(* Тулы атамасы: «Габдулла Тукай: энциклопедик-белешмә сүзлек».)
Милләт тормышында тирән эз калдырган күренекле әдипләрнең тормышын һәм гомумән эшчәнлеген яктырткан энциклопедияләр, белешмә-сүзлекләр төзү күп кенә халыкларда инде күптәннән күзәтелә. Шушы тәҗрибәне исәпкә алып, узган гасырның 90 нчы елларында Татарстан Фәннәр академиясе һәм Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты бөек шагыйребез Г. Тукайның белешмә-сүзлеген әзерләү эшенә кереште: авторлар коллективы тәгаенләнде; языласы мәкаләләрнең тематикасы, исемлеге ачыкланды; булачак китапның төп принциплары, таләпләре эшләнде. Шулар нигезендә инде хәзерге вакытта шактый гына эшләр башкарылды. Без фәкыйрегез дә, куелган гомуми таләпләр кысасында, үзебезгә бүленеп бирелгән әсәрләр, атамалар, темалар хакында берничә дистә мәкалә язды. Бу китапка туларның бер өлеше тәкъдим ителә. Мәкаләләрдә төп чыганак итеп Г.Тукайның тууына 90 һәм 100 ел тулу уңае белән шагыйрь әсәрләренең Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән дүртенче һәм бишенче басмалары алынды.
«Тукай энциклопедиясе»нә мөнәсәбәтле мәкаләләр үзләренең эчтәлекләре белән берничә төргә бүлеп бирелде:
1. Шагыйрь әсәрләре турында;
2. Тукай кулланган жанрлар;
3. Шагыйрь иҗаты белән бәйләнешле авторлар һәм журналлар.
1. Шагыйрь әсәрләре турында
«* * * Тугъды, көн тугар кеби…»
Исемсез шигырьләрнең берсе. Бу атама — әсәрнең тәүге юлыннан. «Тугъды, көн тугар кеби…» ( ) — Тукайның өйрәнчек шигырьләреннән берсе. Ул госманлы (төрек), гарәп телләре йогынтысында иҗат ителгән. Шуңа күрә бу шигырь соңгы басмаларда хәзерге татар теленә тәрҗемәдә дә бирелә.
Әсәр аа бб… рәвешендә кафияләшүче 16 икеюллык строфадан гыйбарәт. Шигырь үзенең рухы белән, нигездә, мәдхия жанрында. Мактау, арттыру, күрергә теләгәнне бар, гамәлдә дип күрсәтү аның шигъри лексикасын тәшкил итә (әүлия; хәбибе әнбия-пәйгамбәрләрне сөюче; пакьлеге, гүзәллеге — оҗмахтай; «тагъ кисәрдәй» эшлекле; «… зөбдәэ сәнгать илаһи» — иляһи осталыкка ия һ.б.).
Мәдхиядә Вәлиулла (Вәли Хәмидуллин) дигән кешенең мәдрәсә бинасын төзекләндерүе, яңартуы мактала. Мәдрәсә — белем, мәгърифәт учагы. Аны зурлау, хуплау аша автор үзенең мәгърифәтче икәнен дә күрсәтә. Шагыйрь фикеренчә, мәктәп-мәдрәсәләргә ярдәм итүче мондый химаячеләр тагын да артсын иде.
Шигырь ике кисәктән гыйбарәт. Алты бәйтлек тәүге өлеше тулысы белән мактау рухында. Аның 15 әр иҗекле юллары да, ничектер, салмак, тантаналы яңгырый. Әсәрнең икенче өлешендә шигъри үлчәм дә кыскара — 11 гә генә кала, интонация дә үзгәрә. Мәдхия тукымасына юмор, һөҗү-сатира эчтәлегендәге юллар да килеп керә. Автор мәдрәсә бинасын кешеләштерә, телгә китерә: «…Мортаза бай! Мортаза бай!/ Сән нигә бигрәк саран булдың болай? // Нигә салдың син бәни — карамагач, / Үз малың үз файдаңа ярамагач // Мортаза бай! Син төзәлмәссең бугай — / Мин телимен Алладан икенче бай». «Мин»нең теләге кабул ителә.
Бу шигырь реаль вакыйга-фактларга нигезләнеп язылган. Мәгълүм булганча, Тукай әсәр иҗат ителгән елларда Җаек шәһәрендә яши, «Мотыйгия» мәдрәсәсендә укый. Мортаза бай (миллионер М. Гобәйдуллин) бу уку йортының бинасын салдырган була, әмма ахырда, гәрчә аның назире саналса да, мәдрәсәгә ярдәм итми. Бераздан бу затны Вәлиулла Хәмидуллин дигән кеше белән алыштыралар. Бу игелекле затның Җаек (Уральск) мөселманнарының җәмгыяте хәйрия рәисе, нашир булуы да билгеле. «Әлгасрел-җәдид» журналы, «Фикер», «Уральский дневник» газеталары аның җитәкчелегендә дә чыга.
Шигырьдә төзәтелгән бинада «мәхдүм өчен» дә бер бүлмәне җиһазлау телгә алына. Бу мәхдүм — Камил Мотыйгый. Ул бу елларда мәдрәсәдә дәресләр дә алып бара.
«Т…» шигыре хакында «Әлгасрел-җәдид» журналының 1904 елгы 4 ноябрь санында (№ 15) бер хәбәр бар. «Мәҗлесе Гыйльмия» дигән бу язмада «Мотыйгия» мәдрәсәсендә җыелыш булуы, анда төрле мәсьәләләр тикшерелүе әйтелә. Шул мәҗлестә катнашкан Габдулла Тукаев югарыда телгә алынган шигырен укый. Язмада «Т…» да урнаштырыла. Ахырда мондый юллар бар: «Бундан аңламак мөмкин ула белүр ки, хәмед (мактау) улсын, «Мәдрәсәи Мотыйгия»дә гүзәл әдиб вә шагыйрьләр дә вар…»
Шуннан соң «Т…» Тукай әсәрләренең дүртенче басмасында «өйрәнчек шигырьләр» рубрикасында дөнья күрә (1 т., 352— 354 б.; аңлатмасы 415—416 б.). «Т…» хакында аерым фикер-күзәтүләр И. Нуруллинның «Моңлы саз чыңнары» китабында да бар» (Казан, 2000. — 73—74 б.).
Г.Тукай. Әсәрләр: Биш томда. 1 т.—314—316 / 391—392 б.
“*** Бу көндә бер сарай” (1905)
Әлеге шигырь аа бб… рәвешендә рифмалашучы бәйтле, һәр юлы 11 әр иҗекле, өчәр ритмик буынлы, гарузның һәзәҗ төре белән язылган.
Теле — ярымтатарча, ярымгосманлыча. Исеме юк. «Бу көндә…» атамасы — шигырьнең тәүге юлыннан.
1905 елның ноябрь аенда Уральск (Җаек) шәһәрендә «Казан» кунакханәсе (чәйханәсе) ачыла. Шигырь, шул уңай белән язылып, «Фикер»нең 1905 ел, 11 декабрь санында басылыр өчен гранкага салынган. Әмма аның урынына бу чәйханә хакында башка материал урнаштырыла. Әсәр бары тик Академик басманың беренче томында (1943) гына дөнья күрә. Шигырьне Татарстан Язучылар берлегенә заманында «Әлгасрел-җәдид» һәм «Фикер»нең мөхәррире булган Вәлиулла Хәмидуллин тапшыра.
Әсәр үзенең эчтәлеге белән мәдхия рухында. Анда «сарай» (ягъни миһманханә) ачылу зур бер вакыйга рәвешендә тасвирлана. Аның матурлыгы, бизәлеше гадәттән тыш; арттырылып, әкияти планда сурәтләнә: «Гүзәлдер һәр җире»; ул «кайгылы күңелгә шатлык бирә»; «Җиһанда мисле надир (охшашы аз)» һ. б. Автор алга таба бу сарайны барлыкка китерүчеләрне мактый. Шунда ук тәвәккәл, инициативалы инсаннарны хуплый, эш-гамәлнең милләт өчен зарурлыгын искәртә: «Ниләр эшләмәс бу милләт, әгәр керешсә! / Милләтнең чире — керешмәүдер эшкә». Шунысы мөһим: «бу сарай гадәти кунакханә генә түгел, анда безнең хәлебезгә бәйле» «төрле газеталар» да бар («Ятыр өстәлидә дөрлү җәраид»).
Тукай шушы вакыйга уңае белән үзенең идеалларын да бәян итә, үзе күрергә теләгәнне чынбарлык рәвешендә дә тасвирлый. «Б…» мәдхия жанрына хас сыйфатларны язу белән төгәлләнә: «Күңел канәгатьләнми күпме мактасам да,— / Торасым килә мактап һаман да.// Аны мактавыбыз — мәңгелек (Аны мәдхе сәнамыз та әбәддер), / Каләм гүя аны мәдхә әсәддер (Аны мактауда каләм — арыслан кебек)».
Г. Тукай. Әсәрләр: Биш томда. 1 т.— 37—39 (332—333) б.
«Безнең әти аягында…» (1905)
Әлеге әсәр шигъри формада язылган 9 строфадан гыйбарәт. Һәр юлы, нигездә, 15 әр иҗекле. Икеюллыклар рәвешендә язылса да, строфаларны дүртьюллыкларга да әйләндерергә була. Моңа шигырьнең интонациясе, ритмик буыннар, цезура һәм рифмалар мөмкинлек бирә. Әсәрнең исеме юк. «…Безнең әти аягында җыермалы ал читек…» —аның тәүге юлы.
Бу әсәр «Тукайга нисбәт ителгән һәм өйрәнчек шигырьләр» рубрикасында йөри. Ул тәүге мәртәбә «Әлгасрел-җәдид»нең 1905 ел, 13 гыйнвар санында дөнья күрә. Аның алдыннан мондый сүзләр язылган (тәрҗемәдә): «Надан бер бай улына чыккан кызлардан берсенең түбәндә китерелгән җырларны матур күзләреннән яшь агызып җырлаганын ишетеп, сынык күңелебезгә бик нык тәэсир иткәнгә күрә, журналыбызда бирдек. Йөрәк җимеше булган җәннәттәге хур кызларына тиң сылу-сылу кызларын, аягына таш бәйләп суга салган кебек, белмәгән-сынамаган кияүгә биреп, бичара кызларын шушы җырларда чагылган яшерен утка салучылар бик күп. Без телгә алган җырлар түбәндәгечә…»
Әлеге шигъри юллар — халык җырларының бер үрнәге. Лирик герой «мин» исеменнән дә, «без» авызыннан да үзенең рухи халәтен, аерылу, кайгы-сагыш хисләрен бәян итә. Кагыйдә буларак, тәүге юл психологик фон, кабул итүгә әзерлек, эмоциональ халәт тудыру вазифасын үти. Строфаның икенче юлында исә төп мәгълүмат, уй-кичереш белдерелә. Мәсәлән: «Күк күгәрчен — күлләрдә, ак күгәрчен — сайларда; Сагыну түгел, саргаерсың — җиләк пешкән айларда».
Тукай һәм тормышта, һәм иҗатында хатын-кызны зурлады, авыр хәлдә калучыларына һәрчак теләктәшлек белдерде. Җыр текстлары да, мөгаен, аның теләк-омтылышларына аваздаш булгандыр. Шуңа күрә шагыйрьнең аларны, теге яки бу дәрәҗәдә эшкәртеп, укучыларга тәкъдим итүе бик ихтимал.
Г. Тукай. Әсәрләр: Биш томда. 1 т. — 318 (392—393) б.
«Кечкенә генә хикәя» (1906)
Бу әсәр — шигъри, лиро-эпик характердагы бер көйле поэма. Ул барлыгы 184 мисрагтан (шигырь юлыннан) гыйбарәт.
Әсәрдә Сафи һәм Фатыйма исемле кешеләрнең гаилә тормышы, үз-үзләрен тотышлары, үзара мөнәсәбәтләре тасвирлана. «Тире сатып, җан алып» яшәүче ир бик юаш, күндәм. Хатыны исә, киресенчә, гайрәтле, иренә бер дә көн күрсәтми торган зат: «Сафи — абыстай иде, бу — абзыйдыр»; «Сафи — муен, Фатыйма апай — баш иде». Хәтта ул иренә кул күтәрүдән дә тартынмый. Сафи хатынының бөтен кирелекләренә, кылану-капризларына түзеп яши бирә.
Бервакыт кешеләрне аздырып йөрүче бер явыз карчык («Бәдбәхет, йөзе кара, җалмавыз») Фатыйманы бозык юлга өнди: «Ник торасың син ирең берлән, кызым?.. «Яшь егетнең куйны — оҗмах, агъзы — бал, / Йөзләре алсу-кызылдыр, буе — тал». Хатын ят ирләр белән азып-тузып йөри башлый. Сафи моңа күз йома («Хатынының һәр эшеннән күз буа, / Кара карганы сабын берлән юа»), балаларын ятим итмәү нияте белән, хатынын «ак», «пакь» дип аклау юлына да баса. Алты еллап вакыт уза. Ахыр чиктә Сафи, күршеләренең «тәнбиһләрен» исәпкә алып, хатынын аерып җибәрә. Фатыйманың газаплы, үкенечле тормышы башлана («Эш үткән шул, бик күрәсе килә ирен, / Балаларын, гомер иткән йортын-җирен»). Әмма инде соң!
Автор хатынның әхлаксызлыгын, азып-тузып йөрүен гаепли. Әмма ахырда ул аны кызгана («И Фатыйма, кызганамын — нигә аздың?»). Авыр хәлгә төшкән хатын-кызларның аянычлы язмышы хакында уйлануы белән Тукай Г. Исхакый карашларына («Кәләпүшче кыз» һ.б.) якын тора.
Әсәрдә Сафи образының бирелешендә эзлеклелек, мантыйк бик сакланмый. Автор аны әүвәл «дине таза, бик каты тәкъва кеше» дип тәкъдим итә. Бераздан, хатынының бозыклыкларына түзеп торганы өчен, аны «дин белмәү»дә гаепли («Белсә дин, Фатыйманы тотмас иде»). Шагыйрь ирнең «балалар» дип талак бирмичә торуын да тәнкыйтьли: «Куркъканы: үксез кала ике бала. / Нигә куркыйм? Калсын унике бала!» Гомумән, автор хикәяләү барышында геройларның эш-гамәленә, вакыйга-хәлләргә үзенең мөнәсәбәтен дә белдереп бара.
Әсәр тел-стиленең үтемлелеге, халыкчанлыгы белән сыйфатлана. Автор еш кына кызыклы чагыштырулар, мәгънәле тәгъбир-гыйбарәләр куллана: «Сафи абзыйны изәр көрпә кеби, / Кабарып үзе ата күркә кеби»; «Ир илән торганчы, тор син чир илән»; «Көн саен агулы ут йотмас иде…» Әсәр үзенең рухы белән элеккеге «хикәят»ләр традициясен дәвам итә. Әмма ул эчтәлегенең тормышчанлыгы, заманчалыгы белән аерылып тора. Газизә апасының әйтүенчә, Тукай бу әсәрен реаль вакыйгаларга нигезләнеп язган. Хәтта Сафи абзыйның хатыны шагыйрьнең кардәше булган дигән фикерләр дә бар.
«Кәҗә тугрысында» шигыре кебек, әлеге әсәр дә ике төрле үлчәм, строфа белән язылган. Аның тәүге өлешенең һәр юлы 11 әр иҗекле 80 икеюллыктан гыйбарәт. Соңгы бәйттә «Фагыйләтен, фагыйләтен, фагыйләт» дип, автор үзе дә шигъри үлчәмнең ниндилеген искәрткән.
«К…» нең соңгы өлеше «Кыйссаи Йосыф» үлчәмендә язылган. Ягъни аның һәр юлында 12 шәр иҗек, рифмалашуы аааб, вввб… рәвешендә. Автор әсәрнең бу өлешен «Бәхре сани» (икенче үлчәм) дип үзе дә искәртә.
«К…» тәүге мәртәбә «Фикер»нең 1906 ел, 17 май (18) санында «Гъ» инициалы белән нәшер ителә.
Г. Тукай. Әсәрләр: Биш томда. 1 т.— 74—81 (338—339) б.
«Үз-үземә» (1906)
Тукай 4 бәйтлек бу шигырен Пушкинның «Про себя» исемле дүртьюллыгыннан (1818) файдаланып язган. Әмма русча текст белән татарча әсәрнең ике юлы гына үзара охшаш («Великим быть желаю» — «Телим булырга мин инсане гали»; «Я много обещаю» — «Хисапсыз күп минем милләткә вәгъдәм»). Калган юллары бөтенләй яңа, үзгә. Тукай теләк-омтылышларының гамәлгә ашуын, «бөек инсан» дәрәҗәсенә ирешүен милләт язмышына бәйләп карый. Пушкин: «Люблю России честь»,— ди. Тукай исә татар булуны, татарга хезмәт итүне, аның тәрәкъкыяте өчен көрәшне үзенең асыл максаты итеп куя: «Күңел берлән сөям бәхтен татарның, / Күрергә җанлылык вактын татарның. // Татар бәхте өчен мин җан атармын: / Татар бит мин, үзем дә чын татармын».
Бу чорда кайберәүләр татар атамасына каршы чыгалар: «төрек», «мөселман» яисә «болгар» исемнәрен яклыйлар. Тукай «Үз-үземә» шигыре белән мондыйларга ачык һәм үтемле итеп җавабын бирә. Эчке рифмалар, аллитерация, кабатлаулар шигырьнең сәнгати тәэсир көчен арттыруга ярдәм итәләр.
