Тукай дуэльдә һәлак булды…
Үз кендеген үзе кискән үксез Габдуллага дөнья-мохит белән бик яшьли конфликтка керергә туры килә. «Каләм хөкем йөртүче җир йөзендә…» «кабахәт вә кара көч»ләр белән кабергә сөрелгәнче көрәшергә кирәклеген ул дәһшәтле коралны беренче тапкыр кулына алган чакта ук аңлаган. (Яшен уты чәчеп торучы каләменнән шагыйрь үләренә ике көн калгач кына аерылырга мәҗбүр булган.)
Бу тормыш кем белән туктар талаштан? —
Сугыш син һич тә армас-туктамастан.
Синең төсле берәү ул: бергә-бер сез,
Көрәшкәнне җиңалмый ул каберсез.
Балачактан туп-туры көрәшкә!.. Соңыннан политик оппозиция дәрәҗәсенә күтәреләсе «туры Тукайлык» шәхес күңелендә кайчан очкынлана башлый? Кушлавыч авылының могътәбәр кешесе Ситдикъка кул сузмавының сәбәбен «Исереккә сәлам бирмә, Ул бирсә һәм син алма», дип аңлаткандамы? (Бу чакта Габдуллага сигез яшь була.) Шактый яшәү сутын суырган кара диндарлыкка, дини фанатизмга ул беренче кискен мөнәсәбәтен кайчан белдерә? Гасырның ислахчы шәкертләре сафына баскачмы? Намазлыкны алдына бәйләп, савыт-саба югандамы?..
«Читен тормыш!— капиталга чукынмасаң…» Шагыйрьне дуэльдә һәлак иткән тирән иҗтимагый конфликтка керү кагылулы-сугылулы гомер юлының кайсы адымында башлана? Әтисен дүрт айлык чакта ук югалткан Габдулланы, бер кибән арыш биреп, Шәрифә карчыкка асрамага калдыргандамы? «Җан Габдуллам, якутым, гәүһәрем!» дия-дия, күкрәгенә кысып сөя торган газиз әнисе дөнья куйгач, бабасы Зиннәтулла хәзрәт, «Бу дөнья — газап, кайгы, изү йорты» кебек ачынулы сүзләр белән шигырь язгандамы яки ятим оныгын Сәгъди абзый алып киткәндә, «Бер дә бирмәс идем, дөньясы шул», дип өзгәләнгәндәме? «Асрарга бала бирәм, кем ала?!» Дөньяның бәһаләп бетергесез олуг затын Печән базарында әнә шулай кычкырып саткандамы?..
Җаекка китәр алдыннан «Яңа бистә әнисе» Габдуллага кәләпүш белән чалбар кидерә. Тагын башка әйберләр бирергә тели. Ерактагы якын туганнары турында уйлап хыялланган малай исә: «Кирәкми, берсе дә кирәкми, мин бай җиргә барам», дип кенә җибәрә. Җаекта Габдулла, әйе, байларча каршылана. Шагыйрьнең мәгълүм тәрҗемәи хәле дә, хәтерлисездер, «өйнең икенче катына» керү белән төгәлләнә. Әмма бай җизнәсенен күңеленә сыймаган малайны «мәхәббәт сакчысы» түбәнге өйгә, хезмәтчеләр янына сөрә, һәм ул соңыннан «ашсыз-сусыз, утсыз-шәмсез тар җирләрдә» — мәдрәсәдә торып укырга мәҗбүр була. Самодержавиегә карата беренче нәфрәт утын, бәлки, менә шундый кичерешләр кабызып җибәргәндер?! «Эксплуататорларны дошман күрә торган уйчан, тыйнак, интеллигентный татарин»ның (А. Гладышев) күңелендә «биш фәкыйрь кешене бер бай этенә алмаштырыр вакытлар»ның эзе— «печать проклятия» иртәрәк тә уела башлагандыр.
…Яңа бистә. Бай урыс йорты. Базардан асрамага бала алып кайткан Мөхәммәтвәли белән Газизә дә шушы йортның хезмәтчеләргә билгеләнгән ниндидер кысан почмагында җан асрап яталар. Хуҗалары акчадан башканы танымый. Ата карун. Җәен варенье әзерләгән вакытларда ул Габдулланы кайнатманың күбеге (!) белән сыйлый. «Саран байлар йөк-йөк алтын төягән ишәкләрнең салам ашап торганнарына охшыйдыр». (Хәзрәти Тукай дәрәҗәсен» күтәрелгәч, ул аларга шундый бәя бирер.) Степан бай кайчак болдырга чыгып утыра. Көмеш акчалары арасыннан бер тиенлекләрне сайлап ала да аларны бала башы зурлыгындагы йонлач йодрыгына кыса. Аннары ишек алдында уйнап йөрүче балаларга ымлый: булдыра алсагыз, янәсе каерып ачыгыз. Менә биш-алты яшьләр чамасындагы чандыр Габдулла какча куллары белән зур корсаклы Степан байның чытырдатып йомылган йодрыгын кыяр-кыймас кына ачмак була. Бераз тырмашканнан соң малайга каяндыр үҗәтлек көче иңә. Тешләр кысыла. Борын очына тир бәреп чыга. Ачыла гына башлаган бармаклар арасыннан, ниһаять, бер тиенлек бакыр болдыр баскычына килеп төшә. Хәзер инде эшләп тапкан акчага кызыл билле прәннек алырга да мөмкин…
Варенье күбеге, йодрыктан тамган бер тиенлек… Тукайга фани дөнья рәхәтлекләренең, хаким сыйныф йөзгән бал-майның күбеге генә эләкте. Социаль гаделсезлеккә корылган капитал коллыгы «бәхетсез милләтнең бәхетсез угылы, бәхетсез почмакның әсир былбылы»на сәламәтлекне дә, гомерне дә тамызып кына бирде. Канлы күз-яшь белән язылган әсәрләр өчен бирелгән каләм хакының талау чыганагына әйләнгәнлеген әйтеп тә торасы юктыр. «Алар (ач күзле нәширләр.— 3. М.) миңа тынычлык бирмәделәр: «Син бу язганыңны безгә бир, фәлән нашир сиңа аз биргән, ул вөҗдансыз!» — дип хөкем итә шагыйрь каләме. — Менә шулар мине тәмам ваксыттылар, изделәр…»
Кыз бүлмәсе ишеге төбендә торган балаларга көмеш урынына бакыр төреп бирүче мут кияүләр искә төшә. Дөнья рәхәтлекләренә ирештерүче «ишек бавы» хакимнәрнең, үзләре өчен шактый очсызга төшкән. Акчага сират күперен дә кичмәкче, хур да кочмакчы адәмнәр… «Минем һәр минутым бөтен дөнья бәһасенә тора», дип белдергән шагыйрьгә исә көнне көнгә ялгарлык бакыр гына, яисә күнә суына манылган бер тиенлек егерме тиен сурәтендә төреп бирелгән. «Ләкин расход күп. Укырга кирәк, һәртөрле китаплар алырга, номерга, керләргә, ашарга, киемгә — һәммәсенә акча кирәк». Өченче яшен тутырганда ук бер кибән арыш хакына асрамага бирелгән муллакә Апушка гомере буена алып сату корбаны булып калырга язган. Зуп-зур Тукай булгач та, һәрбер нәрсәгә коммерция күзлегеннән караучы эшкуарлар даирәсе талантны ваклап-күпләп сатуын дәвам иттергән. «Үлемнең әүвәлге станциясе» булган шифаханәгә дә шагыйрь айга 150 сум хак түләү шарты белән генә кертелгән.
Бик нык торам үз хакымны теләүдә мин,
Һәнүз шул ук хокук көен көйләүдә мин;
Бала чактук тиберченгән, тик тормаган
Әнкәй бәйләп куйган тыгыз биләүдә мин.
