ТАТ РУС ENG

Нуриева Ф., Гайфуллина Г. Г.Тукайның башлангыч иҗатында тел үзенчәлекләре


Татар халкының бөек һәм сөекле шагыйре Г.Тукай татар шигъриятен устерүгә тиңдәшсез зур өлеш кертә. Г.Тукайны халыкка таныткан, аны бөек шагыйрь, әдип иткән якларның берсе дә — аның бай һәм үзенчәлекле теле.

Г.Тукай татар милли әдәби теле барлыкка килү чорында, тел өлкәсендә барган бәхәсләр вакытында әдәбияткә килә. Әйтергә кирәк, һәр шагыйрь яки язучы иҗатының башлангыч елларында «өйрәнчек чоры»н кичерә. Тәнкыйтьчеләр тарафыннан ул язучыга төрле киңәшләр, үгет-нәсихәтләр бирелә, иҗаты тәнкыйть ителә. Хәтта шул язучының әсәрләре дә халык тарафыннан яратылып кабул ителмәскә мөмкин. Шагыйрь Г.Тукай да әлеге язучылар рәтенә керә, ул да үз иҗатында «өйрәнчек чоры»н кичерә. Ул өйрәнә-өйрәнә генә үзен, сокландыргыч телен һәм үзенчәлекле стилен таба.

Тел чуарлыгы аның бигрәк 1905-1907 елларда, Җаек чоры иҗатына карый. Әмма 1907-1908 елларда, Казанда язылган кайбер әсәрләрендә дә әлеге үзенчәлек үзен сиздерә. Публицистикасында, аеруча шигырьләрендә гарәп-фарсы, төрек сүзләре һәм аңа хас элементлар ачык күренә. Бу аның, шул чорда татарлар арасында таралган әдәбият традициясен дәвам итәргә омтылуы белән, шулай ук әлеге телләрне яхшы белүе белән дә аңлатыла. Вахит Хаков «Тукай һәм әдәби тел» исемле мәкаләсендә дә әлеге күренешне түбәндәгечә аңлата: «Тукай элекке язма традиция җирлегендә тәрбияләнгән. Шагыйрь, әлбәттә, баштагы эзләнү чорында поэзиядә аеруча тотрыклы саклаган шул традицияне үрнәк итеп алырга тырыша».

Шагыйрь төрек теле белән ныклап Җаекта, Мотыйгулла хәзрәт мәдрәсәсендә укыганда таныша. Ул Төркиядән алынган газета-җурналларны укып барган, төрек телен әкренләп үзләштергән. Шулай ук ул Төркиядән качып килгән Габделвәли Әмрулла исемле революционер шагыйре белән дә таныш була. Бу, билгеле, Тукайның башлангыч чор иҗатына тәэсир итми калмаган.

Г.Тукайның беренче шигырьләре һәм проза әсәрләре Җаек шәһәрендә чыккан «Фикер» газетасында һәм «Әлгасрелҗәдит» журналында басылган. Әйтергә кирәк, татар телендә чыга башлаган беренче газета-журналларның теле чуар булган. Шуңа да Тукай әлеге газета-журналларның тоткан юнәлешен, элекке язма әдәби тел үзенчәлекләрен, традицияне сакларга тырышкан. Аның төрек, гарәп-фарсы сүзләре белән чуарланган, халыкка аңлашылмаган әсәрләренең күбесе «Әлгасрелҗәдит» журналында басылган. Мәсәлән, «Хәзерге хәмезә даир», «Мөридләр каберстанындин бер аваз», «Милләтә» һ.б. Шулай ук әлеге журналда аның башыннан ахырына кадәр төрек теле сүзләре һәм элементлары белән сугарылган «Мөхарәбә вә Государственная дума» исемле мәкаләсе урын алган. «Фикер» газетасында басылган «Кабергә киткән «Фикер» яңадан терелеп кайтты», «Шигырьләребез», «Ана мәктүбләре», «Думаның хәле» кебек мәкаләләре исә катнаш телдә язылганнар.