Шигырьнең соңгы строфасы үзенчәлекле: «Хисапсыз күп минем милләткә вәгъдәм, // Кырылмасмы вавы, валлаһе әгъләм?» «Вәгъдәм» сүзенең беренче хәрефен алып ташласаң, «әгъләм» сүзе кала. Бу исә гарәпчә юкка чыгу, бетү мәгънәсен белдерә.
«Үз-үземә» гарузның өч буынлы һәзәҗ үлчәме белән язылган. Рифмалашуы аа бб… рәвешендә.
Шигырь «Әлгасрел-җәдид»нең 1906 елгы 11 нче санында (15 ноябрьдә) «Г. Т.» имзасы белән басылган. «4 нче дәфтәр»дә (1907) «Күрергә шаһлыгын, тәхтен татарның…» дигән юл «Күрергә җанлылык вактын татарның…» — дип үзгәртелгән.
Г. Тукай. Әсәрләр: Дүрт томда. 1 т.— 60 (368) б.; Г. Тукай. Әсәрләр: Биш томда. 1 т.— 120 (349) б.; А С. Пушкин. Полн. собр. соч.: В 6-и томах. Т. 1. (Стихот. 1813—1825 гг.) — М.: ГИХЛ, 1949.— С. 280.
«Хәзерге халемезә даир» (1906)
«Хәзерге халемезә даир», ягъни «Хәзерге хәлебезгә карата» шигыре — Тукайның милләтпәрвәр булуын һәм бер үк вакытта аның үз халкына тәнкыйди дә карый белүен раслаучы ачык бер мисал. Әсәрнең тәүге строфасында ук автор болай ди: «Хәсәд (көнчелек), кинә илән тулган татарлык, / Төяб илтеб Мәкәрҗәдә сатарлык». Тезис рәвешендә әйтелгән бу фикер алга таба ачыклана, конкрет факт-мәгълүматлар, детальләр ярдәмендә тулыландырыла.
Ислам дине, сүз сәнгате, рухи мирас элек-электән үк белем-мәгърифәтне, язма китапны зурлап, изгеләштереп килгән, ал арны татар әхлагының мөһим компонентына әйләндергән. Әмма, ди шагыйрь, хәзер «мөхәррир»гә, «каләм»гә хөрмәт юк. Автор каләм «ияләре»нең тормышта мөһим роль уйнауларына басым ясый («Каләм сәед дорыр руе зәминдә» — «каләм хөкем йөртүче җир йөзендә»; / «Мөхәррирләр ирер исламә куәт», «Зәгыйфьләргә» иптәш, «сагъларга» җитәкче; «Сүземә бакыңыз — юллар ачармын»).
Тукай бу шигырендә дә, «И каләм!» әсәрендәге кебек, каләмгә мәдхия укый, аның тәрәкъкыять юлында, кимчелекләрдән арынуда көчле чара булуын искәртә (тәрҗемәдә): «Каләм — бөек, каләм — дәрәҗәле…», «Каләм данлы, каләм шанлы; каләм ул — / Чиргә дәва, кайгыны юар сабындыр». Тукай, чын мәгърифәтче буларак, наданлыкка бирелмәскә, каләмгә каршы бармаска чакыра. Чөнки, ди ул, «җәһаләт таптамасын — яньчелермез, / Каләмгә каршы бармыйк — чәнчелермез».
Тукай, күп кенә башка әсәрләрендәге кебек, бу шигырендә дә Изге Китапны өлге итеп куя, Коръәннән аерым мисаллар да китерә (Каләм белән «ант ителгән «Нур» сүрәсендә»…).
«X…» гыйлем-мәгърифәтне олылавы, милләттәге кимчелекләрне күрсәтүе, тәнкыйди пафосы белән соңгы дәвер татар тормышына да аваздаш.
Шигырь аа бб… рәвешендә кафияләшүче 14 бәйттән-строфадан гыйбарәт. Һәр юлы 11 әр иҗектән, 3 әр ритмик буыннан тора. Бу ягы белән ул гарузның кыскартылган һәзәҗ үлчәменә туры килә.
«X…» әсәре госманлы, гарәп телләренең йогынтысында иҗат ителгән. Шигырь тәүге мәртәбә «Әлгасрел-җәдид» журналының 1906 елгы 1 (15 гыйнвар) санында «Уральскида Габдулла Тукаев» имзасы белән нәшер ителгән.
Г. Тукай. Әсәрләр: Биш томда. 1 т.— 48—50 (335) б.
«Утырышу» (1907)
Шигырь 11 дүртьюллык строфадан гыйбарәт. Аның һәр юлы өчәр ритмик буыннан, 12 шәр иҗектән тора.
Тукайның кайбер башка әсәрләре кебек, «Утырышу» да халык тарафыннан яратып укыла, сәхнәләрдә яңгырый. Бу эштә автор үзе дә катнаша. «Казан мөхбире» газетасы язуынча (1908 ел, 31 март), Казанда Биржа залында булган бер әдәби кичәдә (1908 ел, 29 март) «Утырышу» шигырен Тукай үзе укый. «… Әсәре, матур гына язылганга күрә, халыкка ошады»,— диелә ул мәкаләдә.
Шигырьнең исеме очрашу, гәпләшү мәгънәләрен белдерә. Лирик рухтагы бу әсәр мәхәббәт темасына язылган. Лирик герой белән кызның очрашуы, «мин»нең сөю хисләре, мәгъшукасын иляһилаштыруы шигырьнең төп эчтәлеген тәшкил итә. Лирик герой өчен сөйгән ярының килеш-килбәте, сүз-сөйләме — һәммәсе якын һәм үз. Ул дөнья ваклыкларыннан, көндәлек кайгы-шатлыклардан өстен: «Минемчә, тик яралган ул сөелергә, / Сөяргә һәм куанырга, сөенергә; / Күргән саен, минем төсле гашыйкларга:/ «Бу минеке булмас!» — диеп көенергә».
«Мин» өчен бу «фәрештәдәй» ярның нәрсә әйтүе, сүзләренең мәгънәсе мөһим түгел. Лирик герой белән очрашу, аның сөйләм агышын тыңлау — үзе бер бәхет-сәгадәт.
Тукайның хатын-кызлар белән мөнәсәбәттә оялчанлыгы, әхлакый тыйнаклыгы мәгълүм. Шигырьдәге лирик герой да, гәрчә күңелендә «дәрте» «тулып ташса» да, итагатьле, хәтта сөйгәненең кулыннан тотарга да читенсенә («Ак кулыннан тотыйм, тотыйм, җибәр, диеп, / Гакълым берлә шул вакытта кул талаша»). Тукайның кайбер башка әсәрләрендәге кебек, бу шигырьдә дә лирик геройның күңел каршылыгы, икеләнү-шөбһәләнүләре шактый оста бирелгән. Урыны белән юмористик аһәң дә үзен сиздерә («Белмәс хәлне,— яшь нәрсә бит,— аңлый алмас / Кычкырсам да: «Кочаклашыйк, тукта! Тукта!»).
«Утырышу»ның тел-стиле аңлаешлы, үтемле, халыкчан. Шигырь тәүге мәртәбә «3 нче дәфтәр»дә (1907) дөнья күргән.
Г. Тукай. Әсәрләр: Биш томда. 1 т.— 177—178 (356, 369) б.
«***Мәгатыйль кыйлды милләтне…» (1906)
Бу — Тукайга нисбәт ителгән шигырьләрнең берсе. Ул фәрд, ягъни икеюллык жанрында: «Мәгатыйль кыйлды милләтне гаталәт вә кәсаләтдән; / Бу хезмәтчән азад улды у цензур нам әсарәтдән». Тәрҗемәсе: «Азат итте милләтне ул дәртсезлек (дөресрәге, эшсезлек.— Х.М.) һәм ялкаулыктан; / Бу эше өчен азат булды цензур исемле коллыктан».
Шигырь «Фикер»нең 1906 елгы 1 гыйнвар санында «Төрле хәбәрләр» бүлегендә имзасыз басылган. Шигырьдән алда: «Тәрҗеман» газетасы декабрь уртасыннан бирле цензурасыз чыкмая башлады һәм урысча кыйсеменә (өлешен) ташлады. Хәзер «Тәрҗеман»ымыз, хәмед (мактау) улсын, бик яхшы улды. Аның хакында диерсез»,— дигән сүзләр бар.
Исмәгыйль Гаспралы (1851—1914) җитәкчелегендә чыккан «Тәрҗеман» газетасы төрки-татар халкының аң-белем дәрәҗәсен күтәрүгә зур өлеш кертте. Шигырьдә дә бу момент, гәрчә бераз кинаяле тонда булса да, ассызыклана. Мәгълүм ки, 1905 елдан, татарча күпләп газета-журналлар чыга башлагач, алар фонында «Тәрҗеман» бераз тоныкланып кала. Ул берничә мәртәбә Тукай тәнкыйтенә дә дучар була.
Г. Тукай. Әсәрләр: Биш томда. 1 т.— 320 (393) б.
«Дөнья көенә» (1906) — Тукайның «Вак-төяк» исеме астында басылган парчаларының берсе. Ул дүртьюллык 5 строфадан гыйбарәт. Парча «Мин аркаңда туй итим…» дип башлана.
XII йөздә иҗат иткән Урта Азия шагыйрьләре Әхмәд Ясәви һәм Сөләйман Бакырганын әсәрләренә ияреп язылган бу шигырьдә элек-электән үк төрки-татар әдәбиятында эшкәртелеп килгән тема — ялган суфыйларны фаш итү яктыртыла. Әмма Тукай биредә үзенчә эш итә: сөйләм ишәк исеменнән алып барыла. Ахмаклык символы булган бу җан иясе дә ишанның артталыгыннан, наданлыгыннан көлә. Шигырь аерым җырларга хас булган «дөньяда», «вай дөнья» рәдифләре белән бирелә: «…Халыкның каралуына (дөньяда) / Чын күңелдән чалышлан (тырышкан.— Х.М.) вай дөнья».
Шигырь «Фикер»нең 1906 елгы 3 декабрь (45) санында басылган.
Г.Тукай. Әсәрләр: Дүрт томда. 1 т.— 64 (369) б.; Г. Тукай. Әсәрләр: Биш томда. 1 т.— 125 (351) б.
«Көтүче» (1906)
Кечкенә күләмле бу чәчмә хикәят рухы белән мәсәл жанрында. Сафа исемле берәү алпавыт сарыкларын көтә. Ул малларны бүре ашый дип зарлана. Аучылар, «бөтен урманны актарып», бүрене эзлиләр. Әмма «бүренең эзе дә юк, исе дә юк». Чөнки бүре сылтау гына. Чынлыкта исә «сарыкларны Сафа» дигән «бүре» ашый. Аның табынында ит, «шурпа» «һич бер дә өзелми».
Бу хикәят И. Крыловның «Пастух» дигән мәсәленә нигезләнеп язылган. Үз чиратында, рус әдибе Шәрык чыганакларын файдаланган. Тукай алынма сюжетны, үзе искәрткәнчә, «татар мәгыйшәтенә борыбрак», ягъни адаптацияләп (яраклаштырып) язган.
«Көтүче» иң әүвәл «Мәҗмугаи мөфидә» («Файдалы җыентык») исеме астында «Әлгасрел-җәдид» журналының 1906 елгы 15 октябрь санында дөнья күргән.
Г.Тукай. Әсәрләр: Биш томда. 5 т.— 138 (293) б.
«Фөрьяд»
Бу шигырь 1907 елның декабрендә иҗат ителеп, «Әлислах» газетасының 1908 елгы 1 гыйнвар санында «Феакут» («Тукаев» атамасының киредән укылышы, ягъни анограммасы) имзасы белән басыла. Шуңа күрә шигырьнең датасы, язылу, басылу вакытына карап, ике төрле: я 1907, я 1908 ел дип күрсәтелә.
Фөрьяд — «аһ-зар» дигән сүз. Шигырьнең эчтәлеге дә әсәрнең атамасына туры килеп тора. Җәяләр эчендәге «Бер хатын авызыннан» сүзләре аһ-зарның кемнеке икәнлеген тәгаенли.
«Фөрьяд» — хатын-кызның ачы язмышын гәүдәләндергән монолог. «Мин», гәрчә ул, «бала чактук тиберченгән, тик тормаган» зат булса да, әүвәл «тыгыз биләү»гә, аннан тормыш «зинданы»на салына. «Кол» табигатьле ата-анасы балаларын да «кол»лык психологиясе рухында тәрбиялиләр. Үсеп җиткәч, аны берәүгә дүртенче хатын итеп кияүгә бирәләр. «Шул зинданда үсеп җиттем унсигезгә, / Хатын булдым зур корсаклы бер симезгә. / Мәгълүм инде, аңа бардым түгел сөеп: «Егълау-риза, дәшмәү-риза»га буйсынып».
Алга таба автор хатынның исерек, тупас ир белән гаугалы, газаплы, тәмугтай гаилә тормышын сурәтли.
Мәгълүм ки, хатын-кыз язмышы — XIX йөз ахыры — XX гасыр башы татар тормышында һәм әдәбиятында иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Р. Фәхреддин, Г. Исхакый, Ф. Әмирхан һәм башка күп кенә әдипләр милләтнең тәрәкъкыятен турыдан-туры хатын-кызның хокуклы, белемле, тәрбияле булуына бәйләп карыйлар. «Фөрьяд» шигыре дә әнә шул контекстта туган. Әсәрнең «Әлислах»та басылган тексты соңында «ахыры бар» дип куелган. Әмма, ни сәбәптәндер, аның бу өлеше дөнья күрми. Әсәрнең тәмамланмаганлыгы аның эчтәлегендә дә сизелеп тора. Ул «Бик нык торам үз хакымны теләүдә мин, / Һәнүз (һаман) шулук хокук көен көйләүдә мин» дигән юллар белән башлана. Димәк, инде бу зат күндәмлек халәтеннән чыккан, үзенең хокуклары өчен көрәш юлына баскан. Әсәрдә исә әле аның мондый үзгәреш-эволюциясе тасвирланмый калган. Әмма шулай да бар булган текстта хатынның үз хәлен үзе аңлавы, коллык психологиясенә тәнкыйди каравы ачык сизелә. Бу исә кешене тасвирлауда, шәхес үсешендә мөһим момент.
Шигырь ааба ввгв… рәвешендә рифмалашучы 16 дүртьюллыктан гыйбарәт. Һәр юлы 4 әр иҗекле 3 ритмик буыннан тора (4 + 4 + 4).
Г. Тукай. Әсәрләр: Биш томда. 1 т.— 202—204 (369) б.
«Кайгыру!..» (1907)
Бу — Тукайга нисбәт ителгән шигырьләрнең берсе. Ул «Фикер»нең 1907 елгы 22 февраль санында «Болгар» тәхәллүсе белән басылган. Шигырь ааба ввгв… рәвешендә рифмалашучы, һәр юлы 8 әр иҗекле, 8 строфадан гыйбарәт. Интонацион яңгырашы белән такмак калыбына якын.
«Кайгыру» Дәүләт Думасына мөнәсәбәттә язылган. Тукайның бу тематикага нисбәтле берничә шигыре бар. Мәсәлән, «Государственная Думага» әсәрен (1906) ул I Дәүләт Думасы куып таратылгач яза. Анда шагыйрь бу органны эшлексезлектә, вәгъдәсезлектә гаепли. «Кайгыру» шигыре исә II Думага теләк-өметләрне үз эченә ала. Биредә инде гомумән Думаны тәнкыйтьләү юк. Шагыйрь депутатларны икегә бүлеп карый. Уңнар — халыкка каршы затлар. Суллар — «фәкыйрь эшче, кара халык» мәнфәгатен яклаучылар. Әгәр дә Думада суллар җиңсә, өмет бар: «Халыкның өмиде туар, / Ачыккан тамагы туяр; / Золым бетеп, хөрриятләр / Нуры берлән дөнья тулар». Әмма шагыйрь, гәрчә ул Думага аерым өметләр багласа да, реаль фикер йөртә. Аның карашынча, без теләгән Дума булган очракта да, «залим байлар дулап», хөкүмәтнең «эче пошып», андый Думаны «тагын куар». «Кайгыру» авторы хәлнең «начар»лыгын, «ирек», «тигезлек»ләрнең һаман булмавын искәртә, риторик сорау ярдәмендә «хөррият »нең килүен үзебезнең тырышлыкка бәйләп карый: «Хөрриятләр качан агар, / Башымызга качан тамар! / Үземез йокласак, дустлар, / Кемнәр безнең хәлне карар?» Публицистик яңгырашлы, иҗтимагый-сәяси эчтәлекле бу шигырь хәзерге көнгә дә аваздаш.
Г. Тукай. Әсәрләр: Биш томда. 1 т.— 325 (394—395) б.
«Күрдегезме?» (1907)
Әлеге шигырь «Фикер»нең 1907 елгы 2 апрель саны кушымтасында «Шүрәле» тәхәллүсе белән дөнья күргән. Икешәр юллы 9 строфадан гыйбарәт. Һәр юлда 4 әр ритмик буын, 16 шар иҗек. Бу гарузның һәзәҗ үлчәменә туры килә. Рифмалашуы газәлдәгечә: аа ба ва. Әмма эчтәлеге мәхәббәт турында түгел, ә иҗтимагый-әхлакый характерда. Газәлдән аермалы буларак, бу шигырь сатирик, тәнкыйди рухта. Хәтта аларның да шактый усалы, тәмам бетереп ташлый торганы.