Шагыйрь белән җәмгыять арасындагы килешүсез конфликт менә кайчан өлгерә башлый, һәм тора-бара шушы мөнәсәбәт тагын да киеренкерәк төс ала. «Ялкынлы протестант, катгый гаепләүче, бөек тәнкыйтьче» буларак, яңаны бөтен кискенлеге белән искегә каршы куярлык көч таба шагыйрь. «Тугъры әйтергә яраганда, кинаяләргә сыгыну нәрсәгә?» дип санаучы Тукайның һәрбер әсәре патша самодержавиесенең каһәрләнгән деспотизмын гаепләү карары булып яңгырый. Шагыйрь һәртөрле кабахәтлекне гаепли, дөньяга кискен карашын белдерә:
«Безнең яшь гомеребезне бушка тәләф (әрәм.— 3. М.) иткәне өчен мәдрәсәсенә, бөтен шундагы схоластикасына ләгънәт укыйм… Имеш, безне дә мәгыйшәт берлән көрәшергә коралландырып чыгарганнар!».
Офтанам, ачуланам һәм каш җыерам дөньяга…
Син үзеңчә изге эш эшлим дигәндә халкыңа,
Әллә нинди былчырак баулар салалар гакълыңа:
— Бу заман — шундый заман, дип, бу вакыт — мондый вакыт,
Син үзеңне дөньяда безнеңчә йөрт, безнеңчә тот.
Мин сыялмыйм андый шартлар, фани дөнья вакытына,
Башны бөксәм — зур җинаятьтер олугъ җан хаккына.
Карашлар кискенләшә, конфликт зурая. Үзенә үзе һәр падишаһтан артык падишаһ була алган шагыйрь иҗтимагый чынбарлыкның барлык реакцион көчләре белән каршылыкка керә. Үзен кодрәтле көчкә ия гаскәр башлыгы итеп сизә. Дошманнарын анык чамалый: «Эчем-тышым Ишми вә игъванына (ярдәмчеләренә.— 3. М.) злоба белән тулды… Тирә-ягымны кайгы гаскәре чолгаган… Озайттылар миңа кул төрле мәлгунь көч, кара көчләр, Теләп сүндермәгә күңлемдә янган изге йолдызны… Төрле базарларда вә хәрчәүнәләрдә мисез башыннан пигамбәрлек сатучы төрле кешеләр… Нифакъ (икейөзлелек,— 3. М.) гаскәренең главнокомандующие… Бөтен инсан вә җир, күккә… Күңел башлый, котырган күк, һөҗүмгә… Шикләнмибез дошманнарның көченнән без, Бу көнге көн Гали, Рөстәмнәргә тиң без…»
Һәм гаскәр башы катгый боерык бирә:
— Кирәк җиргә атканда, патроннарны не жалеть!..
Шагыйрь иҗаты менә шундый көрәшчелеккә корылган. Рәт-рәт итеп тезелгән кодрәтле сүзләр гаскәре аша беркайчан да тынмаучы кайтаваз яңгырап тора: «…патроннарны не жалеть!» Тукай һөҗүмгә бара. Феодал-крепостнойлык кадимчеләренә, арка сөяксез либерализм тарафдарларына, бөек державачылык шовинистларына, буржуаз милләтчеләргә каршы… Туксан тугыз битлекле вак һәм эре дошманнар йөзендә шагыйрьне рухи дуэльгә китереп терәгән төп көндәш аермачык булып күренә: патша самодержавиесе! Революцион демократлык әләмен күтәргән Тукайның каршы якка карата белдерелгән шагыйранә ультиматумы да ап-ачык яңгырый: «…капиталның һәр хакыйкатькә пәрдә булып торуы бетмичә…»
Дөньяның күпме «угроза»сын, «розга»сын күргән Тукай авырлыкларны һәрчак горур рәвештә каршылый. «Тирә-якка утлар чәчәр бер вулкан» патша охранкасын чынлап шикләндерә башлый. «…Ачлык-падишаһ» кебек тыелулы (В. И. Ленин тарафыннан югары бәяләнгән!) хезмәтне татарчага тәрҗемә иткән унтугыз яшьлек шагыйрь соңыннан жандармерия кәгазьләрендә «хөкүмәткә һәм гомумән рус кешеләренә каршы», «илдәге иҗтимагый төзелешне җимерергә чакыручы» гыйсъянчылар төркеменә кертелә. Казан император университеты эшчесе Ә. Әхмәдуллин өен тентегәндә төзелгән тыелулы китаплар исемлеге, белгәнебезчә, Габдулла Тукаевның 4 нче дәфтәр булып чыккан шигырьләр җыентыгы белән башланып китә. Матбугат эшләре комитеты тарафыннан әлеге китапка арест салына. Тоткын рәвешендә кулга алынган китап… Шагыйрь соңгы сулышынача кызыл каралы цензорлар — «Вострог бар бит!» дип куркытучы самодержавие ялчылары белән көрәште. Шифаханәдән язылган соңгы хатын хәтерлисездер. Анда мондый җөмлә бар: «Толстой сүзләремнең бер-икесен цензор бозар кеби сизәм…»
Иске капиталистик җәмгыятьтән калган иң зур бәлаләрнең берсен В. И. Ленин китапның тормыш практикасыннан тулысынча аерылуында күрде. Әдәбият тарихында яшәп килгән стройга каршы чыгарга җөрьәт итмәгән, хаким сыйныфка каш җыерырга теләмәгән язучылар чынлап та байтак. Озын гомерләрен табигать хозурлыгында «натуралист» буларак үткәргәннәре дә очрый. «Ярты төш Мисалендә үтеп киткән» җиде-сигез еллык иҗат гомерен Тукай патриархаль-феодаль тәртипләрне гаепләүче хөкем карары булырлык әсәрләр язуга бирде. Биш томлык «дело»! Тормышны үзгәртүгә турыдан-туры юнәлдерелгән мондый китапларны тормыш практикасыннан аерып булмыйдыр. Тикмәгә генә аларга арест салынмый.
Иҗтимагый конфликттан килеп чыккан котылгысыз дуэль менә кайчан өлгерә!..
…1906 елның 1 октябре. Җаек. «Казан» кунакханәсендә оештырылган җыен укытучылар институты ачу мәсьәләсен тикшерә. Бәхәс кыза. «Руслар мәктәбенең тәһарәтханәсеннән дә шакшырак» борынгы мәдрәсәләр белән канәгатьләнергә теләүчеләргә Тукай кискен төстә каршы чыга, яңа туган угланны бер карыш озынлыгы тимер сандыкта үстереп булмавын аңлата…
Кара язмыш газиз әнисенә якут-гәүһәр саналган Апушны бер карыш озынлыгы әнә шундый тимер сандыкка көчләп сала. («Китмәсен күңелем очып, бастырып куй таш кына…») Әлеге тарлык аны һәрдаим кысты. Социаль гаделсезлек хакимиятенең тимер сандыгында ул үзен зуп-зур Тукай итеп үстерде. Бернинди сандыкларга сыймаучы иҗат хәзинәсе тудырды. «Баш исен дөнья сиңа», дип әйтә алырлык олуг шагыйрь булып кала алды!
Тимер сандык изде. Дөнья читлегендә йөрәк йодрыктай кысылды…
Читен хәл: гайрәтең җитсә — ерып чык,
Әгәр җитмәс исә — бет, шунда тончык!
«…Бу дөнья художниклар өчен түгел — дөнья аларга һәрвакыт кысан һәм җайсыз булды. Шуңа да аларның роле аеруча мактаулы һәм батырлыклары ихтирамга аеруча лаек…» Кабахәт деспотизмның коточкыч авыр шартларында үзе дә тормыш төбеннән күтәрелгән М. Горький бөтен дөнья художникларына кагылышлы әлеге ачы тәҗрибә сүзләрен Тукаебыз мисалында әйткән. Тукаебыз мисалында… Бик уйландыра торган очрак. Дөнья культурасы тарихының аяныч кагыйдәсенә «ятимлекләр, фәкыйрьлекләр, ачлыклар, авылдан авылга сатылып йөрүләр, рәхимсез татар байларында хезмәт итүләр, татар мәдрәсәсендә черүләр»дән өстен калган Тукай язмышы «үтә отышлы» мисал булып тора. Талантлар таҗы чәнечкеле. Чәнчүе җанны телгәли. Патша самодержавиесе шартларында бөек шагыйрь булу исә йөрәк итеннән өстәмә корбан бирүләр таләп иткән. Әлеге күңелсез кагыйдәнең, нәтиҗәсе, әйе, Тукаебызда аеруча ачык күренә.
