ТАТ РУС ENG

Исламов Рамил Тукайны Кытайда да укыйлар

2009 елда Казанда Габдулла Тукайның иҗади мирасын саклау һәм үстерү фонды төзелгән иде. Аның рәисе Риман Гыйлемханов, башкарма директорлары Гөлназ Галимҗанова, Рәмилә Газизуллина һәм әгъзасы Альбина Газизуллина шагыйребез турында яңа мәгълүмат туплау нияте белән былтыр август-сентябрь айларында Казахстандагы Җаек, Кустанай, Астана, Караганда, Алмата, Чимкент, Атакент, Кентау, Төркестан; Шенҗаң-Уйгыр автономияле районындагы (Кытай Халык Республикасы) Өремче, Чүгүчәк, Голҗа шәһәрләрендә булдылар. Алар әлеге сәфәрдән кызыклы материаллар алып кайтты. Биредә без укучыларны аларның кайберләре һәм башка чыганаклар белән таныштырабыз.
Хәзерге Шенҗаң-Уйгыр автономияле районында яшәүчеләрнең Г.Тукай иҗатын өйрәнүе барыннан да элек теге яки бу сәбәпләр аркасында ул тарафларга барып чыккан татар зыялылары белән бәйле. Мәсәлән, 1913 елда уйгыр эшкуары Мәхсүт Мөхиди (1885-1933) тарафыннан мөгаллим Хәйдәр Сайрани (1886-1944) ярдәмендә Торфан наһиясендәге Астана шәһәрендә беренче уйгыр дөньяви «Мәктәбе Мөхсүдия»не ача. Бу уку йортының 90 еллык бәйрәменә багышлап нәшер ителгән «Астана мәркизи башлангуч мәктәп» дигән махсус журналда (2003) язылганча, анда үз вакытында уку программасында Г.Тукайның «Туган тел» шигыре дә булган һәм ул шәкертләр тарафыннан яратып укылган. Дәлил өчен әсәрнең бу юллары да китерелә:
Әй туган тил, әй матур тил,
(Әткәм, әнкәмнең тили),
Дунияда күп нәрсә билдим,
Сән туган тил аркили.
Гоминдаңчылар режимы зинданында егерме дүрт яшендә һәлак ителгән уйгыр шагыйре Лотфулла Моталлиб (1922-1946) Голҗа шәһәрендәге татар мәктәбендә укыганда Г.Тукай әсәрләре белән якыннан таныша, соңыннан аларны үзенең әдәби эшчәнлегендә файдалана. Моңа мисал итеп аның «Шаир тогрисида мөвәшшәһ», «Ахырки сөз», балалар өчен язган «Бизниң Мәмәт» һәм башка шигырьләрен әйтергә мөмкин.
1946 елда Г.Тукайның тууына 60 ел тулу уңае белән Голҗа шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез тарафыннан шагыйрьнең юбилеен билгеләп үтү планлаштырыла. Әмма ул вакыттагы билгеле иҗтимагый-сәяси сәбәпләргә бәйле, әлеге чара 1947 елга күчерелә. Ул шәһәр уртасындагы «Урыс клубы» дип йөртелүче зур театрда уздырыла. Мәктәп укучысы буларак анда катнашкан Зифа Табиева (Сәфәргали) «Казан утлары» журналында (2007, № 5) бастырган үзенең истәлекләрендә бу хакта болай дип яза: «Тантаналы кичәне әткәем (Рәхим Сәфәргали (1904-1970) – Р.И.) 40 минутлык доклады белән ачып җибәрде. Аннан соң мин үзем «Тукай маршы» белән «Васыятем»не җырлаган идем, Зыя абзый Хәсәннең скрипкада уйнаганын хәтерлим. Мәктәп балалары Г.Тукайның балалар өчен язган шигырьләрен сөйләделәр, кечкенә күренешләр күрсәттеләр, мәсәлән, – «Эш беткәч, уйнарга ярый» (Миркасыйм Госманов малай ролендә иде), «Фатыйма белән Сандугач» (җырлаучылар: Зифа Сәфәргали – Фатыйма, Сәгъдия – сандугач), җырлы һәм биюле «Бала   белән күбәләк» – күбәләкләр биюе һәм башкалар. Татар оешмасыннан зурлар Г.Тукайның «Яңа ысулы кадимчеле белән «Шүрәле» поэмасын сәхнәләштереп, күп шигырьләрен дә сөйләгәннәр иде. Хәйрия максатыннан лотерея дә уйналган. Шулай итеп, бик зур концерт бирелгән иде».
Бу хакта янә Миркасыйм Госмановның (1934-2010) «Ябылмаган китап яки Чәчелгән орлыклар» (1996), Мөнир Ерзинның «Тропою предков» (2005) дигән китапларыннан да өстәмә мәгълүмат алырга мөмкин.
