К. Мотыгый Тукай турындагы истәлегендә аның Уральскида мәдрәсәдә укыган чакта Мотыйгулла хәзрәтнең гыйльме гаруздан (Гыйльме гаруз — гарәп, иран һәм борынгы төрек шигырьләре төзелеше турында белем (авт.).) биргәндәресләренә бик тырышып йөргәнлеген әйтеп китә. С. Рәмиев Тукай турындагы истәлегендә аның гаруз гыйльмен белү өстенә, гаруздан башка үлчәүләрдә дә татар шигыре язылганлыкны белүе турында («Ил», 1914 ел, 2/1V (авт.).) сөйли. Тукайның беренче елларда язылган шигырьләренең күпчелеге гаруз вәзеннәренә ияртелеп язылганнар. Мәдрәсәдә чакта якын иптәше һәм шигырьдә беренче мөгаллиме төрек эмигранты Вәли әфәнде дә аныәнә шул иске шигырь төзелеше нигезләрен кулланып эш итүгә өйрәтешкән. Шуның белән бергә Тукайның башлап төркидән, татарчадан укыган тезмәле әсәрләре дә («Мөхәммәдия», «Бакырган»нан башлап Габделҗәббар Кандалый шигырьләренә һәм бу соңгының шигырьләре буенча (К. Насыйри, «Фәвакиһелҗөләса», 579 бит (авт.).) К. Насыйриның «теоретик» карашларыча) шул гаруз вәзененә ияртелеп язылган һәм шуны яклаган әсәрләр иде. Тукай «Гыйшык бу я!», «Мөритләр каберстаныннан бер аваз», «Мөхәммәдиядән» шикелле шигырьләрен генә түгел, яхшы ук татарча телдәге һәм җанлы бытовой характердагы «Кечкенә генә бер көйле хикәя» кебек әсәрләрен дә шул калыпка китерергә тырышкан иде.
Ләкин бишенче елгы революция дулкыннары Тукайны иске мәдрәсә калыбыннан чыгаралар: Тукайда демократчылык карашлары үсә бара. Инде ул феодаль-крепостнойлык калдыкларына, аның идеология күренешләренә, тормышта, культурада кадимчелек бозыклыкларына каршы көрәшкә чыга. Аны инде шигырьдә дә «Мөхәммәдия» үлчәүләре, «Бакырган» бәхерләре (стеналары) канәгатьләндерми башлый. Ул яңа тойгы һәм мәгънәләргә тапкыр интонацияләр эзли башлый. Шушы эзләнүендә ул ике төрле мираска барып бәрелә: берсе Тукайның яратып укыган рус шагыйрьләре — Пушкин, Лермонтовкулланган ритмик система һәм үлчәүләр, икенчесе шул ук Тукайның яратып өйрәнгән халык җырлары.
XIX йөзнең зур классик шагыйрьләре кулланган һәм Тукай заманында да рус шигырендә яшәп килгән силлабо-тоник системадагы (тезмәләрдә иҗек саннары тигезлеге күзәтелү өстенә, басымлы иҗекләрнең тезмә эчендә билгеле тәртиптә килүе күзәтелгән) шигырьләр төзелеше белән нык кызыксына, үз үлчәүләрен сакларга тырышып, алардан тәрҗемәләр бирә (Кольцовның «Мужик йокысы» күп урында оригиналындагыча һәр тезмәдә өченче һәм алтынчы иҗекләрдә басымнар китерелеп язылган иде). Шундый ук үз оригиналь шигырьләренең кайберсендә аңлы рәвештә рус силлабо-тониксистемасы шигыренең берәр үлчәвенә туры китереп язып карый иде. Мәсәлән, ул, 1906 елгы 11 нче сан «Әлгасрелҗәдит»тә «Кичке азан» шигырен урнаштырып, шигырь тексты астына шундый искәрмә өсти:
«Русларда вә башка мөтәмәтдин (Мөтәмәтдин — мәдәниятле, цивилизацияләшкән.) милләтләрдә һәр сатыры (Һәр сатыры — һәр юлы.)ике сүздән (Стопа мәгънәсендә.) гыйбарәт, ләкин гаять мәгънәле шигырьләр вардыр. Мин монда нәмүнә өчен (Нәмүнә өчен — үрнәк өчен.) Лермонтовның бер шигырен алып, шул ук мотивка «Кичке азан» сәрләүхәсилә (Сәрләүхәсилә — исеме белән.) гаҗизанә (Гаҗизанә — көч җитмичә генә, авырлык белән генә (тыйнаклык саклап әйтелгән).) бер шигырь яздым», ди һәм Лермонтов шигыренең текстын китерә.