Мәгълүм ки, 1906—1917 елларда Оренбургта «Дин вә мәгыйшәт» (әүвәлге исеме — «Дөнья вә мәгыйшәт») журналы чыга. Ул хатын-кызларга ирек, азатлык бирүгә каршы аерым материаллар бастыра. Журналның мондый эш-гамәле алдынгы, демократик көчләрдә тирән ризасызлык уята. Иҗатында хатын-кыз хокукларын, аның бәхет-сәгадәтен яклаган Тукай бу шигырендә «мәгыйшәтче »ләрне кискен тәнкыйтьли, ал арны «шарлатаннар», «ахмак», «исергән баш», «кара йөзләр» дип атый. Һәр бәйт диярлек риторик сорау белән төгәлләнә. Мондый алым укучыны уйландырырга, мәсьәләнең асылына керергә мәҗбүр итә. Гомумән, шигырь үзенең публицистик яңгырашы, эчтәлеге белән ярсулы оратор чыгышын хәтерләтә. Ахыргы строфа исә алда сөйләгәннәргә җавап, нәтиҗә рәвешендә килә: «Дөрест, һәрбер халыкта бар дорыр мондый кара йөзләр, / Вәләкин һичбере милләткә мондый сасы иснәтми».
Шигырьнең теле гарәп-фарсы сүзләре белән чуарланган. Бу, мөгаен, «Дөнья вә мәгыйшәт» журналының теленә, төп адресатка нисбәтән дә шулай эшләнгәндер.
Г. Тукай. Әсәрләр: Биш томда. 1 т.— 152 (356) б.
«Дөньяда торыйммы?— дип киңәшләшкән дустыма» (1907)
Тукайның бу шигыре 12 дүртьюллык строфадан гыйбарәт. Рифмалашуы төрлечә: ааба, ввгв, ддвд. Иҗтимагый-социаль һәм фәлсәфи
эчтәлектәге бу шигырь авторның дустына мөрәҗәгать итүе, киңәш бирүе рәвешенә корылган.
Сатирик элементлар, чынбарлыкны фаш итү рухы да бар. Шигырьнең тәүге өчтән ике өлешендә мондый фикер уздырыла: бу җәмгыятьтә намус белән, вөҗданлы яшәп булмый. «Ялганласаң», «ач-ялангачларны белмәсәң», «иманыңны сатсаң», «корсак» мәнфәгатьләрен генә кайгыртсаң, «кәп-кәкрене туры дисәң», иҗатыңда «майласаң да балласаң», «капиталга» сәҗдә кылсаң…— бу дөньяда яшәү ансат. Алга таба автор үзе әйткән киңәш-теләкләрнең дусты өчен чит булуын искәртә. Чөнки ул тугры, кыю. Әмма мондый затларга яшәүгә караганда үлем яхшы: «Хаклык астка күмелгән шул, өсттә түгел, / Шуның өчен астка табан тарта күңел; // Хаклык берлән мәхшәргәчә бергә булыр / Өчен, син дә,— тиз бул, тиз бул,— җиргә күмел!»
Шигырьдә элек-электән әдәбиятта эшкәртелеп килүче туфрактан туфрак булу идеясе дә гәүдәләнеш тапкан («Үл! Туфрак бул, кайт аслыңа,— аслың яхшы»).
Бу строфада автор, дустына эндәшен алыштырып, Җир шарына мөрәҗәгать итә: «И Җир шары! Нидән, белмим, хак сөйгәнгә» / «Мең кат синең өстеңнән дә астың яхшы». Моның белән шагыйрь, гүя үз әйткәннәренең хосусый күренеп! кенә булмыйча, гомумән яшәеш өчен хас сыйфат булуын да искәртә. «Дөньяда торыйммы? — дип киңәшләшкән дустыма» тәүге мәртәбә «Таң мәҗмугасы»ның 1907 елгы 1 июнь санында басылган.
Г.Тукай. Әсәрләр: Дүрт томда. 1 т.—91—93 (375) б.; Г. Тукай. Әсәрләр: Биш томда. 1 т.— 163—164 (360) б; Татар әдәбияты тарихы — 3 т.— 117—118 б.
«Гыйлавә» (1908)
Тукайның «Булмадың ярым вә булмассың, беләм, җефтем минем» мисрагы белән башланып киткән бу шигыре аа бб… рәвешендә рифмалашучы икешәр юллык өч строфадан (бәйттән) гыйбарәт. Әсәрдә хатын-кызның, бернинди канун, әдәп-әхлак кагыйдәләрен санга сукмыйча, үзе теләгәнчә яшәве, лирик каһарманның йөрәген яндыручы зат булуы рәсемләнә. Шигырь Урта гасыр әдәби традицияләре рухында язылган.
«Гыйлавә» 1908 елда язылып, шул ук елда «4 нче дәфтәрдә» басылып чыга.
Г. Тукай. Әсәрләр: Дүрт томда. 1 т.— 128 (382) б.; Г. Тукай. Әсәрләр: Биш томда. 1 т.— 199 (368) б.
«Егет илә кыз» (1908)
Тукайның 6 бәйтлек бу шигыре миниатюр драманы хәтерләтә. Егет кызга үзенең гыйшкый хис-тойгыларын юмористик планда бәян итә: «Сөям чүмеч кеби борыныңны, җаным, / Гашыйк булдым, тәмам бетте мәҗалым (тәкатем, сабырлыгым)». Кыз да аңа шул рухта җавап бирә. Шигырьдә халыкның көлү культурасына һәм фольклорына хас лексика, эндәш, риторик сорау кебек поэтик чаралар кулланылган. Тукай бу шигырен язганда, өлешчә Г. Кандалыйның (1797—1860) «Сахибҗәмал» әсәреннән дә файдаланган. Кандалый: «Насыйб булып, ала калсам, җанашым, / Савыт-саба, табаклар да кирәкми». Тукай: «Сине алсам, чүмечле һәм иләкле / Булам ич — акча туздырмак кирәкми». «Егет илә кыз» концерт программаларында еш яңгырый. Шигырь, 1908 елда язылып, шул ук елны «Әлислах»ның 28 февраль санында «Кыз илә егет (авылда)», «Диван»да «Егет илә кыз» исеме белән дөнья күргән (1908).
Г.Тукай. Әсәрләр: Дүрт томда. 1 т.— 138 (383) б.; Г. Тукай. Әсәрләр: Биш томда. 1 т.— 210 (370) б.
«Киңәш» (1908)
Тукайның бу исемдәге өч шигыре бар. Бу парчасы мондый юллар белән башлана: «Якын дустым! Сиңа миннән киңәш шул: / Кешеләргә сереңне сөйләмәс бул. // Эчеңдә нәрсә янганын үзең бел, / Үзең кайгыр, үзең егъла, үзең көл».
Мәгълүм ки, үзгәләргә сереңне ачмаска кушу — татар әдәбияты һәм фольклоры өчен хас мотив. Мәсәлән, Сәйф Сарай (1321 —1396) болай ди: «Ни серрең (серең) кем бар — дустларыңа димәгел (әйтмәгел), ни белүрсән кем — бер вакыт дошман булгайлар…» «Дустыңның да дусты булыр, / Сер сөйләмә дустыңа», — дип җырлый халык. Тукай шушы традицион мотивны үзенчә эшкәртә. Шагыйрь карашынча, кешеләргә эгоизм хас. Шигъри фикерне тагын да үткенәйтеп, ул болай ди: «Алар ерткыч, алардан читтә бул син, / Алар барда бүрең бер якта торсын».
Шагыйрь, аеруча, «мактаулардан» сакланырга куша. Кайгы-хәсрәт килсә, «аулакта утыру», «сабыйдай, тәмле-тәмле күз яше түгү» лязем. Мондый чакта берәү килеп керсә, аңа: «Күзләрем никтер авырта, / Өзелми яшь ага кич һәм дә иртә!» — дип җавап бирергә куша.
Шигырьнең интонациясе аның эчтәлегенә туры килеп тора. Эндәш, мөрәҗәгать, кабатлау, поэтик синтаксис чаралары әсәрнең идеясен үтемлерәк итүгә булыша.
«Киңәш» тәүге мәртәбә «Әлислах»ның 1908 елгы 15 сентябрь санында басылган.
Г. Тукай. Әсәрләр: Дүрт томда. 1 т.— 185—186 (396) б.; Г. Тукай. Әсәрләр: Биш томда. 1 т.— 253 (382) б.
«Кемнән ярдәм эзләргә?» (1908)
Тукайның бу шигыре рус шагыйре Майковтан тәрҗемә ителгән. Бу хакта Тукай үзе дә искәртә. Майковның «Совет» парчасы да, Тукай шигыре дә бер үк идеяне раслыйлар: һәр инсан үзгәләрнең ярдәменә ышанып ятмаска, үзе тырышырга, үзе хезмәт итәргә бурычлы. Моның киресе икән, кеше авыр хәлдә кала, хәтта ачтан үләргә дә мөмкин.
Оригинал белән тәрҗемәнең гомуми эчтәлеге, күп кенә сурәтләре үзара бер-берсенә бик якын, хәтта уртак та. Әмма Тукай русча текст белән иҗади эш итә: урыны белән кыскарта яисә өсти. Мәсәлән, Майковтагы «Много слышал добрых я советов, / Наставлений, ласки и обетов» юлларын Тукай болай бирә: «Миңа дустлар, танышлар һәм белешләр / Хисапсыз бирделәр яхшы киңәшләр». Татарча текстта киңәш бирүчеләр конкретлаша, ә «наставлений, ласки и обетов» гыйбарәсе «яхшы киңәшләр» рәвешендә генә белдерелә. Оригиналдагы «Я поверил, ждал, заботы кинул» мисрагы тәрҗемәдә киңәйтелә, «иҗтиһад», «эшсез»лек төшенчәләре үзәккә куела: «Ышанмаслык түгел бит,— яхшы сүзләр; / Бирә тәмле өмидләр,— якты йөзләр.// Ышандым, иҗтиһадны ташладым мин,/Һаман уйнап көләргә башладым мин». Тәрҗемәнең соңгы өлешендә лексика татар әдәби традицияләре рухында сайланган. Мәсәлән, Тукай оригиналдагы «человек-то добрый» сүзләрен С. Сараи, Мөхәммәдьяр һәм башка шагыйрьләр иркен кулланган «ихсанлы кеше» рәвешендә бирә.
«Кемнән ярдәм эзләргә?» шигыре тәүге мәртәбә Тукайның «Диван»ында (1908) басылган.
Г.Тукай. Әсәрләр: Дүрт томда. 1 т.— 176 (391—392) б.; Г. Тукай. Әсәрләр: Биш томда. 2 т.— 245 (378) б.
“Япун хикәясе”
«Япун хикәясе» — аа бб… рәвешендә рифмалашучы, һәр юлы өчәр ритмик буынлы, 12 шәр иҗекле, 46 бәйтлек лиро-эпик әсәр. Үзенең эчтәлеге, төзелеше белән ул элеккеге тезмә хикәятләр рухында иҗат ителгән. Тукай бу әсәрен рус әдибе (шагыйре, публицисты, драматургы, прозаигы) В. П. Буренинның (1841—1926) «Японская сказка» исемле көйле хикәясеннән файдаланып язган. Сюжет һәм геройларда аермалар артык зур түгел. Әмма детальләрдә, шигъри формада үзгәлекләр шактый.
«Я…» Көнчыгыш сүз сәнгатенә, әкиятләргә хас булган традицион, шартлы башлам белән башланып китә: Электә бер Ташчы торган бу дөньяда, / Безнең җирдә түгел — ерак Япунъядә. // Үзе булган таза гына бер яшь егет; / Ялыкмыйча эшли икән ул таш эше». Ул көн саен хезмәт иткән, арган-талчыккан. Бервакыт Ташчы, Ходайга мөрәҗәгать итеп, үз хәленә зарланган: «Ходаем, ник фәкыйрь иттең мине болай?/ Рәхмәтең киң, мин бәндәңне кыйлсаң да бай». Бу сүзләрне «бер фәрештә» ишетеп ала да Ташчыны «шул минуттук зур бай» итә: «Инде хәзер авыр эшләр муенда юк, / Рәхәт ята, һичбер нәрсә уенда юк». Әмма егетне болар гына канәгатьләндерми, аның «Олугъ бер хан» (русчада — император) буласы килә. Ташчы бу теләгенә дә ирешә: «…Уенчылар матур көйләр көйләгәли,/ Баш өстендә алтын зонтик күләгәли». Әмма эссе, кояш кыздыра. Шунда ул Фәрештә ярдәмендә кояш: була: «Күктә тора, бу дөньяга нурлар коеп». Әмма аны болыт каплый. Моңа кимсенеп, Ташчы болыт була: «чиләк-чиләк» яңгыр яудыра, «сахра, игенлекләрне» су белән бастыра. Ә таш-тауның моңа исе дә китми. «Егет әйтә: «Кирәк түгел болыт булу, / Артык миңа болыт булганчы юк булу!» Менә ул — таш-тау. Горурланып, «селкенми дә, кузгалмый да тора». Әмма кулларына балта белән чүкеч тоткан бер Инсан килеп, таш-тауны вата башлый: Шунда егет элеккеге һөнәренә кайта: «Кирәк түгел, мин яңадан Ташчы булам, / Әүвәлгечә иҗтиһадлы (тырыш) эшче булам».
Төрки-татар халкында, аның сүз сәнгатендә хезмәтне зурлау, аны бәхет-сәгадәт чыганагы, әхлаклылык факторы дип карау элек-электән килә. Котбның «Хөсрәү вә Ширин» романында (1342) Фәрһад — ташчы, кешеләргә игелек китерүче зат. XVII йөз шагыйре Мәүла Колый игенчелекне иң «гали» (бөек) һөнәр дип саный: Тукай да бу күркәм традицияләрне дәвам итә («Эшкә өндәү»…). В.П. Буренин әсәре мисалында ул үз укучыларына аваздаш, тәрбияви мотивларны күрә һәм шуңа күрә дә аны, үз иҗат казанында кайнатып, татарчага күчерә.
Төрле рәвешләргә кереп, төрле вазифаларны сынап караган Ташчы, гәрчә әүвәл зарланса да, «галилек һәм бәхет»нең гади хезмәттә генә булуына тәмам төшенә: «Күрдем хәзер: эшкә һичнәрсә тиң түгел, / Эштән көчле нәрсә табу мөмкин түгел. «Иҗтиһадлы эшче» — аның идеалларыннан берсе.
Әсәр салмак хикәяләүгә корылган. Ташчының эш-гамәлләре, Фәрештә белән әңгәмә шигырьнең төп эчтәлеген тәшкил итә. Егетнең бер-берсен кире кагу формасындагы төрле рәвешләргә керүе мантыйкый яктан шактый дәлилләнә. Бай, хан, кояш, болыт, тау-таш булу күренешләре билгеле бер кинокадрлар рәвешендә күзаллана. Борынгы мифологик фикерләү белән бәйләнешле бу төр әверелү-метаморфозалар хикәяләүгә динамик төсмер бирәләр. Ташчының, төрле сынауларны узып, элеккеге шөгыленә янә кайтуы (әмма рухи яктан баеп) әсәрнең композицион яктан төгәлләнешен дә тәэмин итә.
«Япун хикәясе» тәүге мәртәбә «Әдәбият»та (1909) дөнья күрә. Аннан соң да күп тапкырлар басылып чыга. Педагогик процесста да бу әсәр еш файдаланыла.
Г. Тукай. Әсәрләр: Биш томда. 2 т.— 57—60 (352—353) б.
«Сөбханалла, сөбханалла!»
Бу әсәрнең төп эчтәлеге түбәндәгедән гыйбарәт: лирик геройны («мин»не) хәлфәсе «сабый чакта» «бер яхшы нәрсә»гә өйрәтә: «Сөбханалла» диеп әйтү тиеш,— диде/,— Бер мән (кеше) яңа гына туган айны күрсә». «Сөбхан» —мактау, данлау, хуплау дигән сүз. «Сөбханалла» дип, гадәттә, сокланганда, уңай мөнәсәбәтләрне белдергәндә, мактаганда әйтәләр.
Лирик герой хәлфәсенә рәхмәтле, аның киңәшен үзе өчен гадәткә әйләндерә, хәтта сөйгән яры белән очрашып, «теле тотлыкканда» да «сөбханалла!» сүзе аңа ярдәмгә килә.
Алга таба автор кызыклы бер борылыш ясый. Әгәр, ди лирик герой, «шул матурны» укымаган», «гади генә» «Гайнетдиннәр…» күрсә, алар бу сүзне әйтә алмаслар иде. Әсәр «мин»нең бераз мактануы, һавалануы рухындагы юллар белән төгәлләнә: «Әгәр, хәлфә,/ мин дә шулай надан булсам, / Синнән гыйлем ал алмыйча калган булсам, / Әйтер идем, шулар кеби, мин гыйрфансыз (аң-белемсез):/ Әй-яй, бигрәк матур икән, чукынган кыз!»
Шигырь лиро-эпик характерда. «Мин» һәм «хәлфә» белән мөнәсәбәтле вакыйга лирик геройның уй-кичерешләре, эмоциональ мөнәсәбәте белән үреп бирелә. Әсәр юмористик рухлы. Автор карашынча, гүзәллек, матур кыз алдында укыган да, надан да — берәү дә тыныч кала алмый, һәркем үзенчә соклануын белдерә.