Әлеге мәдәни чараның тагын бер әһәмиятле ягы шунда ки, юбилейга 700 тираж белән «Г.Тукай, Сайланма шигырьләр» дигән җыентык та бастырылып таратыла. Аның төзүчесе Хәмит Төхфи (1922-1994), ә техник мөхәррире Ирекче Юнич (1923-1996) була. Яңартылган гарәп алфавитындагы уникаль бу китапның үзендә сакланган бердәнбер нөсхәсен уйгыр шагыйре Торсын Каһһари 1986 елда Г.Тукайның тууына йөз ел тулуга багышланган бәйрәм чараларында катнашырга Казанга килгәч университет китапханәсенә бүләк итә (кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә Т0121828 шифры астында саклана).
Китап X. Төхфинең «Г.Тукай» дигән кереш мәкаләсе белән ачыла. Анда шагыйрьнең кыскача тәрҗемәи хәле бәян ителә, иҗатының татар халкы өчен бибәһа кыйммәте ассызыклана. Аннан соң Г.Тукайның егерме ике шигыре урнаштырылган. Бу мәҗмуга, инде әйтелгәнчә, хәзергә билгеле бердәнбер нөсхә булуын истә тотып, андагы әсәрләрнең барысын да әйтеп үтү урынлы булыр. Алар: «Шагыйрь», «Әхлаксызлык», «Нәсихәт», «Алтынга каршы», «Сәрләүхәсез», «Милли моңнар», «Чын вә ялган», «Кыйтга», «Шекспирдан», «Толстой сүзләре», «Өзелгән өмид», «Сагыныр вакытлар», «Ваксынмыйм», «Тәләһһеф», «Теләнче», «Буран», «Туган җиремә», «Төлке һәм йөзем җимеше», «Васыятем», «Тәэссер», «Туган тел,» «Пар ат».
1987 елның декабрь аенда Өремче шәһәрендә Шенҗаң-Уйгыр автономияле районы татар җәмгыятенең беренче гыйльми җыены үткәрелә. Анда уйгырларның танылган шагыйре һәм галиме Рәхмәтулла Җари «Мәшһүр татар шагыйре Габдулла Тукай шигырьләренең кайбер үзенчәлекләре» дигән зур доклад белән чыгыш-ясый.. Аерым алганда ул шагыйрьнең гаруз системасында иҗат иткән әсәрләрен анализлый.
Әлеге мәдәни чарада катнашкан икенче уйгыр язучысы Абдерим Үткернең чыгышы исә «Уйгыр әдәбияты белән татар әдәбиятының үзара тәэсире турында» дип атала. Г.Тукай турында сүз алып барганда ул аның уйгыр шагыйре Абдухалыйк Уйгыр иҗатына тәэсирен «Безне урынсыз яманлыйлар» һәм «Бардур» дигән шигырьләрдәге конкрет мисаллар
белән исбатлый. Бу докладлар аерым брошюра рәвешендә бастырылган.
Әлеге җәмгыять 1998 елда «Габдулла Тукайның сайланма шигырьләре» дигән җыентык та бастырган. Анда шагыйрьнең тәрҗемәи хәле турында кыскача белешмәдән соң аның кырык сигез шигыре урнаштырылган. Алар арасында «Туган тел», «Туган җирем», «Пар ат», «Бәйрәм бүген», «Шагыйрь», «Бала белән күбәләк», «Фатыйма белән Сандугач» һәм башкалар бар. Җәмгыять шулай ук 2000 елдан «Җуңго татарлары» («Кытай татарлары») исемле махсус хәбәрләр тупламы да чыгара башлады. Аның беренче санында (66-67 битләр) Г. Тукайның «Дустларга бер сүз», «Иттифак хакында», «Үз-үземә» шигырьләре дә басылган.
Төбәктә хәзерге вакытта да Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белен кызыксыну дәвам итә. Әйтик, казах авторы Буланбай Дусҗан «Шенҗаң гезити»нең 1996 елгы 25 май санында «Татар әдәбиятының таң чулпаны» дигән мәкалә бастыра. Тукайның төрки халыклар өчен дә якын һәм кадерле булуын билгеләп, ул болай дип яза: «Бу көн татар халкы өчен генә куанычлы көн булып калмады, тоташ төрки телдәге халыклар өчен дә куанычлы көн булып, тугандаш халыклар шагыйрьнең 10ар еллык бәйрәм көннәрен искә төшереп, күркәм рәвештә билгеләп килә».
Язмада алга таба казах халкының бөек акыны Абай (1845-1904) белән Г. Тукай иҗаты арасындагы тематик һәм идея уртаклыклары булган моментларга да игътибар ителеп, кызыклы күзәтүләр ясала. Мәсәлән, иллюстратив материал буларак, Абайдан:
