Татар тарихында эз калдырган, татар аңын, рухын иң мөкәммәл аңлап, аңа үзенең яшәеше, иҗаты белән иң зур йогынты ясаган бөек Тукайның тууына 120 ел тула. Бу олуг юбилейга мөнәсәбәтле рәвештә татар яшәгән һәр төбәктә узган гасырның соңгы унъеллыгында кабат уяна башлаган милли үзаңыбызны тагын да җанландыру, яшәтү өчен Тукай шәхесеннән файдалану, аның үрнәген шушы изге эшкә җигү омтылышы шактый көчәйде. Әлбәттә, бу эштә төп таяныч һәм кулланма – ул китап.
Татарстан китап нәшрияте шуны яхшы аңлаган хәлдә әлеге юбилей уңаеннан дистәдән артык җыентык бастырып чыгуны үзмаксат итеп куйды. Юбилей уңаеннан чыгарылачак басмаларның бер өлеше Тукайның үз әсәрләре булса, икенчеләре – аның иҗат һәм тормыш юлын чагылдыручы китаплар, өченчеләре исә – дөнья халыклары вәкилләренең, күренекле шәхесләрнең Тукайга бәйле фикерләрен, аңа бәяләмә биргән һәм мәдхия укыган язмаларын һәм әсәрләрен туплаган җыентыклар.
Тукай әсәрләре әледән-әле – аның юбилейлары уңаеннан да, юбилейлар арасындагы елларда да, китап булып, дөнья күреп тора.
Әсәрләрнең тулы басамасы соңгы тапкыр Татарстан китап нәшриятында моннан 130 ел элек, шагыйрьнең тууына 90 ел тулганда чыккан иде. Әлбәттә, шул басмадан соң җәмгыятьтә булган тамырдан борылыш – Тукай шәхесенә дә, иҗатына да өр-яңадан анализ ясау, Тукайны өр-яңадан өйрәнеп, дөрес күзлектән карап чыгарылган нәтиҗәләр буенча аның әсәрләренең яңа тулы басмасын нәшир итәргә хыяллансак та, безгә халкыбызны аның ике томлыгы белән генә канәгатьләнеп торырга мәҗбүр итәргә туры килде. Шөкер, томлыклар бүгенге полиграфия мөмкинлекләре нәтиҗәсендә бик матур, яхшы тышлыкта, бизәлгән, затлы басмалар булып укучы кулына барып иреште. Томлыклар Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре тарафыннан әзерләнде. Беренче томда шагыйрьнең ширьләре һәм поэмалары урын алды. Томны Нурмөхәммәт Хисамов белән белән Зөфәр Мөхәммәтшин төзеде. Искәрмәләр һәм аңлатмаларны Марсель Әхмәтҗанов әзерләде.
Икенче томда исә әдипнең мәкаләләре, истәлекләре һәм хатлары туплап бирелде. Бу томны Эльмера Галимҗанова, Заһир Шәйхелисламов һәм Зөфәр Рәмиевләр төзеде. Искәрмәләрне һәм аңлатмаларны Зөфәр Рәмиев әзерләде. Томлыкларны төзү эшенә җитәкчелек иткән Нурмөхәммәт Хисамов үзенең “Шигърияттә Тукай феномены” дигән кереш мәкаләсенә даһи Тукай шәхесенә һәм шигъриятенә заман күзлегеннән карап бәя бирергә омтылыш ясап: “Күтәргән фәлсәфи – инсани фикерләре белән дә, сәнгатьчә оста, нәфис һәм көтелмәгән ачышлары белән дә; традицияләрне үзендә туплап чагылдыруы белән дә, милли шигърне яңа баскычка күтәргән новаторлыгы белән дә даһи шагыйрь ул Тукай”, — дигән бәяләмә ясый һәм шуны төрле дәлилләрдә күрсәтеп бирә.
Без шулай ук быел Тукай әсәрләренең урыс теленә иң яхшы тәрҗемәләрен дә аерым җыентык итеп туплап урыс укучысына тәкъдим итүне дә мөһим дип таптык. Бу эшне нәшрият редакторы Гәүһәр Хәсәнова һәм шагыйрь Сергей малышев башкарып чыктылар. Рәссам-полиграфист Шамил Насыров ул шигырьләрне китап укучылары өчен кызыклы булырдай рәсемнәр, иллюстрацияләр, фотолар белән бизәде. Басма шулай ук татар укучысы өчен дә кызыклы булыр һәм бай мәгълүмат бирер дигән фикердә торабыз.
