ТАТ РУС ENG

Рәмиев Зөфәр Иҗаты игътибар сорый (Зариф Бәшири)

 

Халкыбызның ифрат бай әдәби мирасында XX гасыр башы шагыйрьләренең иҗат җимешләре зур урын биләп тора. Тукай, Рәмиев, Дәрдемәнд, Гафури, Бабичларның шигъри әсәрләре бүген дә эстетик кыйммәтләрен югалтмаган хәлдә күңелләребездә яшәвен дәвам итә. Тормышчан эчтәлеге һәм дә сәнгати эшләнешләре белән әлеге классик әдипләребез әсәрләренә тиңләшерлек шигъри җәүһәрләрен язып калдырган шагыйрьләребез дә булган безнең. Нәҗип Думави, Сәгыйть Сүнчәләй, Миргазиз Укмасый, Зыя Ярмәки, Габдерахман Сәнгати, Габдулла Харис — әнә шундый каләм ияләреннән. Зариф Бәшири исеме дә бик хаклы рәвештә шушы күренекле шагыйрьләребез арасында йөртелә. XX гасыр әдәбиятыннан хәбәрдар затлар, әдәбият тарихчылары күзаллавында барыннан да бигрәк шагыйрь, шулай ук прозаик, очеркист, балалар язучысы, журналист-публицист сыйфатында гәүдәләнә ул.

