Күпләргә мәгълүм, 1923 елның 9 маенда Мәҗит Гафурига Башкортстан Социаль Шуралар Җөмһүриятенең халык шагыйре исеме бирелә. Рәсми органнар тарафыннан — Бөтенбашкортстан мәркәз башкармасы карары нигезендә. Бүген әлеге фактны сәяси момент чагылышы рәвешендә бәяләргә дә мөмкин. Минемчә, ни генә булмасын, бу исем аңа хаклы бирелде, бу рәвешле бәяләүдә М.Гафуриның 1903-1923 еллар иҗатының төп хосусияте дөрес тотып алынган иде. Чыннан да, бу чорга инде М.Гафури халкыбыз арасында киң танылган, әсәрләре татар һәм башкорт укучысы күңелеңдә лаеклы урынын алып өлгергән иде. Гади халык арасыннан чыккан, шәхси тормышы да хезмәт кешесе тормышыннан аерылып тормаган, барлык әсәрләре татар кешесе күңелендәген чагылдыруга корылган бу әдипне халык шагыйре дип атауда һич тә арттыру юк.
Совет чорында әдәби мирасны тикшергәндә, без партиялелек, сыйнфыйлык, халыкчанлык принциплары белән коралланырга тиеш булдык. Хәзер бол ардан ваз кичеп барабыз. Ләкин халыкчанлык төшенчәсен татар әдәбият белеме арсеналыннан алып ташламаска кирәктер. Тукай мирасын, М.Гафурилар, Такташлар, Туфаннар иҗатын халкыбыз язмышы, халкыбыз теләк-омтылышларын гәүдәләндерү ноктасыннан тикшергәндә генә аларның хакыйкый эчтәлеген ачарбыз.
Килик Мәҗит Гафурига. Ул Җилем-Каранда — гап-гади татар авылында туып үсә, яшьли ятим кала, тамак туйдыру, кышларын кереп укыр өчен авыр физик хезмәттә булырга туры килә аңа, физик эштә эшләп көн күрүчеләр арасында яшәп, аларның уй-фикерләреннән яхшы хәбәрдар була.
М. Гафуриның иң беренче шигыре-нәзымы — «Ишан хәзрәтләренә» сатирик эчтәлекле булса да (аның тексты сакланмаган), укучыларга ул башлап мәгърифәтчелек рухындагы «Фәкыйрьлек белән үткән тереклек» исемле хикәя китабы (бас. 1904; 1908) белән күренде. Өч поэманы эченә алган беренче шигырь китабы — «Себер тимер юлы, яки Әхвале милләт» (1904) тә яшь шагыйрьнең эчке дөньясы, сәнгати-субъектив фикерләве объектив чынбарлык, төгәлрәк әйтсәк, татар халкы язмышы белән бәйләнештә торуына дәлил булды. Бу аңлашыла да, халкы авырлыклар кичерә-кичерә тереклек иткән бер заманда әдип кеше ничек инде үз-үзе белән генә мәшгуль була алыр икән? Милләтебез мәнфәгатьләрен һәрдаим кайгыртып иҗат итү М.Гафурида аеруча 1905-1907 еллар революциясе чорында ачык төс алды. Цивилизацияле булырга гына чакырмый инде шагыйрь татар халкын. Шигырьләренә хөррият төшенчәсе килеп керә. Гафури татар халкының да иркен тормышта яшәүгә хакы барлыгын алга куеп яза, кискен үзгәрешләр чоры җитүгә шатлана, патша самодержавиесен гаепләп чыга. «Безнең татар, үгәй бала булган өчен, хөррияткә башкалардан мохтаҗырак», — ди ул бер шигырендә.
