ТАТ РУС ENG

Мәхмүдов Әмир Тукай һәм Җәлил


Тукайны һәм Җәлилне бер чор кешеләре дип атасак та ялгыш булмас. Муса Җәлил 1906 елның 15 февралендә туган, Габдулла Тукай иске стиль белән 1913 елның 9 апрелендә якты дөнья белән саубуллашкан.
Муса Җәлилнең татар әдәбиятын пропагандалауга, аны киң җәмәгатьчелеккә җиткерүгә керткән өлеше гаять зур. Шагыйрьнең Мәҗит Гафури, Шәриф Камал, Һади Такташ иҗатына багышланган мәкаләләре, докладлары киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итә. Муса Җәлилнең Г.Тукай иҗатына карата булган мөнәсәбәте бик җылы; аның шигырьләре, мәкаләләре Г.Тукайның әдәбият тарихында тоткан зур урынын, бөеклеген раслау рәвешендә язылган. Муса Җәлил үз поэзиясендә М.Гафури, Дәрдмәнд, Шәриф Камал кебек язучыларның уңай традицияләрен бик уңышлы дәвам итә.
«Алтынчәч» драматик поэмасы буенча фикер йөрткәндә Муса Җәлилнең уңышлы рәвештә Мәҗит Гафури традицияләрен дәвам иттерүен күрербез. Әмма шагыйрьнең Габдулла Тукайга карата булган мөнәсәбәте аерым сөйләшүгә лаек.
Г. Тукайның фаҗигале язмышы М.Җәлилне битараф калдырмаган, 1923 елның апрель аенда М.Җәлил Г.Тукайның үлүенә ун ел тулу уңае белән «Тукай каберендә» исемле шигырен яза, ул 1923 елның 15 апрелендә «Татарстан» газетасында басыла. Бу шигырь шагыйрьнең Г.Тукайга карата булган олуг хөрмәтен, шагыйрь турындагы эчкерсез фикерләрен ачык чагылдыра. «Тукай каберендә» исемле шигырьдә М.Җәлил Г.Тукайның якты хыяллары тормышка ашты дигән фикерне әйтә:
Кабер!
Сиңа килдем гөлләр белән,
Сәлам белән, изге уй белән
Тәбрик сөйләр бу күңелемнән
Сәхибенә хөрләр иленнән.
Әйе. Монда синең өстеңдә дә
Ал чәчәкләр үскән, һәммәсе —
Алар инде матур,
Киң илдә дә — Хәзер шундый ирек,
Шатлык, дуслык туен итәләр.
Барлык эш дуслары җыелып,
Мәңгелек ямь суын эчәләр.
Син җырлаган бәхет, дус-туганлык,
Син теләгән батыр эш көне
Синдә булган хаклык, миһербанлык,
Илгә килде хәзер бөтене.
Шигырь шатлыклы тонда, күтәренке пафос белән язылган. Әсәрдәге идея: капиталистик мөнәсәбәтләргә нигезләнгән, бер сыйныфның икенче сыйныфны изүгә корылган иске тормышы урынына ирек, бәхет, дус-туганлык тантана иткән җәмгыятьне төзү, бәхеткә, шатлыкка ирешү. Г.Тукай шигырьләрендә үзәккә куйган хезмәтне сөю мәсьәләсе М.Җәлил иҗатында үстерелә, конкретлаштырыла, «батыр эш көне» буларак тәкъдим ителә.
Г.Тукайга булган җылы мөнәсәбәтен унҗиде яшьлек Муса Җәлил балалар исеменнән дә белдерергә тырышкан. Ул 1923 елның апрелендә М.Җәлил «Тукайны сагыну» (Балалар күңеленнән) исемле шигырен яза, ул беренче тапкыр балалар өчен чыгарылган җыентыкка 1923 елда Татарстан җир эшләре халык комиссариаты нәшрияты тарафыннан басыла.
М.Җәлилнең «Тукайны сагыну» шигыре аның «Тукай каберендә» исемле әсәре белән аваздаш. Бу шигырендә М.Җәлил Г.Тукайның тормыштан, әдәбият мәйданыннан китүен балалар, үсеп килүче яшь буын өчен дә зур югалту икәнлеген билгеләп үтә.