Шагыйрьнең 1905 елда басылган 7 шигырьдән 4 се татарча, 3 се төрекчә («Бер бәхре дигәр», «Хәят өчен янә бер дигәр», «Шигырь»); 1906 елда 39 шигыре басыла. Шулардай 18 е татарча, 14 е төрек телендә («Милләтә», «Пушкинә» һ.б.), 7 се — катнаш; 1907 елда 34 шигыреннән 29 — татарча, 3 — төрекчә ( «Хөррият», «Соальләр» һ.б.), 2 се катнаш телдә язылган. Бу чордагы прозасында да аның ике мәкаләсе «Заманымызның әдип вә мөхәррирләренә гаит» мәкаләсенә гаит» («Фикер», 1906, № 31) һәм «Җәвабә җавап» («Фикер», 1906, № 34) төрек сүзләре һәм элементлары белән тулы.

Г.Тукай иҗатындагы тел чуарлыгын иң беренче булып шагыйрьнең дусты Ф.Әмирхан үзенең «Габдулла Тукаев шигырьләре» исемле мәкаләсендә тәнкыйть итеп чыга. («Әльислах», 1907, № 9). Ул дустына саф татарча язарга киңәш бирә. Шулай ук Г.Ибраһимов 1913 елда язган «Татар шагыйрьләре» исемле мәкаләсендә Г.Тукайга түбәндәгечәбәя бирә:

«Бездә һичбер шагыйрь Тукай чаклы начар — буталчык вә корама тел белән башламады. Татар сүзе унга бер генә улып, калганы гарәптән, госманлылырдан, белмәм, тагын әллә кемнәрдән алынган. Тәркиб вә өслүбе кемчә вә кемгә тәкълид икәнен бер ходай үзе генә белсен!»

Әмма Тукайга саф татарча язарга дусларча киңәэш биргән Ф.Әмирханның үз прозасында да, шулай ук Г.Ибраһимовта да гарәп-фарсы, төрек сүзләре юк түгел. Әлеге күренеш белән без Г.Ибраһимовның әлеге мәкаләсендә дә очраштык. Әлеге үзенчәлек татар халкының әдәби телендә көчле традициянең саклануыннан килә.

Шагыйрь Г.Тукай иҗатында төрек сүзләренең зур урын алуына, билгеле булганча, ислам динендәге барлык төрки халыкларның, әдәбиятына зур йогынты ясаган кебек, татар әдәбиятына да төрек әдәбиятының йогынтысы көчле була. Җ.Вәлиди үзенең «К. Насыйрида татар теле» хезмәтендә төрекчелекнең сәбәбен түбәндәгечә билгели:

«Төркиядән бик күп төрекчә вәгазь китаплары һәм тәфсирләр кайтып, татар муллалары арасында тарала», — ди ул.

Күргәнебезчә, төрек теле йогынтысының көчәюен без шәкертләрнең Төркиядә укып кайтулары, төрек телендә чыккан китаплар алып кайту, аларны тарату һәм Казанда бастыру белән дә аңлатып була икән.

Г.Тукай башлангыч чор иҗатында бик күп кенә төрек сүзләре, аңа хас элементлар кулланылган дидек. Без әлеге үзенчәлекнең чагылышын аның 1905-1908 елларда язылган әсәрләрендә, фонетика, лексика, морфология өлкесендә барладык һәм аларны хәзерге татар әдәби теле нормасы белән чагыштырдык.