Бар микән дөньяда миннән бәхетсезләр?
Хатыным, йортым юк,— ятам номерда…
Тарихның образлы телендә патша Россиясе халыклар төрмәсенә тиңләнә. «Имгәтеп ташлап савын, сау эшчеләр» сайлаучы Казанның «Болгар», «Свет», «Амур» кунакханәләрендәге бүлмәләр… Кайберсе ике урынлы каюта кадәр генә. Бөек хуҗасын соңгы гомер тукталышына озатып калган «Амур» бүлмәсе буйга җиде, иңгә нибары биш адым чамасы гына булган. Күзгә бернинди дә нур кундырмаучы ишегалдына караган ике тәрәзә. Тыштан саркып кергән һавадан тире, йон, нафталин, карболка, керосин, күсе исе аңкып тора. Язмыш гомере буе туңган шагыйрьгә кояшлы якны да кызганган…
Әллә нинди сәер уйлар килә. Бөек немец шагыйре Гёте гомер кичергән йортны бөек татар шагыйре Тукай яшәгән «апартамент» белән чагыштырып карыйм. Веймардагы мәгълүм йорт тулаем «Болгар» кунакханәсеннән дә зуррактыр! Шушы ике шагыйрьнең «фатир»ларын ничектер алмаштырып булса, әйтик, тимер сандыктай кысан кырыгынчы бүлмәдә Гёте яшәсә?! Хыялый уйларымны куып, аек акылыма кайтам. Язмышлар турында фикер йөрткәндә, коры рационалист булырга ярамыйдыр, һәркемнең үз язмышы. Кеше гүренә кеше керми. Әмма адәм баласы чагыштырудан тыела алмый. Көрәштәш дусты ирешкән бөеклек турында башлап уйланучы Ф. Әмирханның эчке ачынулы инану.белән әйтелгән сүзләре хәтергә .килә: «…Теләсәгез нинди халыкның теләсәгез нинди зур талантлы шагыйрен Тукай тормышы… эченә китереп куеп карагыз. Ул талант кысыр калырга мәхкүм булганын күрерсез».
Игезәк язмышлар булмый. Шулай да үзләрен бөеккә санаган кайбер талантларны Тукай тормышы эченә кертеп карыйсы килә. Тимер сандыкта зур булып кара!..
…Мещанкалар фатирында өйдәш булудан котылган шагыйрь «Свет» кунакханәсенең матур бүлмәсендә яши башлый. Җиһазы да җиһазы! Ишегенә энҗе кабырчыгы тезелгән шикелле. Патша йокларлык карават. Көзгесенә Клеопатраң кызыгыр. Мәрмәрдән коелган юынгыч. Әллә ничә тартмасы булган затлы язу өстәле. Паркет идәненә басарга тартынасың — күкрәк белән генә шуарлык… Әмма барысы да алдаучан матурлык булып чыга. Шагыйрь күселәр оясына эләккән! Комодтагы күмәчне генә түгел, хәтта шикәрне дә кимерәләр. Җитмәсә атланмай кисәгендә тырнак эзләре калдыралар. Тынычлыгын җуйган Тукай тәмам язудан туктала. Кандала да җәфалый, «һәр чәнчүендә бер кашык кан ала»… Күселәрне мәче булып куркытырга ниятләгән шагыйрь, эче тышка әйләндерелгән бүрек, мунчала койрыклы тун киеп, кимерүчеләр чыга торган тишек алдында мырауларга тотына: «…Мор-р-рау!.. Сез нигә минем локъмәмне (бер кабымымны.— 3. М.) ашыйсыз?..»
Уйлап чыгарылмаган әлеге трагикомедиядә, кинаяле искәртүләр белән беррәттән, шагыйрьнең «кичергәнне язуы» чагыла. Чыны уеныннан зуррак. Тукай шундыйрак шартларда яшәгән. Эчендәге маена чыдый алмаганнан түгел, нужа бабай мәҗбүр иткәнгә мыраулаган. Бәгырькәен төрле яклап кимергәннәр. Үз чорында «иң түбән түләү» алучы драматурглардан саналган А. Островскийның чагыштыра-чагыштыра уйландырырлык сүзләре искә төшә: «Минем хәлдә эшләү генә түгел, яшәве дә авыр». Царское селода яшәмәсә дә, Тукаебыз горурланып әйткән: «Күрмим үземне һич тә Пушкиннан түбән…» Алпавыт утарларын күрмәгән. Әмма үзен олы тоткан. Кулына каләм алган вакытта ук хәзрәти Толстойга охшарга тырышкан.
Хәтта яшүсмер чакта озын итәкле күлмәк өстеннән билбау бәйләп йөргән… (Алыптай әдипкә гомерлек мәхәббәте юктан гына барлыкка килмәгәндер.)
Шулай фараз итик: әгәр шагыйрь бүгенге Кырлай музеен кайтып күрсә?! Яңа бистәдә балаларча самимилек белән сокландырырга мәҗбүр иткән байлар «оҗмах»ын исенә төшермәсме әлеге йорт? Кем белә. Әмма… Талантларга хас «сәерлек»: Тукай мондый апартаментта, бәлки, яза алмаган булыр иде. Миллионер Акчуриннарга кунакка баруына Тукай тикмәгә генә үкенгәндәй итмәгәндер: «…Үземнең караватымны сагынып кайттым әле, безгә кул кешеләр түгел алар, әллә ничә горничный нянька шикелле ашаталар, нянька шикелле эчертәләр, нянька шикелле йоклаталар, үзең теләгәнчә йокларга ирек тә юк».
Җырлап торам, торган җирем тар булса да…
Фараз итүдән туктап, үҗәт фактка кайтыйк. Тукай өчен дөнья аеруча кысан булган. Шагыйрьне физик яктан да, социаль яктан да җайсызлык эзәрлекләгән. «Дөнья йөзе… җәһәннәмдер миңа…» Мондый сүзләр тиктомалдан гына әйтелми. Иҗтимагый аңны иҗтимагый яшәеш тудыра. Тукайны бөеклек дәрәҗәсенә күтәргән социаль конфликт халык улының иҗтимагый яшәешеннән башлана. Шагыйрьне бөек иткән каршылык… Менә шушы һәлакәтле антагонизм М. Гафурида хәтта куанычлы тойгы уяткан: «…аның бу дөньядан һәм дә үзенең мохитыннан разый булмавы миңа яхшы ук зур тәэсир бирде».
Җәмгыять белән «сүзләшергә» базмаган каләм ияләре дөньяны алай ук җәһәннәм сурәтендә күрмәгәннәрдер. Ә инкарь итү күзлегеннән караучыга яшәеш ал да гөл булмый шул. «Инсафым һәм вөҗданым дөньяны тәмуг ясый миңа…» Шагыйрьнең дөнья турындагы әлеге метафорасы, күрәсез, матурлык өчен генә уйлап чыгарылмаган. Барысы да шәхеснең үзеннән, күңелендәге «инкыйлабчылыктан киләдер. Җиңел юлдан барырга теләүче такмакчылар, әйе, революция давылы ярсыган чакта да хәтсез булган.
Андыйларга дөнья читлек булып тоелмый. (Карганы читлеккә япмыйлар.)
Дин хәзер — иске, аварга торгучы чергән дивар,
Аз гына, уйнап кына бармак белән төртсәң — авар.
Көрәшче шагыйрьнең котылгысыз һәлакәткә якынлашканда алдан күреп язган әлеге юллары (1912) революцион студентлар сходкасында катнашкан В. Ульяновның хөкем карарыдай яңгыраучы сүзләрен хәтердә яңарта. Беренче тапкыр кулга алынган чакта (1887) «Сез, егет, нәрсә, бунт күтәрәсез? Алдыгызда стена бит!» дип искәртүче полиция приставына «фетнәче егет» катгый төстә җавап кайтара: «Стенасын стена, ләкин черек стена, төрттең исә — ишелергә тора!»
