Татар халык авыз иҗатында нинди генә жанрлар, нинди генә геройлар юк! Шушы бетмәс-төкәнмәс хәзинәбездә Алпамша, Камыр батыр, Сак белән Сок, аннан килеп инде Убырлы карчык, Дию пәриләре һәм башка бик күп кенә образ-персонажлар китап укып үскән буынның хәтерендәдер. Шулар арасында иң дан казанганы Шүрәле дисәк, бер дә ялгышмабыздыр.
Шүрәле турындагы мәзәк-риваятьләрнең төрле вариантларына тукталып, анализлап, укучының вакытын аласым килми. Минем бу очракта фәкать бер генә сорау куясым килә: Шүрәле образы күңелдә бик күп төрле ассоциацияләр уята, аның аша татар халкының өметен дә, фаҗигасен дә, хыял-теләкләрен дә күпмедер төсмерләргә мөмкин түгелме? Әйтик:
— татар урманда качып яшәргә мәҗбүр (көчләп чукындырылудан котылу өчен, чыннан да, бик күп авылларыбыз ерак урман эчләренә качып төпләнгәннәр, Яңа авыл — Яңавыл дигән авыл исемнәре күп очракта әнә шуңардан килеп чыккан);
— иреккә, шатлыкка мохтаҗлык; ялгыз, зарлы, канкардәшләренә якынлашу өмете белән яшәү (урыс империясенең татарны таркатуы, кысрыклау-рәнҗетүләре тарихта яхшы мәгълүм);
— табигать кочагында көнкүреш һәм бәйсезлек ләззәте;
— адәмнәргә ышану, беркатлылык, һаман читтән яхшылык көтү, ачу һәм үчлек тойгысы; шул ук вакытта уен-көлке, шаярту хисләренә дә урын табу (монысын инде шәрехләп торасы юк, ничә гасырга сузылган урыс-татар мөнәсәбәтләре…).
Халык авыз иҗатыннан файдаланып, Габдулла Тукай биш кисәктән торган атаклы “Шүрәле” әсәрен яза. Ул кайсы юлны сайлаган соң?
Шагыйрь Шүрәлене шаян, беркатлы, адәмнәрне кытыклаудан тәм табучы бер дивана рәвешендәрәк сурәтли:
Бер дә шикләнмә, җегет син,
Мин карак-угры түгел;
Юл да кисмимен, шулай да мин
Бигүк тугры түгел.
Гадәтем: ялгыз кешеләрне
Кытыклап үтерәм…
Мин әле күргән сине,
Шатлыгымнан үкерәм…
Дәвамын, хөрмәтле укучым үзең беләсең.
Очраклы, ләкин гаҗәеп хәл: Тукай 27 яшендә вафат була, композитор Фәрит Яруллин исә 27 яшендә беренче татар балеты – “Шүрәле”не иҗат итә. Араларында күп еллар ятса да, Габдулла Тукай белән Фәрит Яруллин гел янәшә! Алар икесе дә — татар халкының моң-зарын, фаҗигасен, шатлык-өметләрен иҗатлары аша зурдан әйтеп бирә алган бөек шәхесләр.
Тукай-бик сизгер шәхес. Киләчәктә татар музыкасының үсәчәгенә, сәхнәгә Фәрит Яруллин, Салих Сәйдәшев кебек талантларның менәчәгенә өмет баглап, менә бит ул нәрсә дип язган: “Кыскасы гына, безнең милләт тә башка милләтләрнең тәрәкъкыйләренә сәбәп булган чын мөхәррирләргә, рәссамнарга, музыкантларга вә гайреләргә, вә гайреләргә мохтаҗ”.
“Шүрәле” балеты 1941 елда ныклап ук языла башлый… Ф.Яруллин беренче татар балетына нигез итеп ни өчен нәкъ менә Тукайның “Шүрәле”сен сайлаган соң? Либреттоның авторы – киләчәктә “Тукай” романын язачак Әхмәт Фәйзи, рецензент-бәяләүче – Муса Җәлил. Биредә аңлатма биреп торасы юк: Тукайның шәхесенә, иҗатына мәхәббәт аларны әнә шулай берләштергән, билгеле. Балет жанры Тукайның «Шүрәле»сен сүзгә-сүз берничек тә кабатлый алмый, әлбәттә. Композитор һәм аның каләмдәш дуслары, Тукай
әсәренә нигезләнеп, сюжетны үстерәләр, заманча көчәйтәләр.