«Сөбханалла, сөбханалла!» шигыре ааба ввгв… рәвешендә рифмалашучы 7 дүртьюллык строфадан гыйбарәт. Аерым юлларда «сөбханалла…» сүзенең кабатлануы шигырьдәге фикри һәм хисси бөтенлекне арттыра, әсәрнең эмоциональ яңгырашын көчәйтә. Соңгы строфаның ахыргы сүзе алдагы мисраглар белән рифмалашмаган (надан булсам — калган булсам — кыз). Мондый аерымлык соңгы юлның («Әй-яй, бигрәк матур икән, чукынган кыз!») мөһимлеген, көтелмәгәнчә булуын ассызыкларга ярдәм иткән. «Чукынган кыз» гыйбарәсе дә бу очракта халыкчанлыгы, вазгыятькә тапкыр килүе белән сыйфатлана. Гомумән, әсәр үзенең лексик составы, синтаксик төзелеше белән халыкның образлы фикерләвенә бик якын. Анда халык җырларына, «Кыйссаи Йосыф» китабына хас булган гыйбарәләр һәм сурәтләр дә кулланылыш тапкан («Тулган айга охшаш йөзе», «яңа туган айга охшаш кашы…»; «Укымаган алар, бернәрсә белмиләр»…).
«Сөбханалла, сөбханалла!» шигыре һәр юлы өчәр ритмик буынлы, 12 шәр иҗекле строфалар белән язылган. Бу ягы белән ул Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәрендәге шигъри төзелешне дә хәтерләтә.
Шигырь сәхнәләрдә, радио-телевидение аша еш яңгырый.
«Сөбханалла, сөбханалла!» тәүге мәртәбә 1909 елның октябрендә «Әдәбият»та нәшер ителгән.
Г. Тукай. Әсәрләр: Биш томда. 2 т.— 47 (351) б.
“* * * Хайлыйм,хайлыйм хайларга”
Бу — исемсез шигырь. Такмак рухындагы ике дүртьюллыктан гыйбарәт. «Хайлыйм…» дип башланган тәүге юл «гаҗәпләнәм гаҗәп хәлләргә» мәгънәсендә. Алга таба «Чәйдәш абзыкай»га «сторож» булып яллану, «Яшен»чене әрләү, «Мәрьям белән парлап» җырлау хакында сүз бара.
Сатирик рухлы бу парчаның эчтәлеге, мәгънәсе тарихи, реаль фактлар белән бәйләнештә генә тиешенчә аңлашыла.
Шигырь «Яшен»нең 1909 елгы 29 апрель санында рәсем асты тексты рәвешендә имзасыз басылган. Әмма аны Тукайга нисбәт итәләр.
Шигырьдәге «Чәйдәш абзыкай» — Казан сәүдәгәре, «Бәянелхак» газетасы нашире Әхмәтҗан Сәйдәшев. «Яшен»дә аның «Нашир әфәнде» дип исемләнгән рәсем-карикатурасы бар. Портретның бер ягында — тузган чәчле ир-ат башы («Музей сторожы»), икенче кырыенда — хатын-кыз башы. Шунда ук «Мәрьям илә җырлый» дигән сүзләр язылган. Ә бу шигырь шушы рәсемнәр астында китерелгән.
Бу вакытта «Бәянелхак»та эшли башлаган С. Рәмиев «Казан мөхбире» газетасында «Музей сторожы» тәхәллүсе белән «Яшен»гә, «Әлислах»ка каршы аерым тәнкыйть материаллары бастыра. Истәлекләрдән С. Рәмиевнең җырчы булуы да билгеле. Аның җырчы Мәрьям Искәндәрова белән аерым көйләрне бергәләп башкаруы да мәгълүм. Шигырь карикатур шәкелдә әнә шуларга ишарә ясый.
Г. Тукай. Әсәрләр: Дүрт томда. 2 т.— 25 (338) б.;
Г. Тукай. Әсәрләр: Биш томда. 2 т.— 23 (347—348) б.
«Хатыннар хөррияте»
Тукайның бу шигыре тәүге мәртәбә «Яшен» журналының 1909 елгы 2 нче март санында «Шүрәле» имзасы белән дөнья күргән. Әсәр рус шагыйре В.В.Князевның (1887—1937) Петербургта чыга торган «Сатирикон» журналының 1909 елгы 24 нче номерындагы «Либерал средней руки перед банкетом» шигыреннән файдаланып иҗат ителгән. Бу хакта Тукай үзе дә әсәрнең исеменнән соң җәяләр эчендә «Сатирикон»нан дип искәртә. Автор үзенең 1909 елгы шигырьләр мәҗмугасында, ягъни «Әдәбият»та, астөшермә ясап, әсәргә мондый аңлатма бирә: «Сатирикон» журналында берәү, хатыннар тарафдары булып, идән буенда: «Хатыннар! Атлаңыз алга!» —дип, гайрәтләнеп йөргән бер кешенең, фәкать чалбарын тазартмаган өчен, үз хатынын эт итеп сүккәненнән көлә.
Миңа килгәч, ул шигырь, табигый, миллиләште. Күп кешеләр бу шигырьдән морад нәрсә икәнен бөтенләй аңлап җитмәгәнгә, азрак изах иттем (аңлатып бирдем). Мөтәрҗим (тәрҗемәче)».
«X…» аа бб… рәвешендә рифмалашучы 9 икеюллык строфадан гыйбарәт. Һәр юлда 16 шар иҗек. Шигырьнең тәүге 7 строфасы публицистик чыгышны хәтерләтә. Лирик герой хатын-кызларга «хөрлек», «азатлык» бирү өчен көрәшне үзенең төп яшәү максатына әверелдерүе хакында яза: «Көям бирмәк өчен хөрлек, азатлыклар хатыннарга; / Бөтен фикрем, уем шулдыр, карамый көн вә төннәргә». Бу изге эшкә ул бөтен «матбугат»ны, «дөнья халкы»н һәм хатыннарның үзләрен дә чакыра. («Хатыннар! Атлаңыз алга! Бу юлда шаула, матбугат!» «Иел, и халкы дөнья! Уртадан юл бир хатыннарга!»)
Шигырьнең беренче өлеше җитди тонда. Андагы фикер-теләкләр XX йөз башы татар иҗтимагый һәм мәдәни тормышы белән турыдан-туры керешеп китә. Башка әдипләр кебек, «X…» авторы да милләт тәрәкъкыятен хатын-кызның тырыш, белемле булуында күрә: «Укы, яз, бел, тырыш син, и мөкатдәс яртыбыз безнең! Кеше булмак өчен иң-иң беренче шартыбыз безнең!»
Әсәрнең соңгы ике строфасында тон да, эчтәлек тә үзгәрә. Моңа кадәр изге, файдалы сүзләр сөйләгән «мин» чалбарындагы тапны чистартмаган өчен хатынын эт урынына сүгә, аны «сыер» дип атый. Моның белән автор сүз һәм гамәл берлеген сакламаучыларны кытыклый, фаш итә. Әсәрнең «Шүрәле» имзасы белән басылуы да бик мәгънәле, символик.
Тукай, гәрчә ул үзен «мөтәрҗим» дип атаса да, «Сатири-кон»дагы текст белән иҗади эш итә. Бу әсәрнең һәм күләмендә, һәм төзелешендә, һәм эчтәлегендә ачык күренә. Татар шагыйре В. В. Князев шигырендәге мотивны, үзе әйтмешли, шактый «миллиләштерә». «Таралырга вакыт инде чапан атлы болытларга; / Чапаны да, Бохары да ашарга калсын этләргә!» һ. б.— шуның ачык мисалы.
Г. Тукай. Әсәрләр: Биш томда. 2 т.— 9 (343) б.
«Күрсәтә» (1909)
Тукайның бу шигыре 11 бәйттән, ягъни икеюллыктан гыйбарәт. Һәр юлда 15 әр иҗек, дүртәр ритмик буын. Шигъри үлчәме белән бу әсәр гарузның рәмәл төренә туры килә. Рифмалашуы аа ба ва… рәвешендә. Һәр юлдан соң бер үк сүз — «күрсәтә» кабатланып килә, ягъни рәдиф вазифасын үти. Үзенең строфа төзелеше, гаруз белән язылуы, рифмалашуы ягыннан «Күрсәтә» газәл жанрына туры килә. Мәгълүм ки, классик газәлләр, нигездә, мәхәббәт турында. Бу әсәрнең эчтәлеге исә әхлакый-фәлсәфи характерда. Инсан, гомумән, үзенең тышкы табигате белән яхшыга — уңай, ә яман эшләргә — тискәре мөнәсәбәтле. Шушы закончалык шигырьнең тәүге бәйтендә үк гәүдәләнеш тапкан: «Ай кеше! Тыштан үзендә изге хасләт (сыйфат) күрсәтә,/ Яхшыга — рәгъбәт (теләктәшлек), яман эшләргә нәфрәт күрсәтә». Бу тезис алга таба тулыландырыла, детальләштерелә («… дингә вә Коръәнгә итагать күрсәтә»; «… чынлыкны сөя…»). Әмма, баксаң, кеше еш кына икеөйзлелек күрсәтә, эгоистларча эш итә икән: «Булса килмәслек үзенә тугры әйткәннән зарар, — / Ул да чынлыкны сөя, сүздә сәдакать (турылык) күрсәтә… // Мин арыслан! — ди, синең малны тәләф иткәндә (туздырганда) ул, / Син аңар калсаң: фәкыйрьмен, ди, җәбанәт (куркаклык) күрсәтә». Әмма иң аянычлысы шул: башкаларга ул синең гайбәтеңне сата; ә инде очрашкач, сиңа теләктәшлек, мәхәббәт белдерә: «Чәнчә дә ул күңлеңә явыз лисане хәнҗәрен (хәнҗәр кебек телен): / Нигә кәйфең китте, дустым? — ди, мәхәббәт күрсәтә…».
Аерым инсаннарга хас мөнафикълык күренешләрен тәнкыйтьләү язма әдәбиятта элек-электән күзгә ташлана (Йосыф Баласагунлы, Мәхмүд Болгари, Сәйф Сараи, Мөхәммәдьяр Һ.6.). Тукай шул традицияне уңышлы дәвам итә.
«Күрсәтә» тәүге мәртәбә «Әлислах»ның 1909 елгы 30 апрель санында дөнья күргән. «Ахыры бар» дип язылса да, ахыры хәзерге фәнгә мәгълүм түгел.
Г. Тукай. Әсәрләр: Биш томда. 2 т.— 25—26 (348) б.
«Киңәш» (1909)
Тукайның бу шигыре фәрд жанрында, ягъни бер икеюллыктан гыйбарәт: «Ялангач калдыйсәң син һәр җәһәттән фазлы Тәңридән (Алла рәхмәтеннән) /
Мыраулый башла бик ямьсез, алып үрнәк Бәширидән».
Бәшири — әдип Зариф Бәшири (1886 — 1962). Тукай монда аның ашыгыбрак язылган шигырьләреннән көлә.
«Киңәш» «Яшен» журналының 1909 елгы 9 май санында «Ачы хакыйкатьләр» дигән гомуми баш астында «Шүрәле» имзасы белән дөнья күргән.
Г. Тукай. Әсәрләр: Биш томда. 2 т.— 33 (349) б.
«Киңәш» («Чикмә гамь») (1909)
Тукайның өч бәйтлек (строфалык) бу әсәре рус шагыйре Н. И. Позняковның (1856—1910) «Если в сердце человека…» шигыреннән өлешчә файдаланып язылган (Н. И. Позняков. В лучшие годы. — СПб., 1896. — С.61).
Шигырьнең төп мәгънәсе кайтмаска киткән нәрсә өчен кайгырмаска, урынсызга яшь түкмәскә чакырудан гыйбарәт.
Лирик герой хәрәкәтне, кыюлыкны, тормышчанлыкны хуплый, Алланың ярдәменә дә өметен баглый: «Түкмә күз яшь: ярдәмеңдә һәр заманда Алла бар; / Ал җәсарәт (батырлык; кыюлык), алга омтыл, һич ялыкмый алга бар!»
«Киңәш» «Йолдыз»ның 1909 елгы 29 ноябрь санында дөнья күргән. Ул ике кисәктән гыйбарәт: беренчесе — «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен…», икенчесе «Чикмә гамь…» дип башлана. «Күңел җимешләре» җыентыгында (1911) шигырьнең тәүге 6 юлы «Киңәш», ә калган өлеше «Сәрләүхәсез» исеме белән аерым-аерым басылган.
Г. Тукай. Әсәрләр: Дүрт томда. 1 т.— 63 (344) б.; Г. Тукай. Әсәрләр: Биш томда. 2 т.— 62 (353) б.
«Кәҗә тугрысында» (1910)
Әлеге шигъри әсәр тел-стиленең халыкчанлыгы, идея эчтәлегенең тормышчанлыгы белән сыйфатлана. Шигырь язма әдәбият һәм фольклор башлангычларының синтезын (кушылмасын) хәтерләтә. Бер үк әсәр эчендә мәсәл һәм бәет жанрлары кушылып бирелгән.
«Кәҗә тугрысында» әкиятләргә һәм мәсәлләргә хас булган сүзләр белән башлана: «Бер заман йорт кошлары, хайваннары / Хуҗаның каршына килделәр бары: // И Хуҗа, безгә ризык биргән Хуҗа! — / дип сакалын селкетеп сөйли Кәҗә». Ул үзенең сөт бирүен, әмма хуҗасының туярлык ашатмавын, шуның өчен «караклыклар» итүен, тиргәүләргә дучар булуын әйтә. Моңа җавап, аңлатма рәвешендә, Кәҗә турындагы бәет китерелә. Анда Кәҗәнең «Каза» дигән кушаматы да булуы, «кәбестә, суган кыякларын» «кыркып», кешеләргә зыян китерүе хакында сөйләнә. «Ул Кәҗәне кайда күрсәң, шунда кыйна, / Язык булмас, бәлки сәвап булыр имди».
Шигырьнең тәүге 10 строфасының һәр юлы 11 әр иҗекле, 3 әр ритмик буынлы икеюллыклар белән язылган. Ул гарузның кыскартылган рәмәл үлчәменә туры килә. Шигырьнең Кәҗә турындагы бәетне үз эченә алган икенче өлешенең һәр юлы 12 шәр иҗекле, аааб вввб… рәвешендә рифмалашучы 3 дүртьюллыктан гыйбарәт. Ул шигъри үлчәме һәм төзелеше белән «Кыйссаи Йосыф» строфасына туры килә.
Әлеге шигырь тәүге мәртәбә «Йолдыз»ның 1910 елгы 23 февраль санында һәм «Ялт-йолт»ның шул ук елгы 1 март санында «Шүрәле» имзасы белән басылган.
«Ялт-йолт»та «Газеталардан» дигән баш астында мондый юллар бар: «Бездә «кәҗә» асраган кешеләр, бик начар нәселләрне генә асрап, һичбер төрле карамаганлыктан, елына Ю—25 чиләктән артык сөт ала алмыйлар. Хәтта җәй көнендә, «ул үзенә ашарга таба» дип, бер дә ашатмыйлар да. Шуның өчен кәҗә, һәр төрле караклыкларга бирелеп, «нәфрәте гомумия»гә мөстәхикъ (ия; лаек) буладыр…». Шуннан соң «Бу хосуста кәҗәнең үз фикере» дип куела һәм шигырь бирелә.
Г. Тукай. Әсәрләр: Биш томда. 2 т.— 94—95 (356) б.
«Зур бәшарәт!» («Рәхмәте гомуми") (1910)
Дин галиме, философ Муса Бигиевнең (1874—1949) 1910 елда «Рәхмәте илаһия гомуми» исемле хезмәте басылып чыга. Анда Алла рәхмәтенең муллыгы, нинди диннән булуына да карамастан, һәммә кешегә дә җитәрлек икәнлеге хакында фикер уздырыла. Тукай бу шигырен шушы китап чыгу уңае белән туган шау-шу, бәхәсләргә мөнәсәбәттә иҗат итә. Анда «әһле» Петербург, Нью-Йорк, Берлин, «Лондон әһле», «япун», «чин», «финнәр»не телгә алу аша гомумкешелек төшенчәсе тудырыла. Кәммәгезгә, ди шагыйрь, «бәшарәт!» Дүрт строфалык бу шигырь шушындый бәйт белән төгәлләнә. «Беләмсез, калмыйсыз сез утта мәңге,— / Алыр сезне йолып Муса әфәнде!»
«Зур бәшарәт!» «Ялт-йолт»ның 1910 елгы 1 март санында «Гөмбертт» имзасы белән басылган.
Г. Тукай. Әсәрләр: Биш томда. 2 т.— 96 (356) б.
«Катиле нәфескә» (1910)
Катле нәфес гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә үз-үзеңне үтерү дигән сүз. Борынгы дини-мифологик карашлар нигезендә, кеше тән һәм җан (рух) берлегеннән гыйбарәт. Инсан үлгәч, тән туфрак була, ә җан яшәвен дәвам итә. Суфыйчылык шагыйрьләре (Әхмәд Ясәви, Сөләйман Бакырганый, Өмми Кәмал, Мәүла Колый, Шәмседдин Зәки һ. б.) бу темага аеруча нык игътибар юнәлттеләр. Алар раславынча, тәннең ниндилеге рухка бәйле. Шуңа күрә кеше үзенең яшәешендә тәннән бигрәк рухны пакьләү, камилләштерү белән шөгыльләнергә тиеш. Тукай да бу шигырен нәкъ әнә шул традицияләр юнәлешендә иҗат иткән. Әмма ул аны гомуми планда түгел, фаҗигале язмышка дучар булган затка дәшү рәвешендә язган.
