Беренче рус революциясе белән бәйләнешле рәвештә формалаша башлаган яңа татар демократик әдәбиятының, теоретик нигез ташларын салу һәм бу әдәбиятны реакция елларында зарарлы йогынтылардан саклау өчен, реализмга каршы әдәби агымнар белән туктаусыз көрәш алып барырга кирәк иде. Тукай әнә шул көрәштә актив катнашты. Ул үзенең күп саплы рецензия һәм фельетоннарында, мәкаләләрендә, шигырьләрендә реализм һәм халыкчанлык принципларына һөҗүм итүчеләрне, әдәбиятта зарарлы идеяләр үткәрүчеләрне кыю фаш итте. Әнә шул көрәштә бер корал итеп, Тукай, татар әдәбиятында беренче буларак, пародия жанрын да куллана башлады.
Тукай пародияне татар әдәбиятына алып керүдә, бу жанрга гражданлык хокукы бирүдә иске татар әдәбиятыннан файдалана алмаган икән, барыбер ул ниндидер традицияләргә таянып эш итәргә тиеш иде. Һәм бу шулай булды да. Тукай, беренчедән, татар халкының пародик әсәрләр иҗат итү тәҗрибәсенә, икенчедән, рус сатирик әдәбиятындагы пародия үрнәкләренә таянды.
«Элек-электән иске схоластика, дини китапларга, тәгъбир вә ифадәләргә халык үзенең пародияләрен иҗат итеп килгән. Бигрәк тә мәктәп, мәдрәсә тирәсендә шәкертләр арасында бу хәл шактый киң җәелеп, күренерлек хәлгә килгән иде»* (* Габдулла Тукай. Шагыйрьнең тууына 60 ел тулуга багышланган гыйльми сессия материаллары. Татгосиздат, 1948, 129 бит.). Яшьтән үк халык поэзиясе белән азыкланган, иске мәдрәсәнең барлык баскычларын үткән Тукай, әлбәттә, халык пародияләре белән якыннан таныш була. Кызыклы факт: мәдрәсәдә укуының беренче кышында ук ул пародия жанрының бер күренеше белән очраша. Бу турыда Тукай үзе болай яза: «Фәкать «Иман шарт» бетерүгә гыйлавә буларак, бервакыт абыстай өйдә юк вакытта, бәгъзе шаян кызларның: «Кәлимәтен, таййибәтен, безнең әни бай хатын, изүе тулы тәңкә, борыны тулы…»,— дигән сүзләрен ишеттем.
Ишетелмәгән сүз вә күрелмәгән нәрсә һәрберсе гыйлем булганлыктан, табигый, мин дә бу сүзне яратып отып алдым, һәм шуны үземнән надан малайлар каршында тәкрарлап, аларны көлдереп йорер булдым»* (* Академик басма, II том, 15 бит.).
Рус әдәбиятында пародия XVIII йөздә күренә башлап, сан һәм сыйфат ягыннан үсә барган хәлдә, әдәбият тарихының барлык этаплары аша үтә һәм совет әдәбиятына да килеп керә. Әлбәттә, аның тоткан урыны, табигате һәм җәелеш дәрәҗәсе төрле тарихи чорларда торлечә була. Мәсәлән, узган гасырның 50—60 елларында, ягъни илдә революцион ситуация хасил булган дәвердә, революцион-демократ язучылар крепостнойлык тәртипләрен камчылауда һәм реализмга чит булган агымнарга каршы көрәштә пародияне киң кулланып, бу жанрны чәчәк аттыралар. Моннан соң пародия беркадәр сүлпәнәеп тора да 1905 елгы революция елларында һәм аннан соң яңадан җанланып китә.
Тукай 50—60 елларда иҗат ителгән пародия үрнәкләрен укыгандырмы, әйтү кыен. һәрхәлдә үз чорының пародик әдәбияты белән ул яхшы таныш була. Моңа дәлилләр җитәрлек. Үзенең бер мәкаләсендә, мәсәлән, шагыйрь рус сатирик журналларыннан җидесенең исемен санап китә. Шулар арасында пародик әсәрләрне күп бирүе белән аерылып торучы «Сатирикон» журналы да бар. Ә бу журналга Тукай аеруча игътибар биргән («Хатыннар хөррияте» шигыре, мәсәлән, шушы журналдагы материалдан файдаланып язылган). Ниһаять, Тукай шул заманның иң күренекле паро-дистлары саналган Буренин һәм Измайлов иҗатлары белән яхшы ук таныш була. Буренин һәм Измайлов әсәрләре нигезендә язылган «Япон хикәясе» һәм «Баскыч» шигыре шул турыда сөйлиләр.
