Укыту-тәрбиядә халыкчанлык ул — укыту-тәрбияне шул халык телендә алып бару, халыкның өйрәтмәләренә, идеалларына, мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә нигезләп, халыкның милли үзенчәлекләрен искә алып, халык телендә гамәлгә ашыру, туган якны ярату, үз халкыңның тарихын белү, аның тарихи истәлекләрен өйрәнү һәм саклау турында кайгыртучанлык тәрбияләү.
Кызганычка каршы,бүгенге көнгә кадәр булган укыту-тәрбия системасы халыкчанлыктан бөтенләе белән аерылган иде. Без барлык халыкларның балаларын бер төркемгә (сыйныфка) җыеп (аеруча район үзәкләрендә, поселок һәм шәһәр мәктәпләрендә), барысын да бердәм уку планнары, программалары, бердәм таләпләр белән укытып тәрбияләдек. Татар балалары гына булган мәктәпләрдә дә русча укытуга күчтек. Барлык балалар бердәм тәрбияләнде.
Әгәр дә, тарихка әйләнеп кайтып, XX йөзнең 19—20 нче елларына кадәр яшәгән педагоглар, мәгърифәтчеләрнең иҗатына күз салсак, аларның укыту-тәрбиядә халыкчанлык принцибын нигез итеп алганлыкларын күрербез.
Ян Амос Коменский (1592—1670) — чех педагогы, фәнни педагогикага нигез салучы, халык педагогикасын үстерүче. Ул хезмәтләрендә туган телдә белем бирүнең гомумилеген, аеруча кирәклеген, хәтта, мәҗбүрилеген яклап, укыту-тәрбиядә халыкчанлыкны яклап чыга. Бу фикергә ул, шул чордагы җәмгыять тормышын күзәтеп, укыту-тәрбия эшенең торышын, халыкның тәрбия тәҗрибәсен тирәнтен өйрәнү нәтиҗәсендә килә. Күренекле педагогның әһәмиятле карашлары «Великая дидактика» (1632) дип аталган хезмәтендә яктыртыла. Аның раславынча, 6 яшькә кадәр балалар «Ана мәктәбе »н үтәләр, 6 дан 12 яшькә кадәр туган тел мәктәбендә белем алалар. Күренгәнчә, туганнан алып 12 яшькә кадәр бала бары тик халыкчан тәрбия ала. «Ана мәктәбе»ндә балага табигать һәм иҗтимагый тормыш турында кыскача мәгълүмат белән бергә әхлак тәрбиясе: җыйнаклык, өлкәннәргә хөрмәт, ихтирам, хезмәт ярату, тыңлаучанлык, гаделлек кебек сыйфатлар тәрбияләү турында сөйләнә. Я. А. Коменский мәктәпкәчә тәрбия буенча «Ана мәктәбе» (1633) дигән хезмәт яза. Аның педагогик карашында халыкчан тәрбия бирү төп нигез булып тора.
Күренекле рус педагогы Константин Дмитриевич Ушинский (1824—1870) — Россиядә фәнни педагогикага һәм халык педагогикасына нигез салучы. Ул укыту-тәрбиядә халыкчанлыкны, халык педагогикасы нигезләрен үстерүче. Аның педагогик системасы асылда халыкчанлыкка таянып эшләнгән. Үзенең «Иҗтимагый тәрбиядә халыкчанлык турында» (1857) дигән хезмәтендә «Тәрбия халыкчанлыкка таянырга тиеш…» — дип яза ул. Халыкчанлыкны һәр халыкның тарихи үсеше, табигый шартлар белән бәйле үзенчәлеге дип аңлата. Аның фикеренчә, туган тел халыкчанлыкның иң камил чагылышы булганлыктан, баланы укыту-тәрбия ана телендә алып барылырга тиеш. Балалар үз иле-ватаны-ның тарихын, табигатен белергә тиешләр. Туган тел — халыкның үткәнен, хәзерге көнен һәм киләчәк буыннарын тоташтыручы.
К. Д. Ушинскийның «Балалар дөньясы» хрестоматиясендә (1861) халык җәүһәрләре: табышмаклар, мәкальләр һәм башка чаралар бирелгән.
Күренекле педагогның халыкчанлык, халык педагогикасы турындагы карашлары хәзер дә гамәлдә кулланып таба.