Бу әдип бүгенге киң катлау укучыларга яхшы билгеле дип әйтмәс идем. Әсәрләренең уртача зурлыктагы тупламасы — «Сайланма әсәрләр»е чыкканга, күр, кырык елдан артык вакыт узган. «Замандашларым белән очрашулар» дигән истәлекләр китабы белән танышуыбыз да XX гасырның алтмышынчы елларында иде. Профессор М.Гайнуллинның ике-өч юбилей мәкаләсен санамасак, 3.Бәшири әдәби мирасының татар әдәбиятчылары игътибарыннан шактый читтә торуын, җентекләп тикшерелмәвен танырга туры килә.
Татарлар күпләп һәм борын-борыннан яшәп яткан урыннар арасында Казан арты, Пенза, Нижгар, Башкортстан, Урал яклары гына түгел, Казанның борын төбендәге Тау ягы да XX гасыр башында әдәбиятыбыз, мәдәниятыбыз, сәнгатебезгә затлы, зыялы шәхесләр биргән төбәк буларак тәкъдир ителергә тиешле. Бу урында кайберләренең исемнәрен дә атап китү гаеп булмастыр. Бу — күренекле әдәбиятчы Җамал Вәлиди, язучы Садри Җәлал, Тукай остазы Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллин һәм аның балалары, шагыйрә һәм дә педагог Маһруй Мозаффария, матбагачы Шәрәфләр, шагыйрь Габдулла Харис, журналист Кәлимулла Сәгъди (1911 елда Америкада булып, аннан очерклар җибәреп торган), әдип Әхмәтҗан Биктимеров һәм башкалар.
Зариф Бәшири дә (Зариф Шәрәфетдин улы Бәширов) — әнә шул якның уңдырышлы туфрагында туып үскән затлардан. Ул 1888 елның 5 маенда хәзерге көндә Кайбыч районына керә торган Чүти авылы мулласы Шәрәфетдин хәзрәтнең ишле һәм катлаулы тормышлы гаиләсендә дөньяга килә. Республикабызның иң көнбатышында диярлек урнашкан бу мөселман татарлары авылы белән янәшәдә керәшен татарлары, чуваш авыллары гомер кичерә. (Атаклы Шәкүр «карак» исә — Зариф Бәширинең авылдашы, хәтта туган тиешле кешесе: әтисенең атасы Таҗи белән Шәкүрнең анасы — бертуганнар).
Егерменче гасыр башларында кулларына каләм алган күпләгән татар язучылары кебек, 3.Бәшири дә 1905 еллардагы инкыйлаби хәрәкәтләрнең йогынтысыннан читтә торып калмаган, билгеле. Ул яңа гына чыга башлаган милли газеталарыбызны, бигрәк тә, «Казан мөхбире»н, зарыгып көтеп ала. Һәр санын йотлыгып укый. Элегрәк тә туган авылы тормышыннан җырлар, бәетләр чыгарган Зариф шәкерт, газеталарда М. Гафури, Н. Думави, М. Укмасый, яшь Тукайларның шигырьләре күрендеме, берсен дә кат-кат укымыйча үтми, тиздән, алар үрнәгендә, үзе дә кулына каләм ала. Беренче иҗат тәжрибәсе «Яшә, хөррият, яшә!…», дип башланып китүеннән үк («Казан мөхбире», 1906, 4 гыйнвар) унҗиде яшьләрендәге авыл мәдрәсәсе шәкертенең ниндирәк уй-хисләр кичерүен шактый ачык тоясың.
Буа, Акъегет (хәзер Яшел Үзән районы авылы) мәдрәсәләрендә укып дөнья хәлләренә беркадәр күзе ачылган Зариф бер кыш туган авылында сабак биргәннең соңында, «Мәҗит Гафуриныкы төсле китап бастыру өчен, әлбәттә, Казанга «Мәдрәсәи Мөхәммәдия»гә укырга барырга кирәк. Чөнки Мәҗит Гафури да шунда укый ич» дип уйлап, Казанга юл тота һәм исеме аталган мәдрәсәнең игъдади сыйныфында укый. 1908 елда ул, Галиәсгар Камал, Борһан Шәрәфләр димләве белән Оренбургка китеп, Кәримов-Хөсәеновлар матбагасында корректор (үз сүзе белән әйтсәк, баш редактор), «Чүкеч» журналы редакциясендә сәркәтип (мөхәррир) булып эшли, журналистлык тәҗрибәсе туплый.
Бервакыт Оренбургка венгр галиме Ю.Мессарош килеп чыга. Татар, башкорт һәм чувашлар арасында аларның тормыш, тарих, гадәтләрен, тел-әдәбиятларын өйрәнеп йөргән бу кеше белән 3.Бәшири дә таныша, сөйләшеп утыра. Шушы вакыйга аның уенда берәр мишәр авылында мөгаллимлек итү теләге уянуга сәбәп була. Бер елдан ул Пенза губернасына — мишәрләр ягына юнәлә һәм Яңа Аллагол авылында, аннары Тамбов губернасының Вәрәки авылында сабак бирә. 1913 елдан соң язмыш аны ерак Җидесу өлкәсенең Капал шәһәренә алып килә. Монда да укыту эшен дәвам иттерә 3.Бәшири. 1917 елгы вакыйгалардан соң да аңа шактый гомер Казакъстанда һәм Урта Азиядә яшәргә, Алма—Ата, Жаркент, Ташкент кебек шәһәрләрдәге мәгариф учреждениеләрендә, газета һәм журнал редакцияләрендә эшләргә, берара рабфакта үзбәк һәм уйгур телләрен, әдәбиятларын укытырга туры килгән. 1933 елда ул Уфа шәһәренә күчеп кайта…
Ярты гасырдан ашкан иҗат гомерендә 3.Бәширинең кырыктан артык китабы басылып чыкканлыгы мәгълүм. Төрле елларда, төрле жанрларда язылган, нәшер ителгән алар. Әйтергә кирәк, матбугатта бу шагыйрь каләменнән чыккан әсәрләр һәрвакытта да хуплап каршы алынмады. Мәсәлән, «Әл-ислах» газетасы редакциясе 1907 елның 17 октябре санында аның шигырьләре турында «Сезнең шигырь дип язган нәрсәләрегез бик тупас нәзымдыр» дип бәяләгән, әмма дә ләкин 3.Бәшири моңа карап шигырь язудан һич тә туктамаган. Әдәбият тарихчылары аны гасыр башы татар шигъриятендә үз урынын тапкан шагыйрь итеп таныйлар. Аның аерата күп язган, 7 шигырь китабы укучыларга барып ирешкән чоры — 1907-1913 еллар. Тарихтан яхшы билгеле: татар әдәбиятында гасыр башы инкыйлаби хәрәкәтләр тәэсирендә иҗтимагый-сәяси яңгыраш күзгә күренеп көчәя, әсәрләр заман сулышы белән, милләтебезнең азат киләчәге өчен көрәш мотивлары белән сугарыла. Татар тормышындагы торгынлык күренешләренннән, анда тәрәкъкыятьнең акрын баруыннан ризасызлык 3.Бәширинең «Фикер», «Бәянелхак», «Казан мөхбире», «Вакыт», «Йолдыз» газеталарында, «Шура» журналында еш басылып торган шигырьләрендә, «Милләт кайгысы» (1907; 1913), «Язгы кояш» (1908), «Ядкяр» (1909), «Җуаныч, яки Уяткыч» (1909), «Яз тамчылары» (1909), «Хиссият баскычлар» (1913) исемле шигырь китапларында чагылмый калмаган. «Акча», «Туй», «Теләнче» шигырьләре авторның гади халык язмышына теләктәшлеген ачык күрсәтә.