Г.Тукайның балалар өчен язылган, тәрбия мәсьәләсен үзәккә куйган сабыйлар, мәктәптә укучылар өчен махсус иҗат ителгән шигырьләренең, поэмаларының күп булуы турында искә төшереп тору да кирәкмидер, Г.Тукай балаларның эчке дөньясын, психологиясен яхшы аңлаган халык шагыйре! М.Җәлил бу шигырендә ассызыклап билгеләп үткәнчә, балалар Г.Тукайга карата булган иң эчкерсез, якты хисләрен белдерергә ашыгалар.
Арабызда безнең, күптән түгел,
Яшь агабыз — Тукай бар иде.
Безнең кебек ул да керсез күңел,
Һәр сабыйга якын дус иде.
Үлгән инде хәзер ул агабыз,
Аның тәне гүрдә — кабердә,
Аның кайгысына без янабыз,
Бетмәс көенеч безнең бәгырьдә.
Бу шигырьдә Г.Тукай керсез күңелле кеше буларак күз алдына килеп баса. Шагыйрь фикеренчә, балалар да аның кайгысында яналар. Җәлил Тукайны җанландыра, әйтерсең лә гүрдәге-кабердәге тәненең кайгысы бар, балаларның бәгырендә — көенеч. М.Җәлилнең бу шигырьләре шагыйрьнең әдәби-эстетик карашлары формалашып килгән чагында язылган, сәнгатьчә эшләнеше ягыннан да аларны уртача дәрәҗәдәге әсәрләр дип бәяләргә була.
Г.Тукай иҗаты сугышка кадәрге чорда көчле бер магнит сыман М.Җәлилне үзенә тартып торган. 1938 нче елда Казанда Татарстан дәүләт нәшриятында латин графикасында Г.Тукайның тууына 50 ел тулу уңаеннан «Сайланма әсәрләр»е басылып чыга.
Г.Тукайның «Сайланма әсәрләр»ендә күп шигырьләре урын алган. Бу җыентыкның җаваплы редакторы шигъриятне яхшы аңлаган, поэтик әсәрләрне бик оста рәвештә анализлый белгән Муса Җәлил булган.
Китапка шактый тирән эчтәлекле сүз башы язылган. «Сайланма әсәрләр»гә язылган «Сүз башы»нда Г.Тукайның зур талант, халык шагыйре булуы билгеләп үтелә. Бөек шагыйрь иҗатына «Сүз башы»нда утызынчы елларның сәяси доктринасы нигезендә бәя бирелә, Г.Тукайның үз заманында пролетариат идеологиясеннән ерак торуы да билгеләп үтелә: «Г.Тукайның совет җәмәгатьчелеге тарафыннан халык шагыйре итеп танылуы һәм аның әсәрләренең киң хезмәт ияләре массасы арасында үз итеп, сөелеп укылуы очраклы хәл түгел, Г.Тукай үзенең дөньяга карашы һәм иҗатындагы төп мотивлары белән, эксплуататорларны бетерү өчен көрәшүче революцион пролетариат идеологиясеннән ерак торса да һәм капитализм шартларындагы тормышны тәнкыйтьләүдә вак буржуа чикләнүчәнлегеннән арына алмаса да, кешелек җәмгыятенең үзенең киртәләп торучы реакцион көчләрне — феодализм калдыкларын һәм реакцион буржуазияне фаш итүе белән, үз чорындагы демократик идеяләргә хезмәт итүе белән һәм изелүче халык зарын җырлавы белән, һичшиксез, халык ягында калды». (Г.Тукай. Сайланма әсәрләр. Казан. Татгосиздат, 1938.1б.)
М.Җәлил төп фикерен йомгаклап әйтеп куярга да онытмый: «Хезмәт ияләренең социализмга таба хәрәкәттәге тарихында Г.Тукай иҗаты һичшиксез програссив күренеш булды» (с.6.).
Муса Җәлил татар опера сәнгатен үстерү өчен күп көч куя. 1936 нчы елда ул Җәүдәт Фәйзинең «Карәхмәт» исемле либреттосына эчке рецензия яза. Татар дөньясында тернәкләнеп килгән опера сәнгатенә М.Җәлил бик таләпчән килә. М.Җәлилгә сәнгатьнең бу, үзенчәлекле төре турында фикерләрен төгәл итеп, өздереп әйтеп бирү мөмкинлеге туа. Бу очракта да аңа ярдәмгә Габдулла Тукай килә. М.Җәлилнең бәяләмәсе бүгенге көндә дә әһәмиятен югалтмаган. М.Җәлил: «Либреттист, Җ. Фәйзи үз либреттосында Г.Тукайның төп идеясен дөрес чагылдырганмы һәм типларны Тукайча дөрес төсмерләгәнме?» — дигән сорауны куя.