Конкрет рәвештә Тукай пародияләре турында сүз башлаганчы, гомумән бу жанр мәсьәләсенә кагылып китми булмый.
Әдәбият белгечләренең бер төркеме, әдәби максатларны эченә алган пародияләрне генә пародия дип санап, әдәбияттан тыш максатка юнәлдерелгәннәрен бу жанрга кертми. Икенче төркем исә теге яки бу әсәр материалына нигезләнеп язылган барлык сатирик яки юмористик әсәрләрне пародия жанрына кертә. Ләкин шунысы бәхәссез: пародия ул — сатира һәм юморның бер төре, ләкин үзенчәлекле төре. Ул нинди дә булса әсәрнең формасыннан (пародистның максатына карап, яки сюжетыннан, яки теленнән, яки шигырь үлчәвеннән, яки кайбер образларыннан һ. б.) файдаланып языла һәм аңа капма-каршы эчтәлек салына. Бу яктан караганда, һәм турыдан-туры әдәби максатны күздә тоткан, һәм әдәбияттан тыш бурычларны үтәгән пародик әсәрләр пародия жанрына кертелергә, ләкин бер-береннән аерып йөртелергә, һәм бу аерма атамаларда да чагылырга тиеш кебек тоела. Без шартлы рәвештә аларны «иҗтимагый» һәм «әдәби» пародияләр, дип атарбыз.
Тукайның пародик иҗаты үзенең табигате һәм характеры белән күбрәк үткән гасырның 50—60 елларындагы пародик әдәбиятка якын тора, ягъни Тукай пародияләрендә иҗтимагый-политик мотивлар өстенлек итә. Шулай булмый хәле дә юк. Чөнки Тукай — революцион демократ шагыйрь, ул үзе әйтмешли, «саф коеп куйган поэт кына түгел…, дипломат, политик, общественный деятель дә».
Максатларына һәм пародияләнүче әсәрләренә бәйләнешле рәвештә Тукай пародияләре эчтәлек һәм форма ягыннан бик төрле. Ал арның мөстәкыйль булганнары һәм теге яки бу фельетон эченә кертелгәннәре, антиподларның форма компонентларына нигезләнгәннәре һәм яңа материалга корылганнары, проза белән һәм шигырь белән язылганнары бар.
Антиподларына мөнәсәбәтләре ягыннан алар ике зур төркемгә — «иҗтимагый» һәм «әдәби» пародияләргә бүленәләр.
Тукайның «Печән базары, яхут яңа Кисекбаш», «Ысулы кадимче», «Дөнья бу!», «Мөритләр каберстаныннан бер аваз», «Мактанышу» кебек күпчелек әсәрләре иҗтимагый пародияләр төренә керәләр. Хәтта аның әдәби пародияләрендә дә әдәбияттан тыш мәсьәләләр зур урын тота.
Беренче төр пародияләргә аерым тукталмастан* (* Бу турыда 1948 елда чыккан юбилей җыентыгында шактый мәгълүмат бар.), тик шуны гына әйтеп китәргә кирәк: бу әсәрләрдә дә әдәби максатлар бөтенләй үк юк түгел. Эш шунда ки: Тукай каршында яңа, дөньяви, реалистик поэзия тудыру бурычы тора иде. Моның өчен, иске, дини-суфистик әдәбиятның басымын юкка чыгарып, яңа әдәбиятка җирлек хәзерләргә кирәк иде. Ә ул басым көчле була. Китапчы татар байлары 1905 елгы революциядән соң да күп еллар буе «Сөбәтелгаҗизин», «Фәзаилеш-шөһүр», «Бәдәвам» кебек китаплар бастырып, халыкның миен агулап киләләр. 1910 елда халык иҗатына багышланган лекциясендә халык рухын, чын халык телен аның авыз иҗатыннан гына табарга мөмкин икәнлеген әйткәч, Тукай болай ди: «Иске китапларымыздан «Фәзаилеш-шөһүр»гә, «Юсеф китабы»на мөрәҗәгать итикме? «Фәзаилеш-шөһүр» белән «Юсеф китабы» кем телендә? Алла белә, җен телендә». Шундый фикерләрне без Тукайның бик күп мәкаләләрендә һәм фельетоннарында очрата алабыз. Аның пародияләре дә, һичшиксез, әнә шул эшчәнлекнең бер күренеше булып торалар.