( Сөйләгәннәребез аңлашыла төшсен өчен ул шигырьнең Тукай алган ике строфасын китерик:
Вверху одна Мои мечты
Горит звезда, Она влечет,
Мой взор она И с высоты:
Манит всегда; Меня зовет и т. д. (авт.).)
«Кичке азан» үлчәвендә үк ул «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?» шигырен дә яза:
«Күп яттык без
Мәдрәсәдә,
Аңламадык
Бернәрсә дә;
Селкенмәдек,
Таш төсле без,
Җилбер-җилбер
Җил бәрсә дә».
«Кичкеазан», «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?» шигырьләре ике стопалы ямблар белән язылганнар, ягъни бу шигырьләрнең һәрбер юлы (тезмәсе) икешәр иҗектән торган һәм икенче шигырендә басым килгән (басымнар сүзләрнең табигый урыннарында да, шигырь уку ибе — ритмик инерция буенчакуелган урыннарда да килергә мөмкин) стопалардан тора. Шигырь һәм аның схемасы шулай:
«Күп ят тык без
Мәд рә сә дә,
Аң ла ма дык
Бер нәр сә дә».
Тукайның«Бала белән күбәләк» шигыре дә шул ук силлабо-тоник системада, ләкин икенче төрле үлчәүдә — икешәр стопалы анапестлар белән язылган:
«Әйт әле, күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр күп очып,
Армыйсың син ничек?»
Ләкинболай — дөрес силлабо-тоник үлчәүләрдә язу Тукай өчен типик күренеш түгел. Ул мондый шигырьләрне аз язган һәм, әйтергә мөмкин, эксперимент-тәҗрибә рәвешендә эшләгән. Аның күпчелек шигырьләре силлабо-тоник схемаларга туры килмиләр (аерым юлларда очраклы охшаулар гына булуы мөмкин); тезмәләр эчендәге басымнар күпчелеге ирекле киләләр.Шулай да бер шарт аларда нык күзәтелә: паузаларда көчле басым китерелә һәм басым үз якынындагы иҗекләр басымының ничек оештырылуына йогынты ясый. Шулай ук тезмәләрдәге цезураларда (тынышларда) да басымнар бертөрле урында киләләр.
Тукай шигырьләренең бу сыйфатлары — силлабик системада язылган шигырь сыйфатлары. Силлабик шигырьләрнең ритмы бездә кайбер әдәбият теоретиклары уйлаганча (шулар эчендә Г. Ибраһимов, Г. Сәгъди һ. б.лар), иҗек саннары тигезлеге — изосиллабизмга гына кайтып калмый, бәлки тезмәләрнең билгеле урыннарында басымнар оештырылып килүенә (тонизмга) таяна. Ягъни андатрадицион силлабо-тоник тезмәдәге кебек ритм стопалар кабатлануына корылмый, бәлки азагында (ярты тезмәләргә бүленгән шигырьләрдә — ярты тезмә азагында) көчле басымнар китерелү юлы белән оештырыла. Рус силлабик тезмәсенә (XVI—XVII йөзләрдә бу системадагы шигырь русларда өстенлек алып килгән иде) карата тикшерүләрендә Л. Тимофеев та, силлабик тезмәләрнең ике төп сыйфаты барлыгын әйтеп китә: билгеле тоник төзелешкә авышлык күрсәтү һәм изосиллабизм (иҗекләр саны тигезлеге). В. Пест роман халыклары, кисәкчә алганда, француз силлабик шигырь төзелешендә шундый сыйфатлар табылуын әйтә:
«Силлабикшигырь төзелеше, беркадәр, метрик принципка да бөтенләй үк ят түгел. Бупринципның барлыгын роман халыклары силлабик тезмәләренең мәҗбүри рәвештә тигез өлешләргә, ярты тезмәләргә, яки өчтән бергә бәрабәр килгәнкисәкләргә (12 иҗеклеләрдә) бүленүендә күрәбез… Француз силлабик шигырендә иҗекләр саны гына түгел, бәлки иҗекнең үзенең микъдары да ничектер хисапка алына».