Болардан тыш, без шулай ук Тукайның татарларда иң зур балалар шагыйре булуын да күрсәтергә тырыштык. Аның иң популяр биш әкиятен — “Шүрәле”, “Су анасы”, “Кәҗә белән сарык хикәясе”, “Алтын әтәч”, “Япон хикәясе” дигән поэмаларын рәссам Нияз Хаҗиәхмәтов ясаган рәсемнәр белән бизәп, балалар өчен аерым китап итеп тәкъдим иттек.
“Шүрәле” — Г.Тукайның иң күренекле әсәрләренең берсе. Халык әкиятләрендә ат урлап, аңа атланып тәмам эштән чыгарганчы төне буе чаптырып йөргән тискәре дә, шул ук вакытта кызганыч та булган бу затны Тукай үзе дә бик яраткан һәм еш кына ул аны үзенең дистәләгән тәхәллүсләренең берсе итеп файдаланган, күп кенә әсәрләренең һәм мәкалә-язмаларының азагына “Шүрәле” дип имза тамгалаган. Аның бу әкият-поэмасы дөнья халыкларының бик күп телләренә тәрҗемә ителгән. Нәшрият башта “Шүрәле”нең татар, башкорт, урыс, төрек, инглиз һәм немец телләренә тәрҗемәләрен бергә туплап аерым китап итеп бастырып чыгарырга ниятләгән иде. Эшли һәм эзләнә торгач аның тагын гарәп, фарсы, француз, венгр, таҗик, уйгур, кытай, казакъ, үзбәк телләренә тәрҗемәләре табылды. Бу эшне галимә Флора Әхмәтова-Урманче башкарып чыкты. Шулай итеп нәшрият әдәбият сөючеләргә зур бүләк әзерләде — “Шүрәле”не 15 телдә бастырып чыгарды. Китапны бизәү өчен әкиятнең төрле елларда чыккан басмаларына төрле рәссамнар тарафыннан ясалган рәсемнәр файдаланады.
Тукай, аның образлары бик күп авторларны, шулай ук рәсем һәм музыка сәнгате вәкилләрен иҗатка рухландыра. Аның әсәрләре буенча балет, җырлар һәм инструменталь әсәрләр, рәсемнәр һәм картиналар, скульптура әсәрләре иҗат ителгән. Татарстан китап нәшрияте 1978 һәм 1986 елларда шагырьнең тормыш һәм иҗат юлын фотосурәтләрдә, рәсем-картиналарда чагылдырган альбомнар бастырып чыгарган иде. Соңгы альбом чыкканда да 20 ел вакыт узган. Бу еллар эчендә шагыйрь турында мәгълүмат-карашларны баетырдай яңа әсәрләр иҗат ителгән, фоторәсемнәр һәм кулъязмалар табылган. Татарстан китап нәшрияте менә шуларны кабат барлап һәм туплап яңа альбом чыгаруны үз өстенә алды һәм бу вазифаны моннан егерме ел элек чыккан альбомны төзүче Зөфәр Бәшировка тапшырды. Ул исә бу эшне зур җаваплылык белән, җиренә җиткереп башкарып чыкты.
Моннан тыш, халкыбызның мәшһүр улларыннан берсе, күренекле рәссам Бакый Урманче иҗатында бөек Тукайның роле хакында сөйләүче “Бакый Урманче һәм Тукай” дигән китап шулай ук китап сөючеләр дә, әдәбият һәм рәсем сәнгате белән кызыксынучылар өчен дә файдалы булыр дип уйлыйбыз. Тукай темасы Б.Урманче иҗатында төп урынның берсен били. Тукай һәм Б.Урманче язмышлары охшаш та, төрле лә. Алар икесе дә 19 гасырда туганнар. Тукай кыска, михнәтле гомер кичергән, үзе исән ук киң танылу алган шәхес. Б.Урманче шулай ук авыр, катлаулы тормыш юлы үткән, үзенең абруен татып яшәгән, ләкин шактый ук озын гомер кичергән кеше. Тукай һәм Урманче үзара таныш булмыйлар. Яшь араларындагы 11 ел һәм яшьли – 27 яшендә үк дөньядан киткән Тукай һәм әле ул чакта 14 кенә яшенә җиткән үсмер Урманче өчен эш-гамәлләрдә уртаклыклар, бергәлекләр булуы һич мөмкин түгел Ләкин ул Тукайны күреп калган кеше — “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләре белән бергә “Амур” кунакханәсенең чәйханәсендә үтә торган әдәби ахшамнарга килә торган була. Соңгы тапкыр исә ул аны үлгәч, соңгы юлга озатканда күреп кала, аның җәсәде каршында басып дога укый, аның йөз-кыяфәтен күңеленә сеңдереп кала һәм күп еллар үткәч, шул истәлекләрен яңартып, Тукайга багышланган скульптур әсәрләрен һәм рәсем-картиналарын иҗат итә. Бакый Урманченың җәмәгате, галимә Флора Әхмәтова-Урманче әзерләгән әлеге китап нәкъ менә шушы ике бөек шәхеснең рухи уртаклыгы хакында сөйли.