1906-1910 елларда М.Гафури проза жанрларына да шактый еш мөрәҗәгать итте. Боларда инде гади халык вәкилләренең образлары турыдан-туры, эпик чаралар белән, ягъни хикәяләп бирелә ала. Һәм бу шулай булды да. Мисалга «Ярлылар, яки Өйдәш хатын» повестен (1909) күрсәтергә мөмкин. Исеменнән үк ачык күренә: әсәрдә гәүдәләнгән образлар — яшәешнең иң түбән дәрәҗәсендә гомер кичерүчеләр. Әмма гаилә башлыгы Шәриф, аның хатыны Бәдри, аеруча Җәмилә авыр тормыш шартларында көн уздыруга мәҗбүр булып та, матур кешелек сыйфатларын саклап калганнар, бер-берсен хөрмәт итәләр, ярдәмчелләр. Чын мәгънәсендә реалистик әсәр бу. Юкка гына ул гасыр башы татар классик прозасының иң яхшы үрнәкләре арасында йөртелми. Шунысы да мөһим: аның бу еллар шигырьләрендә, өч мәртәбә басылган «Кызларга махсус милли шигырьләрем» китабында һәм прозасында татар хатын-кызы образлары үзәк урынны алды. М.Гафури, хатын-кызның авыр язмышын сурәтләү белән бергә, аның күңеле матурлыгын да күрсәтергә тырышты, үз язмышына үзе хуҗа булу омтылышы чаткыларын чагылдырырды, кыз балаларны да гыйлем эстәргә, укудан ямь табарга чакырды.
Мәҗит Гафуриның 10 нчы еллар поэзиясе әдип иҗаты эволюциясендә иң югары нокта рәвешендә бәяләнергә тиешле. Әүвәлдә чагылып торган дидактика, үгет-нәсихәтчелектән котыла барып, тормышчан эчтәлекле, уй-фикер сурәтле чаралар аша гәүдәләнгән шигырьләр иҗат итте ул. Лирик герой кичерешләре катлаулана төште, әсәрләренә фәлсәфи уйлар дөньясы да килеп керде, укучыларга мәхәббәт хисләрен, табигать күренешләрен романтик рухта гәүдәләндергән матур-матур шигырьләрен тәкъдим итте.
Шагыйрь һәрчак милләтебезнең тарихи язмышына, ул замандагы яшәешенә хас каршылыклы якларга үзенең кайгыртулы мөнәсәбәтен белдереп торды. «Гафури, сән онытма милләтеңне,/ Сарыф ит ушбу юлда һиммәтеңне!» — дип язды ул. Аның түбәндәге сүзләре аеруча актуаль булып кала: «Үз эшен баксын үзе инде татарның милләте,/ Аһ-зарга алданып йөргән бу милләт булмасын!». Ә шагыйрьлек миссиясе Гафуриның «Үзем һәм халкым» шигырендә ачык гәүдәләнә:
Бер адым алга басам да
Әйләнәм мин артыма,
Кайда басканнар икән дип
Күз саламын халкыма.
Шул вакыт мин бик югары
Кош кебек очсам әгәр,
Ә алар һаман шулай
Баскан урында торсалар…
Әдипнең берсүзсез Октябрьгә кадәрге татар прозасы ирешкән казанышлар арасында йөртелергә лаеклы әсәре — «Солдат хатыны Хәмидә» повесте (1915 елда язылса да, патша цензурасы рөхсәт итмәү сәбәпле 1917 елда гына басыла). Кайбер нәзымчылар 1914 ел августында башланып киткән Беренче бөтендөнья сугышын татарларның да гайрәтлелеген күрсәтү мәйданы сыйфатында күрсәләр, яисә шул афәтле елларда яшәп тә, кан коешка үзләренең мөнәсәбәтләрен чагылдырмасалар, Мәҗит Гафурида моның әсәре дә юк. Бу чор татар әдипләренең кайсына караганда да, Гафури сугышны зур фаҗига итеп сурәтләде, аның татар халкына да алып килгән бәла-казаларын тормышчан образ-сурәтләрдә, детальләрдә тасвирлады.
