ТАТ РУС ENG

Касыймов Ринат Соңгы фоторәсем


Шулай килеп чыкты ки, миңа татар ошагыйре Сибгат Хәкимнең (1911-1986) иң соңгы фоторәсемен ясарга туры килде…
Берничә ел рәттән Татарстан буенча оештырылган фотоконкурсларда җиңеп чыккач, миндә Сибгат аганы фотога төшерү теләге туды. Бу турыда аның үзе белән дә сөйләштем. Ул риза булды. Фотопавильонда кайчан очрашырга икәнен дә билгеләдек. Ләкин ул, авыру сәбәпле, билгеләнгән көндә килә алмады. Бу берничә тапкыр шулай кабатланды. 1986 елның кыш айлары иде бу. Сибгат ага кыш буе авырып чыкты. Мин аны өенә килеп тә фотога төшерә ала идем. Ләкин аның сурәтен павильонда төшереп, әйбәт итеп ясыйсым килгән иде. Чөнки павильонда моның өчен бөтен уңайлыклар да бар: яктылыкны да дөрес көйләп, форманы да үзең теләгәнчә килештереп була. Күрәсең, язмыш алай кушмагандыр…
Яз килде. 26 апрель — бөек Тукаебызның тууына йөз ел тулган көн җитте. Кояшлы матур көн иде ул. Фотоаппаратымны асып, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янына — Тукай бәйрәме булачак мәйданга ашыктым. Мин килгәндә тантана башланмаган иде әле. Тукай һәйкәле янында Сибгат ага да басып тора. Аның белән торучы Туфан Миңнуллин Сибгат агага каяндыр урындык алып чыгып бирде. Карт шагыйрь урындык та сорамады шикелле, аның карашы бәйрәмгә дип җыйналучы халыкны күзли иде. Шушы көнне — Тукайның йөз еллыгын күрә алуына сөенә кебек иде. Әйткәнемчә, көне дә гаҗәп — кояш балкып тора. Ул вафат булганнан соң миндә: Тукайның йөз еллыгын көтү Сибгат аганың гомерен аз булса да озайткандыр дигән уй туды. Ул көнне күрмичә Сибгат ага якты дөньядан китмәскә тиеш булгандыр сыман тоелды миңа. Бәйрәм белән котлау өчен сүзне иң беренче Сибгат агага бирделәр. Ул, туктый-туктый, сабыр гына сөйләде. Хәле кыен иде аның, әмма күңелендәге бәйрәм хисе ул кыенлыкны җиңеп чыга алды булса кирәк. Күз карашы, сүзләренең агышы бәйрәм, бәйрәм дия иде сыман. Мин аны фотога шунда ук төшерә башладым. Бәйрәм тәмамлангач, аны балалар сырып алды. Барысының да Сибгат аганың автографын аласы килә иде. Балалар арасында елмаеп автограф биргән фотосы да саклана миндә. Сибгат ага балалардан аерылгач, исәнләшеп, бәйрәм белән котладым. Шуннан соң без шагыйрьнең өенә таба юл алдык. Сибгат аганың торган җире Ирек мәйданы янында гына икән. Ленин һәйкәле артындагы эскәмияләргә утырып ял итеп алганда мин аны туганнары белән, хатыны Мөршидә апа белән төсле пленкага төшереп алдым. Сибгат ага бер җиңү яулаган кебек иде ул көнне. Миңа гына шулай тоелган булуы да ихтимал… Дүртенче катка күтәрелгәндә без бераз алданрак мендек, чөнки Сибгат агага туктап-туктап хәл алырга туры килде. Өйгә кергәч, аны туганнары арасына утыртып, истәлек фотосы төшердем. Аннан соң без Сибгат аганың эш бүлмәсенә кердек. Сибгат ага эш өстәле янындагы урындыкка килеп утырды. Елмаеп минем фотоаппарат әзерләгәнемне күзәтеп торды. Фотографка, портрет төшергәндә, һәрвакытта да кешенең күз карашын, баш торышын, кулларын дөрес куеп утыруына ирешү мәслихәт. Фотоаппаратны әзерләгәч, Сибгат аганы дөрес итеп утыртырга ниятләгән идем, гаҗәпләнеп тукталып калдым. Аның үз утыруы миңа шул хәтле ошады һәм мин аның үзгәрешсез утыруын гына сорадым. Объектив аша Сибгат аганың күзләренә карагач, тагы бер кат гаҗәпләнүем исемдә калган; 75 яшьлек шагыйрьнең йөзендә картлык сизелсә дә, аның күзләре яшь егетләрнеке сыман шаян, очкынлы, нурлы иде. Гомеренең соңгы, көннәренә кадәр шигырьләр, поэмалар иҗат итә алган шайгырьнең күңеле яшь калуына тагын бер кат ышандым. Ул вакытта шушы фоторәсем Сибгат аганың исән чагындагы иң соңгы фотосы булыр дип башыма да кереп чыкмады, билгеле. Күп тә узмады, ул авырып больницага керде. Фотога төшергәннән соң ике ай узгач, Сибгат аганың йөрәге тибүдән туктады.
Зур шагыйрьләр үзләренең үлемнәрен алдан сизгәннәр. Бу А.С.Пушкин белән дә, М.Ю.Лермонтов белән дә шулай булган. Гомумән, чын шагыйрьләргә һәрвакытта да алдан күрүчәнлек — әүлиялек, пәйгамбәрлек сыйфатлары хас икәне билгеле нәрсә. Сибгат ага да үзенең үлемен алдан сизгәндер. Мин моңа аның соңгы портретын яңадан кулга алгач кына төшендем, гаҗәпләнеп, аптырап калдым. Портретка карасагыз сез дә аны аңларсыз дип беләм. Сибгат аганың карашы, уйлары каядыр еракка төбәлгән, соклангыч матур куллары хәлсезләнгән аккош канатларыдай салынып төшкән. Шагыйрь гүя бөтен торышы белән безгә үзенең соңгы көннәре, сәгатьләре җиткәнен искәртә кебек. Ләкин шул ук вакытта ул үлемне горур рәвештә, курыкмый каршылый да белә. Сез аның гәүдә, баш торышына гына карагыз. Ул төз һәм горур. Бу һич кенә дә үлем белән килешкән, үлемнән курыккан кешенең гәүдәсе түгел, фәкать  кулларының салынып торуы гына үлемнең якын икәнлеген, котылгысыз бер нәрсә икәнлеген сөйли.
Фотографиядә иң катлаулы жанрларның берсе булып портрет жанры санала. Фотопортретлар художниклар эшләгән күләмле (объемный) портретлардан күп очракта калышалар. Фотографиядә кешенең йөзен дөрес, сәнгатьчә итеп эшләү өчен фотографтан, кешенең үзенә генә хас сыйфатларын тотып ала белүдән тыш, яктылык белән дөрес эш итү дә сорала. Шулай булмаган очракта, ягъни яктылык белән дөрес эш итмәгәндә, кешенең йөзе бер генә яссылыкта чыга. Бу инде кешенең тулы портреты түгел. Мин ышанам, Сибгат ага турында күп истәлекләр язылыр, һәр кеше аның хакында үзе белгәнчә язар, сөйләр һәм, шулай итеп, безнең күз алдыбызга шагыйрьнең тулы портреты килеп басар. Әгәр дә мин бу язган истәлегем белән Сибгат аганың портретына кечкенә генә өстәмә кертә алсам, үземне бәхетле санар идем.


(Чыганак: Таныш өянкеләр: Сибгат Хәким турында истәлекләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997)



 

Комментарий язарга


*