Бар иде заманалар – байларны эт итеп сүгә идек, аларны мыскыл итеп көлә идек. Һәркем үзенең биографиясен, мин ярлы гаиләдә дөньяга килгәнмен, дип мактанып яза идек. Бөек кешеләрнең биографиясен өйрәнгәндә әти-әниләренең ярлы булулары кат-кат әйтелә иде. “Ленин бабай” мәсәлән, ярлы укытучы баласы, “Сталин бабай” ярлы итекче малае иде.
Бүген исә икенче чиккә ташланып, байларны күккә чөеп мактый башладык. Элекке татар байлары әүлия булган, аларга тел-теш тидерү зур гөнаһ, имеш. Алар бүген фәкать макталырга гына тиеш икән.
Шулай икәнен мин үз җилкәмдә татыдым. Тукай турында пьесамда бөек шагыйребезнең фабрикант Акчуриннарга кунакка бару вакыйгасын алган идем. Шунда мин Акчуриннарны, янәсе, дөрес итеп сурәтләмәгәнмен. Вульгар-социологизм юлыннан китеп, большевистик идеалогия корбаны булып, Акчуриннарга сыйнфый яктан чыгып кына бәя биргәнмен, имеш. Кыскасы, Акчуриннарны “рәнҗетүем” өчен мине тәнкыйтьләүчеләр килеп чыкты.
Шул уңай белән мин үземне якларга һәм байларны артык яратучылар белән бәхәсләшергә телим.
Әйе, бишектән үк большевистик тәрбия алган кеше булдыгымнан, мин, билгеле инде, “Без китәбез, сез каласыз”да сыйнфый каршылык теориясеннән котыла алмадым. Бу бигрәк тә Тукайның Акчуриннар фабрикасында эшләүче эшчеләр белән очрашу күренешендә ачык сизелә. Шуңа күрә ул күренеш йомшак язылган да. Күрәсең, үземнең күңелдә дә ул күренешне язганда ризасызлык булгандыр. Әмма Тукай һәм Акчуриннар мөнәсәбәтен мин һич кенә дә сыйнфый каршылыкка кормадым. Тукайдан большевик ясарга җыенмадым. Шулай да Тукайның Акчуриннарга мөкиббән китеп, аларның үзара яратышуын язарга да хакым юк иде. Бу Тукай образына хилафлык китерү булыр иде. Тукай беркайчан да байларны яратмаган. Үзе байлыкка исе китмәүче шәхес буларак, ул байлардан һәрвакыт көлгән, аларны мыскыл иткән. Укыгыз Тукайны игътибар белән. Шулай булгач, ул Акчуриннарны гына ярата алмый инде, бигайбә.
Икенче яктан, Акчуриннар да без бүген уйлаганча, тәти миллионерлар гына булмаганнардыр. Татарны милләт буларак үстерергә, аның өчен җан атып йөрергә бик ашкынып тормаганнардыр. Татарны милләт буларак үстерергә, аның өчен җан атып йөрергә бик ашкынып тормаганнардыр, шәт. Әгәр татар җанлы миллионерлар икән, тарихта эзләре калган булыр иде. Әлбәттә, Йосыф Акчура, сәясәтче буларак, татар өчен көрәшкән. Ләкин, беренчедән, ул фабрика тотучы Акчурин түгел, икенчедән, татар милли хәрәкәтенә керткән өлешен бүгенге татар матбугатының әлегә күрсәткәне юк. Ә менә нумизматика белән шөгыльләнгән Хәсән Акчуринның вак акча биреп, малайларны сүгендереп кызык тапканын хатирә итеп сөйлиләр. Габдулла Акчуринның исереп чиркәүгә кереп, попны кыйнап чыкканы да билгеле, Якуп Акчуринның Яков булып йөрүе дә татарны үлеп яратканнан түгелдер.
Мин моның белән һич кенә дә Акчуриннарга бәйләнергә җыенмыйм. Уңган, булган кешеләр. Татардагы үҗәтлек кебек әйбәт сыйфат аларда да бар, алар да тырышлыклары белән генә миллионер булып алганнар. Күбрәк булсын иде андый байларыбыз. Ләкин барыбер аларга баш иеп, рәхмәтләр укып табынырга җыенмыйм мин. Кызганычка, Акчуриннар идеаль татарлар түгел. Идеаль татарлар икән, бер Тукайны гына дәвалый алган булырлар иде.
Шагыйрьне кунакка чакырып уйнау бер нәрсә, ә шул шагыйрьне, холыкның нинди булуына карамастан, милләт өчен саклап калырга тырышу – икенче нәрсә.
Бүген дә без яңа байларыбызга өмет белән карыйбыз. Алар безгә химаяче булыр дип сөенәбез. Мәдәниятебезне үстерергә ярдәм итәрләр дип ышанабыз.
Без наив халык шул. Байлык хөкем сөргән җирдә битараф туклык дигән яман нәрсә пәйда була. Битараф туклык куркыныч нәрсә. Андый туклар гадәттә надан була, аларның йөрәген май баса. Аларда милләт кайгысы юк. Бүгенге байларыбыз хәтта татар гәзит-журналларына язылырга да акча таба алмыйлар. Аның каравы, ресторанга кереп миллионнар туздырып чыгуны егетлеккә саныйлар. Әлбәттә, мин бу очракта бертуган Кашаповларны аерып куям. Аларның мин тагын да баюларын телим. Чөнки алар байлыгының шактый өлеше милләт файдасына китәдер дип беләм.
Сүземне бетергәндә, мине тәнкыйтьләүчеләргә ашыкмауларын үтенәм. Пьесадан тирәнрәк мәгънә эзләсеннәр иде. Байлар, ярлыларны гына сөзештереп кызыл пьеса язарга мин ул хәтле үк наив түгелмен. Бүген дә Тукайның Акчуриннарга кунакка баруы турында язсам, нәкъ шулай язар идем. Бары Тукайның эшчеләр белән очрашу күренешен генә йә төшереп калдырыр, йә икенче төрлерәк язар идем.
1995 ел
(Чыганак: Мәдәни җомга, 7 июнь, 1996 ел).