Никадәрле аваздашлык!
Ишелергә торучы черегән иске дивар, дигәндә, шагыйрь динне генә күздә тотмагандыр. Төптә яткан яшерен мәгънә башка череклеккә дә ишарәли төсле. Шигырьнең дәвамын гына исегезгә төшерегез: «Билгеле, һәрбер агачлар да корырга башлыйлар, Былбыл урнына оя тоткач башында каргалар!..» Әлеге сүзләрдә хаким кыяфәтле цензор каләме иснәнерлек ишарә юкмы? (Образны берьяклы гына кабул итүчеләр «кызыл каралылар» арасында да булгандыр.)
«…Аварга торгучы чергән дивар… бармак белән төртсәң…» Аллегорик мәгънә төсмерләрен чагылдырган әлеге сүзләр көрәшче шагыйрьнең катгый таләбен янә искә төшерә: «…капиталның һәр хакыйкатькә пәрдә булып торуы бетмичә…»
Тукай хакыйкатьне томалап торучы менә шушы пәрдә-диварны җимереп ташлау өчен җәмгыятькә каршы чыкты.
Тукай шәхесе шул яктан да гаять уникаль: дөнья-мохит белән ул «рухан» гына түгел, «җисмән» дә конфликтка керде. Җаны белән дә, тәне белән дә… Бу рәвешле каршылыкны ничегрәк аңларга соң?
Калын китапка әверелгән төрле истәлекләрдә Тукайның салкынны шактый авыр кичерүе кайта-кайта телгә алына. Монысын бәхәссез дип уйларга ярыйдыр. (Алда мисалларга да сүз бирелер әле.) Шагыйрь үзе моны таныймы? Ничек кенә! Үзенең әсәре астына куелган бер имзаны искә төшерегез: Туңучы… Тиктомалдан алынган псевдониммы? Инде иҗатына килик. Исәпләүләр күрсәткәнчә, барлык тезмә һәм чәчмә әсәрләренең якынча сигездән бер өлешендә (!) салкынлык образы кулланылган. Алар хәтта хатларда да күп. Мәгънә йөкләнешләре ягыннан, әлбәттә, образларда төрлелек сизелә. Шигырь тукымасына бер җеп булып кергәне, ягъни гади метафора рәвешендәгесе дә бар. Бераз киңәйтелгәне дә очрый. Әсәр нигезен тәшкил итүче төп образ сыйфатында яшәеш алганы да байтак. «Кызык гыйшык», «Кышкы кич», «Буран», «Көтмәгәндә», «Суык», «Яз хәбәре», «Кышка бер сүз», «Яз галәмәтләре», «Мич башы кыйссасы», «Казанга кайтыш» кебек тезмә һәм чәчмә әсәрләрдә, мәсәлән, салкынлык образын шагыйрьнең яшәештәге күп төрле мәсьәләләргә мөнәсәбәтен чагылдырган үзәк фикердән берничек тә аерып булмый. Очраклылык күренешеме? Мондый хәл ничек аңлатыла?
Шагыйрь туңган, шунлыктандыр, кышны яратмаган. Дәлилләрме? Алар тулып ята. Җанындагысын ихлас рәвештә түкми-чәчми кәгазьгә төшергән Тукай кышка (суыкка) мөнәсәбәтен шигырьләрендә ачык итеп белдерә: «Яратырга ярый кышны, вәләкин зәмһәрире бар»; «Кит әле син, аксакал кыш!…»; «күңелсез кыш…»; «Мин әле аурыйм авылда, монда кайттым кыш көне… Туйдым инде хәстәлектән, яз көтәм, саулык көтәм»; «Язганым — кышның буранлы һәм караңгы уйлары»; «Үлеп торсам иде мин алты айдай…»; «суык абзаң миңа дошман әле»; «Җылылык юк җирдә»; «Гаҗиз булдым эчем-тышым туңганга мин»; «Бар хәятым салкыннан туңды җан, катты күңел; һәр ягында бар җиһанның зәмһәрирдән чик күрәм»…
Әлеге юллар язу карасы катарлык салкын бүлмәдә йөрәк каны белән язылгандыр төсле тоела. Шушы сүзләрне укып уйланганда, шагыйрь уфтануы ишетелгәндәй була: «Булса да күкрәк тулы ялкын гына…» Күкрәк тулы ялкын һәм җанны тындырмас суык… Ялкын белән суыкның Тукайда үзара каршылыкка керүе. Җиһан зәмһәрире белән һәлакәтле бәрелеш!.. Монысы кайчан башлана? Йөрәктә гыйсъян уты кабынгачмы? Әллә… Нибары ике яшь ярым чамасы вакытта, үксезлек ишеген ача алмыйча, ялангач аяклары бозга ябышып каткан чактамы? Җеназа күтәреп баручы агайлардан калмыйча, «Әнкәйне кайтарыңыз, әнкәйне бирегез!» дип, утырган балдай тыгыз кар өстеннән яланаяк йөгергәндәме?..
…Борынгы Грециядә яланаяк йөрү табыну чарасына әверелгән. Яланаяк ясалган бер адым гомергә өстәләчәк бер минутка тиңләнгән. Гомергә өстәлгән минут… Ачы суыкларда озак йөгергән Тукайның гомере нигә ярты төш шикелле кыска булган соң? Гомергә өстәлгән минут… Шагыйрь тарафыннан яулап алынган Мәңгелек, бәлки, әнә шундый кыйммәтле минутлардан торадыр?!
…Кырлай. Көзге салкыннар башланса да, Габдулла яланаяк йөри. Менә туңган аякларын балчыкка күмгән малай Сәгъдиләр бакчасында үрелә-сарыла бәрәңге чүпли. Бәла аяк астында йөри. Бәрәңге казучы аксак Саҗидә апасы, искәрмәстән, энесенең аягына тимер көрәк батыра… Яра шактый тирән булып чыга. Артык җылынып киткән Апуш, җәрәхәткә балчык сипкәләп, янәдән бәрәңге чүпләргә керешә…
Кара реакция җәрәхәтләрен кичергән Тукайның мәсхәрәле елмаю сүзләре хәтергә килә: «Эчеңә сәнәк белән төрткәндә, бер тамчы кан чыкмаслык булса…» Җәрәхәт Апушны җылыткан. Кан бәрабәренә табылган җылы…
Ятимханә булып тоелган дөнья Тукайны гомер буе туңдырган, йомшаклыгы ягыннан аерылып торучы «ятимнәр кышы» да аны җелеккә үтәр челлә төсле күшектергән. Сентябрьдә үк зарланган: «Җылылык юк җирдә…» Үзе туңган, үзе… Кешеләрне җылытырга ашыккан. Бернәрсәсен дә кызганмаган.
…Казакъ даласы. Дәвана җәйләве. Монда ир балалар алты-җиде яшькә хәтле бөтенләй ялангач йөри икән. Җаектагы иптәше белән сәяхәткә чыккан Габдулла биредә менә шундый сәеррәк күренешкә юлыга. Бала йоннары тырпаеп ала. Гаҗәпләнүгә кызгану кушыла. Малайлар, дөрес, туңмыйлардыр. Шулай да таныш булмаган игелекле егет, «Зурысына — күлмәк, кечесенә ыштан тегеп киерт», дип, казакъ хатынына сөлге белән тастымалын бирә…
«1910 елның кышында минем өстемә кияргә пальтом булмады, — дип искә ала артист К. Шамил, — шуңар күрә миңа күбесенчә номерда утырырга туры килә иде. Бервакыт Тукай мине коридорда очратып…:
— Суфлер туган, син һаман номерда утырып боегасың күрәм, әллә минем пальтомны киеп, …һава ясап керәсеңме? Мәшәкъкать димәсәң, шунда берьюлы минем йомышны да үтәрсең, — диде».