Йөрәгем минем кырык ямау,
Хыянәтчел дөньядан.
Кайтып имин калсын сау,
Кайтканнан соң һәр нәрсәдән –
дип уйланса.
Һәм Тукайның «Кыйтга» шигыреннән:
Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч – шул булды эш:
Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым –
дигән юллар китерелә. Мәкаләдә шулай ук Тукайның татар телен үстерүгә керткән өлеше дә югары бәяләнә.
«Элә гезити» дигән вакытлы басманың 2004 елгы 18 ноябрь санында милләттәшебез Гыйззетулла Хәсәнов «Татар халкының якты йолдызы Габдулла Тукай турында» дигән мәкалә бастыра. Язма авторы укучыларны Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыра. Шунысы кызыклы, ул үзенең фикерләрен шагыйрьнең әсәрләреннән өзекләр белән дәлилли.
Голҗа шәһәрендә яшәүче милләттәшебезнең бу мәкаләсе берникадәр үзгәреш-өстәмәләр белән «Шенҗаң гезити»нең 2008 елгы 31 октябрь санында тагын дөнья күрә.
Аның янә «Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай» дигән мәкаләсе «Элә кичлек гезити»нең 2006 елгы 13 декабрь санында басылып чыга. Ул, шагыйрьнең тәрҗемәи хәленнән кыскача хәбәр биреп, укучыларны Тукайның «Китап», «Театр», «Туган тел» шигырьләре белән таныштыра.
Г.Тукайның тууына 120 ел тулу уңаеннан «Болак» дигән журналның 2006 елгы 2нче санында «Абдулла Тукай шиирләриндин» дигән мәкалә дөнья күрә. Уйгыр классик әдәбияты һәм фольклоры буенча ике айга бер тапкыр чыгучы бу басмада башта Тукай турында кыскача мәгълүмат бирелә. Аннан соң аның егерме шигыре китерелә. Алар арасында, мәсәлән, «Киңәш», «Татар кызларына», «Шагыйрь», «Мәхәббәт», «Хатыннар хөррияте», «Мөнафыйкка» һәм башкалар бар. Кызганыч ки, әлеге материалны матбугатка әзерләүченең исеме күрсәтелмәгән.
Бу юбилей мөнәсәбәте белән «Тарым» журналының 2006 елгы 4нче санында Г.Тукай турында шулай ук кыскача белешмә белән шагыйрьнең өч, ягъни «Мәхәббәт», «Мәслихәт» һәм «Китап» дигән шигырьләре басылган. Аларны уйгыр теленә милләттәшебез Рәгънә Акмуллина тәрҗемә иткән, ә җаваплы мөхәррире Һөзрәтәли Әхәт.
«Элә балалар гезити»нең 2007 елгы 16 апрель санында Тукайга тулы бер бит багышланган. Анда шагыйрьнең фотосы һәм «Эш беткәч уйнарга ярый», «Эш», «Эшкә өндәү», «Ай белән кояш», «Карлыгач» дигән шигырьләре урын алган. Үз вакытында казах шагыйре Җакан Сыздыков (1901-1978) тарафыннан тәрҗемә ителгән бу әсәрләрне матбугатка Гыйззәтулла Хәсәнов әзерләгән.
Айга бер тапкыр нәшер ителүче «Әдәби тәрҗемәләр» дигән журналның 2007 елгы 11нче санында Г.Тукайның «Исемдә калганнар» автобиографик әсәре «Ядымда калганнар» исеме белән дөнья күрә. Язманың соңында китерелгән мәгълүматтан аңлашылуынча, аны уйгыр теленә Рәгънә Акмуллина тәрҗемә иткән, ә матбугатка Кадыйр Рахман әзерләгән.
Мәгълүм ки, элекке буын күп кенә казах шагыйрьләре Г.Тукайны үзләренең остазлары дип саныйлар иде. Биредә аларның барысын да билгеләп үтү мөмкинлеге булмау сәбәпле, игътибарны кайберләренә генә юнәлтү белән чикләндек. Мәсәлән, Солтан-Мәхмүт Торайгыров (1893-1920) «Досыма хат», «Кәк өгiз», «Туган елiме», «Түрмыска», «Эне, мiне», «Шал алган кыз», «Түсiмде күрген аянышты хал», «Арыстан мен тышкан», Сабит Дөнентаев (1894-1933) «Үлтшылдарга» дигән шигырьләрен Г.Тукайның «Милләтчеләргә», «Дустларга бер сүз», «Күк сыер», «Туган илемә», «Тормыш», «Әнә-менә», «Алданган татар кызына», «Төш», «Сөткә төшкән тычкан» шигырьләре үрнәгендә язганнар.