Тукайның теге яки бу әсәргә, теге яки бу иҗат методына каршы юнәлдерелгән, ягыш «әдәби» пародияләре нигездә аның Казан чоры иҗатына карыйлар. Ләкин Уральск чорыннан да бер-ике үрнәк китерергә мөмкин. Менә «Ялкаулык яки җиңел кәсеп» исемле фельетон.
Фельетонда автор бер мулладан ялкау бер кешенең ярдәм сорап аллага ялваруы, алланың аңа мәрхәмәт күрсәтүе турында риваять сөйләтә, ахырда, мулланың үзенә мөрәҗәгать итеп, болай ди: «Син, бичара мулла! Хатыннар качуын тәрҗих (Яклау.) иткән асылсыз, әсасыз риваятьләр җыеп-җыеп, җаһилане Кирамнан вә мотәгассыйбане гыйзамнан (Хөрмәтле наданнардан һәм бөек фанатиклардан.) булган гыйззәтләү Ах-макҗан (Әхмәтҗан Сәйдәшев — реакционер, «Бәянел-хак» газетасының издателе.) абзыйга яшь хатынлык иткәнче…, моның кеби асылсыз борынгы еврей хикәятләреннән авызыңны тотсаң, бик мулла кеше булыр идең».
Күренә ки, Тукай ялкаулык турындагы әкиятне тәнкыйть объекты булган әсәрдә хатын-кызлар хокуксызлыгып исбат итү өчен китерелгән дини риваятьләргә пародия итеп яза. Кайбер фактлардан чыгып, бу әсәрнең Уральск кешесе Хәсәнҗан тарафыннан язылган «Бәянел-хак фи хак әль хиҗап» («Хатыннарның качуы турында дөреслекне ачып салу» мәгънәсендә.) исемле брошюра булуы турында хөкем йөртергә мөмкин. Хәсәнҗан, Коръәннән, тәфсирләрдән, «Сөбәтелгаҗизин» һәм башка дини китаплардан риваятьләр һәм өзекләр җыеп, хатын-кызларның ирләрдән яшеренергә тиешлеген исбат итмәкче була. Дөрес, бу фельетон әдәби пародиянең бер яралгысы гына әле. Ләкин Тукайның бу чорда чын-чыннан пародия дип аталырлык әсәре дә бар. Без аның «Бөрәдарәнә нәсихәт» исемле шигырен күздә тотабыз. Бу шигырь, төшенкелек настроениесенә бирелеп, көрәштән кул селтәгән яшь төрекнең* (* Яшь төрек — Төркия абсолютизмына оппозициядә торучы яшь төрекләр партиясе члены.) шигыренә каршы язылган. Үрнәк өчен пародия объектыннан да, пародиянең үзеннән дә берәр өзек китерик.
Бер сәнең сәгыең ысул дәваре тәгаер әйләмәз,
Габде гаҗиз сәгыйлә тәхәввел тәкъдир әйләмәз *.
Кемсәнең әфкярене һич кемсә мәхбүс әйләмәз.
Матлабеннан газиме һич кемсә мәэюс әйләмәз3.
(„Бөрадәрәнә нәсихәт».)
(* Бу шигырь «Вакыт» газетасының 1906 ел, 63 санында, басылган бер мәкалә эчендә имзасыз китерелгән. Тәрҗемәсе: бер синең тырышуың белән генә тормышның юнәлеше үзгәрмәс, бер зәгыйфь колның тырышуы белән генә язмыш икенчегә әйләнмәс.
Кешенең фикерләрен һичкем тоткын итә алмас, теләгән кешене үз максатыннан һичкем өмет өздерә алмас.)
(Дәвамы киләсе биттә) >>>
{mospagebreak}
Күренә ки, Тукай, шигырьнең үлчәвен, строфа төзелешен файдаланып, капма-каршы эчтәлекле шигырь яза. Ул, төрек шагыйрьләрен азатлык көрәшенә хыянәт итүдә гаепләү белән бергә, аларның сарай поэзиясенә хас эстетик принципларын да тәнкыйть астына ала:
Шимди сез ләхдә кадәр мәтдахы залим улдыңыз,
Залимә коллык фәкать тәкъриреңез, тәхриреңез*.