Бу чорда М.Җәлил ил күләмендә барган сәяси доктринадан ерак китә алмый. Аның карашынча, хәтта Г.Тукай иҗатында да пролетариат идеологиясе булырга тиеш икән. Бөек халык шагыйренең әсәрләре сәнгатьчә эшләнеше ягыннан шактый югары сыйфатлы булсалар да, аның пролетариат идеологиясеннән ерак торуы М.Җәлил тарафыннан билгеле бер кимчелек буларак карала: «Г.Тукай үзенең дөньяга карашы һәм иҗатындагы төп мотивлары белән пролетариат идеологиясеннән ерак иде. Ул, реакцион руханиларга, консерватив сәүдәгәр һәм байлар сыйныфына, шулай ук төрле тип эксплуататорларга каршы юнәлдергән күп кенә көчле сатирик шигырьләр язуына карамастан, ул капма-каршы куелган ике сыйныфның (буржуазия һәм пролетариат) каршылыкларын аңлау, сыйнфый көрәш логикасын төшенү дәрәҗәсенә барып җитә алмады. Ул вак буржуазия идеологиясе белән чикләнгән, индивидуаль бунтарь булып калды. Ләкин шулай да ул җәмгыятьнең алга үсүенә серьез киртә булып торучы феодализм калдыкларына каршы көрәштә, реакцион элементларга каршы көрәштә, халыкның киң күпчелеген хыялландырган халык, тигезлек идеалына омтылуында серьез роль уйнады. Ул заманның прогрессив — демократик идеалларын гәүдәләндерә алды. Шуның өчен ул безнең халык шагыйребез исемен ала алды (М. Җәлил. Әсәрләр. Дүрт томда. Әдәбият-сәнгать тәнкыйте. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1976, 314 б).
М. Җәлил Җ. Фәйзи белән килешмәвен ачык белдерә: «Инде Җ. Фәйзинең либреттосына килсәк, без бу либреттода Г.Тукайга ят булган икенче фикерләр алынганын күрәбез» (314 б.). Либретто Г.Тукай сюжетыннан кискен аерылмаска тиеш дигән фикерне әйтә М.Җәлил. Шагыйрь Г.Тукай поэмасының үзенчәлекле якларын дөрес тотып алган. Җ. Фәйзи Тукай поэмасының сюжетыннан ерак китмәскә тиеш дигән карашта тора Муса Җәлил: «Тукайның поэмасы, югарыда әйткәнчә, сатирик поэма. Андагы хаҗи, Кисекбаш, шәкерт, дию һәм Карәхмәт — барысы да көлке типлар. Җ. Фәйзи дә либреттосын менә шулай көлке итеп эшләргә тиеш иде. Ул аларның идеологияләре никадәр черек булуын, үзләренең никадәр көлкенең булуын күрсәтергә тиеш иде.
Минемчә, Карәхмәтне бөтенләй башкача, Тукайча эшләргә кирәк. Ул көлкенеч тип булып калсын. Аның сурәте аркылы динче, консерватив татар хаҗие һәм сәүдәгәрләрнең Дон Кихотлыгы ачылсын» (315 б.).
М. Җәлил туган халкының опера сәнгате югары дәрәҗәдә булуын шарт итеп куя, йомгак ясап, түбәндәге фикерне әйтә: «Гомумән алганда, атаклы халык шагыйре Г.Тукайның онытылмас әсәрләре рәтенә кергән бу көчле поэмасын либретто итеп эшләү идеясе бик дөрес һәм яхшы идея. Җ. Фәйзи либреттосын техник яктан бик матур төзегән. Минемчә, ул либретто шартларын белеп, музыка өчен бик уңайлы һәм ятышлы итеп эшләгән. Тукайның бик күп кенә көчле шигырьләре, гыйбрәтле, үткер сүзе либреттода уңышлы һәм матур файдаланылганнар. Бу нәрсәләр Җ.Фәйзинең либретто төзүдә осталыгын күрсәтәләр. Тик аңа Тукай поэмасының төп содержаниясен дөрес һәм тирән аңлап, аерым образларны ачуга ныграк әһәмият биреп, либреттосын принцип ягыннан төзәтү кирәк булачак» (316 б.).
