XX йөз башындагы әдәби процессның тизләтелгән үсешендә аның бер чагылышы һәм шарты итеп Көнчыгыш-Көнбатыш синтезын саныйлар. Бу күренеш шул чор шигъриятенең барлык күренекле вәкилләрендә дә, иң беренче нәүбәттә Тукайда, Дәрдемәндтә һәм Сәгыйть Рәмиевтә күзәтелә.
Әмма синтез ике нигезнең дә бер тигез булуы дигән сүз түгел. Бу процесста Шәрекьтән килә торган традиция төп нигезне, үзәк чишмәне тәшкил итә. Күпгасырлык татар классик шигърияте дә шул ук мәдәни төргә, шул ук культура даирәсенә керә.
Тукайның тулысынча диярлек гарузга нигезләнгән шигърияте һәм ритмик сурәт, һәм шигъри фикерлекнең идея-фәлсәфи конструкциясе, һәм сурәтле-бизәкле гәүдәләнеше җәһәтеннән асылда Шәрекъ шигъри күренеше булып тора. Шәрекь шигъриятенең исә әйдәүче үзәк сыйфаты — традиционлык. XX йөз башы татар шигъриятенең шушы бөек вәкиле әлеге традицион җирлектә һәм система эчендә даһиларга хас новаторлык чалымнары ясый. Ул традицион шәркый сурәтләрне үзләренең сыналган һәм гадәти контекстында куллану белән бергә бөтенләй көтелмәгән, кайвакыт хәтта сәер тоелырлык мәгънәви багланышларга алып керә, үтә тәвәккәл сурәт хәрәкәте һәм борылышларын бирә.
Гасырлар дәвамында тотрыклы традицияләр өстенлек иткән шигъри системада сурәтләр саны бик күп булмый. Әмма таланты көчле булган бөек шагыйрьләр шул сурәтләрне виртуоз оста дәрәҗәсендә уйнаталар. Тукай шигъриятендә дә Шәрекътән килгән сурәтләр хисапсыз түгел. Аларның иң күбесе Мөселман Көнчыгышының дөньяга карашын, яшәүгә, әхлакка мөнәсәбәтен билгеләгән ислам дине төшенчәләреннән тора. Иң беренче урында, әлбәттә, илаһиятне гәүдәләндергән төшенчәләр: Алла, Коръән төшенчәләре кулланыла. Аннары — фәрештәләр, пәйгамбәрләр килә. Тормышның кызу казанында кайнаган, иҗтимагый һәм фикер көрәшенең үзәгендә хәрәкәт иткән шагыйрь өчен XX йөз башының трагик коллизияләрен йөрәге аша уздырганда, дини әдәбиятның негатив символлары — Иблис, шайтан сурәте калкып чыга. Алар үзләренең табигый контекстында кулланылу белән бергә, бөтенләй көтелмәгән, парадоксаль контекст та хасил итә. Менә Тукай лирикасының җитлегеп кристаллашкан дәвереннән бер үрнәк.
Туйса Иблис тормышыннан, яд итә оҗмахларын, —
Яд итәм, бизсәм үземнән, мин сабыйлык чакларын.
И күңелнең шаулап аккан чишмәдән сафрак чагы!
И гомернең нурланып үскән яшел яфрак чагы!..
Чәчмәгән җир күк-күңелнең һәр гүзәлгә бушлыгы,
Тик кояшны һәм табигатьне сөюдән хушлыгы!
Монда нәрсә нәрсәгә каршы куела? Тормыш авырлыклары, борчулар һәм гөнаһ баскан лирик каһарман шәхесе — аның ваемсыз, саф балачагына. Һәм шуңа параллель итеп шагыйрь гөнаһ вә вәсвәсә гәүдәләнеше Иблисне ала. Дөресрәге, шагыйрьнең, лирик каһарманның халәте шушы модель, шушы сурәт нигезендә ачыла. Моны XX йөз башы шагыйре генә эшли ала. Урта гасыр булса, дин һәм гавам аңында каһәрләнеп килгән бу зат белән үзен тиңләштергән өчен шагыйрьне кичермәсләр иде. Бу төшенчәләрне янәшә алуның җирлеген Тукай гуманизмыннан эзләргә кирәк. Ул әлеге затта, үзенең шул чордагы халәтенә хас фаҗигалелек, трагизм күрә. Үз-үзеннән тую, бизү мизгелләре аны саф балачагыннан, үткәннәреннән якты хатирә эзләп юануга этәрә. Баланың дөньяга мөнәсәбәтендәге сафлык, яктылыкка, шуны гәүдәләндергән сурәтләрнең нәфислегенә карагыз! Һәм шул халәтне фәлсәфи төшенү, шуның фәлсәфи сурәте нинди тирән!