Билгеле булганча, казах шагыйрьләре тарафыннан Г.Тукайга багышлап поэмалар, шигырьләр дә иҗат ителгән, чәчмә әсәрләрдә аның образы гәүдәләндерелгән. Әдәбият галиме Бөркет Исхаков (1924-1991) язганча, «Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укып йөргән бер казах шәкерте 1913 елда, шагыйрь вафат булгач, түбәндәге шигырьне иҗат итә:
Татарда шагыйрь үтте булды Тукай дигән,
Ятим булып яшь көе булган шәхес,
Ярты ишан, надан суфый, бай-сәүдәгәр
Шигырен укыганда шаккаткан.
Җанын фида кылырга әзер булып,
Халыкның, юксылларның гамен җыйган.
Һәр сүзе гәүһәр таштай ялтыраган,
Әй, гаҗәп, шагыйрь иде уе тирән.
Бу уңайдан янә Әсәт Найманбаевның (1867-1923) «Габдулла Тукай турында», Җакан Сыздыковның «Габдолла Токайга», «Токай – Карабалыкта» «Токай зиратында», Тәкен Әлимкуловның (1918-1987) «Габдолла Токай», Габбас Жомабаевның (1924-1980) «Тукай җыйган хәрефләр», Изтай Мәмбетовның (1929-1974) «Беренче Тукай», Сабит Мокановның (1900-1973) «Гомер мәктәбе» дигән әсәрләрен һәм башкаларны әйтергә мөмкин.
Әлеге күркәм традиция казах кардәшләребез арасында хәзерге вакытта да бәрәкәтле дәвам иттерелүе белән игътибарга һәм ихтирамга лаек. Мәсәлән, талантлы яшь каләм ияләреннән берсе Нурбулат Абдыкадыйр «Элә кiше» гәзитенең 2004 елгы 1 март санында үзенең иҗат үрнәкләре белән бергә «Габдулла Тукай турында ода» дигән шигырен дә бастырган. Аерым алганда, анда шундый юллар бар:
Габдулла Тукай булып җырлаган дип әйтәме,
Урман белән дала, тау-ана;
Ягымлы ишетелгән җырларың кайвакыт,
Һавада яңгырап тора.
………………………………….
Уртак Габдулла Тукай булып калдың
Төрки телдәшнең барына.
Билгеле булганча, Шенҗаң-Уйгыр автономияле районында хәят кичерүче милләттәшләребез җәмгыятенең 1987 елның декабрь аенда беренче җыелышы булды. Анда катнашкан танылган уйгыр әдибе Абдуреһим Үткер «Уйгыр әдәбияти белән татар әдәбиятиниң үзара тәэсире тогрисида» дигән доклад ясый. Аерым алганда, Г.Тукай иҗатының уйгыр каләм ияләренә булган тәэсирен татар шагыйренең «Безне урынсыз яманлыйлар» диген шигыре белән мәгърифәтче Абдухалыйк Уйгырның «Бардур» шигыре мисалында исбатлый:
Янә йорт файдасына җыйналу шулай мөшкел,
Әгәр бер җирдә бәйрәм булса, шунда барганыбыз бардыр.
Күпчелекнең файдасын йөз елда һич төшенмибез,
Зыян кылырга булса, гаҗәп, өстеннән хәбәр биргәнебез бардыр.
Бер-берсе яхшылык кылса, аны искә алу юк,
Җае туры килсә, кимчелекләрен тапканыбыз бардыр.
Дөрес булмаган дустыбызда бер гаеп ачыкланса,
Яшермичә, бергә унны катыштырганыбыз бардыр.
Бабалар шөһрәтен, гайрәтен һич сагынмасбыз,
Гафләт кылып, наданлыкта күз йомып арттырып әйткәнебез бардыр.
Начарлыкта бездән өстен һәм юктыр,
Хәйләкәр шомлык белән төрле-төрле ялганыбыз бардыр.
Көнләшеп һәм үзе башкара алмаслык булса,
Эшлим дип бил баглаганнарга ун мең төрле яла якканыбыз бардыр.
Шулай итеп, Шенҗаң-Уйгыр автономияле районында элек дөнья күргән һәм хәзерге вакытта нәшер ителүче китапларда, вакытлы матбугат битләрендә Г.Тукай турындагы мәгълүматка багышланган зур булмаган әлеге күзәтүнең нәтиҗәләре киләчәктә шагыйребезнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүдә әһәмиятле өстәмә чыганакларның берсе булырга мөмкин.


Рамил Исламов – филология фәннәре докторы, Ф.Кәрим исемендәге премия лауреаты (Казан)

(Чыганак: Кызыл таң, 2011, 19 апрель)


 

Комментарий язарга


*