Суык төлке тунлы кешегә сәлам бирә, ертык тунлы кешенең куенына керә. Хактыр. Юксыллыкны ул танымаган. Зәмһәрирле кышкы челләдә мәдрәсәгә яланаяк йөрүче шәкертне дә ул зәһәр елан төсле йөрәгенә хәтле үткәзеп чаккандыр. Зиннәтулла хәзрәт җәйге эсседә дә, әнә, җылы киез катасыннан аерылмаган… Өчилегә «авырып ятарга» кайткан шагыйрь, ике дә уйламый, киез итеген яланаяклы шәкерткә кигезә. Тукай пальтосы, Тукай итеге… Алар безне һаман да җылытадыр төсле…
Кием-салым турында сүз барганда, шуны искәртеп узасы килә: салкынлыктан соңгы сулышынача иза чиксә дә, Тукай төлке туннар киеп йөрергә яратмаган. Киез итекне дә сирәк кигән. Замандашлары шагыйрьнең купшы бүректән йөрүен дә хәтерләмиләр. Ә менә 1911 елның кышында зәңгәр кырпулы студент фуражкасы киеп йөрүе хак. (Реакция елларында мондый баш киеме полициянең ачуын чыгарган.) Көзге кара суыкта туган ягына солдатка каралырга кайткан ыспай егеткә Саҗидә апасы йон бияләй белән киез итекне дә көчләп кенә кидертә. Унсигез көнлек кышкы юлга чыкканда да «бай җиргә» (Җаекка) баручы Апуш үзенә бирелгән тире чалбарны күпсенгәндәй итенә…
…Тукай җылыга туймый. Була шундый чаклар: арка терәрлек кайнар мич хуҗасына хәтта ярты дәүләтен бирергә риза. Әмма пар белән җылытыла торган «Амур»да андый ләззәт бирерлек мич берәү генә — юына торган бүлмәдә. Көндез анда кеше булмый. Шагыйрь рәхәтләнә. Күзләре йомыла. Татлы хыялга бирелә. Ана карынындагы җылыны оныта башлаган йөрәге эссе мич рәшәсендә эреп киткәндәй була!..
Суык җелегенә үткән чакта шагыйрь чишенмичә генә караватына менеп ята. Күшегүдән йомгакка әверелә. Болай да җыйнак гәүдәсе янә кечерәеп кала. Түзми: өстенә я юрган, я бишмәт, я казаки ябына. Ашны бүлмәсенә алдыра. Төнге сәгатьләрдә, звонок шалтыратып, чәй сорый. Кайчак кухня тәрәзәсенә башын тыгып, салкын су салып бирүләрен үтенә. Йөрәге янган Тукай йомышын кабатлап әйтә: кайнарын түгел, салкынын…
Менә шагыйрь яңа мөсафирханәгә күчә. Бүлмәсе матур күренә. Әмма тыштан ялтырау булып чыга. Миченә көнаралаш кына ягыла. Салкын, юеш. Тукай тәмам өметен җуя: «Ярабби! Монда да мине кыш көне очырмага элгән каз кеби катыралар!»
…Шагыйрь язгы Иделдә боз китүен карарга төшкәли. Уйлары дәрьядай актарыла. Суда кайнаган боз кисәкләрендә дулкын катып калган төсле. Юк! Ялкын телләре бозланып каткан…
Очырмага элгән каз кеби катыралар… Үзен-үзе «жизнерадостный кеше» итеп санаучы шагыйрь стиле белән әйткәндә, фабрикант Акчуриннарның көмеш чиләгендәге бозда утырган шампандай туңдыралар… Халыклар төрмәсендәге авыр шартлар аны «социальный авыру» тырнагына ташлады. Ятимлек салкыны гына җитмәгәнме?! Кагылу өстенә кагылу. Боларга әле кара реакция зәмһәрире дә өстәлә. Сәламәт кешеләрне туңдырган җәһәннәм салкыны. Түзеп кара! Шагыйрьнең үз сүзләре белән әйткәндә, «ачлык, салкын, ялангачлык — өчесе берьюлы һөҗүм иткәч, адәм түгел, дию дә чыдамас». Тукай түзгән. Югыйсә сынарга да мөмкин булгандыр…
Бервакыт шагыйрь гомерендә беренче мәртәбә табибкә күренә. Ямьсез диагноз куела. (Сөмсезлек күрсәтелә!) Тукай эчтән изгән уйларын К. Бәкер белән бүлешә: «Шул төнне мин җитмеш мәртәбә үземне үзем үтерергә уйладым… Көчем җитмәде… Ләкин үлмәгән белән дә сау калмадым. Өмет бетте, кан бозылды, кеше җылытырга түгел, үземне җылытырлык та кан калмады… Менә шуннан соң инде мин тәдриҗи сурәттә (акрынлап.—3. М.) үземне-үзем үтерү юлына ирештем…»
Язмыш хакимияте җаны-тәне белән каршы торучы шагыйрьне акрынлап үтерү юлын сайлаган. Озакка сузылган дуэль. Социаль авыру. Иҗат психологиясенә үтеп кергән туңуның әсәрләрдә социаль эчтәлекле метафораларда чагылуы. Йөрәкнең салкынга җавабы рәвешендә кабул ителә торган шигырьләр. Ялкынлы кайтавазлар… Боларның берсе дә очраклы түгелдер.
Организмда каршылыкка керүче салкынлык шагыйрьнең җелегенә генә үтеп калмаган, ә дөньяны иҗади танып белүдә шактый көчле тойгыга әверелгән, һаваның температура үзгәрешләренә бәйле образлар дөнья әдәбияты үрнәкләрендә сирәк-мирәк очраштыра. Болгар шагыйре П. Яворов (1877—1914) иҗатында, мәсәлән, мондый халәт чагылышлары шактый. Суыкны лирик буларак тою анда якты эмоцияләр тудыра. Тукайда — башкача! Үпкә авырулы шагыйрьнең табигый суыкны тоюы иҗатта ачлык, ялангачлык кебек бәхетсезлекләр белән янәшә йөрүче иҗтимагый салкынлыкка тоташа. «Суык абзаң миңа дошман әле…» Мондый образларның күпчелегендә конфликтка керү сизелә. Дөньяга кышта килгән (һәм киткән) Такташ иҗатында исә суык абзыйга бөтенләй башка мөнәсәбәт. «Бу дөньяның салкын кышында да кызык табыла «безнең юләргә»… Шагыйрь кышны үлеп яраткан! «Материалым: буран, давыл», дип юкка гына әйтмәгәндер Такташ.
Тукай иҗатындагы салкынлык образларының социаль асылына киңрәк тукталыйк. Шагыйрьнең «Буран»ын хәтерлисездер. Әсәрдә кинәт һаваны каплап алган карның хакимнәрчә котырынуы сурәтләнә. Рәхимсез буран күзне ачырмый. Йөзгә бәрә. Һәрбер кара нәрсә бүре булып шәйләнә. Куркыныч. Адаштыргыч буран котыра!..
Сукранам мин, кар арасыннан карый да ай көлә,
Мин фәкыйрь михнәттә — гүя чарлагыннан бай көлә!
Шигырь әнә шулай төгәлләнә. Күрәсездер: шагыйрь гадәти буранга да кара реакция суыгында күшеккән күңеле үтәли караган. Менә шушы үзенчәлекле кичереш ассоциацияләргә социаль эчтәлек биргән. (Әсәрнең язылу вакытына да игътибар итегез: 1912…) Туңучы үзенең тәэсирләрен контрастлык һәм аналогия алымнарына таянып белдерә. Котырган рәхимсез буранны без михнәт итеп аңлыйбыз. Әлеге михнәттә изелүче фәкыйрь җаннар исә рәхәтлектә йөзүче байларга каршы куела. Социаль эчтәлекле шундый антитеза «Суык» шигырендә дә аермачык сизелә.
…Байлар кигән тиен толып, төлке толып,
Үз фикренчә, Печән базар күрке булып;
Куллар сузу, ялангачлык, ертык җилән
Күренә аңар кызык булып, көлке булып.