Тукайның бала сурәтен күзаллавы, аның лирикасында бала һәм балачакның яктыртылуы — үзе бер зур тикшеренү темасы. Сез шигырьләрнең исемнәренә генә карагыз: «Бала оҗмахта», «Сагыныр вакытлар» һ.б.
Сабый төшенчәсен фикердән кичергәндә, Тукай кешелекнең иң бөек гуманистлары, нәфислектә иң камил сәнгатькәрләре югарылыгында эш итә.
Сабыйга эндәшеп язган «Таян аллага» шигырендәге шушы юллардан да өстен камиллек булырга мөмкинме икән?!
Пакь җаның һәм пакь тәнең — барлык вөҗүдең пакь синең;
Син фәрештә валчыгысың, йөзләрең ап-ак синең!
Әдәбиятка ислам аша кергән төшенчәләр шагыйрьнең мәхәббәт лирикасында киң урын ала. Мәсәлән, гашыйк кешенең сөеклесе каршындагы халәтен ул намазга оеган гыйбадәтче рәвешендә сынландыра. Әйтик, әле генә уен-көлке сөйләп утырган гашыйк каршына җанашы керә, һәм егет шундук җитдиләнә, үзгәрә:
Нишләсен, җанаш хозурында аңар лазем намаз;
Бер азан әйткәч, колак каккач, мөселман уйнамас.
Тукайның мәхәббәт шигырьләрендә сөеклесенең сурәте иң изге биеклеккә күтәрелә. Чагыштырулар да дини тәкъвәлек күзлегеннән гафу ителгесез күренерлек тәвәккәлләр. Шагыйрьнең бу өлкәдә кыюлыгы шул дәрәҗәгә барып җитә ки, ул Коръәндәге «ля шәркыя, ля гарбия» (Шәрекътә дә, Гаребтә дә юк) гыйбарәсен сөеклесенә мәдхия, дип шәрекли:
Күргәнең бармы әле Коръәндәге мәдхияңи?
Ул синең васфеңдә: «ля шәркыйя, ля гарбия», — ди!
Мәхәббәт — гомумән, Тукай өчен илаһи хис. Ул аның чыганакларын, урынын гел күктән эзли. «Йолдыз ул, күктән атылган җиргә Генрих Гейнечә», — ди «Мәхәббәт шәрхе» шигырендә. Әйе, Һенрих Һәйне шигъриятенең рухын, аңардагы «мәхәббәт шәрхен» Тукай дөрес төшенгән. Шагыйрьнең лирик сурәтләре, чагыштыру һәм метафораларының илаһи төшенчәләр даирәсеннән алынуы әлеге хискә әнә шушындый карашыннан килеп чыга. Аның яшьлек шигырьләре арасында «Дәрдемәнд дәгелмием?» дигән камил бер әсәре бар. Анда мондый юлларны укыйбыз:
Тәңре гыйшкында шәһадәт итсәләр дәр Гәрбәла,
Бән шәһидем дәр мәхәббәт, дәр бәлаем, нәйләем.
(Аллага гыйшык юлында Гәрбәладә шәһит булсалар,
Мин мәхәббәт, бәла юлында шәһитмен, — ди.)
Кәрбәла — Гыйрактагы бер шәһәр. Анда өмәвиләр кулыннан хәзрәте Галинең уллары — Мөхәммәт пәйгамбәрнең оныклары Хәсән-Хөсәен һәлак булалар. Шигыйләр анда хаҗга йөри. Тукай мәхәббәт юлында корбанга әзерлеген менә шушы шәһитләр язмышына һәм ихтыярына тиңли. Шул рәвешчә, ислам тарихы фактлары аның шигъри фикерләвендә югары әхлакый-эстетик кыйммәткә ия чагыштыруга, мәгълүм дәрәҗәдә шигъри оппозиция, антитеза элементына әверелә.
Тукайның шигъри фикерләү тирәнлеге даими ачыклауга, шәрехләүгә мохтаҗ. Без шулар аша гына аның даһилык колачын тулырак иңли алачакбыз. «Көзге җилләр»дәге гади искәрмә белән чикләнеп узыла торган шушы юлларга күз салыйк әле:
Тилмереп торса бу ачлар, безгә бәйрәмнән ни ямь?!
Мәркадендә чөнки Ибраһим вә Исмәгыйль җылый.
