдырды. Башка барлык шагыйрьләрдән аермалы буларак, Сергей Николаевич шигырьләрне турыдан-туры оригиналдан тәрҗемә итте. Тукайның шигъри телендәге гомумтөрки лексика аңа нык ярдәм итте. Вил Ганиев өчен Тукай теле — үз ана теле. Шунлыктан аның тәрҗемәләре оригиналга аеруча якын.
Әмма бөек шагыйрьне тәрҗемә итү ул — өзлексез проблема. Бу өлкәдә безнең сөенечле яңалыкларны тагын һәм тагын көтәргә хакыбыз һәм нигезебез бар. Моны әле күптән түгел дөнья күргән яңа тәрҗемәләр бәйләме раслый. Мәскәүнең «Инсан» нәшриятында зәвекъле рәсемнәр белән бизәлгән яңа китап (Тукай Габдулла. Стихотворения и поэмы. Автобиографическая проза / Перевод с татарского языка Венеры Думаевой-Валеевой.— М.: Инсан, 2003.) дөнья күрде. Ул — Тукайның үзенчәлеген төрле яклап чагылдырган әсәрләрдән тора. Аның бер автор тәрҗемәсеннән төзелүе кызык.
Венера Вәлиева — шигърият сөючеләргә күптәннән таныш тәрҗемәче шагыйрә. Ул татар шагыйрьләренең әсәрләрен гаять нечкә зәвекъ белән сайлый. Үткән елларда Казан галимнәре алдында яңгыраткан тәрҗемәләре шул хакта сөйли иде. Һәм менә, ниһаять, әдәби тәнкыйть алдында җитди имтихан тотарлык хезмәте безнең кулыбызда.
Барлык тәрҗемәчеләрдән аермалы буларак, ул шагыйрьнең үз телендәге әсәрләре белән эш итә. Ул аларны тирән аңлап үзләштергән, яраткан һәм шулар белән сугарылган.
Аның китапка язган «Тукай» исемле кереш сүзе шагыйрь феноменын аңлауның яңа кырларын, гаять үзенчәлекле һәм нечкә төсмерләрен күз алдына бастыра. Автор сүзне тәрҗемә өчен бик кирәкле бер алшартны бәян итүдән башлый. Ягъни Тукайның татар халкы өчен ни дәрәҗәдә кадерле һәм изге булуы хакында хөкем йөртә, «уртак менталитеты белән халык булып берләшкән бу укучы (ягъни татар укучысы.— Н.Х.) үзенең шушы мәгъбуден (кумирын.— Н.Х.) милли изгелек итеп олылый», — ди. «Воистину, только татарин способен испытать это ни с чем не сравнимое наслаждение уже от первых строк знаменитого стихотворения «Пар ат» («Пара лошадей»), от дробного ритма, воссоздающего стук колес легкой повозки по укатанной летней дороге под щелканье кнута и шлепки приспускаемых вожжей».
Венера Вәлиева моңарчы дөнья күргән тәрҗемәләрдән хаклы рәвештә канәгатьсезлек белдерә. «Яшәп килүче тәрҗемәләр укучылар таләбенә җавап бирми генә түгел, бәлки уку өчен дә җайсыз әле»,— ди ул һәм мисалга С. Липкин тәрҗемәсендәге «Туган тел»дән шушы өзекне китерә: «…родной язык, отца и матери язык!».
Тукай — гаруз шагыйре. Аңарда шигырь ритмындагы музыкальлекне тоемлау абсолют дәрәҗәсендә камил. Тәрҗемәче ханым тәрҗемәдә шуны чагылдыру беренче бурыч дип саный: «В основе современного перевода лежит воспроизведение музыкального облика стихотворения, его интонации. Поразительным образом без этого оказывается невозможным и сколько-нибудь точное воспроизведение его содержания». Рус теленең нечкә белгече — ул шушы телнең үзенә кардәш булмаган татар телендәге әсәрне гаҗәп дәрәҗәдә төгәл яңгыратырга сәләтле булуына соклана. Һәрхәлдә, бу ике тел арасында шигъри тәрҗемәләрнең сәнгати тәңгәллек тәҗрибәсе җитәрлек бай. XX йөз башында Дәрдемәнднең Пушкиннан, Тютчевтан тәрҗемәләрен («Кышкы кич», «Талчыбык»), Әхмәт Исхакның, Нури Арсланның Пушкиннан тәрҗемәләрен алыйк. Әйтик:

В томлениях грусти безнадежной,
В тревогах шумной суеты
Звучал мне долго голос нежный,
И снились милые черты.
(Пушкин. Я помню чудное мгновение)