«Татсыз хәяттән», «җан авырттыргыч газаптан» котылырга, «тынычлыкка» ирешергә теләгән бер инсан үз-үзенә кул сала.
Тукай мондый гамәлне «зур җинаять», Алла бирергә мөмкин бәхеттән баш тарту дип саный: «Ашыктың, эшләдең бик зур җинаять!» Шагыйрь фикеренчә, тән бер кием кебек кенә: «Кирәк черсен, кирәк торсын — ни ул тән? — / Чыдамсыз бер кием ул җанны өрткән!»
Синең, ди шагыйрь, «дөньяда күргән газабың» — «җаның бозык булудан». Иң мөһиме — рухны камилләштерү, «ислах итү» (төзәтү), җанны «изгелек белән тутыру».
Әгәр рухыңны ислах итми үлсәң, / Барыбер син газапта, яхшы белсәң! Тукай үз фикеренең үтемлелеген арттыру өчен, шигырьне халык телендәге канатлы сүз белән төгәлләп куя: «Газап китми кабердә тән черүдән: /Бүрек ташлап котылмыйлар бүредән!»
«Катиле нәфескә» строфалары аабб… рәвешендә кафияләшүче 10 бәйттән гыйбарәт. Шигырь кыскартылган өч буынлы һәзәҗ үлчәме белән язылган.
Шигырь «Йолдыз»ның 1910 елгы 15 апрель санында басылган.
Г. Тукай. Әсәрләр: Дүрт томда. 2 т.— 103 (351) б.
«Ачы тәҗрибә авазы» (1910)
Тукайның бу шигыре тормышка, инсаннарның үзара мөнәсәбәтләренә хас булган кешегә ышану-ышанмау, икейөзлелек мотивын тасвирлауга багышланган. Лирик герой, кайчакта ачылып китеп, үзенең кайгы-моңнарын, эч серләрен «иптәшенә» сөйләве хакында яза. Дусты да аны игътибар белән, йөзендә «нурлар» балкытып тыңлый. Әмма ниндидер бер билгесез аваз «мин»гә болай ди: «Ышанма, дөньяда һәркемдә ялган!» Иптәшең «тышыннан» гына сиңа теләктәш, чынлыкта «кара йөз ул, кара эч ул һаман,/ Мәхәббәт һәм кешелек юктыр анда». Бу яшерен «аваз» «иптәш»нең нурлы йөзен дә үзенчә аңлата. Чөнки, ди ул, син «кайгы, хәсрәттән бушандың», «күңлең эчелде», «тирә-якка шуның нуры чәчелде».
«Йөзендә күргәнең нур иптәшеңнең / Нурыдыр саф күңел һәм күз яшеңнең».
Лирик герой бу «аваз»ның кемлеген белергә тели. Тегесе: «…Син рәнҗемә,/ Минем исмем — ачы, карт тәҗрибә»,— ди.
Кешегә ышану-ышанмау, «мөнафикълык» (икейөзлелек) мотивы төрки-татар әдәбиятында элек-электән эшкәртелеп килә. Йосыф Баласагунлы, Котб, Сәйф Сараи, Мөхәммәдьяр, Акмулла һәм башка шагыйрьләрнең иҗатларында моңа күпләгән мисаллар табарга мөмкин. Халык җырларында да «Дустыңның да дусты булыр, / Сер сөйләмә дустыңа» диелә.
Тукай шушы традицион мотивны үзенчә эшкәртә, аны тормышта, буыннар яшәешендә сыналган «ачы тәҗрибә авазы» рәвешендә тасвирлый. «Иптәше»нең нурлы күренүен аңлатуы да шигырьдә яңача кабул ителә. Әсәр «мин» белән күңел каршылыгын гәүдәләндерүгә, «аваз»ның сохбәт-диалогына корылган. Серле «аваз» дини мифология белән бәйле. Аны элек «һатиф» («яшерен тавыш бирүче», «изге рух», «гаиптән килгән аваз») дип йөрткәннәр. Мәсәлән, Ш.Бабичның «Һатиф вә татар» шигыре дә бар.
Тукайның «Ачы тәҗрибә авазы» әсәре аа бб… рәвешендә рифмалашучы 15 икеюллык строфадан — «мәснәви »дән гыйбарәт. Шигырь 11 әр иҗекле, өч ритмик буынлы. Ул гарузның кыскартылган һәзәҗ үлчәменә туры килә.
«Ачы тәҗрибә авазы» тәүге мәртәбә «Йолдыз»ның 1910 елгы 19 апрель санында басыла. Аннан соң «Күңел җимешләре» җыентыгында да дөнья күрә (1911).
Г. Тукай. Әсәрләр: Биш томда.2 т.— 119—120 (359) б.
«Мәҗлес» (1910)
Әлеге шигырь А. С. Пушкинның «Веселый пир» исемле әсәренә (1819) нигезләнеп язылган. Һәр ике шигырьнең дә темасы бер үк: мәҗлес, дуслар белән кәеф-сафа кору. Әмма детальләрдә, шигъри формада аермалыклар да күзгә ташлана. Пушкинда: «Я люблю вечерний пир, / Где веселье председатель, / А свобода, мой кумир, / За столом законодатель». Тукайда: «Мин сөям дустлар белән булган хозур мәҗлесне кич, / Шундый мәҗлес: анда хөррият белән шатлык рәис». Оригиналдагы «вечерний пир» татарча текстта «хозур» сүзе белән детальләштерелә. Пушкин, «свобода» сүзенә үзенең экспрессив мөнәсәбәтен белдереп, аны «мой кумир» гыйбарәсе белән ачыклый. Тукай исә «хөррият» белән «шат-лык»ны бер яссылыкка куя, «рәис»лекне аларның икесенә дә тапшыра. Алга таба да ике текст арасында төрлелекләр очрый. Русча әсәрдәге «заглушает крики песен» татар шагыйрендә «кясәләр булса тулы без мәет (исерек) булып аугангача» рәвешендә бирелгән. Мәҗлестәге катнашучыларны Пушкин «гость» дип атый. Татарда исә бу төр күңел ачулар бик хупланмый. Мөгаен, шуңадыр Тукай рустагы кунак төшенчәсен «эчкән кешеләр» дип кенә атый.
А. С. Пушкин шигыренең һәр юлы икешәр ритмик буынлы, 7—8 үлчәмле 8 тезмәдән (2 дүртьюллыктан) гыйбарәт. Тукай исә үз әсәрен аа бб… рәвешендә рифмалашучы 4 әр ритмик буынлы, 15 әр иҗекле шигъри шәкелдә язган. Ул гарузның рәмәл төрендә.
«Мәҗлес» беренче мәртәбә «Йолдызының 1910 елгы 25 апрель санында басылган.
Г. Тукай. Әсәрләр: Биш томда. 2 т.— 122 (359) б.
«Каймакта» (1910)
Иҗат иясенең эшчәнлеге язуга хәзерлек, илһам, уй-кичерешләрне кәгазьгә төшерү, бушанып калу кебек үзара тыгыз бәйләнешле халәтләр берлегеннән гыйбарәт. Тукайның бу шигырендә шундый халәтләрнең берсе — күңелнең «уйдан… бушанып калуы, «тәгътил», ягъни ял итүе тасвирлана. «Менә шул чак кешеләр шелтәлиләр: / «Нигә син язмыйсың һичнәрсә?»—диләр». Лирик каһарман мондый рухи халәтен акчасы юк кешенең «Сораучыга…: «Миндә вак юк!» — диюе белән чагыштырып, «Вакыт юк!» — дип җавап бирә. «Кайчакта» — 7 бәйтле аа бб… рәвешендә рифмалашучы әсәр.
Тукайның бу шигыре «Йолдыз»ның 1910 елгы 2 май санында басылган.
Г.Тукай. Әсәрләр: Биш томда. 2 т.— 125 (360) б.
«Үкенеч» (1910)
Тукайның бу шигыре аа бб… рәвешендә рифмалашучы 12 икеюллыктан (бәйттән) гыйбарәт. Ул гарузның өч буынлы кыскартылган һәзәҗ үлчәме белән язылган.
Шигырьнең үзәгендә — авыр хәлдә калган лирик каһарманның рухи халәте, күңел газаплары. Ул үзен «тышкы» «яхшы»лыкка, «ялган көлүгә» ышанып «алдану»да, түбәнәюдә, ирексезлеккә төшүдә битәрли. «Нигә мин тормадым бер читтә ялгыз — / Ничек күктә яна бер данә йолдыз? » — ди лирик каһарман. Хәзер, ди ул, «әсирмен, ычкыналмам инде мәңге, / Күңелсез һәр ягым — нурсыз, караңгы!». Биредә шагыйрь мөселман фикерләвендә элек-электән тискәре мәгънәдә йөргән «монафикъ» сүзен куллана: «Монафикълар камап һәр дүрт ягымны,//Күрәлмим мин кояшым һәм аемны».
Лирик каһарманның идеалы, «кәгъбә»се күренми, рухы «сулыш… ал алмый». Әмма әле ул тәмам өметсезлектә түгел. Кыен хәлдән чыгу кешенең үзенә дә бәйле: «Читен хәл: гайрәтең җитсә — ерып чык, / Әгәр җитмәс исә — бет, шунда тончык!»
Шагыйрьнең рухи халәте шактый дәрәҗәдә шул чордагы иҗтимагый-социаль шартлар, илдәге реакция белән дә бәйле.
«Үкенеч» «Йолдыз»ның 1910 елгы 1 июль санында басылган. «28 июнь, 1910 сәнә» дип искәртелгән.
Г.Тукай. Әсәрләр: Биш томда. 2 т.— 130 (360) б.
«Күңелле сәхифәләр» (1910)
Әлеге шигырь балалар өчен язылган. Тәүге мәртәбә 1910 елда Тукайның шул исемендәге җыентыгында (Казан: «Милләт» матбагасы) дөнья күрә.
«Күңелле сәхифәләр»нең һәр юлы 5 әр иҗекле 7 дүртьюллык строфадан гыйбарәт. Рифмалашуы төрлечә: күпчелеге ааба… рәвешендә. Шигырьнең ритмикасы җиңел, хәрәкәтчән, эчтәлеккә туры килеп тора: «Бакчы аучыга, / Кош аулаучыга: / Шактый читен эш — / Арый, талчыга… // Очадыр үрдәк,—/ Тизрәк бул, тизрәк: / Китмәсен ерак, / Ат мылтыкны, ат!» Аллитерация, ассонанс, мөрәҗәгать чаралары да динамиканы арттыруга ярдәм итә. Шигырьдә юмор да бар: җил аучының эшләпәсен очыра, үрдәк кача, ядрә эшләпәне тишә. Аучы кош урынына тишек эшләпә алып кайта. «Көлсә көләрләр / Кешеләр, күреп; / Тишекләреннән / Җил торыр өреп».
Шигырь балалар тарафыннан яратып укыла, сәхнәләрдән дә еш яңгырый.
Г.Тукай. Әсәрләр: Биш томда. 2 т.—99 (357) б.
«Кичә һәм бүген» (1910)
Ике бәйтлек бу шигырь табигать һәм күңел, үткән һәм бүгенге көн янәшәлегенә корылган. Кичәге көннең «ямьсез»леге күңелнең «сынуы»на һәм «боегуы»на китергән. Ә инде «бүгенге» табигатьнең нурлы булуы лирик каһарманның да күңелен «бөтен» иткән. Шагыйрь «нурлы кояш», «ачылган гөл», «былбыл» сайравы аркылы тереклеккә, яшәешкә дан җырлый: «Әй кояш нурлы — ачылган бакчаларның гөлләре; / Яктылык! Рәхәт! Бәхет! Сайрый Ходай былбыллары!»
«Кичә һәм бүген» тәүге мәртәбә «Күңел сәхифәләре»ндә (1910) басылган.
Г. Тукай. Әсәрләр: Биш томда. 2 т.— 112 (358) б.
«Күгәрчен» (1910)
Әлеге шигырь аа… рәвешендә рифмалашучы 6 икеюллыктан гыйбарәт. Автор әсәр исеменнән соң җәяләр эчендә «русчадан» дип искәрткән. Бу шигырь А. С.Пушкин әтисенең абыйсы В.Л.Пушкинның (1767— 1830) «Голубка» (1806) исемле түбәндәге парчасына нигезләнеп язылган.
Голубка, под кустом прижавшись, говорила:
Ах, ястреб пролетел! Какая злость и сила!
Но, право, я должна судьбу благодарить,
Что ястребом она меня не сотворила!
Не лучше ль жертвою, а не злодеем быть!
Үз чиратында, В.Л.Пушкин бу мәсәлен Европа шагыйре Буассарадан тәрҗемә иткән.
«Күгәрчен» татар поэзиясенә хас һәм Тукай яратып куллана торган һәзәҗ үлчәменең кыскартылган төре белән иҗат ителгән. Аның һәр юлы 11 әр иҗекле, өчәр буынлы.
Шигырь кинаяле эчтәлектә, мәсәл жанрында. Ул болай башлана: «Бер урманда агач астында, яшьрен, / Качып утыра иде мискин Күгәрчен».
Шулвакыт «якыннан» гына бер Лачын очып уза: «Көче күп, тырнагы үткен, явыз ул, / Зәгыйфьләрне ашар, канлы авыз ул». Ахырда күгәрчен авызыннан нәтиҗә, резюме ясала: «Вәләкин мин ризамын язмышымнан, / Ходай кылган мине көчсез кошыннан. // Зәгыйфь, корбан булу артык, Ходаем, / Булудан андый көчле һәм дә залим».
Русча һәм татарча текстларның гомуми эчтәлеге, идеясе бер-берсенә туры килә. Әмма Тукай эчтәлекне детальләштерә төшкән, шуның нәтиҗәсендә күләм дә бераз арткан. Строфа төзелешендә һәм шигъри үлчәмдә дә җитди аерымлыклар бар.
Һәм русча, һәм татарча текст үзләренең жанр табигате, сюжеты белән Шәрык сүз сәнгатенә, аеруча «Кәлилә вә Димнә» җыентыгындагы хикәятләргә аваздаш.
«Күгәрчен» тәүге тапкыр «Йолдыз»ның 1910 елгы 15 август санында «Т.» инициалы белән дөнья күргән.
Г. Тукай. Әсәрләр: Биш томда. 2 т.— 137 (361) б.; Василий Пушкин. Стихи. Проза. Письма.— М.: Советская Россия, 1984.— С. 49, 318.
“Имтияз”
Тукайның бу шигыре, 1910 елда язылып, шул ук елда шагыйрьнең «Күңелле сәхифәләр» җыентыгында басылып чыккан. Шигырьдә баланың тырышып укуы, шуның аркасында мактау-хуплауларга, «имтияз»га («мактау кәгазе»нә) лаек булуы искәртелә. Автор фикеренчә, кеше яшьтән үк тырышса, аңа уңышлар «үскәч тә» килер: «Беренче кәррә (тапкыр) мөмтаз булса бер инсан туганнан соң, / Фәхерле Имтиязларны алыр үскәч тә аннан соң». Шигырь 3 бәйттән (икеюллыктан) гыйбарәт. Рифмалашуы аа бб вв… рәвешендә.
Г. Тукай. Әсәрләр. Биш томда. 2 т.— 101 (357) б.
«Рамазан гаетендә Иблиснең шәйтаннарына хитабы» (1911)
Әлеге әсәр «Ялт-йолт» журналының 1911 елгы 11 сентябрь санында «Шүрәле» имзасы белән дөнья күргән һәм «Иблиснең гайде фитыр тантанасы (ураза тотуны тәмамлап, ашый башлау бәйрәме)» дип исемләнгән. Журналның соңгы битендә Иблис тантанасының рәсеме дә бар.
Шигырьдә аерым кешеләрнең, «динне ташлап» яисә ураза аенда «качып», «көндез сәхәр» ясаулары, шуңа да карамастан Гает көнен бәйрәм итүләре тәнкыйтьләнә. Мондый бозык затлар, ди шагыйрь, үзләренең әхлаксызлыкларын шайтанга сылтыйлар. Әмма шайтаннарның монда һич катнашы юк. «Без тик тордык богауда. / Ник аздылар бу айда? / Гөнаһ эшне юк файда / Инде безгә сылтауда», — ди алар. Шигырь сатирик эчтәлектәге мондый юллар белән төгәлләнә: «Шайтан аздырган» имеш! / «Юлдан яздырган» имеш! / Кире татар, иң элек / Вөҗданың берлән килеш!»
Әсәрдәге «көндез сәхәр» гыйбарәсе шул чорда билгеле бер таралып! тапкан күренешкә ишарә ясый. Ягъни аерым кешеләр, бигрәк тә яшьләр, тыштан ураза тоткан булып, чынлыкта икейөзлеләнеп, бер-берсенең өенә җыелып, көпә-көндез ашый-эчә («сәхәр ашый») торган булганнар. Бу хакта Ф. Әмирханның «Көндезге сәхәр…» исемле «хикәячеге» дә бар.