«Тоник принципка, дөресрәге, тоник системагакилгәндә, силлабик шигырьләрдә ул тагын да рельефрак күренә. Мәсәлән, һәр силлабик тезмәдә кимендә бер, ә ярты тезмәләргә бүленгән шигырьләрдә, — ике басымның тезмә яки ярты тезмәнең азагына бик якын урында мәҗбүри рәвештә китерелүе төп принципларның берсе санала», ди. Шулай ук роман халыклары силлабик шигырендә каденция яки каданс дип аталган күренешләрнең барлыгы турында (Бу хакта кара: «Современное стихотворение», 36—38 битләр, (авт.).)сөйли һәм аның ике төренә туктала: тезмәдәге басымнар я төп иҗекләрдә урнаштырылуга тартымлык күрсәтәләр, (бу — күтәрелешкә барган каденция дип аталып, француз силлабик шигырьләрендә күренә), я так иҗекләрдә урнаштырылуга тартымлык күрсәтәләр (испаниол шигырьләрендә шул хәл күренә), бу — төшүгә барган каденция дип аталган.
Шул рәвешчә, төрле халыклардагы шигырьләр турында тикшерүләр безгә аларның өч әһәмиятле сыйфатка ия булганын күрсәтәләр: тонизм—тезмә һәм ярты тезмә азакларындамәҗбүри басымнар килү; каданс — тезмә эчендәге иҗекләрнең басымнары берәр ипкә тартымлык күрсәтүләре; изосиллабизм — тезмәләрдә иҗекләрнең билгеле санда булулары.
Менә бу сыйфатлар билгеле бер канунлылыкта Тукай шигырьләре күпчелегендә дә күрелә: изосиллабизм, тонизм һәм күтәрелешкә барган каденция — аның силлабик шигырьләренең сыйфатларыннан.
«Һәрбер шигырь системасы бик күп һәм нечкә җепләр ашаүзеннән электәге системалар белән багланган була; әдәби стиль үз бөтен элементларында телен, тезмәсен, ритмың өр-яңадан тудырмый: ул яңа система тудыра, шул яңа системада шуңача очраган тел, тезмә үзенчәлекләренең бик күбен үзенә мөнәсәбәткә кертә, яңадан эшли, модификацияли» (Штокмар. «Библиография работ по стихотворению», 6 бит (авт.).).
Тукайсиллабик тезмәсен тикшергәндә әнә шул як искә алынырга тиеш. Соңгы елларына чаклы Тукай шигырьләренең күп кенәсендә ачык һәм ябык иҗекләрнең билгеле тәртиптә нәүбәтләшүләренә игътибар итү, шулай ук иҗекләр саны тигезлегенә генә түгел, иҗекләрнең «зурлыгына» да игътибар итү анда электәге гаруз ритмы элементларының саклану күренешләреннән итеп каралырга тиешле.
Шигырьдә ритмик системаларның бер-берсен алмаштыруының сәбәпләре әле безнең шигырь теоретикларыбыз тарафыннан бикгомуми характерда гына өйрәнелгән, шулай да силлабик системаның төрле халык шигырендә кайсы дәвердә, нинди иҗтимагый экономик формациядә һәм кай сыйныф әдәби стилендә культур алаштырылуы турында кайбер күрсәтүләр юк түгел. Мәсәлән, Л. Тимофеев аның килеп чыгыш һәм үсешен капитализм формациясенең мәйданга килүе һәм үсүе белән баглый: «Товар алмашу үсеше натураль хуҗалыкка таркалыш кертү белән җир биләүче сыйныфның билгеле өлешенең яшәеш (быт) формаларын вата, аны үсеп бара торган шәһәр культурасы шартларына илтеп ташлый, ныграк индивидуальләштерелгән шәһәр тормышы эчендә йомыкландыра… Натураль хуҗалык стильләре формалары урынына, алмашу хуҗалыгы стильләре формалары алга куелырга тиеш була», ди. Шул ук автор рус классик шигыренең рус халык шигыренә алмашка килүенһәм халык шигырендә кайбер күренешләрне киметү (мәсәлән, иҗек тигезсезлеге), кайберсен арттыру аша аның үсешен күрсәтеп китә.