Халкыбыз мәгърифәтчесе Каюм Насыйри (1825—1902) — укыту-тәрбиядә халыкчанлыкны, гуманлылыкны үстерүче. Каюм Насыйри — халкыбызның атаклы галиме, педагогы, күренекле мәгърифәтчесе. Аның педагогик эшчәнлеге халкыбызны агарту, телен, әдәбиятын, мәдәниятен үстерүгә юнәлдерелгән.
К. Насыйриның төп педагогик принцибы — укыту-тәрбиядә халыкчанлык. Аның фикеренчә, һәр бала үз ана телендә белем алырга тиеш. Бу максатны тормышка ашыру теләге белән ул «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»н төзи, дәреслекләр яза.
Тәрбиядә халыкчанлык идеясенә ул гади халык, аның тормышын, көнкүрешен, балаларын тәрбияләү гамәлен өйрәнү нәтиҗәсендә килә. Аның раславынча, бары тик туган тел һәм әдәбият яшь буынны чын мәгънәсендә кеше итеп тәрбияли.
Каюм Насыйри тәрбиядә башка халыкларның тәрбия системасын куллануны тәнкыйтьли. Ул татар халкы авыз иҗатын өйрәнүгә зур өлеш кертә. Үзе җыйган халык хәзинәләрен «Кырык бакча», «Китаб-әт тәрбия» һәм башка хезмәтләрендә туплый. Ул хезмәтләрдә халык авыз иҗаты әсәрләренең төп эчтәлеге халыкчанлык, халыкның тормышы, көнкүреше, бер-берсе белән аралашуы, эчке кичерешләре чагылыш таба.
Каюм Насыйри яшь буынны тәрбияләүдә туган тел һәм әдәбиятка зур әһәмият бирә. Аның фикеренчә, халыкның артта калуы — туган телне белмәвендә. Кеше туган телендә сөйләшә, фикер йөртә белергә тиеш, башка телләрне өйрәнгәнче үз туган телен белү шарт.
К. Насыйриның төп педагогик принцибы — тәрбиядә халыкчанлык һәм гуманлылык.
Каюм Насыйриның халыкчан тәрбияләү турындагы идеяләрен дәвам итүче, үстерүче Нәкый Исәнбәт (1899—1992). Ул мәкаль, табышмаклар җыючы, балалар фольклоры буенча күп хезмәтләр язучы. Аның эшчәнлегендә, хезмәтләрендә яшь буынны халыкчан рухта тәрбияләү төп нигез булып тора.
Галимҗан Ибраһимов (1887—1938) — укыту-тәрбиядә ха-лыкчанлыкны үстерүгә зур өлеш керткән мәгърифәтче. Ул — халыкчанлыкны үстергән шәхес. Аның раславынча, милләтнең барлык казанышы — язучылары, шагыйрьләре, укытучылары, мәктәбе — халыкчанлык белән, үз халкының үзенчәлекләре белән бәйләнгән.
Габдулла Тукай (1886—1913) — укыту-тәрбиядә гомум-халык, халыкчанлык идеяләрен үстергән бөек шәхес. Бу юнәлештә ул туган тел һәм әдәбиятны өйрәнүгә аеруча зур урын бирә. Укыту дәреслекләре: «Яңа кыйраәт» (1909), «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» (1911) һ. б. хезмәтләрендә укыту-тәрбиядә халыкчанлыкны булдыру идеяләрен үстерә, тормышка ашыра.
Хәзерге вакытта, халкыбызның үзаңы үсә барган чорда укыту-тәрбиядә халыкчанлыкны яңадан торгызу бик зарур. Бу рухи байлыгыбыз кешелеклелек, миһербанлылык, гомум-кешелеклелек кебек кыйммәтле әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә ышанычлы юл булып тора.
Укыту-тәрбиядә халыкчанлыкны торгызуда татар мәгарифе — татар мәктәбе концепциясе зур этәргеч булыр. Һич шик юк, аның нигезендә халыкчанлык принцибы булачак.
Укыту-тәрбиядә халыкчанлыкны торгызуда «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында» Татарстан Республикасы Законы һәм бу Законны тормышка ашыру буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы (26 март, 1996) һәм Татарстан Республикасы «Мәгариф турында»гы Законына (июль, 1997) үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында »гы Законы төп нигез һәм юнәлеп: бирүче булып торалар.
(Чыганак: Низамов Р.А., Нигъмәтҗанов Җ.Г. Татар халык педагогикасы: уку ярдәмлеге. — Казан: Мәгариф, 2002. – 111 б.).