Әбрар Сәгыйди (Мөхәммәтәбрар Мөхәммәтзакир улы Сәгыйтов) 1895 елның 14 апрелендә Татарстанның Тау ягында — хәзерге Кайбыч районының Кече Кошман авылында туа. Атасы Закир хәзрәт (Шиһап Мәрҗани шәкерте), беркадәр сабак таныткач, аны Казанга китереп урнаштыра. Ләкин «Мөхәммәдия»гә түгел, бәлки заманында Шиһап хәзрәт мәдрәсәсе дип йөртелгән, хәзер инде Шиһап Мәрҗаниның кияве Сафый мулла мөдәррислек иткән мәдрәсәгә. Нияте — улын да үзе кебек имам хатиб итү. Педагог Шәриф Сайкин истәлекләренә караганда, бу мәдрәсәдә укыту дәрәҗәсе Казанның «Мөхәммәдия» кебек шактый алдынгы мәдрәсәләреннән түбән була. Шәкертләр мондый тәртипләр белән килешмәгәннәр, яңалыкка омтылганнар. Казан шәһәрендәге иҗтимагый һәм мәдәни тормыш та аларга теге яки бу дәрәҗәдә тәэсир ясап торган. Әбрар Сәгыйди дә әнә шундый, дөньяга күзләре ачыла төшкән шәкертләр арасында. Газета һәм журналларны йотлыгып укый, Тукай, Гафури, Сәгыйть Рәмиевләрнең шигырьләре белән танышып бара, фикердәшләре белән «дини бәйрәмнәр уңае белән, бик яшеренеп, әдәби кичәләр оештыра» (Ш.Сайкин). «Мәрҗани» мәдрәсәсендә укыган вакытларда ул Казанның Учительская семинариясендә дә белемен арттыра.
Әбрар Сәгыйдинең беренче шигыре төп мөхәррире Фатих Әмирхан булган «Кояш» газетасының 1913 елгы 7 апрель санында Тукай белән саубуллашу көннәрендә басылып чыга. Бу очраклы туры килү түгелдер. Тукай үлеме белән татар поэзиясенең сүнеп-сүрелеп калмаячагына ишарә булып тора әлеге факт. Чыннан да, Зыя Ярмәки, Габдулла Харис, Габдрахман Сөнгати, Гыйффәт туташ, Зәйнәп Сәгыйдә кебек яшь көчләр үзләрен әдәбиятта Тукайның дәвамчылары итеп күрсәттеләр. Әбрар Сәгыйди дә шуларның берсе. «Ул Тукай шигырьләрен аеруча яратып укый, шуларның байтагын яттан белә иде. Шуңа күрәдер, Әбрар абыйның шигырьләрендә Тукай тәэсире, Тукай стиле, Тукай шигъри иҗат алымнары сизелеп тора», — дип яза Ш.Сайкин.
Февраль революциясенә кадәрге өч-дүрт ел эчендә Ә.Сәгыйди әсәрләре вакытлы татар матбугатында әледән-әле басылып торган. Бигрәк тә «Кояш», «Тормыш» (Уфа) газеталарында, «Шура», «Сөембикә» журналларында аның шигырьләре еш очрый. Аларда шул заманның каршылыклы тормышы тудырган уй-хисләр чагылган. Бер төркем шигырьләренә дөньясыннан тую, яшәешне сөймәү мотивлары да үтеп керә. Әмма, тулаем алганда, Ә.Сәгыйди иҗатында өметсезлек, пессимистик карашлар өстенлек итми. Ул табигатьтәге матурлыкка соклана. «Безне уяткан изге җан» Шиһабетдин Мәрҗани истәлегенә, татар вакытлы матбугатының унъеллыгына багышлап язылган әсәрләрендә яшь шагыйрьнең татар халкының киләчәгенә ышанып каравын тоясың.
Октябрьне Ә.Сәгыйди Кече Кошманда мөгаллим булып каршылый һәм, тиздән Казанга килеп, «Эшче» газетасы, аннары «Татарстан хәбәрләре» газетасы редакцияләрендә эшли, аларда шигырьләрен дә урнаштыра. «Кызыл Армия» газетасында шагыйрьнең «Үч», «Илдә», «Аерылу», «Каһарманнар» исемле поэмалары һәм күп санлы шигырьләре басыла.
1921 елда аның «Яшьләр иле» дигән китабы басылып чыга. Гражданнар сугышы еллары татар поэзиясенә хас үзенчәлекләр Ә.Сәгыйди иҗатында да күзәтелә: агитацион рух, риторик пафос, элекке тормыш белән яңа чынбарлыкны каршы кую. Кеше күңеленең катлаулылыгын, тирән уй-кичерешләр дөньясын ул чор поэзиясе әле бирә алмады, әдәбиятта сәяси лозунглар өстенлек итте.