(*Сез хәзер ләхеткә кадәр залимны мактаучы булдыгыз, сөйләгәннәрегез, язганнарыгыз — залимга коллык итү генә.)
Тукайның Казан чорында язылган пародияләрендә әдәбият мәсьәләләре киң урын ала башлый. Бу хәл исә шагыйрьнең иҗтимагый политик һәм эстетик карашларының алга китеше белән бәйләнгән. Әйткәнебезчә, ул бу чорда әдәбиятның иҗтимагый ролен, чынбарлыкны реалистик чагылдырып, халыкның политик аңын күтәрүдә күрә башлый.
Реакция елларында буржуаз матбугатны басып киткән милләтчелек һәм динчелек идеяләре әдәбиятта да нык кына чагылды. Революциянең кичәге юлаучылары, либераль буржуазия лагерена күчеп, ислам дине ярдәмендә милли үзенчәлекләрне саклау турында туктаусыз кычкыра башладылар. Патриот шагыйрь Тукай әнә шул милләтчелек һәм динчелек сөременә мөнәсәбәттә битараф булып кала алмады. Ялкынлы мәкаләләрен, үткен фельетоннарын, нәфрәтле шигырьләрен һәм, ниһаять, оста язылган пародияләрен шул сөремне куертучыларга каршы юнәлтте.
Пародик алым белән язылган «Милләтче* (* Академик басма, II том, 314 бит.) исемле фельетонын алып карыйк. Әсәрнең эчтәлеге шуннан гыйбарәт: бер милләтче, милли хисләр белән рухланып, шигырь яза. (Бу шигырь фельетонда китерелгән.) Шул ук көнне милләтчебез ресторанга барып керә һәм, коньяк эчеп утыручы татар баен күргәч: «Ә! Менә милләт җаме җәм эчте инде, мин дә суллыкка чыгам», — ди дә ресторанның кара залына чыга. Анда ул төрле вак-төяк көлке нәрсәләр эшләп йөри. Мәсәлән, пәрәмәчкә баткан милли тараканнарны казып чыгара да болай ди:
Күп батып яткан халык тапты нәҗать (Котылу.)!
Чәй эчәм дип килгүче бер мөнҗидән (Коткаручыдан.).
Милләтченең үз шигырендә исә алдагы һәм соңгы строфа түбәндәгечә бирелә:
Бервакыт мин, бәлки, суллыкка чыгам;
Туктале, эчсенче милләт җаме җәм*.
Күп батып яткан халык тапты нәҗать
Үз арасыннан туган бер мөнҗидән.
(* ягъни Җәмшит кәсәсе. Борынгы көнчыгыш легендасы буенча, Җәмшит исемле шаһның сихерле кәсәсе булган. Шаһ ул кәсәгә эчемлек салып эчкәндә, шуңа карап, дөньяның теләсә кай ягын күрә торган булган. Көнчыгыш поэзиясендә бу образ ерактагы бәхет мәгънәсен аңлата.)
Шулай итеп, Тукай милләтчеләрнең гомуми милләт интересы дип кычкырып йөрүләренең күз буяу өчен генә булып, чынлыкта буржуазия интересларына, үз корсакларының интересына хезмәт итүләрен пародия алымы белән гаҗәп оста фаш итә.
Менә «Шыер» исеме астында басылып,
Их! малай, вафасыз да бу мир!
Бак, вана Хусәен дә пумир! —
дип башлана торган пародия. Бусы бер буржуа шагыйренең X. Ямашевка багышланган шигыренә каршы язылган. Әлбәттә, Тукай әлеге шагыйрьнең мишәрлегеннән көлүне максат итеп куймаган. Ул биредә, пародияләнүче шигырьнең әдәби йомшаклыгыннан көлү белән бергә, X. Ямашевка бирелгән бәяне тәнкыйть итә.
Чынлап та шигырьнең авторы X. Ямашевны тәңренең иң сөекле кешесе итеп күрсәтә. Күктә Ямашев, янәсе, менә ничек кабул ителә:
Күк капусында тезелгән сафка ак фәрештәләр:
Беравыздан, җанны күргәч, моңлы тәкбир әйтәләр.
Янәсе, Ямашев юлы — алла юлы, янәсе, аның бөтен эшчәнлеге ислам таләпләренә җавап бирә. Билгеле инде, Тукай большевик Ямашев тоткан юлның дин белән бернинди уртаклыгы булмавын яхшы аңлый һәм үз шигырендә пролетариат көрәшчесен дин таратучы әүлияләрдән, пәйгамбәрләрдән чагыштыргысыз өстен куя.