Укуыбызны дәвам иттерик. Әмма кызык өчен шундый кыскарту ясыйк: моннан соңгы 32 юл төшеп калсын. Юллар арасында чәчеп бирелгән социаль конфликт шагыйрь күзаллаган кискенлеге белән ачылып китә:
Никтер кичә озак йөрдем урамда мин,
Гаҗиз булдым эчем-тышым туңганга мин;
Җылыныр өчен берәү белән сугышыйм, димен,
Юлда торып, кеше сайлыйм сугарга мин.
Күрдем шунда: берәү бара таза гына,
Өсте-башы чибәр генә, яңа гына;
Читкә генә карап барган чагы иде,
Мин «чалт!» итеп менеп төштем яңагына.
Номерының миченә яктырмаучы байга да шагыйрь үзенең көйдергеч мөнәсәбәтен белдерә:
Акчам янга калыр, ди ул, якмый торсам,
Барыбер бит җәһәннәмгә үзе утын!
Салкынлыкның ачлык, ялангачлык кебек афәтләргә тәңгәл килгән синомимик образ дәрәҗәсенә күтәрелүе хәтта башка милләт шагыйрьләреннән ирекле рәвештә тәрҗемә ителгән әсәрләрдә дә күзәтелә («Кышкы кич», «Кышка бер сүз», «Яз хәбәре» һ. б.) Очраклы сайланумы? Юктыр. Тукай аларга «күңелгә якын» булганнары өчен мөрәҗәгать иткән. Әлеге күренеш шагыйрь иҗатындагы салкынлык образларының рухи җирлеккә нигезләнүен, әдипнең күңел кичерешләре белән бәйле булуын тагын бер мәртәбә раслый.
Тәрҗемә үрнәкләренең бары тик берсенә генә — А. Плещеев шигырен файдаланып язылганына гына тукталыйк. Балалар кышкы кичтә әниләренең әкият сөйләгәнен тыңлап утыралар. Өйдә җылы. Рәхәт! Һәм шигырь соңыннан мондый яңгыраш ала:
Төшсен ләкин исегезгә кайсы вакыт:
Һәркемгә дә бирелмәгән мондый бәхет;
Ятим калган сабыйлар бар, бәхетсезләр,
Ата-анасы вафат, җирсез һәм йортсызлар.
Мондый кышкы кичтә сыгыныр урыннары
Аларның юк, өши бите, борыннары;
Үлми калса яхшы алар салкынлыктан,
Кайберсенең шуннан була үлемнәре…
Шунысы да уйландыра: салкынлык образларына «мәхәббәт»не чагылдырган мондый әсәрләр патша Россиясендә революцион хәрәкәтләрне бастыру политикасы хөкем сөргәндә, ягъни кара реакция елларында иҗат ителгән, һәрберсенең язылу вакыты шушы чорга туры килә. Шигъри аналогиянең социаль максатларны күздә тотып үткәрелүен тагын бер мәртәбә расларга ярдәм итә торган факт. Шагыйрьне үзенең әсәре астына «Туңучы» имзасын куярга, билгеле, шушы елларда көчәеп киткән авыруы да мәҗбүр иткәндер. Бик катлаулы хәл. Үзара бәйләнешле сәбәпләрне берьяклы аңлатырга ярамый. Әмма шунысы ачыла: монда очраклылык юктыр.
«Җылыныр өчен берәү белән сугышыйм, димен…» Көрәштән туймаган шагыйрь, әйтерсең, җылыныр өчен сугышкан. Авыруны «ясин берлән» егып булмыйдыр. Туңуы көчәйгән саен ул көрәш дәртен арттырган. Каршылыклар арасындагы яшенне йөрәге аркылы үткәргән. «Әллә тәмуг уты чыннан да шагыйрьнең күңелендәме?» Дошманын гыйсъян утында яндырган. Аяклары ятимлек бозында ябышып катканнан бирле туңучы шагыйрь царизм төрмәсе караңгылыгында гасырлар буена күшеккән халкын җылыткан. Кайнар йөрәге тынганчы!..
…Шәрык клубында үткәрелгән әдәби кичәләрнең берсендә Зәйтүнә атлы «фәрештә» Габдулла өстенә конфетти сибә. Менә шушы мизгелдә шагыйрь нинди халәт кичергән? Бөтен тәненә илаһи җылы йөгерткән тартынудан аяк астына карап торганда, бәлки, ике бистә арасындагы чирәмдә каз йоннары куып йөргән балачагын хәтерләгәндер?! Җирдәге һәртөрле аклыктан, гадәттә, күпмедер салкынлык бөркелә. Туган йортында үскән шомырт чәчәкләре кардай буран яугандагыча, шагыйрьнең өшүчән тәнендә бала йоннары калкып, куймадымы икән?! «Алтын ярым — салкын ярым…», «Мөкатдәс ялгызлыгым…» Гаҗәпкә калырлык! Тукай үзенең мәхәббәт тарихын да өшүчәнлек бәласенә китереп бәйли. Салкынлык образының мәгънәсе үзгәрә. Әлеге шигъри юлларда ул аеруча ачык чагыла.
Тирләп, эссе көндә койнырга теләп,
Бер кеше салкын су алды бер чиләк.
Өст-башын салган; вәләкин шикләнә
Су салырга тәнгә, чөнки чиркәнә.
Бер куя җиргә чиләкне, бер тота;
Нишләсен мискин — суык су куркыта.
Күп азаптан соңра гайрәткә килеп,
Суны җилкә аркылы читкә сибеп
Куйды да, — син нечкәләп бер баксана:—
«Әл дә тәнгә тимәде», — дип шатлана!
Мин моны яздым, бу — гыйшкым миследер:
Чөнки гыйшкым нәкъ минем шул төследер.
Каргаса — кыш, ярлыкаса — яз… Халкыбызның әлеге мәкале, әйтерсең, Тукайга атап чыгарылган. Шагыйрьнең русчадан тәрҗемә ителгән «Кышка бер сүз», «Яз хәбәре» әсәрләрендә кыш белән яз үзара мәңгелек тартыштагы капма-каршы көч рәвешендә сурәтләнә. Җиңеп килүче язның, әнә, «күбәләктән гаскәре» дә бар. Зарыгып көтелгән язның дөньяга килүе «рухына кышның «ясин» укылуны аңлата. «Яз якын»ның шатлыгыннан йөзгә чыккан елмаю…» Мондый тантана куанычыннан нишләргә белмәүче шагыйрь үзенең пальтосын ломбардка илтеп тапшырырга әзер!.. Кыш һәм яз. Шагыйрь йөрәгендәге гомерлек тартыш. Мәңгелек яздан аерылгысыз Тукайҗан. Язын ачыла торган яра…
…1911 ел, декабрь ахыры. Көн аралаш ягыла торган бүлмәдә таракан кебек күпме катарга була! Очырмага эленгән каздай туңганчы, «тәмуг кисәве» булу яхшырактыр. Утлы кисәү, ичмасам, өшүне белми. Еларлык хәлдә көлә алучы шагыйрь хәтерендә, әйтерсең, балачакта колакны ярып кергән сүзләр яңара: «Безне онытсаң, тәмуг кисәве булырсың…» Суык белән көрәшеп алҗыган Тукай, көч туплар өчен, туган ягына кайтып китә. Җылы эзләп…
Менә шагыйрьне алып кайткан ат Өчиледә бер йорт янына килеп туктый. Толыпка төренгән Габдулла, калкынып, чанадан төшмәкче була. Әмма хәлсезлек үзенекен итә. Абыйсы Кәбир белән җиңгәсе Рабига, култык астыннан күтәреп, кадерле кунакны өйгә алып керәләр. Ике яктан тотып… Яралы Тукай!.. Кара елгадагы дуэльдә царизмнан үлем ярасы алган Пушкинны да сөекле халкы менә шулай ике яктан күтәреп ала. Шулай мәңгелек чанасына илтә…
Авылда җылыга тиенә шагыйрь! Бөтен шартлар тудырылган — рәхәтләнеп авырырга була. Нараттан салынган кечкенә өй бирделәр үзенә. Сандык шикелле. (Кыса торган теге тимер сандык түгел!) Көненә ике ягыла, һавасы бик һәйбәт. Сентябрьдән бирле күргән салкынлык! михнәтләре рәхәтлектә инде акрынлап онытыла башлый. Күкҗү-тәл рөхсәт итсә, кәгазь кыштырдата аласың. Каләмеңне урлап чыкмыйлар. (Бөек булырга теләгән көнлекче мөтәшагыйрьләрдә Тукайдан урлап алынган каләм хәзер дә сакланадыр төсле.) Тиречеләр, итчеләр, извозчиклар, жуликлар белән катышмый, юлаучылар йортындагыча, идеалсыз, чиле-пешле яшьләрнең кереп-чыгып йөрүеннән алҗымый. Тырнак төбенә чыккан һәртөрле «эт тырнаклары» да әрнүле җанын борчымый, «тиз үләчәк кеше» итеп күрүчеләр даирәсе дә яралы йөрәгенә басмый, татар мөхәррирләренең «битен тимер кендекләр белән сыйпаучы» кадими зобанилар да кизәнми. Охранка да күзәтми…
…Шагыйрь мичтәге утын арасына ара-тирә салам учмалары ыргыта. Ут ялмап кына ала. «Самодержавие бетсен… Чиновниклар башларыннан муенса төзик!» дип җырлаган Иж-Буби шәкертләре, мәдрәсәгә погром ясау өчен җибәрелгән жандармнар отряды килеп җиткәнче, царизмның канын кыздырган китап, дәфтәр, кулъязмаларны да әнә шулай яндырганнардыр. Ялкынлы «Марсельеза»лар белән бергә, Тукай шигырьләре дә көлгә әйләнгән. Бу хәл бер ел элек була. Тәрәкъкыят паровозы миченә шигырьләре ягылуын, мөгаен, шагыйрь үзе нечкәләп белмичә дә калгандыр.