1921 елда Әбрар Сәгыйди, совет матбугатында шагыйрь һәм журналист буларак танылган, тәҗрибә туплаган кеше, хәзерге Буа районының Килдураз авылы мулласына әверелә. Бер караганда гаҗәбрәк тоелыр аның бу адымы. Шунысын да искә төшерик, Октябрьгә кадәр шагыйрь булып танылган Миргазиз Укмасый да 1921-1922 елларда муллалык вазыйфасын үти башлый, шагыйрь һәм прозаик Нәҗип Думави да туган авылында мулла булып тора. Бу урында Зариф Бәшири истәлекләреннән (совет чорында — XX гасырның 50 елларында язылган!) бер өзек китерәсе килә: «Октябрь революциясеннән соң Сәлах Атнагулов, Фатих Сәйфи, Галимҗан Ибраһимов, Шәһид Әхмәдиев шикелле эсерлар партиясен ташлап, коммунистлар сафына үткән күп кенә иптәшләр тиз генә «бик зур эш башкару» юлын алалар. Менә шундый бер ният белән алар авыллардагы реакцион дин башлыкларының крестьяннарга булган тискәре тәэсирләрен бердән сындырып ташлау уе белән авылларга ачык фикерле, партия яклы «яңа совет муллалары» кую эшенә керешәләр. Имештер, шундый муллалар дин исеменнән авыл халкын совет, партия юлына тарталар!
Әнә шундый яхшы ният, ләкин төпсез сәясәт белән берничә кешене авылларга мулла итеп җибәрәләр. Аларның:
— Сезнең бу эшегез — барыбер революциягә хезмәт. Эшчән халыкка бу эшегез өчен революция тарихы да сезне тәкъдир итәр, — дип димләүләренә кызыгып, әлеге Нәҗип Думави белән Әбрар Сәгыйдиләр дә авылга мулла булып китәләр.
Ләкин бераздан, ачлык еллар үтеп, илдә тормышлар беркадәр җанлана башлагач та, совет хакимияте дингә, дини эшлеклеләргә карата кырыс сәяси чаралар күрә башлый, муллалар да гражданлык хокукларыннан мәхрүм ителәләр. Әбрар Сәгыйди дә — шундый язмыш кешесе. Ахыр чиктә ул вакытлы матбугат битләрендә «Муллалар сафын ташладым» дип язып чыгарга мәҗбүр була («Кызыл Татарстан», 1924, 19 декабрь). 1925 елда Зөя кантоны башкарма комитеты карары белән аның гражданлык хокуклары кайтарыла.
Хезмәт кенәгәсендәге язулардан күренә ки, 1925 елдан соңгы гомерендә Әбрар Сәгыйди кайларда гына, нинди урыннарда гына эшләмәгән! Ул — Зөя кантоны башкарма комитетында консультант-тәрҗемәче, татар телен гамәлгә ашыру буенча инструктор, мәгариф бүлеге инспекторы, рабфакта, Мәлки, Кече Кошман, Зөя, Карауҗа мәктәпләрендә укытучы, «Гажур»да (газета һәм журнал нәшрияты, Казан) корректор… Кәр җирдә берәр ел чамасы гына хезмәт итәргә туры килгән аңа. Аны җәһәт кенә эштән азат итү ягын караганнар, нишлисең, мулла нәселеннән ул, үзе дә «бывший мулла».
Әбрар Сәгыйди бу авыр елларда да кулыннан каләмен төшерми. «Әбү Сәгыйть» имзасы белән балалар өчен шигырь китабын — «Умарта бакчасы» һәм «Эш курае»н бастыруга ирешә. Әмма күпчелек әсәрләре кульязма хәлендә генә кала. Шагыйрьнең өлкән улы кулында сакланган шәхси архивыннан күренгәнчә, аның бу чор иҗатында хикәяләр һәм пьесалар биләп торган. Шулай да 27 исемдәге драматик әсәрләренең бары тик берсе генә сәхнәгә менә: 1928 елда «Сахра кызы» дигәне Татар дәүләт академия театрында, бераз соңрак Мәскәү үзәк татар эшче театрында уйнала. Арада «Лашман» поэмасы, дүрт пәрдәле «Фәрһад-Ширин» фаҗигасе, «Сак-Сок» пьесасы кебек бүген дә кызыксынып укырлык, тамашага куярлык каләм җимешләре бар. «Кирпеч базларында» исемле повесте китап нәшриятына тапшырылгач, аңа рецензент Фатих Мөсәгыйть «әсәрдә сыйнфый көрәш юк» дигән мөһер суга, һәм ул, билгеле инде, басылмый.
1935 елда Әбрар Сәгыйди, Яшел Үзән районының Карауҗа авылы мәктәбе укытучысы, республика укытучылары конференциясенә барырга тиеш була. Язгы җепшек кар явып торган көн. Аякта штиблетлар гына… Тимер юл тукталышына кадәрге араны — утыз чакрым чамасы юлны узганда ул үпкәсенә салкын тидерә. Төрле хастаханәләрдә дәваланып та сәламәтләнә алмый һәм 1939 елның 1 апрелендә Кече Кошман авылында вафат була.
Ә.Сәгыйди егерменче гасыр башында кулына каләм алган, татар совет поэзиясенең дә иң беренче сәхифәләрен язган шагыйрь һәм драматург. Якты киләчәккә өметләр туган һәм сүнгән, каршылыклы, фаҗигале, давыллы заманнарның сулышы чагылмый калмаган аның әсәрләрендә. Хәзер, әдәби мирасыбызның яңадан-яңа катламнарын халыкка кайтару буенча җитди эшләр башкарылганда, мондый әдипләребезнең дә иҗатын тәфсилле фйрәнү һәм яңа басмаларын чыгару зарур. Совет чорында иҗат иткән дип, җентекләп тикшерми-нитми торып, аларның татар әдәбиятындагы урыннарын бер селтәнү белән юкка чыгару юлына басмаска иде.
1995
(Чыганак: Рәмиев З. Тукай һәм замандаш әдипләр: «Габдулла Тукай» энциклопедик сүзлек–белешмәсенә материаллар. – Казан: ТаРИХ, 2004. – 111 б.)