Тәүрат һәм Коръән аша Ибраһим вә Исмәгыйльнең пәйгамбәрләр булуын беләбез. Ләкин алар ни өчен «елый»? Чөнки сүз илдәге ачлык чорына туры килгән корбан гаете хакында бара. Бу бәйрәм — Ибраһим белән Исмәгыйльнең шатлык бәйрәме. Беренчесе үзенең аллага тугрылыгын улын корбан итеп раслау мәҗбүриятеннән, зарурлыгыннан котылган, икенчесе — исән калган. Һәм шушы вакыйга легенда күләмендә илаһияткә тугрылыкны ятимнәр һәм фәкыйрьләр хакында кайгыртып раслау дәверен башлап җибәрә. Корбан гаете — асылда шатлык бәйрәме, шәфкать, мәрхәмәт бәйрәме. 1911 елгы Идел буендагы ачлык бәйрәмнең әнә шул мәгънәсен юкка чыгара. Бәйрәмгә нигез салган пәйгамбәрләр шунлыктан елый. Даһи каләменнән чыккан гади генә ике юл ил һәм кешелек күләмендәге шушы тирән фаҗигане чагылдыра.
Шагыйрьнең мәхәббәт лирикасына караган кайбер әсәрләрендә Көнчыгышның легендар каһарманнары белән чагыштыру градация рәвешендә дини әдәбият персонажлары белән янәшәлектә алына, ул янәшәлекләр исә классик фарсы шигърияте стилендә сурәтле хәрәкәткә китерелә. «Бер рәсемгә» шигырендә, мәсәлән, ул болай:
И кояш! ямьсезлегеңнән син оялырсың, беләм,
Гәр чагыштырсаң йөзеңне син бу бит алмасына.
Күрсә яңлыш бу матур кызның фәкать рәсмен генә,
Шөбһәсез, селтәр кулын Мәҗнүн дә үз Ләйләсенә.
Булсайде оҗмах түрендә әүвәл үк рәсме моның,
Илтифат итмәс иде Адәм дә үз Хаувасына…
Күрсәйде Иблис ләгыйнь дә, кайда баш тартып йөрү!
Баш иярди сәҗдәгә, кайтып тагын Алласына.
Шушы сурәт-төшенчәләр шагыйрьнең хис-кичереш дөньясы киңлеген, аның күз күреме җитмәслек чикләрен сыза, абсолют дәрәҗәгә ирештерә. «Кулың» шигырендә ул кызның кулына карата: «Бер фәрештә күңледәй пакьтер кулың», — ди. Аның сафлыгын, гүзәллеген, камиллеген ул шушындый сәмави, изге төшенчәләр аша күрә. Мондый чагыштыру һәм парадокслар шагыйрьнең үз күңелен, аның чиксез киңлеген, сафлыгын, бөтенлеген төсмерләтә.
Тукай үтә нечкә хисләргә сугарылган мәхәббәт шигырьләрендә дә традицион гыйшык каһарманнары сурәтен үз чорының иҗтимагый-мәдәни төшенчәләренә үреп бирә. «Мәхәббәт» шигырендә аның шундый юллары бар:
Барча әхраре мәхәббәт миннән уңда, зан итәм, —
Кайда Фәрһад берлә Мәҗнүн! — мин аларның таңчысы!
Игътибар итегез: XX йөз башы татар җәмгыятендәге уңнар, суллар — ягъни радикаллар һәм соңгыларының Гаяз Исхакый катнашындагы «Таң» гәзите шушы нәфис мәхәббәт шигыре каһарманының нинди ашкынлык белән януын төсмерләтә. Әдәбиятның камил сурәтләре янына шагыйрь үз чорының кискен иҗтимагый агымнары һәм шуның иң күренекле гәүдәләнешләре булган затларны янәшә куя, шул үрелеш аша үз сурәтенең зурлыгын, хис кайнарлыгын шәйләтә.
Көнчыгыш шигъриятендә гасырлар дәвамында төрләндерелгән шаһлык-коллык нисбәтен шагыйрь сөеклесен олылау һәм гүзәл хатын-кыз дәрәҗәсен данлау өчен файдалана.
Һич хуҗалыкны кабул итмәм бөтен дөньяга мин,
Булмага мөмкин икән гыйшык, мәхәббәт ялчысы.
Шагыйрьнең кол булуын ул бары гүзәл кыз каршында гына аклый:
Һич килештермим синең төсле гүзәллек шаһына,
Ичмасам, бер хисле шагыйрь дә килеп кол булмаса.
Ләкин, гомумән, шагыйрьнең мохиткә, түбән дөньяга баш июен ул кискен кире кага.
(Чыганак: Хисамов Н. Тукайны төшенү юлында. – Казан: ТаРИХ, 2003. – 80 б.)