ТАТ РУС ENG

Низамов Р., Нигъмәтҗанов Җ. Халкыбыз мәгърифәтчеләре

Халыкның педагогик культурасын үстерүдә шул чорда иҗат иткән, үз халкы турында кайгыртып, бөтен белемен, көчен халыкка аң-белем таратуга биргән шәхесләрнең роле, һичшиксез, зур. Аларның һәркайсының иҗаты, эшчәнлеге аерым өйрәнүгә лаек. Без аларның кайберләренә генә тукталабыз.


Каюм Насыйри (1825—1902) — татар халкының атаклы галиме, педагог, мәгърифәтче. 1825 елның февралендә элекке Зөя өязе (хәзерге Зеленодол районы) Югары Шырдан авылында туа. Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә һәм Казан университетында (ирекле тыңлаучы булып) белем ала. Казанда төрле уку йортларында укыткан. 1871 —1876 елларда үзе ачкан рус-татар мәктәбендә укыта. 1885 елда Казан университеты каршында оештырылган Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең хакыйкый әгъзасы итеп сайлана. Шуның белән бергә ул рәсми яктан да фән хезмәткәре булып таныла.
Каюм Насыйри — XIX йөз татар мәгърифәтчеләре арасында иң алдынгысы һәм эшлеклесе. Аның эшчәнлеге күпкырлы. Ул — укытучы да, рәсми мәктәп оештыручысы да, фәнни һәм әдәби хезмәтләр, төрле фәннәрдән дәреслекләр авторы да.
К. Насыйриның иң зур эшчәнлеге — тел өлкәсендә. Ул татар теленең әдәби һәм фән теле була алуына, шуңа хаклы һәм сәләтле икәнлеген исбат итте. Татар теленең аңлатмалы сүзлеген беренче башлап ул төзеде (1895). Русча-татарча һәм татарча-русча сүзлекләрне төзеп бастырып чыгарды.
К. Насыйри укыту-тәрбия турындагы хезмәтләрендә халык тарихын язу өчен материал бирә, укыту-тәрбия өлкәсендә хәзерге көндә дә зур игътибарга лаек фикерләр әйтә. Ул — күп еллар укытучылык итү тәҗрибәсенә нигезләнгән теоретик хезмәтләр калдырган педагог. Аның әдәби һәм педагогик әсәрләре халык педагогикасына нигезләнеп язылган, халыкчанлык белән сугарылган. Бу аның халык өчен әһәмиятле мәсьәләләр күтәрүендә һәм китапларында халык иҗатына киң урын бирүендә күренә.
К. Насыйриның әхлак һәм укыту-тәрбия мәсьәләләренә караган «Кырык бакча» (1880), «Балаларга тәгълим бирмәк» (1882), «Китап-әт-тәрбия» (1891) кебек бай эчтәлекле хезмәтләре хәзер дә бик заманча яңгырый.

Шиһабеддин Мәрҗани (1818—1889) — бөек мәгърифәтче, тарихчы, фәлсәфәче, әдәбиятчы, тел белгече. Ул 1818 елда хәзерге Арча районы Ябынчы авылында туа. Башлангыч белемне әтисе мәдрәсәсендә ала.
1839—1849 елларда Бохара һәм Сәмәрканд мәдрәсәләрендә белем ала. Гарәп һәм фарсы телләрен тирәнтен үзләштерә, фәлсәфә һәм тарих фәннәрен өйрәнә.
1849 елда Ш. Мәрҗани Казан шәһәренең беренче мәчетенә имам һәм аның каршысындагы мәдрәсәгә мөдәррис итеп билгеләнә. Биредә ул үзен бөтенләе белән укыту һәм фән эшенә багышлый, мәдрәсәнең эш тәртибен рәткә салырга һәм анда укыту-тәрбия эшләренең торышын үзгәртергә тырыша. Аның бөтен гомере шәкертләр тәрбияләүгә, гыйлем-мәгърифәт таратуга һәм фәнни эзләнүләр алып баруга багышланган. Ул үз укучыларына шәрекъ шагыйрьләренең һәм фикер ияләренең бай мирасын, татар халкының әдәби ядкарьләрен һәм авыз иҗаты әсәрләрен өйрәтә.
Ш. Мәрҗани фәннең проблемалары ачык, тирән яктыртылган, фәлсәфи карашлары ачык чагылган мәгърифәтчелек рухында утыздан артык фәнни хезмәт яза. Гарәп телендә дөнья күргән бу хезмәтләрендә Мәрҗани VI—XIX гасырның азагына кадәр яшәгән галимнәрнең, дин белгечләренең, әдипләрнең һәм дәүләт эшлеклеләренең тормыш юлы һәм эш-чәнлеген яктырта, аларның мирасын тикшерә һәм бәяли. «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» («Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр») дигән әсәре Ш. Мәрҗани эшчәнлегендә аерым урын алып тора. Бу әсәрдә Болгар һәм Казан ханлыгы чоры тарихы, татар халкының этник чыгышы, аның мәдәнияте мәсьәләләре яктыртыла. Аның бөтен әсәрләре фикер азатлыгын яклау, киләчәккә якты ышаныч һәм кеше акылына хөрмәт белән сугарылган.