Балет музыкасы халыкчан моңнарга, фольклор борылмаларга, якты һәм ачык төсләргә бик бай. Дөньядагы музыка җәүһәрләре белән янәшә торырлык милли моң, татар җаны, мәхәббәткә мәдхия… Балетта тагын да зуррак проблема — анда яхшылык һәм яманлык көрәше иң алгы планга куела. Ватан темасына кагылышлы, яисә Былтыр белән Шүреле көрәшенең лейтмотивларын хәтерлик. Бу өлешләрдә кисәтү, оран салу, чаң кагу, яхшылыкны сакларга өндәү авазлары аеруча көчле яңгырый. Моң иясе буларак, композитор илгә бик күп афәтләр, фашизм явы киләсен алдан ук белеп-сиземләп торган.
Фәрит Яруллинның гомере һәм яшәеше фаҗига белән чорнап алынган. Балет партитурасының карасы да кибеп җитмәстән, 1941 елның җәендә аны сугышка алалар, ут эченә җибәрәләр. Телибезме-теләмибезме, бу мәсьәләдәге җаваплылык ул чактагы Татарстан Композиторлар берлеге һәм партия өлкә комитеты җитәкчелегенә төшә. Фаҗиганең икенчесе — композиторның Мәскәү консерваториясендә укыган чагында иҗади архивы юкка чыга. Өченчесе – Мәскәү профессоры, композиторның укытучысы Г.Литинский Ф.Яруллинны хәрби-дирижерлык факультетына күчерү турында югары командованиегә үтенеч хаты яза; юллар озын, сугыш еллары урау; рөхсәт кәгазе килеп җиткәндә Фәрит инде фронт сызыгының икенче бер ягына җибәрелгән була… Менә шундый хәлләр.
Сугыш димәктән, тагын бер фактка тукталмый мөмкин түгел. Мәскәү үзенең талантларын саклый белгән, әнә. Сугышның беренче айларыннан ук әдипләр һәм композиторлар С.Маршак, А.Фадеев, В.Лебедев-Кумач һ.б. Татарстанга эвакуацияләнә. Безнең Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Әхмәт Фәйзи, Сибгат Хәким, Фатих Кәрим, Нәби Дәүли һәм тагын бик күп әдипләребез исә канкойгыч сугыш кырына юл тота.
Сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, сүзне артык озакка сузмыйча, Тукайның һәм Фәрит Яруллинның “Шүрәле”се сугыштан соң кайсы шәһәрләрне гизгәнен генә санап чыгасым килә: Мәскәү, Ленинград, Киев, Харьков, Одесса, Львов, Рига, Таллин, Ташкент, Алма-Ата, Дүшәмбе, уфа, Чиләбе, Сарытау, Горький, Улан-Удэ, Новосибирски… Илебезнең иң атаклы театрлары аны Англия, Франция, Германия, Италия тамашачыларына күрсәтте. Болгария, Румыния, Чехословакия, Польша, Албания, Монголия театрлары исә бу балетны үзләре куйды. Алай гына да түгел, “Шүрәле” балетының моңнары заманында хәтта Канада урманнарын яктырта, Шәрыкъ музыкасына бик сизгер япон утрауларын сискәндерә…
Татар музыкасының, татар сәнгатенең менә бит нинди мәртәбәле, данлы, шөһрәтле чаклары булган! Боларны кайтарып алу хәзер инде мөмкин дә түгел кебек. Ә шулай да, “Нигә соң?” дигән сораулар җанны кыйный. Күрәсең, без хәзер ялкаулар ләүкәсендә рәхәтләнеп кырын ятабыз булса кирәк.
Композитор Фәрит Яруллин Белоруссияне азат итү өчен барган сугышларда катнаша һәм шунда – Витебски өлкәсендә һәлак була. Аның кабере 10 елдан соң гына ачыклана. Менә шуларны уйлый китсәң, бүгенге көндә татар фаҗигасе һаман тирәнәя, катлаулана бара кебек. Без Пичищеда белорус шагыйре Янка Купалага музей ачтык, чөнки сугыш елларында ул Югары Ослан районында яшәгән, иҗат иткән икән. Ә нигә Белоруссиянең Витебски өлкәсендә Фәрит Яруллинга музей ача алмыйлар икән?
Уйланырлык нәрсәләр бар. Фәрит Яруллин – халык моңнарын аның үзенә кайтарып бирү өчен туган шәхес. Без аны хөрмәтли белик. Тукай белән алар икесе – һәрчак янәшә.
(Чыганак: Мәдәни җомга, 2006, 21 апрель).