Әүлияларның барын бер-бар китерсәм каршыма,
Күрмәмен дип уйлыйм бер якты йөз ул йөз кеби.
Ямашевка бәя биргәндә әүлиялар мәсьәләсен кертүнең гади сурәтләү чарасы гына булмыйча, принципиаль мәсьәлә икәнлеген аңлатып, «әүлиялар» сүзенә «дуслар» мәгънәсе биргән «Йолдыз» идарәсенә җавап рәвешендә, Тукай «Яңлыш уйланмасын» дигән төзәтмә яза һәм болай ди: «минем шигырьләремдәге «әүлияләр» сүзе үзенең чын дәрес мәгънәсе белән, «изгеләр» мәгънәсендә генә аңланырга тиеш»* (* Академик басма, II том, 194 бит.). Әлбәттә, большевик Хөсәен Ямашевны әнә шулай аңлаган Тукай пародия объектында бирелгән бәя белән килешә алмый һәм шуңа ишарә рәвешендә үзенең пародиясен түбәндәге юллар белән тәмамлый:
Вот пророклар да, малай, вафат булды,
Сахабалар: Али, Усман, Үмәр.
Тукай үзенең пародияләрендә социаль чынбарлыктан качу, әдәбиятның иҗтимагый ролен инкарь итү, җәмгыятьтән өстен булган ниндидер әдәбият тудырырга омтылу күренешләрен дә сатира утында көйдерде. С. Рәмиевнең индивидуализм һәм үтә пессимизм белән сугарылган «Алданган» исемле шигыренә пародия итеп язылган «Саташкан» әсәре — әнә шуның характерлы үрнәкләреннән берсе. Тукай С. Рәмиевне саташып сөйләнүче бер кеше итеп күз алдына китереп бастыра:
Яз башы. Бозлар китә, ләкин су очмый, йон ага, йон белән бер рухы үлмеш теп-тере мәҗнүн ага.
Бу куелыш принципиаль һәм тирән эчтәлеккә ия. Чынлап та бит С. Рәмиевнең:
Юк бу дөнья каплаган күк,
Юк бу җирләр берсе дә,
Юк табигать, юк кешеләр,
Үлесе дә юк, тересе дә*, —
(* М. Гайнуллин, Җ. Вэзиева, Татар әдәбияты. Дәреслек-хрестоматия. 1947, 584 бит.)
юлларыннан реаль чынбарлыкны «мнн»нең хыялына кайтарып калдыручы субъектив идеализм бик нык аңкып тора. Ә бу концепция турыдан-туры әдәбиятның иҗтимагый ролен инкарь итүгә алып бара иде. Реалист һәм демократ Тукай, әлбәттә, шундый абсурд белән килешә алмый. С. Рәмиевне акылдан шашкан бер шагыйрь итеп тасвирлау өчен ул шигырьнең дөньяга кул селтәү мотивлары аеруча көчлерәк яңгыраган юлларын сайлап ала да, үзеннән өстәп, көчәйтә, арттыра, үткенәйтә. Нәтиҗәдә Тукай каләменнән саташып сөйләнүне хәтерләтүче юллар килеп чыга:
Юк бу дөнья каплаган күк, юк бу җирләр берсе дә,
Юк чебиләр, юк песиләр, «пес-пес»е юк, «прс»е дә.
(Дәвамы киләсе биттә) >>>
{mospagebreak}
Әдәбиятның иҗтимагый ролен инкарь итүнең тагын бер күренеше — эротик мотивлар җырлау. Әдәбияттагы шул тенденциягә каршы чыгып, Тукай «Мәкаләи махсуса»сына * (* Академик басма, II том, 44 бит.) бер пародик өзек кертеп җибәрә. Бу өзек бер милләтченең хикәяләренә каршы юнәлдерелгән. Шул хикәяләрне укыган тәэсир бетмәс борын, — ди Тукай, — «мәхәббәт хакында бер нәрсә язган идем, гөнаһ шомлыгына каршы, язганым ошбу рәвешчә булды: «Бер заман үгез, сыеры бар бер агайның капка төбенә барып, авызын күтәрде дә, мәхәббәт һәм нәзек хиссият белән, ишек алдындагы бозауга хитабән (Эндәшеп, мөрәҗәгать итеп.):
— Әниең өйдәмүүүһһһ! Әниең өйдәмүүүһһһ!— дип кычкырды. Бозау җавабында әкрен генә:
— Өйдәәәәмммм, — диде. Шуннан соң гашыйк садыйк (Турылыклы гашыйк.) маңгай сөңгеләре белән капканы төртте дә эчкә тәшрифе кадәм боерды (Атлап керде.)».