Ризаэддин Фәхреддин (1858—1936) — мәгърифәтче, тарихчы, педагог, язучы һәм журналист. Ул элекке Самара губернасы Бөгелмә өязенә караган Кичүчат авылында дөньяга килгән. Беренче дәресләрне укымышлы әти-әнисеннән ала, 7 яшендә мәдрәсәгә керә. Анда ул һәрнәрсә белән кызыксына, югарырак сыйныфларда китап күчереп язу белән шөгыльләнә һәм үз заманы өчен бай гына китапханә булдыра. Р. Фәхреддин балалар укытуда, Мәрҗани ысулларын кулланып, укыту-тәрбия эшендә тәҗрибә туплый. Шул ук вакытта Р. Фәхреддин фәнни эш белән дә мавыга, бик күп китаплар, мәкаләләр яза, татар халкының рухи тормышына караган язма чыганакларны җыеп тәртипкә сала. 1887—1888 елларда яшь галимнең бер-бер артлы дүрт китабы дөнья күрә. Аның балалар тәрбиясе, гарәп теле грамматикасы, мирас бүлү мәсьәләсендә шәригать кануннары, әхлак тәрбиясе турындагы бу китаплары татар һәм гарәп телләрендә басыла.
Ике томнан, унбиш кисәктән торган «Асарь» исемле хезмәтендә борынгы Болгар чорыннан башлап XX йөз башына кадәр яшәгән меңнән артык мәшһүр тарихи шәхес турында кыйммәтле мәгълүматлар туплана.
Р. Фәхреддин 1906 елдан алып Оренбург шәһәрендә яши башлый. Тулысынча иҗат һәм тәгълим-тәрбия эшенә бирелә. «Вакыт» газетасында халык иҗатына караган мәкаләләр бастыра һәм мөгаллимлек эшчәнлеген дә яңартып җибәрә. Берничә ел дәвамында атаклы «Хөсәения» мәдрәсәсен җитәкли. 1908 елның гыйнварыннан башлап «Шура» журналының баш мөхәррире һәм төп язучысы була. Үзенең мәкаләләрендә Р. Фәхреддин галимнәр, фәлсәфәчеләр, әдипләр турында яза, ал арның фикерләренә анализ бирә, «Шура» журналын татар энциклопедиясе дәрәҗәсенә күтәрә. Рухи-мәдәни тормышка багышланган күп кенә китаплар да бастырып чыгара. Р. Фәхреддин — педагогика, әдәбият, тел белеме, тарих, фәлсәфә, этнография, хокук белеме һәм башка фәннәр буенча бик күп хезмәтләр язган шәхес.

Мөхәммәтхан Фазлуллин (1883—1964) — талантлы педагог, лингвист, методист. Авылда башлангыч белемне алгач, Казанның «Күл буе» мәдрәсәсендә укып чыга, шунда укытучы булып эшли башлый һәм Казанның рус-татар укытучылар мәктәбен тәмамлый. Ул 1905 ел инкыйлаб чорындагы шәкертләр һәм укытучылар хәрәкәтендә актив катнаша. Мәктәп һәм мәдрәсәләрдәге уку-укыту системасына яңалык кертү яклы булганы өчен укытучылар мәктәбеннән һәм мәдрәсәдән куыла. Ләкин уку теләге көчле була, ул яңадан укытучылар мәктәбенә кайта һәм аны яхшы билгеләренә генә тәмамлый.
1929 елда М. Фазлуллин Казан дәүләт педагогия институтында татар теле һәм әдәбияты кафедрасын оештыра. Аның зурлар өчен әлифбалары, уку китаплары, башлангыч сыйныфлар өчен методик һәм инструктив кулланмалары чыга, «Татар теле методикасы» китабы бүгенге көндә дә зур әһәмияткә ия.