Тәрбияче кешесе юк бер тол карчык
Капчык тотып өйдән өйгә йөри алҗып.
Кайбер шаян бала-чага ул үткәндә
Уен санап ыргыталар таш һәм балчык.
Шул көенчә йөреп һаман капка кага,
Бер сынык икмәк тә аның күңелен таба;
Капкачыдан авыр, каты сүз ишетсә,
Күзләреннән мөлдерәп яшьләр тама, —

дип башлый ул «Кызганыгыз бу карчыкны!» шигырен һәм:

Әй бай хуҗа! кайда синең мәрхәмәтең?!
Әллә таштан, тимердәнме синең затың?
Алай дисәм, таш, тимер дә иңерәр моңа,
Таш, тимер дияргә әрәм синең атың.
Син бит үзең рәхәт эченә чумган инде,
Мәшәкать, җәфадан күзең йомган инде;
Эретә алмый моңлы күзләр, зарлы сүзләр,
Кальбең нигә шул кадәре туңган инде? —

дип бүгенге заман хәл-әхвәлләренә аваздаш яңгыраган сүзләр белән тәмамлый.
З.Бәшири иҗаты турында сүз барганда, аның «Вөҗдан», «Нидән бу хөрмәт?», «Мәче, яхуд Тычканнар», «Туган», «Сакла гыйффәтеңне, гүзәл кыз!» кебек әсәрләрен дә телгә алырга тиеш булабыз. Мәгърифәтчелек карашларын алга сөргән шагыйребез күңелен шул чор җәмгыятендәге әхлакый бозыклык күренешләре, ямьсез хәлләр рәнҗетә, ул ихласлылыкка нигезләнгән матур, саф, кешелекле, дустанә мөнәсәбәтләрне яклап сөйли, зарланып яшәмәскә дә чакыра.

Басса безне кайгы-хәсрәт — ялварамыз Аллага;
Башка төшсә уй-фикерләр — киңәшәмез анага.
Эстимез дога-теләкләр үксез, ятим, моңлыдан;
Ул оча нәзер-ниятләр аксак суфи, муллага.
Акча берлән тулса кесә, йә күңелләр булса хуш —
Истә юк дуст-иш, туганнар, юк ата, ана, Алла да, —

ди ул бер шигырендә.
З.Бәширинең әдәби мирасында мәхәббәт хисләре чагылдырган шигырьләр дә аз түгел. Шулардай берсен генә булса да искә төшерик:

Хәтереңдәме
Йөрәктәге каты мәхәббәтнең
Ләззәтенә булып әвәрә,
Акбүз атка менеп, җырлый-җырлый
Сахраларны кичкән мин идем!
Гайрәтемә ярдәм, күңлемә дәрт
Хәзинәсен ачып, туздырып,
Чын мәхәббәт, сөю чишмәсенең
Шәрабләрен эчкән син идең!
 