Өметсезгә борчыганда сагышым
Шомлы, фани шау-шу эчендә,
Чыңлап торды озак нәфис тавышың,
Якты сының керде төшемә.
(Нури Арслан тәрҗемәсе)

Пушкин шигыренең гүзәл моңын, колоритлы авазлар бизәмен (с-ш-ч) шагыйрь зур төгәллек белән чагылдырган.
Кыскасы, тәрҗемәче ханымның үз алдына куйган таләпләре югары һәм гадел.
Шуның өстенә әле беребезнең дә башына килмәгән тагын бер бик интим һәм изге мотив бар икән. «…движущим чувством было почти материнское чувство долга перед 27-летним юношей, каждая строка которого была выстрадана им и выпета из его больной груди»…
Йә, хуш. Үзенең иҗади бурычын шагыйрәнең шулай тирән аңлавы тәрҗемәдә ничек чагылган соң?
Менә үзенчәлеген тәрҗемәче төгәл күрсәткән «Пар ат» («Пара лошадей») тәрҗемәсен алыйк.
 
Погоняет кучер лихо пару резвых лошадей,
Еду я в Казань навстречу жизни будущей моей.
Летний вечер. Яркий месяц ровно льет лучистый свет,
На деревьях чуть заметен ветерка дрожащий след.
Тишина мне навевает долгих мыслей череду,
Дрема мне смежила веки, убаюкав на ходу…

Сүзгә-сүз чагыштырсаң, Тукай тексты кабатланмавын күрү читен түгел. Әмма «Пар ат» шигыренең рухы, җырлап торган ритмы русча яңгырашта әйбәт бирелгән.

Жить с любимыми в разлуке, на чужбине одному
Все равно, что не увидеть больше солнце и луну.

Мондый юллар Тукайның үз шигыренә һич тә ят яңгырамый. Бигрәк тә күңелләргә уелган: «И Казан!..» эндәше тәрҗемәдә максималь уңышлы яңгыраш тапкан.

Приглашает всех к намазу первый утренний азан.
О Казань! Мечта и гордость! Лучезарная Казань!
Вот они, где наших дедов, наших прадедов дела.
Где не раз душа поэтов свет надежды обрела.
Здесь науки, здесь искусства, просвещенья вольный мир,
Здесь живет моя голубка, моя гурия, кумир!

Тукай шигыре бу юлларда төзек ритм һәм матур яңгырашлы рифмаларда бу заман укучысына якын һәм аңлаешлы аһәң алган.
Тәрҗемәче һәр шигырьнең үзенчәлекле рухын тоеп эш итә. Мәсәлән, «Пушкину» («Пушкинә») шигырендә ритм һәм рифмалар мәсьәләсендә үзенең таләпчән югарылыгында калып, әсәрнең стилен бөек шагыйрьләрнең җан диалогына ятышлы грациягә, артистизмга кора. Әйтергә кирәк ки, бу — Тукайның үз стиле. 1906 елда егерме бер яшьлек Тукай бөек Пушкинга хөрмәт һәм мәхәббәт белән патшаларча гали стильдә мөрәҗәгать итә. Аның ул чордагы «Дәрдемәнд дәгелмием?» дигән мәхәббәт шигыре дә Шәрекънең иң бөек шагыйрьләренә хас булганча, затлы, гали стильдә язылган. Бигрәк тә әле игътибарга алган шигырьләрендә гарәпчә, төрекчә кәлимәләр мул. Аларны хәзерге укучыга без татарча юлга-юл тәрҗемәдә тәкъдим итә идек.
Венера Вәлиева тәрҗемәсе исә Тукай шигыренең олы мәгънәсен дә, шигъри күркәмлеген дә бердәй чагылдыра.

Лишь за то, что словом в души свет вливаешь благотворный,
Вечный памятник поэту люди ставят рукотворный.
Мастерством с тобой сравниться — нет счастливее удела.
Твоя вера, твои взгляды — да мое ли это дело?
Но, быть может, верю тайно, мне придаст твой дар могучий
Этот сладостно желанный строй возвышенных созвучий.