Шушы килеш Тукай кешеләр арасында «шәхес культы» дигән булып, җенси азгынлыкны пропагандалаучы язучылардан усал көлә.
Белинский, «сәнгать сәнгать өчен» теориясенә тукталып, болай язган иде: «Ул асылда икенче бер начар чикнең начар чиге генә, ягъни дидактик сәнгатьнең, нәсихәтче, салкын, коры, үле сәнгатьнең, әсәрләре тик бирелгән темаларга язылган риторик күнекмәләр генә булган сәнгатьнең икенче начар чиге»* (* В. Г. Белинский. Сайланма әсәрләр, Татгосиздат, 1918, 277 бит.).
Реакция елларында татар әдәбиятында да бу ике агымны, ике чикне күрергә мөмкин. Берсе — XIX йөз җәдитчелек әдәбиятының дәвамы буларак, дидактик метод стилендә либераль буржуазия карашларын пропагандалаучы әдәбият; икенчесе — иҗтимагый-социаль күренешләрдән өстә торырга омтылган булып та, чынлыкта исә шул ук сыйныфка хезмәт итүче «саф сәнгать».
Тукай әнә шул ике агымга каршы ике фронтка көрәш алып барды. Бу аның пародияләрендә дә ачык чагыла.
Мисал өчен «Йокы» исемле пародияне алыйк, Тукай С. Рәмиевнең:
Безне адәм иткән уку,
Адәмне алга илткән уку,
Илтеп күккә җиткән уку,
Уку, уку, уку, —
дип башланган «Уку»* (* М. Гайнуллин., Җ. Вәзиева. Татар әдәбияты. XX йөз, 1947, 578 бит.) исемле шигырендә «уку» сүзен «йокы» сүзенә алыштырып, шигырьне тулысынча саклый. Нәтиҗәдә, бөтенләй башка характердагы әсәр килеп чыга:
Безне адәм иткән йокы,
Адәмне алга илткән йокы,
Илтеп күккә җиткән йокы,
Йокы, йокы, йокы.
Бер сүздә генә аерылсалар да, бу ике әсәр ике иҗат методына карыйлар.
Тукай, әлбәттә, халыкны аң-белемгә өндәүгә каршы түгел, бәлки ялангач үгет-нәсихәткә каршы. Критик реализм позициясендә торып, ул дидактизм иҗат методына каршы чыга. Моның шулай булуына тагын да ныграк ышану өчен, шагыйрьнең 1913 елда язылган «Уянгач беренче эшем» исемле мәкаләсенә мөрәҗәгать итик. Мәкаләдә ул үз иҗатының беренче чорында язылган күп кенә шигырьләрен каты тәнкыйть итә. Шул исәптән «Шәкерт вә бер тәсадеф» шигырен дә телгә ала. Бу шигырьнең нәрсәсе ошамый соң Тукайга? Идеясе? Юк. Чөнки шагыйрь ярлы шәкертне укуга дәртләндерергә омтыла. Иске сүзләр белән чуарланган теле? Алай дисәң, бөтенләй диярлек төрек телендә язылган «Пушкинә» Тукайның үзе яраткан шигырьләренең берсе булып санала. Бер генә җавап кала: Тукай шигырьдәге дидактизмны тәнкыйть итә.
Пародик тонда һәм шигырь белән язылган «Бичара Бибиҗиһан» исемле рецензия дә әдәбияттагы дидактизм методына каршы көрәшнең Тукай тарафыннан принципиаль югарылыкка күтәрелүе турында сөйли. Тукай биредә реализмны үгет-нәсихәткә корбан итеп язылган «Бичара Бибиҗиһан» исемле пьесаны тәнкыйть итә. Пьеса авторының иҗат методына ул «Асраулар сәхнәдә фәлсәфә сата» дигән бер җөмлә белән гаять тапкыр бәя бирә.