Галимҗан Ибраһимов (1887—1938) — язучы, галим, педагог. Милли мәдәниятне, татар халкының мәгарифен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес. Күп санлы педагогик хезмәтләр, дәреслекләр авторы. Аның әдәби һәм педагогик мирасы татар халкының мәдәниятен, гомумән, педагогик культурасын үстерүгә зур тәэсир ясады. Педагогик эшчәнлегендә ул мәгариф системасының барлык баскычларын үтте: 1904—1913 елларда башлангыч мәктәптә — укытучы; 1914—1917 елларда — педагогик курсларда; 1919—1927 елларда урта махсус һәм югары уку йортларында укыта.
Г. Ибраһимов беренче татар педагогик журнал — «Мәгариф»не оештыручы һәм редакторы була. Аның җитәкчелегендә татар мәктәпләре өчен уку планнары, программалары, дәреслекләр төзелә. Татар педагогик җәмәгатьчелек арасында ул галим методист, дидакт булып таныла. Үзенең педагогик хезмәтләрендә укучыларда мөстәкыйль фикерләү, танып белү активлыгын үстерү идеяләрен яклый, бу сыйфатларны үстерү юлларын, алымнарын өйрәнә. Аның бу фикерләре «Әдәбият нигезләре» (1916), «Татар теле методикасы» (1916) һәм башка хезмәтләрендә яктыртыла. Ул туган телне, аеруча бала үсешенең беренче этапларында, укыту-тәрбиянең нигезе итеп саный.
Татар алфавиты һәм орфографиясе үсеше дә Г. Ибраһимов исеме белән тыгыз бәйле. Ул, Татнаркомпрос каршындагы Академүзәкнең җитәкчесе буларак, педагогика, методика өлкәсендә киң күләмле эшләр башкара: уку планнары, программалары төзүне, фәнни хезмәтләр җыентыклары чыгаруны оештыра. Аның инициативасы белән педагогик конференцияләр, укытучыларның һөнәри осталыкларын (квалификациясен) күтәрү буенча укулар оештырыла.

Габдулла Тукай (1886—1913) — татар халкының сөекле шагыйре, татар әдәбиятында үзенең поэтик мәктәбен тудыру белән бергә, халкыбызның педагогик культурасын үстерүгә дә зур өлеш керткән шәхес.
Г. Тукай иҗаты, эшчәнлеге халыкка, туган илгә мәхәббәт идеяләре белән тирәнтен сугарылган. Аның иҗат чоры татар халкының уяну һәм эзләнүләре чорына, татар халкы культурасының, укыту-мәгариф эшенең яңаруы чорына туры килде.
XIX гасыр ахырында татар интеллигенциясе халкыбызның тормышын, мәдәниятен, уку-укыту эшләрен үзгәртеп кору өчен көрәш башлый, дини-схоластик мәктәпләрдә хөкем сөргән укыту рәвешләрен, ысулларын тамырдан үзгәртүне, укытуны туган телдә алып бару идеяләрен күтәрә.
Г. Тукай Уральск шәһәре мәдрәсәсен һәм рус классларын тәмамлый. 1903—1904 елларда шул ук мәдрәсәдә һәм мәктәптә укытучы булып эшли.
Г. Тукай балалар өчен күп хезмәтләр язып калдыра: «Энҗе бөртекләре» (1909), «Күңелле сәхифәләр» (1910), «Күңел җимешләре» (1911) һ. б. Бу һәм башка хезмәтләре татар һәм рус телләрендә басылып чыга.
Г. Тукай укучылар өчен дәреслекләр дә язган. Аның башлангыч сыйныфлар өчен төзелгән «Яңа кыйраәт» («Яңа уку китабы») исемле дәреслеге (1909, 1910) ул чор өчен яңа китап булып саналган. «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» (1911) исемле хрестоматиясе дә мәктәпләрдә озак еллар укытылган.

Әхмәдһади Максуди (Һади Максуди) (1868—1941) — күренекле педагог, философ, журналист. Хәзерге Биектау районына кергән Ташсу авылында туа. Н. Максудинең белем юлы мәдрәсәдән башлана. Аннан Казандагы Учительская школа дипломына ия була. Ул Казан университетының педагогика һәм юридик факультетларында ирекле тыңлаучы буларак та белемен арттыра.
1889 елда К. Максуди беренче стена календаре эшләп бастыра. 1906 елда беренче татар китаплары китапханәсе оештырып, 1923 елга кадәр аның мөдире булып тора. 1906 елның гыйнварында Казанда «Йолдыз» газетасы чыга башлый. Аның нәшире һәм мөхәррире Һ. Максуди була.
Һ. Максудинең милләтебезгә хезмәт итүгә багышланган эшчәнлегенең төп өлеше — гомеренең соңгы көннәренә кадәр дәвам иткәне — татар мәгарифе өлкәсендәге эшчәнлеге. Ул бу эшчәнлеген татар әлифбасын камилләштерүдән башлый һәм яңа әлифба төзи, мәктәп-мәдрәсәләрдә яңача уку-укыту тәртипләрен кертү өчен күп көч куя, яңача укыту методикасын төзи һәм шулар нигезендә күп төрле дәреслекләр, кулланмалар яза. Татар, гарәп телләре, тарих, география фәннәрен укыта.