Шагыйрьнең баштарак чор иҗатында ашыгып кәгазьгә төшерелгән, образ-сурәтләре табылып, формалашып җитмәгән, кайчак исә шактый тупас яңгыраган тезмәләр дә күренмәде түгел. Андыйлар вакытлы матбугатта Г.Камал, Ф.Әмирхан, Г.Тукайлар тарафыннан төртеп күрсәтелә торды. 1906 елларда «Фикер» газетасында Бәширинең дүрт шигырен урнаштырган Тукай, мәсәлән, бераздан аны үзенең сатира объектына әверелдерде. Моңа барыннан да бигрәк «Чүкеч» журналы хезмәткәре Бәширинең үз басмасында Тукай шәхесенә, иҗатына карата тупас, дорфа яңгырашлы язмаларын бастыруы, классик шагыйребезне мөтәрҗим (тәрҗемәче) шагыйрь дип атавы сәбәпче булды. Тукай бу гаделсезлекне, татар поэзиясендәге урынын бу кадәр берьяклы бәяләүне җавапсыз калдырмаган, билгеле. Бәшириебез «Кышири», «мыраулаучы» (мәче), «кыска аяклы маймылларның бер төре» сыйфатында аның шигырьләренә, фельетоннарына кереп китә. Бу — факт. Шулай да, ничек кенә ачулы булмасын, Тукай «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» исемле мәгълүм китабына аның «Балалар теләге» дигән шигырен «мәгънәви яклары яхшы булганга» урнаштыруны тиеш тапкан.
З.Бәшири иҗаты, сүз башында ук искәрткәнебезчә, үзен төрле-төрле жанрларда сынап караган. Ул юмор-сатира өлкәсендә эшли, шигъри әкият һәм хикәятләр бастыра. Чәчмә әсәрләре дә иҗатының шактый өлешен тәшкил итә. Хәер, әдәби-сәнгати эшләнешләре җәһәтеннән төрлечәрәк булган очерк, хикәя һәм повестьларының биредә тик икесен генә атап китәбез: «Чуваш кызы Әнисә» повесте һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен язылган «Шаян Фәһим» хикәясе. Сәгыйть Рәмиев киңәше белән иҗат ителгән, беркадәр автобиографик характердагы повестьта татар яшүсмере («мин») белән күрше чуваш авылының ятимә кызы Әнисә арасындагы самими дуслык күренешләре матур, тормышчан детальләр ярдәмендә тасвирланган. Еллар үтеп, чын мәхәббәткә әверелгән бу дуслыкны заманасының кырыс чынбарлыгы, иске гореф-гадәтләр җимереп ташлый. Әнисә агу эчеп бу фани дөньядан китеп бара.
Әсәрнең үзәгенә нәкъ менә чуваш кызы образы алыну очраклы хәл түгел. Автор туып үскән Чүти авылы күршесендә генә, алда искәртек инде, чуваш авыллары урнашкан. Бу тирәдәге татарлар һәм чувашлар борын-борыннан шактый дәрәҗәдә «тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып» яшәгәннәр. Бәшири дә боларны күреп, күңеленә алып үсә. Шуңа күрәдер дә әсәрдә чувашларның гореф-гадәтләре, традицияләре дә, ике халыкның үзара мөгамәләсе дә җылы буяулар белән белән сурәтләнгән. З.Бәшири 1909 елда «Шура» журналы битләрендә этнографик пландагы очерклар белән дә чыгыш ясый. Бераздан алар китап булып басылалар.
Октябрь революциясеннән соң да З.Бәшири иҗат эшен дәвам иттерә, әдәби әсәрләре, мәкаләләре Казан, Ташкент, Уфа һ. б. шәһәрләр матбугатында еш басылып тора, китаплары (1927, 1930 елларда шигырь җыентыклары да) дөнья күрә. Бу чорда ул, татар укучысын башка милли әдәбиятлар белән таныштыру максатында «Уйгур әдәбияты», «Үзбәк әдәбияты», «Чуваш әдәбияты» дигән җыентыклар төзеп чыгара (аныкы — кереш сүзләр, тәрҗемә). Үзбәкстан матбугатында шигырьләр, хикәяләр, шулай ук татар-башкорт тормышын яктырткан мәкалә һәм очерклар да бастыра.