Әлеге максатка ирешү өчен без аның 22 шигыренең («Шигырь»/1905/,«Алла гыйшкына»/1905/, «Хәзерге хәлемезә даир»/1905/, «Шәкерт, яхуд бер тасәдеф»/1906/, «И каләм»/1906/, «Ифтиракъсоңында»/1906/, «Шагыйрь вә һатиф»/1905/, «Фикер» гәзитәсенә генә махсус түгел» /1906/, «Мөридләр каберстанындин бер аваз»/1906/, «Гыйшык бу, йа!»/1906/, «Пушкинә»/190б/, «Дәрдемәнд дәгелмием»/1906/, «Гәзитә мөрәттибләренә»/1906/, «Японияне мөселман идәчәк голяма нәрәдә?»/1906/, «Мәху идәрмисән?»/1906/, «Милләтә»/1906/, «Дөнья бу,йа!»/1906/, «Мөхәрриргә»/!906/, «Борадәранә нәсихәт»/1906/, «Хур кызына»/1906/, «Әдәбият ахшамы ясаучы яшьләремезгә» /1906/, «Әлгасрел җәдид»ә маддәтән вә мәгьнән иштиракъ идәнләрең лисане хале нә диер?»/1906/), 6 хатын (Гыйльметдин Шәрәфкә /Җаек, 1907, 9 июнь/, Гыйльметдин Шәрәфкә /Жаек, 1907, 5 июль/, анасы Газизә Госмановага /Казан, 1907, 30 декабрь/, Габдулла Кариевкә /Казан, 1907, 30 декабрь/, анасы Газизә Госмановага / Казан, 1908, 27 март/, Габдрахман Дәуләтшинга /Казан, 1908, 9 июнь/) һәм «Фикер», «Әльислах» газеталары, «Яшен», «Әлгасрел җәдид» журналларында басылган 11 мәкаләсенең («Кабергә киткән «Фикер» яңадан терелеп кайтты»/1907/, «Идарәдән»/!907/, «Шигырьләребез»/!907/, «Ана мәктүбләре»/1907/, «Партияләр»/!907/, «Думаның хәле»/1907/, «4 май — җомга»/1907/, «Тәнкыйть — кирәкле шәйдер» /1907/, «Август башы»/1908/, «Яңа гәзитәләр» / 1908/, «Кирәкле нәсихәтләр»/1908/) тел узенчәлеклеген тикшердек.

 

ФОНЕТИК ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘР

 

Г.Тукайның проза һәм шигъриятендә традицион язма тел үзенчәлекләре фонетика өлкәсендә дә ачык чагыла.

1.tКайбер сүзләрдә татар теленә хас [б] авазы урынына

[в] авазын куллану. Мәсәлән:

Дуст күрерсең сән бәни дә — вар буңа әмниятем.

                                     («Милләтә») 

И, ходаем, вир гакыл, чөн хәбсә мәхбүс улмыям.

                               («Гыйшык бу, йа!»)

Әлеге үзенчәлекне Г.Тукай 15 шигыренең 27 сүзендә кулланган, [б] авазы белән бер сүз дә очрамады. Мәкалә һәм хатларында исә әлеге күчеш күзәтелми, татарча әйтелеше саклана.

2.tБорынгы төрки теле өчен хас интервокаль позициядәтартыкларның саңгырау әйтелеше сакланган:

Чөн акар һәр дүрт тарафтан мәгърифәт нәһри сәңа. («Мөхәрриргә»)

3.tЙеләштерү күренеше актив:

Фикремсез тәфрикы өммәт йилләрен исдермәсен.

(«Фикер» гәзитәсенә генә махсус түгел»)

Анда барсам, баргач та акчаңызны йибәрермен.

(Габдрахман Дәүләтшингә, 1908, (июнь.)

ж/й вариатив язылышы да күзәтелә:

«Ничего не надо», — дип, полковникның йөгереп килүен бушка җибәрмәйсән. 

                                           («Кирәкле нәсихәтләр»)

4.tСүз башы позициясендә яңгырау [д] авазының [т] авазы урынына килүе. Мәсәлән:

Сәнең әшгареңә, бәнчә, агач, даш билә рәкъсандыр.

                               («Пушкинә»)

Бу күренеш 11 шигыренең 12 сүзендә кулланылса, [т] авазына башланган сүз ике генә:

Тугыз корбан суеп алган теләк сез.