Бу урында М.Гафуриның тагын бер әсәрен искә төшереп китү кирәк. Ул «Юктырсың ла, Алла!» шигыре. Басылып чыкканчы ук, 1915 елның көзендә шагыйрь аны Уфаның «Галия» мәдрәсәсе шәкертләренә укып күрсәтә һәм, Сәйфи Кудаш истәлекләреннән күренгәнчә, әлеге әдәбият һәм сәнгать кичәсендә булучылар Гафурины «давыллы алкыш белән» күмәләр, сәхнәдән төшермичә, кабатлап сөйләтәләр. Ләкин ул заманның бериш дин әһелләре, шигъри сүзне берьяклы гына кабул итеп, авторга ачу һәм ләгънәт яудыра башлыйлар, Казан, Уфа, Оренбург шәһәрләренең кайбер мәчетләрендә Гафурины каргап бәддогалар укыла, «Дин вә мәгыйшәт» журналында шагыйрьне көферлектә гаепләп, вөҗданына тукынып, хурлап, тәүбә итәргә чакырып язылган мәкаләләр, шигырь-нәзымнар басыла. Әсәрнең исеме астында «зарыйлык» дип тә куелган, ягъни Мәҗит Гафурида төп мотив — зарлану мотивы. Гади халык тормышын якыннан белгән, андагы фаҗигаларны үз күңеленнән дә кичереп яшәгән шагыйрь сүзен аңлый алмаганнар иске фикерле дин эшлеклеләре. Шунысы да бар, шигырь Аллаһыга мөрәҗәгать белән, өмет-ышаныч белән тәмамлана:
Сабыр иткән бәндәләргә вәгъдәң
Ахирәттә гаять зур-зурын,
Шул вәгъдәңнең бик аз гына кыйсьмен
Дөньялыкта күрсәт, ач нурың!..
Гафури 1917 елгы Февраль революциясен, падишаһның тәхте җимерелүен шатланып каршылады, чын хөррият килүенә сөенечен белдереп, «Хөррият иртәсе», «Азатлык хөрмәтенә», «Ирекле көннәр», «Бетсен империализм сугышы!» кебек күтәренке рухлы шигырьләр бастырды. Совет чорында болардан аеруча берсен — «Кызыл байрак» исемле шигырьне әдип иҗатының таҗы рәвешендәрәк бәяләп килдек. Патетика белән сугарылган бу әсәр 1917 елның 1 Май бәйрәме уңае белән иҗат ителгән. Әлеге шигырь дә кертелгән «Кызыл байрак» китабы Октябрь революциясе көннәрендә чыгу фактына нигезләнеп, Гафури Октябрьне Кызыл байрак белән каршылады, дип язып килдек. Хәзер инде мондый шигырьне язган әдип канлы революцияне җырлаучы сыйфатында күзалланырга мөмкин. Әмма патша заманындагы гаделсезлекләрне, татар халкының тормыш-көнкүрешен яхшы белгән, үз җилкәсендә татыган Гафури Кызыл байраклы көчләргә, хакимият алмашынуга зур өмет багълаган икән, аны бик тиз яңа властька ярашуга омтылуда гаепләргә ашыкмыйк. Ул гына түгел, күпләр яңа властька өмет багъладылар.
Кайбер татар язучылары кебек, Мәҗит Гафури совет власте урнашкач та иҗат эшеннән читләшмәде. Төрле жанрларда язды ул. Шигырьләре, яшерен-батырын түгел, башлыча яңа чынбарлык күренешләрен хуплауга корылды, агитацион-публицистик пафос белән сугарылды, аларда совет властена каршы көчләр фаш ителде. Шунлыктан бүген инде алар тарихи яктан гына әһәмияткә ия булып тора. Ләкин шигъри әсәрләре арасында бүген дә яратып укырлыклары очрый. Мәхәббәт хисләре самими чагылыш тапкан шигырьләрнең байтагы үз заманында басылмыйча калып, шагыйрьнең вафатыннан соң гына дөнья күрәләр (кулъязмаларын өйрәнеп чыгып, Фатыйма Ибраһимова беришләренең гражданнар сугышы чорында, 1919 елда ук иҗат ителүен раслады). Тагын бер нәрсәне искәртергә кирәк: гражданнар сугышы көннәрендә Гафури «Җилфердәсен кызыл байрак!», «Нур», «Татар җегетенә!», «Бай абзый!», «Эшче» шикелле шигырь һәм поэмаларын гына язмый, бәлки «Серле бер мәхәббәтнең тарихы» исемле, тематик эчтәлеге белән бер караганда бу заманның иҗтимагый-сәяси вакыйгаларыннан читтә торган повесть өстендә дә эшли. Кыскасы, Гафуриның хис-кичерешләр дөньясы гадиләштерелеп, туры сызыклы итеп күзалланмаска, әдипне хакимияткә килгән большевиклар лозунгларын җырлаучы сыйфатында гына бәяләмәскә тиешбез.