… Менмәмен мин, ходай кушса, мич башына,
Шигырьләрдән килер миңа кирәк җылы.
Пәйгамбәрчә әйтелгән сүзләргә дә тормыш төзәтмә кертәдер. «Менмәссең, аркаң туңса!» Шулай да була: мич башына менгәч, кырыс хакыйкать туа…
Беркөнне абыйсы белән Арчага барып кайтырга ниятли Габдулла. Фатирчы урыска төшәләр. Шулай самавыр янында гәпләшеп утырганда, аркасында «катырылган тараканнар» чабыша башлый. Эчкә кергән суыкны чәй дә чыгара алмый. Мич башына менәргә кала. Шушы урында сүзне шагыйрьнең үзенә бирик: «Менеп яттым. Минем тәндәге суык үзеннән көчлерәк эссе белән очрашканлыктан, миңа шундый рәхәт хасил булды… Әгәр бай булсам, бабайга аның мич башында яткан вакытымның минутына бер тәңкә бирер идем!..
— Әйе, шигырь башка да, дөньяны әйләндерүче чыгыр башка…»
Шагыйрь базарлы авылдан Өчилегә шундый хакыйкать алып кайткан. Салкыннан туңган чакта табылган хакыйкать…
Тәнендәге суык үзеннән көчлерәк эссе белән очрашканда, әйе, шагыйребез сөйләп кенә аңлата алмаслык рәхәтлек тойган. Өчиледә атна саен мунча кергәндә, Габдулланың башыннан нинди уйлар кичкән? Белсәң икән! Үзенең бер ел элек язылган шигырен, һичшиксез, исенә төшереп алгандыр шагыйрь: «Керләнә өст-өстенә рух, һич хозур вөҗданга юк; Ни сәбәптән җир йөзендә тәнгә — мунча, җанга—юк?!» Язылачак юллар да сызылып үткәндер: «Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым…» (Тиздән үзен Уфага алып китәчәк «Фултон» пароходының каютасын ул эченә сыймаган куанычыннан ләүкәле «сәйяр мунча»га охшатыр.) Шагыйрь, бәлки, соңгы тапкыр шулай рәхәтләнеп мунча кергәндер, һәлакәтле дуэль алдыннан…
…Петербург. «Ахирел-әмер, патша тора торган шәһәр». Кышкы сарайлы пайтәхет. Россияне өшеткән суык менә шуннан таралмыймы? «Столыпин бозлыгы»ның шуышуы биредән башланып китмәгәнме?.. Шушында икән җәһәннәм салкыны! «Апрель ахырлары җитсә дә, Петербургның суыгы — гыйнвар суыгы, сыросте — сырость иде». Ягылудан тукталган мичләрне дә яктырып карый шагыйрь. Камин челтәрен ялман дөрләгән ялкын бенгаль утыдай салкын булып тоела. (Шигырь утында шулай булса! Тфү-тфү!..) Аспиринны да авызына чәй кашыгы белән тутыра. «Щетка төсле тазарта да, туздыра да торган» әлеге дару хәтта тычкан уты хәтле дә җылы бирми күңелгә. Кабына бүре балалары төшерелгән «Гуй-ю» капсуллары да ярдәм итми. Өсте дә юка. Инглизчә тегелгән ыспай пальто йомшак суыкта гына өшетмидер. Башындагы немец эшләпәсе исә мунчада гына киеп чабынырлык. (Ул гомер буе шулай юка киенеп йөрде лә.) Ачы суыкта матәм көен уйнаучыларның трубалары да чүпрәк белән туңмаслык итеп җылытылган була… Байбикәләр кулындагы муфтага… кереп җылына алмыйсың. Үзеңнән үзең көлүдә тәнгә җылы иңдерми. Кан кайнап сызган чакта тәннең суык алуымы бу?! Шагыйрьнең өшегән тәне җылынмаса да, йөрәгендәге гысъян уты ялкынлана! Кан тамырлары бикфордтай яна! Ә шулай да…
Бар хәятым салкыннан туңды җан, катты күңел;
Һәр ягында бар җиһанның зәмһәрирдән чик күрәм.
Хәтәр бәрелешнең финалы якынлашып килә түгелме? «Бәхил бул, дуст! Мин һәм тиздән менәм дарга…» Бирегә пәйгамбәр кыяфәтле доктор А. Польнең күзләреннән үлем карарын укыр өчен генә килмәгәнме шагыйрь? «Туберкулезның соңгы дәвере, бер үпкәсе… череп беткән. Икенче үпкәсенең дә яртысы гына калган. Тын ала торган әгъзаларының дүрттән бере белән генә тын алып тора…» Тагын ун-унбер ашгап вакыт үткәч, дуэльдә үлем ярасы алган Пушкин шикелле, соңгы тукталышына җитеп егылыр Тукай. Шагыйрьгә үлем түшәге дә сатып кына бирелә!..
Үлемнең әүвәлге станциясе… Күңел кошын мәңгелеккә ирештерүче соңгы ишек. Ишекнең монысыннан сөрелми Тукай. Мәхәббәт сакчысы җәрәхәтле шагыйрьне түшәккә яткыза. Өчиледән үзе алып кайткан мендәрләргә… Аларның үлем түшәге буласын уйлап та карамагандыр җиңгәсе.
Тукайга үлем түшәге буласын!.. Әнкәсе туфрагындагы җылыны җыйган әлеге мендәрләр шагыйрьнең өшегән җанына вакытлыча сихәт иңдергәндер. Үлем газабын кичергәндә ул шуларга таянып торган. Тукайның җылысын сеңдергән мендәрләр… Кайда алар хәзер? Бүлмәсендәге көзгедәй урланганмы? «Кар булып җирдә очамы ушбу мендәр җоннары?..»
Менә шифаханәдәге авырулар янында йөрүче марҗа шагыйрьнең йөзенә чыккан салкын тирне сөртеп ала… Кабердә ятканда да онытылмаслык «ап-ак саф бер фәрештә» — изге җанлы Саҗидә апасы булсачы биредә! Бала чакта авырткан күзенә газаплый-газаплый шикәр салган имче карчык та дөнья белән бәхилләшкәндә ничектер якын булып китәр иде шикелле. Соңгы йотым суны кем салыр икән?..