Сталинның шәхес культы заманында Зариф Бәширигә дә яшәү һәм иҗат итү өчен шартлар авырлаша. Башкортстан АССРның партия органнары тәкъдиме буенча (социаль заказ) сәнәкчеләр хәрәкәте турында материаллар җыйнап, «Каракош явы» исемле повесть язып төгәлләгән әдипне 1938 елның 29 апрелендә кинәт кулга алалар һәм, биш елга ирегеннән мәхрүм итеп, хезмәт белән төзәтү лагерына җибәрәләр. Срогын тутырып чыккач та аның тормыш шартлары рәтләнеп китә алмый: аңа утырып чыккан кеше буларак кырын карыйлар, торак мәсьәләсе озак еллар хәл ителми, әсәрләрен басмыйлар. Партиянең XX съездыннан соң гына ул тулысынча реабилитацияләнә.
Гомеренең соңгы елларында Зариф Бәшири үз башыннан кичергәннәре, күренекле замандашлары турында истәлекләр язу белән шөгыльләнде (алар өлешчә «Замандашларым белән очрашулар» китабында чыкты, Казан, 1968, махсус редакторы Гали Халит). Бу язмаларда М.Гафури, Г.Камал, Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Н.Думави, Ш.Камал, Хәбиб Исхакыйларның тормышларына, холык-фигыльләренә һәм иҗади эшчәнлекләренә нисбәтле күп кенә кызыклы, аеруча әдәбият галимнәре өчен мөһим мәгълүматлар, фактлар китерелә. Бигрәк тә Чүтидәге балачак, Буа һәм Акъегет мәдрәсәләрендә узган шәкертлек чоры тәфсилле язылган. Дөрес, бу басма җәмәгатьчелектә бертөрле генә бәя алмады. Мәсәлән, язучыларның ел йомгакларына багышланган җыелышында Афзал Шамов Бәширине тыйнаксызлыкта, китапта үз-үзен мактауга юнәлтелгән урыннар булуын тәнкыйтьләп сөйләгәне хәтердә калган. Шулай да бу китапта авторның субъективлыгы никадәр генә чагылмасын, XX гасыр башы әдәби тормышындагы кайбер мөһим вакыйгаларның шактый дәрәҗәдә дөрес чагылыш табуын да инкяр итәргә ярамый.
З.Бәшири Уфа шәһәрендә 1962 елның 21 октябрендә җитмеш биш яшенә җитеп вафат булды.
Күрдек ки, XX гасыр башы татар әдәбияты классиклары белән бер чорларда, 1905-1907 еллар иҗтимагый күтәрелеше тәэсирендә З.Бәшири кулына каләм ала һәм ярты гасырдан артык вакыт эчендә берничә йөз шигырь, дистәләрчә поэма, шигъри хикәя, проза әсәре, күп санлы мәкаләләр иҗат итә. XX гасыр татар әдәбияты тарихын хакыйкатькә хилафлык китермәскә тырышып, уңга-сулга тайпылмыйча күзалларга омтылабыз икән, аларны да игътибарлы караш белән өйрәнергә кирәк. Аның шәхси архивы да кызыклы. Зур өлеше исә хәзерге  вакытта Татарстан  Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты кулъязмалар һәм текстология бүлеге мирасханәсендә саклана. Бу фондта З.Бәширинең басылган һәм басылмаган әсәрләренең автографлары (шигырьләрен автор өч томга бүлеп җыйнаган, исемнәре: «Уйларым», «Гөлләрем», «Көннәрем»), шул исәптән, ике романының текстлары   бар. 1930 елда Ташкентта язылган «Тау култыкларында» дигәнендә 20 елларда үзбәк кышлагында барган каршылыклы вакыйгалар тасвирлана. Икенчесе «Аумакайлыктан, яки Көннәр өстендә» дип атала. XX гасыр башы татар авылы тормышыннан алынган бу әсәрен 3. Бәшири 1945-1946 елларда иҗат итә (төгәлләнмәгән). Язучы фондындагы «Авылларда давыллар» исемле зур күләмле кулъязма әсәре эчтәлеге һәм формасы белән шигъри романга охшый.
Кабатлап әйтәбез, Зариф Бәшири калдырган зур мирасның аз өлеше генә бүгенге укучыга тәкъдим ителгән. Шунлыктан аның әдәбият тарихыбыздагы урынын тәфсилле тикшереп чыгасы бар. Үткән әдәби һәм культура мирасыбызны барлау һәм халкыбызга җиткерү эше һаман да акрын башкарыла әле.

 

1988, 2004



(Чыганак: Рәмиев З. Тукай һәм замандаш әдипләр: «Габдулла Тукай» энциклопедик сүзлек–белешмәсенә материаллар. – Казан: ТаРИХ, 2004. – 111б.)



 

Комментарий язарга


*