(«Әдәбият ахшамы ясаучы яшьләремезгә»)

Публицистикада татар теленә хас саңгырау тартыктан [т] дан башлану хас.

5.tЯрдәмче фигыль ит/ид вариатив кулланылган.

И, гүзәл, кәл каршыма, кәл кыйл тәбәссем лотфы идеб.

                          («Гыйшык бу, йа!»)

Т/д 17 шигыренең 41 фигылендә бары гарәп сүзләре янында килә. [т] авазы белән 13 шигыренең 20 фигылендә очрады. Мәсәлән:

Анлари юк итмәк ичөн чын күңелдән чалыйшан.

(«Мөридләр каберстанындин бер аваз»)

Публицистикасында әлеге үзенчәлек шулай ук гарәп

сүзләре белән генә килеп, «Партияләр» исемле мәкаләсендә генә, 2 сүздә генә очрады.

Дума ачарга мәҗбүр иткәннәре өчен сулларга тәшәккер иделми, кемнәргә иделәр?

[т] авазы белән 26 фигыль очрады.

Гәзитәләремез дә беркадәр тәәсхеф итеп яздылар.

                                    («Идарәдән»)

6.t[бул] фигыле урынына [ул]    фигыленең килүе.

Мәсәлән:

Диермез, бохарилык мөселманлыкка улсын дал?

(«Японияне мөселман идәчәк голяма нәрәдә?»)

Бу үзенчәлек 13 шигыренең 42 фигылендә, [бул] фигыле 1 мәртәбә генә кулланылган:

Булынсын милләтең дәрденә мәрһәм.                        

                                                («Шигырь»)

Публицистикасында [ул] формасында 1 хатында 2 мәртәбә, 6 мәкаләсендә 10 тапкыр очрады. Мәсәлән:

Тәнкыйть, китаплар, гәзитәләр тагьлар кадәр өелеп бармакта улан бер заманда, кирәкле генә дәгел, лябеддә минһедер. 

                            («Тәнкыйть — кирәкле шәйдер»)

[бул] фигыле 47 мәртәбә кулланылган:

Балалар якты дөньяга килгәндә бер бәхетлелек диңгезе булып

киләләр.t(«Ана мәктүбләре»)

7.tКайбер сүзләрдә татар [и] авазы урынына борынгы төрки [ә] авазының бирелеше. Мәсәлән:

Сөярмен мин сәне дә, бик сөярмен.   

                                                      («Хур кызына»)

Әлеге күчешне Г.Тукай 18 шигырендә 134 сүздә кулланса, [и] авазы белән 5 шигырендә 6 сүздә куллана. Мәсәлән:

Килерсез дип, һәмишә күз тотып без.

(«Әдәбият ахшамы ясаучы яшьләремезгә»)


Кәл гүзәл, гарз ит җәмалең: янаем, кил янаем. 

                                        («Гыйшык бу, йа!»)

Әлеге шигырьләрендә Г.Тукай 2 үзенчәлекне бергә биргән. Бу күренешне шагыйрьнең шигырьне тагы да аһәңле, тәэсирле ясау максатыннан чыгып куллануыннан аңлатын була. Публицистикасында бу күчеш бары 1 мәкаләсендә генә очрады:

«Фикер» гәзитәсенең тукталуы сәбәпле аның кабергә сәфәре нә өчен лязем икән?

(«Кабергә киткән «Фикер» яңадан терелеп кайтты»)

[и] авазы белән 17 суздә кулланган. Мәсәлән:

Ни булса да, Думаның хәле бик кызганычтыр. 

                                             («Думаның хәле»)

 

ЛЕКСИК ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘР

 

Тукай теле лексик яктан бик катлаулы. Анда гарәп-фарсы, төрек, рус сүзләре бик күп. Мәсәлән, башлангыч чор иҗатында язылган «Дәрдемәнд дәгелмием?» шигыреннән бер өзекне карап китик:

Дәрдемәнд мәсьүл улырмы, мөбтәлаем нәйләем? 