Тәрҗемәченең кереш сүзен кат-кат укырга кирәк. Андагы тирән фикерләр һәм күрү төгәллеге бу шәхеснең киң мәгълүматка ия булуын да, аның хис һәм караш диапазонын да абайларга мөмкинлек бирә. Ул — аз сүзле. Димәк, ул сүз тәмен, сүз кадерен белә. Диапазон дигәннән, Тукайның фәлсәфи мәгънәле кыска шигырьләрен дә, «Шүрәле», «Су анасы», «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш», «Кәҗә белән Сарык», «Мияубикә» шикелле күләмле әсәрләрен дә бердәй көч һәм осталык белән тәрҗемә итүе шуны раслый.
«Шагыйрь» тәрҗемәсендәге көр рух, «Бәйрәм бүген» шигырендәге якты шатлык хисе, яки «Көзге җилләр»дәге ил хәсрәте, «Мәхәббәт» шигырендәге гүзәл ритм һәм рифмалар, бу олы хиснең фәлсәфи мәгънәсе, «Җәй көнендә»ге төгәл табигать күренешләре һәм психологик халәт, «Кошчык» шигырендәге кешелеклелек, азатлык кадере, «Нәсихәт» шигырендәге инсани идея һәм халыкчанлык Тукайның киң шигъри дөньясы хакында гына түгел, тәрҗемәченең үз шигъри палитрасының байлыгы хакында да сөйли.
Тәрҗемәләр арасындагы кайбер шигырьләрне бйшкарып чыгу өчен һич тә әсәр текстын гади төшенү генә җитми, бәлки Тукай шәхесен гомумән күп яклап һәм тирән аңлау да сорала. Мәсәлән, «Катиле нәфескә» («Самоубийце») шигыре белән эш шулай тора. Югыйсә Венера ханымның әлеге тәрҗемәсе мондый ук акыллы була алмас иде.

Но если бы не свел ты с жизнью счеты,
Святому делу посвятил заботы,
Тебе Господь готовил искупленье,
Ты поспешил содеять преступленье.
Сгноить в могиле тело мало толка.
Швырнувши шапку, не спастись от волка.
 
Тукайдагы фикер һәм мәгънәне тәрҗемәче тулы чагылдырган. Соңгы юллар Тукайда болай:

Газап китми кабердә тән черүдән:
Бүрек ташлап котылмыйлар бүредән!

Шунсына игътибар итми мөмкин түгел: дөнья күргән зирәк акыл иясеннән чыга торган сүзне егерме дүрт яшьлек егет әйткән.
Тукайның әхлакый-иҗади манифесты булган «Даһигә» («Гению»), яки гомеренең нәтиҗәсен җаныннан кичергән һәм үкенеч тулы, әмма саф вөҗданын гәүдәләндергән «Кыйтга» шигырьләре тәрҗемәсе рус укучысына Тукайның бөеклеген төшенергә ярдәм итәчәк.

Когда в глазах померк весь мир, и вечный мрак его объял,
Ты свет отправился искать, чтоб обрести свой идеал…
Но до сих пор я не пойму: за шаг последний до огня
Зачем назад ты посмотрел, что так могло отвлечь тебя?..

Бу шигырь татар укучысы өчен дә, рус укучысы өчен дә бүген бигрәк тә гыйбрәтле: алтын ялтыравына кызыгып, үзенең мәсләген югалту фаҗигасе бүгенге көндә еш очрый. Мондый гыйбрәтле кисәтүгә дөнья укучысы да һәрвакыт мохтаҗ.
Шигырьнең соңгы бәйте генә тәрҗемәдә чагылып җитмәгән:

Артка бакма, даһием, идеал һаман да алда ул;
Алга барганнарга тик табыла табылса — алла ул!

Тәрҗемәдә:

Но идеал — он впереди. Лишь тот его достигнуть мог.
Кто, не оглядываясь, шел к нему всегда. Он — это Бог.

Биредә шагыйрьнең кайнар катнашу дәрте, теләктәшлеге юкка чыккан. Аннары — шагыйрь булганга йомгак ясамый, даими ихтималны искәртә һәм каһарманы игътибарын киләчәккә юнәлтә. Бу яктан Сергей Иванов варианты кызыклы:

Назад, о мой гений, не гляди, впереди твой идеал.
Вперед идущим впереди тот бог воочью бы предстал.
 
Мондый өлешчә югалтулар ара-тирә кайбер бүтән тәрҗемәләрдә дә очрап куя. Мәсәлән, «Көзге җилләр»дә Тукайның масштабын һәм хәсрәт тирәнлеген чагылдыручы «ил җылый» төшенчәсе юкка чыккан. Бер җирдә: «Это по себе деревня плачет», икенче җирдә: «…и в страхе люди плачут». Юкса бу шигырь аерым дикъкатькә лаек. Бер заман Хатип ага Госман аны газәл калыбында Тукай ирешкән новаторлык казанышы дип бәяләгән иде. Ул бәягә нигез булып соңгы юл санала иде:

Җил — хәбәр ул: ач үлемнең куркусыннан ил җылый!