Тукай шигырьләре нәкъ менә татар халык җырларыннан файдалану, алар ритмына билгеле деформация кертү нигезендә үсте дә.
Тукайсиллабик система эчендә 4 тән башлап 16 га кадәр иҗекләрдән торган тезмәләр кулланып яза. Аның «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?» шигыре 4 әр иҗекле тезмәләрдән, «Балкан» шигыре 5 әр иҗекле, «Иртә» — 7 шәр иҗекле, «Кызык гыйшык»— 11 иҗекле, «Сәрләүхәсез» — 12 иҗекле, «Эштәнчыгарылган татар кызына» — 10—9 иҗекле, «Җәйге таң хатирәсе»— 15 ле (яки 8—7 ле) һәм «Сөткә төшкән тычкан»— 16 лы (яки 8—8 ле) тезмәләрдән тора. Болар арасында халык җырлары үлчәүләре дип аталган 10—9 лы («Зиләйлүк үлчәве») һәм 15 ле (8—7 ле) («Тәфтиләү» кәе) шигырьләр күпчелек урын ала. 10—9 лы үлчәү:
«Сөялгәнсең чатта баганага,
Яфрак төсле сары йөзләрең;
Кызганмыйча күңлем чыдый алмый,
Бигрәк моңлы карый күзләрең».
Татар озын көйләре бу үлчәүгә салынган була.
Халыкҗыры үлчәүләреннән тагын икенче төре 15 иҗекле тезмәләр белән язылган шигырьләр булып, шуларның бер үрнәге «Җәйге таң хатирәсе» шигыре:
«Галибанә яктырып, әкрен генә ал таң ата;
Моңланып, хәсрәтләнеп, ялкау гына ак ай бата»…
Кыскакөйләр шушы үлчәүдәләр. Шигырь үлчәүләрендә генә түгел, ритмик агышны оештыруда да Тукай татар халык җырларыннан файдаланды: Тукай шигырьләренең аның үз заманы һәм үзеннән соңгы шагыйрьләрнекенә караганда көйләр өчен күбрәк ипле булуы да («напевность») беркадәр халыкҗырлары йогынтысы нәтиҗәсеннән гыйбарәт. […]
Тукай шигырь системасы күренешләре, аларның ритмы, Тукай шигырьләренең рифмасы, строфикасы һәм композициясе — болар бар да шул вакытта шагыйрь стиленең характерлы күренешләре иде. Алыйк аның рифмаларын. Шигырьдә рифманың әһәмияте зур. Гадәттә рифмага туры килгән сүз көчле басым астына туры килә. Рифма шигырьнең ритмик хәрәкәтендә роль уйный. Аның мәгънә ягыннанәһәмияте зур. Менә шуңа күрә дә шигырьне формаль матур итеп төзү белән генә кызыкмыйча, аның идея тирәнлегенә әһәмият биргән шагыйрь Тукай рифмасының ничек китерелүенә һәм рифмага туры килә торган сүзнең мәгънә ягыннан әһәмиятле булуына нык игътибар итә. Шуңа күрә дә бер үк сүзләрнерифмалаштыру белән чикләнү, тезмә эченнән мәгънә ягыннан әһәмияте аз сүзләрне рифмага туры китерү, укучы игътибарын үзенә тартмый торган рифмалар кулланудан ул кача. Тукайга бер үк сүзне рифмага китерергә турыкилсә, ул шуның янындагы икенче, хәтта өченче сүзләрне дә рифмалаштыра:
«Ничек диләр? Сине шагыйрь диләрме?
Шигырь язмак белән шагыйль диләрме?
Сәмави сүз! Халык аңлар микән соң?
Аны аңлаучылар анлар микән соң?»
Рифмада сүз уйнатулар, катламлы рифмалар, омонимик рифма һәм каламбурлар да югарыда әйтелгән максатлардан чыгып эшләнәләр:
«Яратмыйм бер дә остабикәләрне,
Сези алдарга оста бикәләрне…»
«Белү мөшкил кирәк кемне сөяргә,
Үзең аусаң да, аудармый сөяргә».