Каләмен бер ала, бер куя шагыйрь. «Каләм — арслан кебек…» Кайда шундый чаклар! «Аң» журналы секретарена юлланган соңгы хаттагы сүзләргә вакыт галиҗәнаблары язу карасы кипкәнче үк символик мәгънә сала: «…бар кадәремне җибәрдем».
Тәрәзәдә кояш нурлары биешә. Күңел тышка тарта. Кайчандыр яз турында сызгаланган тасвирламалар өзек-өзек булып хәтердә яңара: «Карлар, бозлар эриләр… Кышның озынлыгыннан, салкынлыгыннан ялыккан кошлар… җанланалар… һәр җирдә тереклек, хәят, күңеллелек башлана». Яшәү хакында әйтелгән шундый фикере дә хәтердән яшен төсле чагылып үтә: «Кешенең гомере, күбесенчә, йөз елдан узмый…» Ә аңа әле егерме җиде дә юк!..
Гомер буе шагыйрьне үги күргән мәхәббәт сакчысы, «Мөбәрәк тәсбих…»тагы Толстой исемен алыштырып, баш очында мәгълүм нәсерне ясин рәвешендә укый: «Кояш, Тукай терелсә, дөньяга кыш буласы айларда да көлеп, шатланып кына карармын, салкыннар ясамам, ди…»
Дөнья салкынсыз булмый. Салкын сугышлар афәте дә бозлыктай шуышкалап тора. Әмма язга төбәлгән җир акрынлап җылына бара. Зәмһәрирле җиһаныбызны Тукайлар җылытыша. Камилләшеп җитмәгән дөньяда Тукай һаман көрәшә. Яз шикелле һөҗүмчән булырга чакыра, һәрбер яңа буынга искәртеп тора: «Без шушы зур илебезнең сакчысы һәм чын гражданины һәм бөтен мәгънәсе белән «ватан хезмәтчесе» булырга тиешбез».
Озакка сузылган газаплы дуэль. Тигезсез бәрелеш. Ничек көч тапкан!.. Колакта Ш. Әхмәровның шаһитлык сүзләре яңгырый: «Ул фәкать рух саулыгына, вөҗдан сафлыгына гына әһәмият бирә иде… Көннән-көн зәгыйфьләнә баруын илтифатка да алмый, һаман тырыша, һаман яза, үзенең рухани куәте илә кара көчкә каршы сугышуында дәвам итә иде».
Рух саулыгы… Тән сәламәтлегенә туймаган әлеге «зәгыйфь» зат менә шушы саекмас чыганактан куәт алган. Шагыйрь саулыгы — халык саулыгы. Рухани куәт шуннан килмиме? Халык авыруын үзенеке итеп тойган шагыйрь җәрәхәтләнүләрдән дә ниндидер дәртләндергеч көч алган. Монысы да рухи иммунитет ныклыгыннан киләдер. Иманының ныклыгыннан… Шагыйрьнең реакция елларында вакытлыча көчәеп киткән пессимизмы да «социальный авыру»дан интегүченең җәмгыятькә протесты буларак аңлашыла. «Дөньягыз үзегезгә булсын», дип, кулын селтәргә ашыкмаган. Көрәшче шагыйрьнең йөрәге күпме канын югалткан! Әмма әдип аны һәртөрле җиңү казанышы бәрабәренә кире кайтаруга ирешкән. Бишмәт төсле ертык тәнен хезмәт дәвасы белән ямаган. «Печән базары…» поэмасының егермеләп көн эчендә китап булып чыгуы, 1909 елда — сигез, 1910 елда — биш, ә 1911 елда сигез җыентыгы дөнья күрү дә яраларына игътибар итмичә туктаусыз көрәшкән шагыйрьгә терек суы шикелле вакытлыча яшәү дәрте өстәп торгандыр. Кылган гамәленең дөрес икәнлегенә, халыкка кирәк булуына инану. Халык дөньясын сөю… Барысы да шагыйрь йөрәгенә яшен уты өстәгән. Авызына җаны килгән чакта да үзендә ихлас елмаерлык көч тапкан. Яшьли дөньядан алып китүче үлемдә дә «бер хәсрәт вә бер шатлык» күргән. «Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә…» (Замандашлары чәчәккә күмелгән табутта шагыйрьнең көлгән кыяфәттә ятканын истә калдырганнар. «Татарлар елмаеп үлделәр…» Легендар җәлилчеләрнең үлемгә горур кыяфәттә баруларында да ниндидер серле генеалогик чагылыш бардыр төсле тоела.)
«Тән урнашмагач, җан урнашмый. Җан урнашмагач, фикер урнашмый. Шунлыктан бернәрсә дә язып булмый…» Шулай көрсенгән шагыйрь. Әмма үзе никадәр фидакарьлек белән эшләгән! Югыйсә кыска төш шикелле үтеп киткән җиде ел вакыт эчендә яңа әдәбиятыбыз нигезенә ятарлык калын томнар калдыра алыр идеме?! Язып булмый торган көннәрдә Гёте күңел ачарга (яисә йокларга) киңәш биргән. Үзен мәҗбүри сыгарга яратмаган лорд Байрон диңгез буенда атка атланып йөргән… Тукайның вакыты булмаган. Балалар белән бергә кузнаны да үтеп барышлый гына уйнаган. Ятим балачак үчен алыр ечен генә… һәлакәтенә сакаулы минутлар калганда да мөкатдәс эше турында кайгырткан. «— Актык корректура кайчан?..» Нәширгә бирелгән әлеге сорау Тукайның соңгы сүзләре түгелме? Авызыннан чыккан соңгы сүзләре?.. Дару яки чәй эчү-эчмәү турындагы сорауларга шагыйрь моннан ары ым-ишарә белән генә җавап кайтара, һәм журнал редакторы Ә. Хәсәни чыгып киткәннән соң кырык биш минут үтүгә йөрәге тибүдән туктый…
«Тауларда электр да, шәмнәр дә булмаган чакта утчы вазифасы булган, — дип яза Р. Гамзатов.— Тукайны да үз халкының утчысы итеп санарга мөмкин. Мәхәббәт уты, талант уты, бозыклык, ялган белән килешмәүчәнлек уты, җирдәге барлык дошманнарга нәфрәт уты… Шушы утны ул безгә васыять иткән».
Утчы… Шәмдәлнең яктысы төбенә төшмәгәндәй, шагыйрь уты башкаларны җылыткан. Дошманнарын нәфрәт утында яндырган. Шушы олуг вазифа Тукайны көчле иткән. Шушы хәтәр бурычын үтәгән чакта… Дөнья зәмһәриренә каршы көрәштә яшьли янып фида булган.
Матур чәчәкне кырау тиз ала…
Бөек шагыйрьнең уникальлеге үзенчәлекле сыйфатлардан җыела. Бар кылган гамәле рухи халәтеннән килә. Үзе һәм сүзе… Дөньяда кабатланмас күренеш. Тукай каләмен урлап була, Тукай гомерен кичеп булмый. Халык күңелендә ул изгеләшкән заттыр. Кешелекнең кан тамыры… Җирдән Идел, Нил, Амазонкаларны аерып булмаган кебек, Тукайны кешелектән йолкып алу мөмкин түгел.
Үзе туңган, үзе янган… Кабатлап булмаслык бөеклек. Менә шуңа күрә, андый художникларның батырлыгы, янәдән кайтып әйткәндә, ихтирамга аеруча лаек.
Тукай дуэльдә һәлак булды. Самодержавие хакимлеге белән рухан-җисмән бәрелештә. Халыкның «һәр нәрсәне җиңүче вә нинди кара көчне дә инсафка китерүче нәфрәте»нә җәрәхәтле йөрәгендәге мәңгелек ялкынын өстәп…
(Чыганак: Мансуров З. Юлын белгән арымас. Тормыш, әдәбият һәм сәнгать турында уйланулар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 168 б.).