Җисме җанымлә бәрабәр бер бәлаем, нәйләем? Нәйләем, аслым, әсасем, дәрдә идмеш ибтина? Та әзәлдән дәрде шәүка мөбтәнаем, нәйләем?

Әлеге шигырендә якынча 39% гарәп, 15% фарсы, 30% төрек, бары 16% кына татар сүзе. Г.Ибраһимов та үзенең «Татар шагыйрьләре» мәкаләсендә әлеге шигырьнең корама тел белән язылганын искәртеп үтә.

Әйтергә кирәк, гарәп теле бик күп мөселман дөньясына йогынты ясаган. Моны, беренче чиратта, ислам дине белән аңлатабыз. Төрек теле дә, татар теле кебек, гарәп теле тәэсирен үзендә кичергән. Әгәр татар теле белән чагыштырсак, төрек телендә гарәп-фарсы сүзләренең күбрәк

булуын күрәбез. Төрек теле үзендә булмаган кайбер сүзләрне гарәп-фарсылардан алган. Аларны үз иләге аша чыгарган, кайбер сүзләрне, яки авазларны өстәп, яки, киресенчә, кыскартып, үз теленә яраклаштырган. Г.Тукай башлангыч чор иҗатында нәкъ менә төрек теленә җайлаштырылган гарәп-фарсы сүзләрен мул кулланган. Мәсәлән:

«Фикер» гәзитәсенең тукталуы сәбәпле, аның кабергә сәфәре нә өчен ләзем икән?

(«Кабергә киткән «Фикер» яңадан терелеп кайтты»)

Тәнкыйть — кирәкле шәйдер. («Тәнкыйть — кирәкле шәйдер»)

Әлеге күренешкә Ш.Рамазанов та үзенең «Татар теле буенча очерклар» китабында болай ди:

«1905-1907 елларда, әле әдәби тел мәсьәләсендә нык позициядә тормаган чагында, төрек телендә язылган әсәрләрендә төп лексик материал — гарәп-фарсы сүзләре».

Г.Тукай саф төрек сүзләрен дә куллана. Мәсәлән:

Капатдык шимди без бабелмати.

(«Әлгасрел җәдид»ә маддәтән вә мәгънәң иштиракъ идәнләрең лисане хале нә диер?) капатдык — яптык, бикләдек.

Мин кафедрадан сезнең «долой» дигәнеңезгә карап чикелмим, — дип кафедрадан китәдер. (4 май — җомга) чикелмим — китмим.

Шунысы кызык: аның 1907 елда язылган мәкаләләрендә төрек сүзләре, аңа хас элементлар 1906 елдагыга караганда күбрәк очрый. Ә ни өчен нәкъ менә 1907 елда, ә 1906 елда түгел, нинди хәлләр моңа сәбәпчел — болар әле ачыкланып бетмәгән мәсьәлә булып кала бирәләр. Лирикада исә, киресенчә, төрек сүзләре һәм элементлары күбрәк 1906 елга туры килә.

Г.Тукайның 1905-1907 елларда язган шигырьләрен публицистикасы белән чагыштырсак, тел чуарлыгын күбрәк шигырьләрендә күрәбез. Бу поэзиянең югары стиль белән бәйле булуыннан килә. Прозада исә сөйләү теле үзенчәлекләре поэзиядәге караганда күбрәк.

 

МОРФОЛОГИК ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘР

 

Төрки телләрдә килеш белән төрләнешнең 2 төре бар: берсе угыз телләре өчен хас һәм ул көньяк төрләнеш дип атала, икенчесе кыпчак телләренә хас, ул төньяк төрләнеш дип атала.

1). Төньяк төрләнештә иялек, юнәлеш, төшем килеше кушымчалары тартык аваздан башлана: — ның/- нең, -ка/-кә, — ны/-не.