«Өзелгән өмид» («Разбитая надежда») шигыренең азагында да Тукайның көчле эмоциональ антитезага корылган метафорасы сүрелә төшкән:

Всех теплей и мягче камень, мама, на твоей могиле,
Самой горькою слезою омочу его обильно.

Тукайда:
Бар күңелләрдән җылы, йошмак синең кабрең ташы,—
Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы!

«Хөрмәтле Хөсәен ядкяре» («Светлой памяти Хусаина»), «Кыйтга», «Буран» шигырьләре аеруча оста тәрҗемәләрдән саналырга хаклы. Бигрәк тә беренчесендә Тукай рухы, аның философлыгы һәм ачынулы гыйбрәт ясавы талантлы һәм төгәл бирелгән.

Да разве можем мы при жизни достойным должное воздать.
Пока, чтоб с нами объясниться, бедняга просто не умрет?!

Ә «Бер мән» («Некто») тәрҗемәсен укыгач, тәрҗемә турында уйламыйча, гомумән Тукай турында уйлыйсың. Тәрҗемәдә шагыйрьнең җан диалектикасы, якты хисләр тантанасы нәкъ Тукайдагыча бирелгән. Шагыйрьдәге өмет өзелү, ышаныч югалту һәм җан газаплары аша якты уйларга килү, позитивның җиңүе драмасы тәрҗемәнең тәрҗемә икәнлеген оныттыра.
В. Вәлиеваның шигъри фикерләү палитрасының бай булуы Тукай даһилыгының ике сыйфатын: лирик эмоциональлекне һәм юмор нечкәлеге белән сатирик сарказмны бердәй талант белән чагылдыруда гәүдәләнә. Әле күздән кичереп үткән әсәрләр башлыча лирикага карый.
Менә сатирик сарказмны оста тәрҗемә итүнең бер үрнәге. Тукайның «Казан һәм Кабан арты» («Казань и Закабанье») шигырендә юлдан адашкан бичара кызларның гомерен харап итүче бер карчык шулай тасвирләнә:

Так немало попадало к той старухе на ночлег
Заплутавших дев, бесследно исчезали все, как снег.
Вечер — два они старухе чешут волосы, потом
Растирают спину, ноги, а она лежит при том.
Не гребенкам, граблями чешут старую каргу,
Для массажа будто лошадь запрягают ей в арбу.

Азакта шагыйрьнең тирән ачынуы яңгырый:

Там в навозе квохчут куры, слышно хрюканье свиньи,
Вот какому поруганью отдана звезда любви!

Тукай сатирасының иң көчле әсәре «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» тәрҗемәсендә шагыйрьнең сарказмы, наянлыгы, йөгерек шаян теле гаять тулы чагылыш тапкан.

Башлыйк әле сүзне Карахмәт илә,
Яд итәрләр, кем белә, рәхмәт илә.

Начнем-ка наше слово с Карахмета,
Спасибо скажут, может быть, за это.

Яки:

Хак Тәгалә нәрсә кыйлса ирке бар,
Урыс Микитиннең Казанда циркы бар.

Над нами воля Господа едина,
В Казани цирк уруса Никитина.

Тәрҗемәче рус укучысына XX йөз башы Казан татарларының сөйләм рәвешенә хас төсмер-колоритны бирә алган. Әйтик, «…цирк уруса Микитина». Бу үзе генә дә хәзерге укучыда елмаю уятырга сәләтле. Югыйсә «русского Никитина» дип тә булыр иде. Һәрхәлдә, элекке тәрҗемәләрдә шулай. Тукайның поэмадагы йөгерек теле, нечкә, фетнәле юморы тәрҗемәдә искиткеч тапкыр бирелгән. Кисекбашның күзеннән яшь агуын күргәч, Печән базары әһленең хәсрәткә төшүен тәрҗемәче нәкъ Тукайча шундый гыйбарәләрдә бирә:
 
В рыданиях лицо к земле приникло,
Гали — свечник заплакал. Все затихло.
И каждая душа скорбит живая:
Скажите, чья же голова такая?
Не выдержав, навзрыд рыдают души,
Рыдают на прилавках каляпуши.
Рыдают под ногами шкуры, кожи,
«Ах, бедный, бедный»,— причитают тоже.
Рыдают горы из мешков с мукою
И нищенка с протянутой рукою.
Старухи плачут, слезы, вытирая,
Ведь мусульмана голова — родная!