«Хисапсыз күп минем милләткә вәгъдәм,
Кырылмасмы «вавы» валлаһе әгъләм».
«Тынычлыкны боза аның әче тавышы,
Килә аннан бер тыңласаң мәче тавышы».
«Бер тыңласаң чинау килә, бер тыңласаң —
Майламаган арба тәгәрмәче тавышы».
Бөтенбу рифма төрләре байлыкларын куллануда Тукай аңлы рәвештә Пушкин, Лермонтов мирасларыннан файдалана белү белән бергә, халык телен, авыл, аның хезмәт ияләре телен өйрәнде һәм шул тел байлыкларыннан нык файдаланды. Шигырьдә рифманы формаль һәм традицион алым итеп кулланып та, җанлы тел законнарына һәм әсәрнең идея эчтәлегенә игътибар итмәстән эш итәргә теләүче шагыйрьләргә Тукайның ничек каршы торуын да бу урында күрсәтү зарар итмәс. 1911 елгы 18 нче сан «Шура» да «Мияубикә»гә карата язган рецензиягә (Сәгъде Вәккас псевдонимы белән язган Сүнчәләй анда Тукай рифмасын тәнкыйть итеп шулай дигән иде: «Мияубикә»нең җитешмәгән урыннары булса: сижегъ рифмаларының (артык сүзләренең)ямьле оеша алмаулары, өстән-өстәнлектер. Мәсәлән: «нәрсәсен» — «нәрсәчен», «кәгазь» — «эшләмәс», «нәрсәгә» — «мәсьәлә», «куркалар» — «фәркы бар», «тиз әнкәмә» — «зинһар тимә» вә башкалар» (авт.).) каршы Тукай болай дип яза:
«Әле моңар кадәр бездә бертөрле һәркемне икънаг итәрлек (Икънаг итәрлек — канәгатьләндерерлек.) вә тәхриратны (Тәхриратны — язмаларны, әдәбиятны.) бер нәүгы (Бер нәүгы — бер төрле.)кагыйдә астына җыярдай «Кавагыйде лисан» — «Теория словесности» мәйданга килмәгән булса да, мин «нәрсәгә» белән «мәсьәлә»нең вәзен булырга яраганлыгын дәгъва итәмен. Бу дәгъвама игътимаде галәннәфсем (Игътимаде галәннәфсем — үз-үземә ышануым.) сәбәп, һәм үз файдама хәтеремдә берничә мисаллар да бар.
Мисаллар:
«Провозглашать я стал любви
И правды чистые ученья:
В меня все ближние мои
Бросали бешено каменья».
Менәбу дүрт сатырлык шигырьдә вәзен сүзләре «ученья» белән «каменья» икеседер. Сәгьде Вәккас әфәндечә, Лермонтов яңлышып, «ученья» белән «каменья»не бер-берсенә каршы вәзен ясаган булырга кирәк. Чөнки «ученья»га «мученья» яхшырак вәзендәш ич!»
«…Мин сүз ахыры уларак, ошбуны әйтәм: һичбер шагыйрь, шигырьнең берьюлы ахырын «такмак» дип язгач та, каләмен колагына кыстырып, мич арасыннан кыштыр-кыштыр «шакмак» эзләп йөрергә мәҗбүр түгелдер.
Шулай ук һичбер назыйм бер юл ахырын «сукмак» дип туктагач та, өй алдына чыгып, «тукмак» эзләргә бурычлы түгелдер.
Такылдамак белән мәүзүн сүз (Мәүзүн сүз — тезмә сүз. Биредә: поэтик сөйләм мәгънәсендә.) сөйләмәк икесе башка-башка булырга кирәк».
Бу юллар Тукайның формадан бигрәк мәгънәгә игътибар биргәнен ачык күрсәтәләр.
Тукайшигырьләре строфалар төрлелеге, классик поэзия формаларын куллану байлыгы белән мактана алмый. Аңарда икешәр яки дүртәр юллы строфалар гына очрый.
«И матур! иренмичә, еш-еш кына көзгегә бак!
Күр йөзеңне: нинди нурлы, нинди алсу, нинди ак».