2). Көньяк төрләнештә әлеге килеш кушымчалары сузык аваздан башлана:

иялек килеше -ын/-ен

юнәлеш килеше -а/-ә

төшем килеше -ы/-е/-и

Хәзерге татар әдәби телендә исемнәр төньяк вариант белән төрләнә. Ләкин XX йөз башында язылган әдәби әсәрләрдә, көньяк телләрнең тәэсирендә кулланылышка икенче вариант килеш кушымчаларының килеп керүен күреп була.

Татар һәм күпчелек төрки телләрдә тартымлы исемнәрнең төрләнешеңдәге үзенчәлек нәкъ әнә шул икенче төр килеш кушымчаларын кабул итүдән гыйбарәт.

Иске татар әдәби телендә көньяк һәм төньяк төрләнеш исемнәрнең параллель кулланганлыгы мәгълүм.

Г.Тукай да башлангыч чор иҗатындагы әсәрләрендә төньяк төрләнеш белән беррәттән көньяк төрләнеш өчен хас кушымчаларны да кулланган.

Иялек килешен ул -ың/-ең кушымчалары белән бергә бирә.

Идәм бән башка милләтең тәррәкъкыйсенә ваһ-ваһлар.

(«Шагыйрь вә Һатиф»)

Угыз төрләнешенә хас булган бу кушымча 3 шигырьдә 4 мәртәбә генә кулланылса, кыпчак төрләнешенә хас ның/-нең кушымчасы 8 шигырьдә 13 мәртәбә бирелгән. 

Мәсәлән:

Тәңренең лотфенә манигъ улмыйк алла гыйшкына.

                    («Алла гыйшкына») 

-ың/-ең кушымчасы публицистикасында күзәтелми.

Юнәлеш килеше -а/-ә, -йа/-йә кушымчалары алган. Мәсәлән:

Иштә шигъри язмайя мәҗбүр идәннәр сезсеңез. («Гәзитә мөрәттибләренә»)

Әлеге кушымчаны Тукай 16 шигырендә 42 тапкыр кулланган, -га/-га, -ка/-кә кушымчаларын 13 шигырендә 19 тапкыр кулланган. Мәсәлән:

Кәлүр җәннәткә махсуэ бер горурым.

                             («Хур кызына»)

Угыз төрләнешенә хас кушымча шулай ук публицистикасында күзәтелми. Шагыйрь кыпчак төрләнешенә хас кушымчаларны куллана. Төшем килеше -и, -ы, -е кушымчалары белән бирелгән. Мәсәлән:

Күрәм бер талиби: тәхсыйлә варыр.

           («Шәкерд, яхуд бер тасәдеф»)

Әлеге кушымча 14 шигыреңдә өстенлек алып, 30 тапкыр бирелсә, -ны/-не кушымчасы 12 шигырендә 32 мәртәбә очрый. Мәсәлән:

Караны яз кара диб, игътираф ит акны да. («И каләм»)

Публицистикада -и кушымчасы бары бер әсәрендә генә очрый:

«Фикер» гәзитәсе хөкүмәт әмрилә туктатылдыктан соңра, рафикымез «Вакыт» гәзитәсе, нә өчендер яман фал ачып, «Фикер» гәзитәсе хакында ушбу сүзләри нәшер әйләде.

(«Кабергә киткән «Фикер» яңадан терелеп кайтты»)

-ны/-не кушымчасы исә 86 сүздә бирелгән. Мәсәлән:Сәлим бабайның шигырьләре шул ихтималны уйга китерерлектер. («Шигырьләребез»)

Шулай ук угыз элементларын III зат тартым белән төрләнгән исемнәргә төшем килешендә -н урынына -ыны/ -ене кушымчалары ялгануында күрәбез. Мәсәлән:

Яба җиләнене, җилдән качадыр.