Тукай иҗатының халык шигърияте белән багланыштан туган гүзәл әсәрләре — «Шүрәле» белән «Су анасы» да төрле тәрҗемәләрдә яңгырады. Әмма Венера ханымның тәрҗемәсендә әлеге әсәрләр җырлап тора. Җыр сыман йөгерек ритм, гаҗәеп тигез агышлы шигъри тел Тукайның үзен хәтерләтә.

Есть деревня под Казанью, называется Кырлай,
Голосистых, чем в Кырлае, кур не знал мой отчий край.
Родом я не из Кырлая, но живал там в старину,
Бороню, бывало, землю и посею, и пожну.
Помню я, вокруг деревни черный лес стоял стеной,
Луг и поле, словно бархат, расстилались предо мной.
Велика ли деревенька? — Нет, совсем не велика.
Питьевой водою служит ей вода из родника.

Һәр татар укучысы колагында яңгыраган шушы кереш юллар оригиналның үзе кебек җырлап тора. «Су анасы» тәрҗемәсендә дә шундый ук җиңел укылышлы юллар коенып чыккан малайның киеренке халәтен, күренешнең җанлы сурәтен күз алдына бастыра.

Оглянулся раз — о ужас! — матерь водная за мной.
Потрясает кулаками и кричит: — Постой! Постой!..
Я бегу, она — за мною, от нее — за мной она,
Тишина кругом такая, хоть бы где душа одна.
Тем манером добежали до деревни с ней вдвоем,
Деревенские собаки вышли с воем на нее.
Гав! да гав! без остановки, не прогнать и не унять,
Матерь водная с испугу повернула к речке опять.
Вроде дело на поправку, говорю себе, пошло,
То-то, вредная старуха: с гребешком мне повезло!
 
 Шагыйрьнең аерым бер игътибарга лаек «Мияубикә» әсәре бар. Ул балалар өчен язылган. Әмма анда олылар өчен дә тирән гыйбрәтләр җитәрлек. Авторның нечкә психологик күзәтүләре аша гөнаһсыз һәм иркә җан иясе песи тормышы кешеләрдәге кебек борчу-мәшәкатьләр, гаделсезлектән, илтифатсызлыктан интегү, хуҗа тарафыннан рәнҗетелү, кыен күрү, ниһаять, бичараның дөнья куюы чын рәссамнарча оста һәм бөек гуманистларча кешелекле бирелгән. Чынлыкта «Мияубикә» шигыре булмаса, Тукайның сәнгатькәрлеге тулы булмас иде. Шагыйрь кешегә ышанып сыенган шушы йомшак җан иясенең эчке һәм тышкы дөньясын, драматик тормышын һәм фаҗигасен искиткеч юмарт күңел җылысы белән тасвирли. Әсәр турында шушындый шәрех һәм тәэсирләр әлеге тәрҗемәне укыгач туа. Моның чын Тукай шигыре булуына ышанасың.

Иногда случалось, если ты утащишь невзначай
Ты сумсу, кусок бялиша, и тебя гнала энкяй:
«Ах, негодница, воровка!» — со слезами я бежал:
«Мама, мама, только кошку, я прошу, не обижай!»
Пролетели наши годы, те деньки уж далеко.
Отличить врага от друга в этой жизни нелегко.
Пусть Аллах тебя пригреет и не даст тебе скучать,
В Судный день, мурлыча громко, выходи меня встречать.

Шул рәвешле Тукай тәрҗемәләреннән торган әлеге бәйләм бөек шагыйрь иҗатының үзенчәлекле сыйфатларын төрле яклап һәм тулы чагылдырган әсәрләрдән тупланган. Алар тәрҗемәче тарафыннан нечкә зәвекъ һәм тирән ярату белән сайланган. Һәм, ялгышмасам, бу — бер шагыйрь тәрҗемәсендәге беренче шундый китап. Аны әсәрдән әсәргә укып күнегәсең һәм шагыйрьнең шигъри дөньясы шундыйлыгына инанасың.
Рус укучысы бу китап аша бөек шагыйрь хакында бөтенлекле һәм дөресрәк төшенчә алачак. Руслар гына түгел, узган гасыр башының архаиграк телен авырсынган татар укучысы да үз шагыйренең бөеклегенә сокланачак.
Кыскасы, Венера Вәлиеваның бу китапка тупланган тәрҗемәләре укучылар дөньясын Тукайга, аны аңлау һәм асылын ачуга бик нык якынайта.

 

(Чыганак: Хисамов Н. Тукайны төшенү юлында. – Казан: ТаРИХ, 2003. – 80 б.)  



Комментарий язарга


*