Тукайның бу шигыре ааба ввгв… рәвешендә рифмалашучы 5 дүртьюлыктан гыйбарәт. Һәр юлында — 7 шәр иҗек. Сатирик рухлы бу әсәр форма ягыннан такмакларны хәтерләтә. Риторик эндәш һәм сорау алымнары аның яңгырашын көчәйтә.
Г. Тукай. Әсәрләр: Биш томда. 2 т.— 189 (371) б.
«Кичке теләк»
Тукайның бу шигыре аа бб… рәвешендә рифмалашучы, һәр юлы 15 әр иҗекле 7 бәйттән гыйбарәт. Лирик характердагы бу әсәрдә газаплы иҗат процессы гәүдәләнеш тапкан. Лирик каһарман сүнеп баручы лампа яктысында илһамланып яза: «Якты беткәнче языйм дип, сызгалыйм тиз-тиз генә, / Кәгазь өстендә кала тик кәкре-бөкре эз генә». Шагыйрьнең «нокталар да төртмимен» диюендә милли як — гарәп хәрефләре белән язу күзаллана. Менә бераздан лампа сүнә, «һәр якта золмәт (караңгылык)» урнаша. Шагыйрь «ихтыярсыздан ятарга» мәҗбүр була, «төрле уйларга бата». Язудан тукталып калган лирик каһарман эчке каршылыкта. Киная белән ул түбәндәге сүзләрне әйтә: «Ни бәхет! — дим,— иртәгә кич син тагын да янмасаң, / Бу ятыштан мин дә мәхшәр җитмичә кузгалмасам!»
«Кичке теләк» шигыре тәүге мәртәбә «Җан азыклары» җыентыгында (1912) басылган.
Г.Тукай. Әсәрләр: Биш томда. 2 т.— 220 (378) б.
«Гыйбрәт вә күсе булгай»
Тукайның бу шигыре «Номерың матур булса, нәсыйхәт» дип башланып китә. Барлыгы дүртьюллык ике строфадан гыйбарәт. Һәр юлы 12 шәр иҗекле, өчәр ритмик буынлы. Строфаларның тәүге өч мисрагында «булгай», соңгы юлларында «туннарым бар» сүзләре кабатланып килә. Шигырьдә тормышның капма-каршылыклар, уңай һәм тискәре күренешләр берлеге булуы, кеше яшәешенең төрлелеге раслана. Әсәрдә юмористик рух та бар. Шигырь үзенең төзелеше, рифмалашуы белән элеккеге язма һәм фольклор традицияләрен дәвам итә.
«Гыйбрәт вә нәсыйхәт» «Ялт-йолт»ның 1912 елда чыккан 11 март санында «Шүрәле» имзасы белән дөнья күргән «Казанга кайтыш» дигән мәкалә эчендә басылган. Аерым шигырь рәвешендә тәүге мәртәбә «Гажур» басмасына (1926) кертелгән.
Г.Тукай. Әсәрләр: Биш томда. 2 т.— 202 (373) б.
«Көтмәгәндә» (1912)
Тукайның бу шигыре аабб… рәвешендә рифмалашучы 14 икеюллыктан (бәйттән) гыйбарәт.
Әсәрнең билгеле бер эчке сюжеты да бар: кышкы көндә «мин»гә көтмәгәндә Шүрәле очрый. Бу җан иясе инсанны, кытыклап, көлдерергә ниятли. Ул адәм баласының башын, муенын, аркасын, күкрәкләрен, аягын капшап карый. Әмма һич максатына ирешә алмый. Чөнки «мин» «кәбестә» кебек катлы-катлы киенгән. Шуннан инсан Шүрәлегә: «Син түгел, тәнгә тиялми китте инде күп суык»,— ди. Һәм болай дип тә өсти: «Кертмәгәч тәнгә, суык абзаң миңа дошман әле, / Миннән үч ал мак өчен эшкә буран кушкан әле». Шул сүзләрдән соң Шүрәле юкка чыга.
Шигырь «мин» белән шартлы мифик затның үзара әңгәмәсенә корылган. Сөйләшү, ничектер, дусларча барган кебек. «Мин» әңгәмәдәшенә үз итеп, хәтта «Шүрәлем» дип тә дәшә. Ул явыз, мәкерле зат рәвешендә күзалланмый. Шагыйрь аны юкка гына «табигать иркәсе» дип әйтми: «Ул көлә, һәм көлке эзләүдә үтә кич, иртәсе; / Кем кыеп әйтсен аңар сүз, ул — табигать иркәсе!»
«Көтмәгәндә» шигыре тәүге мәртәбә 1912 елда «Җан азыклары» җыентыгында басылган.
Г. Тукай. Әсәрләр: Биш томда. 2 т.— 231—232 (379) б.
«Картлар» (1912)
Тукайның 10 бәйтлек, аа бб вв… рәвешендә рифмалашучы, гарузның 4 буынлы рәмәл үлчәме белән язылган бу шигыре ике кисәктән гыйбарәт. Беренче алты строфада шау-шулы карта уены тасвирлана: «…Кем көлә, кем кычкыра, һичбер өзлексез шау да шау; / Бу хозурдан онтыла кайчак эчү берлән ашау». Шагыйрьнең яшьлеккә охшашлы бу төр уенга мөнәсәбәте табигый, тормышчан: «Уйнасын шул бәндә, кемнең акчасы бар, вакты бар; / Әйдә оттырсын бәхетсез, отсын әйдә — бәхте бар». Автор уйлавынча, акчасы беткән кеше уен мәҗлесеннән китәргә тиеш. Әмма андый зат китми дә, хәтта «Иттем инде тәҗрибә, уйнау — начар эш!» — дип, «уйнаганнарны» да тыя.
Алга таба шигырьнең икенче кисәге башлана. Шагыйрь чагыштырмача конкрет, капма-каршылыклы хосусый вазгыятьтән киң, яшәешкә хас булган күренешкә күчә. Хәлсезләнгән, сәлперәйгән, бөкрәйгән, күзләренең нуры беткән карт кеше дә, уенда акчасын оттырып, башкаларга вәгазь биргән кеше кебек, яшьләрне акылга өнди башлый: «Баш бөгәргә өнди башлый инде ул яшьләрне дә / Һәм сөюдән/мәнгъ итә (тыя) башлый кара кашларны да». Ахыргы бәйт шигырьнең һәр ике кисәгенең мәгънәсен гомумиләштереп куя: «Бозмасын мәҗлес хозурын акчасы беткән кеше, / Измәсен яшьләрне дә күптән яше үткән кеше!»
Гомернең һәр чоры өчен үзенә хас табигый сыйфатлар бар. Инсан шуны аңлап, тоеп яшәргә бурычлы. Карт кеше икән, яшьлекнең табигатен аңласын, аңа киртә куймасын. Бу — шигырьнең төп мәгънәсе.
«Картлар» шигыре тәүге мәртәбә «Җан азыклары» җыентыгында дөнья күргән.
Г.Тукай. Әсәрләр: Дүрт томда.— 2 т.— 236—332 (375) б.; Г.Тукай. Әсәрләр: Биш томда.— 2 т.— 226 (378) б.
«Кыйтга» («Көчләремне мин…)
Тукайның әлеге шигыре, шагыйрьнең вафатына айдан артыграк кына вакыт калганда язылып, «Аң»ның 1913 елгы 1 март санында басылган. Афористик эчтәлектәге бу өч строфалык (бәйтлек) әсәрдә гомер шәме сүнеп баручы шагыйрьнең җан газабы, иҗат һәм яшәеш кредосы гәүдәләнеш тапкан. Лирик каһарманның юлында «киртәләр» күп, дошманнары «эттәй». Чөнки ул «залимнәрне, өстеннәрне» якламаган.
Шигырьнең эчке рифмага, аллитерациягә, антитезага корылган соңгы строфасы фаҗигале монолог рәвешендә яңгырый: «Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч — шул булды эш: / Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым». «Шул булды эш…» «Шул өч сүздә ничаклы үкенү, ничаклы әрнү…» (С. Хәким)
Г. Тукай. Әсәрләр: Биш томда.— 2 т.— 1985.— 270 (382) б. С. Хәким. Тукай: кереш сүз / Әсәрләр: Дүрт томда.— 1 т.— 1975.— 186.
2. Г. Тукай кулланган жанрлар
Касыйдә (гарәпчә: максат, теләк, ният; мактау шигыре) — Шәрык әдәбиятларында лирик жанр. Аның поэтик асылын кемне яисә нәрсәне дә булса гадәттән тыш күпертеп, иң чик дәрәҗәгә җиткереп мактау тәшкил итә. Күп кенә касыйдәләрнең нигезенә күренекле затларның эш-гамәлләре, чынбарлыкта булган мөһим, тантаналы вакыйга-күренешләр салына. Мактау аркылы шагыйрьләр үзләренең теләк-омтылышларын, идеалларын да гәүдәләндергәннәр.
Касыйдәнең үзенә хас төзелеше, формасы бар. Ул аа ба… рәвешендә рифмалашучы икеюллыклардан — бәйтләрдән гыйбарәт. Аларның саны, гадәттә, 12 дән алып 200 гә җитәргә мөмкин. Касыйдә әүвәл гарәп поэзиясендә туа. Аннан, җирле шигъри казанышларга таянып, фарсы, төрки әдәбиятларында тарала. Әл-Мөтәнәбби, Рудәки, Нәваи һ. б. Шәрык шагыйрьләренең мирасларында касыйдәләр бар. XIV йөз төрки-татар әдипләре Харәзми һәм Сәйф Сараи да касыйдәләр иҗат итәләр. Әмма татар әдәбиятында бу жанр киң таралмый. Кайвакыт «касыйдә» атамасы гомумән мактау рухлы әсәрләргә карата кулланыла.
Тукай мирасында «Һазиһи касидәтен фи мәдхи Мостафа» («Мостафаны мактау турында касыйдә») (1912) дип исемләнгән шигырь бар. Ул аа ба… рәвешендә рифмалашкан. Бу касыйдә «Кыйссаи Рабгузый» (1310) китабындагы мәдхиягә нәзыйрә рәвешендә язылган. Әмма Тукай әсәрендә сатирик рух, мыскыллау аһәңе өстенлек итә. Автор, мактаган булып, Мостафа Лотфый Исмәгыйлев дигән шул чорның бер «зыялысын» фаш итә.
Г.Тукай. Әсәрләр: 2 т.—211—212 (375) б.
X. Миңнегулов. Тукай һәм Урта гасыр әдәбияты // Мирас. — 1997. — № 1. — 39—50 б.
Кыйсса (гарәп сүзе. Күплек саны —— кыйссас)
Шәрык, шул исәптән татар сүз сәнгатендә эпик яисә лиро-эпик жанр атамасы. Бу атама аеруча Урта гасыр һәм XIX йөз әдәбиятында еш очрый. Кыйсса атамасы гарәп, фарсы һәм төрки телләрендә хикәят, әкият, повесть, поэма, легенда, риваять, дастан, мәсәл һ. б. мәгънәләрдә кулланыла. Кыйссада, кагыйдә буларак, кызыклы, мавыктыргыч, гыйбрәтле вакыйгалар, хәлләр бәян ителә. Күп кенә кыйссаларда күчмә сюжетлар, төрле легенда-риваятьләр, хәтта мифлар да эшкәртелә («Кыйссасел-әнбия», «Кыйссаи Йосыф», «Кыйссаи Таһир илә Зөһрә» һ. б.).
Тукайда кыйсса вакыйга, хәл рәвешендә телгә алына. Мәсәлән, «Мич башы кыйссасы (Баштан үткән бер эш)» (1912).
Әдәбият белеме сүзлеге.— Казан, 1990.— 77—79 б.
Мисрагъ (гарәпчә: шигырь юлы) — икеюллыкның (бәйтнең)яртысы, дүртьюллыкның чирек өлеше. Шәрык поэтикасы өчен хас атама. Татар телендә бу сүз XX гасырның 30 нчы елларына кадәр актив. Тукай да бу сүзне, сирәгрәк булса да, «шигырь юлы» мәгънәсендә куллана. Мәсәлән, аның «Халык әдәбияты» темасына укылган лекциясендә (1910) болай диелә: «…безнең һәр дүрт мисрагы да берберенә ябыша торган җырларымыз да бар».
Г. Тукай. Әсәрләр: Биш томлык.
Әдәбият белеме сүзлеге.— Казан, 1990.— 101 б.
Тәнбиһ. Кайвакыт уяту, кисәтү, искәртү, киңәш бирү, шелтәләү рухындагы аерым әсәрләрне (нигездә, шигырьләрне) «тәнбиһ» дип атау бар. Тукай мирасында да андый язмалар очрый. Мәсәлән, «Уклар» журналына мөхбир уланлара (хәбәрчеләренә) «Тәнбиһ» шигырендә (1906) шагыйрь авторларны тәвәккәл, сугышчан булырга чакыра: «Атучыга әмремез: укларны кызганмасын! / Атылмышка нәсихәт: йөрәге сызланмасын». Тукайның тәнбиһ рухлы әсәрләре шактый («Мөтәшагыйрьгә», «Татар мөхәрриренә», «Дустларга бер сүз», «Гомер юлына керүчеләргә» һ. б.).
Г. Тукай. Әсәрләр: Биш томлык.
Фәрд (гарәпчә, фарсыча: икеюллык) — Шәрык, шул исәптән татар поэзиясендә иң кечкенә жанр атамасы. Анда шигъри фикер мөстәкыйль икеюллыкта гәүдәләнеш таба. Фәрд өчен, кагыйдә буларак, афористик яңгыраш хас. Күпчелек фәрдләр аа… рәвешендә рифмалаша. Төрки-татар поэзиясендә фәрдләр М. Кашгарый китабында, С. Сараи, Акмулла, Дәрдемәнд һәм кайбер башка шагыйрьләрнең иҗатларында күзгә ташлана. Тукай да бу традицион жанрга еш мөрәҗәгать итә. Аның өч дистәдән артык (32) фәрде бар («Дәүре галәм», «Гаилә тынычлыгы», «Гакыллылар фәлсәфәсе» һ. б.). Алар, нигездә, аа… рәвешендә кафияләшә. Сирәк булса да, аб… рифмалы фәрдләре дә очрый. Тукайның бу жанрда язылган шигырьләре төрле эчтәлектә. Юмористик, сатирик рухлы фәрдләре дә бар («Иман», «Киңәш», «Карга» һ. б.). Тукайның бу жанрдагы бер өлеш әсәрләре тәрҗемә характерында. [«Охшату (Лермонтовтан)», «Шекспирдан», «Төрекчәдән (Хәкиманәсүзләр)», «Толстой сүзе» һ. б.]
Тукай иҗатыннан фәрдкә бер мисал: «Ут, төтен, фабрик-завод берлә һаман кайный Казан; / Имгәтеп ташлап савын, сау эшчеләр сайлый Казан».
Г. Тукай. Дүрт томда. 1 т., 2 т.
Әдәбият белеме сүзлеге.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1990.— 200— 2016.
Хикмәт (гарәпчә: белем, фәлсәфә, мәкаль) — гарәп, фарсы, төрки, шул исәптән татар сүз сәнгатендә чагыштырмача кече күләмле жанр. Аның асылын аңлаешлы, афористик формада акыллы, гыйбрәтле сүз әйтү, мәгънәле хәлне гәүдәләндерү тәшкил итә. Күпчелек хикмәтләрнең идея-тематикасы әхлакый-фәлсәфи характерда. Төрки-татар әдәбиятында хикмәт жанры Әхмәд Ясәви (1116 елда үлә) һәм Сөләйман Бакырганый (1186 елда вафат була) иҗатларыннан ук актив. Мәүла Колый (XVII йөз) үзенең күпчелек шигырьләрен хикмәт дип атаган. С. Сараиның (1321—1396) «Гөлестан бит-төрки» әсәрендә чәчмә һәм тезмә юллар аралаштырып язылган хикмәтләр бар.
Тукай мирасында «хикмәт» дип аталган әсәрләр күзгә ташланмый. Әмма аның поэзиясендә үзенең рухы, эчтәлеге белән хикмәт шәкеленә туры килешле шигырьләр шактый («Нәсихәт», «Шөһрәт», «Вак-төяк» һ. б.). Аларда афористик фикерләү, үгет-нәсыйхәт бирү, акыллы сүз әйтү өстенлек итә.
Әдәбият белеме сүзлеге.— Казан, 1990. — 202—203 б.;
Х.Миңнегулов. Тукай һәм Урта гасыр әдәбияты//Мирас.— 1997.— № 1.—39—50 б.
3. Шагыйрь иҗаты белән бәйләнешле авторлар һәм журналлар
Котб (1297 — XIV йөзнең урталары) — төрки-татар шагыйре. Чыгышы белән мишәр татарлары кавеменнән. Котб («Котби» дип язу очраклары да бар) әдипнең кушаматы-тәхәллүсе булса кирәк. Фәндә бу исемне Урта гасыр Европа карталарында «Котоба» рәвешендә теркәлгән Идел буе шәһәре белән дә бәйлиләр. «Котб» атамасының күренекле затларга, акыл ияләренә, остазларга карата кулланылуын да истә тотарга кирәк.
Котб 1342 елда Сарай каласында «Хөсрәү вә Ширин» исемле шигъри романын төгәлли һәм аны Алтын Урда ханы Тинибәккә багышлый. Бу әсәр Низаминың (1141—1209) фарсы телендәге «Хөсрәү вә Ширин» поэмасына (1181) мөнәсәбәттә туган. Ул — ярымтәрҗемә, ярыморигиналь характердагы ядкяр. Анда мәхәббәт, яшәү мәгънәсе, тормыш иминлеге һәм башка проблемалар югары сәнгати дәрәҗәдә, бай шигъри тел белән гәүдәләнеш тапкан.