Гафури иҗатының халыкчанлыгы тагын шунда да ачык күренде: аңарда 1921-1922 елларда татар халкы кичергән зур фаҗига — гомердә булмаган дәрәҗәдәге ачлык вакыйгалары тирән чагылыш тапты. Аның «Ач», «Сулган гөлләр», «Соңгы минутта», «Җылыйлар!», «Сүнделәр» исемле шигырьләрен бүген дә тетрәнмичә укый алмыйсың. Шундый рухтагы әсәрләрен эченә алган «Ачлык тырнагында» исемле китабы ике мәртәбә — 1923 һәм 1928 елларда басылып чыкты. Китапта ачлыкның аяныч, гаять куркыныч картиналарын гәүдәләндергән «Кеше ашаучылар» исемле зур күләмле поэма да бар.
20 елларда Мәҗит Гафури бу чор татар прозасы һәм драматургиясенең казанышлары рәтендә урын алган «Кара йөзләр», «Тормыш; баскычлары», «Шагыйрьнең алтын приискасында» исемле повестьларын, «Кызыл йолдыз» пьесасын иҗат итте. Болар арасында аеруча «Кара йөзләр» повесте зур популярлык казанды. Ничәмә буын татар укучылары яратып укыдылар аны. Әсәр бик хаклы рәвештә мәктәп дәреслекләрендә урын алды, Татарстанда һәм Башкортостанда тудырылган балет, опера, пьесаларга нигез булып хезмәт итте.
«Кара йөзләр» повесте беренче мәртәбә китап булып 1927 елда дөнья күрә. Шушы фактка таянып, әсәр дин эшлеклеләрен фаш итүне, каралтып күрсәтүне дә максатка куеп язылган дип уйларга мөмкин. Ләкин чынында әсәрнең беренче варианты 1923 елда ук басыла. Зариф Бәшири истәлекләрендә М.Гафуриның әле 1914 елда ук нәкъ менә «Кара йөзләр» исемле пьеса язарга уйлаганы, әмма соңрак аны хикәя рәвешендә эшләргә ниятләгәне хәбәр ителә. Гафуриның балачак дусты Вәли Коломбитов «Кара йөзләр» повестеның Җилем-Каран авылында булган бер вакыйгага нигезләнеп язылуын сөйли. Димәк ки, повесть социаль заказны үтәү өчен уйлап чыгарылып иҗат ителгән әсәр түгел. Ул тормышта булганнан алып язылган, тормышчан, реалистик эчтәлекле. Аны һич тә татар авылын надан итеп, иске фикерле дин әһелләре кубызына биюче итеп күрсәтә торган әсәр сыйфатында һәм әсәр сюжетына салынган вакыйганы типик түгел дип бәяләмәскә кирәк. Закир белән Галимәләрнең фаҗигале язмышларын укып, безнең кайсыбыз гына саф мәхәббәт хисләрен аяк астына салып таптау кебек бүген дә очрап торган күренешләргә битараф калыр икән!
Гасыр башында яшәгән әдипләребезнең иҗат мирасын гасыр ахырында, бигрәк тә башка тарихи шартларда бәяләү шактый читен эш. Мәҗит Гафури каләме белән язылган күпсанлы шигырь, мәсәл һәм поэмаларны, нәсер, хикәя һәм повестьларны, публицистик мәкалә, очерк һәм автобиографик язмаларны да җентекләп өйрәнү, аларга объектив бәя бирү өлгергән мәсьәлә булып тора. Совет чорында күренекле галимнәребез Гали Халит һәм Гыйлемдар Рамазановлар язган җитди хезмәтләрдәге фикерләрне дә яңадан карап чыгасы бар. Татар әдәбияты классигы булып танылган Мәҗит Гафуриның тирән эчтәлекле, чын мәгънәсендә халыкчан иҗаты бүген дә яшәргә, яңадан-яңа буын татар укучысының күңелен баетып яшәргә тиеш.
(Чыганак: Рәмиев З. Тукай һәм замандаш әдипләр: «Габдулла Тукай» энциклопедик сүзлек–белешмәсенә материаллар. – Казан: ТаРИХ, 2004. – 111б.)