Ләкин моннан әле Тукай әдәбиятта гомумән тенденциозлыкка каршы икән дигән нәтиҗә чыкмый. Мәсьәлә ул тенденциозлыкның нинди булуында. Революцион демократ Тукай — реализм принцибына буйсындырылган тенденциозлыкны, ягъни идеялелекне, демократик идеялелекне кайнар рәвештә яклаучы художник.
Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен,
Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын,
Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен,
Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен, —
ди ул. Шушы позициядән торып, Тукай «саф сәнгать»кә, «сәнгать сәнгать өчен» теориясенә каршы көрәшә. Бу бәйләнештә аның «Шигърият һәм нәсер» (1911) исемле пародиясе бик характерлы. Тукай бер эстет шагыйрьнең шигыреннән ике юл китерә дә, үзеннән ике юл өстәп, строфаны тутыра. Мәсәлән:
«Ямьле кичтә күл буенда ултырам,
Балкыйдыр ай, ялтырап тын кул ята»,
Бай абый, бирче хәер, бик ач торам,
Йөз чытып, бай бер тишек акча ата.
«Күктә шаулап кошлар үтте бер көтү,
Тиз булыр күл һәм кояшның каушуы»;
Бетмәде шул «Мөхбире» дә «кх, тфү»,
Һәм Рәмиевнең шигырьдә шау-шуы.
Тукай биредә социаль чынбарлыкны табигатькә каршы куя, димәк, ул пейзаж лирикасын инкарь итә, дигән фикер аңлашылмасын. Чөнки табигать поэзиядә үзенең чагылышын табарга хаклы. Тукай моны аңлый һәм табигать күренешләрен тасвирлауга күп кенә шигырьләрен багышлый. Гүзәл поэмасы «Шүрәле»дә аларга күп урын бирә. Ләкин шунысы бар: Тукайның пейзаж картиналары артыннан һәрвакыт кеше күренә, социаль чынбарлык карап тора.
«Саф сәнгать» тарафдарлары исә пейзаж лирикасын чынбарлыкның социаль вакыйгаларыннан качуның бер чарасы итеп карадылар, һәм аларның иҗат продукциясе әдәбиятның иҗтимагый ролен инкарь итүнең бер күренеше генә булды. Менә шуңа күрә Тукайның бу пародиясе бер эстет шагыйрьнең иҗатын тәнкыйтьләү генә түгел, бәлки гомумән «сәнгать сәнгать өчен» теориясен камчылау, әдәбиятның идеялелеген һәм иҗтимагый ролен раслау булып тора.
«Саф сәнгать»кә һәм «сәнгать сәнгать өчен» теориясенә каршы көрәш Тукай эшчәнлегендә очраклы чыгышлардан гына гыйбарәт булмыйча, Казан чоры иҗатының буеннан буена сузылды. Бу турыда күп җәелмәстән, мисал итеп, аның бер пародик рецензиясен китерү белән генә чикләнәбез. Тукай бер татарның, русча өйрәнү теләге белән, сүзлек сатып алып, берничә дистә сүз ятлавын һәм рус кешесе белән сөйләшкәндә көлкегә калуын тасвир итә дә болай ди: «Кояш», «сары күл», «айлы кич», «мәхәббәт», «үбешү», «кочышу» дигән сүзләрне китапка күбрәк җыеп тутыргач, бер маузуг (Тема.)… чыкты дип ышану теге татар, словарь сүзләре бикләп кенә, русча белдем дип уйлавы кеби ахмаклыктыр»* (* «Ялт-йолт» журналы, № 35, 1912.). Тукай, социаль чынбарлыктан читләшеп, табигать һәм мәхәббәт темалары белән генә чикләнүнең әдәбиятны буш, әһәмиятсез һәм файдасыз нәрсә итеп калдыруын яхшы аңлаган.
Тукайның пародияләре һәм пародик алым белән язылган фельетоннары алда телгә алынганнары белән генә чикләнми, әлбәттә. Ләкин биредә максат аларның барысын да санап чыгу булмыйча, шагыйрьнең телгә алынган әсәрләрдә чагылган эстетик карашларының характеры һәм үсешенә бер күз ташлаудан гыйбарәт иде. Күренә ки, Тукай декадентчыл әдәбиятка һәм декадентчыл теорияләргә, реализмга чит булган барлык әдәби агымнарга каршы көрәштә һәм критик-реалистик әдәбиятны, революцион-демократик эстетиканы ныгытуда әдәби пародия жанрына да зур әһәмият биргән.
(Чыганак: Нуруллин И. Тукай эстетикасы турында мәкаләләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1956).