Котб әсәренең 1383 елда Бәркә Фәкыйһ тарафыннан Мисырда күчерелгән бердәнбер нөсхәсе хәзерге вакытта Париж Милли китапханәсендә саклана (№ 312). 238 битле бу кулъязманың фотокүчермәсе, транскрипциясе, сүзлеге тәүге тапкыр А. Зайончковский тарафыннан 1958—1961 елларда Варшавада өч китап рәвешендә нәшер ителде. Аннан соңгы вакытта «Хөсрәү вә Ширин» Казанда, Ташкентта берничә мәртәбә басылып чыкты. Г. Таһирҗанов (1907—1983) узган гасырның 40 елларында, Котб әсәрен тикшереп, кандидатлык диссертациясе язды.
Тукай, гәрчә ул Котб тексты белән очрашмаса да, Хөсрәү-Ширин тарихы, Алтын Урда чорыннан килгән әдәби традицияләр белән билгеле бер дәрәҗәдә таныш, әлбәттә. Моны бу ике әдипнең әсәрләрендәге охшашлыклар, аваздан: яклар да раслап тора. Тукай да, Котб кебек, олуг мәхәббәткә, хатын-кызга дан җырлый, әхлакый сафлык, гадел җәмгыять турында хыяллана. Һәр ике автор да шигъри сүзнең куәтен, китапның бөек көчен раслый. Тел-сурәтләү чараларын куллануда Котб һәм Тукайда уртаклыклар аеруча күп. XX йөз башы шагыйре Хөсрәү-Ширин тарихындагы геройларны да телгә ала: «Кайда Фәрһад илә Мәҗнүн — мин аларның таңчысы!» («Мәхәббәт»), «Бу — җәһәннәмдер, түгел — Ширин илә Фәрһад җире» («Өмидсезлек») һ. б.
Котб. Хөсрәү-Ширин хикәяте: Ике кисәктә.— Казан: КДУ нәшр., 1969.—441 б.;
Котб. Хөсрәү вә Ширин / Хәзерге татар теленә Рифкать Әхмәтьянов тәрҗемәсе // Мирас.— 1992.— № 5 —12; 1993.— № 1—5.
Х.Миңнегулов. Котб иҗаты. — КДУ нәшр., 1976.— 79 б.;
Татарская литература и Восточная классика…—Изд-во КРУ, 1993.— С. 98—129; «Ни белгәйләр сине сүзләтмәсәң тел» (Алтын Урда әдәби традицияләре) // Мирас.— 1996.— № 5—6.— 252—270 б.; Тукай һәм Урта гасыр әдәбияты//Мирас.— 1997.— № 1.— 39—506.; Мәхәббәт җырчысы (Котбның тууына 700 ел тулу уңае белән)/ «Дөньяда сүземез бар…» —Казан: Татар. кит. нәшр., 1999.— 43— 52 б.;
Г.Таһирҗанов. Котбның «Хөсрәү вә Ширин» әсәре / Татар әдәбияты тарихы.— 1 т.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1984.— 170— 196 б.
Сәйф Сараи — төрки-татар шагыйре. Идел буендагы Ка-(1321—1396) мышлы төбәгендә туа. Сарай шәһәрендә укый, әдип буларак таныла. Кушамат-тәхәллүсе Алтын Урда башкаласына мөнәсәбәтле. XIV йөзнең 80 нче елларында мәмлүкләр Мисырына күчеп китәргә мәҗбүр була. Вафаты да шунда ук.
С. Сараи мирасының бер өлеше генә мәгълүм. Ул «Китабе Гөлестан бит-төрки» һәм «Ядгярнамә» дип исемләнгән кулъязма җыентыклар аркылы килеп җиткән. Ал ардагы әсәрләр («Гөлестан бит-төрки», 1391; «Сөһәйл вә Гөлдерсен», 1394 һ. б.) Төркиядә, Татарстанда, Үзбәкстанда, Венгриядә кат-кат басылып чыккан.
С. Сараи иҗаты, шактый еллар онытылып, XX гасыр урталарында гына фәнгә һәм укучыларга кабат мәгълүм булды. Шуңа күрә Тукайның С. Сараи әсәрләре белән турыдан-туры таныш булу ихтималлыгы юк дәрәҗәсендә. Әмма Алтын Урда шагыйренең иҗаты төрки-татар әдәби процессында туган, безнең рухи мираска сеңеп калган. Шуңа күрә дә XX йөз башы авторының әсәрләрендә С. Сарайга аваздаш яклар, генетик уртаклыклар, типологик охшашлыклар шактый. Алар идея-тематикада, жанрлар системасында, поэтикада, тел-стильдә ачык күзәтелә. Мәсәлән, С. Сараидагы газәл, робагый, фәрд, мәсәл, хикәят жанрлары, строфа, рифма төрләре, шигырь үлчәмнәре Тукайда да еш кулланыла. «Игү ат» калдырырлык итеп яшәү — һәр ике авторның да яшәү максаты. С. Сараи: «Йадкяре калса кемнең игү ат,— / Үлмәс ул ир,— кемдә булса бу сыйфат». Тукай: «Булса калдырмак берәү ушбу җиһанда изге ат…» («Эшкә өндәү»). Ике гашыйкның мөнәсәбәтен «пәрванә» (күбәләк) һәм шәм аркылы бирү һәм Сараида, һәм Тукайда күзгә ташлана. «Гөлестан бит-төрки»дә хуш исле сабын янында торган балчыкның шулай ук хуш исле булуы хакында шигъри парча бар. Шуңа охшаш мотив Тукайның «Иссез чәчәк» әсәрендә дә гәүдәләнгән. XIV йөз шагыйре Габделмәҗид әсәренә нәзыйрә рәвешендә «…Күңел» дип исемләнгән рәдифле газәл яза. Шушындый ук жанрда, шушындый ук рәдифле әсәр Тукайда да бар.
Сәйф Сараи. Гөлестан. Лирика. Дастан / Әсәрләрне басмага әзерләүче, кереш һәм ахыргы мәкалә авторы X. Миңнегулов.— Казан: Татар.кит.нәшр., 1999.— 296 б. (35—36 битләрдә — С. Сараи әсәрләренең библиографиясе).
Х.Миңнегулов. «Дөньяда сүземез бар…» — Казан: Татар. кит. нәшр., 1999.— 64—88, 148—169 б.
Габдерәхим Утыз Имәни — татар шагыйре, галиме, педагогы, җәмәгать эшлеклесе. Татарстанның Чирмешән районы Утыз Имән (бераз вакыт ул Яңа Кади исеме белән дә йөртелде) авылында игенче гаиләсендә туа. Кушамат-тәхәллүсе шуңа мөнәсәбәттә алынган. Аерым чыганакларда һәм хезмәтләрдә ул Габдерәхим бине Госман бине Сәрмәки бине Кырыми әл-Болгари дип тә йөртелә.
Булачак шагыйрь ятимлектә, кыенлыкта үсә. Туган төбәгендә, Оренбург янындагы Каргалы мәдрәсәсендә белем алгач, 1788 елда гаиләсе белән Урта Азия якларына китеп бара. Биредә аның Бохара, Үргәнеч, Сәмәрканд, Акча, Бәлех, Һират, Кабул һәм башка шәһәрләрдә булуы, белем туплавы һәм эшләве мәгълүм. 1798 елда Идел-йортка әйләнеп кайта. Элеккеге Чистай, Бөгелмә өязләрендә балалар укыта, әдәби, гыйльми эшләр белән шөгыльләнә, ике дистәгә якын баласын тәрбияли. Гомеренең ахырын хәзерге Лениногорск районындагы Тимәш авылында уздыра. Шунда ук вафат була һәм җирләнә дә.
Утыз Имәни үз дәверенең гаять укымышлы кешесе була. Ул, туган теленнән тыш, гарәп, фарсы, үзбәк, төрек телләрен камил белә. Аерым язмалары гарәп һәм фарсы телләрендә. Русчадан да хәбәрдар була.
Утыз Имәни бай әдәби һәм гыйльми мирас калдыра. Аның, мәсәлән, текстология, фәлсәфә, хокук, астрономия, медицина, логика, биобиблиография буенча хезмәтләре бар. Әдәби әсәрләре генә дә 50 дән артык. Алар арасында «Гаварифез-заман» («Замананың укымышлылары»), «Мөһиммәттеззаман» («Замананың мөһим хәлләре»), «Горбәтнамә», «Тәнзиһел-әфкяр…» («Фикерләрне пакьләндерүче») кебек күләмле әсәрләр дә (поэмалар), чагыштырмача кечерәк мәдхия-мәрсияләр, мөнәҗәтләр, шигъри хикәятләр һәм башка жанрдагы әсәрләр дә бар.
Утыз Имәни иҗатының үзәгендә — белем-мәгърифәт, әхлак, социаль гаделлек мәсьәләләре. Әдипнең идеалы — белемле, динле, әхлаклы, һөнәрле зат. Утыз Имәни үзенә кадәрге төрки-татар һәм гомумән Шәрык әдәби-эстетик казанышларын, традицияләрен шактый дәрәҗәдә файдалана, дәвам иттерә. Шуңа күрә аның иҗаты Урта гасыр сүз сәнгатеннән XIX йөз мәгърифәтчелек әдәбиятына күпер вазифасын да үти. Утыз Имәни әсәрләре кулъязма килеш тә, басма рәвештә дә халыкта киң тарала. Шуңа күрә Тукай аның иҗатыннан билгеле бер дәрәҗәдә хәбәрдар була. Утыз Имәни идеаллары XX йөз шагыйре өчен дә үз һәм якын. Тукай да белем, мәгърифәткә, әхлакны камилләштерүгә зур өметләр баглый, үз элгәргесе кебек, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртучы руханиларны кискен тәнкыйтьли. Утыз Имәни кулланган күп кенә жанрлар (мәдхия-мәрсияләр, робагый, фәрд, хикәят…), шигъри үлчәмнәр, рифма һәм строфа төрләре, тел-сурәтләү чаралары Тукай өчен дә чит түгел.
Утыз Имәни әсәрләре хакында Тукай аерым фикерләр дә әйтә. «Шигырьләребез» исемле мәкаләсендә ул бол ай ди: «Суфи Аллаһыяр вә Утыз Имәни хәзрәтләре бер төрле назымлырак шигырь сөйли белмешләр исә дә, тик тәсауыф бабында гына сөйләгәннәр. Әгәр дә ул әфәнделәр дөньяга вә аның халкына да бераз илтифат итеп дөньядан киткән булсалар, хәзерге көндә исемнәре тагын да артык хәер илә зикер ителер иде» (Биш-томлык, IV т., 33 б.). Шунысын да искәртик: Тукайның Утыз Имәнигә карата әйтелгән бу фикерләре хәзерге фән тарафыннан бәхәскә алына. Мәгълүм ки, Утыз Имәни шигърияте шактый төрле, суфыйчылык белән генә чикләнми һәм чынбарлык белән дә бәйле.
Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгари. Шигырьләр, поэмалар / Басмага әзерләүче, кереш сүз авторы Әнвәр Шәрипов.— Казан: Татар, кит. нәшр., 1986.— 398 б.;
X. Миңнегулов а) Әдәбият: 9 нчы сыйныф өчен дәреслек…— Казан: Мәгариф, 1998.— 180—187 б.; б) Тукай һәм Урта гасыр әдәбияты//Мирас.— 1997.— № 1.— 39—50 б.
Габделҗәббар Кандалый. Татар шагыйре Г. Кандалый хәзерге Ульяновск өлкәсенең Иске Майна районы (элеккеге Самара губернасы Ставрополь өязе) Иртуган авылында Габделмәҗид исемле мулла гаиләсендә туа. Бу авылның элек Иске Кан дал дип йөртелүе мәгълүм. Шагыйрьнең әдәби кушаматы шуңа мөнәсәбәттә алынган.
Габделҗәббар Кандалый әүвәл әтисендә укый. Аннан Мораса, Кизләү, Кышкар һәм Идел-йорттагы кайбер башка мәдрәсәләрдә белем ала. 1824 елдан туган авылында мулла булып тора, балалар укыта. Аның үз туган теленнән тыш, гарәп, фарсы, төрек, рус, чуваш телләрен дә белүе, татар әдәбиятыннан һәм фольклорыннан, Шәрык мәдәниятеннән хәбәрдар булуы мәгълүм. Шагыйрь 63 яшендә вафат була, туган авылында җирләнә.
Габделҗәббар Кандалыйның иҗат мирасы шактый бай. Ул ярты гасырлык иҗат юлында икеюллык шигырьләрдән алып зур күләмле поэмаларга кадәр яза. Шагыйрь үзенең әдәби эшчәнлеген «Рисаләи-л-иршад» («Тугры юлга күндерүче китап»), «Кыйссаи Ибраһим Әдһәм» кебек традицион рухлы һәм әхлакый-фәлсәфи эчтәлекле поэмалар язудан башлый. Автор үз укучысын гыйлемле булырга, олыларга «гыйззәт», «хөрмәт», «кечеләргә… шәфкать» итәргә, нәфескә иярмәскә, күңелне пакь тотарга чакыра.
Шагыйрь алга таба иҗади эзләнүләрен дәвам итә. Аның әсәрләрендә лирик башлангыч, ихласлылык көчәя, шәхескә, кешенең рухи халәтенә һәм чынбарлык белән багланышларына игътибар арта. Шигырь-поэмаларының тел-стиле чагыштырмача гадиләшә, фикер-кичерешләренең үтемлелеге арта. Автор, XVIII йөз шагыйре Габдессәлам традицияләрен дәвам итеп, фольклор, бигрәк тә халык җырлары казанышларын мул файдалана. Нәтиҗәдә язма поэзия белән киң катлам укучылар арасы тагын да якыная төшә.
Габделҗәббар Кандалыйның бер өлеш әсәрләрендә ата һәм бала мөнәсәбәте, аерылу кайгысы сурәтләнә. Ул, Мәүла Колый традицияләрен дәвам итеп, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртучы руханиларны да тәнкыйтьли. Әмма Габделҗәббар Кандалый,— барыннан да элек, мәхәббәт шагыйре. Аның күпчелек шигырьләре һәм поэмалары («Шәфгый», «Фәрхи», « Мәгъшук -намә», «Сахибҗәмал» һ. б.) сөю-мәхәббәт турында. Автор алар-да бу изге хиснең олылыгын, гашыйкның рухи халәтен, сөйгән ярның гүзәллеген күп төрле сурәтләр һәм чаралар ярдәмендә гаять оста итеп тасвирлый.
Г. Кандалый әсәрләре кулъязма рәвештә дә, басма хәлендә дә укучылар арасында киң тарала, татар шигърияте үсешенә зур йогынты ясый. Шуңа күрә Тукай да Г. Кандалый шигырь-поэмалары белән таныш була. «Шигырьләребез» исемле мәкаләсендә (1907) Тукай үз элгәргесенең әсәрләрен, «әдәпкә һәм әдәбиятка хилаф җирләре» булуын күреп, бераз тәнкыйтьләп тә ала.
XX йөз башы шагыйре иҗатында Г. Кандалыйга охшаш, аваздаш яклар шактый. Тукай да,— үз элгәргесе кебек, туры сүзле, ихлас шагыйрь. Ул да фольклорга, халык җырларына югары бәя бирә, алардан файдаланып әсәрләр яза. Ялган руханиларны, икейөзле, әхлаксыз кешеләрне тәнкыйтьли, мәхәббәтнең олылыгын, изгелеген гәүдәләндерә. Тукай да, Кандалый шикелле, Урта гасыр татар, Шәрык рухи казанышларына еш мөрәҗәгать итә. Кәр ике шагыйрь иҗатында бердәй яисә охшаш шигъри үлчәмнәр, строфа, рифма төрләре, сурәтләр күзгә еш ташлана.
Г. Кандалый да мондый шигырь бар: «Сәнең башың ирер мисле пудаука, / Колакларың гүя торыр ылаука, // Күзең елтырыйдыр сулы чиләкти,/Авызың җәйрәгән иске иләкти.// Нәсыйб булып, ала калсам, җанашым, / Савыт-саба, табаклар да кирәкми». Бу шигырь тәэсирендә Тукай үзенең «Егет илә кыз» әсәрен иҗат иткән. Аның соңгы строфасы бол ай яңгырый: «…Сине алсам, чүмечле һәм иләкле / Булам ич — акча туздырмак кирәкми».
Г. Тукай. Биш томлык; Габделҗәббар Кандалый. Шигырьләр һәм поэмалар / Төзүчесе… М.Госманов.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1988.— 558 б.
X. Миңнегулов. Әдәбият тарихыннан сәхифәләр: Г. Кандалый// Татарстан.— 1995.—№ 7—8.— 116—127 б.; Тукай һәм Урта гасыр әдәбияты // Мирас.— 1997.— № 1.— 39—50 б.
Мохтар Ауэзов — казакъ әдәбияты классигы, академик, җәмәгать эшлеклесе, тәрҗемәче, Ленин премиясе лауреаты… М. Ауэзов Семипалат шәһәрендә туа һәм укый. 1928 елда Ленинград университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Мохтар Ауэзов — күп санлы чәчмә, драма әсәрләр авторы. Аның иҗатының йөзек кашы — казакъның бөек шагыйре Абай турындагы роман-эпопея. Ул дөньяның күп телләренә тәрҗемә ителгән. Аның Сәрвәр Әдһәмова тәрҗемә иткән татарча басмалары да (1957, 1960) бар.