Күп мәкаләләрендә М.Җәлил халык шагыйре Габдулла Тукай иҗаты башка әдипләр өчен үрнәк булып торуын, аның әдәбиятны үстерүгә керткән өлеше гаять зур булуын әледән әле кабатлап тора. Мәгълүм булганча, шагыйрь 1937 нче елда «Педагогия училищелары өчен төзелгән татар әдәбиятын укыту» проектына бәяләмә яза. Нигездә бу проектка М.Җәлил уңай бәя бирә. Биредә ул Г.Тукай иҗаты бер яклы гына тикшерелмәскә тиеш дигән фикерне әйтә: «Т.Тукайның халык иҗатыннан өйрәнүен һәм халык иҗаты өстендә эшләвен характерлый торган әсәрләре — «Шүрәле», «Су анасы», «Таз» — аның иҗаты тикшерелгән бүлеккә кертелмәгәннәр. Бу әсәрләр, балалар әсәре булудан бигрәк, халык иҗаты нигезендә туган әсәрләр булу ягыннан кыйммәтле. Г.Тукайның халык иҗаты белән бәйләнешен киңрәк ачарга һәм мисаллар бирергә кирәк. Шулай ук Г.Тукайның мәхәббәт һәм эчке кичерешләр лирикасы да кертелмәгән. Шулай итеп, Г.Тукай бер яклы гына — нәфрәт шагыйре булып кына тикшерелә (М.Җәлил. Әсәрләр. IV том. Казан, 1976. 194 б.).
Муса Җәлил үз чорының күренекле язучылары турында фикерләрен укучыга җиткергәндә дә Г.Тукай иҗатын күп әдипләр өчен үрнәк — өлге буларак карый. Мәсәлән, ул Шәриф Камалның әдәби-иҗтимагый эшчәнлегенә утыз ел тулу көненә багышланган «Данлыклы утыз ел» исемле мәкаләсендә түбәндәгечә яза: «Революциягә кадәрге татар демократик әдәбияты халык шагыйре Габдулла Тукай, татар драматургиясенең атасы Галиәсгар Камал, изелүчеләр моңын җырлаучы шагыйрь Мәҗит Гафури, революционер әдип Гафур Коләхметов кебек эре художникларны эченә ала» (М.Җәлил. Әсәрләр. IV том. Казан, 1976, 204 б.).
Муса Җәлил Г.Тукайның иҗатын югары бәяли, татар шагыйрьләрен бөек әдипнең әдәби тәҗрибәләрен үзләштерергә өнди: «Һич шөбһә юк, безнең язучылар халык иҗатының иң яхшы тәҗрибәләрен үзләштереп, чорыбызның алдынгы идеяләре белән коралланып, илебез тормышының эченә тирәнрәк кереп, чорыбызга лаеклы әдәби әсәрләр тудыра алырлар» (М.Җәлил. Әсәрләр. IV том. Әдәбият-сәнгать тәнкыйте. Казан, 1976, 276 б.).
Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил — егерменче гасырның иң күренекле, дөнья күләмендә танылган зур әдипләре. Муса Җәлилнең бөек халык шагыйре Габдулла Тукай традицияләрен дәвам иттерүе үзе генә дә мактауга лаеклы күренеш. Г.Тукай да, М.Җәлил дә халык күңеленең көзгесе буларак тарихта калачак.

Әдәбият
1.    Г.Тукай. Сайланма әсәрләр. Җаваплы редактор М.Җәлил. — Казан: Татгосиздат, 1938.
2.    Муса Җәлил. Әсәрләр. Дүрт томда. I том. — Казан: Тат. кит. нәшер., 1975.
3.    Муса Җәлил. Әсәрләр. Дүрт томда. IV том. Әдәбият-сәнгать тәнкыйте. — Казан: Тат. кит. нәшер., 1976.

 

(Чыганак: Мәхмүдов Ә. Әмир иле. Өченче китап. – Казан. – 2009).



Комментарий язарга


*