Һәм:
«Кышлар үтеп, яз көннәре килер исә,
Сәхраларда йомшак саба җиле исә;
Аһ, бу көннәр гамькин (Гамькин — кайгылы.) күңелләрне кисә,
Үткән гомер бер-бер искә төшә, имди».
Шигъри формалардан робагый һәм газәл Тукайда очраклы рәвештә диярлек кенә күренәләр. Робагый мисалы:
«Яз язу, ләкин кызыкма һичвакыт шөһрәткә син;
Бик төренмә иртәгүк ертык булыр чүпрәккә син.
Тапмасам шөһрәт, сизәлмәсләр димә күңелемдәген.
Зур тәрәзә бар, — дип аңла дөньяга күкрәктә син».
Газәл рәвешендә аның «Күңел йолдызы» исемендәге шигыре язылган:
«Ничаклы изсә дөнья, ирке бар, куркытмыйдыр безне;
Елар җирдә көләм мин, һич чытып тормыйм аңар йөзне.
Минем гомрем караңгы төн, кояшым һәм аем тугмас;
Шуңар да шөкер итәм мин, бу төнем йолдызлы, йолдызлы.
Озаттылар миңа кул төрле мәлгунь көч, кара көчләр,
Теләп сүндермәгә күңлемдә янган изге йолдызны.
Вәләкин сүнмәде ул, йолдызым якты, һаман нурлы;
Гаҗәпме, юлга салса, ичмасам, бер данә юлсызны?
Күзеннән канлы яшь түксен иде барча шәятыйным (Шәятыйным — шайтаннарым.),
Җиһанда калдырып китсәм икән, я раб (Я раб — и алла.), гүзәл эзне.
Минем күңелем мөкәүкәптер (Мөкәүкәптер — йолдызланган.) өмит, хәсрәт, тәәсөрлә;
Зарар юк, барча кодсиятемез (Кодсият— пакьлек, изгелек.) дә айлы, йолдызлы».
Уналты тезмәдән торган бу шигырьнең баштагы дүрт тезмәсе робагый формасында (ягъни беренче, икенче һәм дүртенче тезмәләр рифмадаш, өченчетезмә рифмасыз) булып, шуннан соңгы һәр пар тезмәнең икенчеләре бер төрле рифма белән килә (йолдызны — юлсызны, эзне — йолдызлы). Шигырьнең төзелеше билгеле бер идеяне үстереп бирү белән формалашкан. Тукай баштагы дүрт юлда үзенең тормышы авыр булуга карамастан, йөз чытмый яшәвен әйтеп китә. Шуннан соң ул үзенең кара көчләргә каршы көрәшә килүен һәм үзенең өметләре берәмләп сүнүен күрсәтеп килә дә, азаккы ике юлда шуңача сөйләп килгәннәренә йомгак ясый. Биредә лирик сурәтнең үстерелеше шагыйрьнең билгеле мәсьәләгә карата караш һәм тойгыларын төрле яклап ачылдыру рәвешендә бирелгән. Тукайның башка шигырьләре күпчелегендә дә лирик сурәт ачылдырылышы әнә шул характерда идеяне үстереп килгәндә, аерым фикер нокталарына басым ясаулар, кабатлау, каршыкую характерындагы синтаксис фигуралар кулланулар (параллелизм һәм хиазмнар (Xиазм — җөмләдәге баш кисәкләрнең урыннарын алыштырып кую.)) шигырь ритмына җанлылык һәм вакыты-вакыты белән «гасабилек» кертәләр. Төшенке настроение карашларны биргәндә, интонация әнә шундый булса, юмористик һәм сатирик характерлардагы шигырьләр интонациясе бөтенләй башка төс ала, ритм төрләнә, җиңелләшә, фразалар кыскарак характер алалар.
«Булмадың ярым вә булмассың, беләм, җефтем минем,
Әмма булдың янмага күңелемдә син нефтем минем.
Син закон — статьяларга баш имисең, хөррә (Хөррә — азат хатын.) син;
Әйләнәсең, тулганасың, түгәрәк син, кәррә (Кәррә — түгәрәк.) син».
Бу шигырь югарыда китерелгән «Күңел йолдызы» шигыренә караганда, бөтенләй башка: җиңелчә, уйнак настроение биргән.
(Чыганак: Нигъмәти Г. Сайланма әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр.,1958. – 278 б.).