Мохтар Ауэзов бераз вакыт Семипалаттагы татар мәдрәсәсендә дә укып кала, татарча белә, гомере буе татарлар белән аралашып тора.
Мохтар Ауэзов, шул чорның күп кенә казакъ әдипләре кебек, татар әдәбиятын укып үсә, аның язмышы белән кызыксынып тора. Истәлекләрдән әдипнең Тукай иҗатын яхшы белүе, аны һәм шәхес, һәм шагыйрь буларак югары бәяләве мәгълүм. «Абай» рухындагы «Тукай» романын язган Әхмәт Фәйзи белән дустанә мөнәсәбәтләрдә тора. Мохтар Ауэзов болай ди: «Тукай образын, шагыйрь һәм халык темасын тагын киңрәк планда югарырак күтәрәсе, зур эпопея тудырасы иде» (Совет әдәбияты.—1961.—№ 7.—150 б.). Ул Тукай әсәрләрен казакъ телендә бастыру белән дә кызыксынып тора. Хәсән Хәйри язуынча, «Мохтар Ауэзов… Г.Тукай, Г. Ибраһимов, М. Җәлил турында зур хөрмәт белән сөйли иде» (Совет әдәбияты.— 1961.— № 7.— 150 б.).
X. Миңнегулов. Мохтар Ауэзов һәм татар әдәбияты (Тууына 100 ел тулу уңае белән).— «Дөньяда сүземез бар…» китабында (Казан: Татар. кит.нәшр, 1999.— 281—295 б.).
Минһаҗ Исмәгыйли. Татар шагыйре Минһаҗ Исмәгыйлинең туган җире -Чувашстанның Батыр районы Шыгырдан авылы. Ул Касыйм педагогика училищесын тәмамлый, Казан университетының география факультетында укый. Урта Азиядә укытучы булып эшли. Сугышта катнаша, 1943 елда әсирлеккә эләгә. Гомеренең аннан соңгы төп өлешен Германиядә уздыра. Кабере — туган авылында.
Минһаҗ Исмәгыйли шигырьләре туган җирне, ватанны сагыну, татар халкының үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында уйлану рухы белән сугарылган. Милли тематика аны Тукай белән якынайта. Минһаҗ Исмәгыйли Тукайга олуг мәхәббәт белән карый, аның шәхесен һәм иҗатын үзе өчен өлге итеп ала («Аһ! Атлар идем Тукай баскан эздән» һ. б.). Бөек шагыйрь кебек, Минһаҗ Исмәгыйли өчен дә Казан — татар халкының мәркәзе, «кыйбласы».
Минһаҗ Исмәгыйли; Ватанымны сагыну//Мирас.— 1995.— № 5—6.— 50—51 б.; Фатыймага хат (шигырьләр) // Мирас.— 1996.— № 5—6.— 264—270 б.;
Илебезнең киләчәге (шигырьләр) // Мирас.— 1996.— № 11.— 41—49 б.
X. Миңнегулов. «Их шатланам… татар булуыма!»//Мирас.— 1996.— № 5—6.— 252—263 б.
Әхмәт Тимер Әхмәт Рәшит углы Яруллин (1912—2003) — филолог, монголист, тюрколог, профессор (1962). Әлмәт авылында (хәзерге Әлмәт шәһәрендә) рухани гаиләсендә туа: әтисе — Ярулла мулла (1880—1938), әнисе — Зәйнәп Абдулфәттах кызы (1888—1978). Әүвәл туган төбәгендә, аннан Бөгелмәдә укый. 1929 елда бер иптәше белән Төркиягә качып китә. Трабзонда «Мөгаллимнәр мәктәбе»ндә укый. Бераздан Анкарадагы тел һәм тарих-география факультетында югары белем ала. 1936—1943 елларда Берлин университетында укый һәм эшли. 1943 елда, Германиядә диссертация яклап, «фәлсәфә докторы» дәрәҗәсен ала. Шул ук елда Төркиягә кайта. 1947— 1951 елларда музейлар белән җитәкчелек идарәсендә эшли. Аннан бераз вакыт Гамбургта фәнни-тикшеренү һәм педагогик эшләр белән шөгыльләнә. 1955 елдан Анкара университетының тел, тарих, география факультеты укытучысы, профессоры. 1961—1975 елларда параллель рәвештә «Төрек культур» институтының җитәкчесе. Ә. Тимер дистәдән артык телне белә, спортчы, музыкант, шахматчы. Күп санлы галимнәрнең остазы. Аның Урал-Алтай телләрен өйрәнүгә, төрки халыкларның тарихын, әдәбиятын тикшерүгә багышланган төрле телләрдә 300 гә якын хезмәте бар. Төрек культурасын тикшерү институты, Ә. Тимернең тууына 80 ел тулуга багышлап, 1993 елда махсус җыентык чыгарды. Анда галимнең тормышы, гыйльми-педагогик эшчәнлеге шактый тулы яктыртыла.
Күренекле милләттәшебез 91 нче яшендә Анкарада вафат булды. Ә. Тимер Тукай иҗатын яхшы белә. Аның шигырьләрен яттан да сөйли, шагыйрь сүзләренә язылган җырларны да белә. Ә. Тимернең турыдан-туры ярдәмендә төрек галимәсе Фатма Өзкан 1994 елда Анкарада «Габдулла Тукай шигырьләре» исемле меңгә якын битлек китабын бастырып чыгарды.
Ә. Тимернең үзенең дә Тукайга мөнәсәбәтле язмалары бар. Мәсәлән: «Тукай дәвере Казан шагыйрьләре» («Каган» журналы.— 1971.— № 3.— 13—17 б.), «Габдулла Тукай» («Төрек культуры» журналы.— III.— 31 май, 1965.— 469—472 б.) һ. б.
X.Миңнегулов. «Дөньяда сүземез бар…» — Казан: Татар. кит. нәшр., 1999.— 210—233, 248—249 б.
Фатма Өзкан Төрек галимәсе, филолог, тәрҗемәче Фатма Өзкан 1959 елда Төркиянең Каре каласында туа. 1976—1980 елларда Әрзурумдагы Ататөрек университетының төрек теле һәм әдәбияты факультетында укый. 1983 елдан Анкарада гыйльми-тикшеренү һәм педагогик эшләр белән шөгыльләнә, җөмләдән Гази университетында дәресләр алып бара. 1992 елдан фән докторы.
Фатма Өзкан тел һәм әдәбият өлкәсендә дә, фольклорда да, чагыштырма тарихи грамматика тармагында да тикшеренүләр алып бара. Аның берничә монографиясе, күпләгән мәкаләләре бар. Галимәнең гыйльми эшчәнлегендә төп урынны татар тематикасы, аеруча Тукай иҗаты били. Докторлык диссертациясенә нигезләнеп, ул 1994 елда Анкарада «Габдулла Тукай шигырьләре» исемле 958 битлек китабын бастырды. Монография өч өлештән гыйбарәт. 112 битлек тәүге кисәгендә, татар тарихы һәм мәдәнияте белән тыгыз бәйләнештә, Тукайның тормышы һәм иҗаты яктыртыла. Китапның төп өлешен (113—951 битләр) Тукай шигырьләре алып тора. Алар латин язуында бирелгән. Бер якта — татарча текст, икенче тарафта — аның төрекчәгә тәрҗемәсе. Фатма Өзкан тәрҗемәдә оригиналның эчтәлеген, сурәтлелеген, шәкел үзенчәлекләрен мөмкин кадәр тулы чагылдырырга тырышкан. Төрек әдәбияты белгечләре бу тәрҗемәне фәнни һәм сәнгати яктан уңай бәялиләр. Китапның уңышлы чыгуында милләттәшебез, мәшһүр тюрколог Әхмәт Тимернең дә роле зур. Ул — бу басманың «рецензенты», аңа хәер-фатиха бирүчесе.
Монографиянең ахырында (953—958 б.) Тукайга, куелган темага мөнәсәбәтле гаять бай «библиография» урнаштырылган.
Фатма Өзканның «Егерменче гасыр татар шигърияте» хезмәтендә («Төрк дили» журналы.— 1996.— №531) бу чор шагыйрьләре хакында күп кенә фикер-күзәтүләр бар; әсәрләреннән үрнәкләр дә төрекчә тәрҗемәдә бирелгән.
Фатма Өзкан. Габдулла Тукай шигырьләре.— Анкара, 1994.— 998 б. (Латин язуында һәм төрек телендә.)
Х.Миңнегулов. Татарга теләктәш төрек галимәсе (Фатма Өзкан турында) // Мирас.— 1997.— № 8.— 28—37 б.;
Н. Лаисов, Ә. Сибгатуллина. Төркиядән бүләк // Казан утлары.— 1996.— № 7.— 169—187 б.
Тукай һәм XX гасыр мәдәнияте: Шагыйрьнең 110 еллыгына багышланган халыкара конференция материаллары.— Казан, 1997.— 17—27 б.
«Яңа милли юл» — гарәп хәрефләре белән айга ике мәртәбә Гаяз Исхакый мөхәррирлегендә чыккан татарча журнал. Аның беренче саны 1928 елның декабрендә дөнья күрә. Соңгысы — 1939 елның сентябрендә. 1930 елга кадәр «Милли юл» исеме белән йөртелә. Журнал, нигездә, Берлинда басыла. Бары берничә саны гына Варшавада нәшер ителә. 11 еллап вакыт эчендә журналның барлыгы 136 саны дөнья күрә. Уртача күләм — 16 бит. Мәҗмуга мөһаҗир татарлар хисабына чыгарыла.
«Я. м. ю.»—иҗтимагый, сәяси, милли, мәдәни журнал. Милли тарих, халык язмышы, аның үткәне, бүгенгесе, киләчәге — менә журналның төп тематикасы. Аның сәхифәләрендә илдәге һәм читтәге сәяси вазгыятькә дә зур урын бирелә. Журнал — татарның милли-бәйсезлек өчен көрәшен чагылдыручы елъязма гына түгел, ә бу эшне оештыручы, җитәкләүче бер штаб та.
«Я. м. ю.» татарның күренекле каләм әһелләрен дә даими күз уңында тота. Болар арасында Тукай, әлбәттә, мөхтәрәм урынны били. Аның исеме һәм иҗаты милләтебезнең бер символы, асыл сыйфаты рәвешендә карала. Шигырьләреннән өзекләр хәтта журналның тышлыгында эпиграф итеп тә бирелә. «Күк булып күкрәр һавада хөр яшәү даулашлары, / Ялтырар изге көрәшнең хәнҗәре, ал мае лары…» юллары, мәсәлән, мәҗмуганың 1932 ел, 5 нче санында күзгә ташлана. Шагыйрьнең «Юк, кояшым, мин беләм: Син батмагансың мәңгегә» дип башланган әсәренең тәүге дүрт юлы журналның 1938 ел, 3 нче санының тышлыгында урнаштырылган.
Тукайның исеме, әсәрләре яисә ал ардан өзекләр журнал битләрендә еш очрый. Болардан тыш мәҗмугада шагыйрь хакында махсус мәкаләләр, әдәби язмалар да басылып килә. Алар, нигездә, Тукайның туган-үлгән көннәренә, бигрәк тә тууына — 50, үлеменә 20, 25 ел тулу мөнәсәбәте белән бирелгән: Г. Исхакый. а) Тукай истәлеге (1932.— № 11.— 1—4 б.); б) Габдулла Тукайның вафатына 25 ел тулу мөнәсәбәте илә (1938.— № 4.— 1—9 б.); Сәгадәт (Гаяз Исхакыйның кызы — Сәгадәт Чагатай). (1936.— № 6.— 14—17 б.; 1938.— № 4.— 9—14 б.) Һәр ике мәкаләсе дә «Габдулла Тукай» дип исемләнгән; Солтан (Әхмәд Виргаз). Габдулла Тукай (1935.— № 7.— 20—22 б.); Хөсәен Габдуш. Бөек «Кушлавыч» ятиме (1936.— № 5.— 4—8 б.); Шаһвәли Келәуле. «Габдулла Тукайга» шигыре (1936.— № 6.— 17—18 б.) һ. б. Бу төр материалларның һәммәсендә Тукайның бөеклегенә, көчле талантына, халыкчанлы-гына басым ясала. Аның татар рухын, халыкның кайгы-шатлыгын, өмет-идеалларын тасвирлавы ассызыклана («…Тукайның бәхете шунда ки, ул үзенең бөтен үсүене, күтәрелүене халкыбызның үсүе, күтәрелүе белән бергә баглап алып барган. Ул үзенең бөтен иҗадының көч-куәтене халыкның көченнән алып, халыкның кайгы-хәсрәтене, сөенечене халкыбыз белән бергә җырлап, бергә көйләп, халкыбыз эчендә үзенең иҗад куәтен эретеп җибәреп, халык белән берләшкән…» — Г. Исхакый). Тукай туган телне, туган кавемне саклаучы һәм яшәтүче, милләтне бергә туплаучы, бербөтен итүче бер көч, куәтле энергия чыганагы рәвешендә карала.
X. Миңнегулов. а) Азатлык көрәшенең мөнбәре («Яңа милли юл» журналы турында) // Казан утлары.— 1993.— № 3.— 122—135 б.; б) «Яңа милли юл» журналы һәм Тукай // Казан утлары.— 2001.— № 11; в) Бөек шагыйрь турында бөек әдип (шунда ук Г.Исхакыйның «Тукай истәлеге» мәкаләсе)//Мәдәни җомга.— 3.08.2001.
«Тукай бюллетене» — Төркиядә «Казан төрекләре культур вә ярдәмләшмә» оешмасы чыгарып килгән кечкенә генә мәҗмуга (1965—1968). Аның 24 саны билгеле. «Тукай бюллетене»ндә шагыйрьнең шигырьләре, аның хакындагы материаллар, Тукайга мөнәсәбәтле вакыйга-хәлләр урын алган. Мәҗмугада шулай ук Төркиядәге татарларның мәдәни тормышы турында да аерым мәгълүматлар бар.
Х.Миңнегулов. Аерылмас төшенчәләр / «Каzаn» журналы турында // Мирас.— 1997.— № 11.— 71—83 б.
«Казан» (Каzаn) — латин хәрефләре белән төрек телендә (нигездә, Истанбул һәм Анкара калаларында) чыккан журнал (1970—1980). Әмма анда аерым материаллар, бигрәк тә әдәби әсәрләр, фольклор үрнәкләре әүвәл татарча, аннан төрекчәгә тәрҗемә итеп бирелә. Журнал өч айга бер чыга. Барлыгы 23 сан дөнья күрә. Уртача күләме — 64 бит. Гомуми битләр саны — 1426. Журналның төп химаячесе — милләттәшебез Әхмәд Вәли Мәңгәр (1891—1978), төп хезмәткәрләре һәм авторлары — Әхмәт Тимер, Надир Дәүләт, Мәхмүт Таһир, Сәйдә Арсланбәк, Наилә Бинарк һ. б. Журнал «Казан төркләре культур вә ярдәмләшмә дәрнәге (оешмасы)» органы хисаплана.
«Казан» — иҗтимагый, тарихи һәм мәдәни характердагы мәҗмуга. Аның үзәгендә — татарның үткәне, бүгенгесе, язмышы, фольклоры, язма әдәбияты, гореф-гадәтләре, башка халыклар арасындагы урыны. Журналда милләтебезнең күренекле вәкилләренә, аеруча Г. Тукайга, зур урын бирелә. Һәр санында диярлек бөек шагыйрьнең шигырьләре, аның хакында язмалар бар. Мәсәлән, Надир Дәүләтнең «Казан төркләре вә Габдулла Тукай» мәкаләсендә (1971.— №3.— 6—126.) шагыйрь иҗаты милләт язмышы белән тыгыз мөнәсәбәттә карала. «Тукай,— ди язма авторы,— татарларның милли рухы, «милләтнең баш таҗы». Сөембикә манарасы казанлы -ларның бәйсезлек символы булса, Тукай — татар халкының «бер әдәби символыдыр». Журналның шул ук санында шагыйрьнең «Туган тел» һәм «Шүрәле» әсәрләре татар һәм төрек телләрендә басылган (18—26 б.). Биредә үк Солтанның (Әхмәд Виргазның) Тукайга багышланган «Шагыйрьгә», Шаһвәли Келәүле Илдәрнең «Тукай эзеннән» исемле шигырьләре урнаштырылган.
«Казан» журналының 14 нче санында (1975) Тукайның рәсеме һәм «Театр» шигыре бирелгән (29, 31, 32 б.).
Журнал, гәрчә чит илләрдәге милләттәшләребез арасында киң таралыш тапса да, Идел-йорт укучыларына, нигездә, XX йөзнең 90 нчы елларында гына мәгълүм булды.
Х.Миңнегулов. а) Аерылмас төшенчәләр («Каzаn» журналы турында) // Мирас.— №11.— 71—83 б.; б) «Обретет душа, стремясь к тебе, свободу» (О журнале «Каzаn») // Казань.— 1993.— №1.— С. 158—161.
2002
(Чыганак: Миңнегулов Х.Й. Гасырлар өнен тыңлап. — Казан: Мәгариф, 2003. – 335 б.)