Әйе, Габдулла Тукайның тәрҗемәи хәле һәм иҗади мирасы яхшы өйрәнелгән. Ләкин без аны башлыча иҗтимагый мәсьәләләрне үзәккә куеп иҗат иткән әдип сыйфатында да беләбез. Аның чын мәгънәсендә милли шагыйрь булуын соңгы ун-унбиш елда гына сөйли һәм өйрәнә башладык. Хәтта аның “Туган тел” шигырендәге соңгы строфасын да бездән яшереп килгән булганнар. Ә инде Тукайның мәхәббәт шигырьләре, аның Зәйтүнә Мәүлүдовага карата мәхәббәт хисләре тәэсирендә туган әсәрләре әлегә кадәр аерым өйрәнелгәне юк иде. Башкортстанда яшәүче Мирсәй Гариф исемле каләмдәшебез бөек шагыйрь лирикасының нәкъ менә үзенчәлекле өлешенә өлешенә тукталып укыр өчен өчен дә, Тукайның тәрҗемәи хәлен тасвирлау ягыннан да шактый ук кызык хезмәт язган. Татарстан китап нәшрияте бу хезмәтне “Мәңгелек мәхәббәт : Тукай һәм Зәйтүнә мәхәббәте” дигән исемдә аерым китап итеп бастырып чыгарды.
XX гасыр – октябрь икыйлабына хәтле Русия территориясендә яшәгән күп халыклар, шул исәптән татарлар өчен дә, тоташ мөһаҗирлек гасыры. Һәртөрле сәяси кысуларга түзә алмаган меңнәрчә милләттәшебез үз туган җирен ташлап чит илләргә күчеп мәҗбүр булды. Шул дәһшәтле гасырның барлык фаҗигаләрен үз иңнәрендә кичергән һәм үз кыйбласыннан йөз чөермәгән милләттәшләребезне бер төенгә, бер йодрыкка туплаган шәхес – ул Тукай булды. Үз ватанында Тукайны революционер яки вак буржуаз шагыйрь итеп күрсәтергә маташкан чакларда да мөһаҗирлектәге татарлар өчен чын милли шагыйрь булып калды. Бу хакта чит ил матбугатында басылган йөзләрчә мәкалә-язмаларны укып та ышанырга була. Туган туфрагыннан, рухи мирасыннан аерылган милләт вәкилләрен, телиләрме-теләмиләрме, вакытлар узу белән ватаннарыннан читтә, башка халыклар арасында йотыларга, югалырга мәҗбүр. Тукай шәхесенә, иҗатына мөрәҗәгать итү мөһаҗирлектәге милләттәшләребезне әнә шулай юкка чыгудан саклап килде.
Татарстан китап нәшрияте чит ил матбугатында дөнья күргән әлеге язмаларны туплап үз укучыларына, Тукай белән кызыксынучы һәр кешегә файдалы бер кулланма булырлык җыентык тәкъдим итә. Зөфәр Мөхәммәтшин төзегән бу басма “Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай” дип атала.
Һәм, ниһаять, нәшрият бөек Тукайга сүздән коелгант һәйкәл булырдай гаять кыйммәтле һәм кызыклы басма белән үз укучыларын сөендерде. Ул – дөнья халыклары вәкилләренең Тукай шәхесе, иҗаты турында фикерләреннән сөземтәләр тупламасы. Алар төрел гәзит-журналларда, аерым җыентыкларда басылган язмалардан, фәнни конференциялардә, юбилей тантаналарында сөйләнә, нотыклардан, Татарстан радиосында ясалган чыгышлардан алынган. Китапны “Татарстан” радиосының әдәби-драматик тапшырулар мөхәррире, шагыйрь Рөстәм Акъегет әзерләде. Мөхәррире – Талия Шакирова.
Кыскасы, Татарстан китап нәшрияте Тукай белән кызыксынучылар өчен аның һәм тәрҗемәи хәле, һәм иҗаты белән бәле дистәдән артык җыентык әзерләп бастырып чыкты. Тукай иҗаты гаять киң һәм күпкырлы. Тукай темасы әле бу китаплар белән генә чикләнми. Ул һәрдаим өйрәнүне, объектив дөрес бәяләүне сорый. Без әле Тукаебыз турында яңа эзләнүләр, хезмәтләр, китаплар көтәбез.
(Чыганак: Мәдәни җомга, 2006, № 508, 21 апрель)