Мөхеддин Корбангалиев (1873—1941) 1873 елда элеккеге Алабуга өязе Биектау авылында туа. Башлангыч белемне туган авылы мәктәбендә ала. 1887 елда авылда рус-татар мәктәбе ачылгач, кичләрен бу мәктәптә белем ала, аннан соң Казандагы Татар укытучылар мәктәбендә укый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, авыл мәктәбенә укытучы булып китә. Тулысы белән педагогик эшкә бирелә. 1903 елда Казан мәктәпләренең берсендә рус теле һәм арифметика укыта.
1917 елның башыннан ул татар мәктәпләренең инспекторы булып эшли башлый. Татарлар өчен яңа мәктәпләр, укытучылар өчен курслар ачтыруга ирешә.
1930 елда аның җитәкчелегендә Педагогия җәмгыяте төзелә, озак еллар аның рәисе булып эшли. Бер үк вакытта укытучылык эшен дә алып бара. Казан университетында татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире булып эшли.
М. Корбангалиевнең педагогик карашлары «Мәктәп», «Мәгариф» журналларында һәм аерым хезмәтләрендә бәян ителә. Ул — төрле фәннәр буенча дәреслекләр авторы да. Башлангыч белем бирүнең педагогик һәм психологик нигезләрен эшләүгә зур өлеш кертә. Аның татар орфографиясе өлкәсендәге хезмәтләре дә аерым игътибарга лаек.
М. Корбангалиев русча һәм татарча укыту буенча бик күп кулланмалар яза. Ул — 135 дәреслек һәм кулланма авторы һәм мөхәррире.
1928 елда ул — Хезмәт батыры исеменә, ә 1940 елда Татарстанның атказанган фән эшлеклесе исеменә лаек була.

Һади Атласи (1876—1938) Татарстанның хәзерге Чүпрәле районына керә торган Иске Чәке авылында 1876 елда дөньяга килә. Башлангыч мәктәптә белем алгач, Буа мәдрәсәсендә укый, шулай ук атасы ярдәмендә үзлегеннән белем ала, рус, гарәп, фарсы, төрек, немец телләрен өйрәнә. 1898 елда Оренбургның укытучылар хәзерләүче семинариясен тәмамлый. Буа мәдрәсәсендә уку-укыту эшләрен яңартуга күп көч куя. 1903 елда Һ. Атласи Бөгелмә өязе Әлмәт авылы (хәзерге Әлмәт шәһәре) мәдрәсәсенә мөдәррис итеп чакырыла. Ул монда кызлар мәктәбе дә ача.
1920 елдан 1929 елга кадәр Һ. Атласи Бөгелмәдә яши, мәктәптә тарих һәм немец теле укыта.
Һ. Атласи «Себер тарихы», «Казан ханлыгы», «Сөенбикә» һәм башка тарихи әсәрләр бастырып чыгара.
1929 елда Һ. Атласины бернинди гаепсезгә кулга алалар.
Аның гомере 1938 елда фаҗигале рәвештә өзелә.

Нәкый Исәнбәт (1899—1992) — язучы, педагог, галим. Ул элекке Уфа губернасы Златоуст өязе Малаяз авылында туа. 1912—1913 елларда Уфада «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый. Аны тәмамлап, урта белем турында таныклык ала. 1914— 1916 елларда Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укый. Февраль революциясеннән соң, кыска вакытлы педагогик курсларны тәмамлап, 1917 елның көзеннән 1920 елның җәенә кадәр авылларда тел-әдәбият укытучысы булып эшли. 1935—1936 елларда Казанда рабфакта татар теле һәм әдәбиятын укыта.
Н. Исәнбәт — халкыбызның тел-әдәбият җәүһәрләрен туплауга, аларны бастырып чыгаруга зур өлеш керткән олуг галим. Укытучы булу өстенә, ул әле — дәреслекләр авторы да, өч томлык «Татар халык мәкальләре», «Татар халык табышмаклары», «Балалар фольклоры» җыентыкларын бастырып чыгаручы да.
Бу җыентыклар үзләренең тулылыгы, авторның һәр жанрга биргән гыйльми-тарихи аңлатмалары белән татар халкының рухи мәдәниятен, авыз иҗатын өйрәнү юлында фән ирешкән беренче фундаменталь хезмәтләр булып санала.
Өч томлык «Татар халык мәкальләре» китабы өчен әдип-галимгә 1968 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде.
Н. Исәнбәт татар әдәбияты һәм мәдәнияте тарихы, татар теленә караган күп санлы хезмәтләре белән дә билгеле. Шулай ук балалар әдәбияты һәм әдәби тәрҗемә өлкәсендә дә уңышлары байтак.

 

(Чыганак: Низамов Р.А., Нигъмәтҗанов Җ.Г. Татар халык педагогикасы: уку ярдәмлеге. — Казан: Мәгариф, 2002. – 111 б.)



Комментарий язарга


*