(«Шәкерд, яхуд бер тасәдеф»)

Әлеге кушымча 5 шигырьдә 9 мәртәбә бирелгән, кыпчак төрләнешенә хас кушымча 2 генә мәртәбә кулланылган.

Публицистикасында -ыны/-ене кушымчасы 6 сүздә очрый. Мәсәлән:

Шул әсәрнең иң яхшы вә мәгънәле сәтырлары илә мәгънәсез вә биһудә сатырларыны тәфрикъ итә алмыйдыр.

(«Тәнкыйть — кирәкле шәйдер»)

-ын/-ен кушымчасы 60 сүздә кулланылган. Мәсәлән:

Мин китапларның хаталарың төзәтәм.

(Апасы Газизә Госмановага, 1908, 27 март)

Йомгаклап шуны әйтергә кирәк, Г.Тукайның 1905-1907 елларда язган шигырьләрендә төрек-угыз элементлары публицистикасына караганда күбрәк очрый.

Г.Тукай төрек теле йогынтысыннан 1908 елда инде арынып җитә, бары кайбер шигырьләрендә генә, шигырьне бизәү, тәэсирле итү максатыннан, урыны-урыны белән гарәп-фарсы, төрек сүзләрен куллану күренешләрен очратабыз. Әлеге йогынтыдан котылу сәбәпләренең берсе, мөгаен, аның Җаектан татарларның үзәк мәркәзе булган Казанга килеп, анда зыялы, укымышлы кешеләр белән очрашуы, тирә-як мөхитнең аңа тәэсир итүедер. Габдулла Кариевка язган хатында ул:

«Бу сәнә гаҗәп булды: сез дә, һаман бер төсле вә ямьсез булган эт оясыннан чыгып, кояш күрдеңез; мин дә менә, Казанны вә Казан арты авылларын күреп, күп гыйбрәтләр алдым вә хасиятләр алдым. Әлхәмделиллаһ. Монда күңелле.

Дус-иш, зыялылыр күп, сөйләшәбез, көлешәбез, укыйбыз…», — дип яза.

Милли аң ачылу белән, ул телдә төрекчелек агымының зарарлы бер хәрәкәт икәнен аңлый, хәтта үзенең төрек телендә, төрекчә стильдә язган шигырьләрен тәнкыйть итеп чыга. «Уянгач беренче эшем» мәкаләсендә ул:

«Минем кайсы чаклар уянганда тыгызланган вә газапланган мөддәтләрем — төрле диваннарымда һаман әле үзем, җаным, вөҗданым, оятым, хәятым разый булмаган шигырьләремнең шушы көнгәчә халык тарафыннан укылып йөрүләре иде. Һу, монда чүп-чар! Монда әллә нинди «американезировать» ителгән «кичке азан» нар, бозаудан ахмак төрек шыгырдауларына ишәктән тиле тәкълитләр, «Шәкерд, яхут бер тасәдеф» кебек, инсан авызыннан чыкмаган диярлек тәркипләр тагын шундый кабахәтләр» дип теле ягыннан түбән сыйфатлы шигырьләрен юкка чыгара. Ул халыкка аңлашылмаган, корама тел белән язылган шигырьләрен «чуп-чар» дип атый. Шунда ук ул:

«Башында акылың сафайгач, «төш» күрмәгән чакта бүлмәңдә үзең сөймәгән бер генә кешене дә тотасы килми. Кая ул минем теге шигырьләрем кебек теге артельне! Юк, котылдым! Инде мин анарны себердем. Бүлмәмдә «уз сөйгәнем», «үз сөйгән шигырьләрем» генә калдылар , — ди.

Г.Тукай әдәби телне халыкның сөйләм теле нигезендә үстерә, баета. Аның әдәби телне үстерүгә һәм баетуга керткән өлеше дә шуның белән билгеләнә. Телгә шагыйрь таләпчән була, аның сафлыгы өчен көрәшә.



(Чыганак: Тукай укулары. 22 апрель 1998 ел. — Казан, 1999).



Комментарий язарга


*