ТАТ РУС ENG

Нәфиев Фарук Тукай белән бергә гомергә


Язу өстә­лемдә Тукайның бүгенгәчә дөнья күргән кайбер томлыклары, аның турында төрле телләргә тәр­җемә ителгән Әхмәт Фәйзи романнары (дилогия), үземнең укытучыларым профессорлар Ибраһим Нуруллин белән Рәфыйк Нәфыйковның «Тукай», «Тукай и его окружение» дигән рус телендә чыккан китаплары ята. Олы юбилей җитә бит тиздән дип, бу китапларның мәгънәле-кызыклы сәхифәләрен актарам. Әлхасил, һич шөбһәсез, Тукай шигърияте-әсәрләре күпме эчсәң дә туймаслык шифалы тау чишмәсенең зәмзәмен хәтерләтә.

Бер уңайдан әйтеп китәргә кирәктер дип саныйм: Тукайга, аның бай мирасын кадерләп саклауга мөнәсәбәтле әдәбият-сәнгать әһелләре белән дуслыгым, танышлыгым өчен дә язмышыма рәхмәтлемен. Алар: бабасын, әтисен үзем күреп белгән авылдашым, Казандагы мәшһүр үзәк – Тукай музее директоры, шагыйрь Рәмис Айметдинов, даһи шагыйребез иҗатын җентекләп өйрә­нүгә күп көчен куйган, әни белән бертуган абзый, профессор Нурмөхәммәт Хисамов, «Ятим бала» яки «Кечкенә Тукай» дип тә мәгълүм булган гаҗәеп камил сәнгать әсәренең авторы, вафатына хәтле күп еллар дустанә яшәгән мәшһүр рәссам Хаҗиморат абый Казаков. Ул Бауман урамындагы элеккеге Матбугат йорты каршында гына яши иде. Аның газета укучылары өчен дә бик кызыклы бер вакыйга сөйләгәнен хәтерлим.

«Кечкенә Тукай» әсәрен тә­мамлагач, Хаҗиморат абый, язучылар клубына кереп, шагыйрьнең якташлары Гариф Ахунов белән Сибгат Хәкимгә: «Әйдәгез әле минем фатирга, сезгә бер сюрприз күрсәтәсем килә», – ди. Зур тәрәзәдән мул кояш яктысы төшәрлек итеп стенага эленгән, өстенә ак җәймә ябылган картина алдына бастырган да боларны: «Күзләрегезне йомыгыз, җәймәне алгач әйтермен», – ди икән. Бераздан алтынсу кысага урнаштырылган картина кояш нурларында балкып калгач, Хаҗиморат абзый мәшһүр кунакларга: «Күзлә­регезне ачыгыз!» – дип боера. Тегеләр, сабый Габдуллаҗан портреты-рәсеменә текәлә, бөтен дөньяларын онытып, бер сүз дәшми, байтак вакыт басып торалар. Аннары Гариф Ахунов, рәссамның кулын кысып: «Хаҗиморат туган! Синең Тукайга багышланган дистәләгән әсәрләрең арасында монысы алмаз-эн­җеләргә тиң иң шәп шедевр булып чыккан. Мин сабый Тукайны нәкъ менә шундый итеп күз алдыма китерә идем. Син менә шушы бер әсәрең белән генә дә татар сынлы сәнгатендә иң мактаулы урын биләргә лаек. Рәхмәт сиңа!» – ди.

Тәпиләребезгә басып беренче адымыбызны атлаудан башлап гомер көзебезгә хәтле тылсымлы җырчыбыз, мөгаллимебез, тәрбиячебез, якын дустыбыз-киңәшчебез газиз Тукаебыз озатып килә безне.

Шунысына да игътибар итик әле. Нәкъ менә 1905 елгы революциянең җәмгыять тормышының һәр өлкәсендә зур үзгә­реш­ләр китереп чыгарган актив хәрәкәт шартларында яшь егет Тукай әдәбият мәйданында, ялан кырдагы кебек, берүзе эш итми. Ул чорда М.Гафури, С.Рә­миев, З.Рәмиев, С.Сүнчә­ләй кебек инде халыкка яхшы танылган шагыйрьләр дә булган. Дәрде­мәнд (Зәки Рәмиев) исә югары поэзиянең «Кораб» кебек гаҗәеп камил үрнәген дә биргән. Әмма ләкин берничә ел эчендә татар халкы Тукайны гына үзенең күңеленә иң хуш килгән газиз шагыйре итеп таный.

Шунысы гаҗәп: 18-19 яшьтә язган беренче шигырьләреннән үк Тукай эчтәлеге, рифма-ритмикасы, үлчәме белән дә камил, күркәм әсәрләр иҗат итә башлый. Пәйгамбәр беренче адымнарыннан ук пәйгамбәр булган кебек, бөек беренче гамәлләреннән үк бөек була икән дигән нәтиҗәгә киләсең. Ә инде үсеп, остарып, камилләшеп 25 яшьләргә җит­кәндә, милли шигъриятебез мәй­данында аңа тиңләшерлек кеше калмый.

Тукай, Уральскида үзенең чыгышы белән Кайбыч авылыннан булган Мотыйгулла хәзрәт мәдрәсәсен тәмамлаганда, ул чорда өйрәтелгән дини һәм дөньяви фәннәрне ныклап үзләштергән тирән белемле, татар, урыс, гарәп, фарсы, төрек телләрен су кебек эчкән егет булган. Баштагы байтак шигырьләре иске төрек әдәби телендә язылганга, аларны төрек кешесе бүген дә үз телендә аңлап укый.

Тагын бер бик мөһим нәрсә хакында аерым әйтергә кирәк дип уйлыйм. Большевистик-коммунистик тоталитар хакимияткә ярарга тырышып, ни хәтле тәнкыйтьчеләребез – әдипләребез, тырышып-тырышып, Тукайдан социалист-атеист ясамакчы булдылар. Ә нәшриятларда утыручы цензорлар аның әсәрләрендәге дингә кагылган иң матур җөмлә-юлларын бөтенләй төшереп калдырдылар. Халкыбыз үзенең гимны итеп таныган «Туган тел»дәге:

«И туган тел! Синдә булган   иң элек кылган догам:
Ярлыкагыл, дип үзем һәм   әткәм, әнкәмне, Ходам»

дигән юллар шундый «кайгыртучанлык»ка дучар булды.

Ә чынлыкта Тукай нык иманлы, мөэмин мөселман булган! Моны раслау өчен аның әсәр­ләреннән йөзләгән мисал китерергә мөмкин. Һич югында берничә шигъри юлны искә төшерик:

Намым Габдулла – Алла бәндәсемен.
Әнкәмнең тавышлары колагымда:
«Гает җитте, тор, аппагым, тор, аппагым!»
Әй бәһәле, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!
Рәхмәте бик киң аның, һәрдаим таян син Аллага.

Үзенең үлемсез әсәрләре белән милләтен, халкын данлаган, бөтен дөньяга таныткан бөек шагыйрь, изге җан – Габдуллаҗан Тукаебызга мәңге рәхмәтлебез. Тәңребез биргән бу туган газиз җиребездә-илебездә халкыбыз яшәгәндә Тукай да яшәр!

 

(Чыганак: Ватаным Татарстан)



Комментарий язарга


*